Логотип
Проза

Йомшаккай

Хикәя 

 

 

Хикәя 

Габделбарый хаҗи җил капкасының келәсен үрелеп ачты да чайкала-чайкала бусагага барып утырды. Читегендәге тирән галушын бисмиллалап салгач, башындагы түбәтәен рәтләп куйды. Сарай ягыннан килгән песие картның аягына сарылгач кына азрак авыр уйларыннан айнып киткәндәй булды. Песигә карап: «Йомшаккаем, без икебез дә ятим калдык бит, әттәгенәсе!... Майсарасыз – Ак әбисез калдык, мәңгелеккә – ахирәткә озаттым. Фани гына шул бу дөнья! Кемнәр монда яшәп туйган соң әле?.. Шулай... Сабыр итәргә, хәзер аңа бары дога, дога гына кирәк. Ансыннан калдырмам Майсарамны, укырмын...» – дип уйланды. «Бар, Йомшак, ак келәт янына, аннан аш исләре килә, сыйларлар үзеңне, хәзер, тәһарәтләнеп, өстемне алыштырам да, мин дә барырмын. Нишлисең, тормыш дәвам итә. Мизгелләр алышынып торган кебек, еллар да үзе белән нидер алып килә, алып китә, вакытны туктатып булмый», – дип күтәрмәдән авыр гына торып, өенә кереп китте. 

Урман итәгендә утырган Балыклыкүл авылының Кендек әбисе Майсара карчыкны соңгы юлга озатып кайткач, авыл кечерәеп, ятимләнеп калгандай булды. Көзгә тартым җилләр куак-агачларның яфракларын тарап, тирә-якка таратып куанды. Күлдәге кыр казлары, төркем-төркем оешып, очып китәргә ашкынды. Ә Балыклыкүлнең татлы чишмәләре, Киндерлекүлнең чишмәләре белән очрашып, бераз тынып калды... Күл өстендә йөзгән нәни болытлар авылны әйләндереп алды, аннары уйнаклап таралышты, офыкка таба актылар... 

Шушы соклангыч, күпне күргән, күпне кичергән, еллар камчысыннан җәрәхәтләнеп беткән авылның тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын төпләгән дәфтәренә латин-гарәп хәрефләре белән язып баручы иң өлкән яшьтәге картның – Габделбарый хаҗинең үзенең язмышы да шуңа охшаш иде. Тик бердәнберен озатканнан соң язлыгы торып калгач, ул ятимлекне тоеп еламады, йөрәге генә ярсып үкседе. Ярый әле янында изге китап – «Коръән Кәрим» бар. Намаз, догалар ярдәмгә килә. Шушы халәттә быелгы көзне каршыларга җыена хаҗи. 

Атна саен өйлә намазына кадәр Майсарасы янына барып, догаларын укыр булды. Менә бүген дә борынгы зират капкасы алдында туктап ясин укыды карт. «Барысына да дога кирәк шул, күпләрнең искә алырга нәселләре дә юк. Йә Ходам, укыган догаларымны кабул итче», – дип акрын гына өенә юнәлде. Песие хуҗасыннан калмады... 

«Авылның Кендек әбисе атнакич 89 яшендә картлык чире белән вафат булды» дип язып, дәфтәрен сөлгегә урап өстәлгә куйды. 

Майсарасының еллыгын зурлап үткәрде, ләкин икенче атна кичне өйлә намазын укыгач, нигәдер башы әйләнеп, күңеле болганды, аннары, күкрәге кысып, тын алу авырайгач, күршесе – авыл мулласы Мансур Рәҗәп улын чакыртты. Шуннан соң берничә тапкыр тирән итеп сулыш алды да күзен йомган килеш Ак әбисе – Майсарасы янына ахирәткә китте. 

Габделбарый хаҗине әбисе янына иске зиратка зурлар җирләделәр, капкасына зур йозак элеп куйдылар. Чөнки авыл халкы күптән инде яңа зират ачу турында сөйли иде. Авылның аксакаллары аны Киндерлекүл янындагы калку урында ачарга тәвәкәлләде. 

Габделбарый хаҗинең песие, ятимлеген сизепме, ак келәт артыда барысын да күзәтеп утырды. Бик нык ачыкса да, өй эчендә кереп-чыгып йөргән кешеләр арасында буталмады. Бары җил капканы җил каккан саен аның кадерле кешеләре таякларына таянып кайтып кереренә өметләнде...Шулай ничә көн үткәндер. 

Көннәрнең берсендә күтәрмә алдында яткан кадерле галушлар янына килде. Өйдән тәмле аш исе килә иде. Мәхлукнең тамагы ач, ашыйсы килә. Шуңа ул акрын гына өйгә узды. Аш бүлмәсенә үтү белән өстәл артында утырган ят хатынга карап тавыш бирде, ашарга сорады. Хатын песине күрү белән: «Абау, тагын бу кара җен баласы килеп кергән, тфү, тфү! Шаукымлы була күрмәсен, каһәрең, прес, күземә күренмә, кара пәри!» – дип урыныннан сикереп торды да кечкенә ач песине бар көченә тибеп очырды. Моны көтмәгән бахыр песи стенага барып бәрелде. Берни аңлап өлгермәгән Йомшакның күзләреннән очкын сибелде, башы чыңлады, уң тәпие өзелеп авыртты. Ул чайкала-чайкала өйдән чыгып китте. Күтәрмәдән галушлар өстенә барып төшкәч, бераз һушсыз ятты. Аннары ак келәт артына барып яшеренде. Чыңлап торган башы, тәпие авыртты. Ул тәпиен ялады да ялады. Күп тә үтмәде, ярсыган хатын Хаҗи карт белән Ак әбинең өйдәге әйберләрен зур паласка төреп өй алдына чыгарып ташлады. Төрелгән әйберләр арасыннан Хаҗи карт авыл тарихын язган кәгазъ битләрен искән җил тирә-якка очырды. Борынгы авыл тарихы шулай җилгә очты... 

Ят хатын сиртләме коедан су алгач, җирдә таралып яткан дәфтәр битләрен олы пычрак галушы белән таптап үткәндә, Йомшак төргәк янында калтыранып җиргә сеңгәндәй яшеренеп калды. Ятим песи хуҗаларының киемнәренә сарылып төнне үткәрде. Әйе, ул бу ямьсез тавышлы усал хатынны таныды. Ак әбинең алъяпкычын бәйләгән бу хатын  – былтыр кайтып китән киленнәре бит! Ак әбинең күлмәге өстендә аягы сызлавы тынып торса да, башы нык авыртты, борыныннан тамган куе канны теле белән ялады. Йошак төнне сызланып үткәрде. Башкача бу усал хатын янына кермәскә, күзенә күренмәскә булды ул. Аннары әллә инде хуҗаларын кабат кайтмасын аңлапмы, аксый-аксый Киндерлекүл янындагы зиратка йөгерде. Анда барып җиткәч, таныш урынга килеп: «Ак әбием, мин килдем», – дип кабер түренә узып утырды. Тынлык колакны яра, тирә-яктагы кешеләр тавышы гына аны боза. Миләш тәлгәшләренә кагылып киткән җилләр шаяртмакчы була. Юк, Йомшак монда бернәрсәдән дә курыкмый, хуҗасы Габделбарый бабасы белән килгән тыныч урын бит бу. Йомшак зират капкасыннан күзен алмый хуҗасын көтте. Көннәр атналарны алыштырды. Кабер өстендә утырган ятим песи Ак әбисен ташларга ашыкмады. Ул йончыды, ябыкты. 

Бер көнне ул акрын гына зираттан чыкты да Балыклыкүлгә килде. Балыкчылар яр читедәге песине күреп: «Кара әле, хаҗи Габделбарыйның кара песие балык тотарга килгән. Мәхлукнең тамагы ачтыр», – дип аны кызгандылар. 

Ә песи аларның тавышын ишетеп, яшен тизлегендә ярга ышыкланды, җиргә посты. Шул көннән алып, елга туңганчы, балыкка килгән кешеләр песи утырган елга ярына балык калдырып киттеләр. Песи кешеләр киткәч, күчтәнәч белән сыйланырга өйрәнде. Күп вакыт юл аша гына ачылган яңа зиратка барып тычкан тотты. Төнне Ак әбисенең кабере өстендә үткәрде. Аны монда беркем дә кыйнамады, кумады, җәберләүче булмады. 

Хуҗаларының каберләре өстендә сагышланып, көннәрен өмет кочагында үткәргән Йомшакның күңелен аңлаучы булмады. Кар-бураннары белән салкын кыш килде. Тик Йомшак зиратны ташлап китмәде, йомшак кара тунының йоннары сирәгәеп агарды. Зур матур күзләре кечерәйде, мыеклары сынып, тырпаеп калы. Песи һаман Ак әбисенең каберенә сыенып, үзенә җылы эзләде... 

Кыш карлы булса да, яз кояшны җитәкләп килергә ашыкты. Сагышланып кайткан кошлар тавышы тирә-якка ямь өстәде. Кояш, каршы эретеп, зират капкаларыннан да үтеп керде, каберләр өстендәге чәчәкләргә нурын сипте. Яз тантана итте. Ике кабер арасында бөкрәеп яткан Йомшакны кояш нурлары күпме генә иркәләсә дә, песи баласы уянмады. Ул матур төш күреп йоклады: Ак әбисе белән Габделбарый бабасы аны җылы сөт белән сыйлыйлар.... 

Балыкчылар арасында: «Киндерлекүл янындагы иске зиратның хуҗасы бар, ике күзе ут чәчеп янган кара шәүлә төнлә зират капкасына беркемне дә якын китерми» дигән хәбәр йөри. 

Күрше авыл мулласы гына мәчеттә һәр җомгада Балыклыкүл авылыннан ахирәткә күчкән изге кешеләр рухына багышлап ясин догасын укый... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар