Логотип
Проза

​Тукайдан реклама

Хәйретдин бабасы, оныгының улы белән татарча сөйләшергә тырышса да, азаплану гына булды. Владиславның: “Ну, бабай, не мучай меня”, — дигән җөмләсендә бер генә татарча сүз ишеткәненә эче пошып: “Димәк, вакытында игътибар җитмәгән. Ярый Аллаһы гомер бирсә, бу хатаны төзәтербез”, — дип куйды. “Бабай, не обижайся, татарча белән далеко не уедешь. Менә недавно аның белән аптекалар ачып җибәрдек әле”, — дип Марат киеренкелекне йомшартырга тырышса да, гомер буе мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан мөгәллим гаепне үзеннән эзләде. Оныгы Марат татарчаны урысча белән кушып булса да супалый әле. Калада үссәләр дә, бәләкәй чакларында авылга кайтып йөрүләре тәэссире. Тик менә аларның балалары ана теленнән ераклашканнан ераклаша. Хәер, балалар бакчасына йөри башлау белән урысчага күчәләр шул.

— Даруханә дисең инде. Болай үзе яхшы нәрсә ул, тик хаклар гына кабарганнан кабара. Әллә оеткысы артык яхшы, әллә башка сәбәп, белмәссең.

— Мы аңа не виноваты, бабай.

— Кем гаепле соң?

— Тут, бабай, целую лекцию можно прочитать. Тут бабай, Тукай әкиятләре түгел.

— Тукай әкият кенә язган дип уйласаң, ялгышасың, улым!

— Ну да! Типа, “Су анасы”, “Шүрәле”. Мин помню син укыганнарны.

— Тукайны онытмагач, яхшы, Марат улым. Тик аның иҗаты күп кырлы. Әйтик, шушы даруханә-аптекаларга менә дигән рекламасы да бар аның.

Шул чагында, читтәрәк интернетка кереп “баткан” Владислав җанланып китте. “Вы про рекламу, бабай? Как раз нам на татарском хорошая реклама нужна была, сейчас это модно, в тренде. Помоги, пожалуйста” — дип бабасына якынрак килде.

Калага кайткач, эшне озакка сузмыйча, Хәйретдин бабайның оныгы һәм аның улы реклама эшләүче оешмаларның берсе белән килешү төзеделәр. Бу эш белән күбрәк Владислав шөгыльлләнде. Михаил исемле егет Тукай язганны менә дигән итеп тактага күчереп бирде. Тик ни хикмәт, кызыктыруга юнәлтелгән реклама тактасы эленгән көннән башлап, эшләр кирегә китте — даруханәгә керүчеләр бөтенләе белән юк дәрәҗәсенә җитеп, табыш-керем аска тәгәрәде. Әйтерсең, рекламага сарыф ителгән чыгымнар булмаган да. Бөтен хикмәт аның эчтәлегендә икәнен кем белгән?! “Аптека ачылды. Сукырайта торган, баш авырттыра торган, эч күптерә торган, сару кайната торган вә башка төрле дарулар сатыладыр” — дип язылган тактадан көлеп эчләре катканнар, башка даруханәләргә чаптылар. Тукайның “Алырга ашыгыгыз!” фельетонындагы өзекләр көндәшләр файдасына рәхәтләнеп эшләр дип кем уйлаган?!

Соңыннан оныклары бабаларына бераз үпкәләп тә йөриләр. Тик тегесе, хәйләкәр елмаеп: “Киресен язып эләргә зур баш кирәкми, шуны аңламаганга кем гаепле?” — дип җавап биргән, имеш. Так што, төптәнрәк уйлап карасаң, Тукайсыз, татарчасыз әллә ни ерак китеп булмый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татар телен дә яхшы бел,рус телен дә яхшы бел, Икесе дә безнең өчен иң кирәкле яхшы тел. Бу сүзләрнең дөреслегенә шигебез юк.Тик тормышта ничек килеп чыга соң... ,,Телебезнең күпме гомере калган икән, безнең кебекләрнең тырышлыгы татар теленең гомерен күпмегә озынайта алыр соң... Күңелләрне җилкендерә, Татар халкымның моңы. Йөрәкләргә үтеп керә, Белми кемнәр соң моны. .... Шушы моң югалса җирдә, Урыны бушап калыр бит. Шуны белмиме соң җиһан, Килә саклап калу бик.

    Хәзер укыйлар