Логотип
Проза

​ҮЗ ЯЛГЫШЫМ, ҮЗ ЯЗМЫШЫМ

(хикәя)

            Кышкы иртәнең сүтелә башлаган зәңгәрсу эңгер-меңгер пәрдәсен ера-ера, парк сукмагы буенча эшенә ашыккан Рәмилә, арттан кемнеңдер үзенә якынлашканын ишетеп, кинәт сискәнде һәм борылып карады. Өстенә килешле спорт киеме кигән, шәмәхә карга кырт-кырт басып йөгергән төз, мәһабәт сынлы ир аны читләтеп узып китте һәм бераздан ул да хатынга борылып карады. Яктырып та бетмәгән иртәдә танырга теләве булдымы, кызыксынып карадымы, башын артка ничек тиз ташласа, шулай ук кискен генә алга борылды һәм озынча аякларын җиңел генә алга ташлап юырта-юырта юлын дәвам итте. Рәмиләнең көне буена кыймылдамый исәп-хисап эшендә оеп-изелеп утырасы гәүдәсе дә, хәрәкәт тансыклапмы, җиңел генә йөгергән ир-атка кызыгыпмы, алга талпынып куйды. Үзе дә сизмәстән адымнары ешайды. Кайчан ул да шулай, ялкаулыгын җиңеп, дөнья мәшәкатьләрен бер мизгелгә булса да онытып, кышкы саф һаваны күкрәк тутырып сулый-сулый, хәл беткәнче чаңгыда шуа-шуа, оеган буыннарын язып ала инде? Бәрәкәтнең хәрәкәттә икәнлеге олыгая барган саен ныграк сизелә. Хәер, эш ялкаулыкта гынамы икән? Эш көннәре таңнан алып караңгы кичкә хәтле хезмәт урынында үтә. Ял көннәре өйдә хатын-кызның тавык та чүпләп бетмәслек мәшәкатьләре белән уза. Бәлки үзен акларга тырышуы да булгандыр, ныклап теләсә вакытын да табар иде. Киләсе ялда ук чаңгыга басарга үз-үзенә сүз биреп, Рәмилә парктан шау-шулы урамга чыкты һәм трамвайга менеп утырды. 

         Хезмәт урынында хатынның башы-зиһене, гәүдә-сыны, бөтен барлыгы тагын бер генә юнәлешкә, еллар буена өйрәнелгән рәвешкә-тәртипкә буйсынды. Бетмәс-төкәнмәс саннар, процентлар, дебет-кредит, план... Шушы саннар дөньясында баш калкытмый яшәгәндә кайдадыр башкача тормыш барлыгы, булган очракта да ул тормышның шушы сан тулы гамәлләрдән дә мөһимрәк булуы мөмкин дә түгел кебек. Хәер, чынбарлыктан беразга булса да качар өчен Рәмилә үз вазыйфасына шундый өстенлек бирмиме икән? Эш урынында ул барысын да онытып тора – һәрвакыт нидән булса да ризасыз булган әнисен дә, дәү әнисе белән уртак тел таба алмаган кызын да, хәтта ярты ел элек аерылышкан ирен дә. Чынлыкта Хәбирне үзен көчләп булса да искә алмаска маташуы түгелме икән? Егерме ике ел бергә яшәгән кешеңне ярты ел эчендә онытырмын димә шул. Югыйсә, өем-өем яткан папкалар арасыннан көтмәгәндә аның йөзе чагылып киткәндәй булмас иде. Телефонның һәр зеңгелдәвенә йөрәк, ул түгелме, дигәндәй, сискәнеп китмәс иде. Чынлап та, Хәбир өч атналап шылтыратмый торгач, әллә ни җитми кебек. Исерек тавышын ишетеп булса да, соңгы арада айнымаган ире белән сөйләшәсе килмәсә дә, Рәмилә белә иде – ире шылтырата, димәк исән-сау. Хәбирнең шылтыратмавына да шактый гына вакыт узды. Бу өнсезлектән дә кыен нәрсә юк икән. Язмыш сукмаклары аерылса да, элекке ире бар гына булсын берүк. Иртәгә үк кызы Индираны җибәрергә кирәк булыр. Ул әтисенең кайда яшәгәнен белә. Үз уйларыннан җиңел сулап, Рәмилә тагын саннар-процентлар дөньясына чумды. 

        Иртәгәсен Рәмилә таңнан торып спорт белән шөгылләнгән ир-егетне ерактан ук күреп алды. Бу юлы ир аңа каршы йөгерә иде. Рәмилә сукмакның читенәрәк чыгып аңа юл бирде. Тик узып китү урынына ир Рәмилә белән тигезләшкәч кинәт туктады һәм сүз кушты: “Хәерле иртә! Шундый матур кышкы иртә! Сез ничек уйлыйсыз?” – һәм сәхнәдәге әртисләрдәй ике кулын киң җәеп тирә-якка ымлады. Күрәсезме, янәсе. Ап-ак бәскә төренеп утырган каеннар, шәмәхә толып ябынган парк әлбәттә әкияттәгедәй матур иде. Шулай да Рәмилә, бер белмәгән-күрмәгән ир-ат белән тел озайтуны килешсез санап, ирнең сәламен генә алды да, гафу итегез, эшкә ашыгам, дип адымнарын кызулатты. Ир-егет аның артыннан бераз басып карап торды да гадәттәгечә җиңел генә атлап йөгерүен дәвам итте. Ә Рәмилә беренче күргәндәй челтәр шәлле каеннарга карады. Парктагы һәр агач кына түгел, һәр үлән, һәр чәчәк таныш кебек тоела иде аңа. Паркның теге башы биш катлы йортларга барып тоташа. Рәмилә әнисе һәм кызы белән шуларның берсендә яши. Хәбир генә юк... Җәен булсынмы, кышын булсынмы, алар өчәүләп биредә йөрергә, һава суларга яраталар иде. Индира әтисе белән әнисенең уртасында. Рәмилә кызының нәни кулларын учына алса, Индира әтисенең юан бармагыннан үзе ныклап тотып, ябышып дигәндәй атлый. Менә шушы урында Хәбир Рәмиләгә, мә, әнисе, дип акчәчәкләр өзеп биргән иде. Аңардан күреп, дүрт яшьлек Индира да, чәчәкләр йолкып әнисенә сузды: “Мә, әнисе!” Аның бу сүзеннән Рәмилә белән Хәбир парк яңгыратып көлгән иделәр... 

         Юл уңаеннан якындагы бер-ике кибеткә кереп, сумкасын азык-түлек белән тутырган Рәмилә өенә караңгы төшкәч кенә кайтып керде. Ишекне ачкач та Индира белән дәү әнисенең кызу гына сөйләшкәне ишетелде – ике буын тагын ни хакындадыр бәхәсләшәләр иде. “...Ул озын чәчле гыйбрәтнең эзе дә булмасын монда башкача!” – Зифа карчык тагын оныкасын тәрбияләп ята иде. Индира бирешмәде, дәү әнисен үчекләп, аның алдында озын чәчләрен тузгытты һәм каршы җаваплады: "Ул озын чәчле “гыйбрәт” минем яраткан кешем, беләсең килсә! Без аның белән кавышачакбыз! Әзер тор, дәү әни!” Рәмиләнең кайтканын да ишетмичә, ике буын тагын эләгешеп киттеләр. Кызын күрүгә, Зифа карчык янә һөҗүмгә күчте: “Аздыргансың кызыңны! Карале, баш бирми!” Көн саен кабатлана торган бу “театр”дан җиләсә дә, Рәмилә тагын “судья” вазифасын үз өстенә алды һәм ике якны да кыерсытмаска тырышып, “яу кырында” вакытлыча тынычлык урнаштыра алды. Индира үз бүлмәсенә чыгып дәресләренә утырса, Зифа карчык мыңгырдавыннан туктамады: “Син сукырмы әллә чукракмы? Әнә кызың кем белән чуала! Ни төсе, ни башы юк ул әтрәк-әләмнең! Чәче ат койрыгы кебек! Кызың шуңа чыгып куйса, адәм рисвае!” Эштән арып-талып кайткан Рәмиләнең әнисе белән сүз куертырга һич тә теләге юк иде. Шуңа күрә ул, үзе белә, дип кенә җаваплады да кызы пешерә башлаган ашны әзерләүне дәвам итте. Кемгә бәйләнергә белмәгәндәй йөргән әнисенең сукрануын ишетмәс өчен Индираның наушнигын колагына эләктерде дә бәрәңге чистарта башлады. Колагына агылган көй җаена уйлар чишмәсе дә агылды. Әйе шул, бик дөрес, үзе белә Индира! Әнисенә, дәү әнисенә ошыймы-юкмы, дип тормый, җаны теләгән кешесен ярата. Аның моңа хакы-хокугы да бар. Тик Зифа карчык кына моны танырга теләми. Индираның дорфалыгы да үз бәхетен якларга маташудан гына. Ә Рәмилә үз бәхетен яклый алмады. Яратмады Зифа карчык киявен беренче күрүдән үк. Хәер, нинди генә ир-атны ярата соң Зифа карчык? Кечкенә кызы белән үзен ташлап киткән иреннән башлап, Рәмиләнең әнисе дөньядагы барлык ир-затын күрәлмады. Әнисе аны ялгыз үстерде. Кыз әтисен күрү түгел, аның хакында сорарга да базнат итмәде. Ирен дошман күрүе шул хәтле көчле иде әнисенең. Ялгызлыгы өчен, кичергән авырлыклары өчен кызы гаепле булгандай, баласына да, язмышына да әлегә хәтле үпкә тоя кебек Зифа карчык. Менә мин синең аркада ниләр күрдем, дия аның тел төбе. Инде кырык бишне куган, күптән үзе ана кеше Рәмилә әле булса әнисе алдында җуеп булмаслык, аңлатып булмаслык гаеп тоя... Рәмилә булмаса, әнисенең тормышы бәлки җиңелрәк, икенчерәк булыр иде... Зифа карчык, син булмасаң, дип бер генә кабатламады. Ул үз язмышын да, ялгышын да көчләп кызына такты. Бары-югы өчен дә кияве Хәбирне туктаусыз хурлап, тавыш-гауга чыгарып, ир белән хатын арасына керде. Балалары белән киңәшмичә диярлек, олыгайдым, инде сез мине карарга тиешсез, дип шарт куеп әнисе авылдан килгәч, Рәмилә сөенгән кебек кыйланды. Ә чынлыкта Хәбире белән бәхетле тормышларына тиздән нокта куеласын сизенә иде инде. Хәбир башта Зифа карчык белән бәйләнмәде. Тик бик тиздән өйгә соңга калып кайта башлады. Аннары салыштыра башлады. Бу гадәте чиргә әверелде. Зифа карчыкка киявен көне-төне таларга сәбәп табылды. Хәбир дә дәшми калмады. Хезмәт хакын кайтармый башлады. Рәмилә ике ут арасында янды. Аңа шулай әнисе белән ире арасында сайларга туры килде. Зифа карчык кысылуын үзенчә аклады һәм җиңүен тантана итте: “Анаң сиңа яхшылык кына тели. Шуны бел!” Ике ел эчендә эчкечегә әверелгән Хәбир, уртак фатирларын калдырып, кеше өендә түләп яши башлады. Эчеп кайтып мазасын бозган кеше юк, барысы да тыныч, яхшы кебек, тик Рәмиләнең күңеленә тынычлык кайтмады. Әллә кайда ялгышты Рәмилә. Әйе, әни кеше үз баласына бары тик изгелек кенә тели. Баласының язмышын үзе теләгәнчә күрергә ымтыла. Тик кирәкме соң бу әнисе кулы белән әвәләнгән язмыш Рәмиләгә? Аның да үз ялгыш-хатасына, үз язмышына, үз бәхетенә хакы бар. Рәмилә ире алдындагы гаебен танырга теләмәде. Зифа карчык, “яхшылык теләп”, араларын бозганда Рәмилә үз бәхете өчен көрәшмәде. Үстергән, кеше иткән әнисен җәберләмәскә теләп, читтән күзәтте. Аңлы рәвештә карчыкның башбаштаклыгына юл куйды. Хәзер аның ялгызлыгына кем гаепле үзеннән башка? Инде килеп карчык оныкасының бәхетенә үрелә. Ә тегесе маладис, бирешми. Яшь буын Рәмилә кебек җебегән түгел шул... Ә озын чәчле егеткә килгәндә, Рәмилә Марсның бер начар ягын да сизми. Күзләреннән яктылык сибелә ул егетнең. Бигрәк тә Индирага төбәлгәндә. Мәхәббәт бар алар арасында. Зифа карчыкка, яки башка кешегә ошамый дип, сүндерә күрмәсеннәр бу тылсымлы бәхет чаткысын. 

      Рәмилә, уйларыннан арынып, наушнигын салды да кызының бүлмәсенә керде. Индира скайптан Марс белән аралаша иде. Шулай да әнисен күргәч, экранны сүндереп куйды. Рәмиләнең Хәбир турында бик сорыйсы килә иде. Әмма сүзне башка яктан башлады: “Син, кызым, дәү әниең белән алай дорфа сөйләшмә, ярыймы. Ул бит сиңа яхшылык кына тели”. Әнисенең бу сүзләре ачуын китердеме, Индира йөзен чытты: “Әни, син ул җен карчыгына буйсынып, үзеңне ирдән, мине әтидән яздырдың! Сез икегез дә аның корбаны! Ә хәзер ул озын борынын минем тормышка тыкмакчы була!” Кызының сүзләрендә ярылып яткан хакыйкатьне ишетсә дә, Рәмилә икенче төрле җавап бирде: “Алай димә, кызым. Ул синең дәү әниең...” Үз хокугын даулаган яшь буын килешергә теләмәде: “Бик кирәк иде монда андый дәү әни! Кайтсын да китсен авылына!” Әнисен борчыган төп сәбәпне Индира аңламый калмады әлбәттә. Кемгәдер үпкәләгән кебек иреннәрен нәүмизләндереп бөрештерде дә авыр сулап тын гына әйтте: “Әти янына бардым бүген. Үзенә хатын тапкан...” Рәмилә, эчендәген йөзенә чыгармаска тырышып, әә шулаймени, дип кенә куйды да аш бүлмәсенә чыкты. Хәбир үзенә хатын тапкан... Ә нигә гаҗәпләнергә? Ул әле ир уртасы яшендә. Бәлки эчүен дә туктаткандыр. Айнык чагында аңардан да яхшы кеше юк иде Рәмилә өчен... Тик ир хатыны буларак, Рәмилә генә аны югалтудан курыкмады. Пар канаты шешә төбенә шуып төшеп барганда аңа кулын сузмады. Үз бәхетсезлегендә хәтта әнисе дә түгел, үзе гаепле Рәмилә, үзе генә! Кызык, ә нинди икән Хәбирнең яңа хатыны? Яратамы икән аны Хәбир? Хәбир дә яратмаслык түгел, аны да яраталардыр. Рәмилә бу кичне янында, санга сукмыйсыз мине, фәлән-фәсмәтән дип юкка үпкәләп туктаусыз бызылдаган әнисен дә ишетмәде. Аның бар уе яңа юнәлеш алды – Хәбир үзенә яңа хатын тапкан... Кайчан да булса бу хәбәрне ишетәсенә шиге булмаса да, Рәмилә ирен тәмам югалтуына әзер түгел иде әле. Ниндидер могҗиза булып, Хәбир кире кайтып керсә, Рәмилә ни кылыр иде икән? Тагын дилбегәне әнисе кулына тоттырыр идеме икән? Аңа калса, Рәмилә хәзер әнисенә каршы “баш күтәрергә” дә әзер иде инде. Җитте, әни, җитәрлек боздың тормышымны. Үз язмышыма, ялгышыма минем үз хакым бар. Бәхетебезне җимермичә, кысылмыйча яшәргә телисең икән, яшә. Теләмисең икән, әнә авылда үз йортың тора. Тик соңдыр шул инде. Әнә бит, Хәбир үзенә пар тапкан!

           Танышырга сәбәп эзләп паркта иртә таңнан янында бөтерелгән ир белән Рәмилә бер көнне ниһаять танышты. Сәлих ялга чыккан хәрби хезмәткәр булып чыкты. Хатыны үлгән, якындагы йортларның берсендә ир ялгызы гына яши. Улы еракта, гаиләле. Сәлих җор күңелле, сүзгә оста кеше булып чыкты. Берничә көн Рәмиләне трамвайда эшенә озатып куйгач, машинасында каршы ала башлады. Баш очындагы чәчләре сирәгәя башлаган, төз, матур гәүдәле бу ир-егет ошадымы Рәмиләгә, ул үзе дә аңлый алмады. Шаярырга, мактарга оста телле ир янында рәхәт иде кебек. Аннары аның янәшәсендә Рәмилә дә үзен үзәк өзгеч ялгыз тоймый. Әнә бит, Хәбир үзенә хатын тапкан! Рәмилә кемнән ким? Бәлки Сәлих белән Рәмилә беренче ирен оныта да алыр? Алдагысын Алла белә, бәлки, кушыла калсалар, тагын әни карчык аяк чалыр. Шулай да үз бәхетеңне нигә сынап карамаска?! Ничә ел буена балконда яткан чаңгысын майлап, рәткә китереп, Рәмилә хәтта Сәлих белән паркта чаңгыда да шуды. “Яңа кандидат”ны күреп, Индираның гына исе китмәде. Уңай якларын күрдеме-юкмы, билгесез, пеләшләнә башлаган башын, татлы телен күз алдында тотып, ул аңа үзенчә кушамат такты – “Пеләш прәник”. Кызының ачы телен җиңә алмаячагын аңлаган Рәмилә аның белән сүз көрәштереп тормады. Әти кеше урынына пеләш башлы чит-ят ирне күрү кемгә тансык? Зифа карчыкка әлеге яңалыкны әйтмәскә булдылар. Тик Хәбирне онытырга тырышып, яңа мавыгу эзләгән хатын тагын ялгышты, ахры. Хәбир Рәмиләнең тормышыннан китәргә теләмәде. Сәлих белән кайчан, кайда очрашсалар да Рәмилә белән аның арасында Хәбир, аның белән бергә үткәннәр торды. Онытырга тырышкан саен йөрәк яралары ныграк кан саркыды.
            Танышып берникадәр вакыт узгач, Сәлих Рәмиләне үзенә кунакка чакырды. Өч бүлмәле фатирның тәрәзәләре кояшлы якка чыга. Алтынчы этажга җиткән каеннар тәрәзәдән үрелеп карый... Алар йөргән искиткеч матур парк үч төбендә кебек күренә. Сәлихның тел тегермәне дә тартты, кулы да туктамады. Җәһәт кенә суыткычтан җиләк-җимеш, шәраб, яшелчә алып өстәлгә тезде. Рәмилә исә аңа булышкан булды. Танышу хөрмәтенә авыз чылатып куйдылар. Сәлих хәрби хезмәтендә булып үткән кызыклы вакыйгаларны искә алып, Рәмиләне туктаусыз көлдерде. Эчми эчкән хатынның башына шәраб әчесе йөгердеме, Сәлих кулларын биленә салгач та сизмәде. Әллә хәмердән, әллә күптән татымаган татлы хисләрдән җиңелчә генә башы әйләнде. Иреннәре иренгә кушылды. Рәмилә татлы ыңгырашканын үзе дә сизми калды. Үзе ыңгырашмый да кебек, ә колагы ишетә... Ир куенына чумган хатын әллә исердем дә инде, дип үзен шелтәләде, кулга алырга азапланды. Беренче тапкыр килеп керүең. Килешми, ярамый болай! Аннары, әйтерсең дә кемдер аларны күзәтеп-карап тора. Бик тирәннән, эчтән юнәлгән бу карашның кем күзләре икәнен аңламады түгел Рәмилә... Тагын Хәбир аларның арасында... Ыңгырашу тагын кабатланды. Бу юлы Рәмилә сискәнеп башын аваз килгән якка борды. Сәлих дерелдәгән куллары белән аны яуларга азаплана иде. Әллә үз акылымда түгелменме, дип Рәмилә шикләнеп тә куйды. Күрше бүлмәдә ап-ачык итеп кемдер ыңгыраша иде. Рәмилә, Сәлихның кочагыннан чыгарга маташа-маташа ярым пышылдады: “Сәлих, кемдер анда ыңгыраша түгелме?” Сәлих нидер аңлатырлык халәттә түгел иде, юк анда беркем дә, сиңа тоела гына, дип бармакларын хатынның гәүдәсе буенча шудырды. Газаплы авазлар тынмады. Киресенчә торган саен көчәя генә барды. Рәмилә көч белән ирне этеп җибәрде дә барып күрше бүлмәнең ишеген ачты һәм тупсада катып калды... Караватта чәчләре агарган, чирдән ябыккан хатын-кыз гәүдәсе ята иде. Мәгънәсез карашын билгесез бер ноктага төбәгән авыр хәлдәге хаста кеше танырлык хәлдә түгел иде, ахры. Бу дөнья белән бердәнбер аралашу чарасы калган хатын бары тик газапланып ыңгыраша гына ала иде. Рәмилә алдындагы бу күренештән тиз айныды. Хатыннан күзен алмыйча артына чигенде һәм Сәлихка бәрелеп сискәнеп китте. Ир берни булмагандай, гадәти тыныч тавыш белән аңлатуны кирәк санады: "Ул минем хатыным. Өмет юк... Альцгеймер...” Рәмилә шунда гына аңына килде. Теленә кай арада кунган нәфрәт катыш тимер чыңы кушылган тавыш белән сорады: “Син бит, хатыным юк, дидең? Җаның бармы синең юкмы?!” Сәлих кызармады да, оялмады да: “Бүген-иртәгә ул үләчәк! Ә мин тере! Минем яшисем килә, яратасым, яратыласым килә!” Рәмилә башкача бу йортта кала алмады. Үлем түшәгендә соңгы чиктә яткан хатыны янына сөяркәләрен чакырган ир аның өчен кеше түгел иде. Ул киемнәрен генә эләктерде дә, Сәлихның, кызган мине, дип ялынуына-ялваруына карамастан, таштай атылып фатирдан чыкты. Урамда ул карга иелеп косты да косты. Иреннәренә тигән Салихның авызы да, “Пеләш прәник” үзе дә аңа бу минутта укшытырлык җирәнгеч тоелды. Бу мизгелдә ул башбаштаклыгы өчен үз-үзен дә күрәлмый иде. Менә сынадыңмы бәхетеңне?! Шул кирәк сиңа! Газраил тизрәк бу интегүләреннән коткарса, үлем түшәгендә яткан хатынның хәле җиңеләер иде. Ә аның шакшы ирен хайванлыгы өчен бары тик кызганырга гына кала. Менә кайда ул гыйбрәт! 

      Рәмилә урамда шәрабтан да, бу хәлләрдән дә айныганчы озак йөрде. Хатыны була торып, сөяркә тоткан ирләрне, ире өстеннән йөргән хатыннарны ул белми түгел. Дөнья бу, агы булган кебек, карасы да була. Һәркем ялгышлары, хаталары аша үз тормышын үзе төзи. Ә җаны чыгарга күп калмаган хатынын мәрхүмә санап, азгын дәртен тыя алмыйча яшәгән ир-атны беренче очратуы иде Рәмиләнең. Хәер, Сәлих кынамы соң бу дөньяда андый түбәнлеккә төшкән зат? Ә Рәмилә үзе аңардан кайсы ягы белән яхшырак? Чиргә сабышкан ирен кайгырту, дәвалау, коткару урынына аны куып чыгаруны хуп күрде. Җиңел генә котылды. Ә чынлыкта Хәбир аңардан ярдәм кулы көтте. Әле булса көтә. Шулай булмаса шылтыратмас, телефон трубкасын тотып, дәшми генә, өнсез генә өметләнмәс иде. 

         Бүгенге кичерешләреннән күңелендә давыл өермәсе бөтерелгән хатын бераз тынычлангач йортына табан борылды. Караңгы да төште. Кызы да югалткандыр. Онытырга кирәк бу мәхшәрне. Ишек янында кызу-кызу гына ни турындадыр сөйләшеп торган ир-егет белән кыз Рәмиләне күрүгә тынып калдылар. Йөрәге алдан ук нидер сизенгәндәй кысып-чәнчеп куйса да, Рәмилә аңардан карашларын алмаган парны яннарына килеп җиткәч кенә ярым караңгы фонарь яктысында чак шәйләде. Ике дистә ел бәхетле гомере үткән йорты янында Хәбир кызы Индира белән кемнедер көтеп басып тора иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт! Мавыктыргыч хикәя. Геройларның эчке кичерешләреннән аңлашылганча, алар, һичшиксез, бергә калачаклар, АЛЛА боерса!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик мэгьнэле хикэя, дэвамы да булса...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу-тормыш.Кайчакта аналар да ялгышып куя шул.Балаларына булышасы урында,кияүне яратмыйча ,тормыш бозылуга сәбәп була.Әни бик кадерле булса да,балаларыңны ятим итеп иреңне читкә кагарга кирәкми.Минемчә уртак фикергә килеп була бит. Кызганыч,мин үзем дә шундый гаиләдә,әтисез үстем.Әгәр Физәлия безнең авылныкы булса,ул безнең хакта язган ,дияр идем.Тик ,аралар бик ерак булса да,андый гаиләләр бар.Яз,дустым,ахырын яз,Индира бәхете өчен

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сагынылган Физәлиянең хикәяләре,тормышның үзе,укырга җиңел,бер хикәядә бөтен тормыш,hәм бүгенге яшәеш,дәвамын да укыйсы килә шул ,уңышлар сезгә Физәлия,рәхмәт!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ана кеше кызы б-н кияве ачуланышкан очракта да, татулаштырырга, араларын жайлап яшэргэ тиеш!

            Хәзер укыйлар