Логотип
Проза

​Югалган әни


(хикәя)

        Чираттагы пациентыннан бушаган теш врачы Илүскә регистратор Сөмбел, өстәлгә яңа карточка кертеп салгач, табиб гадәттәгечә кәгазьләрне кулына алды. Аның өч ел элек ачкан теш дәвалау кабинетына хатынның беренче мөрәҗәгать итүе, күрәсең. Карточкада исем-шәрифә, яшәгән адресы, туган елыннан башка мәгълүмат юк иде. Ире янында регистратор булып эшләгән Сөмбелнең карашы кабинетны хуҗаларча капшап чыкты да, берәр нәрсә кирәкмиме, дигән сыман Илүскә төбәлде. Теш табибының ярдәмчесе шәфкать туташы Римма Кәбировнаның кабинеттан чыгу форсатыннан файдаланып, Сөмбел, арттан килеп, иренә елышты. Тик алдындагы кәгазьгә төбәлеп утырган ире бу юлы иркә песиен күрмәде дә кебек. Хатынына төбәлү белән елмаерга торган иреннәре кысылган, күзләрендә аңлап булмаслык тойгылар чагыла, ә бераз агарынган йөзе кырыс-җитди рәвешкә кергән иде. Илүс, әллә ни эзләгәндәй, кулындагы буш карточканы актаргалады һәм, нидер аңларга теләгәндәй, үзалдына сөйләнде: "Хисмәтова Кәбирә Муллануровна..." Иренә карап берни дә аңламаган Сөмбел: “Чакырыйммы чираттагы пациентны?” – дип сорагач, Илүс ушына килгәндәй: ”Әәә... әйе, чакыр...” – дип кенә әйтә алды. Берникадәр вакыттан Сөмбел кире керде дә Хисмәтованың беркайда да юк икәнлеген әйтте. Хатынына ышанмагандай, Илүс җәһәт кенә коридорга чыгып карады. Анда беркем дә юк иде. Илүс урам якка чыккан тәрәзә янына килде. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр арасында ул үзен кызыксындырган хатынны тиз эзләп тапты. Көзге кар катыш җилгә каршы бераз бөкрәеп, аякларын чак-чак шуыштыра-шуыштыра, авырткан тешен учы белән учлаган алтмыштан узган хатын атлап бара иде. Аның кыяфәте, килеш-килбәте шулхәтле көчсез, мескен күренә иде, ирексездән Илүснең йөрәген кызгану хисе чәнчеп куйды. Әйе, үзен дөньяга тудырган, бар иткән әни тиешле кешесен күргәч, Илүс кызганудан башка берни дә тоймады. Балачакның ямен-тәмен алып, күңелен тырнап торган рәнҗү, үпкә хисләре дә күптән сүнгән-сүрелгән иде инде. Әни... Тик күз алдына үзен тәрбияләп үстергән әнисе Сания килде. Әниләрне сайлап алмыйлар, ул берәү генә була. Ә Кәбирә Муллануровна, әни буларак түгел, шулай исем-шәрифәсе белән калыр Илүснең күңелендә... 
       Илүс ишегенә тәнәфес игъланын элде дә, башын ике кулы белән учлап, уйга калды. Ире өчен ниндидер бик мөһим вакыйга булганын аңлаган Сөмбел аңа чәй ясап кертсә дә, Илүс чәшкегә кагылмады. “Кәбирә Муллануровна.... Кайчандыр синең үз әнием булуыңа сабыйларча ышана идем... Көннәр буена тәрәзә янынан китмичә сине көттем. Менә кайтырсың, менә кайтырсың кебек... Тәрәзә яныннан китсәм, кайтканыңны күрми калырмын кебек иде...” 
       Аяклары гарип туган Илүс бик озак йөри алмады. Башта чирле баласын кызганса да, Кәбирә, тора-бара, үзен ныграк кызганды. Шушы теләп алмаган сырхау янында гомеренең заяга үткәненә ачынды яшь хатын. Баласының чирле туганына бер сәбәпсез ирен гаепләде: “Сезнең нәсел... Гомерлек гарип синең балаң...” Баласының тереләчәгенә өмете өзелгән хатынын Сөбхәт тыңламады. Улын табибтан табибка, хастаханәдән хастаханәгә йөртте. Тик Кәбирәнең генә түземлеге төкәнде. Язмыш биргән сынауларны күтәрә алмыйча, ул Илүсне дүрт яшьлек чагында әтисенә ташлап чыгып китте. Барысын да аңлап бетермәсә дә, Илүснең балаларча сизгер күңеле тирән яраланды. Ничек ташлый алсын аны әнисе? Юк, бу мөмкин түгел!.. Ташлап китүенә ышанасы килмичә, Илүс үзен, әни югалды, әни бер табылыр, дип ышандыра килде. 
      Тезләре, тубыклары эчкә карап торган гарип бала, алпан-тилпән килеп, беренче адымнарын әнисе киткәч ясады. Тәүге адымнарын әнисен күрергә тәрәзә янына атлады. Әни, күрәсеңме, мин йөри алам! Син мине гомерлек зәгыйфь санасаң да, мин йөри алам! Әни, күрче... Тик урамның теге очында әнисе һаман күренмәде. 
      Илүскә алты яшь тулганда Сөбхәт аңа яңа әни алып кайтты. Сания үги улына чын әни була белде. Сөбхәттән кызлары туса да, ике баланы тигез яратты. Кызгануын күрсәтергә тырышмаса да, хатын, чирләш баланы жәлләп, аңа күбрәк игътибар, тәрбия бирде.
      Артыннан йөри торгач, Сөбхәт улының аякларына операция ясатты. Элеккедән әз генә сиртмәле рәвештә атлавы калса да, Илүс инде гомерлек гарип түгел иде. Ул башка балалар белән бергә гади мәктәптә укыды. Мәктәпне бетергәч, теш табибы һөнәре алды. Берничә ел тәҗрибә туплагач, бераз акча җыйгач, хатыны белән бергәләп үз кабинетын ачты. Үз өлкәсендә яңа казанышлар белән танышып барып, белемен арттыра-арттыра, Илүс халыкта тиз арада авторитет яулады. Күрсәткән хезмәте өчен хакны да, тешне каерып алгандай, каерып алмады, ә уртача гына бәя куйды. Илүснең иң курыкканы – туачак балаларының сәламәтлеге шик астында иде. Әмма тап-таза, теремек кызлары Зәринә яшь гаиләнең зур бәхетенә әверелде.
       ...Артыннан килеп кочкан хатынының кулларын Илүс учларына алып үпте дә, күңелен басып торган авыр кичерешләрен селкеп ташларга теләгәндәй, кинәт кенә урыныннан торды. Кулындагы карточкага бераз карап торды да Сөмбелгә сузды: “Мә, архивка куй. Теләсә, бәлки бер килер...” Үсеп кеше булган улы белән күрешәсе килмичә борылып чыгып киткән ана кешене Илүс гаепләмәде. Ул бәхетсез хатынның күңелендә нинди газаплар бар, кем белә? Әтисе сөйләве буенча, Илүс Кәбирәнең үлгән иреннән баласыз калуын ишеткән иде. Сөмбел чыгып киткәч, Илүс тагын тәрәзә янына килде. Баягы хатын инде күренми, ул киткән якны ишеп яуган карлы яңгыр каплаган иде. Ирексездән Илүснең зиһененә: “ Югалган әни...” – дигән сүзләр килде. “Югалган әни... Еллар буе көтә торгач, менә табылдың да. Тик шатлыгы гына юк бу табылуның. Тагын югалдың...” Илүснең йөрәгендә кузгалган җәрәхәт тагын, сулкылдап, үзен сиздерде. Җан сызлавын укол казап кына басып булмый шул... Илүснең куллары үзеннән-үзе телефонга үрелде. Бу арада әзрәк йончып торган әнисе Саниянең тавышын трубкадан ишеткәч, Илүснең күңеленә гадәти тынычлык белән бергә ниндидер рәхәт тойгы кайтты: “Әни, хәерле көн. Хәлең ничек, әни?.." Тапкан түгел, баккан – ана, димәсләр иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Һәрвакыттагыча мәгънәле һәм сокландыргыч хикәяң, Физәлия! Тик "авторитет яулады" дигән сүзләрең кытыршырак, "дәрәжәле исем" яки "шөһрәт" алды дисәң безнеңчәрәк булыр иде...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Физалия, рэхмэт бик эчтэлекле хикэя, тормышта шундый кукушка энилэр куп, мин аптырыйм, йорэксез аналар, хайваннарда уз балаларын ташламыйлар безнен энилэр сугыштан сон ирсез калып безне устергэннэр, урыннары ожмахта булсын

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дэрэжэле исемне - озак еллар эшлэгэч кенэ бирэлэр!Шохрэт алды - дию ,шулай ук урынсыз куллану булыр иде .Илус узен - хезмэтенен чын остасы буларак, халык хормэтен бик тиз яулады!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Илус узе -хезмэтенен чын остасы буларак, халык хормэтен бик тиз яулады!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Тэрбияви эчтэлекле хикэя...Гарип балаларны тугел,сау-сэламэт балаларын ташлаган эти-энилэр бар...Яшьлектэге хата гомер буена озата...Картайгач,алар да уйлап,хаталарын танып,укенэлэрдер,минемчэ...Илус очен соенсэм дэ,Кэбирэ очен борчылам...Газаплы картлыкта яшиселэре килмэсэ,тудырган балаларын ташламасыннар иде яшьлэр!

            Хәзер укыйлар