Логотип
Проза

Яратырга ярамый



Хикәя 

Төшке аштан килүенә Рәйханга телеграмма тоттырдылар. Ачты, укыды, берни аңламый гаҗиз булып озак торды. Йөрәкне ярырдай шом бөркелә сыман аннан: «Тиз кайт, әни авырайды». Авылдагы энесенең хатыны Зөһрә суккан. 

Узгынчы чир генә булса, кызын эшеннән аерып, мәшәкатьләнеп йөрергә рөхсәт итмәс иде әниләре. Димәк... кыл өстендә гомер дигәннәре! Киленнәре ашыккандыр, бәлки?! Их, шулай гына булсачы! Алай да... өлгерергә, ничек тә кайтып җитәргә, бәхиллеген алып калырга! Ул сәгатькә күз салды: ике тулып өч минут. Кичке җидедә – поезд. Һәрчак кеше күп була аңа, чират... Алдан билет юнәтмәсәң, эләгүең икеле. 

Күз яшен йота-йота тимер юл вокзалына барып керсә... билетка су буе чират. Өчәр рәт тезелгән халык! Касса тәрәзәсенә мәңге барып җитәлмәссең сыман. Койрыкка басып, алҗыган халыкның кыймылдашканын күндәм генә күзәтүдән башка чара юк. Дивардагы түгәрәк сәгать кенәме, гүя вакыт туктаган кебек. Сәгать угы кыймылдауга халык дәррәү кузгалып ярты адым алга атлый, янә чигенә. Ай киткән, ел киткән, энә буе җир киткән шулдыр, мөгаен. Бер урында таптана торгач, үзеңне сихерләнгән әкият кешесе итеп тоя башлыйсың. 

...Ниһаять, касса тәрәзәсенә капланды ул. Кымшанырга да куркып? битараф чырайлы кассирга текәлде. Чыңлап торган салкын тавыш үзәген өзде: «Билет юк. Бетте!» Ничек инде бетте?! Аңа кайтырга, бәхилләшеп өлгерергә кирәк ич! Хәбәр колакка керсә дә аңга барып җитә алмый. Ә арттагылар этә, кысрыклап чыгармакчы аны! Салкын пыялага борын төртеп? култыксага чытырдап ябышкан  кеше хәлен ник аңламыйлар: таш яуса да кайтырга тиеш бит ул! Әнкәсе ишектән күз алмый аны көтәдер. Үлем тырнагыннан ычкынырга теләп тартыша булыр. Ә бәлки... Юк, юк, менә кайтып җитәр, дигән өмет гомерен озайтадыр! 

Керфекләрдән аккан күз яше, сөрмә белән кушылып, ак йөзен каралткандыр. Качып күп елады. Нинди авыр чакта да яшен күрсәтмәскә өйрәнгән сабыр иде. Сабыр савыты да тула икән. Оялмый-тартынмый кеше алдында яшь түгә әнә. 

Учына йомарлаган телеграмма хакында исә оныткан иде ул. Һушын җуеп ава башлаган хатынны кемдер тотып калды. Бер рәхимлесе идәндә аунаган саргылт кәгазьне иелеп алды, тәрәзәгә төртте. 

– Телеграмма! 

– Күптән шулай дияргә  иде! 

Могҗиза була икән! Күтәрмәле тимер күперне очып кына узды да... Поезд кузгала, диделәр, өлгерерме-юкмы? Җитешергә – шул уй аны ашыктыра, камчылап куа. Билет белән бергә йомарланган телеграмма да учны яндырмый инде. Кайта ул, кайтачак! 

Менә унөченче вагон... Проводница кыз ишекне ябарга ашыга иде, алай да сулуы капкан Рәйханга кулын сузды. Унөченче урынга ничек барып җиткәнен хәтерләми. Күчтәнәч алырга да өлгермәде. Әле дә ярый, эшендә кирәге чыгар дип саклап тоткан бер тартма һинд чәен сумкасына салырга башы җитте. Хәстәрле булу ярый икән. Әнисе тәмле чәй ярата. Тәмләп эчәргә язсын! 

– Иптәш диимме, ханыммы, үтенәм, үз урыныгызга күчеп утырыгызчы! 

– Үтенегез. Ләкин күчмим. Чөнки үз урынымда утырам. 

– Ялгышасыз. Бу минем урын.Унөченче вагонның унөченче урыны. 

– Шаяртмагыз! Берәү белән дә танышу ниятем юк. Кисәтәм... 

– Миндә дә юк андый ният. Билетыгызны күрсәтегез, зинһар. 

– Ревизормы әллә сез? 

– Бәхеткә каршы, түгел. Алайса, минем билетка күз салыгыз. 

Корт чаккандай сикереп торганын да сизми калды. Бая кеше алдында елап торганы өчен оялуы узмаган иде әле. Мөгаен, юри ирештерәдер аны бу бәндә! 

– Беренчедән, бәхеткә каршы, дип тел чарлавыгыз урынсыз. Бәхет булгач, аңа кем каршы? Бүтән чакта бәхеткә дип кенә юрагыз. Икенчедән, мин алдан килдем. Үз урыныма утырдым. Борчымагыз мине! – Кырыс иде ул, усал. 

– Ә мин бая ук портфелемне аскы сандыкка урнаштырган идем инде. Озата килгән дуслар белән саубуллашып йөргәнгә урын буш булган. 

Поезд дөбер-шатыр килеп башта артка чикте, аннан җай гына шуып кузгалып та китте. Энә-җептән чыккан яхшы костюм кигән, җыйнаграк гәүдәле, аксыл шома чәчләрен артка тарап куйган яшь кенә ыспай ир-егет, олы сымак кыяфәт чыгарып, борын эченнән генә сөйләшкән була. Күзгә туры карамый. Андый кешеләрне сөйми Рәйхан. Дәрәҗәле түрәләр катында йөри-йөри шомарып беткәнме? Әллә берәр абруйлы түрәнең иркә генә үскән улымы? Мин-минлеге чыраена чыккан. Кыяфәт кәттә. Өс-баш килешле. Сөйләшүе дә үзенчә. Сүзләрне сайлап, өстән аска карап, теш арасыннан сытып чыгарган була. 

– Алдан килгән урын өчен... –  Ханым инде тынычланган иде. Поезд кызуланып чаба. Аны беркем, берничек тә утырган урыныннан кузгата алмаячак. Сүзне беткәнгә санап яны белән тәрәзәгә борылып утырды. Кулъяулык болгап озатып калыр кешесе юк югын. Шулай да Казаннан киткәндә күңелгә моң сара. Китүче белән калучы арасындагы күзгә күренмәс бәйләнеш өзелә. Гомернең бер мизгелен җуйгандай, китүчеләр сагышланучан. Калучылар битараф. 

– Сез дә командировкагамы? Ераккамы? 

– Ерак. Туган якка – Әгерҗегә. 

– Ә мин Нократ Аланына. Төн уртасы узуга төшеп калам. 

Ул әле һаман басып тора икән. Мин-минлек битлеге төшкән. Сөйкемле генә егет, балалыгы чыгып бетмәгәнме, олысымак кыяфәт чыгарып, масаеп сөйләшкән була. Усал ниятле адәмгә охшамаган үзе. Оялчан, тыйнак кешеләр кайчак шул гадәтләрен яшерер өчен бәйсез күренергә омтыла, кыланып ала. 

– Ник басып торасыз? Утырыгыз, урын җитәрлек ич. – Рәйхан итәк-җиңен җыеп, җайлабрак утырды. Дорфалыгы өчен кыенсына иде ул, дустанә төстә сүзне ялгыйсы килеп: – Телеграмма белән, ашыгыч чакыралар, – дип куйды. 

– Алай икән. Борчылмагыз, юл бит ул, юлда төрле хәлләр була. Бер кичкә, кер мичкә, ди халык. Аяк очыгызга утырып кайтырга да риза мин. Рөхсәтме? 

Хатын, риза икәнен белдереп, сөенеп баш какты. Беркемне дә рәнҗетергә, урынын басып алырга теләми ич ул. 

– Без икебез дә очраклылык корбаны. Бер урынга ике билет сатканнар. Буш урыннар калмаган, белештем. Кызганыч... –  дип куйды егет тә үкенгән сыман. 

Буш урын булмавы кызганыч идеме, үпкәләшеп танышумы – ачыклап торуны кирәксенмәделәр. Утырдылармы – утырдылар, кайталармы – кайталар. Егетнең, ихтимал, каядыр баруыдыр. Транзит пассажирлар алар. Билгеле бер вакыт аралыгында, кайсыдыр станциягә кадәр янәшә утырып баручылар гына. Сөйләшәләр, бергә чәйләр эчәләр. Кемдер очраклы юлдашына бик тирән яшеренгән серләрен ача. Поездда кешеләр ачылып китәләр, дуслашалар. Һәм очраклы танышлык шулай ук тиз онытыла да. Чөнки юлда танышкан адәм белән бүтән очрашмасына ышана ул. Дус дигәнеңә сер сөйләсәң.... Көннәрдән бер көнне дошманыңа әйләнүе ихтимал. Дусларның да дусты була, сер сөйләмә дустыңа, дип тиккә әйтми халык. Ә юлдагы таныш... Төште, онытты. Сукмаклар кисешмәс. Юлда сөйләшеп туя алмаучыларны да аңларга була: мактансаң да, күзгә төтен җибәрсәң дә, очраклы таныш алдашасың дип битәрләмәячәк. Чөнки сине белми. Чит кеше алдында һәркемнең булдыклы булып күренәсе килә... 

– Казанга кайчан кайтасыз? 

– Кайтканда да унөченче вагонга билет алырга чамаламыйсыздыр бит? 

– Ә нигә? Чамаларга да була. Кызык ич. 

– Әйе, кызык иттеләр безне. 

– Яманның да бер яхшы ягы булмый калмый. Кайчан танышыр идем әле сездәй гүзәл, сөйкемле ханым белән. Рәхмәт бер урынга ике билет сатучыга. – Аннан җитдиләнеп өстәде. – Арыгансыздыр. Кыенсынмый урнашыгыз. Урын-җир әйберләре алып килимме? Комачауламам, тынычлап йоклагыз. 

Поезд кузгалып киткәндә куба торган ыгы-зыгы тынган. Тәмләп чәй эчүчеләр дә урын салып йокларга әзерләнә. Гадәти тормыш кайный. Сыкы сарган бәсле агачлар, йорт-каралтылар, телеграм баганалары артка йөгерә. Поезд чаба. Сәке читендә газеталар караштырып утырган юлдашын җавапсыз калдырганга уңайсызланып, хатын бая өзелгән сүз җебен ялгап җибәрмәкче булды: 

– Кайчан кайтасымны белмим әле. Таң атуга, Әгерҗегә төшәсе. Сөт машинасына өлгерсәм ярый да... Йөриләрдерме-юкмы, белгән юк. Яңавыл – Җанавылым Әгерҗедән илле-алтмыш чакрымнар ары. Кичкә кайтып керсәм – сөенер идем. Ә иртән юлга кузгаласы. Бер төн йоклар өчен кайтам кыямәт газабы кичеп. Ара ерак шул. Поездлар да йөреп тора, барыбер җайсыз юлы. Безнең яклар Ижауга китә, шунда төпләнә. Ә минем күңелне Казан тартты. 

– Берәр көн ял сорыйсыгыз булган. 

– Ашыгыч булды бит. Кем уйлаган билетка шул гомер чират торасы булыр дип. Көн сорасам артык булмас иде дә... Өлгермәдем. Эштәгеләргә әйтмәдем. Нинди мәшәкать көтәдер... 

– Шалтыратып кисәтергә була ич. 

– Кар кешесе сыман бар дөньядан өзелгән халык яши анда. Шүрәле каргаган як. Авылда телефон эшләми, элемтә юк дигән сүзгә ышанмассыз. 

– Теләсәгез, мин кисәтә алам. Эш телефонын әйтсәгез. 

Моның ахыры хәерле буласына ышанасы да килмәгән иде. Шулай да... Сиңа кемнеңдер ярдәм итәргә теләвен тою рәхәт икән. Кайгыртучы бар! 

– Исемегезне дә әйтсәгез. 

– Рәйхан. 

– Рәйханә... 

– Юк, Рәйхан. Рәйхан гына. 

– Исемең матур, Рәйхан, кемнәр куйган, сине күреп кем туйган? Сиңа багышланган җыр икән! 

– Мин туганчы ук җыр туган. Мин шул җырга кушымта гына. 

Ә егет Ильяс атлы икән. 

– Иң яраткан исемем Ильяс минем. Кызганыч, Ильяс кушарга улым юк. 

Иркенәеп, икәүләп көлделәр. Күңел тынычлангандай булды, ниһаять. 

                              * * * 

– Инглизчә, саубуллашмый да аерылыштык та... Әрсез димә, хәл-әхвәл белешүне бурычым саныйм! Йә, ни хәлләр? Иминлекме? Ачуланмасаң... 

Йомшак-ягымлы тавыш иясен күз алдына китерде дә кинәт кызарды Рәйхан. Әнә ул, юаш малай кебек, кыюсыз гына сәке читендә утыра. Менә икәү урын өчен тарткалашалар... «Ильяс – яраткан исемем», – ди дә янә кызара. 

– Нинди ачулану? – диде ул кабаланып. – Рәхмәт әйтеп үзем шалтыратырга тиеш идем дә, телефон номерыгыз хәтердә калмаган. Зур игелек эшләдегез... 

– Эштә югалтмаганнардыр. Өйдә иминлекме? 

– Юк, юк! Тәртип. Мине зур бәладән коткардыгыз. Бурычлы мин сезгә... 

Дүшәмбе кич кенә килеп җитә алды шул ул. Очраклы таныш эштәгеләрне кисәтер дип, тагын бер көн авылда, әнисе янында кунды. Әгәр егет вәгъдәсез булса... Прогул язып эштән кусалар да берни кыла алмыйсың. Ә Ильяс атлы очраклы танышы егет икәнен раслады, рәхмәт төшкере! 

– Әниегез? 

– Кризис узды шикелле. – Бу күрешү – әнкәсе белән соңгы очрашу буласын, бәхилләшер өчен генә кайтканын әлегә белми иде ул. Тагын бер атнадан газиз әнкәсенең күзләре мәңгегә йомыласын, аны мәңгелек йортына урнаштыру өчен кабат юлга кузгаласын да белми. Белмәве белән бәхетле иде. Күңеле шат! 

– Егет икәнсез. Джентльмен диярдәйләр сирәк очрый бу заманда. 

– Унөченче вагон сәкесендә башкача уйлый идегез. Иске фикергә ябышып ятмау – яхшы фал. 

– Ялгышканмын. Гафу! – Рәхәтләнеп көлештеләр. 

Күрәсең, Язмыш галиҗәнаплары үзе очраштырган иде аларны. Ялгышны төзәтү, язмышны үзгәртү үз кулыбызда дип уйлый адәм. Һәм ялгыша. 

                 * * * 

Әнисенең кырыгына кадәр Рәйхан зиһенен җыя алмый миңгерәп йөрде. Мәет чыккан йортта бала йөрәгенә кырык шырпы кадала, аның әрнү-авыртуына һич чыдарлык түгел, диләр. Әнисеннән башка дөньяда яши алмас төсле иде Рәйхан да. Әмма ләкин йөрәккә кадалган кырык шырпының утыз тугызы, көн арты көн үткән саен, әкренләп суырыла, коела бара икән. Кырыгы җиткәндә, йөрәкне әрнетә торган тик бер шырпы кадалып кала... Һәм шул гомер буе бимазалый җанны. Әмма кеше түзә. Үлгән артыннан үлеп булмый. Рәйхан да түзәргә тырышты. Ильясның көн аралаш шалтыратып, хәл белешеп торулары аңа аякка басарга булышты. 

– Кыш узып бара. Чаңгыда чыккан, тимераякка баскан юк. Табигатькә чыгасы иде. – Ильясның чакыруы ярады, чыннан да, Аккош күле урманында гаҗәеп манзара икән! Бәс сарган өянкеләр, сыкылы өрәңге, бозлы чыршылар искитмәле матур. 

Ильяс белән Рәйхан чаңгыларын ял базасының прокат бүлегенә тапшырдылар да җәяүләп автобус тукталышына киттеләр. 

Булса да булыр икән шундый якты матур көн! Узмасын иде бу рәхәт мизгел. Баемасын иде кояшы! Юк шул, юк, гомер агышларын туктату мөмкин түгел. Гомер узар өчен бирелә. Ә ни-нәрсә соң ул гомер? Менә шундый якты, онытылмас мизгелләрдән, сагышлы хатирәләрдән җыела ич ул! Ике яшь йөрәкнең бер булып типкән, җитәкләшеп урман сукмагыннан атлаган мизгеле...  Шул түгелме соң бәхет?! Яңаклар алланган, күзләр йолдыз булып җемелди. Рәйханга сөеп-яратып карап тора да егет янә: 

– Нинди чибәр син! Гүзәлем! – дип пышылдый. 

– Ә син... вәгъдәгә тугры. Акыллы. Киң күңелле... 

– Бу кадәр мактаудан баш әйләнеп, һуштан язып егылмасам ярый... 

– Егылмыйсың! Егылганны тартып торгызырга сәләтле чын ир, егет кеше син! Ирләр юк, дип сыкрана хатын-кыз. Бар! Тик күрә, таный белергә кирәк. Әйтсәм әйтим, синдәй егетне очрату бәхет бит ул. Күргән-кичергән газапларым, сабырлыгым өчен Ходай Тәгалә кодрәте белән бирелгән бүләк! Син янәшәмдә булганда шундый рәхәт миңа. Дөнья матур! Яшисе килә! 

Төш идеме бу, әллә өн булдымы? Кычкырып әйттеме Рәйхан бу сүзләрне, әллә бу йөрәк авазы, уй идеме? Төш-өн бергә буталды. Әмма ул бар, йөрәктәге сер булып ул яши! 

* * * 

...Ярату-яратмауның ни икәнен аңлаганчы ук ир хатыны булып куйды шул Рәйхан. Унҗиде яшь – сылу кыз булып, буйга җитеп килә торган чагы гына иде әле. 

Алар өчәү – Рәшидә белән Рәйхан, күрше кызы Нәзифәгә ияреп, җәяүләп, җиде чакрым ары Байтирәккә Сабан туена киттеләр. 

 – Безнең туганым апа Байтирәктә – кияүдә. Аларда бүген туй. Кереп күреп кенә чыгарбыз. Кичке уенга калу юк, кайтабыз, – дип ышандырып алып чыгып китте Нәзифә. Туйлы йортка – ашка таракан булып төшәселәрен аңламаганнар гына... Нәзифәгә җизни тиешле Әдһәмнең бертуган энесе Әкрәм өйләнергә ниятләгән дә... Туй нигъмәтләре өстәлдә, бәлеш мичтә, сарык суелган, казанда аш кайный, мунча ягылган. Кунаклар килгән. Мулла абзый никах укырга җыенган. Тик бер генә нәрсә – кәләш кенә җитми. Әллә үзе качкан, әллә йолага сылтап, кияү-балакай эзләп табалмаслык итеп юри генә качырганнар – юк та юк кәләш. 

– Ашның тәмен җибәреп. Токмач куерып, бәлеш мәмрәп бетте. Бар нәрсәнең көе китте, – дип, Нәсимә килен сабырсызлана. 

 – Кыланышлары кырга сыймый. Килешмәгәнне! – дип кунаклар үпкәли. 

 – Нәселләре  белән шундый алар, җилбәзәк! – дип, берсе кияүне ирештерә. 

Ни кыланса, шул килешә өйләнмәгән егеткә, дип фикер йөрткәндерме, келәт янында кыенсынып кына басып торган Рәйханны күтәреп кенә алды да кунаклар каршына китереп тә бастырды Әкрәм. 

 – Сөймәгәнгә сөйкәнмибез, гөл үсмәгән битенә, диләрме! Менә – кәләшнең бер дигәне! Укы никахыңны, мулла абзый! Алдагысын Алла белә! 

Рәйханның авызыннан сүз чыкмады, риза дип тә, риза түгел дип тә аваз салырга җөрьәт итмәде. Ул театр белән җенләнгән, артистка булырга хыялланып үскән кыз иде. Моны бер тамаша, уен итеп кабул итте. Беренче күргән, никах укырлык яшькә кермәгән кызны югалган кәләш урынына куюлары, чыннан да, уен, әгәр уен булмаса, мыскыл иде. Ни хикмәттер, Рәшидә белән Нәзифә дә, авызларына су капкандай, сүзсез-өнсез калды. Хәер, аларны җыен бабай, әби-чәби җыелган табынга чакыручы да булмады. 

 Качып китәргә дә талпынды, күршеләрнең ак келәтенә – йозакка бикләп куйганнар иде кызны. Йоласы шул, имештер. Кызлар әйтер дә, аны коткарырга бөтен авыл булмаса да, кемдер килер дип көтте ул. Аны яклардай ир туганнары юк, энекәше малай гына әле. Килмәде беркем дә. Әллә кызлар әйтергә онытты, әллә язмышы... 

Әкрәм белән, бәлки, яшәп тә киткән булырлар иде. Икенче Сабантуйга кадәр ул җитлекмичә туган үле бала тапты. Кем белә, әгәр гомерле булса, ир белән хатын арасын бәйләүче асыл җеп шул булыр иде, бәлки... Әллә авыр күтәрү, әллә ир булган адәмнең туктаусыз җәберләүләре килешмәде. Ябыкты... «Ябык хатын кочаклап ятканчы кабыкта яту артык», – дип төрттерде Әкрәм. Кара ефәк толымнарын да яратмады. «Елан кебек сузылып ятмасын. Кистер», – дип бәйләнде... Хәер, ир бәндәсенең ярсуы тиктән түгел, үзе дә салкын булды аңа Рәйхан. Якын итә алмады шул, нишләсен. Оялуы да хак иде. Көчләп өйләнгәнгә рәнҗүе дә... Тагын бер сере – качкан кәләш табылган, ашыгып өйләнеп ташлавына ир үзе дә үкенә иде булса кирәк. Арадагы боз салкынлыгы бер дә эрер төсле түгел иде. Әнисе килде, күрде, телсез калды. «Үз-үзеңне болай җәзалаганчы... Кайтасыңмы әллә? Илдә чыпчык үлми», – диде авыр сулап. «Бәлки, ияләшермен, ирдән кайткан исем күтәреп, сезне дә оятлы итәсем килми», – диде Рәйхан. Әнисе күзләрен каплап, елап кайтып китте. Түзәлгән кадәр түзим әле, дисә дә, берни үзгәрмәде. Тора-бара бу йорт котыпка әйләнгәндәй тоелды. Гел туңды Рәйхан, туңып калтыранды. Сабантуйга батыр калмасаммы дип, герләр күтәреп, хыялланып йөри торгач, Әкрәм егылып билен дә имгәтте, җитмәсә. Моны да хатыннан күрде. «Син каргыйсың, карга каргышы кар башына», –  димәгән көне булмады. 

Язгы бер иртәдә ул елмаеп уянды. Күктә кояш көлә, сыерчыклар сайрый. Кош булып кош читлектә сайрый алмый. Җылы якларга очалар, юлда катып үләрмен димиләр. Яшиләр. Ул да очарга талпынып оча алмаган кош кебек ләбаса. Ник сөймәгән сөйкемсез ир көе көйләп, яшь гомерен коллыкта үткәрсен соң?! 

Ярамый яшь гомерне әрәм-шәрәм итәргә, ярамый! 

Бер кат кием-салым гына алды да, чыкты да китте. Кошлар көзен китә, ә ул – язын. Җан биргәнгә Ходай җүн бирә, тик кыйблаңны югалтма икән. Казанга килгәч, икмәк пешерү заводына урнашты. Төнге сменада эшләргә теләгең булса, прописка-мазарсыз да алалар икән. Хәер, озакламый тулай торактан урын бирделәр. Төнлә икмәк бушатты, ипи калыплары – савытларын юды, майлады, ә көндез... Йөрәк яралары әкренлек белән булса да тартылды, җөйләнде. Теше-тырнагы белән укуга ябышты. Мин дә айга менәр идем, арттан этүче булса... Юк аны арттан этүче. Булмаган да. Ул – берүзе. Үзенә үзе хуҗа, үзе кол. Театр дип алданулары буш хыял икәнен аңлады. Тормыш – үзе зурдин-зур театр, Тәңре дигән режиссер уйныйсы рольләрне адәм туганчы ук бүлеп куйган. Кемгә түрә, бай булу язган, кемгә – хезмәтче... Нишлисең, тормышта уйнау – аны кемнәрдер яшәү дип уйлый – сәхнәдә уйнаудан күпкә катлаулырак. Әмма бирешмәскә кирәк. Борын салындырмаска. Җебекләрне сөйми тормыш. 

Институтны тәмамлыйсы елны эре бер берләшмәнең кадрлар бүлегенә инспектор булып күчте. Күп тә узмады, бүлек мөдире дәрәҗәсенә күтәрделәр.  Дистәләгән хуҗаның хезмәтчесе булу бер дә рәхәт түгел Рәйханга. Үзе өчен ул берни сорамый. Баш очында түбә бармы – бар, шул җиткән. Өлешенә тигән көмеше – бер инженердан калган иске фатир. Шуңа да риза-бәхил булып яши. 

 

* * * 

 Тормышы тоташ көтүдән генә торадыр дисә... Йә, кем көтми? Ә шулай да юлында Ильясның очравын бәхетенә юрады ул. 

...Аккош күлендәге сихри манзара озак кына истән чыкмый йөдәтте. Җыенып тагын бер ял көнне кышкы урманны урап кайтмакчылар иде. Чаңгы да алдылар. Тукталышта бер агай киңәш итте, әнә теге якка борылыгыз, анда иркенлек, дип исе китеп сөйләп торды. 

Тәвәккәлләделәр. Белмәгән, таныш түгел җир куркытса да, үзенә тарта. Тавы әллә ни текә түгел шикелле. Бер шуып төштеләр, ике. Өченчесендә Рәйхан кызулатыбрак, чаңгыларын ныграк этеп җибәрде бугай, китте шуып, китте. Колак янында җилләр сызгыра. Туктар әмәл һич күренми. Һәм, ниндидер агач төбенә төртелеп, чаңгысы шартлап сынды. Күз алдында аллы-гөлле утлар чәчрәгәндәй булды, мәтәлеп китте. Күзен ачыбрак алга күз салса, гүя йөрәге табан астына төшеп ярылды... ярты метр җирдә – упкын! Коточкыч текә яр кырыенда егылмаган, төпкә төртелмәгән булсамы?! 

Ильяс та артыннан ук шуып төшеп килә ич. 

 – Тукта! Упкын! – дип кычкырды ул, бөтен көчен җыеп. 

Егет икән, Рәйхан янына килеп җиткәнче үк читкәрәк борып өлгерде чаңгыларын. Егылды. Сикереп торды да аңа таба атлады. 

 – Аягыңны имгәтмәгәнсеңдер ич? 

 – Сак бул. Яр чите бу. Аста – елга. 

Ул Рәйхан янәшәсенә карга ятты. Сак кына аның аягын тоткалап карады, аннан үзенә табарак тартып китерде. Йөрәгенең дөп-дөп типкәнен ишетте. Рәйхан беләге белән егетнең кулына орынды. Кан тамырлары буйлап дәртле, көчле агым ургылып акканын тойды. Икесенең энергиясе бер юнәлештә ашкынып агадыр сыман тоелды. Керфек төпләрен чеметтереп кайнар дулкын узды. Башларын башка терәп, кар салкынын тоймыйча, икәү бергә булудан кичергән рәхәтлектән оеп яттылар. 

Ильястан мичтән бөркелгәндәй җылы килә, аның болай да кайнарланган яңакларын кыздыра. Нинди татлы ләззәт бу! Янәшә булу, аның барлыгын тою рәхәт! Шул татлы ләззәттә эреп бетәсе килә. Менә ул күзләрен йома, ак болытка әйләнеп күктә йөзә. Юк, һаман да ак кар өстендә икән. Шулкадәр рәхәтлек! Моңарчы беркайчан мондый татлы ләззәт, рәхәтлек хисе кичергәне булмаган икән... Йә, шул бәхет түгелмени! 

 

* * * 

 – Карале, беркайчан үземне болай бәхетле итеп сизгәнем юк иде, дисәм... 

– Бәхет өчен күп кирәкми, аз да җитә... Шулай җырлыйлармы әле? 

 – Җыр хакында әйтмим лә. Үзебез турында уйлыйм. Сине очратканчы кем идем соң мин? Ә хәзер кем? 

 – Һаман шул Рәйхан дип беләм. 

 – Юк, инде мин бүтән. Дөньяны якты, искиткеч матур итеп күрә торган, бөтенләй башка, икенче Рәйхан. Сөйлисе сүзләрем шулкадәр күп, аңлый, кичерә алырсыңмы дип кенә куркам. Тормыш юлым сикәлтәле... 

   – Әйдә, узганнарны узганда калдырыйк. 

 – Юк, алар безгә ияреп барачак бит. Күңелне тырный торган сер барыбер тынгылык бирми ул. Минем тормышым ялгышлардан тора бугай. 

 – Кузгатмаскадыр узган еллар тузанын. Алга карап яшәү хәерлерәктер. 

 – Сиңа җиңел... 

 – Түгел. Миңа да бер дә җиңел түгел. 

 – Синең артыңнан өстерәлеп килүче койрыгың юк. 

 – Бар. Нинди генә әле. Икәү... 

  – Димәк... Ялгыз кеше түгелмени син? 

 – Ничек аңлатсам, дөресрәк булыр икән? 

Әле генә сокланып туймаслык якты көн иде. Кай арада караңгыланырга, болыт басарга да өлгерде соң күк йөзен? Күңеле сизгән иде аны, берәр хикмәте килеп чыкмагае дип уйлаган иде. Бәхетенә күз тидерүдән курыкты. Ильястан  берни сорашмады. Шундый егет ничек бу гомергә кадәр ялгыз йөргән, дип шикләнергә тиеш иде югыйсә. Ә ул куарга тырышты андый уйларны. 

 – Чынлыкта без аерылган, – диде Ильяс, көрсенеп. – Юк, курыкма, син сәбәпче түгел ара өзелүгә. Сине очратканчы ук, өзәргәме-юкмы, дип икеләнеп йөри идем инде. Язмыш безне очраштырды. Мин сине яраттым. Ишетәсеңме, яратам! 

 – Мин дә яратам сине. Ничек кенә яратам әле. Тик... 

– Ә хәзер кире уйлау юк – бер киселгән икмәк кире ябышмый. Шуны аңладым. Япь-яшь килеш, очраклылык аркасында өйләнергә туры килде миңа. Үзе начар хатын да түгел ул. Чибәрлегенә кызыктым бугай. Тик арада мәхәббәт юк. Күнегермен сыман тоелган иде. Күңел ятмагач, күнегеп булмый икән... Аннан  аспирантурага укырга киттем. Аерым яшәү суыткан араны. 

 – Ә балагыз... Балагыз да бармы? 

 – Малай. 

 – Исеме кем? 

 – Илдар. 

 – Ир балага әти кирәк. Әтисез ничек үсә инде ул? Юк, син ялгышкансың. Ярамый ир баланы ятим итәргә. 

 – Кыз булса, ярыймы? 

 – Яхшы кеше кыз баласын да ташламый. 

 – Димәк, мин, син уйлаганча, бигүк яхшы кеше түгел. 

 – Син яхшы кеше. Тик хаталанасың. Баланы ташларга ярамый! Ирнең үгие булмый. Хатынның да. Ә бала өчен үги ата беркайчан да үз атасын алыштыра алмый. Нәселеңне дәвам итүче ич ул. Тамырсыз дүңгәләк кебек тәгәрәп йөрсенме! Тамырлар өзелергә тиеш түгел. Агач та дәү-дәү тамырлары белән җиргә тотына. Нинди матур агач дип сокланабыз. Җир тамырларын тотмаса, нишли ул? Синең улың нишләр синсез? 

 

* * * 

Үзе тотынган ботакка балта чабучы! Рәйханны дус кызы шулай атады. Бәлки, ул хаклыдыр да. Мөгаен, хаклы! Әмма ике арада бәргәләнгән ир кызганыч була. Ә кызгану ярату түгел ул. Кызгану – кызгану гына. Ә ярату – бөек көч. Тылсым. Ярата ул Ильясны, җаннан артык күреп ярата. Җаннан артык күргәнгә дә аны сынау алдына куярга теләми. 

 – Без бүтән күрешмибезмени инде? 

 – Күрешмибез. 

Күкрәгендә кош баласы кебек йөрәге тыпырчынды, аерылып киткәч тә борылып карыйсы, мин юри генә шулай әйттем, үзең сайла кайсы юлдан китәргә кирәген, диясе килде. Әйтмәде. Күз алдында күзе яшьле сабый торды. Яратадыр аны хатыны да, яратмау мөмкин түгел. Агач тамырлары белән җиргә береккәндәй гаиләсенә берексен әле ул. Дүңгәләк кебек тәгәрәп йөрүчеләр болай да бихисап. 

 

* * * 

 – Бу мин әле. Элемтә өзелдеме, телефонны ташладыңмы? Нигәдер җавап бирмәдең... 

 – Минем сиңа шалтыратканым юк бит әле. 

 – Син түгелмени? Кем булды соң алайса? Әйе, аңладым. Нурсөя булган ул. Начар ишетелә иде. Ә мин, шатлыгымнан шашардай булып: «Рәйхан, Рәйхан, кадерлем!» – дип, телефоннан кычкырам да кычкырам. Тиле димә инде. 

 – Тиле. 

«Их, кирәкмәс иде. Сиңа егет бүләк иткән, улыңны сөеп үстерә торган хатынның йөрәгенә яра салу кирәкмәс иде». Монысын кычкырып әйтмәде. Йөрәк авазы гына иде бу. 

 – Әйдә очрашыйк әле бер. 

 – Командировкага җибәрәләр. 

Чынлыкта, бик сагына, күрәсе килә иде Ильясны. Бернинди командировка да көтми аны. Төзәлеп килә дигәндә ник йөрәкне яраларга дип кенә кача аңардан... 

Әмма аларга барыбер тагын бер очрашырга язган икән. 

 

* * * 

...Әгерҗе поезды кузгалырга сәгатькә якын вакыт бар иде әле. Әгерҗе ерак җир түгел, диләр бугай, гомуми вагонга урынсыз билет саталар. Кем алдан керә, шул урын ала. Этелеп-кысылып билетка чират торган чакларын, унөченче вагонның унөченче урынына билет алганын хәтерендә яңартты. Хәер, онытылып торганы да юк бугай. «Кызганыч, улым юк. Улым булса, һичшиксез, Ильяс кушар идем!» Булмады инде, улы да булмады, ире дә. Яратам дип кенә ярамый шул кеше ярын тартып алырга. Унөченче вагон. Ул чакта бер урынга ике билет сатканнар иде. Монысы бөтенләй урынсыз. Бер җыенып чыккач, кайтырга инде, дип тәвәккәлләде Рәйхан. «Әни рухына багышлап Коръән укытабыз, кайтмый калма», – дип язган иде киленнәре Зөһрә. 

Вагон тирәсендә өелешкән чегәннәрне күреп, эсселе-суыклы булып китте. Өркү-өнәмәүме, нәрсәдер сагайта юрап, язмышларны үзгәртергә сәләтле бу халыкка юлыгудан. 

– Сез дә шушы вагонгамы әллә? 

– Шулай дип торам. Утырып булса... 

Яшь бала күтәргән, алты-җиде яшьләр тирәсендәгесен җитәкләгән, нәзек кенә беләгенә төенчек аскан хатын юлда иптәш булыр диптер, өметләнеп дәште аңа. Әйбере авыр күренә. Әгерҗе поезды йөк ташырга ярата торган халык бәхетеннән йөридер ул. Кысыла-курка капчыклап бәрәңге, суганын әз ташымады Рәйхан әнисе исән чакта. Әни исән чакта дөнья якты шул, кысан вагонда кайту-китү куркытмый. 

– Ай-һай, үтеп кереп булса... Чегәннәр сытар, ахры... 

– Хафаланмагыз. Мин булышырмын. Тәтием, исемең кем әле синең? 

– Айда... 

– «Р»ны әйтә алмый ул. Айдар. Мин – Илдар! – диде зәңгәр күзле, аксыл бөдрә чәчле малай. Кечесе хатынның үзенә охшаган: кара күзле, кара чәчле иде. 

– Айдар! Нинди үскән егет. Киләсеңме миңа, тәтием? 

– Һай, бик рәхмәтле булыр идем. Өзелеп төшә бугай беләгем. – Малай, ятсыну галәмәте күрсәтмичә, аның сузылган кулына күчкәч, әнисе сөенеп, оеган кулын селкеп торды. Олысын кулыннан җайлабрак тотты. 

– Алдан керә алсам, урын алырмын. 

 – Әй, рәхмәтләр яусын. Куркып тора идем. 

Менә утырта да башладылар. Этешә-төртешә торгач, Рәйхан алгарак узды. Кереп урын алды. Аска җайлап урнаштылар. 

 – Әтиләре эшендә тоткарланды. Килеп җитә аламы-юкмы инде? – Хатын, борчылып, тәрәзәдән күзен алмый, юлны күзәтә. Аның каравы, Рәйхан рәхәтләнде дә соң малайларны сөеп. Шулкадәр назлы, ягымлы булсалар да булырлар икән. Чәбәк-чәбәк тә иттеләр, табышмаклар да әйтештеләр. Мозаика тезеп тә юандылар. Олы малай, кечесен төрткәләп, аның тезенә менеп кунаклады. Телләре ачылды. Беренче кат күргән ят кеше дип тору юк, сөенә-сөенә чәтелдиләр. Бала күңеле сизгер була шул. Үзен яратканны сизә. 

– Апагызны аптыратып бетерәсез бит, – дисә дә, хатын бик риза иде улларының уйнап-шаярып юануларына. 

 

Кай арада тар вагон эче яктырып, киңәеп киткәндәй булды соң? Төшме бу? Рәйхан, үз күзләренә үзе ышанмыйча, керфекләрен ачты-йомды. Майның ундүртенче кичәсе кебек балкып, каршысында... Ильяс басып тора түгелме?! 

 – Рәйхан! 

 – Ильяс! 

Бер-берсенең кочагына атыласы гына иде. Ә арада... арада ике малай. 

 – Сез бер-берегезне беләсез икән. Ирем белән таныштырмакчы идем, – диде хатын күңелсез генә. Йөзе каралып, картаеп киткән иде ул. 

Авыр тынлык урнашты. Хәтта малайлар, аптырап, бер мизгел тын торды. 

 – Бу – Нурсөя. Үзебезчә әйтсәк, хәләл җефетем! – Ильяс, ниһаять, үзен кулга алды. – Тау белән тау гына очрашмый. Сезнең директор белән сөйләшеп тордым әле бая. – Алар бер-берсен йөз ел буе белгән, көн дә аралашып йөргән күптәнге танышлар сыман эшлекле гәп куерттылар. Ә шулай да сизде-тойды: Нурсөя аңлаган иде аның көндәш икәнен. Ире Рәйхан исемен атауга сискәнеп китте. Күрәсең, теге чакта Ильясның телефоннан тавышын Рәйханныкы белән бутавы онытылмаган, йөрәгенә төзәлмәс яра булып уелган иде. Илдар белән Айдарны, йолкып алып, үз янәшәсенә утыртты. Елап җибәрергә җыенган бала сыман авызын турсайтып утырды. Матур хатын, тик сөйкемлелеге юк. Рәйхан аңа хатын-кыз күзе белән карады. Ләкин ул да ким түгел бит аннан. Явызрак, хөсетлерәк булса, нинди ир-егетне янәшәсендә утырта алыр иде ул да. Айдар аның улы булып туар иде. Кем белә... Хәер, Айдар әнисенә тарткан бугай. Ә Илдары Ильясның тач үзе инде. 

 – Улларың үзеңә охшаган икән. Бәхетләре артсын! – диде елмаеп-көлеп. 

Нурсөя сүзгә катышмады, башын аска иеп утыруында булды. Бераздан, башым чатнап тора дигән хәйлә табып, Рәйхан өске сәкегә менеп ятты. Ир белән хатын ни актан, ни карадан бер сүз алышмадылар. Күрәсең, арада мәхәббәт булмавы хактыр, дип уйлады Рәйхан. Әллә мин гаеплеме, дип тә пошынды. Хәер, ни гаебе булсын соң аның? Әгәр аның аркасында гаилә җимерелсә, ул чакта борчылса да урынлы булыр иде. Җитәр, ашама үз-үзеңне диде. Әмма күзенә бер тамчы йокы эленмәде. Аркасына камыт энәсе кадалгандай әллә Нурсөянең, әллә Ильясның үзенә төбәлгән авыр карашын тоеп ятты. Аннан соң да – атна буе шул чакта ук булып кадалган караш тәэсиреннән айный алмыйча аркасы сызлап йөрде. 

Ни гаҗәп, Байтирәктә яшәп, кайнана-кайнатага килен булып хезмәт иткән, инде ерак калган ирле гомерен, төксе чырайлы Әкрәмнән качып китүен искә төшерде. Юкса сызган шырпы кебек янып беткән ул гомерне искә алырлыкмы? Күрәсең, ул чакта, тормыш юлында  әле яңа гына үз сукмагын салганда, мәхәббәте тамыр җибәрергә өлгермәгәндә, булыр-булмас мөнәсәбәт – тамырларны өзү кыен булмаган аңа. Хәтта берни тормаган. Тамыры тирән китмәгәч, йолкып алганда авырттырмаган. 

Бар да алда әле, дип ышанып йөргән чак әллә бәхет булганмы? 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар