Логотип
Мин ачкан дөнья

Аллаһ әмере...

Хаҗи-хаҗияләрнең ничек итеп хаҗ гамәлен үтәүләре, нинди йолаларны башкарулары, гомумән, әлеге сәфәр-сәяхәттән алган тәэсир-кичерешләре турындагы язмалар матбугатта еш чыгып тора. Шуңа күрә мин болар хакында тәфсилләп язып тормыйм, Мәккәдә — унсигез, Мәдинәдә унике көн яшәү дәве­рендә үзем күргәннәрне фәлсәфи кысаларга салып, уйландыра, гыйбрәт алырга этәрә торган кайбер фикерләремне генә бәян итмәкче булам әлеге язмамда.

Эчке кичереш-халәтне беркем дә үтәли күрми, ә менә башка бәйләгән яулыкны һәркем үзенчә «хөкем итә». 

Ислам дине кануннарын үтәргә, һәрбер мөселманга хас йолалар белән санлашып яшәргә омтылу, яулык бәйләп йөргән кызларга сәерсенеп карау (ярым шәрә йөргән яшьләрдән гыйбрәт алырга кирәктер, бәлки) очракларын күз уңыннан уздырам да, үз уйларымны барлыйм: бу гамәлләр беркемне дә начарлыкка этәрми ләбаса. Аңа карап кына ул ваххабчы да, террорчы да булмый. 

Көннәрнең берсендә, ягъни май ахырларында Мөслимдә яшәүче бер танышым телефоннан шылтыратып: «Әйдә, рамазан аенда гомрә хаҗына барабыз. Мин акча түләдем инде, сине дә яздырдым», – димәсенме! «Ура­за ае башланырга нибары ай ярым вакыт калган, ул арада мин берничек тә җитешә алмыйм», – дип әйтергә дә өлгермәдем, ул телефонын өзеп тә куйды. Бераздан тагын шылтыратты үзе: «Ике еллык пен­сиям алынмаган килеш ята, акчадан гына торса, бераз булса да үзем булышырмын. Рамазан аендагы гомрә хаҗының әҗер-савабы олы хаҗ кылуга бәрабәр, барырга кирәк!» – диде бу ханым өзми дә куймыйча. Мин әле уянып та бетмәгән ки­леш, иртәнге йокы аралаш ишет­кән әлеге көтел­мәгән хәбәрне – сәгате суккандыр, күрәсең – Алла­һы­ның әмере итеп кабул иттем. Күңелгә керде һәм... чыкмады. 

Ихлас күңелдән ният итсәң, Аллаһы Тәгалә үзе булыша дигәннәренә инандым. Язган китабым өчен алынып бетмәгән акчаларым бар иде, икенче көнне үк шуны китереп бирделәр. Бераздан тагын эшләгән хезмәт хакымны алдым. Шулай, матди як белән мәсьәлә хәл ителде кебек. Икенчесе, рухи яктан мин тулысынча әзерме соң әле? Мөселман кешесенә фарыз гамәлләрдән булган намазларымны укый, уразаларымны тота, байтак догаларны белә идем белүен. Әмма журналист буларак, минем өчен дөньяви җәм­гыять тормышыннан башкасы гайре табигый хәл иде. Хәерлегә булсын, кеше дөрес аңламаячак, дөрес кабул итмәячәк, ничек тышкы кыяфә­темне үзгәртермен, дигән курку хисе белән китәм хаҗга...

...Самолеттан төшүгә үзеңне кайнар саунага килеп кергәндәй тоясың. «Андагы эсседә ничек итеп ураза тотарсыз икән? Хәлдән таеп егылмасагыз ярар иде», – дип, бик куркытканнар иде Казанда чакта. Чыннан да, биредәге эсселеккә адәм баласы түзә торган түгел: көндезләрен 50 градус булса, төнлә дә ул 35 ләрдән түбән төшми. Җиддәдән Мәккәгә хәтле араны бер сәгать чамасы автобуста узасы иде. Тәүлектән артык йокламаган һәм уразада булган кешегә кондиционерлы автобуста баруның үз кыенлыгы бар: өзелеп ашыйсы-эчәсе килми, әмма үтереп йокы килә һәм... салкын – барыбер җылырак кием, һичьюгы шарф аласы калган икән. Бераздан, сәгать җиделәр тирәсендә, бензин салу урынына тукталгач, авыз ачарга туры килде: азан тавышы яңгырауга, без, мосафирларга берәр шешә су һәм 4-5 әрләп төргәк­ләнгән хөрмә (финик) җимеше өлә­шеп чыктылар. 

Ул көнне Мәккәгә барып җиткән­дә ястү намазы вакыты иде инде. Бүлмәләргә урнашып, душта коенып чыкканнан соң гына кеше кыяфәтенә кереп, йокыга чумганмын. Төнге икедә уяттылар. Кеше­ләр инде торып, җыенып, сәхәр ашап, гомрә хаҗын кылырга китеп баралар. 

Ә без тордык кына әле. Тиз арада юынып, узган көздә олы хаҗда булып кайткан классташым, журналист Фәйрүзә Мөслимова биреп җибәргән ихрам киемнәрен киеп, Әл-Хәрам мәчетенә чыгып йөгердек. Ашыгудан хаҗ кылу тәрти­бен өйрәт­кән кечкенә китапчыгымны да, кара күзлегемне дә онытканмын. Бүлмәдәшебезнең берсе Фәния Сабирова («Сөембикә»дә бергә эшлә­гән идек) – инде унберенче тапкыр килгән кеше, дөресрәге, алар ире Альберт хаҗи белән бергә, ел саен мөселманнарны хаҗга оештырып алып баралар. Ул барысын да әйтеп-өйрәтеп йөрде. 

Кәгъбәтулла тирәли тәваф кылучы кеше әллә ни күп түгел иде ул төнне, шулай да кара таш янына якын килү мөмкинлеге юк. Җиде кат шул ташны әйләнеп чыктык. Догаларны белеп бетермәү сәбәпле, үзем белгәннәрне укып, дога кылам, теләкләремне телим. Бернинди этеш-төртеш, ашыгып-кабаланып, бер-береңә уңайсызлык тудыручы кеше юк, һәркем үз дөньясына бирелеп, Аллаһыга табына, елап-елап теләкләрен тели, догаларын укый. 
Бар күңелем белән ислам дине кануннарын кабул итеп, хәрамнан тыелып яшәсәм дә, моңарчы мөселманча киенеп йөргән кеше түгелмен.

Аннары өске катка – Сафә һәм Мәрва таулары арасында сәгый кылабыз. Шушында ук зәмзәм суы эчеп, уразага керәбез (ягъни кичтән ифтарда да ашамадык, сәхәрдә дә). Аллаһы Тәгалә шушы су белән дә тамакны тук итә торган изге урын бу. Ни өчен шулай? Тарихын Фәния сөйләп бирде. Аңа кадәр дә ишеткән бар иде барын, әмма онытылган. 
Урам тулы халык, дөрес­рәге, дөньяның төрле кыйт­галарыннан килгән хаҗилар һәм бирегә килеп эшләүчеләр.

Бу мәчет юк чакта, Аллаһының әмере белән, Ибраһим галәйһиссәлам шушы урында – сусыз, ризыксыз, бер кеше йөрми торган, кайнар кояш яндырып торган чүл уртасында – кечкенә баласы белән хатыны Һаҗәрне калдырып китә. «Ни өчен? Аллаһының әмереме әллә?» – дигән соравына да Ибра­һим г. с.: «Әйе», – дигәнне белдереп, башын кага да китеп бара. Кызганып, йә кире алып китәрмен дип, артына борылып караудан да курка хәтта. Ә Һаҗәр шушы чүл уртасында бер тамчы су эзләп бик озак чабып йөри, хәлсезләнеп бетә. Бермәлне бала кычкырып елаган җирдән кинәт кенә тынып кала. Балам үлде, ахрысы, дип, Һаҗәр аның янына барса, анда тып-тып итеп су тибеп чыкканын күреп хәйранга кала. Шулай, бу урында бер-бер артлы күп чишмәләр барлыкка килә. Һаҗәр шул суны кулына алып: «Зәмзәм», – дип шатлана, алар үлемнән кала. Шушы урында әлеге Әл-Хәрам мәчете барлыкка килә. Аның зурлыгы шулкадәр дәрәҗәгә җитә ки, хәтта бер-берсеннән 395 метр ераклыкта урнашкан Сафә һәм Мәрва таулары да аның түбәсе астында кала. Ә моның мәгънәсе шул: Аллаһы Тәгалә авыр чакта адәм баласына юл ача, рәхмәтеннән ташламый. Аллага шөкер, без, адәми затларга, хәзер бу таулар арасында чабышып йөрергә туры килсә дә, Һаҗәр күр­гән авырлыкларны күрәсе түгел: тышта чыдамаслык эссе булганда да, биредә – җилләп торган мәһабәт Аллаһ йортында чиста, ялап алырлык ап-ак мәрмәр ташлардан атлап, яннан гына краннардан агып торган сихәтле зәмзәм суларын эчә-эчә, хәл җыя-җыя барасы бит! Монда йөргәндә үзеңне бик рәхәт халәттә тоясың, нинди теләк теләсәң, шул кабул була торган урын бу! Мәчетнең зурлыгы, чыннан да, исең китәрлек: үзе бер шәһәр кебек, бер­ничә миллионлаган халыкны үзенә сыйдыра алган Аллаһ йорты ул! 

Җирле гарәпләр, гомумән, эшләмиләр, алар туганда ук миллионер булып туалар, хөкүмәт һәрбер яңа туган балага исәп-хисап кенәгәсе ачып, анда миллион сумнар салып куя икән. Шуңа күрә җирле халык үз кадерен үзе белеп, вәкарь белән, горур кыяфәттә йөри. Өсләренә калын гына кара тукымадан тегел­гән, итәкләре җирдән сөйрәлеп торган хиҗаб киеп, башларына күзләре генә күренеп торырлык пәрәнҗә-битлеген ябынып йөриләр. Кулларында кара перчатка. Күпләр күзлектән, чөнки биредәге кояш нурлары күзгә аеруча начар тәэсир итә булса кирәк, без моны үзебез дә тойдык. Һәм алар өйләгә кадәр, кем әйтмешли, урамга борыннарын да чыгармыйлар, көндезге кызуда кондиционерлы өйлә­рендә йоклап ял итәләр. Тормыш биредә, нигездә, өйләдән соң да түгел, икенде намазыннан соң гына башланып, иртәнге намазга кадәр дәвам итә. Урамнардагы «бө­ке»­ләр дә (алар бездәгенең «баласы гына») шул вакытларда гына барлыкка килә. Ә урамда, күп дигәндә, ярты сәгать чамасы гына йөрергә мөм­кин, шуннан артыгына чыдап булмый, хәлдән таеп йә йөрәгең туктап егылып калуың бик ихтимал. Йа Аллам, кара кием белән йөргән гарәпләр шундый эссене ничек кичерәдер?

Таһарәтханәдә бер хатынны күреп калдык: эчке күлмәктән генә калып, өс киемнәрен салып юынгач, калын-калын дүрт кат киемен киеп, өч кат яулыгын бәйләп, дүртенчесенә кара җилбабын ябынды... Хәер, алар шушы халәтләренә күнеккән инде. Таһарәтханәләрдә юынып, чистарынып чыгу җае булса да, тәүлекләр буена халык арасында яшәү бер дә рәхәт түгел үзләренә. 

Ни хикмәт, биредә ялгышып та бер чүп заты күрмисең. Әгәр була калса, сары яисә яшел киемле җыештыручылар шундук себереп тә ала. Монда бит елга бер генә көн түгел, берничәшәр ай буена дәвам итә хаҗга килүчеләр агымы. Бездә генә ул: әле миңа вакыт җитмәде, пенсиягә чыккач намазга басармын, хаҗга барырмын дип карау фикере яши. Чынлыкта, хаҗ ул – мөмкинлеге булган кеше тарафыннан кичектермичә үтәлергә тиешле бурыч. Әгәр берәүнең мөмкинлеге чыгып та (сәламәтлеге, малы һәм башкалар) хаҗын шунда ук үтәмичә, соңрак вакытка кичектереп йөртә икән, ул кеше гөнаһ кылган булып санала. Менә шул гөнаһ дигән нәрсәдән курку галәмәте хас биредәге халыкка. 

Мәчеттән кайту юлыбызда вак-төяк әйберләр белән сату итүче кечкенә кибетләр бар. Тәравих намазыннан чыккач, гадәттә, без шуларга керештереп, кирәк-яракларны, җиләк-җимеш, сөт, ипи ише ризыкларны ала кайтабыз. Берсендә шулай тиз генә нәрсәләрдер алдык та ашы­гып чыгып та киттек. Халык арасында югалганбыздыр, калган акчабызны бирү өчен сатучы егетнең артыбыздан чыгып йөгергәнен белмәдек тә. Ә ул, бичара, өченче көнне генә безне танып алып, теге акчаны кайтарып бирергә ашыкты. «Сез мине зур гөнаһтан коткардыгыз, әле дә ярый таптым үзегезне», – дип аңлатты.
Без шаккаттык бу хәлгә. Үзем тагын шуңа охшаш бер очракка тап булдым. Бер зур гына кибеттә берничә төрдәге кием-салым алып, сатучы биргән чек буенча акча түләдем. Тик кайткач кына белдем, ул миннән 200 сум чамасы акчаны кимрәк алган булып чыкты. Гөнаһы­сыннан курка калдым үзем дә. Икенче көнне Фәния белән тагын шул кибеткә киттек. Ул гарәпчәне шактый ук яхшы сукалый. Кассир тиз генә кибетнең хуҗасын чакырып китерде. Ә ул безне тагын да гаҗәпләндереп: «Юк, юк, алмыйм, сәдака булсын, дога кылырсыз», – диде. «Алар һәрвакыт шулай, минем дә андый хәлгә юлыкканым бар иде», – ди Фәния. Бездә булсамы?.. Бездә миллионлаган сумнарны урлап та, аны гөнаһка санамаган затлар азмы әллә? Шул урында тагын бер кат, угры-каракларны гына түгел, мөмкинлеге була торып та хаҗ гамәлен кылырга ашыкмаган яисә аны үтәмичә үлеп киткән кешеләрне жәлләп куйдым. 

Хәләл ризык дигәннән, биредәге сөт ашамлыкларының тәмлелеген сөйләп кенә аңлату мөмкин булмас, гомеремдә дә андый кефирны һәм сөтне авыз иткәнем юк иде. Ул җиләк-җимеш сулары?! Яңа гына сыгып алынган, бернинди ят кушылма кушылмаган, табигый тәмен җуймаган суларны эчеп туя алмый­сың. Без куллана торган табигый дип аталган сулар, һич арттырмыйм, болар янында бернәрсә түгел. Ипиләр урам яктагы киштәләрдә тора. Һәркем үзенә кирәгенчә ала да кибетнең эчке ягындагы сатучыга акчасын түләп чыга. Тагын үзебездәге хәлне күз алдына китереп: «Берничә минуттан бер ипи дә калмый бездә!» – дип үзара татарча сөйләшеп йөрибез. 

Шунда гарәпләрчә киенгән берәүнең татарча эндәшкәненә борылып карыйбыз. Төркиядән күчеп килеп, биредә гомер итүче татар хатыны булып чыга бу. Төрек акценты белән татарча сөйләшергә тырышуына караганда, инде үзе дә алтмышка якынлашып килүче әлеге ханымның әти-әнисе кайчандыр Татарстаннан төрек җиренә барып төпләнеп калган булган икән. Ал­лага шөкер, татар теле бетә торган тел дип сөйләнсәләр дә, безне үз татарларыбыз гына түгел, хәтта чит гарәп илендә дә аңлаучылар бар икән ләбаса. Кибетләрдә йөргәндә без гел татарча гына сөйләшеп аңлаштык кебек.  
Кичерешләремне язып та, сөйләп тә аңлата торган түгел. Аны үз күзләрең белән күрергә, калебең белән тоярга кирәк.

Кадер кичәсен дә, ураза бәйрәмен биредә уздырдык. Инде кайтыр көннәр дә якынлаша. Әмма биредән һич тә китәсе килми. Кыска гына шушы гомер эчендә үземнең эчке халәтемә шулкадәр ияләштем, әйтерсең, мин әллә кайчаннан бирле азан тавышы астында, мөсел­ман кешесенә хас йолалар рухына буйсынып яшәгән­мен. «Биредән син бөтенләй бүтән кеше булып – чистарынып, пакьлә­неп, җан тынычлыгы алып кайтачаксың», – дигән иде Фәния юлга кузгалганда. Килешәм.

Озак дәвам итәрме, анысын вакыт күрсәтер, әмма баштан яулыкны салып, яланбаш йөрисе килми инде.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаhу тэгалэ кылган хажыгызны hэм догаларыгызны кабул итсен. Гамэл - гыйбадэтлэрегез даими hэм дэвамлы булсын.

    Хәзер укыйлар