Логотип
Мин ачкан дөнья

Австрия - вальслар иле!

Сәяхәт итәргә бик яратам. Сәяхәт ул минем өчен диңгез буенда ял итеп яту түгел, ә барган илем белән якыннан танышып, аның халкы белән аралашу. 

Кая гына барып чыксам да, кайсы гына милләтләр белән аралашсам да, күңелемнән ул җирләрне газиз Татарстаным, ул халыкларны үзебез белән чагыштырам. 

Ура-ра! Австрия! Кызым Гөлнара Австриягә юллама бүләк иткәч, ничек сөенгәнемне күрсәгез иде. Күптәннән хыялландым бит. Безне Мәскәүдәге Домодедово аэропортында унике градус җылылык озатып калды, Италиядәге Триест аэропортында утыз ике градус эсселек каршы алды. Өч сәгатебез монда узды. Мин татарча сөйлим, алар итальянча җавап кайтара! Тырыша торгач, шулай да аңлаштык. Ниһаять, безне Австриягә озатып куярга тиешле такси килде. Таксист егетнең исеме Александро икән.

И-и, ул юлларның тигезлеге, көзгедәй ялтырап ятулары! Бишәр чакрымлы тоннельләр аша чыктык, алары да ялт иткән. Ике сәгать дигәндә, Австриянең Фельден шәһәрендә идек инде. Монда машинадан битәр, велосипедлылар күп икән. Олы-олы ханымнар җилдерәләр генә. Яшь-җилкенчәк матайларга менеп атланган. Эт белән йөрүчеләр күп – яшьләр, өлкәннәр. Тик иң гаҗәбе – урамда ник бер бала күренсен?! Мин аларны авыл шикелле җиргә экскурсиягә баргач кына күрдем. Дүрт-биш яшьлек балалар помидор җыя иде. Кечкенә генә арбага помидор төйиләр дә, киоскка илтеп тапшыралар. Үлчәп, боларга акчасын бирәләр. Әниләре шунда гына баклажан җыя. Тирә-юньнәре шундый чиста, ник бер чүп үләне булсын! Немецларның чисталыгы, пөхтәлеге хакында күп ишеткән идем, дөрес сүзләр икән.

Без яшәгән отель дә бик матур. Тирә-юне – ямь-яшел чирәм. Янәшәдә генә 18 чакрымга сузылган күл бар. Безнең үзебезгә аерым бер пирс. Көймәләр, байдарка, катерлар – бар да бушлай, ал да рәхәтләнеп йөз!

Яр буйлары гөлләргә күмелеп утыра. Мату-ур! Күлләрендә аккошлар, үрдәкләр, зур-зур балыклар йөзеп йөри. Беркөнне без ял иткән Фельден шәһәрендә «Уңыш бәйрәме» уздырдылар. Һәр район үз һөнәрен күрсәтә: кайсы сыра кайната, кайсы икмәк пешерә, кайсы тукыма тукый, кайсы аяк киеме кайый. Барысы да үзләренең милли киемнәрен кигән. Хәтта хайваннар парады да булды. Ап-ак дүрт атны 15 метрлы арбага җиккәннәр дә арбага штрудель салганнар. Безнеңчә, алма бәлеше. Теләгән кешегә кисеп тә бирәләр. Тәмле үзе, тик барыбер дә безнекенә җитеп бетми. 
 
Австрия — ак эшләпәле Альп түбәләре, бәллүр сулы күлләр, чәчәкле болыннар, җиләс урманнар иле.
 

Зальцбург

Зальцах елгасы ярларына урнашкан борынгы бу шәһәр ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Көньягында таулар тезмәсе, төньягында тигезлекләр җәйрәп ята. Күпсанлы чиркәүләр, Барокко стилендәге биек һәм купшы манаралар Зальцбургны искиткеч мәһабәт итеп күрсәтә. Юлыгыз Австриягә төшсә, тау башына урнашкан Хоэнзальцбург кирмәнен күрми китмәгез. Аннан Зальцбург шәһәре уч төбендәгедәй күренә. Кафедраль собор да үзенә җәлеп итә. 774 елда монда кечкенә генә бер гыйбадәт­ханә булган. Аның урынына 1200 елда яңасын төзиләр. Тик ул 1598 елда тулысынча янып бетә. Хәзерге бинасы 1614–1628 елларда төзелгән. Әле анысының да гөмбәзе 1944 елны бомбага тотулар вакытында ишелә. Шәһәрдәге һәйкәлләргә сугыш зәхмәте кагылган бердәнбер зур зыян була ул. Соборның манарасы 79 метр биеклектә. Хәзер аның көньяк өлешендә музей урнашкан. 

Зальцбург – Моцартның туган шәһәре. Килә калсагыз, Моцарт йортына да сугылыгыз. Бөек композитор 1773 елдан алып, 1780 елны Венага күченеп киткән­чегә кадәр монда яши. Хәзер бу бинада Моцартның музее урнашкан. 
 
 Дунайның ике як яры буйлап җәел­гән Вена Австриянең иң кызыклы шәһәре булып тоелды миңа.


Шәһәрнең матурлыгын сөйләп тормыйм, тик шулай да бер нәрсәне язасым килә. Зальцбургта бик текә һәм биек ике кыя бар. Без килгәндә ике альпинист шуны күбекләп юып маташа иде. Елына ике тапкыр юалар икән. Мондый хәлне мин үзебез тукталган шәһәрдә дә күрдем. Иртәнге биштә тәрәзәгә күз салсам, урам җыештыручы, мүкәләп, асфальт юып йөри. Янында гына асфальт юа торган махсус машинасы да бар. Кешеләрне уятмыйм дип, анысын кабызмаган. 


Клагенфурт

Ничек кенә атап йөртмиләр бу шәһәрне: Австриянең көньяк энҗесе дә диләр, Вёртерзее күлендәге гүзәл гөлчәчәккә дә тиңлиләр. Чынлап та, туристлар­ның һушын алырдай гаҗәеп матур ул. Тирә-юне күлләр булгач, дым җитәрлек, шәһәр тулысынча яшеллеккә күмелеп утыра. Аның урамнарында йөр­гән­дә үзеңне урта гасырларда кебек тоясың. Күпчелек биналар барокко стилендә. Клагенфурт та әллә ничә янгын кичергән. 1514 елда тулысынча янып бетеп, көл эченнән яңадан калкып чыккан. Шуңа күрә дә мондагы биналарның иң борынгысы дигәне дә XVI гасыр белән генә теркәлгән. 

Клагенфуртта да туристларны кызыктырырдай җирләр бихисап. Шулай да мин сезгә иң элек Miniмundus – Кече Дөнья музеен карарга киңәш итәм. Җир шарындагы тарихи кыйммәте булган барлык матур биналарның кечерәйтелгән копияләре урын алган анда. Парктагы экспонатларны карап йөреп, бер көн эчендә дөнья тирәли сәяхәт кылган кебек буласың. Әнә Сидней опера театры, Эйфель манарасы, әнә Таҗ-Махал, АКШтагы Азатлык сыны, Изге Петр гыйбадәтханәсе һәм тагын әллә никадәр матурлык. Паркка 1958 елда нигез салынган. Көне буе йөрсәк тә, дөньяның иң матур урыннарын барыбер дә карап бетереп булмады. Истанбул мәчетләре, Пекин корылмалары, Англиянең патша сарайлары бик ошады миңа. Кайтышлый Бөркетләр тавына тукталдык. Бөркетләрне карап-тәрбияләп торучы егет кошлар патшасының колагына нәрсәдер пышылдый да, тегесе канатларын җәеп очып китә. Унбиш минуттан карыйсың – ул кабат бөркетченең беләгенә кайтып кунган була. 


Вена

Кайсы гына шәһәрне алма, һәрберсенең үз йөзе, үз матурлыгы, хәтта үз исе була. Бар шундый шәһәрләр: урамнарында, чәчәк исләренә ияреп, тарих исе килә. Австриянең башкаласы Вена – әнә шундыйлардан. Альп таулары итәгенә, Дунай ярына урнашкан ул. Тарихи Вена Дунайдан көньяктарак салынган булган, хәзер инде шәһәр үскән, елганың ике яры буйлап җәелгән. Мондагы музейларның барысын да йөреп чыгар өчен ай кирәктер, мөгаен. Музей фанатларына менә кайда рәхәтлек! Вена урамнарыннан йөргәндә үзең өчен әллә никадәр ачыш ясыйсың. Акрын гына атлый торгач, юллар сине ирексездән бер бина янына алып чыга – рәссам Фриденсрайх Хундертвассер йорты ул. Венадагы иң авангард биналарның берсе. Тәрәзә уемнары гына да унөч төрле анда, тигезле-тигезсез диварлары мозаика белән бизәлгән, карап торышка искитмәле инде. Венада тагын бер үзенчәлекле бина бар – Narrenturm – Акылдан язганнар манарасы. Нервылары какшау кешеләрнең бу музейга кермәве мәслихәт. Монда Патологоанатомия музее урнашкан. Кайчандыр бу бинада Европадагы иң беренче психиат­рия хастаханәсе булган. 

Вена шәһәренең иң борынгы урыннарының берсе дип Мария Тереза мәйданы санала. Мәйдан янәшә­сендә генә ике уникаль музей урнашкан. Берсе – табигать музее, икенчесе – сәнгать тарихы музее.

 
Венаның борынгы урамнарыннан узганда чәчәк исләренә ияреп, тарих исе килгәндәй була. 

Венага музей фанатлары гына түгел, опера сөючеләр дә агыла. Хыялларга кереп йөдәткән Алтын Залны үземнең дә бик күрәсем килгән иде. Кирәк бит! Без килгәндә Джузеппе Вердины куялар иде. Билетлары кыйммәт булса да, алдык. Бөтен җир матур, кая баксаң, гөлләр. Матурлыктан йөрәкләр кысылып куярлык. Тик минем исемә кылт итеп әткәмнең сүзләре төшә: «Сезнең күрмәгән илегез, бармаган җирегез юк. Гел аларны мактыйсыз. Ләкин сез үзегезнең туган җирегезне онытмагыз. Иң элек аны мактап, аны алга куеп сөйләшегез. Барган җирләрегездә гел татарча – Казан дип, аны төрлечә мактап торыгыз!» Мин аның сүзләрен үтәп яшәргә тырышам. Дөньяның кай ноктасында басып торсам да, күңелемнең иң түрендә Казан була.

фото: pixabay.com

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар