Логотип
Психолог киңәшләре

​Үзеңне тыныч тотар өчен 8 гадәт

Дөрес тукланасыз, спорт белән шөгыльләнәсез, вакытында табибка йөрисез, ә сезнең сәламәтлегегезгә куркыныч янарга мөмкин. Моңа сәбәп – стресс.

 


Дөрес тукланасыз, спорт белән шөгыльләнәсез, вакытында табибка йөрисез, ә сезнең сәламәтлегегезгә куркыныч янарга мөмкин. Моңа сәбәп – стресс. Хроник стресс матдәләр алмашын бозарга, калкансыман биз эшчәнлегенә тәэсир итәргә, инсульт һәм инфарктка китерергә мөмкин.  Ләкин яхшы хәбәр дә бар: һәрвакыт стресста яшәп тә, кайбер гадәтләрне үзегездә булдырсагыз, аның начар тәэсиреннән котыла аласыз. Алда язылачак киңәшләрне язып алыгыз, исегездә калдырыгыз һәм һәр көн кабатларга онытмагыз.  

 

Көнгә бер тапкыр булса да көлегез 

Ютубтан кызыклы видеолар карыйсызмы, кинога барасызмы, китап укыйсызмы – иң мөһиме: көлегез. Тикшеренүләр ачыклавынча, стресс кичергәннән соң, комедия карарга утырган кешеләрнең кан басымы гадәти хәленә  35% ка тизрәк кайта.  

Күңелле вакыйгаларны истә калдырыгыз 

Безнең тормышта һәр көнне нинди булса да күңелле вакыйга була, тик без аларга игътибар бирмибез, йә булмаса шулай тиеш дип кабул итәбез. АКШтагы Коннектикут университеты тикшеренүчеләре ачыклавынча, көндәлекләренә һәр көннең күңелле вакыйгасын билгеләп баручыларның йөрәк өянәге очрагы сирәгәя, ә кан басымы һәм иммунитет системасы сәламәт була.  

Мәчеләрне сыйпагыз  

Сәламәт буласыгыз килсә, йорт хайваннары булдырыгыз һәм аларны ешрак кочаклагыз.  Әгәр дә нинди дә булса сәбәпләр буенча мәче яки эт ала алмыйсыз икән, күршенекеләр белән «дуслашырга» була. Тикшеренүләр раславынча, йорт хайваннары тотучылар йөрәк-кан системасы авырулары белән сирәк авырый, ә кан басымы һәрвакыт нормада була икән.  

Секс белән шөгыльләнегез 

Атнага ике тапкыр җенси якынлык кыласыз икән, йөрәк өянәге кузгалу куркынычы ике тапкырга кимергә мөмкин. Интим якынлык вакытында организм интенсив  спорт тренировкаларындагы кебек йөкләмә ала. Табиблар инде мондый физик нагрузканың йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлегенә уңай эффект биргәнен күптән раслады. Моннан кала, сөешкән вакытта бәхет гормоны – серотонин бүленеп чыга. Ә ул стрессны җиңәргә ярдәм итә.  

Йокыгыз туйганчы йоклагыз 

Тәүлегенә 8-9 сәгать йокы стресс белән көрәшергә ярдәм итә.  Җитмәсә, йокы вакытында антиоксидантлар эшкәртелә, организм «җәрәхәтләрен» төзәтә, ДНК тергезелә, шулай ук картаюга каршы фермент активлыгы арта.  

Кояшта 15 минут булса да йөрегез 

Кояш – D витамины чыганагы, ул шулай ук кан басымын төшерергә ярдәм итә.  Кояшта 15 минут булу көндәлек стресс дәрәҗәсен киметә.  

Кул эшләре белән шөгыльләнегез 

Тегү, бәйләү – болар барысы да стресс һәм депрессияләргә каршы – менә дигән көрәш чарасы.  Соңгы тикшеренүләр күрсәтүенчә, бер сәгать бәйләү – йога сеансына тиң. Шуңа күрә күңелегезгә якын хобби сайлагыз.  

Аралашыгыз 

Социаль бәйләнешләр һәм якыннар белән аралашу безнең сәламәтлегебез өчен үтә файдалы. Ялгызлык – депрессия очракларын арттыручы фактор. Бергәләп әбәт ашау, чәй эчү, спорт белән шөгыльләнү, җәяү йөрү – болар барысы да сәламәтлекне ныгыта. Нәтиҗәдә – гомер озыная.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар