Логотип
Проза

Яшен

Кинәт кенә тәрәзәгә өермә җил китереп бәрде. Шөребе бушаган бик урыныннан кубып идәнгә очты. Элмәктән ычкынган рам инде нишләргә дигәндәй, берара чайкалып-чайкалып торды да, ахыры тәрәзә яңагына сугыласы итте.

Куркуыннан Нәфисәнең күзләре түгәрәкләнде. Берара үзенең кайдалыгын аңышмыйча аптырап торды. Аннан соң, бик кирәкле гамәл исенә төшкәндәй, кабалана-кабалана мич авызына эленгән пәрдәне томалап куйды да, кулларын тәрәзә ягына сузып, авыз эченнән генә белгән догаларын укырга кереште.

Хафиз хатынның үрсәләнүенә гаҗәпләнде, нигә дип күлен таба алмаган бака шикелле шулкадәр суккалана әле бу дип уйлады. Ә икенче мизгелдә чак кычкырып җибәрмәде: яшеннән шүрли икән ләбаса бу! Әйе, әйе, аның үз әбисе дә нәкъ шулай кыландыра иде бит. Күк күкрәдеме, хәзер ишек-тәрәзәләрне томалап, кулларын буташтыра-буташтыра бөтен тишек-тошыкны дога белән сугарыр иде. Димәк, моның да курыкканы яшен икән. Югыйсә, әле күк тә күкрәми, яшен дә яшьнәми, бары өермә генә килеп җитте.

Нәфисәгә бер ачы сүз әйтмәкче булып, Хафиз иреннәрен кыйшайткан иде дә, әйтә алмады, авызы ачылган килеш катып калды. Ни күрсен, түшәмнең нәкъ уртасында аксыл-кызгылт төстәге шар эленеп тора иде.

Китап-журналлардан гына укып белсә дә, Хафиз әлегә утлы шарның ни-нәрсә икәнлегенә бик тиз төшенде. Язуларына караганда, ифрат та яман нәмәстә! Шулай да, үзе белән идарә итеп тә була ди, имеш. Бразилия дигән мәмләкәттә бер эре җир биләүченең дә өенә очып кергән ди шундый шар. Җаны табанына төшкән тегенең, дер-дер калтырана икән мескенем. Ялчысы моны үз мәнфәгатендә файдаланырга ниятли. Күрәсең, тәвәккәл һәм зирәк егет булган. Әйткән ди бу хуҗасына, шушы кәгазьгә кул куйсаң, шарны чыгарам, куймаган очракта, үзеңә үпкәлә, бу нәмәстәкәй сине фани дөньядан алып китәчәк, дип.

Җан кадерле, байның башка чарасы калмаган, сырлаган ди бу имзасын. Ә документта биләмәнең өчтән бер өлешен ошбу кешегә бүләк итәм дип теркәлгән икән.

Егет шуннан соң ипләп кенә форточканы ача, бүлмәдә һава хәрәкәте барлыкка килә һәм шул җил шарны тышка куалый.

Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди. Ходай аңа да шушы ук мөмкинлекне ача түгелме? Барысы да Бразилия ранчосындагы кебек ич: әнә, яшен шары, шунда ук ишек-тәрәзә, кулында килешү кәгазе... Мөмкинлек кенәме соң, авызына ук каптырып куйдылар, йот кына. Туры килүен күр, ә?

Нәфисә әле һаман үз шөгыле белән мәшгуль, яшен шарын күрми. Хафиз өчен бу яхшы гына. Куркыныч куркынычын, әмма тәвәккәл таш ярган дигән бит бабайлар.

- Соңгы мәртәбә әйгәм, - диде Хафиз шардан күзен алмыйча, - кулыңны куясыңмы - юкмы?

Хатын дәшмәде, догасында булды.

- Җә, - дип тавышын күтәрә Хафиз.

- Җүләрләрне башка җирдән эзлә, - диде хатын, ниһаять. - Бу минем үз дөньям, өе дә башкасы да...

- Әткәй артыннан китмәгәең...

Нәфисәнең соры күзләрендә бер генә секундка очкын кабынып алды, ләкин ул ачуын тышка чыгармады.

- Үзем дә шуны әйтмәкче идем, - диде ул тыныч кына, - әткәңнең җидесе дә җитмәгән, син инде мөлкәт даулыйсың, кешеләрдән оялыр идең.

- Мондагы һәр нәрсә ми...

Хафизның сүзе киселде. Чөнки йөзенә ниндидер кайнар дулкын килеп бәрелгәндәй тоелды. Ул чытырдатып күзләрен йомды, әйтерсең лә, күз йомып кына әлеге афәттән котылып була иде.

Бер секунд үтте, ике, өч... биш... Эченә җылы йөгерде Хафизның, димәк, тоелган икән, шар урыныннан кузгалмаган икән.

- Мин үземә тиешлесен генә сорыйм, - диде Хафиз батыраеп. Ул моны Нәфисәдән битәр үзенә әйтте, тавышын, җегәрен тикшереп каравы иде. Әле бәйге тәмамланмаган.

 

* * *

Касыйм кич калып, ялгызы гына эшләргә ярата иде. Комачауламыйлар, көне буе җыелган кәгазьләрне исәп-хисап тегермәнендә бер-ике сәгатьтә тарттырасың да чыгарасың. Бүген дә шул ният белән калган иде.

Бина эче тып-тын. Әлеге тынлыкны кабул итү бүлмәсендәге аяклы сәгатьнең суккан тавышы гына “бозып” куйгалый. Хәер, боза дип әйтү хаклыкка туры да килми, киресенчә, сәгать бу тәмәке төтене белән ысланган бинага ниндидер яшерен моңсулык өсти иде.

Менә шундый хикмәтле сәгать иде ул. Шкаф чаклы үзе, зур. 1780 елда Алманиядә ясаганнар. Тамгасы бар. Шушы төбәктә дан тоткан Камалетдин атлы сәүдәгәрнеке булган, имеш. Тегенең мал-мөлкәтен талаган вакытта МТСка да өлеш чыгарганнар. МТС инде әллә ничә тапкыр исемен үзгәртте. Ә сәгать һаман йөри дә йөри.

Сәгатьнең түгәрәк циферблаты, телләре, герләре, чылбыры - кыскасы, металлдан ясалган һәр шөребе алтын белән йөгертелгән, диләр. Хактыр, әнә, бүген генә заводтан чыккандай ялт итеп тора бит. Әле бер тапкыр да ремонтта булганы юк икән, менә ничә еллар инде бер дә туктамыйча, армый-талмыйча ерак татар авылында вакыт исәбен терки.

Нәфисәгә бигрәк тә сәгатьнең чишмә челтерәведәй келт-келт йөрүе, таң алдыннан яңгыраган пароход тавышы шикелле тавыш чыгарып сугуы ошый. Аулаграк вакытта ул кабул итү бүлмәсенә кереп утырырга ярата. Әле менә хәзер дә йомшак кына басып шул тарафка юнәлде. Кара дермантин белән тышланган зур диванның түренә үк кереп чумды да күзләрен йомды.

Келт-келт-келт... Ә кызның күңелендә ашкынулы да, ярсулы да хисләр. Бөтен барлыгы белән моңга, җырга чумган.

Өй артында шомыртым,

Яннарында чияләр...

Хисләр дәрьясыннан Нәфисәне ниндидер ят тавыш суырып чыгарды. Бер ир заты аның монда нишләп утыруы белән кызыксына. Төшләнәм ахры, бу вакытта кем йөрсен монда дип, үз-үзен тынычландырырга тырышты. Тавыш янә соравын кабатлады. Ул керфекләрен аз гына ачып тавыш иясен эзләде. Һәм шунда ук туп шикелле урыныннан атылды. Аның каршында директор үзе басып тора иде.

- Н-н-нишлисез монда? — диде Касыйм кыяфәтенә, сүзләренә башлыкларга гына хас җитди төсмер бирергә омтылып. — Н-нишлисез? — Ләкин йөзеннән җитдилек качкан иде инде, иреннәре мелт-мелт итеп елмаерга гына тора.

- Иртәгә финанс бүлегенә чакыралар, — диде Нәфисә, - бераз әзерләним дигән идем...

- Мин менә ни... — Касыйм учлары белән чәчен сыйпап алды. — Мин менә ни...

- Сезгә кайтып ял итәргә кирәк, - диде Нәфисә. Шулай диде дә телен тешләде, кара син моны, директор булып директорны өйрәтеп маташа түгелме?

- Шушында гына йоклыйм мин, - диде Касыйм, — өйдә дә берүзем, монда да... Мине берәү дә көтми, аңлыйсыңмы? Иң якын кешеләрем миңа хыянәт итте, ташладылар.

- Касыйм Сәлахович, сезнең ашарыгызга бармы соң?

Нәфисә биргән соравына җавап та көтеп тормастан, җилдәй җилпенеп, бүлмәдән чыкты һәм суыткычтагы бар ризыкны күтәреп әйләнеп тә керде.

- Ач карынга хәмер ярамый, - диде ул бик белдекле кыяфәттән.

Касыйм башын аз гына кыңгыр салып, кызга текәлеп карады.

- Күңелең бик киң икән, сеңлем, әйдә, булмаса булган икән, чәй дә ясап эчерт әле.

- Кичә кабинетыгызда чәй тәкъдим иткән өчен дә колак итемне ашап бетерделәр инде...

- Нәрсә, берәрсе рәнҗетәме әллә?

Касыйм бәбкәләр саклаучы ата каз рәвешенә керде, гүя кемдер Нәфисәгә һөҗүм итәргә җыена иде.

Кыз ирексездән көлеп җибәрде.

- Юк, шаярталар гына, үртиләр.

 

* * *

Эштән соң чәй табынында алар тагын берничә тапкыр очраштылар. Бераздан исә Нәфисә Касыймның фатирына күчте.

Шунда гына Хафиз әтисен исенә төшерде. Дөресрәге, әтисе Казанга киткәч, кич белән салмыш хәлендә боларның ишеген шакыды.

- Исән-сау гына торасыңмы, түтәй, — диде ул иреннәрен бөрештереп, — кеше ирен тартып алдым дип куанасың инде, ә? Картның мал-мөлкәте кызыктырдымы?

- Мин аны яратам, — диде Нәфисә Касыймны исеме белән әйтергә кыймыйча. Чөнки Хафиз белән яшьтәш иде.

- Оһ-һа-һа, каян килгән Таһир белән Зөһрә? — Хафиз Нәфисәнең чәч толымын эләктереп алды да: “Иртәгә монда эзең дә булмасын, түтәй, әни кайта, андадыңмы?” - диде.

Бу сүзләр Нәфисәгә өстенә салкын су койгандай тәэсир итте. Сискәнеп китте. Хак әйтә Хафиз, хәерче шикәре генә ич ул бу фатирда, гөнаһ җыючы бичара. Хуҗасыз эт шикелле аны теләсә кем куып чыгара ала. Ләкин аның бу бәхетсезлегендә Касыймның гаебе юк. Ул үзе шулай теләде, нинди камыт киясен алдан белеп торды. Нишлисең, маңгаена шулай язылган булгандыр, язмыштан узмыш юк ди бит. Әнә, ут күбәләге дә үз ирке белән ялкынга ташлана ич.

Касыйм кочагында ул үзен бик бәхетле хис итә иде. Тыныч, ышанычлы, рәхәт. Яшь аермасын да сизми. Хәер, ул кечкенәдән олырак кешеләр янында кайнашырга ярата иде, үз ишләренә нигәдер күңеле ятмады, аларга бала-чага итебрәк карый иде.

Тик барыбер мондый хәлдә ул бу йортта кала алмый иде инде. Яшәсен әнә хатыны белән, усаллашуга, бүлешүгә киткәч булмый инде ул.

Ярты төн уртасында Нәфисә әнисенең бусагасына кайтып егылды. Үз балаң туксанның тупса төбе түгел, кеше арасында рисвай булып йөрүе өчен Нәфисәгә ничек кенә йөрәге әрнемәсен, аңа караңгы чырай күрсәтмәде. Ана белән кыз күзләреннән тәмам яшь чыкмас булганчы кочаклашып елаштылар.

Командировкадан кайтуга, аларга Касыйм килеп җитте.

- Безнең нәсел йомык нәсел, иптәш Хәсәнов, - диде Нәфисәнең әнисе Нәгыймә, - кулыбыз сынса, җиң эчендә, аягыбыз сынса, итек эчендә булыр. Син безне тынычлыкта гына калдыр инде, зинһар.

- Мин үзем дә күләгәгә карап тун кисәргә яратмыйм, -диде Касыйм. - Әмма да дөньяда бәхет дигән нәрсә бар икән, монысы хак. Рәхмәт, аны миңа кызың Нәфисә күрсәтте.

- Кеше иренә бәхет күрсәтеп йөрүнең гөнаһысын гына кая куяр менә?

- Аерылышырга гариза биреп кайттым, - диде Касыйм бу күңелсез әңгәмәгә нокта куярга теләп. - Бура сөйләштем, язга өй җиткерербез, мал-туар да юнәтергә дип торам, тормышны ныклап корырга исәп. Шикләнмәгез, барысы да кешечә булыр.

Нәкъ әйткәнчә эшләде Касыйм. Аерылышу гына сузылды. Хатыны әле бер сәбәп тапты, әле икенче. Хәзер, әнә, акча дәгъвалый ди.

Нәфисәнең күңеленә янә таракан керде. Асрау хәлендәге мондый икеле-микеле тормыш арыткан иде инде аны. Һаман кеше сүзеннән, гайбәттән куркып яшәү, бәхетеңне бур кеше шикелле пәрдә артында яшереп тотудан да авыр эш юк икән. Баштагы мәлне яшьлеге, Касыймның ашкынулы назы белән дөнья мәшәкатьләренә, кеше сүзенә игътибар да итми иде. Тик кешеләр белән санлашмауның да чиге бар икән.

Юк, аның Касыймга булган хисләре суынмады, кайнарлыгы да кимемәде. Фәкать ул хисләр акыл калыбына гына керә барды. Билгесезлек исә аның бу халәтенә шик, шөбһә, хәвеф өсти бара. Шуңа күрә еш кына бер дә юкка учактагы каен тузы шикелле кабынып киткәли. Соңыннан кайтып төшә төшүен, тик сүз чыпчык түгел, оясына кайтмый.

Касыйм тышкы яктан тыныч күренергә тырышса да, Нәфисәнең борчуларын ул аның үзенә караганда да авыррак кичерә иде. Шул ук вакытта элекке хатынының дуамаллыгына бирешәсе дә килми.

Нишләргә соң? Әллә тыгылсын микән тамагы? Көзен иКе тана симертеп сатканнар иде, шул акчаны чыраена бәрергәдер бәлки?

Озак кына уйланып йөргәннән соң, ниһаять, Касыйм шундый карарга килде. Өч көн югалып торды, ә дүртенче көнне тутый кош тоткандай шатланып кайтып керде. Авызы колагына җиткән, үзенең букчасы тулы әйбер. Иң элек ул Нәфисәнең җилкәсенә йомсаң бер учка сыеп бетәрлек йомшак күн куртка китереп салды, аннан соң кесәсеннән дүрткә бөкләнгән бер кәгазь алып, аны хатынына тоттырды.

- Мин бүгеннән буйдак егет, — диде, — дүрт ягым — кыйбла.

Алар кич буе гөрләшеп, икәүдән-икәү генә кәеф-сафа корып утырдылар. Касыйм җырга ул кадәр маһир түгел-түгелен, шулай да түбәтәй асты җылынгач, яратып суза торган җыры бар. Бу юлы җырын Нәфисәгә багышлады. Сузынкырак нечкә тавышы белән, кече телен калтыратып, шуны башлады.

Ай-й-й ю-ю-юга-ары-ы-ы,

Ай-й-й ю-ю-юга-а-ры,

Ай-й-й-га ме-е-нә-сем килә шу-у-л,

Ай-га-а ме-е-неп, тү-у-бә-ән ка-а-рап,

Си-и-и-не кү-рә-ә-сем ки-лә-ә-ә.

 

- Рәхмәт, Касыйм, — дип тиктомалдан елап җибәрде Нәфисә. Юк, тиктомалдан түгел иде, билгеле, бәхет чиләге шулай мөлдерәмә тулы иде, күңеленә сыеша алмыйча ярсып, дөньяга бәреп чыкты. Иртәгә ял, ЗАГС эшләми, ә дүшәмбе көнне язылышып кайтачаклар, Аллаһы боерса. Аның тормышы да түгәрәкләнәчәк. Инде бәби алып кайтырга да ярар. Язылышмыйча, никах укытмыйча ул моңа бармады.

Касыйм арып-талып йоклап киткәч тә, Нәфисә шактый вакыт уйланып ятты. Йа, Раббым, мин нинди бәхетле дип пышылдады аның иреннәре, күпсенә генә күрмә берүк, тигез гомерләр насыйп кыл.

Бәхетле булу да авыр икән, аны югалтудан курку да йөрәкне тырный икән. Бәхеткә дә күнегергә кирәк икән ич!

Нәфисә белән Касыйм иртүк аяк өстендә иде инде.

- Карале, сиңа әйтәм, сөтеңне эч, сепаратны юасым бар, - диде ул иренә.

Касыйм һәр иртәдә ярты литр яңа сауган сөт эчә. Шуның белән төшкә кадәр йөри.

- Рәхмәт, карчык, бүгенгесе бигрәк тәмле булды, әллә җилен төбен аерым саугансың инде, - диде Касыйм касәне хатынына кире кайтарганда.

- Егетнең гайрәте артсын дим, башлы-күзле булырга йөри, диләр бит.

Касыйм кәефе килүдән кеткелдәп көлеп алды. Инде тел очындагы сүзен очыртырга да була иде.

- Бүген балыкка төшеп кайтырбыз дип сөйләшкән идек, карчык, сумкага тегене-моны салыштыр әле, - диде, әйтерсең лә, бу хакта сөйләшеп, хатынының ризалыгын алып куйган иде инде.

Нәфисә хәйләне аңлады. Шулай да кисәтүне кирәк тапты.

- Олагасы булма, икенче тапкыр аягыма ятып ялварсаң да җибәрмәм, - диде.

- Ярар, карчык, ярар, барысы да син әйткәнчә булыр, - дип Касыйм хатынына үрелде. Әллә хәрәкәте кискенрәк

булды, әллә артыграк үҗәтләнеп ташлады, капылт кына башы әйләнеп китмәсенме. Бер генә мизгелгә күз аллары әлҗе-мөлҗе килеп алды, тәне буйлап кайнар дулкын йөгерде. Әмма бу халәтен Нәфисәгә сиздермәде, үпкән-кочкан булып кыланды.

Аптырады Касыйм. Биле авыртыштыра, анысы бар, ләкин башына зары юк иде. Паникага бирелү фронтовик эше түгел, батмас борын күбеккә тотынмыйк әле дип юатты үзен, алай гына була инде ул, әнә, кайберәүләр бүлнис юлына үлән дә үстермиләр.

Ике-өч минут вакыт үтүгә, әлеге халәт янә кабатланды, бу юлы башы җилкәсенә үк авышып төште. Нәфисә аны күзәтеп торган икән, йөгереп килеп култык астына *^рде.

- Касыйм, җаным, әллә бил өянәгең ябыштымы? -диде ул чын күңеленнән борчылып. - Әйдә, ятып тор, хәзер табиб чакыртам.

Ул ирен җайлап кына верандадагы агач караватка яткырды, янына чүгәләп, кулларыннан сыйпаштырды.

Бераздан Касыймның башы әйләнүдән туктады. Аллага шөкер, үтте дип сөенде ул.

- Хәлең ничек, Касыйм, табиб чакыртыйммы? - диде Нәфисә.

Кирәкми, карчык, бил чатнаган саен табиб чакырта башласаң, алдар күкегә әйләнерсең.

- Балыкка баруларың вәссәлам, җибәрмим, - диде Нәфисә, сорама да, ялынма да.

- Үзем дә шулай уйлап торам, карчык, егетләргә хәбәр ит, отбой диген.

Төш вакытында Касыйм урыныннан торды. Йөрүе, хәрәкәтләре элеккечә нык, төгәл иде. Ләкин иртән эшкә барырга дип, машинага утырганда, янә сыгылып төште.

Шушы машина белән аны хастаханәгә озаттылар.

Күпләп укол кададылар, тикшерделәр, анализлар алдылар, система куйдылар. Зур чир тапмадылар, нервы, диделәр.

Ял көнне Касыймга өендә мунча керергә рөхсәт иттеләр. Нәфисәсе шатланып-куанып мунча җиткерде. Бөтен шартын китерергә тырышты хатын.

Мунча ягу бу четерекле йоланың бер өлеше генә. Пары хуш исле булсын дисәң, ташка сибү өчен төнәтмә әзерләргә кирәк. Май аенда җыеп куелган мәтрүшкә, ромашка, юкә, каен яфрагы кебек үсемлекләрне эссе суда пешекләп, 20-30 минут тотасың да, сөзеп имән чиләккә саласың. Шушы төнәтмәне ташка сибүгә, мунча эче яңа гына пешеп чыккан ипи исе, болын исе, урман исе белән тула.

- Җыена башла, мин хәзер, - дип Нәфисә әйрән әзерләү өчен болдырга чыкты.

Ул урап кергәндә Касыйм диванга йөзтүбән авып төшкән иде.

 

* * *

Касыймны бик зурлап күмделәр. Халык бөтен тирә-яктан җыелган иде. Абруе югары иде шул мәрхүмнең, һәммәсе Нәфисәнең кайгысын уртаклашты. Элегрәк аның директор белән “чуалуын” гаеп санаган, ничә еллар сүз катмый йөргән кешеләргә кадәр нык торырга, бирешмәскә киңәш иттеләр. Бу инде аны Касыймның хәләл җефете итеп тану иде.

Нәфисәне иләс-миләс йөрүеннән Хафиз айнытты. Иртүк диярлек килеп керде бу. Кызмача. Аякларыннан да салмыйча, дык-дык басып, түрдәге кәнәфигә барып утырды. Ике ирен арасында сүнгән папиросы тырпаеп тора. Ул аны теле белән авызының әле бер, әле икенче ягына шудыра, янәсе, аңа диңгез тубыктан.

- Берәр нәрсәң юкмы, тамыз әле, - диде ул, ниһаять, бик эре кыяфәттә, әйтерсең лә, Нәфисә аңа чытыр ябышкан олы яшьтәге сөяркә иде.

Хатынның кулындагы йомгагы идәнгә төшеп тәгәрәде. Битенә кып-кызыл тимгелләр бәреп чыкты. Ләкин аның ачуланышырлык хәле юк иде.

- Әнә, шкафтан кара, - дип эшендә булды.

Хафиз стаканга хәмер агызды. Аны бер йотуда каплап куйды да:

- Түтәй, кайчан өйне бушатасың? - диде.

- Мин үз өемдә, - диде Нәфисә тыныч кына.

Хафиз, кыланчыкланып, эчен тотып көлгән булды.

Срогың чыкты, түтәй, үкчәңне ялтыратырга вакыт.

Йомгак янә идәнгә тәгәрәде. Монысында диван астына ук кереп, бөтенләй күдан югелды.

- Мин үз өемдә, - дип кабатлады Нәфисә, - без аны Касыйм белән бергәләп җиткердек, хуҗалыкта нәрсә бар, барсына да минем хокукым бар.

- Ха-ха, - дип урыныннан сикереп торды Хафиз, - кем акчасына җиткерелгән соң ул, ә? Җә, әйт әле, ә?

- Икебезнеке дә керде, минем эшләгәнемнең дә барысы шушында.

- Синең белән яхшылап сөйләшкәнгә рәхмәт әйт, түтәй, җәме! Усаллыкка китсә, бер тиенсез артыңа тибеп чыгарырмын. Закон минем якта. Гаражның ачкычы кая, машинаны хәзер үк алып китәм!

- Анысын син әйтмәсәң дә бирермен дип тора идем, -диде Нәфисә, - миңа машина кирәкми, әтиеңнең төсе итеп йөртерсең. Тик бүген бирмим, айнык килеш шаһитлар белән кил.

Болай кул кушырып утырсаң, чыннан да, куып та чыгарырлар, бер-бер чарасына керешергә кирәк дигән фикергә килде Нәфисә. Пыркарурга барып караргадыр, бәлкем? Танышлары иде бит, килгәләп йөри иде.

Прокурор аны дикъкать белән тындады. “Борчылма, -диде, — сез өч ел бергә тордыгыз, бергәләп йорт-җир тергездегез. Моны бөтен район белә. Шушы турыда өч шаһит кул куйган белешмә юнәт тә, ЗАГС бүлегенә төшер. Ул чагында мал-мөлкәт тигез итеп икегә бүленә...”

- Ничек инде икегә? - дип кабынып китте Нәфисә.

- Ашыкма, сөйләп бетергәнне көт, - диде прокурор, -машинаны бирәм дисең, шулаймы?

- Әйе, шулай.

- Менә монысы яхшы. Башкасына Хафиз дәгъва итмәстер дип уйлыйм. Чакыртып үзем дә сөйләшермен.

 

* * *

Хафиз янә түшәмгә текәлде. Шар, келәйләп куйгандай, һаман урынында тора. Прокурорның башы аяк астына килсен, дип тешләрен ыржайтты ул, байлыкны аңа матчага кунган әнә теге алтын каурыйлы кош бүләк итәчәк. И-и, җаныкаем, зинһар өчен, бераз гына түз, җәме, түз...

Хафиз бер мизгелгә дә шардан күзен алмады. Әлегә хәвефләнерлек нәрсә сизелми, шулай да уенны туктатырга вакыт җитте бугай, аның бөтен гомере ике-өч минут, ди.

- Мин көмәнле, - диде Нәфисә. Һәм үз сүзеннән үзе сискәнеп китте. Ни рәвешле чыкты бу сүз авызыннан, әйт, суга салабыз дисәләр дә, аңлатып бирә алмас иде. Әмма хатын-кызга гына хас үтә бер сизгерлек белән Нәфисә үзенең карынында бала яралгысын тойды. Ихтимал, бу аның теләге, хыялы гынадыр да, тик барыбер тәнендә моңа кадәр беркайчан да тоймаган ниндидер моң, ниндидер сихри аһәң нурланып балкый иде. Үзенә бер ләззәт, үзенә бер наз. Ана назы, Ана ләззәте!

- Кит моннан, кысыр сарык, сиңа тагын бала табу, -дип көлде Хафиз.

- Мин чынлап...

- Чынлап, чынлап, җә, кулыңны куй, ату балаң-ниең белән Касыйм Сәлахович янына ычкынырсың, әнә, матчага күз төшер...

Ниһаять, Нәфисә дә шарны күреп алды. Ләкин әле генә өермә җилдән дә коты алынып, ишек-тәрәзәләргә дога өргән хатын Хафиз томанлаганча җебеп төшмәде. Киресенчә, тәнендәге әлеге илаһи нур йөзен балкытып җибәрде.

- Аңладым, - диде ул олы куаныч белән, - нигә күңелем ашкына икән дисәм, Касыйм балабыз турында хәбәр юллаган икән ләбаса!

- Күзгә төтен җибәрмә, җәме, тиз...

- Шартнамәң кая? - дип бүлде аны Нәфисә.

- Әнә, алдында, Нәфисә... ни... берүк җилләнә күрмә, Нәфисә...

Хатын Хафизның ялваруы катыш төче тавышына да, беренче мәртәбә исеме белән мөрәҗәгать итүенә дә игътибар итмәде, тиз-тиз имзасын сырлады. Аңа барыбер иде инде. Бала турындагы үзе канат куйган хыялы барысын да күмеп ташлады. Хәтта йөрәге дә “бала, бала” дип тибә кебек иде. Бу минутта аннан да бәхетле кеше юк иде...

Хафизның да түбәсе күктә. Тик шатлыгы гына яшен гомередәй бик кыска булып чыкты, һич көтмәгәндә кемдер каерып ишекне ачып җибәрмәсенме! Үтә җил башта әлеге шартнамәне бөтереп алды, аннан соң ут шарын матчадан кубарып, икесен тиң урамга очырды.

Шул секундта ук колакларны чыңлатып, көчле шартлау тавышы яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар