Логотип
Проза

Ул минем җанымда

(Хикәя)


(Хикәя)


Гөлфинә ахирәтем белән йөгерә-йөгерә, уңганнарча гына кыйланып, табын әзерлибез. Гөлфинә салат турый, минем җитез бармаклар, куна тактасында бии-бии, нечкә генә итеп токмач кисә. Гөлфинәнең ире – шаян телле, кап корсаклы Марат аш бүлмәсенә безнең янга «аяк астында буталырга» кереп чыга. Йә, хатын, салатыңдагы чөгендер кисәкләрең эре булмасын, минем коелган теш арасыннан үтәрлек булсын, дип Гөлфинәгә акыл өйрәтә. Йә, миңа, «кунак кызына» шелтә белдерә: «Син дим, Асия, токмачыңны ул хәтле нечкә итмә, минем авыз токмачыңны чәч белән бутамасын!» Мин дә шаяру ягыннан Мараттан калышмаска тырышам. «Менә шулай ярармы?» – ди, бармак юанлыгында  кисә башлыйм. Марат чыгып кикәч, токмачны тагын нечкә-нәзек итеп тураклыйм, әлбәттә. Аяк астында буталып, «өйрәтеп торучы» булгач, Гөлфинә белән икебезгә дә күңелле. Шулай көлә-шаяра кунак табыны әзерлибез. Ә «кунак егете» дигәнебез – терәлеп торган күрше йортта яшәүче илле дүрт яшендә тол калган Раилне тәрәзә аша күздән яздырмыйм. Өенә бер кереп, бер чыгып, ишегалдында нидер эшли Мыекбай. Кулыннан эш килгәне күренеп тора: кирпечтән салган йорт-ихатасы төзек, бар җире тәртиптә, урамда әнә «инә» маркалы машинасы хуҗасы чыкканын көтеп зарыга. Күршесенең хатыны үлеп, берникадәр вакыт үткәч тә, яшьлек ахирәтем мине үзенә кунакка чакырды: «Мондый асыл ирне читләргә бирмибез. Кайт тизрәк!» – ди. Гөлфинәнең сөйләве буенча, Раил тирәсендә ялгыз хатыннар бик тиз чуала башлаган, имеш. Кемдер үзенә кич утырырга чакыра ди. Ялгызлыктан җиләгән кыюраклары, әллә бергә яшәп карыйбызмы, дип, үзләре тол иргә сүз ката, имеш. Ә Раил вакытсыз вафат булган хәләлен оныта алмыймы, күңелендә йөрткән кемедер бармы, әлегә хәтле беркем белән дә бәйләнмәгән икән. Маратның, сине көтәдер, дип шаяртуы күңелемне алгысытып җибәрә. Аңлыйм инде, бер белмәгән-күрмәгән кешене көтмәс көтүен. Шулай да... Язмышлар күктә язылса, кем белә. Кырык яшьтән ялгыз яшәп, минем дә ялгызлыктан җиләвем җитте. Чарасыздан, ул да олыгая барганда ялгыз калган. Ахирәтем Гөлфинә сөйләвенчә, бик әйбәт яшәгәннәр Раил белән хатыны. Әнә, Раил иртән чәй кайнагач, коймагы-боткасы әзер булгач кына уята иде Минзиләсен, дип, Маратына күршеләренең тормышын хәтта үрнәк итеп куярга маташа. Шул ук Гөлфинә әйтүенчә, уңган-булган Раил хатынына берни эшләргә дә бирмәгән. «Син янымда утырсаң, шул җитә», – дип, хатынын бакчадагы эскәмиягә утырта да үзе җир дә казый, чүп тә утый, үсемлекләргә су да сибә торган булган. Шулай Раилнең тормышын күз алдына китереп токмач кисә-кисә, Гөлфинәне тыңлыйм. «Бик иркә хатын иде мәрхүмә», – дип, Гөлфинә алар хакындагы сүзен йомгаклый да мине мактарга керешә. Әле яшь икәнлегемне, илледән генә узганымны, кулымнан бар эш килгәнен, йөзгә-сынга да чибәр икәнлегемне Гөлфинәдән башка да беләм анысы. Менә шушы «байлыкны» моңа хәтле бәяләүче генә булмады. Беренче ирем, ике баламның атасы, озын акча артыннан себергә чыгып китте дә анда үзенә яшь хатын тапты. Икенче иремә шайтан сидеге миннән кадерлерәк булып чыкты. Кырык яшьтән башлап ялгыз яшәсәм дә бозылмадым, Аллага шөкер. Ялгызлыктан башымны кая куярга белмәгәндә дә, бер төнлек наз эзләүчеләр белән бәйләнмәдем. Ялгыз булмас өчен генә, теләсә кем белән язмышымны бәйләмәдем. Балалар алдында да, кешеләр алдында да намусым чиста. Инде үз бәхетемә дә, ирләргә дә ышанычым калмаганда, яшьлек ахирәтем Гөлфинә, мине эзләп табып, күршесендәге тол иргә димләргә булды. Гөлфинә белән күрешмәгәнгә ничәмә еллар үткән! Ул, авыл егетенә тормышка чыгып, өч кыз үстергән. Күрешкәч, шәһәрнең тулай торагында бергә яшәгән елларны сагынып, елашып та алдык. Ирен машинасында мине алырга шәһәргә җибәргәч, Гөлфинә күршесен кисәтеп куйган: «Марат сиңа менә дигән кәләш алып кайтырга китте!» – дигән. Раил дәшмәгән, елмаеп кына куйган. Үземчә уйлыйм, кирәкми, димәгән бит. Бәлки, бер-беребезгә ошап-ярап та куярбыз, кем белә. Ир-атка ошамаслык түгелмен. Кулымнан да, телемнән дә килә. Үз бәямне үзем беләм алай. Балалар үсте, аларның үз тормышы. Ялгызыма бер дә җиңел түгел. Ир ышыгында бик тә яшисем килгән чорым. Теләсә, бәлки, шәһәрдә минем фатирымда яшәр идек. Авылдагы өен дә ташламас идек. Менә шундый уйларга бирелеп, җәһәт кенә кунак токмачы кисәм.
    Табыныбыз әзер булгач, Гөлфинә тәрәзәдән генә Раилгә кычкырды: «Күрше дим, кер инде, ашыбыз суына!» Раил ризалашкандай баш какты, тик керергә ашыкмады. Әйтерсең лә, аны ишегалдында үзенә генә билгеле нидер тота иде. Бераздан Марат һаман икеләнеп торган ирне җилтерәтеп диярлек алып керде. Керә-керешкә Раил миңа сынагандай күз ташлап алды. Якыннан ул тагын да сөйкемлерәк икән: уртача буйлы, таза гәүдәле, чигә чәчләрендәге көмеш сызыклар ирнең йөзенә затлы олпатлык өсти кебек. Үзем дә ир-атка ничек ошарга икәнлеген беләм алай: чәч-баш бизәлгән, үтәкүренмәле кофтам аша зифа буй-сыным күренеп тора, мул күкрәкләрем турындагы өч төймә каптырылмаган... Елмаюга да саран түгелмен. Табынга аш ташыган арада Раилгә мут караш ташларга да өлгерәм. Хуҗабикә, әйдәгез утырыгыз, дип кыстый-кыстый безне янәшә утыртырга маташа. Ә Раилнең үз исәбе бар идеме, монда да ярар, диде дә нигәдер барыбызга каршы өстәл артындагы буш урындыкка килеп утырды. Бераз аны-моны сөйләшкәч, Гөлфинә кунакның алдына аш тулы тәлинкәне этебрәк куйды: «Күрше, аштан җитеш әле, тел йотарлык токмачны Асиябез кисте». Раил әдәп өчен генә дигәндәй ашны кабып карады, хуҗабикә белән икебезне мактап алды. Марат: «Күрше, әллә икегезнең танышу хөрмәтенә берәрне җиппәрәбезме», – дип өтәләнсә дә, Раил моңа каршы килде: «Беләсең бит, күптән эчмим». Марат башкача күршесен артык кыстамады, үз-үзен сыйлавын дәвам итте. Гөлфинә белән Марат бер-берсе белән ярышып диярлек йә Раилне, йә мине мактадылар. Ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, тел төпләрендә ярылып ята иде: «Бер-берегезгә бигрәкләр дә пар килгәнсез. Күпме ялгыз баш интегергә була», – янәсе. Раил минем якка карап-карап алгандай тоелды. Дөресен генә әйткәндә, ошады ул миңа. Бер күрүдә ошады. Ыһ та итми бәйләр идем мондый ир белән язмышымны! Үзенең дә мине ошатачагына иманым камил иде. Беләм лә, ирләр ошатмаслык түгелмен! 
     Хуҗалар, үзләренең таныштыру-кавыштыру миссияләрен үтәлгән санап, Раилнең, минем ни әйтеремне көттеләр. Бүгеннән ябышып чыгам, димәдем, әлбәттә. Шулай да, Раилгә карап, яхшы гына ир-ат очраса, бер гаилә булып яшәргә ризамын, кебегрәк сүзләр әйттем. Ә Раил минем якка озак кына карап торды үз алдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды: «Э-э-эх, сагынып сөйләргә генә калды!» Гөлфинәнең, үлгән артыннан үлеп булмый, кебегрәк юату сүзләрен ишеттеме-юкмы, карашы үзе генә белгән якка, еракка юнәлгән иде. Минем якка карый дип уйлавым да ялгышым булды, ахры. Ул, кемнедер күрергә теләгәндәй, минем аша тәрәзәдән үз ишегалдына карый иде. Хуҗаларның юату сүзләрен ишетмәгәндәй, кинәт елмаеп куйды: «Беләсезме, мин бит аны иртән, ашарга үзем әзерләгәч кенә, кызый, тор инде, эшкә соңга каласың бит, иркәләп кенә уята идем! Ул уянгач та бераз иркәләнеп ята иде дә, муенымнан кочып, борын очымнан үбеп ала иде! Чынлап!» Хатынының кимчелекләрен хурлап түгел, ә яратып сөйләве иде Раилнең: «Минзиләм ашарга пешерергә яратмый иде. Бигрәк тәмле пешерәсең, дип мактаса, әллә ниләр кылырга әзер идем бәгырем өчен!» Аның тәрәзә аша үз ишегалдына төбәлгән карашында сагыш катыш елмаю нуры чагылды. Әйтерсең дә, ул гомер иткән хатыны хакында түгел, ә ниндидер иркә, шук бала турында уйлый иде. «Кул эшләрен дә яратмады. Кызым, әни, оныкларыңа оекбаш бәйләп бир әле, дип сорагач, шуның белән утыраммы соң, кибеттән барам да алып кайтам, дия иде җаныем». Кемдер хатынын уңган-булганлыгы өчен яратуы, әлбәттә, табигый күренеш. Ә кемдер хәләлен кимчелекләре өчен дә өзелеп ярата! Янында, бүген язмышымны бәйләргә ризамын, дигәндәй утырган менә дигән «кәләш» була торып, аңа нәкъ шул кимчелекле, иркә, хәтта бераз булдыксыз хатыны җитми түгелме? Кеше күңелен аңлармын димә! Бигрәк тә тол ир күңелен. Гөлфинә белән дәшмәдек, бары тик бер-беребезгә карап кына алдык. Ә Раилнең мөлдерәмә тулган күңелен бушатыр чагы иде, ахры: «Мин бит аңа, дүрт апасының арадан бер иркә сеңлесенә, иркәлеген белеп өйләндем. Миңа эш аты кирәкмәде. Кызыбызны да иркәләп кенә үстерде. Ул киткәнче шулай иркә колынчак булып калды. Киткәндә соңгы сүзе, бәгърем, рәхмәт сиңа, бик бәхетле гомер кичердем, булды. Шәфкать туташы, гомере буена башкаларның саулыгын кайгыртты, ә үзенә ярдәм итәрлек кеше табылмады...» Ирнең үкенеч тулы карашы тагын минем баш очымнан үз ишегалдында нидер эзләде. Әйтерсең лә, ул без күрмәгән кемнедер күрде — бер мизгелдә карашы җылынды. Ул һаман да үткәне белән яши иде. Һәм ир бәхетле иде. Үзеннән соң да гомерлек мәхәббәт калдыра алган хатын алдында мин көчсез идем. 
       Рәилнең сүзләреннән ирексездән тетрәнү кичердем. Шуны аңладым – хатынын югалтса да, ирнең күңелендә аннан башка беркем өчен дә урын юк иде. Тол иргә һичшиксез ошаячакмын дип үз-үземә артык ышануым, урынсыз тәкәбберлегем өчен оят булып китте. Кофтамның күкрәк турындагы төймәләрен кулларым ирексездән каптырып куйды. Мине, аңа ошарга тырышып өтәләнүче «кәләшне», барлы-юклы күрүе мин-минлегемә бераз тиде тиюен. Шулай да, кузгалган мин-минлегем аша булса да, үлеләрнең дә мәхәббәткә, гомерлек мәхәббәткә хакы барлыгын таныдым. Раил минем күзләремә карап, син миңа кирәкми, димәде, ә җанын-тәнен башка берәү гомерлеккә биләгәнен башка сүзләр белән аңлатты. Мине барлы-юклы күрүенең сәбәбе бар иде. Мин юк санаган кеше аның өчен бар иде. Ул тере иде. Ул аның янында иде.

 

Freepik">фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар