Логотип
Проза

«Заграничный» кияү

Хикәя

                   
Хикәя

                   
  Хәтерлисезме икән, элегрәк бер җыр җырлыйлар иде : «Симпатичный, заграничный...» Менә шундыйрак кияү турында сөйлим әле сезгә. 
   Урман буеннан  сәнәк саплары төяп кайтып килә идем. Миңҗамал кодача каршы очрады. Исәнлек-саулык сорашкач, яңалык сөйли бу миңа:
– Безнең төпчегебез Миңсылу  кияүгә чыгарга җыена бит. Инастранеска...
Әллә нинди сүзләр белә  безнең кодагый. Йөзен дә чытмый, «иностранец» дип чатнап тора. Шул урында юлларыбыз аймылышты безнең. Кырык төрле уйлап бетердем кайтып җиткәнче. Кодагыйның гел күпертеп сөйли торган гадәте бар, бергә бишне кушса гына күңеле була. Бу очракта арттырулары ни чама икән?     Безнең авылдан бер кыз чит ил кешесенә кияүгә чыгып караган иде инде. Болай булды ул. Казан мәдрәсәсендә укып йөргән бер апа хәбәр алып кайтты. Имеш тә башкалага  гарәп иленнән бер шәех килгән, татар кызын хатынлыкка алыр идем,  ди икән. Байлыгы хәттин ашкан, шәех кадәр шәехкә кияүгә чыгарга кем  каршы булсын? Лира исемле бер таштояк кызыбыз  озын итәк сатып алган, битен-башын яулык белән ураган да киткән бу чит ил киявенә күренергә. Аның кебекләр чутсыз икән ул күргәзмәдә. Ни гаҗәп, шәехебез Лираны сайлап алган. Исемен  Ләбибәгә үзгәрткән дә үзе белән  иленә алып кайтып та киткән. 
   Хатлар яза әнисенә Лира-Ләбибәбез, уч төбенә утыртып йөртә, алтынга, асыл ташларга күмде, ашаганым бал да май, ди. Кызлы кешеләр көнләшеп үлә яздылар. Әмма азагы матур тәмамланмады бу тарихның.  Ике еллап вакыт үткәч,теге шәех ниндидер гаеп табып, яшь хатынын өйдән куалап чыгарган.  Ул яктан җиңел икән  чит  илләрдә. Хатының ачуыңны чыгарса, өч сүз әйтү җитә – башын иеп чыгып китә бичара. Ә баласын үзенә алып калган. Ул якларда бала әти кешенеке санала, имеш. Үзеннән бала таптырып карарга иде аның, кем хуҗа булырга тиешлеген ачык белер иде  белүен. Булгач булсын дип, бар бизәнү әйберләрен дә алып калган. Бер кат күлмәктән кайтып керде Лирабыз  иностранец кияүдән. Бу кодагыйның кызы бераз фәһем алмыймы икән шундыйлардан?
    Хатын белән дә төрле фаразлар кылдык. Бер баш яхшы, ике баш тагын да яхшырак кеше тормышын тикшергәндә. Ә бәлки баланың бәхете чит ил кешесеннәндер? Берәр испан яисә португал егете гашыйк булгандыр  авылдашыбызга. Алып китәр җылы илләргә, алма-хөрмә ашап кына яшәр кызыбыз. Йә әмрикан-фәләнне очраткандыр, алар  биһуш була безнең кызларны күргәч. Анда, үзләрендә, гүзәл затка күтәрелеп карарга да куркалар, бичаралар. Берәр хатынны ишек ачып кертсәң, йә алган суы өчен хак түләсәң, судка бирергә мөмкин сине. Валлаһи менә. Ә безнекеләрне теләсә күпме бушка ашат, риза булып кына торачаклар. Әмриканнар бай да бит алар,  бәхете баскан кызның. 
    Ну бер ягы исәпкә ятып  бетми. Чит тел белми ул бала, гомумән, укуга маһир булды. Ничек аңлашты икән ул чит ил кешесе белән? Ну тегеләй күз уйнатырга, каш сикертергә оста иде инде, шул яклап алдырса гына. Бер-берсенә ошап китсәләр, артык сөйләшеп торуның да кирәге юк инде. Теләкләр бер булса... 
  Безгә генә түгел, бар авылга таратты бу яңалыкны кодагый. Очраган берсенә кызы белән мактанды. Мактанырга хакы бар: чит ил кешесен үзеңә гашыйк итү уен-муен түгел. Бүгенге көндә әнә күпме чибәрләр бер юньсез генә татар егетен дә үзенә карата  алмыйча ялгыз картаялар.
  Бер-ике айдан кода белән кодагый шәһәргә туйга китте. Аларның кайтуын бар авыл халкы өзелеп көтте. Элек-электән йомык булган Фатих кода:
– Барысы да әйбәт булды, – дию белән генә чикләнде. Ни гаҗәп, кодагый да артык ачылып китмәде. Анысының бераз кәефе киткәндәй күренде. Нәрсәгә дә юрарга белмәдек. Ай да үтмәде, тагын бер хәбәр авыл халкын  аякка бастырды: кәләш белән кияү безнең авылга кунакка кайталар икән! Гөж килде барысы. 
    Табигатьнең дә җайсыз чагы туры килде бит әле. Атна буе туктамый яңгыр койды. Безнең урамның үзле балчыгын ера алмый чылбырлы тракторлар тукталып кала. Бичара чит ил кешесе ничек кунактан-кунакка йөрер икән? Ә кунакка йөрергә тиеш иде ул. Һәркемнең андый газиз кунакны чакырып, тупсасы аша атлатасы килде. Оныкларыңа сөйләрлек яңалык лабаса бу! Әллә кап-кара тәнле негрдыр ул! Шуңа кодагый кәефсезләнеп  йөргәндер. Алдан ук кунаклашуның чиратын язып-килешеп куйдык. Кемнәрдер ду килеп өйләр юды, кемнәрдер койма-капкаларын буяды, Салих карт ашык-пошык яңа бура мунчасы күтәрде. Аңа кияү якын туган булырга тиеш иде.
  Миңа язган булган икән чит ил кияве белән беренче булып күрешергә! Ат җигеп күрше авылга барган идем. Безнең авыл олы юлдан ике чакрым чамасы читтәрәк. Кайтып киләм шулай, алда ике кеше, кулга-кул тотынышып, пычрак ерып атлыйлар. Икесенең дә кулларында дәү сумкалар. Куып җиттем дә куырылып төштем: бәй бу безнең кодагыйның төпчек кызы Миңсылу ич! Кыз шундук таныды, кочаклаплар алды үземне, шуннан кулындагы сумкасын арбага ыргытты. Егет тә аның артыннан сумкасын салды. Мин, арбадан төшеп үк, чит ил кияве белән күрешергә кулларымны суздым. Кияү кеше ни, бездән артык аерылып тормый икән, күзләре бераз кысыграк та  чәч-кашлары чем-кара. Өстенә джинсы  чалбар киеп куйган. Чит кеше булгач, гадәт буенча русчалап исәнлек алдым. Ә бу утыз ике тешен ялтыратып:
– Не понимай, – ди. Шулай булыр инде, каян белсен урыс телен? Мәктәптә бераз немец телен сукалап йөргән идем. Шартын китереп:
– Шпрехен зи дойч? – дим. Бу тагын башын чайкый:
– Не понимай, – ди. Миңсылу  арбага сикереп менеп утырды да  яланнарны яңгыратып көлеп җибәрде:
– Нәрсә кәмит куясыз монда? Татарча сөйләшегез, – ди .
Хикмәти Хода, кияү татарча аңлый булып чыкты. Үзбәкстаннан Казанга эшләргә килгән икән, шунда танышканнар яшьләр. Хәзерге көндә үзбәкләрне, казакъларны рус теленә өйрәтмиләр, имеш, шуңа да бер кәлимә сүз белмиләр.
    Әнә шулай итеп заграничный кияүне авылга алып кайттым мин. Кунакка да йөрттек үзен, исемлек буенча барды сыйлаулар. Соңыннан болар бөтенләйгә авылда калдылар. Фәрхәд кияү яхшы кеше булып чыкты. Бар авыл ярата үзен. Кодагыйны очратканда кайчак  шаяртып сораштырам:
– Анда чит ил киявең ни хәлләрдә? – дим.
Нинди читнеке булсын, үзебезнеке, мирауай кияү, – дип җаваплый  кодагый. Ни әйтәсең, дөрес сүзгә җавап юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар