Логотип
Проза

Зөбәйдә

Аның каравы, күрше авыл егете, сыйныфташы Гаяз белән элеккегә караганда да ешрак күрешә башладылар. Гаяз колхозның техника паркына эшкә килде, ул читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында укый иде. Укыган кеше булгач, кыз хәзер Гаязны буй җитмәслек егет дип уйлый, тик балачак дусты Рафинад та күңелен һаман ымсындырып тора.  

(«Хур кызлары» әсәреннән өзек)

...Нәкъ чикләвек җыяр вакыт җиткәч, Зөбәйдәгә шәһәргә китеп барырга туры килде. Әнисенә фермадагы урынын биргәч, авылда башка эш калмаган иде. Рәшит Гарипович әүвәл аны бухгалтерлар әзерли торган авыл хуҗалыгы техникумына җибәрергә уйласа да, кызның сәнгатькә сәләте барлыгын искә алып, «Барыбер кайтмас бу авылга кире» дигән фикер белән әлеге тәкъдимен әйтмәде. Ошаткан иде аны рәис, карусыз, тәрбияле, һәр эшкә кулы ятып тора. Алабугадагы мәдәни-агарту уку йортына Зөбәйдәнең үзенең барырга теләге юк; югыйсә аларга әйбәт клуб мөдире дә кирәк. Баксаң, кызның хыялы – консерваториягә имтихан тапшырып карау икән! Атасы шулай дигәч, рәис тә тынычланды һәм паспорт алырга белешмә язып тоттырды. Аның рөхсәтеннән башка паспорт бирмиләр, район белән шулай сөйләшенгән, паспортың булмаса, син шәһәрдә кирәк түгел.
Бәхет басты тагын: әтисе, Казанга чыгып киткәнче, кызын күрше авылга чикләвеккә алып барып кайтырга булды. Күрше авыл дигәннәре – Салкынсу, әнисенең туган авылы. Зөбәйдә кечкенәдән анда еш булды, үсеп җиткәч, әбисенә йорт эшләрендә булышырга да йөрде. Әнисенең энесе өйләнгәч кенә, мондый барулар сирәгәйде, ара-тирә бәйрәмнәрдә әтисе бишекле матаенда гаиләсен бер әйләндереп кайта иде. 
Аның каравы, күрше авыл егете, сыйныфташы Гаяз белән элеккегә караганда да ешрак күрешә башладылар. Гаяз колхозның техника паркына эшкә килде, ул читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында укый иде. Укыган кеше булгач, кыз хәзер Гаязны буй җитмәслек егет дип уйлый, тик балачак дусты Рафинад та күңелен һаман ымсындырып тора.  
Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, нәкъ менә Салкынсудан кыз артыннан ике малай-егет күзләрен кыздырып йөри башлады. Рафинадка ияртеп, аны чикләвеккә җибәрә торганнар иде. Рафинад кызлар кебек тыйнак, тәртипле, җитмәсә, күрше малаен әбисе дә ярата. Үскәч, зур кеше булырга теләсәң урысча белем алырга тиеш.
Зөбәйдә Салкынсуга кунакка килгәч, Рафинад кечкенә чагыннан ук аларга йөгереп кереп җитә, чәкәләшмичә бергә көннәр буе уйный торганнар иде.
Әбисе Зөлхиҗә – гыйлемле карчык, гарәп имлясында Коръәнне укый, күп догалар белә. Аның янына кич утырырга урам хатыннары еш керә, Зөлхиҗә аларга «Йосыф» кыйссасыннан өзекләр укый, тегеләре елый-елый тыңлыйлар. Зөбәйдә андый чакта күрше малае Рафинадны да чакыра.  
Апалар чыгып киткәч, берсе – мулла, икенчесе абыстай булып та уйнап күрсәтеп, әбиләренең күңелен күрәләр. Әбисе әйтә: «Кызым, шушы вакыттан берничә дога өйрәнеп калсаң, гомер буе рәхәт яшәрсең», – ди. Аның рәхәт яшәү дигәнен Зөбәйдә зур үскәч кенә аңлады: догалар күңелне тынычландыра, бигрәк тә иләс-миләс күңелле кыз баланың рухын дәвалый, хәзерге тел белән әйтсәк, депрессиядән саклый икән. 
Сүгенгән кешенең янында да торырга ярамый, бигрәк тә кыз балага, алайса каның карала, ди әбисе. Ә дога канны чистарта икән, нәкъ анар белән хөрмә ашаган кебек була ди, имеш.  
Кечкенә чакта Рафинад белән сынау да уздырып карадылар. Беренче биремне җиңел үтәп була, ә икенчесенә нишлисе менә?! Җаен таптылар тагын: авылда бер исерек бар, ул аты-юлы белән сүгенә торган иде. Шуны магнитофон тасмасына яздырдылар. Аннары бүлмәгә юка кәгазьләр телгәләп элеп чыктылар. Кәтүк җебенә бәйләнгән кәгазь тасмаларның канны ничек агартканын-каралтканын белеп була икән. Бүлмәне эчке яктан шартлатып бикләп куйдылар да магнитфонны кабызыдылар. Кәгазьләр кинәт бөтерелә башлады. Икесе чираттан дога укый башлауга, тагын тынычландылар. «Колхуалла...» да калмады, «Фатыйха» сүрәсе дә, башка догалар да. Үз күзләре белән күреп-күзәтеп тордылар, теге тасмалар беркавымнан бөтенләй тынычланды. Кәгазьләрнең дә җаны бар, алар агачтан ясала бит, ә агачның җаны була, дигән иде әбисе. 
Зөбәйдәнең тавышы аеруча матур иде, ул көйләп укыганда, Рафинад йоклап китте. Аның сабый бала кебек мыш-мыш йоклап ятканын карап торды да Зөбәйдә, акрын гына килеп битеннән үпте. Тегесе уянмады, кыз икенче битеннән үпте. Рафинад йокламый яткан икән, ул кинәт сикереп торды да, куркынган күзләре белән кызга карап: «Ә хәзер безнең бала булса?!» – диде. Зөбәйдә үзе дә пошаманга төште. Елый ук башлады. Өстәвенә, теге кәгазь тасмалар селкенеп кенә калмыйча бөтерелергә, зыр-зыр әйләнергә керештеләр! Әле ярый әбисе, эшнең нидә икәнлеген аңлап, балаларны тынычландырырга ашыкты. Моннан соң Зөлхиҗә абыстай аларның икесен генә аулакта калдырмаска тырышты. 
Ә менә апалар янында утырырга мөмкин иде. Гомер онытасы юк, беркөнне әбисе җәннәт турында сөйләде. Хатыннар сорау арты сорау яудырды, аларга да тыңлап утыру бик кызык булды.
– Теге дөнья, кабер, Кыямәт хәлләре, җәннәт һәм җәһәннәм мәсьәләләре барысы да кеше күзенә күренми торган яшерен дөнья булып тора. Шуңа күрә анда ниләр буласын кешеләр Аллаһы һәм аның илчесе хәбәр иткән гыйлемнәр аша гына белә ала. Бакча буйлап чиста су, сөт, бал һәм шәраб елгалары ага. Яфраклары фил колагына охшаган төрледән-төрле агачлар үсә. Әлбәттә, оҗмах әһелләренең анда өйләре дә була. Пәйгамбәребез аларны: «Кирпечләренең берсе – алтыннан, икенчесе – көмештән, измәсе – исле майдан, ташы – энҗе һәм якутлардан, ә туфрагы шафраннан булыр. Анда кергән һәрчак нигъмәттә булыр, мохтаҗлык күрмәс, мәңге яшәр, үлмәс, киеме тузмас, яшьлеге китмәс», – дип сурәтли.
– Җәннәттә кеше гаиләсе белән бергә яшәячәкме? Анда бала табачаклармы? 
– Аллаһ кешене парлы итеп яраткан. Шуңа күрә оҗмахта гаиләсез бер кеше дә булмас. Әгәр кеше дөньялыкта үз тиңен табып, икесе дә иман белән яшәп, иман белән Аллаһ хозурына кайтсалар һәм икесе дә оҗмахка керсәләр, алар анда да ир белән хатын булып яшәячәк. Әгәр икесенең берсе гамәле сәбәпле җәннәткә керә алмаса, җәннәттәгесе башка кеше белән кавыша. Әгәр хатын-кыз ике мәртәбә кияүгә чыккан булса, ахыргы ире белән кала, дип әйтелә. Бала табуга килгәндә, мәңгелек йортта бала тудыру, нәсел калдыру хаҗәте булмас. Шулай да, бик каты теләсә, Аллаһ теләгәнен бирә. Әмма анда ана карынында бала күтәрү, бала тудыру сызлануларыннан, аны тәрбияләү михнәтләреннән имин булачак. Өстәвенә, җәннәттә кешеләр барысы да бер яшьтә, яше, карты юк ди.
– Алайса, безгә түрәләр әйткән «коммунизм» була икән ич инде ул җәннәт дигәннәре! – дип куйды хатыннарның берсе. Икенчесе аның сүзен куәтләде:
– Алайса, без үлгәч кенә килә икән әле ул коммунизм! – диде ул, авызын чапылдатып.
– Ә менә хур кызлары ничек була?
– Хур кызлары – бик чибәр, пакь һәм саф кызлар алар, – диде Зөлхиҗә әби.
Бүгенгедәй хәтерендә кызның: «Әбием, бу китапта бөтен нәрсә дә бармы?» – дип сорады. Кызның һәр сорауга да җавап табарга мөмкинме Коръәндә дип сорыйсы килгәнен Зөлхиҗә күз карашыннан да чамалады. Тик бу хакта сүз куертып тормады: «Бар, кызым», – диде. Әбисе сизгер иде, оныгын нидер борчыганын күреп тора лабаса. Ләкин хәзер үк сорау биреп тинтерәтмәде, бераздан үзе ачылыр дип уйлады. Чыннан да, кызчык күңелендә йөрткән соравын әбисенә чиште.
– Ә нишләп дөньяда малайлар да, кызлар да була ул?
Зөлхиҗә көлемсерәп куйды: оныгын әнә нинди сораулар борчый башлаган. «Ушлы бала булыр, Алла боерса», – дип сөйләнде ул үзалдына. Аннары сүзен дәвам итте:
 – Ходай башта җир йөзенә Адәм белән Һаваны яралткан. Адәм – ир-ат, Һава – хатын-кыз...
Тик балага бу хакта озын-озак сөйләп торасы килмәде, иртәрәк әле дип уйлады. Кыз бу җаваптан гына канәгать түгел иде.
– Ә нишләп Адәмне, малайны гына түгел?
– Башта Адәмне яралта. Чөнки дөньяга әүвәл батырлык кирәк була. Батырлык ул – егет кеше, ир-ат.
– Ә Һава нигә кирәк аңа?
– Матурлык булмаса, егетләр батырлык кыла алмый. Менә шул матурлык итеп Һаваны, хатын-кызны яраткан.
Зөбәйдә башка сорау биреп тинтерәтмәде, ул уйга калган иде. Зөлхиҗә абыстай балаларның Коръән сүзләрен тыңлап утыруларын бик ошата. Тик икенче көнне Хатирә апа малаен әбиләр янына кертмәде. Мулла буласы юк әле малаемның, җыен чүбек белән яшьтән үк башын тутырмасын дигән ди, имеш. 
Аның каравы, алар урамда уйнаудан туктамады. Зөбәйдәгә иң ошаганы шул: Рафинад аның һәр сүзен карусыз тыңлый, кыскасы, уеннарда Зөбәйдә командир иде. Бервакыт Рафинадны балык тотарга барырга кыстады.  
Күрше урам малае Гаяз алардан алданрак төшеп, шактый кәрәкәләр эләктергән. Аның янына барып кармак салырга уйлаганнар иде: «Башка урын беткәнме әллә сезгә!» – дип куып җибәрде. «Рафинадка дигән балык диңгездән килеп җитмәгән ди әле!» – дип тә мыскыл итеп алды. Күрше кызы янында хурлап сүз әйткәне
өчен Рафинад батыраеп кармак чыбыгы белән селтәнде: «Сатып алган урыныңмы әллә!» Гаяз иңбашы аша гына аңа күз салды да: «Бар, анаңа кайтып җыла!» – дип, черт итеп читкә төкереп куйды. 
Зөбәйдә хәзер малайларны чәкәләшеп китәр дип курыккан иде, тик Гаяз утырган урыныннан да кузгалмады. Арырак киттеләр. Барганда, Рафинад, кунак кыз алдында кәперәеп: «Курка ул миннән!» – дип куйды. «Алайса, ник киттек соң аннан?! Шыпырт кына бөтен балыкны эләктереп утыра?!» – диде Зөбәйдә һәм, күршесенең җавабын да көтмичә, батыраеп, кире бара башлады.
–  Үзең тай моннан, яме! – диде ул килеп җитешкә. Хәзер үк эләгешеп китәрләр шикелле иде. Ләкин Гаяз күтәрелеп бәрелмәде, тыныч кына утыра бирде һәм бераздан барыбер үчен алды:
–  Кыз башың белән балык тотып йөрмәсәң!
Ирдәүкә! – дип, тагын читкә черт итеп төкереп куйды.  
Ә хәзер Зөбәйдәнең Гаязга отыры ачуы килде, барды да тегене суга этеп төшерде. Гаяз кулы белән кызның күлмәк итәгенә ябышып өлгергән иде, Зөбәйдә дә аның артыннан чумды. Рафинад коткарырга ташланасы урынга: «Әни!» – дип кычкырды да ярдәмгә кешеләр чакырырга йөгерде. Зөбәйдә йөзә белми иде, тончыга, бата башлады. Моны күргән Гаяз аны ярга өстерәп чыгарды. Кыз тынсыз ята, коты очкан малай аны селкетергә, чирәмдә әйләндерергә кереште; менә кызның авызыннан шаулап су чыкты. Тик әле ул һаман хәрәкәтсез, дөрес, күзләрен ачкан иде инде, әмма сулыш алуы авыр әле. Гаяз аның аягыннан тотып өскә күтәрде, кызның башы чирәмгә тияр-тимәс асылынып калды, тагын шаулап су чыкты. Каяндыр ишеткәне булган күрәсең, Гаяз аңа ясалма сулыш алдырмакчы булып, йөзенә иелде, авызын кызның иреннәренә куеп һава өрә башлады. Зөбәйдә күзләрен ачты, юеш күлмәк аша инде беленә башлаган күкрәкләре бер күтәрелә, бер төшә. Гаяз тагын иелде. Янә ясалма сулыш алдырам дигәндә генә, кыз тез башлары белән аның эченә төртте, нишлисең син янәсе, юньсез... Ләкин ул малайга бер дә үпкәләмәгән иде, аның ничек борчылганын ишетеп, белеп ятты. Гаяз, күлмәген салып, шуның белән кызны төрде дә күтәргән килеш өйләренә таба китте. 

***
...Чикләвекнең аскы ботакларыннан инде җыеп бетергәннәр, ә өскә Сәбилә апаның да, Зөбәйдәнең дә буйлары җитеп бетми. Аптырагач, үлән арасыннан коелган чикләвекләрне чүпләргә керештеләр. Тик өйлә җитә башлаганда да капчыкларның яртысы да тулмаган иде. Әтиең югалткандыр дип, Сәбилә кайту ягын карады. 
Авылга таба тау төшәсе бар, арышлар арасыннан сузылган тузанлы юл буйлап кайтырга юнәлделәр. Артларыннан мотоцикл куып җитте, Зөбәйдә, Гаязны танып, куанып куйды. Ул да чикләвеккә менгән булган, бишегендә чикләвек белән тулы күтәрмә капчыклар ята. Әнисе бишеккә урнашты, Зөбәйдә арткы утыргычка атланды. Сикертмәләрдә очып төшеп калмас өчен, ике кулы белән дә Гаязны биленнән кочакларга туры килә иде. Гаязның киң аркасы артында ышык, ышанычлы иде кызга.
Егет аларны капка төпләренә чаклы кайтарды, капчык-ларын да кулларына да тидермичә, өй болдырына үзе кертеп куйды. Гаяз киткәч, карасалар, ни күрсеннәр: аларның яртылаш капчыклары урынына чикләвек тулы үзенекеләрен калдырган. Әтисе капчыкларны күреп:
– Кызым, син тырышкансыңдыр инде! – дип, аны үсендереп тә җибәрде. Кыз кызарган бит очларын күрсә-түдән оялып, яртылаш ачык калган капканы ябарга йөгерде.

***
 ...Качып китүдән Зөбәйдәне Тәнзилә Гайдаровна туктатып калды. Тәнзилә ханымның кафеда аерым бүлмәсе бар. Аның яшерен ишеге аша турыдан-туры ишегалдына чыгып була. Кафега азык-төлекне дә шуннан ташыйлар. Ул кызны шул бүлмәгә чакырды. Диварга телевизор эленгән, рәт-рәт тезелеп киткән экраннар урам якны да, кафе эчен һәм ишегалдын да күзәтеп тора. 
– Утыр әле, – диде ул гадәттәгенчә боерулы, ләкин йомшак тавыш белән. Тәнзилә – яше утыздан авышкан кара тутлы, коңгырт күзле, зифа буйлы ханым. Аның бәрхет тавышы кызны һәрчак тынычландыра, киеренкелеген бетерә иде. 
– Мин сине бер кеше белән таныштырам. Куркасы түгел аннан. Тешли торган гадәте юк. Кыскасы, үзең күрерсең. Акчасы күктән ашкан. Әниеңнең бурычын түләргә кирәк дисең түгелме соң?
Кыз башын какты. Тик барыбер үзенең нинди вазыйфа башкарырга тиешлеген хәзер үк ачыклыйсы килә иде, шуңа күрә, курка-курка гына:
– Ә нинди кеше ул? – дип сорады.
– Бик зур кеше. Бизнесмен. Кобяшвили… «Кобра» дип йөртәләр.
Зөбәйдә дерт итеп куйды, әлеге сүз «кобра елан» дип ишетелде.
–  Мин нәрсә эшләргә тиеш булам анда? – дип сорамыйча түзмәде кыз. 
–  Референт, – диде Тәнзилә Гайдаровна, артык шәрех-ләп тормыйча. Ләкин кыз «референт»ның ни икәнлеген белми иде, шуңа күрә авызы ачык калды, аңлату көтте. – Помощница… Секретарь инде, башкача әйткәндә.
Зөбәйдә җиңел сулап куйды. Аның үзләрендә дә рәис-нең алгы бүлмәсендә секретарь утырганын күргәне бар. Көнозын машинкада шакылдатып утыра.
– Сер саклый беләсеңме? – дип сорады Тәнзилә Гайдаровна. Зөбәйдә башын какты. – Белсәң – шул: бар нәрсә хакында миңа хәбәр итәсең. Башка сорау бирмә, бу хакта беркемгә дә әйтмәскә! – диде ул боерулы тавыш белән.
Тәнзилә Гайдаровна кызны озата чыкты. Алар кафе ягындагы алгы ишеккә юнәлделәр. Тик кафе эченә килеп керүгә, каршыларына килгән затлы киемле урта яшьләрдәге ханым белән маңгайга маңгай бәрелә язгач, Тәнзилә ханым кызның беләгеннән тотып туктатты да, үзе теге «мадам»га борылды, нидер аңлатты. Ул сөйләгәндә, бу ханым бик текәлеп Зөбәйдәгә карап торды, янып торган кара күзләре белән кызны баштанаяк тикшереп чыкты. Зөбәйдә җиңелчә генә калтырануын сизде, ничектер хәерле түгел иде бу хатынның карашы. Ул ризалашып ялгышты бугай. Әүвәл авылдаш кызлары белән киңәшләшеп карыйсы булган... Әңгәмәләре озакка сузылмады, «мадам» кыз янына килде, елмаеп, кулын сузды. Затлы маникюры ук сыер савучы яки кибетче куллары түгел икәнлеген күрсәтеп тора. Кызга тагын бер сынаулы караш ташлады да:
–  Бүген машина килеп алыр сине! – диде, артында басып торган озын буйлы егеткә үзләре генә аңлаган ым кагып, Тәнзилә ханым бүлмәсенә кереп китте. Кафе хуҗасы да аның артыннан иярде.
Озын буйлы егет (Зөбәйдә аңа «Бастырык» дигән кушамат та тагып өлгерде), ишекне ачып, кызны урамга уздырды да машинасына таба йөгерде. Зөбәйдә курка-курка гына «Мерседес»ның күн утыргычына чумды… Мондый машиналарны киноларда гына күргәне бар иде аның. Аннан соң, Әсфан Җасминәсенең, калага китеп югалып торып, кире кайткан саен, иренә: «Икенче барганда, «Мэрс» апкайтам әле мин сиңа!» – дип акланганын ишет-кәне булды. Кушамат кебек тә тагылып калды әлеге сүз Җасминәгә, авылда бала-чага артыннан «Мэрс» дип кала иде. Авылын искә төшергәч, кызга ничектер рәхәт булып китте; аңлаешсыз, шомлы, куркыныч каладан башка тагын бер дөнья бар ич әле. Аның үз дөньясы. Тик бу уйларыннан бик моңсу булып китте...
Хәзер шул гап-гадәти, бар нәрсәсе дә аңлаешлы булган дөньядан башкасына кереп бара бугай. Әйтерсең, ул көзге томанлы көндә авылдагы йортларының капкасыннан чыгып киткән дә кайда икәнен белмичә бара да бара. Ә алда томан, алда – билгесезлек. 
Менә томан сыеклана, еракта, томаннар артында бер яктылык шәйләнә. Әлеге яктылык бераздан чак кына зурая: кызга аермачык булып офиска охшаган бина, аның зур, якты тәрәзәләре күренә. Тәрәзә аша үзен күрә Зөбәйдә: неон утлар белән яктыртылган бүлмәдә бер кыз утыра. Ул әледән-әле алдында яткан кәгазьләргә озын, матур бармакларын тигезеп ала, язу машинкасы туктап тормыйча шакылдый. Янәшәдәге ишектән чыккан озын буйлы, кап-кара мыеклы яшь ир-ат, Зөбәйдә янына килеп, нидер әйтә, кулы белән Зөбәйдәне чәчләреннән сыйпап ала да кире үз бүлмәсенә кереп югала. «Юк, – дип уйлап куйды кыз, – чәчтән сыйпамасын! Сыйпамый торсын әле, орынмый торсын!» – дигән катгый фикергә килде, аннан соң бу кыланышыннан үзе дә көлеп куйды. Шофер егет көзгедән ара-тирә арткы утыргычка сеңгән кызга күз салгалап бара иде; елмайганын күреп, сүз кушасы итте:
– Бәлки, чәйләп алырбыз? Ул общагаңда көтеп тормыйлардыр әле? – диде. Зөбәйдәнең җавабын да көтмичә, кафе каршысына килеп туктады. – Әйдә!
Зөбәйдә берсүзсез аның артыннан иярде. Үзен шушы кешегә ияртеп җибәргәч, шулай тиештер дип уйлый иде – кафега гына чакыра бит ул аны. Кыз, кабаланып, сумкасына тыгылды, арзанлы бисерлар белән бизәлгән акча букчасын алды, акча ягы сай, кефир-батонлык кына иде. Кафеда ашаган өчен түләргә дисәләр? Юк, кайтканда, кефир гына алыр, монда керүдән баш тартырга кирәк. Зөбәйдә ишек төбендә басып калды, Бастырык эчкә узды, ләкин анда озак тормады. Кафедан нигәдер ачулы чыкты, кире утырдылар да тагын кузгалып киттеләр. Беркавым баргач, ташландык бер йортның ишегалдына килеп керделәр. Бастырык арткы якка күченеп утырды һәм, авызын ерып: «Бу машина шуңа да ярамагач», – дип мыгырдана-мыгырдана, кызга доллар сузды һәм аңа елышты. Зөбәйдә эсселе-суыклы булып китте, бер кулы белән ишек тоткасына ябышты.
– Мин төшәм!
– Аз булса, тагын өстим! Беләсеңме, рубль белән күпме була бу акча?
–  Кычкырам хәзер! – диде кыз, кыюланып. Тавышы ят, ачулы иде. 
–  Кычкырсаң ни! Мин бушка түгел бит! – диде егет тыныч кына. – Башта гына шулай куркыткан буласыз. Акча күргәч, күзләрегез кыза!
Каравыл кычкырудан файда юк икәнлеген сизгән Зөбәйдә кинәт хәйләгә күчте, мондый уйның башына килгәнлегенә үзе дә гаҗәпләнде. – Үзем, орынма! – диде ул, тыныч булырга тырышып. – Үзем чишенәм! Түлке акчаңны кире ал!
Тегесе кулын тартып алып, гаҗәпләнеп кызга карады: 
– Бушка гына, что ли?
– Бушка, – дип пышылдады кыз калтыранып. – Только учти, Ира Закировнага сөйләп бирәм! «Ира Закировна» дигәне – бая кафеда очраткан ханым, ул шофёрның турыдан-туры хуҗасы булырга тиеш иде. Эчке сиземләве дөрескә чыкты, Бастырык бу юлы үзе каушап төште. – Кирәкми алайса. Әйтмә только!
Училищеның үз тулай торагы булмаганлыктан, кызларны вакытлыча төзелеш трестыныкына урнаштырганнар иде. Ишек каршына туктауга, Зөбәйдә ашыга-кабалана машинадан төште. Шул чакта тиз генә кереп югаласы калган, тик аның һаман ачуы яман, Бастырыкны шулай тиз җиңә алуына бик аптыраса да, әлеге хис аңа кыюлык өстәгән; үзенчә үч алырга теләгәндәй, машина янына кире килде дә бар тавышына: – Тагын шулай эшләсәң, белеп тор! Ике дә уйламыйм, әйтәм! – дип кычкырды. 
«Мерседес» капылт кузгалып китте дә уктай олы юлга таба атылды. Тиз генә ишектән кереп шыласы калган икән шул – тулай торак тәрәзәләре затлы машинадан төшкән кызны бик игътибар белән күзәтә иде бу вакытта. Мондый машиналар сирәк туктый монда яисә алар бу урамнан бөтенләй узмыйлар да. 
Бүген башыннан шактый хәлләр үтте. Ул үзенең тәрәзә янында урнашкан караваты янына килде дә чишенми-нитми шунда ауды. Тиктомалдан елыйсы килеп китте, түшәмдә куышкан ике тараканны күргәч, бөтенләй үксеп үк җибәрде. Күз алдына әти-әнисе килде. Алар хәзер өйдә чөкердәшеп йөри торганнардыр. Өй җылы, рәхәт. Әти-әнисе өйдә чакта ул тоташ нурлардан гына тора кебек...

***
Бүлмәдәге ике карават та буш. Әдинә әнисе янына авылга кунакка кайтып китте, Майя исә каядыр чыгып югалган иде.
Авылдашлары Майя белән Әдинә, мәктәп тәмамлауга, аның янына чаптырып килеп җиттеләр. Майяның барасы килмәгәндер дә, тик Әсфан абый кызның авылда мүкләнеп ятуын теләми, бәхетен зур калада табар дип хыяллана. Әдинә өеннән үзе чыгып качканга охшаган. Ул атасының авылдагы коттеджында кунак кызы сыйфатында гына. Прокурор атасы, аларны авылга озатканда, шулай дигән, имеш. Әнисе Әлбирә – ерак туганы, ә Әдинә – кунак кызы, имеш. Кайткан шәпкә шулай дип сөйләнгән. Кеше сизмәсен диптер инде. Һәрхәлдә, әлеге беркатлы хәйлә шундук беленде, Әдинәнең прокурор чапанының итәгеннән туган кыз икәнлеген ул кайтышка ук белә иде инде авыл. «Кунак кызы» дигән кушаматы чат ябышып калды. Шушы хәлдән соң Әдинә авылда үзен гомер буе кунак кызы сыйфатында хис итеп яшәде. 
 Зөбәйдә, коридордагы кухняга үтеп, газга чәйнеген утыртты да, идәндә чабышкан озын мыеклы тараканнарны сытмас өчен, урау юллар белән кире керде. Шулчак ишек шакыдылар, рөхсәт тә сорап тормыйча анда комендант башы күренде, кулында бер бәйләм кызыл розалар иде. Серафима Семёновнаның авызы бияләй булып ерылган, бәйләмне Зөбәйдәгә суза-суза:
– Менә тагын калдырып китте, – диде серле елмаеп.
– Тёть Сима, бүтән алып калмагыз андый чәчәкләрне дип әйттем ич инде!
– И-и-и, җүләр нәрсә! Шундый чибәр җегеттән мондый матур букетны алмыйлар димени! Менә шиколаты да бар! Миңа да бүләк апкилгән...
Үзенә эләккән бүләккә шул рәвешле сөенгән икән бу ачык йөзле, күп сөйләшә торган керәшен хатыны. Зөбәйдә, чәчәкләрне алып, беркавым кайда урнаштырырга аптырап йөрде, чөнки бүлмәдәге бердәнбер вазада Гаяз алып килгән кыңгырау чәчәкләре әле дә булса шиңмәгән. Гадәти чәчәкләр түгел алар! 
Гаяздан чыкса чыга инде кызык хәлләр. Зөбәйдә чәчәкләр өстендәге тузан бөртегенә өф иткән кебек кенә булган иде, шулчак кыңгырау чәчәкләреннән зеңгелдәгән тавыш ишетелә башламасынмы!.. Әйтерсең болындагы искиткеч матур зәңгәр кыңгырау чәчәкләре искән җил көенә җырлап җибәрделәр! Зең-зең, зең-зең-зең… Әүвәл диварга эленгән радио дип уйлап, шул якка күтәрелеп карады, ачык форточкалы тәрәзә янына барып, урамны тыңлады, тик тавыш нәкъ менә чәчәкләр бәйләменнән килә иде. Бәйләмне күтәреп караса, сабагында нечкә бакыр чыбык белән беркетелгән нәни генә чип табып алды, баш бармагы чаклы динамик сыман төймәсе дә бар – көй шуннан чыга икән! Һай, күңелләре булган иде шул чакта кызның, нарасый кебек куанды, и сөенде ул бу хәлгә! Бары Гаяз гына булдыра ала мондый галәмәтне! Бүлмәдәш кызларына да тыңлатты, тегеләре авызларын ачып калдылар. Зөбәйдә күз карашларында көнләшү катыш соклану күрде… 
Шкафтан банка алып су салды да розаларны шунда утыртты. Аннан соң озак кына уйланып торды: розалар затлы, кыйммәтле, аларны вазага утырту дөресрәк булырга тиеш сыман, тик зәңгәр кыңгырау чәчәкләре үзенә күрә матур, алар аңа ни өчендер кадерлерәк тә, якынрак та. Бәлки, туган ягы кырларыннан җыелгангадыр? Тик сәбәп ул гына микән?
 Бүлмәгә хуш ис таралды. «Тагын Рафинадтыр инде?» – дип, бәйләм эченнән берәр язу-мазар эзләргә кереште. Тапмады. Чибәр егет тагын кем булсын инде, мыек үстереп җибәрсә дә, кызларныкы шикеле аксыл, мөлаем йөзле бары ул гына булырга мөмкин. Тик кызның күптән Рафинад белән күрешкәне юк. 
Узган ялда Гаяз килде. Колхозның иске «УАЗ»игында. Кинога бардылар. Тулай торакка кадәр генә озатырга тиешле егетнең калада кунар урыны юк икән. Апасы гаиләсе белән ялда ди. Кылт итеп исенә төште Зөбәйдәнең: күрше бүлмәдә кранчы егет Азамат ялгыз башы яшәп ята ич, очрашканда сүз алышалар. Азаматның Әдинәгә күзе төшеп йөри. Гаязны шунда кундырырга уйлады кыз. Вахтада комендант Сима үзе иде бүген. Берсүзсез кертеп җибәрсә дә, икенче көнне Зөбәйдәнең ялгызын очраткач: «Ул егет түгел бит чәчәк китерүче?!» – дип, гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарды. 
– Курьер аша җибәрә ул, тёть Сима! – дип хәйләләмичә булдыра алмады кыз. 
Ул Гаяз белән кайтып керүгә, кызлар шыбырдаша башлады: минем тегендә барасым бар, ә мине теге чакырган иде, бүген кунарга да кайтып тормыйбыз, имеш. Әлеге имеш-мимешләргә Гаяз үзе нокта куйды:
–  Кызлар, урамда буран, өйдә генә утырыгыз! Мин Азамат янына! – дип кырт кисте. Гаяз алып килгән авыл күчтәнәчләре белән бергәләшеп чәй эчкәч, Майя, сылтау тапкан булып, барыбер чыгып китте, Әдинәнең дә ашыгыч рәвештә каядыр барырга тиешлеге исенә төште. 
Аерым бүлмәдә икәү генә калгач, ничектер уңайсыз булып китте. Гаяз үзе дә сүзсез калды, аңа кадәр сөйләшеп туя алмаган Зөбәйдә дә тын калды. Тик Гаязның уйлары башкада икән, кызлар барында ук аның тәрәзә төбендәге пыяла банкада утырган розаларга күзе төшкән. Ул бүләк иткән кыңгырау чәчәкләре дә тора вазада. Икесе генә калгач та бу хакта сүз катмады, сорау биреп төпченмәде:
– Аһ, исләре дә тәмле икән! – дип кенә куйды, аннары капылт кына борылды да корбанына ташланган юлбарыс кебек Зөбәйдәгә якынлашты. Кызны күтәреп алды һәм гайрәтле, ләкин таләпчән тавыш белән:
– Зөбәйдә, мин укып бетергәч, өйләнешәбез! – диде. – Минем шундый план! 
Кыз башын егетнең күкрәгенә яшерде һәм сулкылдап елап җибәрде. Гаяз  бер кулы белән магнитофон төймә-сенә басты да, шуннан агылган көйгә вальс биегәндәй, бүлмә буйлап кызны күтәреп әйләнә башлады. Гүя алар түгел, алар тирәсендә җиһан үзе бөтерелә иде. 
Гаязның тәкъдименә каршы ни булса да әйтергә кирәк иде бит инде, Зөбәйдә, шуны уйлап, егетнең кочагыннан шуып төште һәм:
– Беләсең, Гаяз, андый вакыт түгел ич безнең әлегә... Туйлар итеп йөри торган чак түгел диюем. Әнинең бурычлары... үзең дә беләсең, – дип пышылдады. Чак кына үпкәсе дә калган иде егеткә. Үзенең планнарын әйтте, укып бетергәч, диде. Ә Зөбәйдәнең хыяллары хакында хәтта сорашып та тормады.  
Кызның үпкәләвен тавышыннан ук сизде Гаяз. Әмма үзен барыбер хаклы дип исәпли. Алар киләчәктә барыбер аның планнары белән яшәргә тиешләр. 
Бәхеткә, шулчак ишек шакыдылар. Чөнки Зөбәйдәгә Гаязның ихтыярына каршы килү бик кыен, хәтта мөмкин булмаган гамәл шикелле; җитмәсә, аларның гаиләсендә ир-ат сүзен аяк астына салып таптау юк. Аның бу акланып маташуы болай гына, бернинди сәбәп тә түгел, чүп кебек кенә, уч төбенә алып өф итүгә, җилгә оча торган күбәләк шикелле генә... Иң әһәмиятлесе – Зөбәйдә әле һаман ачык кына карарга килә алмый, йөрәгендә ялкын, күңелендә давыл кузгалмаган, ләкин сизә, андый гайрәтле дә, татлы да булган вулкан уянырга маташа. Кем аны беренче булып уятыр, Рафинадның кызыл розаларымы, Гаязның көчле, ышанычлы күкрәгеме? Ишек ачылды, Әдинә икән.
–  Мин кайттым, – диде ул гаепле тавыш белән. – Өйдә түгел иде подружкам.
Икесе дә аны куанып каршы алдылар. Тагын бер кат утырып чәй эчтеләр. Әдинә үз караватына ауды һәм йокымсыраган тавыш белән:
–  Иптәшләр, минем йокы каты, мине монда бар дип тә уйламагыз! – диде. Һәм бераздан сулкылдый-сулкылдый үксергә кереште:
–  Мин өйрәнгән инде, балачактан ук. Авылга килгән һәр кунак абый безгә туктала. Төне буе, төне буе...
Гаяз курткасын эләктерде дә мәче кебек сак кына басып чыгып китте. Зөбәйдә егетне озата чыкты. Алар балконда шактый озак серләшеп тордылар. 
– Карале, шәһәрдә йолдызлар юк дип йөри идем. Бар икән ич! – диде кыз, шатланып.
– Нишләп булмасын. Алар барысын да күреп тора.
– Барысын-барысын дамы? – дип көлде кыз. – Безне дәме?
– Безне алар әллә кайчан күреп алды инде.
– Нәрсә диләр безнең турында?
– Зөбәйдә бигрәк чибәр кыз икән, диләр!
– Оялтасың, – диде кыз акрын гына һәм башын Гаязның күкрәгенә куйды.
Гаяз кинәт:
–  Зөбәйдә, син бик матур җырлыйсың бит, музыканы да чамалыйсың. Әйдә икәү бергә җыр язабыз! – дигән тәкьдим ясады. Әлеге фикер Зөбәйдәгә дә кызык булып китте. 
– Мин риза, – диде ул шатланып.– Туйда... Кыз тукталып калды, йөзе комачтай кызарды, колаклары ут булып янды. Гаяз, аның сүзен элеп алып:
– Ие инде, безнең туйда җырларбыз! Сүзләрен үзем язам. Син – көен.
– Риза, риза! – дип куанып кабатлады Зөбәйдә.
– Менә тыңла, алайса, беренче куплет әзер дә инде:
Мәхәббәтнең төсе булса мәгәр, / Синең күзләр дияр идем мин. / Сиздермичә, белдермичә генә / Күңелемә үтеп кердең син.
Покага шул.
Сүзләр Зөбәйдәгә бик ошады.
– Ә калган сүзләре?
– Уйлыйм, эзлим.
– Алайса, мин дә көй эзли торам. Уйлап тапкач, калган сүзләрен әйтерсең! – диде кыз, Гаязга сыенып. 
Гаяз төнге күктән чекерәеп үзләренә карап торган йолдызларга күз кысты. Алар шул көнне беренче мәртәбә үбештеләр, һәм яңа җырга берсе сүзләр, икенчесе көй эзләргә сүз куештылар... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт калганын котэбез.

    Хәзер укыйлар