Вәйт тәк, агай-эне!

Сез ир-егет белән хатын-кыз арасында чын дуслык була алуына ышанасызмы? Менә без, әнәтрәк, икебез дә, бер партада утырып укыган сабакташым Фәния белән гомерлек дус булып калдык. Вакыт җиткәч, Фәния кияүгә чыкты, мин дә өйләнеп җибәрдем. Ә дуслыгыбыз бер тамчы да кимемәде. Хәзер инде аның ике кызы бар, мин ике егет үстерәм. Бергә килеп очраштык исә шаулатып күрешәбез, гөрләтеп сөйләшәбез, иркенләп эчләрне бушатабыз. Гаиләләр белән таныш түгелбез үзе, хәләл җефетләребез бер-берсен белмиләр. И һәм белми дә торсыннар әле. Йә көнләшеп куярлар, руслар әйтмешли, чем черт не шутит?
Узган атнада трамвайда очраттым Фәнияне. Чү, бу ни? Нәрсәседер кителеп төшкәндәй күренә. Йөз сүрән, борын салынкы, күзләр тонык. Бер-ике тапкыр тирән итеп сулап та куйды бу.
— Фән иясендә хәл ни хәл? Әллә инде аяз күкләрен болыт бастымы? — дим.
— И, Булат дустым, әйтмә дә генә инде, — ди. — Минем Маратыма әлләни булды бит әле. Тәртәгә бик типкәли бу араларда. Эштән кайтып керсә, мин — аның өчен юк. Ноль без палочки. Ни җылы сүз, ни ягымлы күз. Тупас сүзе, чәнечкеле күзе тулып ашкан. Җыен вак-төяккә бәйләнеп кенә торган көне. Полный дискриминация. Бик күңелсезгә китте әле минем, — ди. Хәтта күзләреннән бераз яңгырын да сибәләп алды.
Мин маңгаема бармак төрттем, башымны эшкә җигеп алдым.
— Сабакы икән синең ул Маратың… Ну, ярый. Җаен тап та, алып чык әле шуны шимбә көнне ял паркына. Шунда мин сезне күрермен, — дим. — Тик, матри, син мине белмисең, мин сине белмим, — дим.
Фәния зиџенле ул, бераз чамалап торды да, ризалыгын белдереп ым какты.
Тә-әк! Чыктым мин шимбәдә ял паркына. Күрәм, тегеләр дә бар. Фәниянең Мараты урта буйлы, уртача кыяфәтле, гомумән, уртакул бер адәм икән. Вәләкин үзенә күрә генә түгел, ахры. Нинди чибәр, нинди зифа буйлы Фәниясен санга сукмыйча алдан атлап килүләрен генә күр. Күркә. Баш югары, күкрәк дугадай киерелгән. Хәләл җефетенә, дустым әйтмешли, ноль внимания.
Шунда мин кәз-кәз атлап Фәния каршысына килдем дә нәзакәтле генә итеп аңа башымны идем.
— Хөрмәтле ханым-солтаным! — дидем көр вә көчле тавышым белән. — Нинди гүзәл зат! Сез мине бер күрүдә гашыйк иттегез. Башаягым белән мәхәббәт диңгезенә чумдым. Юк бу дөньяда сезгә тиңнәр! Бу дөньяда мин фәкыйрегезгә дә сездән башка тормыш юк, — дидем дә тезләнеп, кулымдагы зур чәчәк бәйләмен Фәниягә суздым. Үзем тегеңә күз кысам. Астыртын гына күзәтәм, Мараты да тукталып калды. Колаклары шәмдәй.
— Ой! Нинди матур чәчәкләр! — дигән булды Фәния.
Маратны корт чактымыни, баскан урынында ата каз шикелле сикергәләп алды да чәчрәп каршыма килеп басты. Күзләрендә очкын уйный, йодрыклары төйнәлгән, мин сиңа әйтим. Бер дә галәмәт инде. Тик менә абзагыз, ике метрлы пәџлеван, сабантуй батыры шул ул. Минем каршымда Гулливер янындагы лилипутка әйләнде дә калды киявебез. Мин аны ипләп кенә читкә этәреп куйдым да тамашаны дәвам иттем.
— Ханым-солтаным! Мин сезнең бу энҗе тешләрегез арасыннан җавап сүзе чыкканны көтәм. Сөрмәле күзләрегезнең ягымлы карашын көтәм, — дидем Фәниягә карап. — Җавапсыз итмәгез мин Мәҗнүнне! Сезнең өчен дөрләп янган утка керергә әзермен. Ә бу кәҗә тәкәсен хәзер үк телеграф баганасы башына элеп куям. Боерыгыз гына!
— Әйдә, картым, җәтрәк китик моннан. Бу әзмәвер хулиган безне харап итмәгәе. Әнә күзләрен миңа ничек тондырган, — диде Фәния Маратын култыклаган арада.
Алар китеп бардылар.
…Мин аларны паркта тагын очраттым. Ну, малай, көнләшепләр үләрлек. Марат Фәнияне йомшак кына итеп култыклап алган, үзе сандугачтай сайрый. Әнә, йөгертеп кенә туңдырма да алып килде, чәчәк бәйләмен дә онытмады.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.