Логотип
Проза

Ул чәчәкләр ярата иде...

Туган якка туйга чакырганнар. Кайттым. Туй район үзәгендә буласы иде. Моннан безнең авылга кырык чакрым гына. Керергә туры килмәс, дип юкка курыкканмын, икенче көнне туй анда дәвам итәсе икән. Минем кебек ерак шәһәрдән үз машинасында килгән Замир авылдаш бигрәк тә шатланды:
— Болай булгач, бигрәк тә әйбәт, мин барыбер барасы идем. Менә кара...— Ул «Москвич» ишеген ачып, чәчәк бәйләмен күрсәтте.— Әнигә... Иртәнгә кадәр сулмасыннар дип, суга салып куйдым...
— Гыйния апа һаман авылдамыни?
Сорауны ник биргәнемә шунда ук үкенергә туры килде.
— Былтыр җирләдем бит...
— Шулаймыни?..— дип, гаҗәпләнүдән артык сүз әйтүнең кирәге юк иде.

Әйе, Гыйния апа да дөньядан киткән икән... Авыр туфрагы җиңел булсын... Әниебез сыман якын күрә идек без аны. Без дигәнем, сугыш чорында бәләкәй арба тартып утынга, саламга йөргән, печән вакытында чүмәлә тарттырган, урак өстендә ат белән эскерт өйгән чәкүшкә кадәр генә малай-шалайлар. Эт булып арып кайтабыз да, корсакны бәрәңге шулпасы белән тутырып, Гыйния апага — аулак өйгә, кич утырырга йөгерәбез. Нигә Гыйния апага дисәгез, ул һич тә ачулана белми, ачулану гынамы, үзе безне чакыра. Кечкенә чакта ук әниләр, кая булса да кунакка-мазарга кунарга китсәләр, безне Гыйния апада калдыралар иде. Бер сөенеч иде анда бер кич кунулары! Ни өчен дисәгез, Гыйния апа үзенең малае Замирга тальян алып бирде, дөресрәге, башмак тана үстереп, аны тальянга алыштырды. Сугышта һәлак булган ире Бәхти гармунчы булгангамы, әллә инде үзе тыңларга яраткангамы, Гыйния апа улы Замирның да гармунчы булуын бик тели иде. Теләү белән генә түгел икән шул, Замир, күпме генә көчәнсә дә, бер генә көй дә чыгара алмады. Ә менә мин... мин... миңа шул гына кирәк иде дә, кочаклыйм да гармунны, тартып җибәрәм күрүкне, үзеннән-үзе Гыйния апа өйрәткән җыр агыла башлый.

Гөл чәчәкләрен өзәм мин...
Алларыңа тезәм мин...

Үзем уйныйм, үзем талгын гына җил искәндә иркен болында уйлана-уйлана, иелә-иелә аллы-гөлле чәчәк җыеп йөрүче Гыйния апаны күз алдыма китерәм. Чәчәкләр ярата иде ул. 
Бик сагындым сине, бик сагындым,
Әле дә ничек түзәм мин...

Берчак бу гармунны мин түгелдер, Бәхти абзый үзе уйныйдыр кебек тоела... Ул да әнә шулай, ярсып тальян күрү-ген тарта-тарта, сугышка киткәндә соңгы тапкыр урам әйләнгән диләр. Моң дулкыннарында тирбәлә-тирбәлә, Гыйния апага карап куям, ул, күзләрен ярым йомган хәлдә, күкрәгенең иң тирән урыннарыннан әллә нинди серле авазлар чыгарып, җырлый-җырлый:
Гел чәчәкләрен өзәм мин...

...Уйларымнан арынам. Капка төбенә каршыларга чыгабыз. Кияү белән кыз ЗАГСтан язылышып кайталар. Бер-бер артлы автобус, аның артыннан җиңел машиналар тезелгән. Килен төшә! «Волга»дан туп-туры мендәргә сикереп төшә. Аннары кияүнең кулларында өйгә керә. Әйе, бөтенләй башка киленнәр, бөтенләй башка йолалар, ризыклар... Өй алдында мичкә-мичкә сыралар ачыла, ризык-шәрапның чиге юк. Нәкъ әкияттәге кебек, мыегым булмаса да, мин дә мыекны чылаттым, башкалар кебек, яшь чакны искә төшереп, минем дә ярсып-ярсып гармун уйныйсым, өзелеп-өзелеп җырлыйсым килеп китте. Бирегез әле, егетләр, сандугач кадәр генә әнә теге бәләкәй гармунны!
Ихтирам билгесеннән генә ультразаман көйләреннән тынып, яшьләр мине тыңлаган булалар Гөл чәчәкләрен өзәм мин...
Электәге кебек үк шәптән булмаса да, ихлас күңелдән уйныйм-җырлыйм... Үзем күз кырые белән генә Замирга карап куям: аңласа ул аңлар, кушылса ул кушылыр миңа...
Кушылучы юк. Күрәсең, Замир күңелендә дә истәлекләр уятмады бу көй. Әллә, истәлекләргә бирелеп, йомшап китүдән, күңелле шау-шуны бозудан курыктымы?..
— Әйдә, җибәр әле, яшьтәш, бию көен!

Теләр-теләмәс кенә бию көенә күчүгә, ул, әллә туган якка кайту тәэсиреннән, әллә шәрап шаукымыннан, ярсып биергә тотынды. Заман кешесе, хисләрен яшерә Замир, минем кебек беркатлы түгел... Дөрес эшли... Туй бит, минем сыман балавыз булырга ярамый... Китте бию, ялгыз бию, парлап бию, кочаклашып күмәкләп бию, сызгырып бию, кычкырып бию! Әйе, туй булгач, туй булсын, гомергә сөйләрлек булсын! Мин дә, ниһаять, күңелле бәйрәм стихиясенә бирелеп, биючеләр ташкынына кереп югалдым. Төне буе шаштык, төне буе тост күтәрдек, килен белән кияү өчен дә, көмеш, алтын туйлар, балалар, оныклар өчен дә... Без биемәгән бию, без җырламаган җыр калмагандыр...

Йоклап та тормыйча, икенче көнне, кияү белән кыз утырган машина артыннан, кыр казлары кебек тезелеп, туйны килен өендә дәвам итәргә — безнең авылга киттек. Юлдагы маҗараларны, яңгыр явып тору сәбәпле, тайгак юлдан барган алдагы машинаның тайпылып юл читенә төшүен, куркырга да өлгерми калуыбызны, соңгы елларда бу якларда туган яңа гадәт артыннан куып, «бер яртысыз — җибәрү юк!» дип, безнең колоннага аркылы төшкән тракторчы егетләрнең әрсезләнүен сөйләп тормыйм. Әмма һаман шулай тостлар әйтешә-әйтешә, төн уртасында бик күпләрнең ястык та сорап тормыйча түнүләреннән соң, Замир белән икебезнең авыл кочагына ташлануыбызны сөйләмичә һич тә түзә алмыйм.

Һәр елны, авылыма кайткан саен, мин җиде төн уртасында, сыздырып уйный-уйный, урам әйләнәм. Мондый гадәтемне авылдашларым да беләләр, минем уйнауны әллә каян таныйлар, уяна-уяна, тәмле төшләр күрә-күрә дә тыңлыйлар, икенче көнне: «кем кайтып киткәнне ишеттегезме» дип, бер-берсеннән сорашалар икән. Гармунны әллә кайларда, әллә нниди хәлләрдә дә уйнаганым бар, әмма беркайда да туган авылым урамнарында төнлә уйнап узган кебек уйналмыйдыр. Син монда үзеңне әңкәң бишегендә тирбәлгән кебек, саф челтерәү тавышын тыңлап чишмә янында утырган кебек тоясың. Үзең дә беләсең: сине әбиләр дә, бәбиләр дә, бабайлар да, малайлар да тыңлыйлар. Әйе, йокласалар да, күңелләре сизгер аларның, тыңлыйлар... Сине балачагың йөгереп узган уоамнар, беренче мәхәббәтең кабынган тугайлар тыңлый, япа-ялгыз Ай, исәпсез йолдызлар тыңлый, һәммәсе синең тылсымлы көеңә буйсыналар, уйна, уйна, тарт гармуныңның күрүген өзелгәнче, син монда — моңнар патшасы!

Минем янәшәмдә генә барган Замир тыңлый-тыңлый да, түзә алмыйча, көйгә бик үк туры килмәгән тавышы белән, җырлап җибәрергә маташа:
Тар урамнарны киң итеп Йөргән чаклар бар иде..
Гармунны туктатам, Замирга инәлеп карыйм: зинһар өчен кушылма, тын гына тыңлап бар... Тыңлый Замир, җырламый. Аларның өй урынына җиткәч, гармун да, без дә туктадык. Кайчандыр безне Гыйния апа күңел канаты астына җыйган аулак өй... Йөрәктә беренче тапкыр гармун авазы булып моң туган җылы бер урын. Бармаклар үзләреннән-үзләре гармунның иң кирәкле, иң үзәк өзгеч телләрен эзләп табалар һәм сабый чакта ук үз булган көйне уйныйлар:
Гөл чәчәкләрен өзәм мин,
Алларыңа тезәм мин...

Мин гармун уйнаудан аз гына туктап торган арада, Замирның иреннәре миңа ишетелерлек итеп кенә пышылдыйлар:
— Иртән уяну белән зиратка барам... Ул чәчәкләр ярата иде..

«Мин дә синең белән барам, Замир»,— дип әйтәсе килә, әмма төн шул кадәр тын, шул кадәр моңлы — сагышлы, шул кадәр шагыйранә, аны көйсез аваз чыгарып бозасы килми иде.
Күңелләр бушаганчы әнә шулай йөрдек-йөрдек тә, төн авышкач, янә дә туй табынына кайтып утырдык. Китте яңадан күңел ачу, шау-шу, бию, әйлән-бәйлән, пластинка, баян, оркестр... Үзебезнең урамда йөргәндә бераз йомшаклыкка бирелүебездән оялыш, «заман кешеләре» нә әйләндек, бер-беребезгә ирләрчә тупасрак сүзләр әйтештек, «мине ихтирам итәсезме, дип, бер-беребезнең җилкәләренә суктык, ишек алдына чыгып көч сынашырга, чирәмдә тәгәрәргә тотындык.

Шул арада көн дә яктырган, безгә — кунакларга, тезелешеп кайтып китәргә дә вакыт җиткән, һәм киттек тә. Бәйрәмнәрдән, мактаулардан баш әйләнгән, кәефләр бик тә күтәренке, җырлый-җырлый чыгып та барабыз кайчандыр без туган авылдан. Гаеп итмәгез, авылдашлар, көндез күрешеп тә булмый, без бит туйга, кунакка бергенә кичкә кайткан кешеләр...
Кияү яшәгән йортка кайтып, кәеф-сафаны тагын дәвам итә-итә, сәгатькә карыйбыз: инде шәһәргә — өйгә кайтып китәргә дә вакыт җиткән ич...
Замирны машинасына озата барам. Кочаклашабыз. «Онытма, яшьтәш», «Хуш, авылдаш»...
Ул кабинасын ачып җибәрүгә, мин чәчәк бәйләмнәрен күреп калам һәм сораулы күзләр белән аңа карыйм.
— Замир?..
Бераз гына сула төшкән ал чәчәкләрне күреп, Замир башын чайкап куйды:
— Их, онытылган... зиратка барып килергә...
— Замир, әле соң түгел бит... Машинаң белән генә барасың да киләсең...
— Юк шул, эшкә соңга калам... Ну ярый инде, икенче кайтканда..— Замир үзен озатырга килгән кияү егетне күреп, сөенгәндәй итте. — Карале, дус кеше, менә әнинең туфрагына салырмын дип, чәчәкләр алып килгән идем, туй белән мавыгып онытылган... Зинһар өчен, авырсынмый гына берәрсе илтеп салсын инде... Эшкә соңга калам...
Чәчәкләр калды. Замирның машинасы, ярсып, тузан туздырып кузгалды да күздән үк югалды. Кияү егет, аптырап, әле кулындагы шиңгән чәчәкләргә, әле миңа карап тора...

...Ул чәчәкләр ярата иде...
Туйдан кайтуга инде күпме айлар узды... Мәҗлесләрдә сөйләгән акыллы һәм буш бихисап сүзләрне, ике төн буе җырланган чамасыз җырларны инде онытып бетердем. Әмма шушы бер җөмлә күңелемнең иң түрдәге бер почмагында урнашып калды. Ялгыз калган чакларымда мин кулыма гармун алам һәм туган авылымда өйрәнгән көйне уйныйм. Уйныйм һәм гармуныма кушылып җырлыйм:
Гөл чәчәкләрен өзәм мин,
Алларыңа тезәм мин...

Ул чакны чәчәкләр турында Замирның исенә төшермәүдә үземне дә гаепле саныйм. Нишләдек без, нишләдек без, егетләр?! Нигә, нигә бармадык без җырлы, моңлы яшәргә өйрәтеп калдырган Гыйния апа янына?.. Ул безне менә хәзер килерләр, менә хәзер килерләр... дип, көткәндер, көткәндер дә, без, исәнләшмичә дә китеп баргач, өметен өзгәндер...
«Ул чәчәкләр ярата иде»...
Җәй көне авылыма кайту белән, мин болыннан ул яраткан чәчәкләрне өзәргә һәм аның алларына тезәргә уйлыйм...
Кайтам... Замир кайтмаса да...

Февраль, 1980.

Автордан:
Кич утырып язган хикәям шуның белән тәмам. Әмма тормышта үзем күргән шушы вакыйганы сезгә сөйләп биргән нән соң да мин, тынычлана алмыйча, җиде төн уртасында уйланып ятам. Чыннан да, нишләдек без, егетләр! (Кызлар турындагы хөкемне үзегезгә калдырам.) Хәзерге мул тормышның уңайлыклары, мөмкинлекләре белән артыграк ма выгып, без бүгенге көнебезгә китереп җиткергән кайбер изге нәрсәләрне онытып җибәрмибезме!
Ялгызыгыз яки җыйнаулашып кич утырганда бу хикәямне укып, бәлки, сез дә уйга калырсыз!..

фото: https://pixabay.com


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куплэр узе булырга, кунелен ачарга куркалар, шуна курэ башлана ясалмалылык, башкалардан калышмау... Эллэ нинди планнар тозибез, тырышабыз-тырмашабыз максатларга ирешэбез дип... Э гади генэ, лэкин ин моhим нэрсэлэр хакында онытабыз... Куптэнме хэллэрен белештегез якын кешелэрегезнен, юкмы сэбэп арты сэбэп табып, яратканнарыгыз белэн курешмэучелэр, упкэлэтмэдегезме берэрсен, бэлки бик куптэн гафу сорарга тиешсездер, каберлэргэ барырга онытмыйсызмы? Эйе, зиратка бару авырдадыр, лэкин нэумиз итэргэ ярамый, шулай ук уйлаудан, искэ алудан, елаудан да курыкмагыз- бу табигый, оялырга кирэкми...

    Хәзер укыйлар