Логотип
Проза

Язлар моңы № 1

Тормыш кыры нәрсәгә охшаш? Бу хакта уйлаганым юк иде. Хәзер менә уйларым белән шул кыр буйлап йөгерәм. Серкәләнеп килгән яшел арыш кыры читендә яшен көйдергән карама агачы күреп тукталып калам. Аның тирәли буш калган җирдә мәтрүшкәләр чәчәккә бөреләнеп килә. Тиздән монда җиләктән кайтышлый әбиләр тукталыр һәм, тамырларын зарарламаска тырышып, алар мәтрүшкә җыяр.

 Җидегән авылы озын-озын ике урам булып сузылган. Аларны биш-алты җирдән кыска урамнар, Чишмә һәм Кашан тык­рыклары тоташтыра, күктән очканда, самолёт тәрәзәләреннән караган кешеләр бу авылны баскычка охшата торганнардыр. «Баскыч»ның югары басмасы басуга алып чыга, түбән очы миләш-балан куаклы зиратка килеп терәлә. Кашан тавыннан төшәсең дә, шул басмаларга басып, киң кырларга чыгып китәсең, Җидегән халкы, көтү-көтү мал-туары гел югары гына менәләр сыман. Менәләр-менәләр дә, эш-мәшәкать кимегәч, кире борылалар.

Вакыты белән түбән очка да төшкәлиләр. Үлем-җитем озату, шул басмаларга сак кына басып, караңгы базга төшүне хәтерләтә.

Җидегәннең бу ягын текә ярлы елга, икенче ягын таш юл чикли. Су белән юл, бер тәртәгә җигелгән пар ат кебек, авылны каядыр әйди сыман.

Кашан чатындагы чүлмәк түбәле йортта Фәрданә карчык яши. Таш юлга чыгып, тыз да быз чабышкан машиналарга утырып йөрерлек мәшәкатьләре юк инде аның. Калага барганына да бишбылтыр, самолётларның иртән-кичен тынып тормаган тавышларын гына ишетеп кала ул. Тормыш аны читләтеп үтә. Әллә, киресенчә, тормышның үзәгендә булып, ул бөтенесен шәйләргә өлгерми кала микән? Әйе, шулайдыр. Юкса колакка чалынган хәбәрләрнең афәт-хәвефлесе дә, шатлыклысы да аның зиһенендә бик озакларга тукталыш ясый, гүя аның белән киңәш-табыш итә…

Самолётлардан озын баскычка охшаган авыл күренсә дә, Фәрданә карчык күренми.

Ә ул әнә сарык-кәҗәсенә, бәрәңге сабагы белән аралаштырып, печән салып керә дә электр самавырында кайнаган чәен эчәргә утыра. Иртә әле, аныңча, «таң тишеге». Әтәч тә кычкырмаган. Бүген кычкырмас та, шаять. Бик салкын. Ә чәй кайнар. Баскычтан тезмәгә менгәндә сулуы капса, чәй аның буыннарын язып җибәрә. Биле сызлавыннан котылыр өчен беркавым черем итеп алса да ярый инде кана. Әзрәктән үзенә иптәш булыр дип фатирга керткән Люция дә йокыдан торасы. Чәй эчертеп, аны озатасы бар. Аннан тагын бер шөгыле килеп чыгар. Бер тордыңмы – кыймылда инде.

Әле дә ярый, былтыргы шикелле, ялгыз башы кыш чыгасы итмәде. Укытучы кыз килгән дип колагына чалынуга, мәктәпкә килде. Инде фатир белешеп куйган Люцияне ай-ваена карамый үзенә алып кайтты. Тотсаң, биле сынарлык укытучы кызның. Әллә кырмысканы, әллә карлыгачны хәтерләтә. Кара күзе төбәлер нокта тапмый гел уйнап, урынлы-урынсызга оялуыннан яшеренергә генә тора. Карап торышка зәгыйфь сыман булып күренсә дә, калку күкрәкле. Утыртма якалы күлмәге, тәне тыгызлыгын белдереп, хәрәкәт уңаена әле тартыла, әле сырлана; йөреп китсә, аягына күз иярми.

«Син ятсынма, кызым. Йокың түр караватта булыр. Дәрес хәстәрләреңә өрәңге өстәлне бушатырбыз…»

Люция белән бергә өйгә чисталык-сафлык, ислемай исләре кереп тулды. Онытылып, сагындырмый да башлаган иде инде ул исләр. Ә менә иртә-кичен тиз генә, яшерен генә җемелдәп алган челтәрләрнең күбесе кызыгырлык иде. Карчык, көе кил­гәндә, аларны үзенә үлчәгәндәй итеп капшап-капшап та каранды, Люциясе шаяртып көлсә:

«Без яшьлектә боларсыз да хәйран идек, буып-кысып йөрмәдек. Алай да ерак иде, тегеләй-болай буй-кул җиткер­мәдек. Әүвәле кием аклыгыннан битәр җан сафлыгы кыйммәт иде», – диде.
«Хәзер дә шулай, түти».
«Булмыйча!»
Сүзен ул уенда дәвам итә:
«Булмыйча!» Тормышның алмашка күлмәге юк. Бар киеме сафлык та сафлык булырга тиешле. Тормышның тамыры хатын-кызда. Бала тапканда элек ничек кычкырсалар, хәзер дә шулай. Берни үзгәрми. Тормышның кияре сафлык булырга тиеш…»

«Бигрәк тулгансың, кызым. Ә кыяфәтең моңсу. Бөтен авыл егетен куркытып бетердең, ахры, берсе дә күренми».

Фәрданә карчык юрамалый гына башлый бу сүзне. Курыкканы – Люциянең көтмәгәндә башлы-күзле булып көтмә­гәндә китеп баруы, үзенең яңадан ялгыз торып калуы. Люция кебекләргә ия ишелеп тора. Кыз сиздермәсә дә белә кар­чык: Шәүлегән Насыйрының уртанчы малае дип күптән җит­керделәр. (Ә Люция, ул егет белән калса, тыйгысыз бер кайнарлык белән тула. Кинолардан кайтышлый артыннан егет килүен сизә. Әйләнеп карамаска үзен көчкә-көчкә генә тыя, кайнарлана, газаплана, шуннан котылу өчен, кайтып җитәрәк, бөтен көченә йөгерә-чаба, абына-сөртенә дигәндәй, ишегалдына кереп кача. Тегесе капка төбендә көтеп торган булса, «керт» дип ялварудан бүтәнне белми, эченнән генә «ичмасам коч та, бетсен инде бу газап» дип телгәләнә, аның кыюсызлыгына эче поша, түземлеге ярсый. Ә беркөнне егет искәрмәстән әйтте дә салды, өйләнешик, диде.)

«Өйләнсен иде инде хәере белән!»
«Кемне әйтәсең, түти?
«Сиңа күренәрәк…»
«Куркам мин, укытучы булганым өчен генә йөрми микән дим… дәшми, сөйләшми».
«И юләр, шушы матурлыгың беләнме, сөбханалла! Укыту­чылыгыңны уйлап торадыр тагын. Беләм мин Хөрмәтне, уты эчендә егетнең. Дәшмәве шуннан. Андыйлар саескан шикелле гел такылдамас, сандугач шикелле бер сайрар».
«Торыр җире юк, өйләре кысан. Сөйләделәр инде, тормышка әллә ни исе китми, имеш».
«Синеңчә, башта мал җыйсын, өйләнмичә башка чыксынмыни? Тормыш башлауның яме пар кашык белән тар ястык­та».
«Аның «пары» белән «тары» да юк».
«Бусы инде синең эш. Урын-җир, савыт-саба кыз бирнәсен­дә булырга тиеш».
«Килен малы төшәргә йорт кирәк».
«Менә ич, ындыр шайлы, ачуым килмәгәе, торыгыз. Авылыбыз кешесе лә, тарсынмасын, үзебезгә килсен».
«Күнәме соң, түти!»
«Очратыйм әле менә, күнү түгел…»

…Фәрданә карчык Люцияне уята. Анысы, үтә күренмәле эчке күлмәк өстеннән пальтосын элеп, тышка чыгып китә. Алсуланып, ишектән түргә тәгәрәгән буга төренеп керә.
– Кемдер үлгән ахры, урамнан сөйләшеп үттеләр, – ди.
Карчык эченнән укынып куя. Аннан исенә ала – кем икән? «Аһ! Сәгыйдулла мәллә? Өлгермәдем, өлгермәдем…»
Чыннан да, өлгермәде карчык. Сәгыйдулла кордашы янына кереп бәхилләшеп чыгарга өлгермәде.
Люция ашык-пошык тамак ялгап, мәктәбенә чыгып чаба. Фәрданә карчык тәрәзәгә каплана. Сәгыйдуллаларның капкалары шәрран ачык, кеше җыелган…

Кыш башының кояшы иртәсендә Җидегән искитәрдәй якты. Бәскә төренгән агачлар мамыктай җиңелдер кебек. Ялгыш орындың исә, алар һавага күтәрелер дә кар булып явар төсле.

Бүген менә иртүк, яңа карны таптап, зиратка сукмак салалар.­
Күз яшенә буылып, каладан Сәгыйдулланың кызы, хатыны бе­лән улы кайтып төшә… Бәрәңге алганнан бирле авылда күзгә-башка чалынганнары булмаганга, алар елау-офтануларын бәй­дән ычкындырырга уңайсызланып, аптырап калганнар, ахры.

Фәрданә карчык моңсыз, кешеләре дә кечерәеп калгандай булып күренгән бу манзараны башта аскы өлгеләре мамык-сүс белән тутырылган тәрәзәдән карап тора да, киенеп, Сәгыйдуллалар капка төбенә җыелган халык ягына юнәлә.

Ул килеп җиткәндә, кабык җеназаны күтәреп, олы капкадан чыгып барышлары иде. Кордашының йөзен бүтән күрә алмасына кәтмәле төшенеп, карчыкның эченә сызландыргыч үкенеч тойгысы йөгерә, таңда үзе белән бергә уянган бил авыртуы тагын көчәеп китә.

«Соңардым, үпкәләп китмә, – ди карчыкның күңеле. – Кабартма пешереп кертермен дигән идем. Нәзердә генә калды менәтерә. Сәгыйдулла, Сәгыйдулла… Вакыты җиткән икән, инде тиздән миңа да шунда барасы. Бергә утырып, соң мәртәбә чәй дә эчелми калды. Үткәннәрне искә алыр идек. Бөтен хәсрәтне юар да төшерер иде. Бәхил бул соң, бәхил бул…»

Картны алып китәләр. Бәхил булыгыз дигәндәй, җеназага җәелгән җәймәнең очы ир-ат атлаган көйгә җилпи-җилпи бара. Фәрданә карчыкның шул җәймәне сыйпыйсы килә. Ул кинәт шыксыз бер бушлык хисе белән йөзгә-йөз торып кала.

Соңгы елларны олыдан кубып, зар-интизар кичергәне юк иде әле. Мәшәкать артыннан куып, картлык та соңарган, ялгызлыгы да хәзергәчә бар буынны биләп алмаган сыман иде ләбаса? Хикмәт диген: бәсле кыш иртәсендә, бөтен дөньяларны тутырып, картлыгы килер дип кем көткән? Менә хәзер картлык дәшә. Яшьлеге дә әллә ни ерак түгел. Хәтерлә генә, иске сандык сыман теләми генә ачылыр да бар әчесе-төчесе белән күз алдына җәелер…

Фәрданә карчык үзен җәйге кояшлы көндә итеп күрә. Ишегалды уртасына киндер җәймәгә гәрәбәдәй бодай тараткан иде. Үзе читтәрәк, бодаен кош-корттан саклап утыра. Кулындагы энәләре ялык-йолык килә. Кызының кызына кәҗә мамыгыннан шәл бәйләве. Авыз эченнән генә озын көе дә көйләнгән күрәсең:

Сандугачкай сайрый үзәк өзеп,
Тавышкаен сала ла тирәктә.
Хатирәсе булып үткәннәрнең
Моңлы җырлар кала ла йөрәктә-ә…


Узып барган җиреннән Сәгыйдулла ишетеп, сиздерми генә кече капка артыннан тыңлап торган.
«Нәрсә моңайдыра?» – ди.

Узган гомеркәйләр, бәгырьне көйдергән күмеркәйләр хакында иде җыр. Матур итеп бер сөйләшәсе урында, әллә каян коткы салынып кырт кисте:
«Сине ни моңайтса – мине дә шул».

Белә иде югыйсә карчык: кордашы әүвәлгечә «Исәнме, Фәрданә»дән гайре сүз озайтмаса да, тел төбен, күңел җебен нидер кымырҗыта иде аның. Картаймыш көнендә саратский гармунын кочаклап, кичләрен яңабаштан капка төбендәге эскәмиягә чыгып утыра башламас иде…

«Бодаең шәп кибә… Мин алмаган әле. Пенсионерларга күпмешәрдән бүләләр соң?»
«Унике пот ярымшардан».
«Безгә күпме кирәк тагын, шөкер шуңа. Колхоз бәябезне белә хәзер…»

Башка сүз әйтмәгән иде Сәгыйдулла. Хәер, Фәрданә карчык­тан яшереп буламы соң. Сәгыйдулланың күңелендәге ташны сыгып чыгарып эретәсе, котыласы килә. Шул таш йоклатмый аны. Алай да, Фәрданәнең тавык-чебешкә болгатырга дип ат абзарына тизәккә төшкән чагына туры килеп, карт әйткән иде:

«Үкенечкә булган икән. Кеше оныта да белсен икә-ә-ән… Яши белмәдек…»

Бу сүзләрне бүтән берәү тыңлап торасы итсә, берни аңыш­тырмас иде. Сугыштан соң Сәгыйдулла белән Фәрданә арасында булганны онытканнарның колагына да эленмәс иде бу сүзләр. Ташка уелмаган ич ул хәл. Әмма кешеләр күңелендә мүкләнеп, еллар тузаны күмеп киткән бер вакыйга ике кордашның йөрәгенә мәңгегә уелып калган иде. Тезмәсеннән печән исе килгән абзарда ерак еллар җиле уйнаклап узган иде мәллә? Көтүгә китми калган ялгыз тай арата киртәсен кимерә иде. Ул чак Фәрданә карчык: «Атлар безнең хәтер кебек. Тик бер җылы абзар салып бирмиләр мескенкәйләргә. Бу саман кирпечләрнең измәсен үз аякларым белән изгән идем ич», – дип уйлап куйган иде…

Тормышта ни генә булмый. Сугыш вакытында Фәрданәнең ире Сәгыйдуллага карата хыянәте инеш суы шикелле инде аккан да киткән иде. Инде Сәгыйдулланың калын мыегына да соргылт төс кунды, үзе көлмәсә дә, һәрчак елмаюлы булган күзе эчкә батып, уйчанланып калды, озын бармаклары да, гармун телләрендә әүвәлге шикелле биемичә, хәзер авырлык белән генә йөри, вакыт-вакыт адашып та киткәли. Фәрданә карчыкның бит уртасындагы борчак хәтле генә чокыр, тирән җыерчыклар арасына кереп, сизелми-нитми әллә кая гына югалды; кайчандыр тыгыз ятып торган билдәрле кара көмеш беләзеге инде беләк буйлап шуып йөри, йөзе кипкән миләш кебек суырылып калды.

Кешенең йөзе-торышы үзгәрсә үзгәрә, ә менә хәтере…

Сәгыйдулла картны күтәреп алып киткәндә җыелган бала-чага тыкрык башына хәтле генә озата төшә дә, хәер итеп бирелгән тиен акчаларын тирәнгәрәк яшереп, яңадан тауга, чаңгы-чана шуарга менеп китә. Күрше-күлән карчыклар һәм алар арасында шушыларны күзаллап торган Фәрданә карчык кына, кысылган иреннәрен чак кыймылдата-кыймылдата кат-кат укынып, озак басып кала.

Тормыш хәрәкәте тукталмады. Олы юлдан машиналар район үзәгенә юл алдылар, җигүле атлар тырыклап узды. Кинәт салкынайтып җибәрде кебек, агачларны сарган бәсне тузгытып, җил үтеп китте. Зиратка таба сузылган тыкрыктан яңа сукмакка суык җил кар тузгыта башлады.

Фәрданә карчыкның хәтере генә нишләр менә. Нәрсә күмәр аны? Еллармы? Аларны әҗәткә алып торып булмый шул. Үзенә җибәрелгән еллар йомгагын сүтә алганчы сүтте инде, нәфес өмете сүнде-сүрелде.

Уйлар, тәсбих төймәләре шикелле, берсе артыннан берсе тезелә торалар.

…Бер җәйне Сәгыйдулланың үлгән хәбәре килде. Фәрданә, ялгыз ләкләк кебек, яшәү ямен югалтты. Гаме бетеп, алдын-артын карамый йөри торгач, йорты-җире янды.
Карлыгачлар кайткач, икесе кара күмер әрдәнәләре өстендә талпына-талпына очтылар да югалдылар.
– Карлыгачларыбыз китте ич, әни, – дип кычкырды бакча казышкан кызы.
– Кошлар яңа оя корыр, кызым. Без генә менә… Кошлар булмаганбыз, ичмасам…
Ялгызы гына тернәкләнүгә өметен өзеп, җаны тәмам корыр чиккә җиткәч, кулын өздереп кайткан Ярмигә кияүгә чыкты. Бау кебек ишелеп кенә торган хәсрәтләр очка җитеп төйнәлде генә дигәндә, Сәгыйдулла кайтып төште.

Фәрданә Тилгән тазы өстендә көлтә бәйли иде.
Төшлеккә туктап, бәпкә төпләренә баш төрткән генә иделәр. Кигәвен-мазар борчымасынга аягын-йөзен яулыгы белән томалап, Фәрданә дә изрәп китте.
Менә шулай ташланып черем иткән бермәлне, гармунын уйнатып, тау кашына Сәгыйдулла калкып чыкты. Атлыгып менгән, күрәсең: гимнастёркасы манма тиргә баткан, үзе, гармун кебек үк, тирән итеп, бөтен күкрәге белән сулыш ала.

«Сәламәтләрме, хатыннар!»
«Сәгыйдулла!..»
«Тәптишнекеләр югаламы соң! Әйттем ич мин…»
«Фәрданә, Фәрданә, малай, тор, Сәгыйдуллаң…»

Йокы аралаш:
«Кайсы Сәгыйдуллам?» – дип ычкындырганын сизми дә калды.
«Соң берәү генә ләбаса ул синең!»

Сәгыйдулла, гармунын һәм биштәрен бәпкә төбенә ыргытып, җәелеп утырган килеш изү сәдәпләрен әле ычкындырып, әле каптырып кабаланган Фәрданәгә таба атлады:
«Әнкәсе! Сөбханалла!..»
Фәрданә әкрен генә аягына басты.
«Исәнме, дим, әнкәсе!»
«И Ходаем…»

Тау астындагы күл ягыннан әче итеп тәкәрлек кычкырганы ишетелде. Әйтерсең лә Фәрданәнең күңеле шул тәкәрлек булып аваз салды. Ул, җәһәт торып, урылмаган арыш эченә ташланды. Авыр башаклар, битенә бәрелеп, күз ачарга ирек бирмәде. Күз алдында кызыл ялкын биеде. Кулына нигәдер урагын эләктергән иде. Ул ялгыш күкрәгенә кадалды. Эссегә күрә күкрәкчә кимәгән иде – ситсы күлмәкне кан чылатты. Күкрәк астында кинәт үзен сиздергән бала кебек талпынып типкән йөрәгеннән саркып чыкты мәллә соң ул кан? Ни туктарга, ни әйләнеп карарга, ни еларга белмичә, куе арышны ерып чапты да чапты. Каршысында әллә кайдан гына бүз тай пәйда булды. Тай, кинәт өркеп, читкә сикерде дә башаклар өстеннән кыска койрыгын тырпайткан килеш чабып китте.
«Тукта, нәрсә булды?»

Басуның бу ягында Ярми лобогрейкада арыш ектыра иде. Көлтә бәйләүче хатыннар да хәл алырга туктаган. Алар Ак елганың язгы ташуда ишелеп, өстәл кебек утырып калган ярында күләгәдә яталар. Ярми атларын җигеп маташа иде, Фәрданәне күргәч, каршына атылып чыкты.

«Тукта, нәрсә булды?»
«Сәгыйдулла…»
«Кем?»
«…кайт-ты…»
«Тәптиш Сәгыйдулласымы?»
«Ул…»
«Галәмәт, йөзең шуннан качтымыни?»
«Үзеңнең соң…»
«Нәрсә – үзеңнең… Ат урлаган мәллә?»
«Ат… Ә җан, җан, Ярми? Җан нишләр?»

Ярми үзе дә, аптырауда калып, Фәрданәнең тузгыган чәченнән сыйпады. Тилгән тавына текәлеп:
«Җан… төзәлер. Намусыбыз керле түгел».
«Бер киселгән төзәлерме?»
«…киселгән ябышмый анысы. Мина ярчыгы кыеп киткәч, ярты аңда килеш кулымны кире ялгап маташтым… ябышмады».
«Тән ярасы ла…»
«Нишлисең бит. Җинаять кылмадык лабаса, Фәрданә! Ахыры хәерле булсын. Күрәсең, бу сугышның ялкыны тәнне генә көйдермәгән…»

Арыш кыштырдады. Аның озын дулкыннары Тилгән тавы ягыннан өзек-өзек кенә итеп гармун ярсынуын алып килә иде. Фәрданәнең сәер тотышын хатыннардан белешкән Сәгыйдулла, күрекләрен җилкетә-җилкетә, бию көе уйнады:
– Бас ярсуларны, хатыннар!

Лобогрейка канатына таянып, шул биюне сүзсез генә карап тордылар. Фәрданә иренең сыңар кулы астына сыенды; күкрәгендәге ярасына, төкерекләп, бака яфрагы ябыштырды…

Сәгыйдулла Фәрданәне әрләмәде, каргамады. Әүвәлге нигезендә яңа йорт җиткерде дә өйләнеп тора башлады. Очрашканда, ул Фәрданәгә күзен кыса төшеп карар иде дә, мыек очын чәйнәп, берни булмагандай, тыныч кына исәнләшеп узып китәр иде. Белми йөргән Фәрданә: аның күзе эчендәге ялкынын күрсәтергә теләмәгәнгә кысылган булган икән.

Әнә шул ялкын әкренләп Сәгыйдулла гармунчының йөрәгеннән саркып бармакларына җыела килгән дә үзәк өзгеч сагышлы бер көй рәвешендә гармун күрегеннән ташып чыккан.

Елгада, актарылып-актарылып, боз киткән вакыт иде. Тын, караңгы кичне инеш ярында гармун уйнап җибәрде. Сәгыйдулланың кыңгыраулы саратский гармуны иде ул. Гармун гөрләп ташыган елга буеннан кузгалды да, бөтен авылны тутырып, Фәрданәләр тәрәзәсе төбеннән уйнап узды.

Башта моңа ул теләгәнчә игътибар итмәделәр:

«Сәгыйдулла яңа көй откан икән. Оста шул, һәвәс. Артист булып юкка калмады калада», – гына диделәр.

Бер елны шәһәрдән кешеләр килеп, авыл яшьләрен җыр­латып-биетеп карадылар да, Сәгыйдулла уеныннан бик канә­гать булып, Казанга килергә димләп киткәннәр, укырга кирәк, дигәннәр иде. Тыңлады Сәгыйдулла. Фанер әрҗәгә гармунын тыгып, шәһәргә юл алды. Кара түбәтәй киеп, шәһәр сәхнәләрендә өч-дүрт ай уйнап йөрде дә: «Җир кешесе җир сөрергә тиеш», – дип кайтып китте. «Юкка калмады шәһәрдә», – дип шуңа әйтүләре.

Яшь-җилкенчәк, бигрәк тә кытлыкта ашлыкка алышынмый калган ике гармунның ияләре Сәгыйдулла уйнаган көйне отып алырга ниятләп бактылар.

«Кайда ишеттең?» – дип аптыратып бетерделәр.

Сәгыйдулла дәшмәде… Ни кыстасалар да, уйнарга риза булмады. Ни Сабан туенда, ни кунак-төшемдә гармун теленә элмәде ул аны. Сандугач теледәй дерелдәп-биеп торган бармаклар астыннан чыккан бу бормалы-сыгылмалы көйне башка елларны да отып кала алмадылар! Ник дисәң, елына бер генә ишетелә иде ул. Шундый көй иде ул, Сәгыйдулла үзе чыгарган яңа көй!

Менә шул көй яңгырады да бер елга тынды, онытылды. Икенче елны, тагын елгада боз киткән кичне, җыр авыл өстенә кабат җәелде. Бу юлы да аның төнге сәяхәте кеше телендә озак йөрмәде. Ир-ат кына: «Салганыең, ахры, малай, кичә», – дип шаярткан сыман иттеләр, бүтән искә-өнгә төшермәделәр. Сәгыйдулла элгәречә колхоз, гаилә мәшәкатьләренә чума. Фәрданә белән очрашканда, күзен әүвәлгечә кысмыйча, инде туп-туры төбәп исәнләшеп уза иде.

Аннан чәчү башлана. Сабантуйлары китә. Урак өсләре үтә.

Яз килә. Хәсән тобасында боз актарыла. Өметләр баглап, бозлар өстенә учаклар ягыла. Тоба казанлыгындагы ургымнарны исән үткәннәренең зәңгәр төтеннәрен Тугай борылмаларына хәтле бәхетле күзләр озата кала.

Ярми Чыгыш җәйләүлегендә озын саплы җәтмә белән сыңар куллап балык сөзеп йөри. Янга элгән брезент капчыгында бәртәс, кечерәк бер чуртан бәргәләнүенә шатлана. Маймычлар­ны, комнан чүпләп, кире суга ыргыта. Кашык хәтле чабак, күтәмә эләксә, саңакларыннан кысып, яр өстендәгеләргә күрсәтә.

Сәгыйдулла, хатыны белән малаен су буенда калдырып, тегермән артлата өенә юл ала. Өйдә тәрәзә янына урнаша да гармунына ябыша. Әлеге дә баягы, көенең башын-ахырын барлап кат-кат уйный, туйдан соңгы яшь кияү кебек, бөтен тәне кайнарлык белән тула, берәр бармагы ялгышрак басып җибәрсә, аны эт итеп сүгә дә яңадан уйнарга керешә. Хатыны Сара кайтышына, аны-моны сиздерәсе килмичә, абзар-курада кайнаша, гармунын алдан ук чоланга чыгарып, лар аралыгына кыстырып куя. Быел тәкатьсез көтелгән теләгенә ирешәсен тоя. Көй булып саркып чыккан яратуының Фәрданә йөрәгенә үчлек булып кайтасын әллә тели, әллә юк. Тик сәер кытыклану белән шуны эсти. Шундый тәкәбберлекне горурлык кушамы? Нинди бетмәс сызлану, төкәнмәс җыр, бушанмас җан булды соң әле бу? Гармунын яшерүе Сарасын үпкәләтмәс, аның боек карашын күрмәс өчен генә. Кичен гармун тотып, аның яныннан үтү, куеныннан егете киткән кыз хәлендә калдырган кебек, аны кимсетү булмасын. Көйнең кайдан килгәнен белә Сара. Сәгыйдулланың язгы ташкында ни өчен урам әйләнгәнен дә белә ул. Ләкин эндәшми… Урам буйлап Сәгыйдулла тагын үтте. Фәрданә моңнар тирбәлүен озак тыңлады. Йомылыр-йомылмас керфекләре әкрен генә дерелдәде, әйтерсең җил су өстендә вак дулкыннар чәчмәсен куа. Йөрәге кымырҗыды. Көй инде, сулык-сулык кына булып, Тегермән очыннан килә. Шул өзекләрне ул хәтеренә үткәрә, көйнең күңелдә бөтенәюен, чишмә агышыдай тоташ ага башлавын тоя. Кинәт зиһенендә яшен яшьни: «Сәгыйдулла!.. Көең миңамыни?! Миңа?!» Һәм әйтерсең лә кемдер йөрәген кысып алып китте.

Ярми бозга эләгеп ертылган җәтмәсен ямап маташа иде. Гармун тавышына башын да күтәрмәде.

– Салса да шәп уйный, каһ-һәр! – дип кенә куйды.

Акбүз пәрдә кырыен ачып, Фәрданә караңгылыкка текәлде. Лампаның тонык шәүләсе юеш чия ботакларын алтынлаган, урамдагы күлләвекләргә төшкән. Гармун тагын бераз сызланды-җилкенде дә, елга тавышында югалып, тәмам тынды. Өй эче бала чыгарып бетергән каз оясыдай салкынаеп калды.

Фәрданәнең күңеленә төпсез бушлыктан бер тойгы тула. Көз иде. Аны ялгызын калдырып, аталары урманга утынга китте. Кечкенә иде әле Фәрданә. Көчле җилдә тупыллар шаулады, тәрәзәне ботаклар шакылдатты, җил белән яфраклар сарылды. Ботаклары – бармаклары тырпаюлы куллар, яфраклары – тәрәзәгә капланган кеше йөзләре, яңгыр юллары аларның күз яшьләре булып тоелды. Эңгер-меңгер, үле тынлык. Почмакта, тешләрен шыгырдатып, нидер аңа ташланырга әзерләнә кебек. Кычкырып еласаң да, беркем ишетерлек түгел.

Фәрданә үзен әнә шундый шыксыз бушлыкта итеп тойды. Үксеп елыйсы, ник газапларга булдың, Сәгыйдулла дип, күңеленнән генә такмаклыйсы килде. Әллә дәрес әзерләп утырган кызының каләме, әллә теге кичтәгечә тычкан кыштырдый… Фәрданә, кое тирәнлегенә карагандай, уе белән үз эченә текәлә.

«Фәрданә, самавыр куеп җибәрсәң икән, тамак чатнады», – дип айныта аны Ярми. Шулай ди дә, яланаягына кә­лүш эләктереп, тәмәке тартырга чыгып китә. Сүзгә саран. Алай булмас иде – Фәрданәнең үзенә салкынлыгыннан изалана. Бәлки, ул салкынлык та түгелдер. Ирең исән-имин кайтсын да… уйнап-көлеп йөрерлекме соң? Аңлый Ярми. Тик язмыштан ниткән узмыш? Онытырга вакыт инде. Яңа өйдә иске нигез турында уйламыйлар.

Узган җәйне ул район үзәгендәге бер кибеттә күзне камаштырырлык җетезәңгәр, күбәләк канатыдай юка ефәк күлмәк очратты. Ярми зур шатлык белән, Фәрданәсен сөендерәсен уйлап, базарда саткан сарык акчасының яртысына шул ефәкне алды.

«Сиңа әйтәм, әнкәсе, бернәрсә алдым әле үзеңә», – дигән иде ул, биштәрләп аскан капчыгын сала-сала.
«Юкка әрәм-шәрәм итәсең акчаны…»
«Әрәм дип… Безгә дә язык түгелдер».
«Кызыңа бишмәт җиткерәсе иде».
«Булыр анысы да, Алла теләсә».
«Киеп барыр җире булса иде».
«Шөкер, диген. Кешечә…»

Күлмәкне таратып җибәргәч, Фәрданәнең күзенә нур йө­герде. Тартынып-нитеп тормады, уңган ситсы күлмәген салып­ атты да, ул яңа күлмәкне киде. Яше кырыктан артса да, Фәр­данәнең тәне ак, шома, таза иде әле. Көзге каршына басып, ул сәдәпләрен сәдәпләде, ботларыннан, биленнән сыйпады. Ефәк­нең күкрәк калкулыгын кабартып бөрелгән урыннарында куе төсләр белән җемелдәвенә сөенеп бетә алмады. Гәүдәсе озынаеп, сыгылмаланып калгандай булды. Һәр хәрәкәте саен күлмәк нурлар елкылдавына күмелде. Шуңа карап, Ярми хатынының яшь чагын исенә төшерергә тырышты. Мәгәр әвеннәр, печән богыллары, салам кибәннәре, ындыр табаклары гына хәтереннән йөгереп узды, нигәдер Фәрданәнең йөзе төсмерләнмәде. Күңеле, нәфесе төшкәне бүтән иде шул Ярминең.

Ефәкнең өйгә, бигрәк тә Фәрданә җанына яктылык өрүенә Ярми дә куана. Бер-ике стакан бал да җибәреп алгач, телләнеп, тегермән ташыдай әйләнә-тулгана. Сабан туена йон кофта алырга, шәллек мамык җыярсыз дип, мамык кәҗәсе асрый башларга вәгъдә итә. Кергән-чыккан кеше күрсенгә караваттагы түшәк өстенә җәеп салынган күлмәк сандыкка күчеп, яңа мал килү шаукымы басылгач, Ярми үзе дә сандык кебек бикләнә, сыңар кулына мең эш табып, келәттә ышкы-пычкы белән булыша.

Дистә ярым ел әнә шулай үтте.

Сәгыйдулла сүреләсе итмәде. Күн тышлы каракүл бүреген әз генә кырын салып, ел саен Фәрданәләр каршыннан үтә тор­ды. Хатыны белән әрләшеп тә алдылар. Сарасы:

– Китәм, туй­дырдың, минем дә җаным бар, кешедән оят, – дип тузынды. – Кемгә хаҗәт синең үчлегең! Костыра синең тилелегең! Уйнавыңнан колак тонды, гарык! Җиткән кызыңнан оялыр идең, ичмаса! Күземнән юк булсаң иде, ярабби!
– Нәрсә, карчык, көнчелек баса мәллә? Ник юкка тыпыр­чынасың?
– И карт аю, сөрхәнтәй! Китәм, күпме түзәргә була?
– Туйдырдыммыни?
– Соң, Сәгыйдулла…

Хатыны, бүтән әйтерен тапмый, өйгә кереп китә дә, гармунны алып чыгып, ишегалдындагы саламга ыргыта.
Яндырган да шәмнәр сүнәрме,
Җыр җырламый кеше түзәрме?
Җырлар җырлап, эчне бушатмаган
Моңлы кеше егылып үләрме?


Айлы, яңгыравык һавалы кич иде. Елга, күрелмәгәнче ташып, тимерчелекне, түбән очтагыларның ярга терәлгән читән-коймаларын юып алып китте. Чәбе, Табай елгалары берьюлы кубып елга бозын кинәт күтәрделәр дә тегермәнче Котдус ерып өлгермәгән буага китереп кыстылар. Зиратның бер почмагындагы агачларга хәтле су эчендә торып калды.

Һәр тараф агач, җир исе белән тулган иде. Кояш урман ар­тына тәгәрәде. Мөлдерәмә тулы буа өстен аклыкка һәм якты­лыкка күмеп, ай күтәрелде. Сәгыйдулла тере җан булып ың­гырашкан бозларның ай нурында тонык елтыравына, су ургы­мына, ерак Тилгән тавына тыела алмый озак карап торды. Күкрәген аңлата алмаслык рәхәтлек һәм газап тутырды. Үзенең көр башланып та, әче моңда узып бара торган тормышы хакын­да уйланды. Хәтеренә җыр килде: «Иртә торып тышка чыксам,­
үлән үсә дым белән; Үләннәр үсә дым белән, гомер үтә моң белән». Кинәт кенә ул үзен, буа өстеннән аркып, түбән томырыл­ган шарлама астында итеп күрде, битенә пычрак су чәчрәтеп, аяк астына боз шуып чыкты, чак читкә тайпылып калды.

Нәрсә китерә соң аны ташулы яр читенә? Нәрсә алышынды? Тозлы моңын гына калдырып, яшьлеге саркып чыккан да каядыр очкан, җан җылылыгын тупас авырту, каткан үч алыштырган. Ничек итеп акылга килергә дә, ничек итеп әрнүләрдән арынырга, хисләрдән айнырга соң? Кешеләргә үз хаклыгын аңлатырга теләп, нинди көй чыгарды! Хупламадылар! Ирләрчә түгел, диделәр. Хәтта читләштеләр. Дуслар, туган-тумача күзендә дә хөкем чаткылары чагылды! Нәрсә теләде соң ул? Кемнеңдер үкереп елавынмы? Аның тапталган горурлыгын күккә чөюләренме? Аңларга иде боларның һәммәсен, искә килергә иде. Кире кайтырга иде! Һәм ул кинәт эчтән …яктырып киткәндәй булды: җитте, бүген соңгы көн. Көйне берәүнең дә өйрәнеп, отып калмавы шәп булды әле. Соңгы кат, җитте!

Бозлар җемелдәде. Тулы ай югары үрмәләде, шарлама өсте­нә чак сизелерлек салават күпере калыкты. Биткә туктаусыз вак тамчылар чәчрәде, бозлар ухылдады. Сәгыйдулла, гармун күреген тургай канатыдай җиңел талпындырып, урамга килеп керде.

Ярми түзмәде. Түбән очта гармун көй башлауга, яткан җи­реннән сикереп торып, кулына башак болгаткыч калак эләк­терде дә Сәгыйдулла каршына чыгып басты.
– Син, җан зәһиләңне, бирәсеңме тынгы, юкмы?!

Ярми, калагын баш очына күтәреп, Сәгыйдуллага селтәнде. Көй өзелде. Ярми аның иңбашына китереп орды. Кулга гүя ток йөгерде. Гармун, каеш төбендәге шөребе суырылып, аяк астындагы чыпылдаган пычракка килеп төште.
– Гармунның ни гаебе бар?
– Шундый!

Сәгыйдулла аны-моны искәргәнче, Ярми гармунны урам уртасына таба тибеп тә очырды. Гармун ялгыз каз кебек каң­гылдап куйды да тынды.

Елгада бозлар чатнады. Күрәсең, ташкын буаны ашый башлаган – су тавышы көчәйде, Ярминең сүгенеп кычкыруына кайтаваз белән зират агачлары җавап бирде, этләр өрергә тотынды. Күкрәккә-күкрәк килгән Сәгыйдулла белән Ярми боларның берсен дә ишетмәде.

– Күпме ашарга мөмкин кеше җанын?!
– Синеке ашалмый, кысылма!
– Хаста түшәгендә ятканда тынгы бирер идең, ичмасам!
– Һа! Тынгылык кирәкмени? Җинаять җәза белән түләнә!
– Нинди җинаять, кансыз?!
– Хыянәттән әчесен белмим!
– Их, Сәгыйдулла! Шул моңнарда шушы усаллык яше­ренгән дип кем уйлар? Ул бармакларың гармун уйнарга түгел, кеше буарга яралса соң…

Аның сүгенүен буа ишелүе күмеп китте.

Болгаткыч калак эләктереп чыккан Ярминең ярсуын салкын җил суындырды, сыңар кулы белән терсәктән югары ки­селгән икенче кулын тотып, ул рәшәткә почмагына елышты.

Сәгыйдулланың бугаз төбенә төер утырды.

– Кем хасталый анда? – дип сорады ул, төкереген йотып.
– Фәрданә… йөрәге… Бер генә яшибез дөньяда, Сәгый­дулла, газаплама аны!
– Үзем генә газапланыйммы?
– Теләсәң нишлә… Ирлегең кайда соң синең?!
– Менә ич, теләсә нишлим. Ә син адәм рисвае итеп… Көл итәр идем хәзер…
– Кимсетмә. Син гарипләмәгән, сук! Аңа гына түзәрлек әмәл бар. Тик җанны тыныч калдыр! Чарасына керешсәм…
– Йөрәк яна ич. Аракы да басмый, ичмасам!
– Кем гаепле, кем?
– Мин мәллә?
– Кемгә үч итәсең? Хатыннарның ни гаебе бар? Хатыннар күзен тырнап йөрисең син төннәр буе, толлар хәтерен.
– Хәтерләрендә булса да – сафлар. Исләрен иснәтү түгел, якын да җибәрмиләр.
– Шул сафлыкка дегет сылап йөрисең!
– Каракның бүреге яна…
– Үз коеңа төкерәсең, Сәгыйдулла.
– Ә син шул коедан су эчәсең. Ничә еллар инде эчәсең. Эчәсең, эчәсең…
– Ник кайттың соң? Ник, менә минем шикелле, кулсыз булса да кайтмадың? Янгыннан соң…
– Күмер өстенә кайттым шул, күмер өстенә. Көлләрне җил очырды. Җан менә пыскый әле. Пыскый, Ярми!
– Фәрданәнеке дә пыскысын дисеңмени? Ниме дип кенә кыйнадың соң ул Гитлерны, әх, Алла колы! Монда кайтып, хатыннар изалап йөрер өчен дәмени?
– Бусы инде минем эш, минем!
– Синеке микән… Синеке микән, Сәгыйдулла…

Инештә ташкын акты да акты. Ике ирнең әрләше бәхәс, аннан тыныч сөйләшү, ләм-мим дәшми тәмәке тарту белән алышынды. Сәгыйдулла шырпы кабызып торды. Ярми пычрак эченнән гармунны эзләп тапты, гөрләвек суы белән югандай итте. Ярми чәйнек белән бал алып чыкты… Бергәләшеп, «Шахта» көенә җырлап утырдылар.

Айлы төндә Ярми бүлдергән көен Сәгыйдулла ике-өч көннән соң, бу юлы аек баштан, капка төбендәге утыргычка утырып уйнады. Соңгы мәртәбә. Яратуы белән саубуллашып, көе белән бәхилләшеп.

Кичкырын иде. Ерак кырлар өстендә җилфердәгән рәшә күптән сүнгән. Аяз офыкка кызарып кояш батып бара. Сары болытларның көтүе авыл өстен иңләп узды, күк зәңгәрләнеп, җиңеләеп калды. Җиргә салкынлык иңсә дә, Сәгыйдулланың күңелендә, нигәдер, җылы иде бүген. Ул, бүреген салып, чәчен җил иркенә куйды.

Капканы ачып, Сара чыкты:
– Бәрәңге өлгерде, кер инде…

Сәгыйдулла ташулы төндә караңгы авыл урамын бүтән иңләмәде, кайчандыр йөрәгеннән саркып чыккан сагышлы көен Фәрданәләр тәрәзәсе төбеннән уйнап узмады. Кызу кояш астында гәрәбә-гәрәбә бодай киптергәндә моңаеп җыр көйләгән Фәрданәгә: «Кеше оныта да белсен икән…» – дип, шуннан соң әйтте ул. Уйламаган да икән Фәрданә, үзенчә «кичер» диюе булган, күрәсең…

Күмүчеләр кайта. Иңбашларына күтәргән, кулларына тоткан көрәк, балта, ломнары, бер-беренә бәрелеп, ара-тирә чыңлыйлар.

Фәрданә карчык төймә төпләре кырылган плюш бишмәте өстеннән биленә буган яулыкны тарттырыбрак бәйли дә иңбашына кунган карны кагып төшерә. Карчыклар сирәгәя төшә. Сара карты яткан түшәк, ястыкны, сырган юрганны рәшәткә башына җилләтергә чыгарып элә. Ир-ат, кайнар чәй эчкәч, эшкә китәр өчен, өйләренә таралыша.

Фәрданә карчык кына шәрә тал ботаклары арасындагы бүрек-бүрек карга ояларын, инде яңадан кәгазь битенә ошап тигезләнә барган тар сукмакны, яр астындагы түм-түгәрәк бәкене күзеннән кичереп, кырыйларына учма-учма салам төшеп калган юл буйлап кайтыр якка борыла. Трактор чанасы шомартып узган ялтыравык карга басып таеп китә. Чәүкәләр аның хәрәкәтеннән өркешеп, читкәрәк очып куна.

– Тукта әле, – ди ул бераз киткәч үз-үзенә. – Авыруын ишеткәч, Сәгыйдуллага кабартма пешереп кертермен дип ымсынган идем ич. Нәзеремне Сарага, Вилданга, Җәүһәриягә күчерим. Бүген бездә кунарлар. Сыйлармын…

Һәм ул, җигүле атны уздырып җибәргәч, кире борыла. Кар­шы җилдән йөзен яшереп, тагын да бөгелә. Кар себерткән урыннарда олтанлы киез итегеннән тигезле-тигезсез эз тезелеп кала.

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4033

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар