Логотип
Проза

Яшел кар

Хикәя 

Хикәя 

   Әхмәт яшь чагында ук дуамаллыгы белән сукыр авыл мулласының да күзен ачкан егет. Юкны сөйләмә инде, дуамаллык белән генә ачыла торган булсамы, дөнья  йөзен бер күрер өчен тилмереп яшәүчеләр шулкадәр дә күп булмас иде. Никадәр егет асыллары үзләренең сөйгәннәрен күрер өчен нинди генә дуамаллыклар кылмас иде икән. Тик кеше  дигәнең шундый хикмәтле, серле зат, аның күргән саен күбрәк күрәсе, дөньясыннан алган саен күбрәк аласы, рәхәт кичәсе, ләззәтнең диңгезендә  йөзәсе килә.  Тугач та кешенең талпынуында ук күренә ул: бала башта тотынып булса да, торып утырырга тырыша, аннан торып басарга, тәпи китәргә. Анннан инде йөгерергә, сикерергә, очарга, бар галәмне кочарга тели. Әхмәт тә шундыйларнын  берсе, үзе уйлавынча, дөнья тишегенең бер караңгы почмагында туып, инде ундүртенче яшенә үк җиткән  һәм бөтенләй дә дөнья күрмәгән чаптар иде. Өстәвенә, шул дөнья тишеге дигән туган авылы аңа гел сынау артыннан сынавын әзерләп кенә тора иде. Әхмәт аларны күпсенми дә кебек. Әйтик, әби-бабасы аңа гарәп әлифбасын өйрәтте. Өйрәнде Әхмәт. Гарәпчә китапларны, Корьән-Кәримне дә укыды. Шулар аша дөньяның бик тә зур, иксез-чиксез, кешеләренең дә төрле-төрле икәнен аңлады. Алты яше тулуга, ата-анасыннан качып, мәктәпкә кереп утырды ул. Укытучы аны куып чыгармады. Әмма монда укытучы бөтенләй башка әлифба өйрәтте. Урыс әлифбасы диделәр. Өйрәнде Әхмәт, һәм бик тиз шул хәрефләр белән язылган китапларны да укый башлады. Никтер бер генә дә кызык тоелмады аңа бу китаплар, тик беренче сыйныфта шуларны укырга тиеш дисәләр дә, Әхмәт мулла абзыйдан шул хәрефләр белән язылган әкият китаплары сорап алды. Укыды. Дөньяның әкият икәнен аңлап таң калды. Әмма әкият тылсымнарының үз өйләре эчендә генә һич тә эшләмәвенә аптырады ул. Ишек төбендәге бәрәннең кычкыруын гына да әфсен укып өреп туктатып булмый, ә табынга кисеп куелган ипине дә арттырасы килә дә бит. Димәк, тормыш әкият кенә дә түгелдер. Шуларның барысына да өстәп, сабан туенда ат кадәр атны күтәрә торган гайрәтле әткәсе дөнья куйды Әхмәтнең. Сукыр эчәге шартлаган дигән иделәр дә, әнкәсе Рәгыйнә күз яшьләре аша улына әйтеп бирде: «Улым, хакыйкатьне ачы булса  да, белергә кирәк, әткәңне пычак белән кадап үтергәннәр. Дөнья көчлеләрне күрә алмый ул. Кем икәнен дә беләм, әйтмим. Аның алты баласын авыл өстенә саласым килми. Хөсетле бәндә хөр күңелле була алмый  шул», – диде  дә никтер улыннан гафу үтенде. Монысын Әхмәт соңыннан аңлады, чөнки әнкәсе, ике сеңлесе белән аларны ярымсукыр картыйлары кулына калдырып, кияүгә чыгып китте. Ярый әле Әхмәтне аңлаучы  укытучы Гата абыйсы бар иде. Әхмәтнең күзләренә килеп бөялгән яшьләрен дә кире куып кертә иде аның күз карашы. Ул еш кына: «Әхмәт, нык бул, дөнья йомшакларны изә ул, камыр ясый», – дия иде. Ләкин, ни хикмәт, ул да күп нәрсәне үз ихтыяры белән генә эшләми иде кебек. Чөнки шушы көчле укытучы  Әхмәтләргә инде өченче әлифбаны өйрәтә башлады. Яңалиф диделәр. Гата абыйның күзләре:«Кирәк, өйрән!» – диде.  Анысын да өйрәнде Әхмәт.  Ә ничек өйрәнмисең. Гата абый шундый да ярсып-ярсып укыган Һади Такташ шигырьләре  яңалиф белән язылган икән бит!  Такташның «Мокамай», «Сыркыды»сы белән тәмам сихерләде аны. Күрәсе килде малайның Тамбов урманнарын, шагыйрь артыннан кая барса, шунда ияреп йөри торган имәннәрен күрәсе килде. Ышанды да, ышанмада да Әхмәт шагыйрь  сүзләренә, тик хыялларының биегрәк күтәрелүен тойды һәм шигырь тылсым көченә ия икән дигән нәтиҗә ясады. Чөнки укытучы шигырь укыган саен, ңнәренә канатлар үсүен тойды ул  Очарга иде канә! Тик дөньяның бу тишегеннән очып чыгар өчен канатлар гына түгел, өстеңә кияргә кием дә кирәк икән бит. Бу  ямаулы киндер күлмәк-ыштан, чабатадан ничек гавамга күренәсең  инде. 

        Гата абый һәр мәсьәләнең чишелеше була  ди бит.  Димәк, бу мәсәьләнең дә чишелешен табарга кирәк. Кирәген кирәк тә, тик инде ундүртен тутырып килүче Әхмәт үзен оясыннан очып китәргә әзер кош, кош кына да түгел, бөркет итеп тоя башлады. Башында уй  ташкыны кайный. Кул-аяклары да туктаусыз хәрәкәттә, дөнья көтә ул. Картыйсын, ике сеңлесен дә ашатырга-яшәтергә кирәк ләбаса.  Кызларны киендерергә дә... Шул кызларның сәләмә күлмәкләренә карап картыйсының ярымсукыр күзләреннән дә яшь чыга. «Их, – ди ул, –малай кешгә ничек тә ярый ла ул, шушы кызларга Молотовтан ситса, парча алып кайтып булсын иде дә, күлмәкләр тегеп кидереп, кызларымның бар гүзәллеген авыл халкына күрсәт иде!» Әхмәт сеңелләренә караш ташлый: Нәсимә – сары чәчле, зәңгәр күзле кыр чәчәге инде менә. Салиха исә кара чәчле, чәчләрен ике толымга үреп иңнәренә салган. «Ничек шулкадәр үсәдер инде чәч?» –дип уйлап кына өлгерә Әхмәт, алдына чем кара күзләре, калын толымнары белән Зәйтүнәсе килеп баса. Зәтүнәсе дисә дә,  Зәйтүнә үзе белми Әхмәтне аның елмаюы ничекләр сихерләвен. Әкияттән бу дөньяда нидер булса да, шушы Зәйтүнә генәдер, аның җиргә тиям-тиям диеп боргаланган толымнары, төпсез дәрьядәй  чем кара булса да, нур гына чәчеп торган  күзләре! Аның турында уйлаганда, Әхмәт өчен дөньяның бар авырлыклары юкка чыга. Усал үгез дә юашланып кала, салкын кыш та җып-җылы була. Әнә, бүген дә ул, табаны бозга ябышып төшмәсен дип чабатасын салып куеп, ялан аяк кына бәке ача, боз чаба. Тамчы да өшеми, чөнки таңда ул ачкан бәкегә чиләкләрен тибрәтеп Зәйтүнәсе суга киләчәк. Ә кара толымнары астыннан  бишмәтенең  иске икәнлеге дә күренми. Хәер, аңа ни кисә дә килешә шул!  Әхмәт Зәйтүнәгә бәкедән суны үзе алып бирә һәм сихерләнгәндәй артыннан карап кала. Зәйтүнәсенә ситсыдан гына түгел, гел парчадан гына күлмәк алып кайтыр иде ул Молотов шәһәреннән... 

      «Китәм!» дигән ныклы бер карарга килде Әхмәт һәм мәчет почмагында ел буена бер дә киелмичә эленеп торган  яшел чапанны тәрәзәдән генә кереп «алып чыкты».  Урлады ул аны. Карак булды... Ярымсукыр картыйсына үзе кисеп бирде, үзе үк текте дә инде ул.   Чапанны кискән саен, воҗданын кискәндәй, энә белән кадаган саен җанына кадагандай булды, тик башкача чишелеш таба алмады  шул авылыннан башка берни дә күрмәгән авыл малае. Төн уртасында авыл күзеннән качып, яшел чапаннан тегелгән күлмәк-ыштанны киеп чыгып ките Әхмәт  шул Молотов шәһәренә. Тимер юл стансасына килеп җитүгә, туктап товар ләгүненә (вагонына)менде дә кап-кара күмер эченә чумды. Әйтерсең лә бу мизгелдә бәхет аңа шушы кара күмер итеп төяп җибәрелгән иде. Йокылы-уяулы тәүлек кенә барганнардыр, бер стансага якынлашканда,  колагына «следуюшая станция –город Молотов» дигән сүзләр ишетелде. Кинәт тып-тын гына барган кара күмер өсте хәрәкәткә килде һәм, Әхмәтне шаккаттырып, күмер  астыннан башлар күтәрелде. Җир астыннан чыккан йомраннар шикелле алан-йолан гына каранып алдылар да, поезд тукталып җитүгә – вагон астына, ә аннан чыгып кайсы-кай якка сибелделәр. Әхмәт тә нәкь шулар кебек поезддан төшеп качты да алдына-артына карамыйча йөгерде дә йөгерде  һәм бер юан имән ышыгында туктап калды. Аякларына ял бирергә теләп җиргә үк утырды.  Шунда гына бу ике-өч катлы кирпечле-тимерле  йортлардан  торган өйләр арасында үскән имәнгә карап, «Такташ имәне» дип елмаеп куйды ул.  Тик озак юанырга туры килмәде. Каяндыр ачы сызгыру  һәм «Хватай шпану!» дигән тавышлар иштелде.  Ачы сызгыру кемнәрнедер өере белән каядыр куып алып китте. Артларыннан формадан, мылтыклы милиция үзе күренде. Әхмәт песи тизлеге белән имәнгә үрмәләде һәм милициянең үзен күрмәгәнен аңлап, тынып калды. Бераздан ул имән буйлап тагын да югарырак  күтәрелде. Моннан  гаҗәеп манзара ачылды. Кала дигәннәре шундый була икән. Андагы  өйләр... Андагы халык... Килгән бар кеше монда каладыр, шуңа  «кала» дип атыйлардыр, мөгаен. Озак таң калып торды Әхмәт,  тик ничек кенә хәйран булсаң да, имәннән төшәргә, шул калага таба барырга кирәк иде. Кая? Ул бит фабрика-завод эшчесе булырга укырга, шул мәктәпкә барырга тиеш. Аннары эшләп акча алырга да Зәтүнәсенә... Чү! Башта ике ятим сеңлелләре белән ярымсукыр картыйсына җан асрарлык кына булса да  акча җибәрергә тиеш ул. Зәйтүнәнең әткәсе-әнкәсе  янында әле, шөкер. 

       Әхмәтнең үтерепләр эчәсе килә иде. Ашау турында онытыбрак торырга өйрәнгән инде ул. Түбәнгә күз салды Әхмәт. Әһә! Әнә теге торбадан су тамып тора түгелма соң! Шуып кына диярлек төшеп, торба янына килде һәм... туктап калды. Суны эчәргә  генә түгел, ә шушы кара күмер астыннан чыккан кәчтүмен юарга да кирәген искәртте аңа зиһене. Кабат имән төбенә килде. Күлмәк-ыштанын салып ныклап какты да карап торды: милициядән, мөгаен, шушы имән яфраклары яшеленә охшаш  яшел төсле кием саклап калгандыр мине дип уйлап алды ул. Бу пычрак киемнәр белән кала кешеләре арасына керерлек түгел иде, әлбәттә. Әкрен генә кабат торба янына килде. Шөкер, кеше-мазар күренми. Әхмәт кулларын тамчылар астына куйды һәм шул тамчыларның  чансыман зур гына бер савытка җыелып торганын күреп алды. Җыелган суга кулларын тидереп карады, су искиткеч җылы иде. Башта ашыга-ашыга бит-кулларын юды.  Күңелен җылы хис биләде: Алла бар ул! Кәчтүмен тиз генә җылы суга салды да аркасыннан әлегәчә бер дә төшмәгән юл капчыгыннан сабын кисәген табып алды һәм җып-җылы суда ышкып-ышкып  юды. «Җылы су җылы су инде, менә бит, Ходайның рәхмәте», – дип сөйләнде ул, элекке хәленә кайткан кәчтүменә карап һәм  юылган керне эләр урын эзләп. Аяклары янәдән имән янына алып килде. Шулай тиеш дигәндәй, Әхмәт тагын имәнгә үрмәләде. Чөнки керне тизрәк киптерер өчен җил кирәк бит. Өстәвенә, бу мәрхүм әткәсе күлмәгеннән әтмәлләнгән аксыл эчке киемгә кеше күзе тизрәк тә төшәргә мөмкин. Тагын да биегрәк күтәрелде Әхмәт имәнгә, җил очырмаслык итеп кәчтүмен дә бәйләү җаен тапты, үзен дә юан гына ботакка каешы белән бәйләп куйды да йоклап алмакчы булып күзләрен йомды. Тик шулчак янчыгындагы картыйсы пешереп салган ярты ипинең исе аның бар булганын арбап алды. Бер генә кабып карыйм да, кире тыгып куям дип, алса да, ипинең соңгы кабымлыгына җиткәнен күреп, чак кычкырып елап җибәрмәде. Чү! Ишетерләр. Имән елый дип белмәсләр бит. Ирләрдә имән ныклыгы булырга тиеш, ди иде Гата абый. Имән... анысы Әхмәтне милициядән саклап калды, хәзер эш егетнең үзендә. Әйе, имән аны саклады, аңа каланы өстән күрсәтте, суны таптырды, кәчтүмен дә киптерде, ашатты... Шушы уе белән ул ипинең соңгы кабымлыгын янчыгына кире салып куйды да күзәрен йомды.                             Әхмәт поезд сызгыруына уянып китте. Үзенең кайдалыгын да тиз абайлап алды һәм кәчтүмен ышкып-ышкып  тигезләде дә өстенә киде. Өшегән булган икән, җылынып китте. Имәннән төшеп, әкрен генә вокзалга таба атлады. Үзенә беркемнең дә игтибар итмәвен аңлагач, тыныч кына вокзалга керде һәм бихисап йоклап утыручыларны күреп исе китте. Аның кебек имән башында йоклап утырмаган икән болар дип уйлап куйды ул һәм... вокзал почмагыннан үзенә таныш күзләр карап торуын абайлап алды.  Кечкенә чансыман самавырдан кайнар су агызып эчә иде алар. Әхмәт тә юл кружкасын алып, самавыр янына килде. Ашыкмыйча  гына, кайнар су агызып алды да, эчә башлады. Теге таныш күзләрнең сүзенә колак салды. ФЗУ диләр түгелме соң?! Бу бит шул Гата абый өйрәткән адрес белән Әхмәт тә барырга тиешле урын! Бар русчасын эшкә җикте Әхмәт һәм: «Я тоже туда», – диде. Озын буйлы урыс малайлары бу яшел киемле тәбәнәк кенә чандыр малайга көлемсерәп кенә карап алдылар да: «Ну. пошли тогда!» – диделәр. Пошли, әмма кая барырга белми иде алар. Әхмәт исә убщежитие адресен белә. Үтеп баручы бер олы гына абыйдан ничек барырга дип сорауга, теге малайлар да  янына килеп басты, һәм беренче тапкыр  Әхмәткә игътибар иттеләр, исемен сорадылар: 

– Как тебя зовут? 

– Ахмат, – диде Әхмәт. 

– А-а, Александр, значит, Сашка! – диде берсе 

  – Хай так будет, пусть только ведет, –диде икенчесе. 

Озак та бармадылар. Әхмәт тиешле йорт номерын күреп, кычкырып ук җибәрде:«Вот убщежитие!» 

Общежитие, дип төзәтте тегеләрнң берсе.  Әхмәт күңеленнән генә сүзләрне күбрәк тыңларга, аннары гына әйтергә дигән  нәтиҗә ясады. Ә инде бер ай дигәндә, Әхмәт алар белән русча иркен аралаша иде инде. Ләкин егетләрнең телләре дә буйлары кебек озын булып чыкты, кара сүзләр  кушып, сүзләрне тагы да озынайтып җибәрәләр. «Их, Малик мулланы китереп куясы иде сезнең янга, аңлатыр иде ул агач алмасының тимердә түгелен, кара сүзләрегезне йөзегезгә сылап куяр иде», – дип уйлый ул алар сүгенгәнне ишетеп. Монысы бер хәл, өстәвенә, ифрат ялкау да бит үзләре. Әхмәт атна буе икешәр смена эшли. Мастер Хайр аңа кайчакларда катлаулы гына эшләрне дә тапшыра.  Берничә көн хәтта үзен алыштырып торуын да үтенде әле. Алыштырды дип инде, смена ахырында  эш коралларын тиешле урыннарына урнаштырып, цехны бикләп чыгарга иде. Мастерның мондый ышанычын аклар өчен, цехта куна калырга да риза булыр иде Әхмәт. Әллә ниткән җылы кеше бу Хайр дигән мастер, Гата учитель сыманрак. Ә урыс малайларын икенче сменага калдырып булмый. Эш беткәнче, чыгып ычкыналар. Ә үзләре Әхмәтне беренче получка алганнан бирле игәүлилә: ник сиңа икеләтә артык, гололобый татарин? Беләләрмени алар,  ул акча Әхмәт өчен аларныкыннан гына түгел, бөтен дөнья байларыныкыннан да артыграк, кадерлерәк икәнен! Тик барыбер ул акча әле поездга билет алсаң, күчтәнәчкә, картыйсы-сеңелләренә тотарга бирергә җитми шул әле. Ә Зәйтүнәсенә парча күлмәккә исә, мөгаен, моның кадәр ун кирәктер. Тагын Гата абый сүзләре теге торбадан аккан җылы су сыман гына күңеленә килеп керә: мәхәббәт бик кыйммәтле хикмәт ул! Каян гына белеп бетерде икән бу хикмәтләрне Гата абый? Билләһи, кеше генә түгелдер, бер  могҗизадыр ул! Кая басма шунда, сусаганда җирдән бәреп чыккан чишмәдәй, килә дә чыга аның сүзләре! Димәк, әле бу айда кайтып булмас, дип ризалашты ул үз-үзе белән. Ә барыбер дә мастер  Хайр ярдәме белән получкасының яртысыннан артыгын авылга җибәрә алды ул. Почта бүлегендә квитанция тутырганда, мастерының Хайр түгел, ә Хәйретдин Хәйрислам улы икәнен дә белде ул. Бер көндә күпме ачыш! Күпме шатлык бит! Заводтан кайткач,  ашап та тормады Әхмәт. Иртәгә кич, алар акчаны алгач, алар белән бер вакытта  утырып ашармын әле дип уйлап, иртәрәк йокыга ятты һәм төш күрде. Зәйтүнәсез төш матур  буламыни инде.  Әнә, Зәйтүнә, чем кара толымнарын тибрәтеп,ап-ак ромашкалар эченнән йөгереп килә. Әхмәткә таба йөгерә түгелме соң?! Зәйтүнә аның кочагына килеп керер  дип хыяллана гына да алмый иде Әхмәт, һәм менә, тере ялкын аның кочагына ук килеп керде. Әхмәт сискәнеп уянып китте дә сикерен торды. Алдында исә Зәйтүнәсе түгел, теге егетләр басып тора  һәм катгый тавыш белән боералар: «Отдай получку, иначе убьем!» 

– Что надо?– дип сорады ул йокылы-уяулы хәлдә. 

– Получку, татарская рожа! Получку! 

Әхмәт уянды гына түгел, ачуыннан ярсып чыкты, тик аны получка сораулары түгел, мыскыллы «татарская рожа» сүзе чыгырыннан чыгарган иде, һәм алдында торган сары Сергейны ничек күтәреп бәрүен үзе  аңламый да калды. Тик икенчесе аңа арттан китереп типкәч, «татарская рожа» тагын да ярсый төште һәм теге озын буйлы икесен бергә каерып алып идәнгә салды да өсләренә үк менеп басып,  кычкырып җибәрде: 

– У меня человеческое лицо! У кого это рожа? 

Бу мизгелдә Әхмәт үз тавышын үзе дә танымады. 

        Гата абый сүзләре тагын яшен тизлеге белән ялтырап алды башында: тормышына куркыныч янаганда, кешнең потенциаль энергиясе кузгала, һәм ул үзе уйлаганнан ун-егерме тапкыр артыграк булырга мөмкин. 

Әхмәтнең  башына беренче тапкыр: «Болар имән түгел, таллар гына», – дигән уй килде. Тал суктырырга ярый да,  җылыны тал түгел, имән утыны бирә, имәннән салынган йорт биш буынны яшәтә. Монысы да Гата абыйныкы ич. Ике «тал» өстендә аякларын аерып басып торган Әхмәт алдына канаган борынын сөртә-сөртә Сергей килеп басты. Коерыгын кыскан этне хәтерләтте ул Әхмәткә. Әмма  һаман өрә: «татар-ва!» Әхмәт әллә ниткән гайрәт белән теге ике «тал»ны стенага китереп доңкытты. Бүлмәдә үле тынлык урнашты һәм тынлык эченнән шыңшу авазы ишетелде: мы поняли, больше не будем. Берсе исә учын җәйгән дә Әхмәткә нидер бирә:”На, бери, здесь меньше половины, больше не было».  Аның учында Әхмәт кульяулыгына төрелгән акча иде, аның получкасы! 

       Их, Зәйтүн, Зәйтүн! Сине төштә караган арада бу бөҗәкләр алмага төшкән икән бит. Гата абый алманың асылына корт төшә дия иде... 

Әле кичә генә мастер Хайр биргән премияне дә белгән булсалар, нишләр иде икән болар? 

    Тагын ай ахыры җитте. Тагын получка бирделәр. «Таллар» башка аның сыртына менеп төшәргә талпынмадылар. Әхмәткә уч тулы акчасын, күчтәнәч-бүләкләрен алып авылына кайтып күренер вакыт җиткән икән бит. Тик шулчак Әхмәтнең башында нидер зеңләп алды: «Аллаһы боерган булса, дигән идеңме соң, бала?» Монысы Малик мулла тавышы. Әхмәт әле цехта станок янында басып тора. Кинәт аның алдына яшел хөббәле Малик мулла килеп басты. Әхмәт үз күзләренә үзе ышаналмыйча, текәлебрәк караса, яшел  мулла чапаныннан тегелгән кәчтүмле  Әхмәтне сталь табагы көзгедәгедәй бар буена күрсәтеп тора, өстәвенә, нидер әйтә: «зың-зың, син караксың! Син караксың!» 

       Көзгедәге Әхмәт белән сөйләшкәннән соң, ул кулындагы акчага үзенә яңа кәчтүм алып кияргә дигән карарга килде. Әммә шул минутта ук  шуны да аңлап алды: ул карак Әхмәт килеш, авылдашлары, Зәйтүнәсе янына, Малик мулла катына кайта аламы соң? Юк? Юк! Әнкәсе, картыйсы, сеңелләре бу хакта белә дә белә инде. Гата абый бу хакта ни  дигән соң әле? Дигән шул Гата учитель – мөгаллим, дигән.  Ул мөгаллим генә түгел, пәйгамбәрдер, билләһи!  Бар нәрсәдән, бар кешедән качып котылып була, үз-үзеңнән качу мөмкин түгел! 

 «Гата абый! –дип эндәште ул алдында пәйда булган укытучысына, –  мин бу хатамны таныйм, төзәтергә тырышам, тик алар мине гафу итәрләрме соң?» Мөгаллим урынына җавапны Малик мулла ишеттерде: «сине Аллаһ гафу кылыр?» Әхмәтнең аяк астында җир убылгандай булды. Кулына акчасын кыскан килеш ул базарга юл тотты. Күргән иде, нәкь теге иске мулла чапаны шикелленең өр яңасын сата иде монда бер сәүдәгәр. Алды. Вокзалга килде. Кайтыр билеты да булды. Утырды Әхмәт вагонга кереп. Күмер вагоны түгел, ят та йокла инде. Тик аның күзенә тамчы да йокы кермәде. Әле теге күмер эчендә җиңелрәк булган икән. Ул чакта  Әхмәт үзен бу дәрәҗәдә карак дип танымаган булган икән ич... 

Менә бүген барысы да бар, яңа чапан да, күчтәнәчләр дә, Зәйтүн гөленең толымнарына үрергә ефәк тасмалар да... тик элекке, чиста күңелле, вөҗдан газабында бәргәләнми торган Әхмәт кенә юк. Юк дип, аяклары аның санын иртәнге якта ук туган авылы урамына алып керделәр, һәм Әхмәт урам уртасыннан җеназа күтәреп килүче авыл ирләрен күреп алды.  Сүзсез генә йөгереп килеп, туксан яшен узган Галиәкбәр картны алыштырды, зиратка килеп кереп, җеназаны кабер янына куйгач кына: «Кем?» – дип сорады. Аннары сүзсез генә Малик мулла өстендәге чыптаны җыеп алып кабер җиренә җәеп салды, юл капчыгыннан яшел чапанны чыгарып мәет өстенә япты. Шулай тиеш дигәндәй,  аңа беркем дә бер сорау  бирмәсә дә ул: «Кичер мине, мулла абзый! Синең иске чапаның... мин... кар-ак... », – дип, сүзләрен әйтә алмый, йөзен каплады. Шушы мизгелдә әле дә Гата абыйсы алдына килеп басты. Әхмәтнең йөзе ап-ак, сүзләре өзек-өзек, тик аларның мәгьнәсен мөгаллиме генә аңлап алган  иде инде: «Кар-ак, мин карак», – дия иде Әхмәт. Ә мөгаллим бар авылга төшәсе күләгәне куллары белән себереп  төшергәндәй генә итте дә укучысын кочагына алды. «Әйе, кар-ак. Кичә генә  каралып яткан җирне бүген иртәнгә ап-ак кар каплаган, ак күңелле  иде муллабыз. Безне – хатадан хали булмаган адәм балаларын да агартып гүреңә  керәсең, кичер безне, мулла абзый», – дип, җеназа янына тезләнде. Аның янына башкалар да тезләнде. Соңгы дога укылды. Ә кичә кичтән ява башлаган кар әкрен генә төшә дә төшә иде.  Бары Малик мулла мәете өстендәге кар гына яшькелт булып аерылып тора. Яшел кар, дип гаҗәпсенде Әхмәт һәм үз-үзенә, чапан төсе чагыла, дип төзәтеп куйды. 

   Мәетне озаткач, зиртка борылып карамаска диләр дә бит, Әхмәт борылып карады шул. Анда яңа чапанлы Малик мулла бар буена торып баскан да Әхмәткә елмаеп кул болгый. Аның:«Бәхил бул, улым, сине Аллаһ кичерер, мин бит кеше генә идем», – дигән сүзләрен  аермачык  ишетте Әхмәт. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый матур язылган!Укыйсы да укыйсы гына килэ!

    Хәзер укыйлар