Логотип
Проза

Туйда

Фәйрүзә, өстеннән тау төшкәндәй, җиңеләеп китте. Рәдинәнең, үзе әйтмешли, карап кына тора торган көмеш кашыгын ашыкмый-кабаланмый, иркенләп юды. “Әйбер-карага би-ик күз-колак булырга тырыш! Бәндәгә ышаныч юк!

Берәрсе көмеш кашыгымны кыстырып китә күрмәсен!” — дип килендәше колагына киртләп куйды. Алайса, кая гына җыеп куярга соң моны?!

Тар-кысан бүлмәдә алма төшәр урын калмаган: әфлисун, лимон, шәфталу, өрек, хөрмә, кипкән җимешләр тутырылган эреле-ваклы әрҗәләр өсте-өстенә өелгән. Татлы судан бушаган кувшиннар, муеннарын өскә сузган шешәләр идәнгә тезелешкән. Шөкер, туй исән-имин генә ахырына якынлаша бугай. Мәҗлес мул булды, аракы-шәраб су урынына акты, җитешлек-байлыкның ни икәнен сукыр да күрерлек, чукрак та ишетерлек итеп тырыштырдылар! Кем туе дигәндә аларныкы, дип күкрәк сугып мактанырлык булсын дигәннәрдер.

Тик менә Бәләкәй абыйсының олы улы башлы-күзле булганны Тәлгатьләре генә күрә алмады. Нишләтәсең, якты дөньядан иртәрәк китеп барды шул, кырык яше тулыр-тулмас чакта. һай бу гомерләр! Берәүләргә өегт-өеп бирәсең, кемнәргәдер җитәр-җитмәс... Исән булса, Тәлгать үз улын өйләндергәндәй куанып, кая басканын белмичә шатланып йөрер иде. Бик тә туган җанлы, кече күңелле, шәфкатьле иде алар-ның Тәлгатьләре! Әллә гомере кыска буласын белгән — кешегә гел яхшылык, изгелек эшләргә тырышты.

Ире исенә төшкәч, яшьләнергә торган күзләрен хатын бер тын йомып торды, яшен күрсәтмәскә, эчкә йотарга өйрәнеп бетә дисәң дә — булмый икән. Тәлгать исән булса, өстәлнең бер читендә аңа да урын табылган булыр иде, аксак урындык саклап туй кадәр туйны кухняда уздырмас иде.

Туй үпкәсез булмый, дип юатты ул үзен. Бәлки парлылар янында моңаеп утырмасын, дигәннәрдер. Әнә — аның биләмәсендә - кухняда тулы тәртип.

Аш-су бик уңды, хуҗалар йөзенә кызыллык китерерлек булмады. Югыйсә, туй кадәр туй мәҗлесен берүзенә әзерлисе булгач, Фәйрүзә коелып төшкән иде бит.

Рәдинә ташны да эретерлек йомшаклык белән:

— Малайкаем, күз текәп торган Маһирәттәй хастага сабышкан бит, ике кулсыз, ике аяксыз итте безне, — дип көрсенеп сүз башлады. — Үзеңә генә кыенракка килер микән? Аш-суны әзерләве, дим.

— Куй, юкны сөйләмә, Рәдинә! Берүзем ничек ерып чыгыйм? Андый зур мәҗлес уздырганым юк, — дип кул-аягы белән карышып маташты.

— Күз курка — кул эшли, ди, бөтен ышанычым синдә.

Өзде дә куйды килендәше. Баштарак мичләренең җаена төшенә алмыйча йөдәде. Өчпочмакларны тыгуы була — кызу өсләрен куырып та ала. Әле дә ярый, Рәдинә сабырлык күрсәтте.

— Исең китмәсен. Бүген килен белән малайның иптәшләре — яшьләр генә җыела. Җыенысы ач студент. Аларга көйгәне дә шәп шуар.

— Бер дә брлай булмый иде бит, — дип өзгәләнде Фәйрүзә.

— Әйттем ич инде юкка көяләнмә, дип. Борын аслары кипмәгән мәнсезләр. Дөнья рәтен белгән бер мәнлерәк кеше булса, акча җыешып бер-бер затлырак бүләк алырлар иде. һәммәсе чәчәк тотып килгән. Бер көнлек бит чәчәк гомере.

— Бер көндә дә күңелне күтәрә ала. Чәчкә — тылсым бит!

— Ярар, әнә теге акларын — иң затлыларын сиңа бирермен алайса.

Җәйнең бер тотам төне узып та бара бугай, күкнең бер чите инде агара да башлаган. Бүген тагын өенә кайта алмады. И-и, әнисе көткәндер, әле дә тәрәзәдән күзен алмыйдыр. Кайтыр дип уйлыйдыр...

— И-и, балакаем, гомер буе шулай кешегә ярарга тырышып чиләнерсең микәнни? Ирсез хатын шул инде — бөтенесенә бил бөгә, — дип борчылып озаткан иде. Хәлләрен дә белә алмады. Кечкенә кызы авырып та калган иде. Әнисенең дә хәле шәптән түгел. Йөрәге бик начарланды, күзләре күрмәскә әйләнде. Операция ясатып карарга иде дә бит. Кемгә генә барып сыенасың, кемнән ярдәм көтәсең бу заманда.

Бәләкәй абыйсына ялынып карыйсымы? Бәләкәй абый... Кызык! Тәлгать олы абыйсын Дәү абый, уртанчысын — Бәләкәй абый, дип йөртә иде. Балачактан шулай ияләшкән. Фәйрүзә дә иярде. Бәләкәй абыйсының таныш-белеше — бихисап, аны белмәгән кеше юк. Абруе, дәрәҗәсе дә бар. Тик... Рәдинәсе кушмаса, бармакка бармак та сукмый. Ә Рәдинә тәкәббер! Дөньяда аның гаме юк — дөнья үзе аңа баш ия. Буйсындыра, баш идерә белә.

Килендәшенең чыбык очы — Миңзифа зал белән кухня арасында бертуктамый киләп сарып йөреп тора. Аның алдында авызыңны ачмавың, авызың тулы кара кан булса да күрсәтмәвең яхшырак.

— Кунакларның иң кәттәләре җыела бүген. Казанның яңа байлары. Эшкуарлар! Алар алдында сер бирергә ярамый. Алар — дөньяның тоткасы, — дигән иде килендәше. Ризык-нигъмәтне дә бик сайлап, тансыкларын, бөтен кеше дә әзерләп бетерә алмый торганнарын тезделәр.


...Фәйрүзә баядан бирле кулында әйләндергән көмеш кашыкны, ниһаять, яшерердәй башка урын табалмыйча, биек булып өелгән савыт-саба өстенә — башка кашыклар янәшәсенә куйды. Шулчак “тау” кинәт җанланды — аш тәлинкәләре зыңгылдап тыпырдашты, чыңлап кашыклар идәнгә сикерде, кыйшык аяклы кылтырча урындык нәкъ менә шушы — азаккы кашык авырлыгын гына күтәрә алмагандай янтаеп-чайкалып китте. Фәйрүзә кош җитезлеге белән савыт-сабага таба ыргылды. Гәүдәсе, тезләре, беләкләре, тартылган һәр мускулы, һәр кылы хәрәкәткә килде, ул куллары белән урындыкны эләктерергә, биешеп торган тәлинкәләрне бер мизгелдә кочагына җыеп тотарга өлгерде. Әмма йөк авыр иде, һәлакәтне күпмедер вакытка туктатып булса да, тотрыклылыгын югалткан бу җанлы өемне саклап калу, дистәләгән тәлинкәләрне челпәрәмә килеп көл булудан коткару гаять тә кыен, хәтта мөмкин булмастай эш иде. Ул үзенең дә чатан, кылтыравык урындык белән бергә янтая-чүгә баруын тойды. Ләкин шул мизгелдә ниндидер могҗиза булды: кемнеңдер каты, нык куллары аны, коелышып бетәргә өлгермәгән кашыклары, әйләнеп-биеп маташкан тәлинкәләре, аксак урындыгы белән бергә кочаклап алды.

— Курыкма! Мин нык тоттым. Хәзер кулларыңны бушат. Җайлап кына астан шуып чык!

Фәйрүзә ниндидер аңлатып булмый торган сихергә, могҗизалы көчкә юлыкты — хәсрәт-кайгылары да калмаган, ару-талулары да кул белән юып ташлагандай юкка чыккан. Хатын яңадан туган сабый баладай саф-керсез, пакь җанлы, моңсыз-сагышсыз... Аңа рәхәт... Рәхәт... Дерелдәп торган тәлинкәләр дә, ап-ак фарфор савытлар да уенчык кебек җиңел. Ул аларны әкрен генә ала, идәнгә җайлап тезә, тезә, тезә... Әйтерсең лә, ул бии, кайчандыр җанга сеңгән, колакка кергән көйне кабат ишеткәндәй, шул көй тәэсирендә сихерләнгәндәй оча да оча.

— Аһ, — ди ул, ниһаять, көлемсерәп, — сезне фәрештәләр юлладымы әллә?

— Әйе, мин күктән иңдем. — Гаҗәп, каршысындагы ир-атның тавышы да таныш кебек, буй-сыны, кыяфәте дә...

— Фәйрүзә, син мине чынлап та танымыйсыңмы?

— Фәрештәләр белән танышлыгым чамалырак шул...

— Син һаман шул ук, тамчы да үзгәрмәгәнсең.

— Ничек?

— Шук, шаян. Уйнап сөйлисеңме, чынмы? Аңлап булмый.

— Кеше аңламастай булгач, исәрдер!

— Миңа, ахрысы, чынлап та баерга язгандыр. Танымадың...

Бу моңсу тавыш, бу кара каймалы яшькелт күзләр йөрәгенең кайсыдыр кылын чиртте, Фәйрүзә кинәт уянып киткәндәй булды. Куллары ирексездән әлеге иргә сузылды...

Ишек янында Миңзифа басып торуын ул шунда гына абайлады. Күрде, әмма бу аңына барып җитә алмады. Ул әле һаман да хыял дәрьясында йөзә, әллә кайчан узган яшьлегенә кайтып бара иде. Дулкыннар каекка кага, агымсу аны еракка, еракка агыза, ул ярдан ераклаша баруын, кешеләрнең кул изәп аңа нидер кычкыруларын аңлый, әмма сүзләр ишетелми, ымнар аңлашылмый...

Әнә, Миңзифа... Аның зәңгәр күзләреннән зәһәр очкыннар сибелә. Ни хикмәт, Мансур — яшьлек хатирәсе белән бәйле дусты Мансур әкрен-әкрен генә артка чигә.

— Тымызык күлдә корт уйный, диләрме? Мин сине сабыр-басынкы гына дип йөрсәм...

Фәйрүзә дәшми-нитми генә савыт-саба юа. Ләкин Миңзифаның теле кычыта. Мансурның ни йомыш табып бу якта уралуын бик беләсе килә аның.

— Шәп кеше — Мансур Гаделевич, — ди ул үгез күзе кадәр генә көзгесен чыгарып иреннәрендәге иннекне яңарта-яңарта. — Бик затлы, зыялы нәселдән. Шәһәрдә би-ик влиятельный әфәнде! Хәер, син аны миннән шәбрәк беләсең, ахыры. Ничек таныштыгыз?

— Студент чакта авылга килгәннәре барые. Күптән инде.

— Мәхәббәт маҗарасы да булгандыр, шәт.

— Булгандыр... Бәлки... Онытылган инде. Күптән бит...

— Сөйлисең килмәсә, бигайбә. Кешегә каян килә шундый дус?

Фәйрүзәнең бу бөркү бүлмәдән тизрәк котыласы, күкрәк тутырып саф һава сулыйсы килә. Рәдинәнең бу якка чыгуын көчкә-көчкә көтеп ала.

— Рәдинәкәй-гөлкәй! Мине тотма инде, яме, китим, — ди.

— Ни сөйлисең син? — аптырашка кала килендәше. — Туйны ташлап китәләр димени? Сине залга чакыралар. Кунакларның күрәсе килә үзеңне. Ризык бик тәмле, иншалла, туйны яраттылар. Чәкчәк чыгарасы ич... Өеңдә әнкәң бар.

— И-и, әнкәй үзе ярты кеше шул. Бик бетерешкән. Әле абый табиблар белән сөйләшеп, әйбәтрәк хастаханәгә салып булмасмы...

Рәдинә аның сүзен тыңлап бетермәде. Гадәтенчә, өзеп:

— Сөйләшер-сөйләшер. Тик син дә тыңла, бүгенгә түз, — диде.

Миңзифа арттан бавын тартуы булды, алъяпкычы чишелеп китте. Рәдинә аны әйләндереп-тулгандырып карады да:

— Күлмәгеңне алыштырсаң да ярар иде, — дип көрсенеп куйды.

Бар бит Фәйрүзәнең яңа күлмәге! Туйга дип үзе текте. Бик килешле, билләрен өздереп күрсәтә торган ефәк күлмәге бар!

Ул арада кемдер хуҗабикәне ашыктыра башлады.

— Кунаклар китәргә кузгалыша. Тизрәк кыймылдагыз!

— Чәкчәк! Чәкчәк онытылып кала түгелме? — дип пошаманга төште Рәдинә. — Фәйрүзәкәй! Ашык, әйдә кабалан! Күлмәк белән әвәрә килмә! Бик матур өстендәгесе! Ал подносны. Миңзифа, булыш!

— Туктагыз әле, мин тәртибен дә белеп бетермим ич!

— Беләсе юк! — дип бик белдекле кыяфәт белән сүзгә кушылды Миңзифа. — Синең эшең — акча җыю. Башта чәкчәкне тотып чыгасың! Аны кисәбез. Иң әүвәл син авыз итеп карыйсың. Аннан: “Килен-кияү чәкчәге тәмле икән! Котламый булмас”, — дип акчаңны саласың. Аннары чиратлап, рәттән китәсең инде. Авыз иттерәсең дә, елмайган-көлгән булып акча йә бүләк салганнарын көтеп торасың...

— Мин оялам. Әллә үзегез генә...

— Өй алырлык акчаң юктыр әле. Акчаңны чәкчәккә генә салырсың. Мин яныңда булам, туй җырлары җырлыйм...



* * *

Ефәк-бәрхеткә төренгән, алтын-көмешкә манчылган көяз-купшы ханымнар алдында ул үзен бер генә мизгелгә шыксыз үрдәк бәбкәсе кебек тойды. Әмма икенче мизгелдә, күзе күнегә төшкәч, түрдә утырган кияү егетенә — Ришатка соклану аның күңелендәге бар юшкынны юып алып китте. Сөбханалла, күз генә тимәсен! Тәлгатенә охшап бара ич абыйсының дәү улы. Килен дә үзенә пар. Сылу зат. Яшьлек! Гүзәл шул син, гаҗәп гүзәл! Хәер, урыны кияү янәшәсенә үк туры килгән Мансур да ким-хур түгел икән.

Чәкчәк киселде. Миңзифа туй җырларын җырлап җибәрде. Кызына курткага дип җыйган акча подноска очты.

Ул җиңел-җитез адымнар белән рәтләр арасыннан узды, ай-кояштай балкыган йөзе, әйтерсең лә, нур тарата, аңа карап башкалар да елмая. Төргәге-төргәге белән подноска акча ява, күзенең чите белән генә ул үзенә текәлгән күзләрне, елмаюлы карашларны күрә, Мансурга таба юри карамаска, башкаларга сүз кушарга, бүтәннәрнең сүзен тыңлаган булып кыланырга тырыша. Әмма бөтен җаны, бөтен игътибары — фәкать шул тарафта, фәкать шул якта — Мансурның моңсу карашын ул карамаса да күрә, аның елмаюы җанында таш булып укмашкан әрнү-сагышларны эретә.

...Менә алар икәү елга аша салынган тар күпердә тирбәләләр. Вак дулкыннар арасында таралып, мең кисәккә уалып вакланган ай йөзә. Могҗизалы әкият дөньясына чакыргандай инеш уртасында тибрәнгән шул айлы сукмак аның төшләренә бер генә кермәде ләбаса? Өзелгән өмет, насыйп булмаган яр, яшьлек таңындагы беренче саф хисләр, мөгаен, адәм баласының күңелен гел алгысындырып, ә, бәлки, юатып-назлап торадыр. Фәйрүзә бик яшь иде әле, унынчыга күчкән генә, ә Мансур университет тәмамлап килә. Авылда алар атна-ун көн генә тордылар. Вәгъдәләр дә бирешмәделәр, хатлар да алышмадылар, әмма хәтергә әнә шул илаһи манзара — айлы кичтә елгада чайкалган ике шәүлә-сын онытылмаслык булып уелып калган. Фәйрүзәнең студент егеткә ияреп су буйларын буйлавын кемдер әтисенә әләкләгән. Әтисенең талканы коры иде — кызны каеш чыбыркы белән ярды. Авырту-сызланулар истә калмаган, ә менә оялу-хурлануы — җуелмый. Югыйсә, ул хисләр чәчәк кебек саф, кер тимәгән чык тамчысыдай пакь иде. Әләк — адәм үтерер, диюләре хактыр, ахры. Ә шулай да үкенечле түгел — нурдан коелган ай юлы аның гомерен аз яктыртмады, күңелен гел иркәләп кенә тормаса да, авыр чакларда юаныч булырга җитә иде.

Әнә — янәшәсендә үз дәрәҗәсен бик белеп — киерелеп ханбикә кебек хатыны утыра. Тәкәббер-текә кыяфәте, елмаю төсен чыгармый торган йөзе аны тере кешедән битәр курчакка ныграк охшата. Әмма мәгърур ир янында тутый кош булып утыру барыбер килешә икән!

Фәйрүзәгә генә тәтемәде ир канаты астында кайгы-хәсрәтсез гомер кичерүләре.

Хәер, туй сүзе чыккач, Фәйрүзә үзе дә, кеше алдында оятлы булмыйм, дип ефәк күлмәк текте. Бүләкнең дә затлысын — бәллүр ваза алып куйды. Күлмәген кияргә насыйп булмады— ашыктырдылар, ә бәллүр мәҗлескә бер ямь, нур биреп балкып утыра.

Ходай аңа, чынлап та, эш бәхете генә биргәндер. Эшкә кулы ята, монысы да зур сөенеч. Ышыкланырлык ире, таянычы булмаган килеш ул бала-чагаларын ничек үстерер иде!?

Түбәләмә акча өелгән подносны Рәдинәнең үзенә тоттырды. Мәҗлес инде суына төшкән, кунакларның да кызуы сүрелгән, күбесе кузгалышу җаен карый. Рәдинә дә, акчаларны оизәкле целлофан капчыкка аударды да, аулак бүлмәгә — акча санарга кереп бикләнде. Фәйрүзә саубуллашмыйча гына кайтып китмәкче иде дә, аның беләгеннән олы киленнәре Дилә эләктереп алды.

— Бергә кайтырбыз, абыең такси тотарга чыгып китте. Сине дә кертеп калдырабыз. 44Бу эт оясында калдырмыйк мескенне”, — диде абыең.

— Ярар инде, кеше ишетер.

— Ишетсә... Төсең качкан бит. Кеше кыяфәте калмаган! Ай, бу Рәдинәне! Килен булып төшкән кыз бала кызганыч, сыер итеп сава, ат итеп җигә әле ул аны.

— Яшьләр бирешмәс. Ата-анасы бик хәлле, абруйлы кешеләр бит!

— Соң, алар теләсә-кем кызына өйләндермиләр инде улларын! — Дилә болай да ачы телле хатын, ә бүген кашы бөтенләй җимерек. Хуҗаларга үпкәсе бар, күрәсең. Фәйрүзә артыннан бер адым калмый кухняга үтте.

— Бу Миңзифаны әйтәм, кыланмышы...

— Сабыр итик. Туйның ямен җибәрмик, апа, — Фәйрүзә имәнеп китте. Ничәнче кат кабатлый инде ул шушы сүзләрне! Туйның ямен җибәрмик. Шул тота аны биредә. Югыйсә, җаны, күңеле әллә кайчан кызы, әнкәсе янында — өендә бит! Тотарга акча да калдырмады ичмасам. Бөтенесен йомарлап чәкчәккә салды.

Ул күкрәген тотып стенага сөялде. Эчендә әллә нәрсә генә өзелеп төшкәндәй булды. Чирле карчык белән сырхау баланы ничек ялгыз калдыра алды соң ул?! Олысына — Вәсиләсенә дә әле тугыз яшь кенә бит. Үзе бала ич ул. Бер генә мизгелгә башыннан, нишләп йөрим мин монда, кирәгем дә шуның хәтле генә булгач, дигән уй сызылып үтте. ~Әмма икенче минутта Тәлгатенең йөз-кыяфәте күз алдына басты да, ул җиңел сулап куйды — аның хакына! Алар туган итмәсә дә, Тәлгате абыйсы өчен өзелеп тора иде бит. Исән булса, туй кадәр туйдан ул читтә калыр идеме?! Юк. Мең кат юк! Димәк, барысы да шулай кирәк булган. Аның рухы рәнҗемәсен өчен.




* * *

— Кайларда югалдың син? Кайларда адашып калдың?

Мансурның кайнар судышы Фәйрүзәнең, җилкәсен пешергәндәй булды. Бу — төш түгел, монысы — чын, өн иде. Мансур аның артында гына оасып тора. Борыласы да — күкрәгенә капланасы.

— Абау! Мансур Гаделевич! Бу нишләвегез?! Әйдәгез, әйдәгез! Сезне залда көтәләр! — Миңзифа ике арага кереп басты да Фәйрүзәне стенага чигенергә мәҗбүр итте.

— Сусаганмын! Су эчәсем килә икән! — Мансурның тавышы инде калтырамый. Ул үзен кулга алырга, текә-горур кыяфәтле кабыгына кереп бикләнергә өлгергән. Күзләрендә баягы ялвару да юк — алар салкын.

— Шулай ярыймени?! — дип көйли Миңзифа. — Әйдәгез, ширбәт белән сыйлыйм! Бик тәмле өрек компоты! Әфлисун согы яратасызмы?!

— Юк! Мин су эчәм. Су!

— Коры су?! Ходаем, болай килешәме соң? — Миңзифа көйсезләнгән сабый баланы көйләгәндәй, Мансурны сыйпап-сыйпап кухнядан озатты. Әмма кунак күздән югалуга кире борылып керде дә, әйтәсе сүзен барыбер әйтте:

— Елан! Юха елан икәнсең! Сихерләгән бит тәки!

Фәйрүзәнең инде аяк-куллары калтырамый. Ул тыныч. Хәтта артык тыныч. Нишлисең, язмышың шулай булгач. Тол хатын — теләсә-теләмәсә дә кырык хатынга көндәш була, дигәннәр. Ирле хатыннарга килешкән ялгызларга килешми шул. Ирлеләрнең кырын эшен капларга чаршау — ир бар. Ә син ялгыш елмайган өчен дә үзең җавап тотарга, яманат күтәрергә мәҗбүрсең.




* * *

Уйлар дәрьясына кереп баткан хатын Рәдинә белән Миңзифаның буфетның астын өскә китереп ни эзләүләрен аңышмый торды. Килендәшенең борчуы ак битен каралткан.

— Ни югалттыгыз? Нәрсә эзлисез? — дип сорарга Фәйрүзәнең башы эшләми. Ул хатыннарның әвәрә килүен гаҗәпсенеп күзәтә генә.

— Теләсә кемне бүлмәгә керткәч... — Миңзифа пышылдап әйткән сүз колакны ук кебек ярып керә. Ходаем, чынлап та берәр нәрсәләрен югалтканнармы? Аптырарсың?! Чыгып китәргә дә яхшысынмыйча, Фәйрүзә терәлеп каткан килеш басып тора да тора.

— Фәйрүз, көмеш кашыгымны җыеп куймагансыңдыр ич? — Рәдинә юып-сөртеп куйган кашыкларны әйләндереп-әйләндереп карый.

Бәлки нидер әйтсә, аһ-ваһ килсә, эзләшә башласа, тегеләр дә тынычлана төшәрләр иде, әмма Фәйрүзәнең кулын кыймылдатасы, акланып телен тибрәтәсе килми. Ул инде елый да алмый, ялвармый да, яше кибеп беткән.

— Сумкасын карарга кирәк, сумкасын, — дип ысылдый Миңзифа.

Гаҗәп, Фәйрүзә тыныч. Инде тыныч. Куллары да калтырамый. Менә ул каядыр кыстырып куйган сумкдсын алып килде дә, Миңзифаның борын төбендә астын өскә китереп селкеде. Аннан зур сөенеч-өметләр белән теккән аклы ефәк күлмәк идәнгә таралып төште. Гүя атылган аккош аяк астында җәелеп ята. Юк, бәргәләнә. Кыймылдый! Очып китәргә тели. Әмма канат очлары киселгән.

Өмет кебек... Киселгән өмет сыман...

Ишектә Бәләкәй абыйсының башы күренде.

— Әвенегез янмагандыр ич? — диде ул елмаеп.

— Бар, йөрмә әле, — диде Рәдинә. — Кунакларны озатып бетердеңме?

— Инде аш та ашадым. Менә тәлинкәсен чыгардым — Абыйсы кулында тәлинкә һәм кашык. Көмеш кашык! Югалган кашык! Бу сабырлыкның чиге бармы икән? Төбе аның чынлап та алтыннан микән? Шуны белгән кешеләр бармы бу дөньяда!



* * *

Дилә әкрен генә чәчләреннән сыйпый. Атылган аккош инде юк, Дилә апасы аны җыеп, Фәйрүзәнең буш сумкасына салырга өлгергән. Аккошны иреккә җибәрергә иде. Соңармаска! Очсын! Канаты канаса да...

— У-у, болар әле җыенмаган да. Ә мотор ишек төбендә. Тизрәк, тизрәк! Акчаны бик тиз саный замана таксилары! — Дәү абыйсының кәеф күтәренке, ул кызларны ашыктыра.

— Дилә апа, пианино өстендәге вазада ак розалар бар. Шу-ларны алып чыгып бир әле. — Дилә гаҗәпләнеп кашларын сикертә:

— Ни пычагыма сиңа шәлперәйгән чәчкә? Әйдә, киттек!

— Юк! Мин аларны терелтәм. Алар арналган инде. Аталган...

...Залның ачык ишеге төбендә үк — челпәрәмә килеп — мең кисәккә бүленеп, ялтыравыклы боз кисәкләре кебек бәллүр ваза ватылып ята. Фәйрүзә аякларын талдырып эзләгән, кызына куртка алырга дип җыйган акчага юнәткән ваза! Бәлки рәнҗештер бу?!

— Сөенечкә! Сөенечкә! — ди Рәдинә каударланып. — Кайсы якларда никах ныклы булсын өчен савыт-сабаны махсус ваталар. Бәхеткә!

Бәхет хакына мең бәллүр ватылса да риза Фәйрүзә. Бозлы тамчылар өстендә ак розалар чәчелеп ята. Туй узгач, кирәге калмаган чәчәкләр. Фәйрүзә белән охшаш бугай алар. Хатын иелеп, бер сүз әйтмичә, чәчелеп-сибелеп яткан розаларны кочагына җыя.



* * *

Ул таксида гына аңына килде. Дилә апасының йомшак беләгенә кулын салды да тиле кеше кебек кычкырып-кычкырып көләргә тотынды. Күзләреннән мөлдерәп яше акканчы, тавышы карлыкканчы.

— Дилә апа! Алтынгынам! Пешкән ашың бармы? Туйдан ач кайтып барам икән бит. Ничә көн ашаганым юк! Ышанасызмы?

Диләнең Фәйрүзә кочагындагы чәчәкләргә күзе төште дә, аптырап:

— Нигә дип сөйрәп йөрисең бу себеркене, ташла, — диде.

— Белмисез шул! Аны яшь киленнең дуслары өч көн элек китерде, һәр төнне ваннага — суга батырып кына сакладым мин аларны. Рәдинә исән калсалар — сиңа биреп җибәрермен, дигәч үк, Тәлгатькә кертеп чыгармын дип арнадым. Әй, атап куйдым!

Машина караеп күренгән агачлар арасына барып керде. Җәйнең бер сапламлык кыска төне агарып та беткән. Яктырган.

— Абый! Туктыйк әле шушы тирәдә. Төшеп калыймчы...

Дилә күзләрен зур итеп ачып килендәшенә төбәлгән.

— Әллә акылыңа җиңеллек килә башлады инде. Зират юлы түгелме соң бу? Безгә әле кайтасы да кайтасы.

Фәйрүзә капланып утырган да мышык-мышык елый. Хатын-кыз сөенсә дә, көенсә дә яшь түгеп юана инде ул шулай.

— Болай итәбез, — диде ул салмак-сабыр гына. — Тәлгать янына көндез килербез. Минем машина бар. Иркенләп утырырлык итеп. Өйдә оит балалар көтә. Ачыргаланмыйк әле без... Яме!

Дилә кабартмадай ак, йомшак куллары белән Фәйрүзәнең какча-сөякчел аркасын уып-ышкып барды.

...Машинаның ишеген ачып, урам ташына аяк басуга җилеге суырылгандай бөгелеп төште. «Ашыгыч ярдәм» нәкъ алар йорты, почмактагы алар фатиры каршына килеп туктаган — ә дүртенче каттагы ике бүлмәле фатирның өч тәрәзәсендә дә гөлт итеп ут яна иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эсэрне рэхэтлэнеп укыдым.Язгач,язгач ахырын ник язып бетермилэр икэн.Фэйрузэ тормышынын дэвамын белэме килэ бит

    Хәзер укыйлар