Логотип
Проза

Ярканат

Кикри-к-ү-к!
Кикри-к-ү-к!
Кикри-к-ү –к!
Уятты, каһәр. Туйганчы йокларга иде бит исәбе Морадыймның. Кайтып ятканына өч сәгать кенә ләбаса. Морадыйм икенче ягына әйләнеп ятты. Юрганы белән башыннан ук томаланды. Яктыра башлаган иде инде. Әнисе исән булса, сыртыңа кояш төшкәнче ятмакчы буласыңмы әллә, дип оялта башлар иде дә. Күптән гүр иясе шул инде ул.
Сукранырга хатыны да юк Морадыймның. Хәзер юк. Юк икән – юк! Шулай булгач, оялтучы, сукранучы булмагач, төнге сменада эшләп кайтып яткан Морадыймның туйганчы йокларга хакы бармы – бар! 
Ике тәүлек эшли, ике тәүлек ял итә торган аның эше. Ике тәүлек нефтьчеләр белән йөри дә ике тәүлек бакчасында казына, йә мунчасында матавыклана. Төзеп бетерәсе иде бит инде шуны. Үз мунчасын эшләтеп җибәргәч, ике тәүлек руль тотып, тәгәрмәчләр өстендә ватылган тәнен  кабат язу җиңелрәк булыр кебек тоела иде аңа.
Кик-ри-күк!
Тагын тотынды, каһәр. Хуҗасының йокысын бүләм дип уйламый инде бу Таң хәбәрчесе. «Таң атты, таң атты, уяныгыз, торыгыз!» – дип  сөенче алуы.
Әтәч тагын бер генә кычкырыр да киртәдән төшеп, куначада йокымсырап утырган тавыкбикәләрнең хәлен белергә кереп китәр. Шуннан соң Морадыйм да бүленгән йокысын дәвам итәр.
Юкка, юкка гына өметләнгән Морадыйм. Әтәчнең тавыкларын иртәнге намазга өндәве түгел, хуҗасының исән-саулыгын белешүе икән. Көн дә-көн дә җимне чит кешеләр салып чыкмас бит инде. Хуҗа кулыннан тәмлерәк була ул бодай бөртеге.
Кик-ри-к- үк! 

Морадыйм «кикрикүк»ләрне санап ята башлады. 38 тапкыр кычкыргач кына дәрте басылды Кызыл Кәпәчнең. Тагын кычкыра күрмәсен дип, торып чыгарга, бер коштабак кибәкле бөртекне ялгашка сибәргә туры килде. Шуннан соң гына Морадыйм керфек очларында чак-чак кына эләгеп калган йокысын чайпалдырмаска, өркетмәскә тырышып, кабат урынына кереп ятты.
Таң йокысын тәмләп йоклап алгач, хуҗаның кәефе яхшырган иде. Нилектән яхшырды соң әле бу кәеф? Барыбер туйганчы йокламады бит инде. Болдыр баскычына басып бер киерелде дә, иркен итеп иртәнге саф һаваны сулый-сулый, кыска таң йокысы вакытында, бер чеметем арада күргән төшен уйлый башлады. Менә шул төшендә булырга тиеш хикмәт! Төштә күргән кызыл күлмәкле хатында. Кем булыр ул? Нигә кергән аның төшенә. Өнендә Морадыйм тирәсендә мондый хатыннар йөргәне күренми. Эзләгәне дә юк. Тегесе белән араны өзгәненә дә сөенеп бетә алмыйча йөргән чагы әле ирнең. Хатын кирәк булсамы? Таба ул аны. Берне түгел, бишне! Ялгызлык рәхәтен татыйсы киләдер аның, бәлки... Беркем алдында да, берни өчен дә хисап тотмыйча яшисе...
Кичтән калган ашын җылытып ашаганда да, сөтләп чәй эчкәндә дә  төшенә кергән кызыл күлмәкле хатын аны гел күзәтеп торадыр шикелле тоелды. Кем булыр ул? Кем булсын – төшкә кергән хатын-кыз җен-пәри инде ул!
Бераздан күңелгә шатлык хисе салып уяткан төш онытылды. Ниятләп куйган эшләрен тәртибе белән башкарырга тотынды Морадыйм. Матур итеп, төзек тормыш белән гомер кичерәсе килә иде аның. Кала җирендә яшәгән җиреннән кубарылып, туган нигезен тергезеп яшәп китеп маташкан чагы аның. Хатын кәмәше шәһәр фатирында калды. Җиткән кызлары Питерга ук укырга китеп барды. Кайчандыр тату гына кебек тоелган өч кешелек гаиләнең хәзер өчесе өч җирдә мөстәкыйль тормыш корып җибәрде. Хатыны Зөлфәнең авылга кайтмаячагы көн кебек ачык. Шәһәр кызы ул. Гомер буе яраган шофер иренең эшен дә соңгы вакытта яратмый башлады. «Эшең эш түгел: йә син вахтада, йә син әвен базында», – дип сукранды. Ягъни йә син эштә, йә син йоклыйсың, диюе. Дөресе дә шулай. Йокламаганда Морадыйм авылга, шушы туган нигезенә кайтып, җирдә тырмаша. Җирдән аерыла алмый ул. Бәрәңге утырту, аны тәрбияләп үстерү изге бер ритуал кебек аңа. Югыйсә Зөлфә, аның шушы хирыслыгына үч итеп, бәрәңге дә ашамый башлаган иде инде.
Ярар, бәрәңге дә үстермәсеннәр, ди. Беләгендә егәр тойган ир-егеткә шәһәрдә ни шөгыль, ни кызык бар соң? Спорт, кино-театрмы? Тагын ни? Гел ял да ял була алмый бит инде. Адәм баласы гел хезмәттә булырга тиеш. Руль тотып арыганнан соң,  кулына көрәк-балта тоту ошый Морадыймга. Үзе ясаган әйбергә, булдырган эшенә карап сокланасы, эшенең нәтиҗәсен күрәсе килә аның.
Ниятләр белән яши ул. Туган нигезен яшәп торырлык итеп төзәткәләп куйды. Менә мунча җиткерә. Аннары өйне яңабаштан төзеп чыгу ягын чамалар. Ишегалды зур аның. Буйдан-буйга агачлар утыртып чыкты. Күршеләр белән ике арада алмагачлар үсәр. Беренче утырткан алмагачлары ни сәбәпледер бик тиз корыды. Барысы да. Аннан тагын утыртты.  Болары да тернәкләнә алмый торалар әле. Күршеләрнең этлегеннән шикләнә Морадыйм. Аларга бу ихатаның буш торуы кирәк иде. Үлән баскан ихата мал йөртергә бик кулай булган икән. Морадыйм кайтып яши башлагач, бу хөррият бетеп китте. Шикләнүнең нигезе дә бар. Ике тәүлек вахтадан әйләнеп кайтканда алмагачларга су сибелгәнен күреп гаҗәпләнде ул. Су сибәсе юк иде. Бу хәл берничә тапкыр кабатланды. Шуннан соң матур гына үсеп китәргә азапланган әнисләрнең төсе китте. Алай да Морадыйм күршеләре белән тәмсезләнергә ашыкмый әле. Кулларыннан бер тотса, аяп тормас анысы. Хыялларын имгәтергә юл куймас.
Хыялда – туган нигезне гөл итү. Менә шул чагында аңа акыллы, аны аңлый белә торган эшчән хатын кирәк булачак. Бүген үк кирәк тә бит ул. Әнә кыярлар өлгерде. Кышка банкаларга ябып, базга төшереп куясы иде бит инде. Банкаларга кич тотыныр. Әле мунча сайгакларын иплисе булыр.

Ул көн буе мунча белән өй арасында йөрде. Ниләр эшләгәнеңне хатыныңа сөйләп, мактанып алсаң иде дә бит. «Менә карчык, мунчаның ләүкәсен ясап куйдым. Менә, карчык, коена торган урынны рәшәткәләп алдым», – дип, хатыныңа күрсәтеп, икәүләп сөенешсәң иде ул. Мунча мәшәкатеннән туеп, әбәд ашап алгач,  Морадыйм бакчасына чыкты. Помидорларның салынган ботакларын бәйләштереп куйды. Кызаралар, сабактагы килеш кызаралар... Алла боерса, берәр атнадан эшкә үзе белән помидорлар да алып барып булачак. Гел дә гел йомырка белән ипи ашаган ише  булмас әле. Йорт ризыгы болай да бик тәтеми. Ике-өч көнгә җитәрлек итеп аш пешереп куеп, шуңа рәхәтләнә инде буйдак ир. 
Төштә күргән хатын тагын күз алдына килде. Һе, кызыл күлмәкле инде алайса. Әнә теге күл артындагы санаторийда бардыр инде алар. Бардыр гына түгел, күптер. Бу җәйне ул тарафка барылмады. Бүтән җәйләрдә аяклары ут янганчы биеп кайта торган иде.
Көн яктысында майтарыласы эшләр бетеп килә. Ишек тирәсен яктырта торган утны кабызып, ир кеше көндез үк хәстәрләп, эскәмиягә тезеп куелган пыяла банкаларны юмакчы булды. Көндез үк җыеп куйган кыярлар салкын сулы зур табакта чират көтеп ята. Иртәгәгә калдырсаң да була торгандыр да... Иртәгә тагын нинди мәшәкать чыгасын кем белгән? Җыймый торасы булган икән лә кыярларны. Иң әүвәле банкаларны әзерләп куясы калган. Банка авызына Морадыймның ирләр эше өчен яралган  зур куллары сыймый икән бит әле монда. Банкаларның эчен юуның  башка төрле берәр хәйләсе бардыр инде аның. Пумала беләнме шунда. 
Морадыйм  банка авызына сыешлы берәр пумала ише әйбер караштырды. Күзенә берни чалынмады. Ул арада күл аръягында музыка уйный башлады. Талгын көйләрне дәртле бию ритмнары алыштырды. Авыл белән санаторий арасында зур гына күл бар югыйсә. Музыканың әкрене дә шул күлне җиңел генә «йөзеп» чыга. Ул тарафка җәяү бара башласаң, кимендә ярты сәгатьлек юл булыр. Музыка дәшә, чакыра, ашкындыра иде. Берәр сәгать биеделәр инде тегендә. Ул танцы дигәннәре ике сәгатьтән арыга бармый торган иде.
Әллә? Өлгерәдер әле. 
Морадыйм банкаларны почмакта калдырып өенә кереп китте. Бераздан ишектән өстенә ак свитер, джинс чалбар, ак туфлиләр кигән ыспай бер кеше килеп чыкты. Машинасын кабызды да музыка дәртләндереп чакырган тарафка элдертте.    
Ул килеп җиткәндә парларның вальска әйләнгән чагы иде. Бу бию аныкы түгел. Ул, үзен танып,  янына килгән белешләре белән кул биреп күреште дә ишек катында басып калды. Алар авылыннан санаторийда эшләүчеләр байтак. Кайсы музыка куеп тора, кайсы тәртип саклый, кайсы аның кебек маҗара эзли. Елның елында шушы санаторийда ял итүчеләр арасында да аны белүчеләр табылды:  «Ярканат килде, Ярканат», – дип пышылдашып алдылар. Аны электән белмәгәннәр, бу адәм  төн җиткәндә генә килгәнгә күрә ярканаттыр инде, дип уйлап куйдылар. Чыны бүтәнчәрәк иде. 
Музыка куючы егет чынын белә. Берзаман чит ил музыкасы авазларын саф татарча җыр – дәртле музыка алыштырды:
Төнге юлдан кайтып килә,
Кайда йөргән Ярканат?
Безнең янда ял итеп кит,
Канатларың каккалап! 
Көйнең беренче аһәңнәре, җырның беренче авазлары ишетелүгә ишек катында битараф бер кыяфәт белән ял итүчеләрнең күңел ачуларын күзәтеп торган  Морадыйм бер омтылышта зал уртасына атылды да биеп тә китте. Калган биючеләр, һавада тилгән барын күргән чебиләр кебек, бер читкә савылдылар.
Морадыйм, мәйданның үзенеке генә икәнлеген барлап, бер бөтерелде дә, кош кебек канатын җәеп, тиз-тиз әйләнеп килде. Аннан кулларын артка таба җибәреп очып китәргә җыенган очкыч сыман биеп үтте.
Әй ярканат – яры канат,
Яры канат – ярканат!
Бер киләсең, бер китәсең,
Йөрәгемне яралап…

Биюче, җырның кушымтасына туры китереп, бер урында ут чыгарып тыпырдап алды, тагын очып китте. Мондый бию хәрәкәтләре татар биюеннән генә алынмагандыр. Анда кавказ халыклары биюләре дә төсмерләнә, молдаваннар биюләреннән дә нидер бар. Биюченең җитез, кабатланмас хәрәкәтләрен күзәтеп тору үзе бер ләззәт иде. Каршысына биеп чыгу һич мөмкин түгел. Бу ритмга теләсә кайсы биюче яраклаша да алмас иде. Әйе, аны фәкать тамаша кылып кына була.
Хатын-кыз галәме  эчтән генә, эх, шушы ир заты белән танышсаң иде, дип уйлый булыр. Шулай шәп итеп бии белгән егет иллене түгәрәкләсә дә, биегән минутларында ул егет була иде, чынында да бик гаярь, бик кызыклы кешедер, һичшиксез, шулайдыр, дип фараз итәләр иде алар.

Зифа да бу санаторийга, ялгыз башыма бер-бер иптәш, тиң таба алмаммы диебрәк килгән иде. Хыялында йөрткән кеше шушы биюче сыман булырга тиеш иде. Ләкин егет биюен төгәлләгәндә аның бүлмәдәше каршына килеп тыпырдап, биюне Гөлүсәгә тапшырды. Димәк, Гөлүсәне сайлады. Ә залдагы күпчелек музыкаль калейдоскопның кабат «Ярканат»ка әйләнеп килеп җитүен көтә иде.  
Бию сусынын канәгатьләндергән  ир заты, халыкның чираттагы биюгә кузгалганын көтеп алды да, бию нияте булмаган ханым янына килеп утырды. Әдәп өчен генә аны  биергә дә чакырып караган иде дә, ханым баш тартты: «Иртәгә биербез, яме. Мин биек үкчәле туфлиләремне киеп килгәч. Бигрәкләр дә оста биисең үзең. Синең белән һәрбер хатын-кыз бик теләп биер иде. Бии торсыннар, әйдә. Аннары мин сиңа үзем тиңеңне күрсәтермен». Алар бу ханым белән музыка дөмберәсе арасында мизгелләр аулый-аулый кызык кына сөйләшеп алдылар. Кайдан килгән, болай шәп итеп биергә кайда өйрәнгән? Күптән  игътибар тоймаган Морадыйм ачылып китте. 
Биергә өйрәнү тарихы кызык булган икән аның. 27 яшькә җиткәнче биеп карамаган егет дустының туенда биер өчен бер кичтә өйрәнгән. Себердәге вахтовиклар арасында кем генә юк. Морадыйм сынатмасын өчен, һәркайсы бер бию элементын өйрәткән. Асылда, Морадыймда бию куәсе булган икән бит. Югыйсә бер кичтә генә шултиклем соклангыч килеп чыккан  биюне отып ала алмас иде ул. Аяк табанын китереп куешларына кадәр сәхнәдә биючеләрнеке кебек килеп чыга бит. Морадыймның  Себердән алып кайткан биюе «Ярканат» җырына менә дигән ятты.  Кушаматлы да булды. Хәер, бу кушаматны аны яхшы белгән кешеләр генә әйтә. Ә менә  бу биюнең Морадыйм өчен чын кыйммәтен бер кеше дә белми. Ул аны хәтта үзе дә аңлап бетерми. Шушы  – үзенеке генә булган биюне биегәндә ул үзен чыннан да һавада канат каккан бөркет кебек, җирдәге шаман кебек хис итә. Ирешелмәгән хыяллары вак-төяк булып кала. Ә бит бәләкәйдән анасына сарык фермасында ярдәмләшеп, авыр эштә изелеп, зур хыяллар корырга да кыймыйча үскән, зур укулардан мәхрүм калган авыл малае да күккә баккан, очкыч эзләренә карап күзен талдыргандыр. Санаторийдагы танцыларга килеп йөрәген басу кадәресеннән дә еш кына тыела ул. Чөнки кыяфәте чын егетләрчә булгач,  затлы гына тоелган ханымнар аның муенына сарылалар. Ә ул алар белән ни турында сөйләшергә белми. Югыйсә белә инде, күбесе сүз сөйләшергә түгел, мәхәббәткә, сөелүгә зарыгып килгәннәр. Ләкин барыбер Морадыймның да кеше арасында кеше буласы, дөнья хәлләрен сөйләшәсе, сәясәткә кагыласы – кыскасы, заман тоткан ирләр кебек кыланасы килә. Тик барып чыкмый, шул – фермада узган бала чагын искә төшерүдән уза алмый. Бервакыт, артистка бугай иде ул кәмәш, әйтеп куймасынмы: «Синең эчтәлегең формаңа туры килми», – дип. Озак уйлап йөрде ул әлеге артистканың сүзләрен. Башына барып җиткәч, бик үртәлде. «Сезнең эчтәлекләрегез формаларыгызга ярашлы булсын өчен кемнәрдер кулларын кара майга катырып, кара эштә йөриләр, кәнтәй!» Кычкырып әйтмәде инде бу ачы сүзләрне. Әмма шуннан соң тиңнәрен генә караштыра башлады.    
«Ярканат» тагын бер-ике биелде әле. Аннары Морадыйм, яңа танышы ишарәләгән ак плащлы хатын-кызны  чакырып, кара-каршы биегәннән соң, кинәт төшендәге кызыл күлмәклене исенә төшереп, як-ягына карангалады. Әмма, кичләр салкынча булгач, хатын-кыз затларының күбесе плащтан иделәр. «Төшкә алданып йөргән мин юләр», – дип уйлады да  ир, Зифаны корпусларына кадәр озата китте. Аллея буйлап бер-ике кат әйләнделәр. Беркатлы Морадыймга хәл-әхвәлен сөйләп алырга шул кыска ара да җитте.  Аның кыяр тозлыйсы банкалар белән әвәрә килүеннән Зифа рәхәтләнеп көлде. Күл артындагы авылда гына яшәгәнен белгәч, бу тиклем авыр эшне башкаруда булышу өчен Гөлүсә белән килеп китә алуларын әйтеп сөендерде.                            
Морадыйм иртәгәсен төшке аштан соң кызларны  килеп алды. Зифа плащын салып чөйгә элгәч, кызыл күлмәгеннән калды. Морадыйм сискәнеп китте. Әллә... төше рас киләме? 
Өчәүләшеп ун банка кыярны кышка маринадллап та куйдылар. «Ашашырга да килербез, чакырсаң», – диешкән булдылар.
– Ә берәрегезне алып калсам? Ул чагында икенчегез килә дә килә инде.
– Юк шул, абзыкай, без үзебез алып китә торганнардан. Кунакка чакырырбыз.
Әйе, хатын-кызлар баш бирми хәзер. Берсенең дә торган җирен, эшләгән эшен ташлап, Морадыймның яңа мунчалы йортына килен булып төшәсе килеп тормый.
– Карарбыз әле анда. Кич танцыга киләм. Шунда дәвам итәрбез сүзне. Сезнең тагын тугыз көнегез бар түгелме соң?  Теттереп биибез әле сезнең белән, Алла боерса. 
Кызлар күл буйлатып җәяү генә кайтмакчылар иде дә Морадыйм аларга көмеш сулы чишмәне күрсәтергә булды. «Шул чишмәләрнең суын эчкәнгә күрә бу төбәк халкының тешләре шикәр кебек. Картаясыгыз килмәсә, китмәгез бу авылдан. Берегезне барыбер алып калам – аны белегез!» Кемне алып каласын тәгаенләп, Зифаның битеннән үбеп алды:
 – Кич белән дә шушы кызыл күлмәгеңне ки, яме!
– Матур күлмәкләрем тагын да бар минем.
            
***
Бу кичне дә Морадыйм, гадәтенчә, соңлап килде. Бу кичне дә: «Ярканат! Ярканат! – дип пышылдашып алдылар. Аның килүен концерт көткәндәй көтәләр иде кебек. 
Зифа да көтте. Бу кичне могҗиза булыр сыман көтте. Морадыйм «Ярканат»ны, мөгаен, аның өчен генә биер сыман көтте. Гөлүсә бераз көнләсә дә, сиздермәде. Икенче бер иш табып, биергә гел аның белән чыга башлады. Ошатыштылар, ахрысы. Инде әкрен биегән чагында яңаклары яңакта ук иде. Ял иткәндә романнарның әйләнеше тизләнә.
Морадыйм ишек катына килеп баскач ук, Зифа бер тыйнак рәвеш алган иде. Хисләрен сиздермәскә өйрәнеп беткән ул. «Ак танец» игълан ителгәч тә Морадыймны биергә чакырам дип атылмады. Аның каруы, бер чытлык нәстә, йөгереп барып, Морадыймның муеныннан кочып алды да карышырга азапланган ирне уртага алып кереп китте. Һәм... бүтән ычкындырмады да. 
Аларның биеп азапланганнарын бераз карап-карап торды да Зифа бүлмәләренә кайтып китте. Чәй кайнатып, табын әзерләп, Гөлүсәне көтә башлады. Бер мәлне ишек шакыдылар. Бу Гөлүсә түгел иде, аның үз ачкычы бар. Морадыйм булуы ихтимал. Зифа ачмаска булды. Әрәм булган киче өчен үпкәләгән иде ул аңа. Утны сүндереп, балконга чыгып басты да  Гөлүсәне шуннан карап кына көтеп тора башлады. Балкон турлап, аллеяда чытлык кызның көлгәне һаман саен ишетелеп торды. Димәк, Морадыйм да шунда. Көлү аңа багышланган булырга тиеш. Бу Чытлыкның узган җәйдә үк Морадыймның күңелен кайтарган артистка икәнен белгән булса, бәлкем, Зифа үпкәләп тә тормас иде.
Үпкәләп маташканына, ишекне барып ачмаганына  соңыннан ул үзе дә гаҗәпләнде. Битеннән бер үпкәне өчен генә ирне үзенеке дип тамгалап куярга ни хакы бар иде аның? Харап инде, кыяр тозлашкан, янәсе! Юк шул, бүтәндә шул хикмәт. Санаторийның, ял итү урынның логикасы бүтән. Монда  сәламәтлек кенә түгел, бәхет тә эзләп киләләр. Ни өчендер адашкан бәхетләре ял иткән җирләрендә көтәдер сыман тоела. Зифа бу санаторийда иң бәхетле, иң сәгадәтле гомер мизгелләрен бер тапкыр кичергән иде  инде. Ире белән. Аның вафатына биш ел тулганда сынган канатыма пар таба алмаммы икән дигән өмете бар иде. Аз гына, әмма бар иде. Морадыймда иренең чалымнарын күргән иде ул. Шуңа күрә танышыр-танышмас бу ир затының бүтән берәү кочагыннан ычкына алмавын Зифа хыянәт сыман кабул итте.
Бу вакытта Морадыйм, югарыдагы балконга каерылып-каерылып карап, бер генә җөмлә әйтте дә, Чытлыкны этеп җибәреп, авылына кайтып китте: «Тагын булмады. Рас килмәде төшем!»                     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар