Логотип
Проза

Яңа өй туе

 (хикәя)


 (хикәя)
 
 Салынып яткан йортлары әле төзелеп бетмәсә дә, Илһам белән Рәнизә өй туе ясарга булдылар. Икенче каттагы бүлмәләрдә диварга обой ябештерү, түшәмне заманча көйләү, идәнен рәтләү, җиһаз алып кую кебек эшләр калды калуын. Шулай да җылысы, уты-суы, газы кергән болын хәтле өйле булу шатлыклары белән бүлешәсе килү теләге бик көчле иде яшь гаиләнең. Икенче кат көтә торсын, аны җае чыккач та төзеп бетерергә була, ә бераз рәт бар чагында, туган-тумачаны, дус-ишләрне, күрше-күләнне җыеп, гөрләтеп бәйрәм ясап алырга кирәк! Яшьләр шулай исәпләделәр. Беренче катта зур гына зал, аш һәм юыну бүлмәсе, бала бүлмәсе – яшь гаиләгә урын җитәрлек. Икенче катны беренче катта яши-яши, ашыкмыйча гына төзеп бетерергә була – күп эшне үзе башкарган алтын куллы Илһам шулай исәп-хисап корды. Аннары, әнисенең күңеле киң булса да, аның ике бүлмәле фатирында барыбер кысанрак. Сыйдырганы өчен әниләренә рәхмәт яусын, тик төзелеп үк бетмәсә дә, үз куышлары үз куышлары инде. Рәнизә дә югары уку йортында укуын тәмамлап килә. Илһам юрист булачак хатыны белән горурлана! Ул да эшкә чыкса тормыш җиңеләячәк! Әлегә Илһам үзе генә эшли. Шулай да ял дими, бәйрәм дими, гаиләсен туйдырырга да, йортын төзергә дә акча табарга тырыша. Эшләгән заводында алган хезмәт хакын гына көтеп утырмый югары категорияле слесарь, машина төзәтү, машинасында кеше ташу кебек чаралар аша өстәмә табыш табарга тырыша. Хәтта үз-үзен аямый, ялларында йөк ташучы булып та эшкә чыга. Нишлисең, тырышмый гына тормыш бармый. Ә ике яшьлек кызлары Камиләне әлегә балалар бакчасына бирәселәре килми яшь ата-ананың. Әлегә аны карашырга Рәнизәгә бианасы – Рәфкия карчык булыша. Килене укуын бетереп эшкә чыккач та дәү әнисе яраткан оныгын ташламас әле. Шундый өметләр белән яши-яши, бүгенгесенә сөенделәр, төннәрен бер-берсенә сыенып, киләчәккә матур хыяллар төзеделәр Илһам белән Рәнизә. Төзелеш эшләрен туктатып торып, юасын-юып, җыештырасын җыештыргач, Илһам белән Рәнизә өй туена әзерләнә башладылар.
 Алтын көзнең җимеш-яшелчәгә юмарт чагы – өй туена хәстәрләнгән табын сыгылып торырлык тулы һәм бик мул чыкты. Күп кенә ашамлыкны заказ белән ясатсалар да, Рәнизә табынны үзе төзеде, үзе бизәде. Көзге көн дә искиткеч җылы, кояшлы! Бәйрәм хөрмәтенә, чакырылган кунаклар хөрмәтенә киенеп-ясанып, тагын да матурланып киткән хатынына карап, Илһам хәләл җефетен арттан килеп кочмыйча булдыра алмады: “Хуҗабикәм син минем! Сылу хуҗабикәм!” Ә Рәнизә, рәхмәтле карашын сирпеп, иренә сыенды: “Синең тырышлыгыңның нәтиҗәсе бит бу өй! Бары тик синеке!” Араларына, өйгә аяк басар алдыннан алдан кертеп җибәргән кара песине кочаклап, кечкенә Камилә килеп кысылды: “Әти, әти, калале. Мин кемне тоттым!” Бәхетле елмайган Илһам кызын песие-ние белән түшәмгә хәтле чөйде: “Ах минем алтыным ла, ах минем матурым!”
 Шәһәр читендәге яңа йортка беренче кунаклар килә башлаганда, табын әзер, өй бизәлгән, хуҗаларның күңеле күтәренке иде. Әлбәттә иң беренчеләрдән булып, күңелле җыр яңгырап торган яңа йортка, балалары өчен сөенеп елмая-елмая, Илһамның әнисе Рәфкия белән Рәнизәнең әнисе Шәмсия парлап килеп керделәр. Буш килмәгәннәр – берсенең кулында чәк-чәк, икенчесе төрелгән бәлеш тоткан. Ике кодагый гөрләшә-гөрләшә өйне карап чыккан арада, тагын кунаклар килеп керде: чәчәкләр тоткан туган-тумача, күрше-күлән, дус-ишләр. Илһамның дусты Данис бу юлы никтер хатынын ияртмәгән, үзе генә килгән. Шулай булса да, моңайганга охшамаган: ничә кат килгәне булса да, өйне беренче күргәндәй, телен шартлатып авызын ера-ера карап чыкты һәм дустының иңеннән какты: “Булдырасың, яшьти!” Илһам шаярып башын күккә чөйгән булды: без кем, янәсе! Шулай көлешә-шаярыша ике дус бергәләп кунакларны каршыладылар. Табынга утырышкач, хуҗа кеше кунакларны бер-берсе белән таныштырып чыкты. Илһам үзе үк табынны алып баручы булды, ә Рәнизә, табын тирәли кунакларның көен көйләп, сыйлап-кыстап йөрде. Бәллүр бокалларга шәраб коелды. Күңелле җыр көенә биеп, шаян уеннар уйнап алдылар. Кунаклар хуҗалар өчен сөенүләрен яшермәделәр, ихлас котладылар, бүләкләр чыгардылар. Арада бүген шатлыктан иң исергән, иң матур пар – Илһам белән Рәнизә бу кичәдә бәхетләрен яшермәделәр.
 Үз көенә генә барган күркәм кичәнең көтмәгәндә генә бозылып китүен Илһам аяз көнне яшен суккандай кабул итте. Кичә генә бозылдымы соң?! Тормышы бозылды Илһамның, бер минутта дөньясының асты өскә килде. Әнисе табында утырган улының колагына килеп пышылдагач, Илһам башына суккандай берни дә аңламый торды: “Әни ни сөйлисең син?!” Рәфкия карчык, үзе гаепле кебек кызарынып, тагын кабатлады: “...Бәдрәфкә керсәм, бер-берсенә атланышып болар тора... Хатының белән дустың... Кодагый да күрде”. Шунда гына Илһам карашы белән Рәнизәне эзли башлады. Илһам кергәндә Рәнизә бала бүлмәсендә тузган чәчен-башын төзәтеп тора иде. Үз-үзен белештермәгән ир хатынының беләген авырттырып кысты да сорады: “Чынмы бу?” Тегесе исә: “Нәрсә чынмы?” – дип белмәмешкә салышты. Илһам хатынын этеп җибәрде дә атылып залга чыкты. Шактый гына исергән Данис китәргә җыенып ята иде. Илһам аны күлмәк изүеннән борып алды: “Ни булды анда?” Тегесе мыгырдады гына: “Хатының үзе миңа асылынды, дускай. Гафу ит, мин гаепле түгел...” Илһам аны яңагыннан чабып җибәргәнен сизми дә калды. Рәнизәнең әнисе Шәмсия, киявенең алдына тезләнердәй булып, артыннан калмый чәбәләнде. Берни аңлый алмаган, күңелсезләнгән кунаклар тын гына таралышты. Өй туе шуның белән тәмам булды.
 Нигә болай килеп чыкты? Күпләр сокланырлык итеп, киләчәккә матур хыяллар корып яшәп ятканда нигә җимерелде аларның бәхетләре? Җанны актарган бу сораулар Илһамның башыннан китмәде. Тик уйлана-уйлана күпме йокысыз төннәр үткәрсә дә, җавап кына таба алмады. Алар Рәнизә белән яратышып өйләнделәр. Араларында бик тиз кабынган мәхәббәт тойгылары шулай ук бик тиз кавышуларына сәбәп булды. Өйләнешеп яши башлаганда ир белән хатын бер-берсе турында артык белмиләр дә иде. Рәнизәнең акылдан яздырырлык чибәрлеге башын әйләндерде Илһамның, аңын томалады. Тышкы бу матурлык артында ни тора – Илһам ул турыда уйланмады. Җете кызыл тиз уңа дигәндәй, шул артык чибәрлеге аша Рәнизә күпләрнең башын әйләндергән, күпләрнең кулы аша үткән булып чыкты. Өйләнгәнче таныш-белешләре Илһамга Рәнизә хакында әйтеп-әйтеп карадылар, тик Илһам бу сүзләргә “яхшылык теләүчеләрнең” гайбәте итеп карады. Теләсә кем белән очрашып, үзе теләгәнчә генә, артык ирекле яшәп өйрәнгән Рәнизәнең маҗаралар яраткан җаны гаилә кысаларына, ир һәм хатынның үзара саф мөнәсәбәтләренә сыя алмады булып чыкты.
 Илһам белән Рәнизә, судлашып, ике ел ярым буена аерылыштылар. Илһам хатынын үз башына укыткан булып чыкты – юрист дипломы алган, законны яхшы белгән Рәнизә уртак милекне шырпысына хәтле бүлде. Өйне салганда бары тик белем алу белән генә шөгылләнсә дә, ире бары тик үз көче, туганнары ярдәме белән генә төзесә дә, Рәнизә йортны, уртак милек санап, яртыга бүлдерде. Йортның Илһам белән Рәнизә танышканчы яртысы салынганын да исәпкә алучы булмады. Суд әгъзалары Илһамга, өйне төзеп бетереп, Рәнизә өчен икенче яктан ишек уярга карар чыгардылар. Тик үз хокугын даулаган Рәнизә моңа риза булмады. Йортның ярты хакын акчалата түләргә туры килде Илһамга. Ир кредитка батты. Әтисе кызын үзенә калдырырга дәгъва кылса да, суд ризалашмады. Илһамның хатын-кыз затына гына түгел, кешеләргә тагын ышанычы кайтканчы, йөрәге авыр яралардан тернәкләнгәнче, гомерлек зур мәхәббәтен тапканчы, еллар узды. Алтын ирнең кадерен белмәгән азгын Рәнизә дә бераздан эзләгәнен тапты – кеше үтереп тугыз ел буена төрмәдә утырып кайткан берәүгә тормышка чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үз бәхетенә үзе төкергән бала ,Алла сакласын.Шәп хикәя, рәхмәт

    Хәзер укыйлар