Логотип
Проза

Зәңгәр күлдә өч торна

Хикәя

Дилбәр БУЛАТОВА 

 

Хикәя 

 

Аякларымны пешергән резин галошларны бер читкә ыргытам, күлмәгемне салып җиргә җәям дә йөзтүбән сузылып ятам. Беләкләрне, аяк балтырларын барыбер саклый алмыйм – кайнар туфрак өтеп-көйдереп ала. Яткан килеш кенә «колак мендәре» әтмәллим – рәхимсез эсселектән әлсерәшкән чөгендер үсентеләрен өзеп баш астыма түшим һәм, ниһаять, битемне дымсу яфракларга куеп, күзләремне йомам. 

Куыра да соң!.. Челләгә иртәрәк әле, июньнең беренче атналары гына, ә печән өстедәгедән болайрак, малай. Үлән-агачлар, барча җан ияләре төнге җиләстә юньләп хәл алырга да өлгерми, кояш таң сарысыннан җирнең сыртын каезларга тотына. Әйтерсең план үтим дип тырыша, әйтерсең аңа премия бирәчәкләр! Төшкә таба эсселекнең кайдан таралганын да аермый башлыйсың – күктән коеламы ул, йә булмаса, җирдән кайнар дулкыннар күтәреләме? Мунча бит бу, билләһи, мунча! 

Иртән гөрләп торган басуда миннән башка бер кеше заты калмады. Төшкелеккә дип, йә машина-мотоциклларда, йә җәяүләп берәм-берәм кайтышып беттеләр. Күршемдәге Зөһрә апаны да улы Рушан килеп алды. Миңа: «Кайтасыңмы, әйдә?» – дигәннәр иде, баш тарттым. «Бер-ике таяк җирем калды, утап бетереп кайтам»,– дидем. «Башыңа кызу кабар бит»,– дигән була Рушан. Кайнар һавадан тамакларым чатнап ярылып, бер билчән өзәрлек хәлем калмаса да – юри иярмәдем аларга, үч итеп! Моннан ары шул Рушанның кәҗә матаена утырсаммы! 

«Пешмәгән! Булдыксыз! Ачык авыз! Ялкау киленнең тозсыз бәлеше!» Кемне сүгәм – үземнеме, Рушаннымы? Икебезне дә, ахры. Үземне, чөнки чөгендер утарга килергә мине беркем мәҗбүр итмәде, Газизәттәйне җибәрмичә, үзем килдем; Рушанны, чөнки басу уртасында әлсерәп ятуыма ул гына, аның пышылдап кына әйткән сүзләре сәбәпче ләса. 

Сөйләгәч, баштан ук сөйлим инде алайса. Мине Миләшле клубына практика үтәргә җибәрделәр. Дөресрәге, үзем теләп язылдым, чөнки бу ерак авылга барырга группабыздан берәү дә ризалашмады, йөзәр сәбәп, йөзәр белешмә таптылар. Ә миңа нәрсә – кайда да бер: гаиләм дә, итәгемә тагылган балам да юк, Уфа вокзалында сөйгән ярым да озатып каласы түгел – һәрьяктан иреклемен. Хет бер дөнья күреп, җилләнеп кайтырмын дидем. Үзебезгә, район үзәгендә яшәп яткан әти-әнием янына кайтырга да бик ашыкмыйм, чөнки җәй җиттеме, анда өебезгә оныклар хуҗа. Әти-әниләре бер-ике атнага дип кайтаралар да үзләрен, ул атналар җәй буена сузыла. Фенол эчеп, газ сулап, базда кышлаган бәрәңге шытымнары төсенә кергән балалар шунда ук хәлләнеп-шәбәеп китәләр, аннан чыдашалмый башлыйлар. Үзара сугышып өчесе өч почмактан кычкырыша-елаша башласа – мәхшәрең бер читтә торсын! 

...Райүзәкләренә Уфадан автобус йөри икән, төшкә анда идем инде. Тик Миләшленең үзенә барып җитүе генә җайсызрак, диделәр. Унбиш чакрым җиргә кайту өчен сәгатьләр буе тузанлы, тынчу кунакханәдә юанасым килмәде,   юлга чыгып бастым. Өметем – бер-бер «попутка» килеп чыкмасмы? Ярты сәгать көттем – күңел өчен бер машина күренсә! 

Әрле-бирле каранып, атлы казактай басып тору тәмам җиләтте мине, сумкаларымның берсен иңем аша асып, икенчесен кулыма тотып, киттем тәпи-тәпи. Йөз метрлап үттемме-юкмы – арттан мотоцикл тавышы ишетелде. Утырып кайтудан өмет өзгән идем инде, туктап кул болгарга да ирендем. Мотоцикл тырылдап узып китте дә, алгарак барып туктады. Матай хуҗасы, уртачарак буйлы, таза гәүдәле егет, ияреннән төшми генә мине көтеп алды. 

– Чибәр апасы кая кайта? 

Кызыл шлемының кояшта ялтыраган пыяласы астыннан йөзе күренми, ә тавышы ягымлы гына болай. 

– Миләшлегә ие, ачуланмасагыз, – дидем. Урысча әйтмешли, бик тә «конкретный» кешегә тап булдым, ахры, ризалыгымны сорамады да, кулыма запас шлем тоттырды. 

– Әйдә, утырыгыз! Сумкагызның берсен тезегезгә куегыз. 

«Ә» дә диялмәдем, «җә» дә диялмәдем, менеп утырдым, кузгалып та киттек, тузаннар гына уйнап калды. Ну йөреп тә күрсәтә соң! Борылмаларда, сикертмәләрдә чүт эләгеп калам. «Әкренрәк бар!» – дип кычкырырга авыз ачам – яңа борылыш, тагын күзләремне чытырдатып йомып егетнең джинсы курткасына ябышам. Ник утырган көнгә төшеп, кан калтырап кайтып җиттек, авылга кердек. Кайда илтеп аудара инде бу мине, дип, котым очып бара. 

Ике катлы бина каршына килеп туктадык. Исән-имин булуыма һаман ышанып җитмим әле, шуңадырмы, каскамны ычкындыра алмый йөдәдем. Каскадан котылгач, тизрәк сорап калырга ашыктым: 

– Авыл советыгыз кайда сезнең? 

Егет кулын селтәде: 

– Әнә бит, каршыда гына! 

– Миңа нәрсә кирәклеген каян белдегез? – дидем, аптыравымны яшерәлмичә. 

– Биюче икәнегез атлавыгыздан ук күренә бит, – ул каскасын салды һәм күзләремә карады. Йә Хода, бирсә дә бирер икән матурлыкны кешегә! Кояшта янган каракучкыл йөз, бер-берсенә кушылып бетә язган кыйгач кашлар. Ә керфекләре! Нур чәчеп торган андый озын керфекләр кызларда да бик сирәк очрый... Ә инде сынаучан үткен карашы сихерли, сине үтәдән-үтә күрә сыман. Каушадым да төштем. Ә егет хәлемә кергәндәй ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды да: 

– Ярый, очрашырбыз әле... –дип, кузгалып китеп барды. 

Һай, шушы чибәрләрне! Бик өнәмим мин аларны. Һәрвакытта диярлек һавалырак, бүтәннәрдән үзләрен бер баш өстен куючан була алар. Бу егет тә үзенә шаккатып карап торуымны күрми буламы соң инде – күрде! 

Җебеп төшүемә ачуым килеп, эчемнән генә башта үземне, аннан егетне тиргәп ташладым. Берәүләрнең күзләре зәңгәр икән дә чәчләре бөдрә икән! «Очрашырбыз әле», имеш. Бик исем китте ди инде! 

Сумкаларымны рәшәткә янында калдырып, егет күрсәткән бинага таба атладым. Салкынча буш коридорда бер җан иясе дә юк. Иң читтәге бүлмәдән генә шау-шу ишетелә. Калын гөрелдәвек тавыш берчә кемнедер сүгә, берчә рәхәтләнеп көлеп җибәрә. Икенче тавыш нечкәрәк, зәгыйфьрәк, ансы ара-тирә генә сүз кыстыргалап куя. Бер-ике минут ишек шакып тордым, әмма ишетмәделәр. Сүзләре һич бетәрдәй күренмәгәч, кердем, исәнләштем. Мине күреп,тынып калдылар. Өстәл артында утырган, кулына кәгазьләр тоткан сары чәчле кыз һәм түрдәге тәрәзә төбенә таянган юантыграк таза гәүдәле, кыска чәчле, кысасына алтын йөгертелгән зур ялтыравык пыялалы күзлек кигән хатын миңа сораулы карашларын төбәделәр. 

– Исәнмесез! Сүзегезне бүлдем, гафу итегез. Миңа авыл советы рәисе кирәк иде... 

– Рәис мин булам, – диде тәрәзә төбендәге ханым. – Ни йомыш иде, сеңлем? Кем буласың – танымыйбыз үзеңне. 

– Сезгә Уфадан хәбәр ителгәндер инде – мине хореография училищесыннан сезнең авыл клубына практикага җибәрделәр. Хореограф, ну, биюче буларак. Исемем – Зөбәрҗәт. Зөбәрҗәт Галина. 

– Беләбез, беләбез, шалтыраттылар. Бик шатбыз. Мин Рәшидә Мәсгутовна булам, ә бу – Лилия, минем секретарем. – Ул бераз тынып торды да, сары чәчле кызга карап сөйли башлады.– Безнең ике гектарга хуҗа табылмады бит әле, әйеме, Лилия? Әллә кунак кызына ярты гына гектар чөгендер бүләбезме? – Рәис сынап миңа карады. – Клубта әллә ни кырасы юк. Уттай эш өсте бит. Яшьләр аз бездә. Дискотекага алар болай да чыгалар, чөгендер утарга дигәндә генә берсе дә юк. Колхоз идарәсе, аптырагач, менә авыл советына егерме гектар бүлде, һич кеше җиткерә алмыйбыз. Ә вечерларны аны бөтенләй туктатырга җыенабыз әле, әйеме, Лилия? Ә син, Зөбәрҗәт, чөгендердә помогать итсәң, лутчы булыр. Әллә нинди чаралар оештырып, баш ватасың булмас, берәр концерт-фәлән куялсаң, җитәр. Практикаң бетәр-бетмәс үк менә дигән характеристика язып, акчасын биреп җибәрербез. Ничегрәк, ә? Ризасыңмы? 

Бая теге егет алдында җебеп төшүемә дә гарьләнебрәк тора идем, көчкә тыңлап бетердем. 

– Сездә сәнгатькә карата менә нинди караш икән! Авылыгызда яшьләр аз булуына һич гаҗәпләнмим. Чөгендер утарга Уфадан башка биючене чакыртыгыз! – дип, бер сулышта тездем-тездем дә ишекне шапылдатып ябып чыгып киттем. «Тукта әле, тукта, Зөбәрҗәт!» – дип калганнары ишетелде. Бөтен планнар, өметләр челпәрәмә килде, димәк! Ничек каршыларлар, ничек эшләрмен дип уйлап һич баш ватарга кирәкмәгән ләса! Уфага, кире Уфага кайтырга! Җитәкчебезгә барысын да аңлатырга һәм үзебезгә җибәрүләрен сорарга. 

Башың эшләмәсә, аягыңа көч килер, диләрме әле? Бик дөрес! Менә йөрим бит, ахмак кебек, чит-ят авылда каңгырып. Романтика, янәсе. Романтика качмас, менә сиңа ярты гектар чөгендер, Зөбәрҗәт! Китәргә! Уфага!! Бүген үк!!! Юк, бүген соң инде, иртәгә таң белән. Бүген берәр ялгыз әбигә куна керәм, ә иртәгә Миләшледә эзем дә булмаячак. 

Урам буйлап бара торгач, матур гына йортка күзем төште. Тәрәзәләреннән кына гөлләре көнгә баккан өйнең хуҗабикәсе мине кире борып чыгармады. Өстәленә «Уфа күчтәнәче» дип, бер пачка яхшы һинд чәе белән биш-алты лимон да чыгарып куйгач, әби (исеме Газизә булып чыкты) бөтенләй эреп төште. Чәй ясаган арада юк кәефемне җайларга тырышып, гөлдер-гөлдер үз сүзен сөйләде: 

– Безнең Рәшидә шулай кырысрак инде ул, апкаччаем, сөйләшсә, аяк терәп сөйләшә. Усал булса да, халык өчен бик әйбәт үзе, бик әйбәт. Минем ише ялгыз әби-чәбигә калхуз белән сөйләшеп гел ярдәм итеп тора. Утын-печән кайгысы белән аңа барабыз инде, кемнән сорыйк. Ярый, апкаччаем, син бик кайгырма әле алай. Кәефсез чагына туры килгәнсеңдер. Башлыклар чөгендер бүлә алмый ел да иза чигә шул. Аптырарсың, акчасын түлибез, шикәрен капчыгы белән бирәбез дип торган аркылы да төшми халык. Без элгәре бушка да өчәр гектарлап ала торган идек. Әллә, мин әйтәм, бер ун рәт кенә эшлисе инде... 

Газизә әбине тыңлый-тыңлый чәй чөмергәндә, башыма шәп фикер килде! 

Бая урамда искә алып килдем – һәр капка төбендә диярлек машина-мотоцикл, ихаталарда кер бауларында бәби киемнәре кибә. Ул техникага утырып бабайлар чапмыйдыр, бәбиләрне әбиләр тапмыйдыр бит инде. Яшьләр бар, димәк. Бүген җомга, клубка чыгачак алар. Ә мин алар өчен дискотека оештырачакмын һәм ниндиен әле – бу төбәкнең төшенә дә кермәгәнне! 

Тешләгән җирдән өзә торган гадәтем бар: клубка төшеп киттем. Мөдирне бакчасында бәрәңге күмгән җирдән алып килдем, ачып кердек мәдәният сарае ишекләрен. Шкаф эчендә тузан җыеп яткан төсле музыка аппаратларын, тавыш көчәйткеч динамикларның зурракларын эзләп таптык, көйләдек. Дискотекалары фойеда үтә икән, аңа мөмкин булганча бәйрәмчә төс бирергә тырыштык: яңа пәрдәләр, стеналарга гирляндалар, төсле шарлар элдек. Минем дәртләнеп тотынганны күреп, клуб мөдире Земфира апа да кызып китте, каяндыр көзге кыйпылчыклары ябыштырылган, ут яктысында ялт та йолт әйләнә торган шар (юпитер дип атала ул) тартып чыгарып, түшәмгә асып куйды. Миңа бераз зарланып та алды: «Дөнья басты инде, училищеда укыганда, беренче елларны мин дә синең кебек янып эшли идем»,– ди. Ә мин әледән-әле тәрәзәгә күз салам: ялгыш Рәшидә апа килеп кермәсен. Көндезге сөйләшү турында Земфирага ләм-мим. Үзем белән иң яңа көйләр язылган кассеталар алып килгән идем, кичкә кадәр шуларны тәртипкә китереп, программа төзеп утырдым. 

Көтү кайтып, караңгы төшә башлаганда клуб алдына бала-чага җыелышуын, үсмер егетләрнең мотоциклларда тыз-быз чабыша башлавын күреп, киенеп-ясанып куйдым. Яраткан ак ефәк блузкамны кидем. Джинсы чалбарымны салмыйм, иң җайлысы шул булыр, чалбарда хет мәтәлчек ат. Бит очларым уттай яна, гадәттә, имтихан алдыннан шулай була иде. Чаманы белеп кенә күзләремә сөрмә тарттым, иннек сөртергә яратмыйм, иреннәремә тимәдем. Чәчләрне тарап, таралмастай итеп җыеп куйдым да вак кына ясалма ак чәчкәләр кадап чыктым. Ак туфлилар кидем, билемне кысып, ялтыравыклы киң каеш будым. 

Уф, булды бугай инде! Тирән сулыш алдым да гримм бүлмәсеннән фойега чыктым, тышкы ишекләрне ачып җибәрдем. Магнитофонны, төсле музыка утларын кабыздым. Үзеннән-үзе биетә торган көй ритмына бер сүнеп, бер кабынып торган яшелле-кызыллы-зәңгәрле-сарылы утлар, түшәмдә әйләнгән көзгеле шардан чагылып, стеналарда, идәндә уйный башлады. Кыяр-кыймас кына яшьләр, үсмер кызлар, егетләр эчкә уздылар, тәрәзә төпләренә укмаштылар. Мин аппаратура янында кайнашам, үзем сиздерми генә аларны күзәтәм. Соңгы вакытта бик популярлашкан музыка башланды, аңа биемичә түзеп торырлык түгел. Әнә ике кыз уртага чыкты, калганнар да берәм-берәм кузгалды... Хәзер һинд биюе көе яңгыраячак. Һинд җырларын яратам мин. Аларның үзәкләрне өзәрлек нечкә моңлы да, йөрәкләрне җилкендерә торган дәртле дә көйләрендә, ничектер, безнең татар җырларына хас төсмерләр чагылып китә сыман. Беренче аккордлар! Дулкынлануым, каушавым юкка чыга, хәрәкәтләрем белән һинд кызының берчә сагышлы, берчә уенчак-назлы тавышы идарә итә. Иңнәремдә гүя канатлар, мин талпынам, очам! Ут булып янам, су булып ташам, җил-давыл булып уйныйм, яшенле-күкрәүле яңгырдай җиргә тамам... Тәмам арыганчы биедем дә биедем. Азакка таба утларны кабызып, гармунчы егеткә гармун тоттырып, рәхәтләнеп үзебезчә сиптердек. Яшьләр тартынуны оныттылар, мине бик тиз иш итеп, үз итеп өлгерделәр. Мин белмәгән әллә нинди күмәк уеннар уйнадык, такмаклар әйтештек, әкәмәт инде! Төнге өченчеләр киткәндә, көчкә тараттым үзләрен. Утларны сүндереп, ачкычны билгеле җиргә куеп йөргәнемне бер төркем кызлар көтеп тордылар. Ихласлар, гадиләр. Дискотеканы бик нык ошатуларын яшереп тормадылар, мине сорауларга күмделәр: «Күпмегә кайттыгыз?» «Безне дә шулай биергә өйрәтәсезме?» «Дискотекалар гел бүгенге сыман булачакмы?» 

– Юк, кызлар, иртәгә Уфага китәм. Миңа бит, авылда – яшьләр, клубта эш юк дип, чөгендер утатмакчы булдылар. 

«Калыгыз да калыгыз»,– дип чыркылдаша кызлар, «Чөгендер бүлсәләр, үзебез эшләшәбез, кулыгызга да тимәс»,– дигән булалар. 

Урам караңгы, багана башларында бөтен авылга барлыгы өч-дүрт лампочка яна. Ничек абынмый-егылмый гына Газизә әбинең мамык түшәгенә кайтып чумарга, дип уйлап барам. Тагын? Тагын да көндезге танышымның йөзе күз алдыннан китми. Бар иде дискотекада. Биемәде, бер кереп, бер чыгып йөрде шунда. Әмма, сиздермәскә тырышса да, мине күзәтүен белеп, өзек-өзек «карак» карашлардан тагын да очыныбрак биедем бит мин. Тик ахырга таба ул югалды, «кайтып киткәндер» дип нәтиҗә ясадым. Йөргән кызы булмый димени инде, берәү түгел, йөзәүдер, шул йөздән берәрсен озата киткәндер. 

Шул чак агачлар ышыгыннан көлешкән тавышлар ишетелде. Өчме-дүртме гәүдә шәйләнә. Йөрәгем «елк» итеп куйды. Ул бармы? Сүнгән өметләрем дөртләп яңадан кабынды. 

Егетләрнең берсе юлыбызга аркылы төште. Танырга, таныш чалымнарны табарга тырышуым бушка иде. Бөтенләй чит-ят, костюм-чалбар кигән, шунлыктан бик рәсми күренгән озы-ын буйлы егет, кызларны аралап, мине сак кына култыклап алды. 

– Мөмкинме? 

Эндәшмәдем. 

– Миләшленең урамнары караңгы, озатып куймасам, йә адашырсыз, Зөбәрҗәт. 

– Әллә багана башларындагы лампочкаларны үрелеп кенә җыеп чыктыгызмы?– дим, үтә озын буена ишарәләп. 

Егет соравыма сорау белән җавап бирде: 

– Биючеләр кияүгә чыкмый, чыкса да тора алмый, диләр, шул дөресме? 

– Нигә алай дисез? 

– Бәй, артисткаларның барысы да сезнең кебек үзе чибәр, үзе усал булса, нинди ир чыдасын аларга? 

Кычкырып көлеп җибәрдем. Марат (егетнең исеме шулай икән) сүзгә бик оста булып чыкты. Минем коллега икән үзе, баянчы, мәктәптә укыта. Капка төбендә хәтсез генә сөйләшеп тордык аның белән. 

Көнчыгыштан офык саргая башлаганда гына юрган астына чуму бәхете тиде. Арыткан да соң!.. Әмма күңелем тыныч, үз-үземнән канәгатьмен. Мин үткәргән дискотека турында Миләшледә бик озак сөйләячәкләр әле! Тик менә... зәңгәр күзле егет кенә... «Очрашырбыз» дигән булган иде дә... 

* * * 

Иртән уянгач бервакыт кайда ятуымны төшенәлми тордым. Бәләкәй яктан гөлдер-гөлдер сөйләшкән тавышлар ишетелә. Мондый рәхәтләнеп көлүне кайда ишеттем соң мин? Әһә, Рәшидә апа, авыл советы рәисе ләса бу! Нигә килде микән? Өстемә халат эләктереп, кече якка чыктым. Рәшидә апа өстәл янында утыра, Газизә әби чәй әзерләп йөри. 

– Ә-ә, безнең Зөбәрҗәт үзе дә торып килә! – дип елмайды Рәшидә апа. 

– Хәерле иртә! Сезнең тавышны ишетү белән сикереп тордым,– дидем. 

Ул минем «энәләремне тырпайтуыма» игътибар итмәде, миңа кулын сузды: 

– Бир әле бишне, Зөбәрҗәт! Маладис кызсың икән, әй?! – Кулымны нык итеп кысып селекте дә дәвам итте: – Безнең егет-кызларны шаккатыргансың бит. Телләрендә син дә, кичәге вичер! Минем секретаршага хәтле сине мактый. Бүген көтү китү белән ике кыз өйгә килгән. «Зөбәрҗәт апага чөгендер бүлмәгез, үзебез алабыз»,– диләр. Мин кичә шаяртырга гына уйлаган идем, Зөбәрҗәт, ә син тыңлап та бетермәдең, чыктың да чаптың. 

– Ә шунда ризалашкан булсам? 

– Их, яратам да соң үткерләрне! – дип гөр-гөр көлеп җибәрә Рәшидә апам. – Ризалашсаң, ярты гектар чөгендерне язып куя идек инде үзеңә,– дигән була.– Ә килүемнең сәбәбе шул: сорарга килдем – каласыңмы-юкмы? Эшләр өчен бөтен шартлар булачак. 

Сүзебезгә Газизә әби кысылды. Ул Рәшидә апаны чәй эчәргә кыстаган арада: «Хәзер, юынып кына керәм дә», – дип чыгып киттем. 

Һи-и, вәт йокыны симерткәнмен – кояш төшкелеккә авышкан икән инде. Бакчага кереп, кура җиләкләре арасында баганага беркетелгән кулъюгычка су салдым гына – эченә чәпелдәп нәрсәдер килеп төште. Аптырап өскә карадым – күк зәп-зәңгәр, боз яварга һич ошамаган. Ул да булмады, икенче чуерташ «чәп» итеп калды. Тыелып кына көлгән тавышка борылсам – урам як койма өстеннән берәү карап тора. Кояшта янган беләкләре белән коймага таянган, авызы ерык. Алмагачлар, чия куаклары аяк астындагы җир белән бергә кинәт чайкалып куйгандай булды: Ул!.. 

– Хәерле иртә,– дидем коры гына. 

– Төш җитте бит инде. 

Һе, үртәмәкче була әле ул. 

– Җитсә соң...– Бөтен кыяфәтемдә үпкә, хәтер калу галәмәтләре. Чак кына күңел күзе күрсә, сизәр, белер... 

– Миләшле егетләре йоклатмагандыр... 

– Ялкаулар йоклаганда, уңганнар йотып куя! 

– Ай-һай, шулай ук микән,– дип баш чайкый егетем. Ә үзе һаман елмая. 

– Китәм инде, сау булыгыз,–димен. Туп-туры күзләренә карыйм: бу яңалыкны ничек кабул итәр? Ул кинәт җитдиләнә, йөзен гүя болыт каплый. 

– Рәшидә апаны тыңламадыгызмыни? 

– Нишләргә инде, аптыраган әле... 

– Китмәгез, Зөбәрҗәт!– Ничектер бик үтенгән кебек, үзгә бер мәгънә белән әйтә ул моны. 

Ә мин тантана итәм. Бит очларыма, колакларыма «ут кабуын» сиздермәскә тырышып, иелеп салкын су белән юынган булам. 

Озаккарак сузылган тынлыктан Рәшидә апаның тавышы коткара. 

– Йә, Зөбәрәҗәт, ничек, каласыңмы? 

Рушанга (менә, исемен дә белдем) ялт кына карап алам да әйтеп салам: 

– Әйе, Рәшидә Мәсгутовна, калам! 

 

* * * 

Миләшлегә килүемә атнадан артты. Авыл яшьләре белән тәмам дуслаштым дияргә була. Мәктәптә имтиханнар беткәч иркенәеп калган укучылар белән биюләр өйрәнәбез. Иң өлкән төркем белән музыкаль-хореографик композиция – «Аулак өй» күренешен сәхнәләштерәбез. Хыялым – практика ахырына зур концерт әзерләү, вакыт калса, күрше авылларга «гастрольгә» чыгу, эшләр уңышлы барса, район үзәгенә барып кайту планы да юк түгел. 

Миләшленең зәңгәр күзле егете исә бөтенләй башымны әйләндерде. Ул яшәгән урамнар нурлырак, аны күреп калган көннәрем яктырак сыман. Ә мин аны көненә берничә күрәм. Ул идарәдә шофер икән. Авыл советына йомышым төшеп кергән саен очрашабыз, бер-ике авыз сүз алышабыз, юк-бар хәбәр сөйләшәбез. Әмма аңа юк-бар, гадәти сүзләр генә сөйлисем түгел, йөрәгемнән тулып түгелгән хисләрне ачып саласым килә. Ә ул? Әллә бик эре, тәкәббер холыклы, әллә табигате белән шулай аз сүзле, җитди кеше. 

Кыз-кыркыннан җаен туры китереп сорашып шуны белдем – авыл советындагы секретарь кыз Лилия белән озак кына йөргәннәр, тик менә бер атналап булыр, аны озатканы юк, имеш. Бу хәбәр күңелемә май булып ята. Бер атна – димәк, мин килгәннән бирле! Аннан соң, «Китмә, Зөбәрҗәт!» дигән сүзләре, йөзләре үзгәреп китүләре, анда-санда күрешкәндә елмая төшеп өздереп караулары... 

Менә чөгендер басуында, утыз градуслы эсседә ник ятам дисең? Тәки түзәлмичә, ун гына рәт чөгендер алган Газизә әбиемне басуга җибәрмичә, үзем килүемнең, ике-өч сәгатьтә утап чыгарлык җирне ике-өч көнгә сузуымның сәбәбе – әниеңнең чөгендер җире безнең күршедә генә булуы. Ә син аны басуга иртәнчәк китереп куясың, төшкелеккә алып кайтып китәсең. Кайчакта мин дә сезнең янга сыям. Сыя идем, тик менә бүгеннән башлап синең мотоциклга утыру түгел, үзеңә күтәрелеп тә карамаячакмын! Түземлекнең, көтүнең бер чиге булырга тиештер бит. Юлымда син очраган көнне каһәрлим! 

Рушанны тирги-тирги, аяусыз кояшны сүгә-сүгә, күлмәгемне өстемә ябынам. Хәзер аз гына ятам да, торып китмәнгә тотынам, хәзер... Тик һаман алҗып, оеп ятам... 

Тәүге очрашкан көнебез кинокадрлар сыман күз алдымнан үтә башлый. Менә Рушанның мотоциклында җилдерәбез. Битемә җылы һава дулкыны бәрә, чәчләрем тузгый. Юл озын, озак барабыз. Кинәт безнең алда мәһабәт ак бина пәйдә була. Керәбез, безне көтеп торалар. Зал тулы тамашачы. Биниһая зур бәллүр шәмдәлләрдә берәм-берәм утлар сүнә, мин сәхнәгә чыгам. Кай арада киенгәнмендер, белмим, «Аккош күле» балетыннан аккош кызы партиясен башкарам. «Бис», «афәрин» кычкыралар, аягүрә басып кул чабалар. Йөгереп сәхнә артына керәм. Конферансье икенче номерны игълан итә. Карыйм – Рушан. Сәхнә киемендә. «Син дә бии беләсеңмени?» – дип аптырыйм. Эндәшми, күзләре белән генә елмаеп баш ия. Ә залда һаман алкышлар. «Әйдә инде!» – дип, Рушанны җиңеннән тарткалыйм. Тик шунда муен-колак тирәмдә чебенме-черкиме урала башлый. Бөҗәкне тотарга теләп и селтәнәм, и селтәнәм дә... уянып китәм. 

Бернинди сәхнә дә, зал да юк – басуда, эсседән бәлтерәгән чөгендер яфраклары арасында ятам. Күтәрелеп карасам, яныма Рушан чүгәләгән. Көлә, кулында мине уяткан каз каурые. 

Төш белән өнем тоташа, ахры! Үземнең ярым ялангач икәнлегемне хәтерләп, чәбәләнә-чәбәләнә чыркылдыйм: 

– Карама миңа! Ну, Рушан!.. Читкә борыл!– Тизрәк күлмәгемне киям, сүтелгән чәчләремне төйним. – Хәзер карасаң да ярый,– димен. – Кайтып киткән идегез бит, нишләп йөрисең? 

– Минәйтәм, Зөбәрҗәтнең эше беткәндер, инде кайтырга чыккандыр, арыган килеш җәяү йөрмәсен, – дип, каршы килгән булам тагын. Ә ул берүзе бөтен басуны иңләп йоклап ята, имеш! 

– Юк ла инде, йокымсырап кына киткәнмен. – Оялудан битләрем яна башлый. –  Беләсеңме, Рушан, бер кызык төш күрдем әле мин. 

– Кемне күрдең? 

– Кемне дип уйлыйсың? 

– Һмм... мөгаен, Маратныдыр? 

– Сине! Икәү балетта биеп йөрибез икән. Жәл, сәхнәгә чыга алмый калдык, уяттың. 

– Әлдә өлгергәнмен, әй! Үзебезчә дә тыпырдый алмаган көемә, халык алдына чыгып хур була язганмын бит!– Аннан җитдирәк тонга күчә.– Ә бүген төнлә мин дә төш күрдем, саташып йоклый алмый чыктым. 

– Лилия белән саташкансыңдыр инде? 

Ул бераз тынып тора. Бу тынлык миңа сәгать сыман озак тоела. 

– Синең белән күл буенда йөрибез, имеш... Зәңгәр күлдә. 

– Зәңгәр күл? Сездә күлләр дә бармыни? 

– Миләшледә юк нәрсә юк ул, кунак кызы! Ә нигә килүемне беләсеңме? 

Эндәшмим. Йөрәгем генә сулык-сулык тибә. 

– Сиңа Зәңгәр күлне күрсәтәсем килде. Бу эсседә барыбер эшләрлек түгел, Зөбәрҗәт, әйдә, киттекме шунда? 

«Синең белән җир чигенә дә китәр идем, Рушан!» – дим эчемнән генә, ә үзем тыныч күренергә тырышып сораган булам: 

– Ерак түгелме соң? 

– Җәяүләп биш минутлык юл. Миләшлегә килеп, Зәңгәр күлне дә күрми китсәң, мәңгелек үкенеч булыр! 

* * * 

Алдашмаган Рушан. Зәңгәр күлләре чын-чыннан табигать могҗизасы икән! Сирәк кенә имәнлек буйлап киләсең-киләсең дә, сискәнеп туктап каласың, чөнки юл кинәт томырылып аска төшеп китә, ә күз алдында хәйран бер күренеш ачыла. Бу гүзәл манзара һушны ала, фикер йөртү сәләте югалып тора, ә күңелдә – бары тик соклану хисе. 

Мин күлне чык бөртегенә охшаттым. Әйе, әйе, чык бөртегенә! Искә алганыгыз бардыр, иртәләрен нәзек кенә үлән сабакларында, әрекмәннәрнең итләч зур яфракларында, чәчкәләрнең юка нәфис таҗларында «түгеләм инде, чәчеләм хәзер» дигәндәй чык тамчылары ялтырый. Чак кына җил исеп куйдымы, ялгыш кагылдыңмы – күз яшедәй тәгәрәп тә төшәләр үзләре. 

Әнә шул бихисап чык бөртекләре әйтерсең илаһи бер кодрәт белән бергә җыелып кушылганнар да Зәңгәр күл дигән могҗизаны хасил иткәннәр. Бөек рәссам – Табигать-ана исә шул тамчы-күлне кадерләп кенә, сак кына кушучларына алган һәм бер яктан имәнлек, икенче ягыннан куе камышлар, өченче яктан сусыл үләнле сөзәк ярлар белән каймаланган уйсулыкка салып куйган. Кояш нурларында иркәләнеп, җылынып кына яткан чибәр күлнең суы да шундый тонык – ун-унбиш адымнарга кадәр булып, кызгылт комлы төбе, әрле-бирле йөзгән маймычлар, сирәк-мирәк яшькелт суүсемнәре күренеп тора. 

Эчкә таба суның төсе куера бара, куера бара да күгелҗемгә, аннан зәп-зәңгәргә әйләнә. Күк чагыламы күл өстендә, әллә үзе шундый зәңгәрме – белмәссең. Ә аргы ярдан, камышлыктан, пырылдап кыр үрдәкләре күтәрелеп очып китә. Су эчендә һәйкәл сыман хәрәкәтсез ике зур кош тора, күгелҗем-зәңгәрләр үзләре. «Торналар», – ди Рушан. 

Гомеремдә дә торна күргәнем юк иде. Хәер, торналарны гына түгел, мондый куе камышларны, күлне дә тәүге тапкыр күрүем. Табигатьнең адәм кулы кагылмаган гүзәллегенә шаһит булудан күңелем нечкәрә. Җанымда тымызык кына моңлы көй сызыла, ул моң аяк-кулларга тарала, үзеннән-үзе сыгылмалы хәрәкәтләргә әверелә... Бию бит бу, әлегә берәүгә дә билгеле түгел өр-яңа бию! 

Хисләремә тулышып, янымда агачка сөялеп торган Рушанга карыйм. 

– Рушан, рәхмәт, рәхмәт сиңа! Син миңа өр-яңа бию бүләк иттең! 

 Ул кулларымнан ала да, чәчләремнән сыйпап, колагыма татлы сүзләр пышылдый: 

– Зөбәрҗәт, сине күрдем дә – миңа әллә нәрсә булды. Үзем дә аптырыйм, иртән-кичен гел сине уйлап йөрим. Төшләргә керә башладың хәтта... Бәлки сүрелермен, суынырмын дип озата да бармадым сине. Ә үзем Газизәттәйнең йорты тирәсеннән йөз генә ураганмындыр инде! 

Бәхетемә исереп, башымны егетнең күкрәгенә салам. 

– Рушан, – дип пышылдыйм, – кит, кеше килеп чыгар... Аңымның бер чите белән бу мизгелләрнең, бәхеткә манчылган секундларның озаккарак сузылуын телим. Әмма йөрәгемне нәрсәдер тырный. Зиһенемне җигеп хәтерләргә тырышам. Аһ, менә нинди кадак йөрәктә! Лилия! 

Бу исемне кычкырып әйтәм бугай, Рушан кинәт үзгәреп китә, мине кочагыннан ычкындырып, яр читенә чүгәли. Вак ташлар алып берәм-берәм суга ыргыта. Күл өстенә дугаланып түгәрәкләр җәелә. 

Ул борылып, текәлеп күзләремә карый. Йөзе борчулы. 

– Зөбәрҗәт, әйдә болай сөйләшәбез: бу исемне башка телгә алмыйк, яме! Лилия минем өчен үтелгән этап... 

Минем Лилияне берничә тапкыр гына күргәнем бар. Чит-ят кеше ул минем өчен, әмма Рушан аңа карата шундый салкын канлылык белән хөкем карары чыгарды ки, ул кыз миңа жәл, бик тә жәл булып китә. Кичерешләрем йөземә чыга, ахры, Рушан сүзләрен йомшартырга ашыга: 

– Борчылма, Зөбәрҗәт! Без аның белән чынлап йөрмәдек тә. Вакыт үткәрер өчен генә сирәк-мирәк очрашкаладык шунда. Дөресен генә әйткәндә, ул үзе хатлар язып, ялынып дигәндәй йөрде. 

Үз-үземне ирексезләп елмайгандай итәм. Әмма Рушанның Лилия хакындагы боздай салкын һәм рәхимсез сүзләре күңелнең яшерен бер почмагына кадалып кала... 

* * * 

 

...Зәңгәр күл буендагы очрашу тормышымны икегә бүлде сыман. Берсе – үткәнем – кинәт төссезләнеп, еракта ук калды, бүгенгемдә исә төсләр җетерәк, һавалар татлырак, кешеләр дә ягымлырак кебек. Чөнки минем Рушаным бар, йөрәгемне ләззәтле сыкрандырган Ул бар! 

Июньнең кыска төннәрендә без гел бергә. Көндезләрен бу бергәлек – уйларда.  Аның минем хакта уйлавын тоям, яратуын тоям... Моңа кадәр ничек яшәгәнбез, аерылышырга туры килсә, нишләрбез – бу турыда уйлавы да куркыныч хәтта! Безгә бүгенгесе кадерле, бүген без бәхетле, без – гашыйклар. Йолдыз тулы чуар күктә ялгызы йөзгән моңсу ай саф-садә хисләребезгә, гөнаһсыз очрашуларыбызга шаһит. Рушанның сабыр-тыныч холкы, ихтирамлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәте мине яңабаштан тәрбияли: сүзләремне үлчәбрәк сөйләргә, тиз кабынып-ярсып китү гадәтемне онытырга тырышам. 

Ә Лилия? Аның турында уйламаска, очрашкан чакта яшерен газап уты янган күзләренә карамаска тырышам. Шулай да күзгә чалынып кала: төскә-биткә артык чибәр түгел, бөдрәләре ясалма, күз төпләре түгәрәкләнеп каралган, йөзе тутлы; гәүдәгә дә юантыграк, бил дигәнең юк та, ахрысы. 

Көндәш белән очрашуы кыен, әлбәттә, ләкин мин үземне аның алдында гаеплемендер дип уйламыйм. Рушан аны яратмаган, яратмый, шуңа да намусы тыныч. Егет белән кыз арасында йөрешү, аннан ташлашулар гадәти хәл бит инде ул – шулай түгелмени? 

* * * 

Бәла килде! 

Һич көтмәгәндә. Бер уйламаганда. Газизә әбинең мөлаем тавышына төренеп, акыл ышанмаслык сурәттә килде ул. 

Клубтан ярыйсы гына алҗып-ачыгып төшкелеккә кайткан идем. Эш күп, өч көннән концерт! Репетиция ясый-ясый, биючеләремне дә арытам, үзем дә хәлдән таям. Авыл халкы алдында ничек тә сер бирәсе килми – концертны тиешенчә үткәрәсе иде дип ут йотам. 

Тиз-тиз генә капкаларга да, тагын китәргә кирәк. Йомырка тәбәсе кыздырып маташканда, ишектән Газизә әби күренде. Мондый кыяфәттә күргәнем юк иде аны: ак яулыгы шуып төшкән, үзе «аһ-ваһ» килә – куркып киттем. 

– Нәрсә булды, Газизәттәй?– Әбине караватка утырттым.– Тагын кан басымымы? 

Карчык, күзләрен челт-мелт йомгалап торды да елап җибәрде. 

– И кызым, кызым. Ишетәсе сүзләрең бар икән, балакаем! Күрәчәк гүргә кертә, диләр шул. Үзем дә тыймадым шул әзрәк... 

Ниндидер коточкыч хәбәр ишетәчәгемнән йөрәгем күкрәк читлегеннән чыгардай булып дөпелди башлый. 

– Ни булды, рәтләп сөйлә әле, Газизә әби!– дип карчыкны җилтерәтәм. 

–Лилия... Рушан... Бүген иртән... И кызым... 

– Рушанга нәрсә булган, нәрсә?!!– Кыяфәтем куркынычтыр, ахры, әбием елавыннан туктый. 

– Юк, балакаем, юк, Рушанга берни булмаган. Тик менә Лилияне генә кичә балниска алып киткәннәр. Эчем авырта, сукыр эчәгедер, дигән үзе. Барып, врачка күренергә кергәч кенә әйткән – җиде айлык авырым бар, дигән. Бүген иртән бәбәйләгән, малай, ди! И-и-и, Ходаем, беркем белсә, беркем сизенсә! Әнисенә дә сөйләмәгән бит, курыккандыр инде. Әтисе бик кызу нәрсә Лилиянең, Зөһрәләргә барып кергән дә Рушанны таптырган, ди. Бәхетенә күрә, тегесе өйдә булмаган. Менә кайгы, менә кайгы инде, балакаем. Лилиянең әти-әнисенә ничек кыен, Зөһрәләргә дә бер дә җиңел түгел. Күрше Бибисара ни дип әйтә...– Әбием әйтергәме-юкмы дигәндәй туктап калды. 

– Сөйлә, Газизәттәй, сөйлә бөтенесен дә! 

– Кеше сүзе кеше үтерә, балакаем, юк, телем әйләнми, миңа рәнҗеп калырсың, – дисә дә, барысын да сөйләттем Газизә әбидән. 

– «Биюче кыз гына бозды Рушанны, Лилия белән бер дигән йөреп ятканда, аздырды егетне»,– дип әйтәләр, ди. 

 Йөгереп бакчага чыктым да карт алмагачка сөялдем. Алмагачның кытыршы кәүсәсенә берәм-берәм яшьләрем тәгәрәде. Бар булмышымны тик нәфрәт биләде, бөтен дөньясына, гайбәтче хатыннарга, Лилиягә, Рушанга нәфрәт! 

Челпәрәмә килеп чәчелгән көзге ватыкларында чагылган йөз сыман, күз алдымда өзек-сынык сурәтләр: юл, Зәңгәр күл, капка төпләрендә аерылыша алмый торулар, Лилия... Тутлы йөз, юантык билләрнең, утлы карашларның мәгънәсе әле генә аңыма барып җитә. 

«Минем өчен үтелгән этап», «Үзе тагылып йөрде»... Рушанның шушы сүзләреннән соң ук нинди кешегә тап булуымны аңларга мөмкин иде бит.  Күңелемдә йөрткән чибәр сурәт бер мизгелдә куркыныч зат, Иблис сурәтенә әверелә, йөзе чалшаеп кыйгая, зәңгәр күзләр боз-пыялага әйләнә... 

Акылым томаланган, ялган диңгезендә йөзгәнмен. Нинди хурлык! Кешеләр күзенә ничек карармын, ни йөз белән урамнан үтәрмен? 

Кинәт бу хәлләрне онытасым, газаплы уйлардан котыласым, бу авылдан юкка чыгасым килеп китте. Булсын иде йә могҗиза – болар барысы да яман төш булып, уянырга да, элекке, һич кайгысыз халәткә кайтасы иде! 

Могҗиза булмый калды. Мин дә китмәдем. Батып барган кеше саламга да ябышкан сыман, күңелемә өмет чаткысы төшеп көйри башлады. Бәлки, Рушанның бер гаебе дә юктыр? Бәлки, Лилиянең башка егете дә булгандыр? Ә авыл кешеләренә җитә калган, тизрәк сүз дә таратканнар. Баланың атасы әллә Рушан, әллә түгел. Рушан икән, нигә Лилия башта ук килеп минем белән аңлашмаган, нигә әти-әнисенә белдермәгән? 

Бу сорауларга бары Рушан гына җавап бирә ала. Язмышым аның бер сүзенә: «әйе», «югы»на бәйләнгән. Үзен күреп сөйләшмичә, нигә җанымны талкыйм соң әле мин? 

Ашау кайгысы очкан иде, өс-башымны алмаштырдым да клубка киттем. Җыелып сөйләшеп торган өлкән класс кызлары  мин килеп керү белән «шым» булдылар. «Мине сөйләгәннәр!» Бернәрсә дә булмагандай шат-уенчак кыяфәттә биюләрне кабатлата башладым. Әмма бу «күтәренке» кәефнең, елмаюларның нинди көч таләп иткәнлеген үзем генә беләм. Яшьләрнең таралып бетүен көчкә көтеп алдым да йөгерә-йөгерә өйгә кайтып киттем. Әйтерсең анда мине кемдер көтеп тора. 

Вакытның бу кадәре дә акрын акканлыгына аптырыйм. Ниһаять, тузан туздырып көтү кайтты, авыл өстенә кичке эңгер төште. Башка көннәрдә бу вакытта Рушанның сузып кына сызгырганы ишетелә иде... 

Сәгать унике тулды, бер, ике... Мин олы якта өстәл артында утырам. Кулымдагы китапның өч сәгать буена бер генә бите дә ачылмаган. Җаным буш, күңелдә шом, башымда бер генә уй: «Килмәс микәнни?» 

Утларны сүндереп, чишенмичә генә урынга ятам. Гадәтемчә, төнгелеккә тәрәзәне ачык килеш калдырам. Колагым һәр «шылт» иткән тавышны аулый. Әнә югары очта кемнәрдер көлешә, урам буйлап берсенең кайтмый калган үгезе үкерә-үкерә узып китә, почмактагы пәрәвездә әсир төшкән чебеннең кызганыч безелдәп куюы ишетелә. Арыганлыгым үзенекен итә, керфекләрем үзеннән-үзе йомыла, онытылып-онытылып китәм. 

«Зөбәрҗәт! Зөбәрҗәт!» Пышылдап кына исемем белән дәшүләрен ишетәм, әмма уяналмыйм гына бит. Аннан кинәт барысы да хәтеремә төшә, шыпырт кына тәрәзә янына киләм. Тулып, «искерә» башлаган айның тонык яктысында Рушанның гәүдәсен таныйм. Кече як аша йөреп, әбиемне уятасым килми, тәрәзә аша гына өйалды бакчасына төшәм. 

Монда безнең яраткан алмагачыбыз бар. Аның төбендә күпме бәхетле сәгатьләребез үтте безнең, һәм шушы ук алмагач бүген көндез түккән күз яшьләремә дә шаһит... Кичә генә ике былбылдай чутылдашкан икәү – без түгел идекмени? Ә бүген арада үтеп чыкмаслык шик, ачу, үпкә упкыны! 

Эндәшмибез. Тынлык. Түзмим, беренче булып мин башлыйм. 

– Дөресме?! 

Рушан җавап бирми. Башын читкә бора. Элек минем янда тәмәке тартканы юк иде, тәмәке кабыза. Тәмәке төтене белән бергә коточкыч хакыйкать аңыма барып ирешә: 

– Димәк, дөрес?!! 

Бәгырем таш булып ката. Чәчләремне өзә-йолка елыйсым килә – елый алмыйм. Әллә нинди битарафлык миндә! Мескенләнеп, чүгеп калган егеткә карыйм һәм аптырыйм, сәҗдә кылырдай йөргән затым гап-гади кеше икән ләбаса. Һәм нинди кеше әле! 

– Алдакчы! 

Рушанның тәмәке төпчеген ташлап, аягы белән изүен карап торам. Ул борылып, туп-туры миңа карый. 

– Мин гаепле дә, түгел дә, Зөбәрәҗәт. Минем хакта алай ямьсез уйлама! 

– Бәлки, син үзеңне мактарга ук кушарсың? 

Эндәшми. Алмагач төбендәге зур имән кискәсенә утыра. 

– Мин боларны сиңа тегендә, Зәңгәр күл буенда ук сөйләргә тиеш идем, тик кыймадым. Миннән йөз чөярсең, күңелең кайтыр дип курыктым. Менә барыбер сөйләтәләр инде... – ул күңелсез генә көлгәндәй итә. – Кызлар белән аз йөрмәдем мин. Күп булды алар. Тик берсен дә чынлап кына яратып китә алмадым. Лилияне дә дискотекадан соң юл уңае килеп бер озаткан идем. Аның моны чынга аласын кем белгән. Хат-запискалар яза, кеше аша чакырта башлады. Җитмәсә, көндез, эштә дә еш күрешәбез. Озаткалый башладым. Лилия белә торып шул адымга барды. Хәтсез генә эчелгән иде. Иртән генә нинди хата ясавымны аңладым. Юк, мин аны гына гаепле димим. Мин тыелып калырга тиеш идем, тик көчем җитмәде – иң зур гаебем шушы!.. 

Бу хәлдән соң аралар якынаер дип уйлагандыр инде Лилия, киресенчә килеп чыкты. Миңа, бер яктан, кыен, аның өчен җаваплы кебекмен, ә үзем барыбер яратып китә алмыйм. Ул да соңга таба моны төшенде сыман. Ул үзен ничектер гаепле сыман тота иде. Тора-бара бөтенләй йомылды. Син килер вакытларда безнең арада сөйләшү булды. «Ирексезләп тотмыйм, сөймәгәнгә сөйкәлмә, диләр»,– диде ул миңа. Шулай ни якыная алмый, ни араны өзәлми йөргәндә син кайттың... Синең белән мин бөтенләй икенче кешегә әйләндем, Зөбәрҗәт. Яратуның нинди булганын белдем. Тик менә безнең бәхет кыска булды, ике атна гына! Бүген иртән эш белән күрше авылга киттем. Кайтышлый өйгә туктасам, әнкәй аяктан егылган, елап ята. «Нигә әйтмәдең?» – ди. «Их, минәйтәм, әнкәй, үзем дә белмәдем бит», – димен. Лилия тазарып киткәндәй булды соңгы вакытта, тик эшнең нәрсәдә икәнен кем белгән! Читләтеп кенә дә әйтмәде бит миңа, ышанасыңмы? 

Рушан тагын тәмәке кабызды. Бераз суырды да дәвам итте. Бу юлы, ничектер, тынычрак иде ул. 

– Төрлесен уйладым мин бүген. Бүген генә түгел, сине күргән көннән бирле тынгы юк миңа. Син мине күралмыйсыңдыр хәзер, беләм. Тик мин алдакчы түгел, Зөбәрҗәт, түгел! 

– Синең улың бар, Рушан... 

– Зөбәрҗәт... мин... синең хакка барсына да риза! Нишлим соң, яратам бит мин сине, яратам! Кичерә аласыңмы мине?! 

Кулларым белән битемне каплыйм. Үксү бөтен тәнемне калтырата... 

– Кит, Рушан, кит! Белмим, бернәрсә дә белмим! Кит! 

* * * 

Ул китә. 

Күпме вакыт карт алмагачка сөялеп торганмындыр – белмим. Көнчыгыш ягы әкренләп яктыра башлады. Көн болытлырак, сүрән булмакчы, җиле дә бар. Өшеп, калтыранып китәм. Хәзер сыер саварга торган киленнәрнең чиләкләре шалтырый башлар... Мин, ашыга-ашыга, бәрәңге бакчасы аша ындыр артындагы басу юлына чыгам. Авылны үткәнче көчкә түзеп барам, ялан юлына төшкәч, йөгерергә үк тотынам. Гүя шулай йөрәгемнең ярсуын басарга телим, әмма күкрәк читлегендәге ут һаман яна, һаман пешерә. 

Менә ул! Зәңгәр күлкәй! Аны күрсәм, бөтен хәсрәтем югалыр, суы белән битемне юсам, күзләрем ачылыр кебек. Ләкин күлне танымадым. Күл кара янган, болганчык-соры су өстендә өзелгән яфраклар, сынып төшкән ботаклар йөзә, үткер яллы вак-вак дулкыннар зәһәр бер усаллык белән комлы ярларны кыйный. Шомлы иде бүген күл, куркыныч иде. 

Күзем аргы ярга төшә һәм торналар күрәм. Өчәүләр!!! 

Ярсуыма, йөрәгемнең әрнүенә түзәлмичә чишенеп, суга чумам. Чирканчык алгач, суның салкынлыгын сизмим дә. Тыгыз суны беләкләрем белән ишеп, эчкәрәк керәм. Арыганчы йөзәм дә йөзәм. Аннан чалкан ятып хәл алам. Күл өстенә тиярдәй булып соры болытлар агыла. Кинәт тынлыкны ярып канат тавышы ишетелә. Чү, бер торна очып китте түгелме соң? Канатлары киң дә соң үзенең! 

Судан чыгам. Тәнем җип-җиңел. Тәнем генә түгел, боздай су гүя ямьсез уйларымны, әрнүле кичерешләремне, икеләнүләремне дә юып-сыпырып алган! 

Ике көннән концерт, аннан гастрольләр... Ә концертта мин өр-яңа «Торналар» биюе белән чыгыш ясаячакмын. Кешеләр алдында ачык йөз, пакь җан белән бииячәкмен мин, очып, талпынып, канатланып! Ул бию безнең кыска гомерле мәхәббәтебезгә гимн булачак. Беләм, Рушан белән без кабат очрашмаячакбыз. Минем күңелемдә аңа карата бер ачу да, рәнҗү дә юк. Юлларымда очраган өчен, миңа Зәңгәр күлне, яңа биюне, мәхәббәт хисен бүләк иткән өчен рәхмәт аңа! Лилиягә дә мин бары бәхет кенә телим. Мәхәббәте өчен үзенчә көрәшкән икән, аның җимешен искитәрлек үҗәтлек һәм кыюлык белән саклый алган икән – бәхеткә лаек түгелмени ул?! 

Борылып күлгә карыйм. Ике мәгърур кыя сыман ике зәңгәр торна кымшанмыйча мине озатып кала. Кул болгыйм да үзләренә, ашыга-ашыга алга атлыйм... 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар