Логотип
Проза

Язылганны күрерсең

Алар  гаиләдә ике кыз үстеләр – Рәфилә белән Рәфидә. Берсенә язмыш бәхетне өеп бирде, икенчесе  бары җан асрады бу  җирдә. Рәфиләсе олырак иде, үткеррәк тә булды. Малайлар кебек  таштояк булып үсте ул. Бар эшләрне җимертеп эшли иде. Укуы да яхшы. Аннан күпкә кечерәк Рәфидә гел өйдә, аш бүлмәсе тирәсендәрәк кайнашты, басынкы, юаш  иде. 

  Рәфилә,  тугызынчы класстан соң чыгып китеп, якын шәһәрдәге медицина училищесына барып керде. Яхшы билгеләргә укып диплом алгач, тәвәккәлләп Казанга чыгып китте. Анда зур  хастаханәгә  шәфкать туташы булып урнашты. Барысына үз тырышлыгы белән иреште кыз. Чая да иде, үзсүзле дә, югалып калмады – үз сүзен сүз итте. Эшендә алдынгылардан саналды. Көчен жәлләми иде Рәфилә. Акчасына кызыгып гел кичке сменаларда  эшләде. Ул вакытларда әле эшләгән кешенең кадере бар иде. Үз парын да хастаханә  палатасында тапты ул. Кыяга менгәндә егылып имгәнгән яшь кенә егетне салдылар алар бүлегенә. Альпинизм белән шөгыльләнүче, университетта укып йөргән  Вадим исемле егет иде ул. Рәфиләгә табиблар кушуы буенча яныннан китми  тәрбияләргә туры килде егетне. Шулчак ике яшь йөрәк якынаеп китте. Вадим Казан егете булып чыкты, әти-әниләре зур урында эшли икән. Ныклап аягына баскач, Вадим көн саен диярлек Рәфилә янына килеп йөрде. Яңа ел бәйрәмнәре җиткәч, кияүгә  чыгарга тәкъдим ясады. Рәфилә үзе дә гашыйк булган иде егеткә, тик менә Вадимның әти-әнисе генә баштарак карышып маташтылар. Рәфиләнең гади авыл кызы булуы охшамады аларга. Үз уллары өчен яхшырак кәләш сайлап куйган иде алар. Әмма Вадим нык торды. Бик күңелле туй үтте, яшь гаилә  Вадимның ялгыз торган әбисенең фатирында  яши башлады. 

Ике елдан соң Рәфидә дә мәктәпне тәмамлады. Ул унберне бетерде бетерүен, тик белем ягы сай иде. Кулына документ алгач, аптырап калды кыз. Кая барырга, нинди юл сайларга? Авылда калуның да файдасы юк иде. Үз өендә, әзергә яшәр иде анысы, әмма каян җайлы гына эш табасың? Шәһәргә барып кайдадыр укырга сәләте юк. Кем көтеп тора аны анда?   

 Бу вакытта инде апасы Рәфилә тирән тамырлар җибәргән иде шәһәрдә. Вадимның әбисе гүр иясе булып, фатирга тулы хуҗа  булып калдылар. Ире дәүләт системасында яхшы эшкә урнашты. Рәфилә дә коеп куйган шәһәр хатыны иде хәзер. Күз явын алырлык итеп киенеп куя, битне-башны шартын китереп бизи, биек үкчәләрдә тек-тек атлап йөри, сөйләшүе дә гел урысча. Кунакка кайткан чакларында авылдашлары танымый гаҗиз була иде әле. 

  Апасы киңәш бирде инде аңа: 

– Авылда  мүкләнеп ятма, шәһәргә урнашырга тырыш. Анда тормыш бөтенләй башка. Без дә ярдәм итәрбез. Бар кешегә дә институтта укырга димәгән. Гади эшче булып та бер дигән иттереп яшәргә була. Безнең фатирдан ерак түгел ПТУ бар. Эшче һөнәрләренә укыталар. Ятакханәләре яхшы. Һәрвакыт безгә килеп йөрерсең, – диде. 

   Көз якынлашкач, апалары машинасына утырып барып,  шул ПТУга малярлыкка укырга керде Рәфидә. Бу эш аңа җиңел булып тоелды. Буяуның  нәрсәсе бар ди, пумалаңны селтәп, яңа салынган фатирларның стеналарын, идәннәрен буя да буя инде. Шуңа күп итеп акча да түлиләр, имеш. Чынлап та, ятакханәдә яшәү шартлары яхшы икән. Өч кыз бер бүлмәдә яши башладылар.  Уку да авыр бирелмәде кызга. Монда артык бутамыйлар иде башларын. 

 Озын-озак белем биреп маташмадылар кызларга, күбрәк төзелешләргә практикага йөрттеләр. Һөнәренең нечкәлекләренә төшенә алды Рәфидә, тик язмаган икән аңа буяу исләре иснәп,  күп акчалар алып, башкалада яшәргә. Ике киртә юлын буды кызның. Беренчесе хакында иркенләбрәк сөйләргә кирәктер. Ятакханәнең беренче катында һәр шимбәдә яшьләр өчен танцылар оештырыла иде. Үзенә күрә күңелле генә үтә иде бу кичәләр. Бүлмәдәш кызлары белән Рәфидә дә йөрде анда. Авылдан килгән кызлар шәһәргә чыгып күңел ачу урыннары эзләп йөрергә курыктылар. Ә бу кичә янда гына, баскычлар санап төшәсе генә. 

  Әнә  шундый кичәләрнең берсендә Рәфидә Арчадан килгән Әнвәр дигән егет белән танышты. Биергә дә оста, сөйләргә дә оста иде егет, тәки кызның башын әйләндерде. Вакыт үткән саен, бер-берсенә якынайганнан-якыная барды кыз белән егет. Бердәнбер көнне, бар киртәләрне сикереп, бөтенләй якынаеп киттеләр. Бераздан Рәфидә үзенең авырга калганлыгын белде. Бу хакта ул, әлбәттә, сөйгәненә хәбәр итте. Әнвәр авыр кабул итте бу яңалыкны. Күпмедер вакыт сөмсере коелып йөрде дә Рәфидә янына хушлашырга керде. 

– Без иптәшләр белән Колымага барырга сүз куештык. Анда алтын кисәкләре аяк астында аунап ята икән. Баегач, кайтып алырмын сине, өйләнешербез, – диде дә зым-зыя юкка чыкты. 

   Нишләргә белми бәргәләнеп йөргән чагында, Рәфидә тагын бер бәлагә тарыды. Практикада чакта өске каттагы бүлмәләргә тар гына такта басмалар аша күтәрелгәндә, таеп китеп, түбәнгә очты. Ни гаҗәп, сынган-каймыккан җирләре юк иде, әмма башы белән каты бәрелде ул. Ике атналап хастаханә  койкасында аунап чыгарга туры килде. Бу вакыйгадан соң  үтереп башы сызлый башлады, түзәр әмәлләре калмый иде. 

   Апасы Рәфилә сеңлесенең түгәрәкләнгәнен сизеп алды, әлбәттә. Почмакка кысрыклап, барысын бәйнә-бәйнә сөйләтте, пыр тузып тиргәде һушсыз сеңлесен. Кызларының хәлен белергә килгән әниләре дә шаккатты юаш кызын бу хәлдә күреп. 

Авылга кайтып күренеп йөрисе булма мине рисвай итеп. Төшертергә соң инде, роддомда калдырып чыгарсың. Калганын соңыннан уйлашырбыз, – дип кайтып китте. Утларда янды ул чакларда кызыкай, күзеннән яшьләре китмәде. 

 Тагын шунысын да әйтергә кирәктер. Апасы  Рәфилә бәхеткә тиенеп яши иде. Ләкин тормыш дигәнең бар яклап та түгәрәк булып тормый бит ул. Бер-берсен яратып, җитеш тормышта яшәсәләр дә, Рәфиләнең баласы юк иде. Әллә күпме акчалар түгеп, табиблардан табибларга йөреп карадылар ирле-хатынлы, әмма дәвалануларның һич файдасы тимәде. 

Рәфидә кайда сугылырга белми йөргән көннәрдә, апасы кызны үзләренә чакыртып алды. Җизнәсе дә өйдә икән. Рәфидәнең тамагын туйдырганнан соң, зур якка алып чыгып каршыларына утырттылар да менә мондый хәбәр сөйләделәр. 

– Сеңлем, синең сәламәтлегең да какшады соңгы араларда, – дип сүз башлады апасы. – Туачак баланың әтисе  кайда икәнен бер Ходай белә. Тапкан тәкъдирдә, кайда алып кайтасың да, ничек үстерәсең ул сабыйны? Әни дә бусага аша атлатмыйм дип янап кайтып китте. Больницага калдырып чыксаң да, күңелең тынгылык тапмас. Менә без җизнәң белән сөйләштек-уйлаштык та... 

Шул урында җизнәсе сүзгә кушылды. 

– Болай дип уйлыйбыз без, балдыз.  Әйдә, ул баланы без карап үстерик. Мин монда танышлар арасында белештем, рәсми рәвештә безнең бала итеп документ төзергә мөмкинлек бар. Үз апаң, үз җизнәң карап үстерсә балаңны,  шатланырга гына кирәктер бит. Караулы булыр, беркем какмас-сукмас нарасыйны, яхшы тәрбия алыр. Ләкин син табасың да баланы онытасың. Бу безнең арада сер булып кала. Үләр чиктә дә дөреслекне белмәсен. Шуңа килешсәң, риза булсаң, әйт үз сүзеңне... 

–  Табар вакытың җиткәнче бездә яшәп торырсың. Аннан соң да әле берәр ай янында булырсың. Синең өчен иң яхшы юл, минемчә, Рәфидә сеңлем. Уйла бу турыда, соңыннан җавабыңны әйтерсең... 

Бу киңәшләр күңеленә хуш килде беркатлы кызның. Ә нигә, бик яхшы була ич, үз апасы карар, җизнәсе дә яхшы кеше. Бала күтәреп кая бара әле ул? Авылга кайтып та тынгылык тапмас. Соңыннан чиреннән котылса, берәр яхшы гына кеше очратып гаилә корса, табар әле тагы бала. Аның барысы да алда. Егермесе дә тулмаган ич аның... 

  Тапты кызын Рәфидә, аны аплары үз өйләренә алып кайттылар. Кадер-хөрмәттә, җылыда баласын назлап ай яшәде ул анда. Теге чакта бик өстән генә уйлаган булган икән Рәфидә. Баласын, тере җанны иркәләп күкрәгенә салгач, әйтеп аңлата алмаслык сөю хисе туды кызына карата. Ай буена Рәфидәдән бәхетле кеше булмады. 

 Кызга апасы белән җизнәсе Динара дип исем куштылар. Рәфидә аны эченнән генә Энҗе дип исемләде. Энҗе бөртегенә тиң иде ул әни кеше өчен. Шуннан соң кыз бик җитез, бик тере булып ай үсәсен көн үсте. Килешенгән көн килеп җиткәч, Рәфидә, алтын бөртегеннән аерылып, авылга кайтып китәргә мәҗбүр булды. Конторга идән себерүче булып эшкә урнашты. Өйдәге эшләрдә әнисенә  булышты. 

  Өч айлап вакыт үткәч, бәхетле Рәфилә кызын күрсәтергә авылга алып кайтты. Туганнар, күрше-тирә бәби чәенә җыелды, әни белән әтине котладылар, кызның шәплегенә сокландылар. Йөрәге ярылыр хәлгә җиткән Рәфидә берни дә сиздермәскә тырышты, әлбәттә. Кешеләр юкта гына сабыена күз салырга батырчылык итте, ыгы-ыгы килеп яткан кызының кечкенә кулларына кагылып алды. Җизнәсенең кара коелып утырганын шәйләп алып, тизрәк бала яныннан читкә китәргә ашыкты. 

   Барысы да бергә җыелгандыр, төзелештә егылуы да, күргән хәсрәтләре дә – тора-бара Рәфидә тәмам саулыгын югалтты. Тәненнән ит китте, баш авыртулары көчәйде, бар саннарын хәлсезлек биләде. Табиблар диагноз куя алмый аптырады, шулай да өченче группа инвалидлык бирделәр. 

 Тормышка өмете югалды Рәфидәнең. Ниндидер яктылык, өмет күренми иде алда. Күрәчәгенә буйсынып яши бирде ул. Көн арты көн үтте. Шулай да шатлыклы мизгелләр аның тормышында булып ала иде. Динараны ияртеп апалары кайтып төшсә, уянып киткәндәй була иде. Хәтта буыннары ныгыгандай була, йөрәгенә хәл керә, юка иреннәре ирексездән елмая башлый. Әмма сирәк, бик сирәк кайта иде шул апалары. Әниләре ничә тапкырлар: 

– Калдырыгыз баланы авылда, сөт-катык ашап, саф һава сулап ныгып китәр, ичмасам, – дип үгетләп торса да, калдырганнары булмады. Ә андый бәхетле мизгеләрне күзаллап, төннәр йокламый ята иде Рәфидә. Менә кызы  иртән уянып китәр, яткан урынында йокымсырап, киерелер-сузылыр. Рәфидә очып килеп кадерлесен кочагына алыр, иң матур сүзләрне әйтеп күгәрчен булып гөрләр, саклык белән генә аның ефәк чәчләрен тарап үрер.  Аннан соң әниле-кызлы кара-каршы утырып чәй эчәрләр, терәлеп торган болындагы чәчкәләрне җыярга  чыгып китәрләр, күбәләкләр куып йөрерләр. Аннары инде бер-берсенә сыенып, хәтфә үләнгә утырып ял итәрләр... Күп иде андый хыялый уйлары Рәфидәнең. Тик берсе дә өндә булмады. Рәхимсез тормыш андый  очраклар бирмәде бәхетсез хатынга. 

 Еллар үтә торды. Шәһәр кешесе үзгәрми бит ул. Рәфилә һаман яшь, чибәр  сакланды, бәлки бераз тулылана төшкәндер. Ә менә Рәфидә тузды, таушалды. Йөзен иртә җыерчыклар басты, кулларының кан тамырлары бүртеп чыкты, күзләренең төсе уңды. Шунысы шатлык булды Рәфидәгә:  Динара ике тамчы судай охшаган иде аңа! Бу хакта күргән бер авылдашы әйтә иде Рәфиләгә. 

– Бертуган булгач, охшар инде, – дип җаваплый иде һәрчак. Ризасызлыгын йөзенә чыгармаска тырыша иде апасы. 

  Беркем дә мәңгелеккә килми бу дөньяга. Бердәнбер көнне әниләре дә, чирләп, урын өстенә ятты. Авылдашлары хәлен белергә агылды. Бар эшләрен ташлап, апасының гаиләсе кайтып төште. Әнисенең чире бөтенләй чыгырдан чыгарды Рәфидәне. Бик тә авыр иде аңа. Әгәр күз терәп торган әнисе дә үлеп китсә, япа-ялгызы калырмы инде ул бу җирдә? 

 Кешеләр арасында булудан арып, күңеле кителеп, Рәфидә яшелчә бакчаларына чыгып китте. Иң почмакта үскән сирень куаклары арасына яшеренеп, үксеп еларга тотынды. Бигрәк тә бәхетсез җан булды инде ул бу җирдә, бер рәхәт күрмәде. Нигә шулай үзенең колларын төрле сыйфатта ярата икән Ходай? Кемгәдер тормыш –  уен-көлке, шатлык-рәхәтлек, кемнеңдер йөрәгенә кан сава... 

– Әни... – дигән тавышка сискәнеп китте. Көпә-көндез саташамы шулай? Әллә акылыннан ычкына инде? Күтәрелеп карарга куркып, башын тагын да түбәнрәк иде хатын. 

– Әнекәем... 

Каршында – дөньядагы иң сөйкемле, иң акыллы, иң  чибәр, иң тәүфыйклы бала, аның кызы басып тора икән ич!  Бар тәне буйлап ниндидер калтырану узды, курка-курка гына аягына торып басты ул, гаепле елмаеп Динарага карады. Ә кыз, талпынып килеп, Рәфидәнең муенына сарылды. 

– Әни... Мине дәү әнием чакырып алып барысын әйтте. Каберемә алып китә алмыйм гөнаһ итеп диде...  Әни... 

Йа Раббым, мондый кадерле сүзләрне ишетергә дә язган икән лә Рәфидәгә!.. Әниле-кызлы бер-берсенә сарылып үкседеләр дә үкседеләр. Тынычлана төшкәч, нәрсәләрдер әйтмәкче дә булдылар, ахрысы. Анысы исендә калмаган Рәфидәнең. Әмма бу күз яшьләре иң татлысы булды  аянычлы язмышында, кызын кочагына алып кысканда иң бәхетле мизгелләрне кичерде ул... 

 Рәфилә белән кияү кеше сер ачылудан канәгать түгелләр иде. Тик  Динараның көлү-иркәләүләре эретте күңелләрен. 

– Минем ике әнием булганга шатланыгыз гына. Ә сез гомергә миңа әти-әни булып каласыз, – дип, барысын татулаштырды нур сибеп торган бала.  Шунысы гаҗәп, үлем түшәгенә яткан әниләре икенче көнне шәбәеп китте, өченче көнне аякларына басты. Бу хәлдән соң да шактый яшәде әле карчык. 

   Вакыйгаларның шундый борылыш алу, әлбәттә, Рәфидәгә канат куйды, аның тормышына мәгънә өстәде, ана бәхетен бирде. 

   Ул елны Динара югары уку йортына укырга керде. Мөмкинлек булган саен авылга  әнисе, дәү әнисе янына кайтып йөрде. Хәзер инде Рәфидә үзенең бар булмышын кызының язмышына багышлады, аңа табынды.  Әнисе үлеп киткәч, ялгыз калып чирдән газаплар кичергәндә дә бирешмәскә тырышты. «Синең кызың, алтының бар, Рәфидә. Син бик бәхетле хатын. Бар көчеңне җыеп яшәргә тиешсең син кызың хакына», – дип  үгетли торган иде үзен. Чынлап та, картлыгы бәхетле булды аның. Кызының туенда шатлыгы ташып  утырды, вакыты җиткәч, оныгын кулында сикертеп сөйде. Барысыннан разый булып китте ул фанилыктан...   

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик ошады. Рэхмэт авторга-язганын курми беркем дэ гургэ керми шул...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сабыр тобе - Сары алтын.Кызы Аны анлавына соендем

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик охшады, рэхмэт Хади абый

        • аватар Без имени

          0

          0

          Вакыйганы энисе дэ, кызы да файдасына борып, сюжетны узгэртеп, ахырын матур тогэллэу ошады. Авторга рэхмэт

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кыз бик мэрхэмэтле булган. Нинди генэ язмышлар юк бу доньяда- барысы да Аллаh кодрэте!

            Хәзер укыйлар