Логотип
Проза

 Тукталыш

Безнең шәһәрне нинди җиргә төзергә белгәннәр. Ничек кенә белгәннәр әле.

Безнең шәһәрне нинди җиргә төзергә белгәннәр. Ничек кенә белгәннәр әле. Таш йортларга ук сыенып торган шәм наратларның  тамырларына зыян китергән  булсалар, шулай күкрәп, күккә үрелеп үсәр идемени алар. Шәһәребезгә читтән килгән кеше мондагы гүзәллеккә сокланып туя алмый. Ә без күнеккән инде. Агачтан агачка сикереп йөргән тиеннәр дә, атлаган саен очрап торган гөмбәләр, аз гына иелсәң дә, авызыңа керәм дип торган  кып-кызыл җиләкләр дә, бихисап чәчәкләр дә безнең өчен гадәти  күренешкә әйләнгән. Менә шушы җәен дә, кышын да ямь-яшел урманның  бер уемына шәһәрнең автобус тукталышы урнашкан. Аны автопарк  эшчеләре телендә «конечная» дип  кенә йөртәләр. Бирегә автобуслар шәһәрнең иң зур урамы буйлап киләләр  дә, борылып, тукталыш тугаена чумалар. Болын чәчәкләредәй ал, сары,  яшел, кызыл  автобуслардан төшүчеләрнең кайберләре тукталыш каршында гына урнашкан хастаханәгә кереп кала. Күпләре Парк  урамы, Кувыкин аралыклары буйлап тагын кайларгадыр китеп бара. Ә менә инде шау-шулы шәһәрне калдырып, урманга, бакчаларга, Камага балыкка барырга ниятләгәннәре салмак хәрәкәтләр белән Сәламәтлек сукмагы  буйлап урман эченә кереп югала.

Тукталышка тагын халык җыела. Яңа пассажирларын алып, автобуслар тагын урам буйлап китә. Көннәр буе шулай.

Бүген мин дә шул автобусларның автовокзалга бара торганын – беренче санлысын көтеп торам. Авылга кайтып, әткәемнең хәлен белеп килергә дип чыккан идем. Тик автобус кына никтер озак көттерде. Хәер, минем бүген ашыгыч сәфәр түгел. Авылга илтәсе атобус та уникеләр тирәсендә генә була. Урман һавасын сулый торыйм дип, иртәрәк тә чыккан идем. Тыныч кына автобус тугаендагы ыгы-зыгыны күзәтәм: килүчеләр, китүчеләр, озатып калучылар...

Менә бер мәлгә тукталыш тугае тынып калды. Мотор тавышлары ераклаша төшкәч, әлегәчә бөтенләй өнсез тоелган нарат урманы талгын җилдә әкрен генә шаулады.  Ә инде бер-ике минуттан  бу уйсулык кошлар сайравыннан могҗизаи музыка коралыдай  уйнап тора башлады.

Нарат энәләре очына эленгән таң чыклары – гүя шул моңнан күңелләре тулган җан ияләренең яшь тамчылары. Алар, кояш нурларында энҗедәй ялтырап, йә  тып итеп җиргә тамалар, йә ботаклар буйлап  әкрен генә агып төшәләр дә җирне үбеп алалар. 
Чынлап та, шәһәребез оҗмах эченә урнашкан икән бит! Өстәвенә, җәй башының тылсымлы кояшы иртәнге нурлары белән дөньяны әкияти төсләргә манган да куйган. Күңел әллә кайларга оча. 

Әлеге оҗмах  эченнән килеп чыккан  ап-ак чәчле, бөкрәя төшкән озын буйлы  картны мин  тукталыш мәйданына җәелгән ташка таягы белән тык-тык  төртеп килә башлагач кына абайладым. «Сәламәтлек сукмагында саф һава сулап йөрүедер», – дигән уй йөгереп узды. Тик бу картка карата алай уйлап ялгыштым, ахры. Бабай көч-хәл белән генә килеп җитте дә, мин утырган кәнәфигә чүмәште. Тын алуы ук аңа авыр икәнен сиздерә. Сөякчел куллары хәлсез генә калтырый. Күзләре... күзләре зәп-зәңгәр икән. Шуңа чигәләре буйлап агып төшкән яшьләре дә зәнгәр сыман  тоела. Хәле хәл икән дип уйлап куйдым. Мөгаен,  хастаханәгә барышыдыр.

Бабай, кесәсеннән кулъяулыгын алып, әкрен генә яшьле күзләрен сөртте. Ак эшләпәсе астыннан чыгып торган  сирәк чәчләрен  төзәткәндәй итте. Болай да пөхтә киеменә тагын бер кат күз төшерде бугай, соры костюмының җиңеннән күренеп торган зәңгәр күлмәгенең җиң очларын эчкәрәк кертеп куйды. Аннары, шушылай да ярый дигән кыяфәттә автобус киләсе якка күзләрен төбәде. Тәүге автобус күренгәнче ун минутлап вакыт узгандыр, гел бер ноктага төбәлеп торудан бабайның күз кабаклары еш-еш ачылып-йомыла башлады. Мин аңа янә бер сынаулы караш ташладым. Мәһабәт гәүдәле кеше булгандыр яшьлегендә. Ә бармаклары музыкант бармакларымыни – озыннар. Гаять зур үлчәмле туфлиләре ничектер үзенеке түгел сыман тоелды.  Тәрәз буын юып төшергәндәй генә итеп зәңгәр күзләренә сарган томан пәрдәсен сөртеп аласым, картларча горур карашын күрәсем килә иде. Ә пәрдә артында андый караш бар. Шундый караш, картларның мәгьнәле елмаюы, үз бәһасен белеп кенә сүз сөйли белүе егет халкының җанын  били инде. Менә шул  караш-елмаюны ниндидер пәрдә каплаган да, карт үзен кешеләрдән ерактарак хис итә кебек. Әллә ул аларны  махсус үз янына җибәрмиме? Аның үз-үзен тотышы бераз сәеррәк тоелды миңа.

Бабай, түземен җуеп, автобус киләсе якны берничә тапкыр урап килде, тик һаман бер сүз әйтмәде. Аның сөйләшәсе килү теләге зур,   үзен никтер тыеп кына тора кебек тоелды миңа.

– Автобус көтәсеңңме, бабай? – дип эндәштем мин, сүз югында сүз булсынга гына.
– Көтәм, – диде ул, бер  сүз белән генә кистереп. Күзләрендәге томан пәрдәсе  ачылып ябылгандай булды, хәтта ниндидер горурлык очкыннары да ялтырап китте кебек.
– Ничәнчене? – дим, сүзне дәвам итәргә тырышып. Бабай исә бер дә сөйләшеп торырга исәбе юк кыяфәттә читкәрәк карап:
– Хәзер килә, хәзер, –  дип, авыз эченнән генә сөйләнеп алды. Мин башка сүз кушарга кирәкмәгәнлеген аңлап, тынып калдым.
   
Урман тугаеның тын шавын изеп, тукталышка автобус борылды. Ул күренүгә, карт кискен хәрәкәт ясап урыныннан сикереп диярлек торды да  шактый кызу адымнар белән автобус ишеге каршына ук килеп басты.  Килүчеләрнең төшеп бетүен көтепме, бераз гына читтәрәк торды, тик автобуска утырмады, әкрен генә кире борылып кәнәфигә таба юнәлде. Утырып та өлгермәде, борылышта тагын автобус күренде. Серле карт бу автобус янына да шундый ук адымнар белән килеп басты, төшеп бетүләрен көтеп торды да тагын кәнәфигә килеп утырды.

Тугайга автобус борылуга: «Бабай, әллә дүртенче кирәкме?» – дип авызымны ачкан идем, күзләрендә кырыс  караш тотып, тынып калдым. Борылышта тагын автобус күренде. Бабай җил-җил атлап  тагын автобус ишеге янына килеп басты. Чыгасы кеше чыгып бетте. Күләгәдә үскән үсемлеккә охшаган карт тагын ялгызы басып калды.
   
 Беренче... өченче... дүртенче маршрутлар... Инде ничәне каршылады томанлы күзләр. Инде ничәнчедер (мин  исәбен дә югалтым бугай) автобус яныннан борылып килгәннән соң, карт кәнәфинең читенә генә утырды да моңсу карашын тамчы да болыт кисәге булмаган төпсез зәңгәр күккә юнәлтте. Тукта! Бер мизгел эчендә шундый манзараны күздән кичердем: Лев Толстойның «Война и мир» романындагы Бородино кыры. Бу аның яшәвенең соңгы мизгелләре...
Монысы... Икенче Ватан сугышыннан. Зәп-зәңгәр күзле адъютант, генералын үзенең гәүдәсе белән каплап, кылганнар эченә ауды... Ә күзләре... Ул чакта мин аларны күз тамчылары дип хәтерләп калганмын.
   
  Чү! Ни өчен бу күзләр минем хәтеремә үлеп барган карашларны кайтарды соң әле? Үлеп баручы... Тик  ул сугыш кырында ауган- нарның күзләрендә ташып торган тормыш иде. Әнә шундый тормышны өзәр өчен бер тамчы ядрә җиткән. Ә шушы бабайның күк тамчысыдай күзләрендә тормыш сакланып калсын өчен ашыгыч рәвештә нидер эшләргә кирәген тойдым мин! Тамчы кадәр генә...
  
 Уйларымнан  айнып киттем. Таягы  белән таш юлга тык-тык төртә-төртә, ул әле дә автобус яныннан кәнәфигә таба килә иде.
Нидер эшләргә кирәк! Тик карт үзенең эчке дөньясына бер генә кешене дә кертергә теләми. Сүзгә саран, үзе горур. Җир йөзендә  үз вазыйфаларын үтәгәнлекләренә ныклы ышанган  ир-атлар гына шундыйрак була. Тик  ни өчен кешеләрдән кача соң ул? Әллә бер-бер чире аркасында  автобуска менә алмыйча, берәрсе кул сузармы дип көтәме? Бездә бит күпләр кул сузарга да атлыгып тормый. Әле өлкәннәргә, гарип-горабага сикереп торып урын бирүчесе дә сирәк. Аптыравым соң чиккә җитте.

– Бабай! – дим, бераз тавышымны күтәрә төшеп, – син соң кая барасың?

Булышырга әзер икәнемне күрсәтергә теләп, янына ук килеп утырдым. Ә ул соравымны ишетмәгән дә кыяфәт белән карашын каядыр еракка төбәгән. Как яңаклары буйлап күз яшьләре  агып төшүен дә тоймаганлыгы әллә каян күренеп тора. Кинәт һич  уйламаганда, аяз күктә яшен уйнагандай, бабайның йөзендә елмаю пәйда булды. Эчке дулкынлануын чак җиңеп, калтыранган аксыл иреннәрен хәрәкәткә китерде һәм: «Минем дә синең кебек зәңгәр күзле кызым... һәм улым бар...» – диде. Ни өчен шулай диде, нәрсә әйтергә теләде – аңламадым. Билгесезлек, әлеге картка ярдәм итә алмау минем өчен тагын да авыррак иде.

– Бабай, – дим, гаепле кеше тавышы белән, – балаларың янына барырга чыктыңмы әллә?
– Юк... – ди ул, тагын өзек сүзләр белән генә, – алар килә...
– Ә-ә, алайса көтәсең...

Бу сүзләрем дә һавада  җавапсыз  эленеп калды. Мин инде аның автобуска утырмаячагын, ә балаларын көткәнен аңладым. Ник өендә генә көтми икән соң ул аларны? Ник шул гомер көттерәләр? Бабай никләр шулкадәр дә өзелеп көтә? Бик ерактан кайтасылар микәнни? Әмма бу сорауларның берсен генә дә биреп булмый. Ялгыш кагылып, бабайның тулган күңелен түгеп  җибәрүдән  куркам. Көткән кешесе килеп кенә бу күзләрне каплаган томанны таратачак, яшәү уты кабызачак! 
     
Бабай инде бик нык арыган. Баягы  җитез хәрәкәтләре юкка чыккан. Кулбашлары салынып төшкән. Аркасы бөкерәйгән. Таяк тоткан кулы калтыр-колтыр килә. Таш юлга бәрелеп, таягы өзек-өзек авазлар бирә. Әйтерсең, тукталышка килүчеләргә морзе әлифбасы белән кемдер дәшеп тора. Тик ни дип дәшә? Ни әйтергә тели ул? Әмма аны ишетүче дә, туктап тыңлаучы да, хәтта картка игьтибар итүче дә юк.  Ашыгалар... Киләләр... Китәләр... Каян, кая?.. Уйларымны яныбызга ук килеп баскан кызыл төенчекле әби бүлдерде:

– Кызым, роддум дигәннәре кайсысы икән? Бу бүлничный шәһәре дә бик зур икән шул, – дип, күзләремә текәлде.
  
Үзем дә сизмәстән, әбинең кыяфәтен күздән кичердем. Сиксән биш тирәләре булыр. Сөяк кенә куллары нәни төенчекне дә чак-чак кына  тота. Туктап сораган булуы да, мөгаен, хәл алып китәргә бер сәбәп кенәдер. Һәрхәлдә, бабайдан күпкә  өлкәнрәк, дип уйлап алдым. Ләкин хәрәкәтләре, яулык читен төзәтеп куйганда күренеп калган затлы беләзеге, чулпылы нәзек чәч  толымнары да, карашыннан бөркелгән мөлаем җылылык та яшәешенең бабайныкыннан үзгә булуын әйтеп тора иде.

– Киленем кыз бала тапты. Янына кертмиләр икән. Коймагым белән чәй генә булса да эчсен дигән идем. Өйдә чакта бигрәкләр яратып ашый иде, – дип, үзалдына  канәгать елмаеп куйды һәм бик  тә әһәмиятле сүз әйтәсен белдереп, төенчеген ике куллап күкрәгенә якынрак китерде дә бәхетле елмаю аша әйтеп куйды: «Аллаһы боерса, бу оныгымны да тупырдатып сөям  әле...»

Әби сүзен әйтеп тә бетермичә туктап калды һәм... шушы яшьтәге кешедән һич көтелмәгән җитез адымнар белән бабай каршысына килеп басты да кулларын сузып кычкырып ук җибәрде:

– Әхәтулла... Әхәтуллагынам! Син түгелме соң?! Менә бит, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип, юкка гына әйтмиләр  шул аны. Өйдә генә яткан булсам, кайчаннар гына очраткан булыр идем әле... Нинди җилләр белән?

Әхәт бабай әбигә каршы бер генә адым да ясамады. Тик хәл-әхвәл сорашуына гына: «Шөкер, шөкер, Камәрбану, картаеп буламы?» – дип, көн дә очрашкан танышына дәшкәндәй сәлам бирде. Әби исә, әгәр шушы очрашу өенә якындарак булган булса, җилтерәтеп табынга алып кертеп утыртасы кеше сыман, бабайның күрешергә сузылган ике кулын беравык җибәрмичә торды. Аннары буш кулын күкрәгенә куеп, аның күзләренә карап сүзен дәвам иттте:

– Әхәтулла, бар гомеремне син салып биргән өйдә уздырдым. Җылы, ямьле булды. Инде балаларым олыгаеп килә. Шөкер, өебезнең кыйгаерга уйлаганы да юк. Оныкларымның балаларын да шул өйгә алып кайтырга җыенам. Бар авыл халкы  мең рәхмәтле сиңа. Әхәтулла! Үзең соң, үзең ничекләр яшисең? – дип тезеп китте карчык. Ә бабай исә гел шулай тыныч, тигез генә итеп: «Шөкер, Алага шөкер», – дип, сүзен тәмамларга ашыкты.

      Әби хушлашып китеп баруга, тукталышка тагын автобуслар килеп туктады. Әхәт бабай тагын автобус ишеге алдына килеп басты. Ишектән кулына бала күтәргән хатын белән зур гына сумка тоткан ир-ат күренүгә, йөзе балкып китте. Ике кулын  күтәреп, хатын кочагындагы балага сузылды. Шатлыгымнан янына ук йөгереп килдем, тик балалы хатын белән ир кеше картка сәер караш ташлап, артларына борылып карый-карый китеп баргач кына, Әхәт бабай күтәрелгән кулларын төшерде, йөзендә уңайсызлану чагылып китте. Башын кагып куйды. Ялгышканлыгын төшенгән идем инде, берни булмагандай:

– Килмәделәрмени әле? – дип куйдым.

– Килеп җитмәделәр, юл бит ул. Юлда төрлесе була. Оланнарны да алганнардыр, мөгаен, – диде дә сүзен өзде. Күзләренә тулган моңны ул инде теләсә дә яшерә алмас иде.

– Минем өч оныгым бар бит... Күрсәтербез, тыныч кына яшә дигәннәр иде. Инде йөгерешеп йөриләрдер, – диде.

Аннары, кулына чәчәкләр тоткан яшь ананы, биләүдәге баласын күтәргән бәхетле әти кешене автобуска кереп киткәнче тын да алмый карашы белән озатып калды да:

– Менә шулай, биләүдә генә күреп калдым, – дип сүзен дәвам итте. Ә бераздан инде без  бабай белән бик якын кешеләр шикелле сөйләшеп утыра идек. Читтән караганда безне аталы-кызлы дип уйларга да булгандыр.

Ярты көн диярлек вакыт узып китте. Күпме автобусларны каршы алып, озатып калдык без. Тукталыш тагын бер мәлгә тынып калды. Кемнәрдер: «Хәзер ярты сәгатьлек тәнәфес», – дип сөйләнә-сөйләнә узып китте. Ә бабай һаман утыра. Миннән кая баруым, ник шул гомерләр тукталышта утыруым турында да сорамый. Миңа карап дустанә елмайган күзләреннән томан пәрдәсе дә югалгандай  була.  Таягы өстенә аякларын салып утырды да, улы Гамир, кызы Галия, туып кына калган оныклары турында сөйли башлады. Үзе сөйли, үзе  рәхәтләнеп елмая, елмайган йөзе буйлап әледән-әле күз яшьләре агып төшә. Бабай аларны җиң очлары белән генә сөртеп ала.

Рәхәт минутларны бүлеп, тукталышка тагын автобуслар якынлашты. Бабайның хәрәкәтләре күптән инде җитез түгел. Адымнары әкрен. Ә тагын ярты сәгатьтән ул инде ярым бөгелеп үк атлый башлады, тик бер генә автобусны да каршы алмый үткәрмәде. Ә алар, автобуслар шулкадәрле күп... Шулардан төшүчеләр арасында көткән кешеләре генә юк та юк.

Картны тукталыштан берничек тә алып китеп булмасына төшенгәч, әткәемә дип пешергән өрек бөккәне белән баллы тортны чыгарып куйдым. 

– Минем каты-коты ашарлык тешләрем юк шул. Гамир, куйдыртырбыз, дигәч, монда ризалашмый гына торган идем, – ди.
«Монда» сүзен ул әлеге оҗмах-урман эченә ымлап, вакытлы гына, бер дә әһәмияте булмаган  нәрсәне атагандай гына әйтеп куйды.

«Монда?»  Кайда? Йөрәгем жу итеп китте. Әллә... әллә? Булмас, шундый да мөлаем бабайны... Тик йөрәк дөрес сизенгән икән: Әхәт бабай моннан йөз генә метрлап урман эченә урнашкан Картлар  йортыннан иде.

– Оҗмахтагы – тәмугтан, – диде ул, әйтелгән һәрбер сүзен тавышы белән үк кискәләп һәм бая «монда» сүзен әйткәндәгедәй итеп, урман ягын ымлады.

...Икенче көнне мин авылдан кайтканда да, өченче, дүртенче  көнне эштән кайтканда да, йөзләгән йортлар салган, улы-кызына әкият сарайлары бүләк иткән балта остасы тукталышта балаларын көтә иде.  

Рәсем: Наталья Васильева                                                                  
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнен шэхэр .. бик кызганыч бабайны

      Хәзер укыйлар