Көндәлекләр алып барыгыз!

Озакка сузылган тискәре эмоцияләр сәламәтлек өчен бик тә зарарлы диләр. Шуңа күрә алардан вакытында арына белергә кирәк. Тиз генә башка дулкынга күчәргә тырышыгыз. Шатлыктан очып кына йөрергә димәгән. «Бар да яхшы» дип гел үзеңне инандырып тору организм өчен шулай ук тискәре йогынты ясарга мөмкин икән. Мәсәлән, Нью-Йорктагы Эдельфи Университеты психологлары, хәл белешкәндә, эшләр, гаилә һәм башкалар турында сорашканда, гел «Окей!» дип җавап бирү шулай ук сәламәтлек өчен зыянлы дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Эмоциональ киеренкелек, канәгатьсезлек хисе, ачу килү – гадәти кеше тормышы шулардан тора бит.
Тикшеренүләр шуны күрсәтә, негатив кичерешләрне инкарь итү комплексы булган кешеләр еш кына йөрәк авыруларына, яман шешкә, башка төр авыруларга бирешүчән була. Галимнәр моннан чыгу юлын тапкан: көндәлекләр алып барырга кирәк икән! Игътибарыгызга бер эксперимент нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез.
Ике төркемдә дә кешеләр бер үк шартларда эшләгән: киеренке ритм, стресслар. Беренче төркемдәгеләргә берничә көн дәвамында эштә, өйдә аларны нәрсә бик терәндерүен язып барырга тәкъдим иткәннәр. Көндәлектә көн саен тискәре кичерешләр теркәлеп барган шулай. Икенче төркемдәгеләр исә ничек бар шулай йөрүләрен дәвам иткән. Һәм менә нәрсә ачыкланган: «йөрәк ярсуларын» кәгазьгә күчерүчеләр берни дә язмаучыларга караганда үзләрен яхшырак хис иткән.
Бик күп тикшеренүләр күрсәткәнчә, көндәлек кирәксез ярсулардан арынырга, укуда өлгерешне яхшыртырга, һәм хәтта эш урынын саклап калырга булыша икән.
Якыннарын югалткан, гаиләсе афәткә юлыккан кешеләр бөтен эмоцияләрен кәгазьгә күчерүгә үк хәлләре яхшырып китәр дип көтмәгез, ди Техас университеты психологы Джеймс Пеннебэйкер. Шулай да ул көндәлек алып баруны сәламәтлекне саклауның кыйммәт булмаган һәм гади, кайчагында хәтта газаплы төре дип атый.
Мондый төр психотерапия эффекты әлегә табышмак булып кала, ләкин аның кәефкә генә түгел, бөтен организмга уңай йогынтысы бәхәссез. Кеше, кулдан язып, күңелен бушатуга, аның кан басымы һәм пульс ешлыгы төшә, тән тиресе коп-коры була – ул бушанып, җиңеләеп кала.
Көндәлекләр алып бару иммун система эшчәнлеген яхшырта, бик күп авыруларны – салкын тию һәм грипптан башлап, травмалар шогы китереп чыгарган күңел төшенкелегенә кадәр – дәваларга булыша. Кемнең ничә яшьтә, нинди интеллектуаль үсеш дәрәҗәсендә булуы мөһим түгел. Шунысы кызык: көчле җенестәгеләргә аның тәэсир көче зуррак та икән әле! Гүзәл затлардан аермалы буларак, ирләр үз хис-кичерешләре турында сөйләргә яратмыйлар бит. Мөгаен, аның сере дә шундадыр.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.