Логотип
Проза

Язмышлардан узмыш бармы? - 3

башы: http://​http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7666

Салават озак йоклап китә алмый азапланып ятты. Югыйсә дүрт сәгатькә сузылган юл арытырга тиеш иде бит инде аны. Әтисе белән Зилә апасының зал ягыннан сөйләшкәннәре өзек-өзек кенә ишетелеп китә. “Рифат, Наташа, анализ”  дигән сүзләр еш кабатлана. Салаватның да исемен ычкындыргалыйлар.  Шулай ята торгач, ул йокыга киткәнен сизми дә калды. Төшенә әнисе керде. Ул исән, имеш. Тик әллә кайда –  еракта үзе. Салават әтисе белән йорт алдындагы эскәмиядә утырып торалар. “Улым! – ди әнисе, – әтиеңне эзләп та-а-ап!” Салават – әнисенә:  “Әни, күрмисеңмени, мин бит әтием янында”. Аннан, Салават эскәмиядән сикереп тора да, әнисенә таба йөгерә башлый. “Әни, әни! – дип өзгәләнеп кычкыра, тик әнисе ишетми, ерагайганнан-ерагая бара.  Уянып киткәндә янында Зилә апасы басып тора иде. Еламаска тырышса да, булдыра алмады. Төш белән өн икесе бергә буталып, йөзе белән мендәргә капланды. “Әнием, әнием”, – дип үрсәләнде. Үзен тынычландырырга тырышкан Зиләнең кулларын этәреп җибәрде. 
Салаватны йокы бүлмәсендә калдырып, Зилә залга үтте. 
– Зилә, син әзерме?
– Әзерлеккә әзер лә ул, менә ни.. Салават..
– Ни булган Салаватка? 
– Төшенә әнисе кергән бугай, саташып уянды. Мине якын китерми янына, бәлки син тынычландыра алырсың.
Илгиз йокы бүлмәсенең ишеген ачканда Салават торып киенә башлаган иде. 
– Хәерле иртә, спортсмен! – диде Илгиз Салаватның кызарып торган күзләрен күрмәмешкә салышып.
– Хәерле!
– Иртәрәк түгелме әле, каникулның соңгы көннәрендә йокыны туйдырып каласың килмиме әллә бердә? – диде тавышына шаянлык кертергә тырышып Илгиз.
– Әти, минем үзебезгә кайтасым килә.
Сүзнең көтелмәгән якка борылуы, Илгизне бераз сагайтты.
– Улым, мин сине аңлыйм.  Башта читенрәк булыр, озакламый өйрәнерсең. Без сине  барыбыз да яратабыз, һәм гомумән, син үзеңне үз өеңдә кебек хис ит! Ә әниең белән яшәгән фатирга телисең икән, хәзер үк барып киләбез. Тик анда берүзеңә яшәү читен булыр. Аннан... Син бит балигъ түгел, шуңа күрә синең өчен мин җавап бирәм.
Салават эндәшмәде. Эндәшмәвен ризалык билгесе итеп кабул иткән Илгиз:
– Ярый, әйдә, күп сүз китапка яхшы, киттек! – дип, Салаватны ияртеп чыгып та китте.
Зилә, иртән иртүк эшләрнең алар планлаштырганча барып чыкмаганына эче пошып, кер юарга тотынды.
Салават фатирга килеп кергәч, әнисе килеп чыкмасмы дигәндәй, бөтен бүлмәләрне тиз генә әйләнеп чыкты. Залдагы форточканы ачарга үрелгән Илгизгә:
“Әти, кирәкми, ачма, өйдә әни исе бар, шулай гына калсын”, – дип кире туктатты. Илгиз, Салаватның үз яшенә карата иртәрәк әйтелгән бу сүзләренә, уйланып, аш-су бүлмәсенә чыгып, радионы кабызып җибәрде. 
“...Әрнетә йөрәкне югалту газабы, –
Әйтерсең лә бу –  гомернең азагы...”
Чү, әнисенең  җыры түгелме соң?  Соңгы вакытларда шушы җыр яңгырый башласа, радионың тавышын ачып куя да, бөтен эшен ташлап, тыңларга утыра иде.
– Әниеңнең яраткан җыры.
Салават Илгизгә карап куйды.
– Ә син аны кайдан беләсең?
– Беләм, улым, мин барысын да беләм.
– Белмисең шул. Менә минем “двойнигым” барын белмисең, вәт!
– Денисны әйтәсеңме?
Салават, колакларым дөрес ишетәме дигән кебек:
– С-с-с ин  аны кайдан беләсең, юк, син аны белергә тиеш түгел идең әле. Мин бит аның турында сиңа сөйләп өлгермәгән идем әле, – дип, әтисенә аптыраулы карашын юнәлтте.
– Мин шуның өчен дә әти кеше бит. Әти булгач, син дә шулай барысын да белеп торырсың, – дип, Илгиз Салаватны күкрәгенә кысты.
– Әтием, алай булгач, әйдә без аны Данис исемле туганы белән кунакка чакырыйк. Мин дә аларның адреслары да, телефоннары да бар, – дип,  сумкасыннан блокнот тартып чыгарды. Ә радиодан җыр агылды да агылды.

Зиннәттә яман чир таптылар. Сөлек кебек ир-ат ярты ел эчендә чыра кебек янып бетте. Врач апасы да бу яман чиргә каршы торырдай түгел иде.  Соңгы айда янына бер кеше дә кертмәделәр, нык бетеренде. Чыкмаган җаны гына калды. Тик җан да чыгарга ашыкмады. Сишәмбе көнне Илгизгә сеңлесе Зөлфия шалтыратты. “Абый, Зиннәт сине күрергә тели!” Илгиз, шәһәрдән утыз километрлап китеп өлгергән булса да, кире борылды.  Зиннәт бер ноктага караган килеш селкенми дә ята.  Бүлмәдә аларның икесен генә калдыруларын сорады.  Күзләрен төбәгән ноктасыннан алмый гына: “Җизни, бүлдерми генә тыңла, яме”, – диде. Зиннәтнең кабер салкынлыгы кебек кулларын учына алгач, ул сүзен дәвам итте. “Медсестраны балаларны алыштырырга мин котырттым, апаның үчен аласым килде. Тик апаны рәнҗетмә, аның бер гаебе дә юк. Сәриянең ул эшләгән роддомда бала табачагын миңа ычкындыргач, алдан шәфкать туташы белән танышып, сөйләшеп куйдым. Нинди “шайтан” котырткандыр, үзем дә аңламый калдым. Тик мин хатамны бик соң аңладым, бик соң...” 
Илгиз, үзе дә сизмәстән, Зиннәтнең кулларын ычкындырды.
“Зөлфияне яратып өйләндем, гөнаһым юк. Гомер буе әрнеп яшәвем, чиремне дә китереп чыгаргандыр. Җизни, кичер... бәхиллегеңне бир, җәфаланып җир өстендә яшисем килми, бик авыр!”
      “Бәхил бул, Зиннәт”, дигән сүзләрне ишеткән җан, шул мизгелдә үк күккә ашты. Җаннан кыелып калган “шайтан” чираттагы әшәкелеген эзләп, ракета тизлеге белән ачык тәрәзәдән атылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызык хикэя.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик уйландыргыч, укенечле, сагышлы эсэр!!! Язучыга ЗУР рэхмэт!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Елый-елый язган әсәрләремнең берсе...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Азагы бардыр кебек , эллэ ялгышаммы ?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Йөрәкне сикертә торган хикәя,андый хәлләр булгалый шул,кызганычка каршы,ахырын укыйсы килә,зарыктырма инде Люция.

            Хәзер укыйлар