Зәңгәр кашлы көмеш алка

      Аңа барысы да сәерсенеп карады. Эсколаторга керү юлында көлешеп торган сакчы егетләр дә Айдар Гаязовичны күргәч, кинәт җитдиләнеп үрә каттылар. Казан метросы өчен ул “бик важный” һәм көтелмәгән, шул ук вакытта куркыныч та кунак иде. Өстендәге көлсу пиджагы, чалбар балагыннан күренеп торган затлы түфли башлары, яңалыгын әле һаман  искәртеп торучы әчкелтем күн исен җуярга да өлгермәгән юка  портфеле дә метроның гадәти пассажирларыннан бик тә, бик тә  үзгә иде аның. 
        Дөрес, хәзер затлы кием белән берәүне дә шаккатыра торган заман түгел, әмма Айдар Гаязовичта тирә-юньдәге һәркемне сискәндереп, үзенә төбәлдерүче нәрсәдер бар иде. Ул “нәрсә” аның оста чәчтараш тарафыннан  бөртегенә кадәр тәрбияләнгән кылдай каты кара чәчләренә дә, иртә-кич кырынудан бераз гына караңгыланып, ялтырап торган шоп-шома яңак һәм ияк тирәсенә дә, гомумән, аның бөтен тәненә сеңеп, хуҗа булып өлгергән иде инде. 
       Айдар Гаязович алга таба берничә адым ясап, пиджак кесәсендәге таныклыгын барлап куйды, кисәк кире уйлап, метро җетоннары сатыла торган тәрәзәгә борылды.  Аның Казан метросында ничәдер ел элек шушы станцияне ачу тантанасында бары бер генә тапкыр булганы бар  иде, башка түрәләр белән бергәләп электричкада ике-өч тукталыш үткән иде дә сымак.
      Әле биш минут элек кенә , тән сакчыларын көтмәгәндә-уйламаганда шаккатырып, “Лэнд Ровер”ыннан асфальтка сикерде дә, алар тарафына бер генә җөмлә ыргытты ул:
-  Ярты сәгатьтән - “Кольцо” метросында!
       Айдар Гаязовичның метрода пәйда булу сәбәпләренең безнең хикәябезгә бер катнашы да булмаганлыктан, бу турыда сөйләп торуны  мин кирәк дип тә санамыйм.
     Менә шул. Ул эсколаторда түбәнгә шуышты. Аның билгесез  бушлыкка төбәлгән тәккәбер карашында, сизелер-сизелмәс маңгай сырларында, шушы мәһабәт ир-егетнең зур матур башындагы уй-кичерешләрне гаҗәп  оста яшерә белгән, таштай катып калган яңак мускулларында да җанны өшетә торган ниндидер бер салкынлык тоемлана иде. Без баштарак искәрткән теге серле “нәрсә” кебек , бу салкынлык та аның бөтен гәүдәсенә инде күптән сеңеп беткәндәй кебек иде...
    Тик... Корычтай төз муены кинәт хәрәкәтләнеп, Айдар Гаязовичның мәгърур матур башын бераз гына сулгарак бора төште. Югарыга шуышкан эскалатордан яңгыраган тавыш , аны шулай кинәт әсәрләндереп җибәрде. 
   ...- Икенче парга мин өлгерәм әле. Башта - философия... Аннары... тагын нәрсәдер...  Короче, сәгать берләрдән соң, яме...
     Кәрәзле телефоннан    көлә-көлә сөйләшеп барган кыз кинәт Айдар Гаязовичның ачуын кабартты. Ул инде күптән хезмәткәрләренең, аны борчымас өчен, ярым пышылдап сөйләшүенә күнегеп беткән иде, ә ниндидер бер яшь җилкенчәкнең үзен шулай иркен тотуы, тирә-юньдәге берәүгә дә исе китмичә, бөтен метро халкы ишетерлек итеп нәрсәдер такылдавы  аны чыгырыннан чыгара язды...
     Тик... бу тавыш аңа бик таныш сымак тоелып, әллә кайда еракта, теге үткән тормышта ук калган ниндидер үзәкөзгеч бер хәтирәненең дәвамы булып, күкрәк тирәсендә нәрсәнедер чеметтереп алды. Ул әсәренде. Кызга таба ныграк борылды, зәңгәр кашлы колак алкасын да мизгелнең миллионнан бер өлешендә генә искәреп калды.
       Искәрде дә ... әллә нишләп китте. Ул таныды аны! Ничек танымасын  ди!? Шул алканы онытып буламы соң? Чәчкәнең таҗ яфраклары арасында җемелдәп торган зәңгәр кашлы көмеш алка бит ул! Аның алкасы! Шул бит! Шул кыз...
        Кыз - югарыга, ә ул түбәнгә таба шуышты... 
        Тагын бер секунд!  Һәм... Һәм теге ымсындыргыч хатирә дә , кызга ияреп, каядыр бик-бик еракка китәр дә, инде бөтенләйгә, мәңге-мәңге кире кайтмаслык билгесезлектә эреп юкка чыгу мөмкинлеген сизенү Айдар Гаязовичны өшетеп җибәрде.
      Ул үзендә көмеш алкалы кызны да, тимер басмалары югарыга шуышучы эсколаторны да, хәтта шушы мизгелне дә  туктатырдай көч-куәт барлыгына инанып, әллә нинди аңлашылмаган бер билгесезлеккә омтылып куйды. Шулчакта аңа дөньядагы бар хәрәкәт, эсколатордагы кызның ерагаеп баруы да аның, Айдар Гаязовичның,  теләү-теләмәвенә генә  бәйледер кебек тоелып китте. Бу мәһабәт ирнең бер сүзе ... Нинди сүз ди! Бары тик бер ым - сизелер-сизелмәс бер ым да җитәр күк!... Барысы да аныңча –Айдар Гаязовичча булыр күк! Менә хәзер иреннәре кызның исемен пышылдавы булыр... Юк, пышылдау гына түгел... Кинәт аның  теге сагынылган тансык исемне, бар җиһан ишетерлек итеп, курыкмыйча кычкырасы килеп китте... Ул авызын ачты:
       -... ... ...!!!
      Тик теге исем метроны яңгыратмады... 
      Ул исем онытылган иде!!! Онытылган?!
     Айдар Гаязович тагын-тагын хәтерләргә омтылды. Үз хәтерсезлегенә сәерсенеп, йөзләрен җыерды, күзләрен чытырдатып йомды, хәтта башын да чайкап куйды әле.
    “Туктале! Нәрсә соң бу? Ничек инде “онытылсын”, ди! Ул бит... Ул... Мең... Миллион тапкырлар кабатланган исем! Яратып та, таләп итеп, боерып та, куркып һәм шикләнеп тә, ә соңрак сагынып , юксынып та кабатланды бит ул исем! Шул исем белән бәйле  җырны да белә бит ул! Җырлы исем! Нинди җыр соң? Нинди исем?!”
      Айдар Гаязович соңгы тапкыр кайчан җырлаганын да оныткан иде инде. Менә тамак төбеннән ниндидер авазлар кысылып-сытылып иреккә юл алды...
      “Искә төшә башлады түгелме соң? Менә болайрак сыман...
     ...Үпкәләмәде микән,
      Ачуланмады микән?
     Уйнап әйткән сүзләремне...
      Зәйтүнәкәй, акчарлагым, 
      Чынга алмады микән?”
      “ Зәйтүнә бит!!! Зәй-тү-нә -ә-ә-ә...”
      Күзләрен йомган килеш, ишетелер-ишетелмәс җыр көйләп, платформа уртасында басып торган мәһабәт матур иргә үткән-сүткән сәерсенеп борылып-борылып карады...
     ... Кыз инде әллә кайчан күздән югалган, Айдар Гаязович та метрога ни өчен төшүен  күптән  оныткан иде. 
       
Дәвамы бар.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Качу Туйды Гөлнара! Башка болай яшәргә теләге дә, көче дә юк. Үзе эшләп алган бердәнбер мөлкәте – кызыл төстәге ике ишекле генә машинасына утырды да, өстенә кигән киеме белән чыгып китте. Башка кайтмаска дип...
    11063
    1
    162
  • Яңа ел төне сере – Сәлам! Тагын бер ел үтеп китте. Очрашу төне җитте...  Телефон экранында көтелгән һәм таныш сүзләрне күрүгә Ләйлә  елмаеп куйды. Онытмаган! Быел да үзе беренче яза... Яңа ел төнен каршы алганда нәкъ төнге өчтә... Менә инде унынчы ел шулай...
    7208
    1
    56
  • Юлдаш Бүген – 2 гыйнвар. Алиянең генә туган шәһәрен инде өч ел күргәне юк. Күңел ярасы өч ел буе төзәлмәде... Төне буе елап чыкканнан соң кисәк кенә җыенды да, өч ел элек Мәскәүгә чыгып китте ул...
    5269
    0
    53
  • Ефәк яулык – Апам, менә сиңа тапшырырга куштылар, амәнәт диделәр. – Амәнәт? Марат үтә дә зәвыклы төргәкне Илсөягә сузды.
    5427
    1
    51
  • Тапкыр малай Әнисе тиз генә кайтмады. Ул, гомумән, кайтмады. Хәбәре дә юк, үзе дә. «Суга төшкәндәй югалды», – дип пошынып, елап-сыктап йөрде Фатиха апа. Әтисен госпитальдән кабат фронтка җибәргәннәр. «Хәдичә килеп җитә алмады», – дигән ул хатында. Ризык төягән Хәдичә, мөгаен, ач гидайлар кулыннан кичкәндер дигән уйда тукталдылар. 
    4698
    2
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 13 гыйнвар 2022 - 18:17
    Без имени
    Билгесезлектэ яшэу бик авыр ,ни булса шул дип уртага салып сойлэш ,барлык авырулалар борчылудан килэ .
    55 яшемдә ирем хыянәт итте...
  • 13 гыйнвар 2022 - 16:43
    Без имени
    Если так продолжать, можно серьёзно заболеть, нервы уже не выдержат. Будьте наглее, ставьте условия, уважайте и любите себя, а не сватьев, типа, что скажут. У вас жизнь одна, ваше сердце вам правильно подскажет, думайте о своём здоровье!
    55 яшемдә ирем хыянәт итте...
  • 14 гыйнвар 2022 - 00:59
    Без имени
    Менэ шулай була шул, ат кебек эшлэсэн. Без бит, хатын кызлар, олы йорэкле. Ул сезне рэнжетмиме, эгэр сезне хормэт итсэ, сездэ ана, иргэ карата хис булса, ГАФУ ИТ, кичер.
    55 яшемдә ирем хыянәт итте...
  • 13 гыйнвар 2022 - 20:45
    Без имени
    Бик дорес, без кунак гына бу доньяда.
    ​Раил Садриев: «Безне театр коткарачак!»
  • 13 гыйнвар 2022 - 15:20
    Без имени
    Муллалар сэйляргя тиешле фикерляр, Эмма шигырьдяге Кузляр куллар аяклар Аллахы Тягалядян, !!!!
    ​Раил Садриев: «Безне театр коткарачак!»
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда