Логотип
Проза

Туган көн

(булган хәл)


(булган хәл)
         Сөйгән улы Әмиренең биш  яше тулу уңаеннан Әдилә елдан-ел килгән гадәт буенча туган көн бәйрәме үткәрергә булды. Ире Рифан белән кибетләрдә йөреп, мул табын хәстәрләделәр. Киләсе кечкенә кунаклар өчен мавыктыргыч уеннар әзерләделәр. Барысы бергә җыелышып, өйне әйбәтләп  җыештырдылар. Әнисе дә, әтисе дә, “юбиляр”ның  җиде яшьлек абыйсы Инсаф та Әмиргә үзләренә генә билгеле булган серле бүләк әзерләделәр. Хәер, Инсаф бу зур серне озак яшерә алмады, көннәрдән бер көнне үзен сатты: бүләген –  майлы буяу белән кәгазьгә үзе төшергән, дөресрәге, “язган” рәсемен  энекәшенә горурлана-горурлана күрсәтмичә түзмәде. Сурәттәге адәми затка тарткан зур күзле, озын борынлы ике шәүләдә Әмир үзен һәм абыйсын танымагач, Инсаф рәсемнең өске өлешенә “Мин һәм яраткан энекәшем” дигән язу да язды. Шуннан соң гына “юбиляр” сурәттә үзе икәнлегенә икеләнә-икеләнә булса да ышана башлады.
        Чакырылган вакытка кадерле кунаклар җыела башлады. Төрле яшьтәге балаларын ияртеп, бүләкләр күтәреп, якын саналган дуслары, туганнары килде. Унбиш-егермеләп кунак арасында Әдиләнең туганнан туган абыйсы Хәмитҗан һәм оныкасы Гөлия бар иде. Шулай ук тиздән Әдиләнең еш кына күрешеп торган ахирәте  Клара да тиктормас улы Данир белән килеп җиттеләр. Хуҗалар барысын да ачык йөз белән каршы алды. Гөрләшеп күрештеләр, таныш булмаганнар таныштылар. Балаларны, кунакларны табынга җыйгач, нәни “юбиляр”га  һәм аның әти-әнисенә җылы котлаулар яңгырады, бүләкләр тапшырылды. Бүләкләр арасында күбесенчә төрле мавыктыргыч уеннар иде. Матур-матур теләкләр әйтелгәч, балалар ашап туйгач, җай гына яңгыраган музыка көенә аларга уйнарга тәкъдим иттеләр. Әмир бүгенге тантанада бәләкәй “принц” иде – бүген бар игътибар да аңарда, барысы да аның өчен. Рифан белән Әдилә бер-берсенә карап бәхетле елмайдылар –  димәк, тырышулары бушка китмәде. Әнә уллары Әмир туктаусыз көлә, шаяра, җыелган балалар шат-көр күңелле күренә! Җиде-сигез бала, шау-гөр килеп, яңа уеннарга ябырылдылар.  
         Балалар уйнаган арада олылар,  табын артында ашап-эчеп, үзара сөйләшеп утыруларын дәвам иттеләр. Бүгенге бу бәйрәмдә ни хакында сөйләшсеннәр – әлбәттә, балалар, оныклар турында! Кемнең баласы (оныгы) нинди уңышка ирешкән, кем баласы өчен ни эшләгән... Балалар – аларның иң олы шатлыклары. Балалар – аларның тормыш мәгънәсе. Балалар – аларның киләчәге. Һәр ата-ана өчен үз баласы – иң яхшысы, иң булдыклысы!  Бала баласы балдан татлы шул! Җыелган ата-аналар кебек, Хәмитҗан да бердәнбер оныкасын үлеп яратканын яшермәде.  Сөйләшкән арада кунаклар идәндә шау-гөр килеп уйнаган балаларга  сокланып күз салырга онытмадылар. Матур гына барган бүгенге кичәдән  хуҗалар да, кунаклар да бик канәгать иде.  
        Кинәт, барысын да сискәндереп, өч яшьлек Гөлия чәрелдәп елап җибәрде. Олылар, сөйләшүләрен бүлеп, ирексездән  игътибарларын балаларга юнәлттеләр. Балалар, уеннан туктап, авыртудан базлап елаган кызчыкка һәм аны елатудан ләззәт тапкандай авызын ерган  Данирга борылып карадылар. Данир, Гөлиянең чәрелдәвенә карамыйча, зур гына машинаны кызның аягына бар көченә төртепме төртә, бәрепме бәрә иде! Кечерәкне, көчсезрәкне кыерсыту күпмегә барыр иде, билгесез; Гөлиянең дәү әтисе Хәмитҗан урыныннан сикереп торды да тугыз яшьлек малайга китереп типте. Оныгын җәберләгәнгә ярсуы көчле идеме, үзен үзе белештермәве булдымы, артына ауган Данирга йодрыгы белән дә ярыйсы гына өстәде. Авыртуның ни икәнен үзе дә татыган Данир үкереп елый башлады. Улын яклап, Клара йөгереп килеп җитте. Хуҗалар да, кунаклар да ни әйтергә белмичә тынып калдылар. Хәмитҗан белән Клара, тавыш күтәреп, талаша ук башладылар. Әле генә балалар турында табын артында әйтелгән югары пафослы сүзләр онытылды. Икейөзле булганнан да түгел, бу очракта һәркемгә үз баласы, үз оныгы якын иде, әлбәттә. Хуҗалар кем яклы булырга да белмәде. Бары тик бу дүртәүне тынычландырырга гына маташтылар. Табынның тәме, бәйрәм кичәсенең яме китте. Клара озак уйлап тормады, һаман да тынычлана алмый үксегән улын кулыннан тартып торгызды да, саубуллашып та тормыйча, өенә кайтып китте. Кәефе бозылган Хәмитҗан үзенең хаксызлыгын аңладымы-юкмы, сүзне икенчегә борырга тырышты. Тик табын артында инде элеккечә  ихлас сөйләшү, күңел ачу барып чыкмады; барысының да кәефе кырылган иде. Хуҗаларның күңелен төшермәс өчен бераз гына утырдылар да, сәбәп табып, кунаклар тиз арада таралыштылар.             
         Балалар ни кылса да, әле аларның гамәле өчен олылар җавап бирә торган вакыт. Бала үсеп җитеп, балигъ булгач кына үзе өчен үзе җавап тота ала. Бүгенге ямьсез вакыйгада бала алдында үзен тотып кала алмаган Хәмитҗан гаеплеме? Яисә үз баласына тиешенчә тәрбия бирә алмаган Кларадамы төп гаеп? Тәрбиясез бала хайван булып үсәр. Әлбәттә, үзеннән кечерәкне җәберләгән Данир хаклы түгел. Һәм бәләкәй садистны бу мизгелдә кемдер ничектер туктатырга тиеш иде. Бала кылган яманлыкка яманлык аша җавап бирү белән Хәмитҗан хаклы түгел. Тугыз-ун яшьлек малай алдында олы була белмәве белән, кеше баласына кул күтәрүе белән икеләтә хаклы түгел. Беләк көченә калса, бүгенге көндә  алтмыш яшьлек Хәмитҗан тугыз  яшьлек Данирдан көчлерәк. Ә иртәгә?! Тормышта кайвакыт беркем дә хаклы булмаган хәлләр-вакыйгалар була. Ата-ана буларак, безнең үзебезне тәрбияләү артык булмас иде. Кызганычка, ата-ана булырга безне беркем дә өйрәтми. Күрә торып, кечкенә кызчыкны җәберләгән малайның үзаңында ни ята? Әтисенең әнисенә кул күтәрүе аның рәвешләнеп җитмәгән зиһенендә яман, тискәре чагылыш таптымы? Яисә телевизордан, интернеттан, тормыштан сеңдергән  авыр кичерешләр үз ролен уйныймы? Бала күргәнен эшләр. Кем үсәр ул баладан?! Бүгенге ямьсез вакыйга җыелган балаларның  акылында нинди эз калдырыр? Кызганычка каршы, тормыш безнең балаларыбызны гел дә уңай якка тәрбияләми. Соңгы елларда күбесенчә киресенчә. Һәрбер яшьнең үз хөкеме бар: сабый чакның хөкеме − уен. Балаң тыңламыймы? Ә син аны тыңлыйсыңмы, дигән бер акыллысы. Юктыр, ахрысы. Чыбык чакта бөгелмәгән таяк булгач бөгелми. Балаң рәнҗетте – кылганнарыңның әҗере. Аннары бер бала – мең бәла дип тә юкка әйтмәгәннәрдер. Баланың заманага охшап тууы да хак. Бала чактан кергән гадәт гомерлеккә калыр. Баланы яшьтән бөк, агачны баштан бөк. Бала үстерү өлкәсендә халык гасырлар буена туплаган тәҗрибәне, гакылны кулланабызмы?
         Кешенең үзаңы балачакта рәвешләнә. Үсә-үсә, яши-яши бар күргән-белгәне, барлык кичерешләре сизелмичә генә үзаңына катлам-катлам булып ята, сеңә бара. Онытылган кебек тоелса да, чынлыкта бер генә вакыйга да, бер генә кичереш тә онытылмый, ә баш миенең тирән төпкелендә җыела бара. Безнең кылган һәр гамәлебез чынлыкта үзаңыбыз кушуы буенча эшләнә. Үзаңыбызның океандай тирән төпкелендә  негатив, каршылыклы материал җыелган икән, димәк, тормышыбызда да, яшәү рәвешебездә дә, үзара мөнәсәбәтләребездә дә бу мәгълүмат, һичшиксез, чагылачак. Позитив нигез ята икән, димәк, ул уңай тәэсир тормышыбызда да һичшиксез үзен күрсәтәчәк. Без үзаңыбызда еллар буенча төзелгән программа буенча яшибез түгелме. Ул программага үзебез ни салабыз, тормыш ни сала – алдагы тормышыбыз шуңа бәйле. Башкача яшәргә теләсәк тә, төпкә салынган программаны үзгәртмичә торып, без үзебезнең тормышыбызны үзгәртә  алмаячакбыз. Нәселдән килгән сыйфатлар белән бергә кешенең психикасына балачакта нигез салына. Бер сүз белән генә әйткәндә, оясында ни күрсә, очканда шуны күрер. Балаларыбыз алдындагы таудай олы җаваплыкны нинди генә ата-ана тулысынча аңлап бетерә ала икән?! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК эшэке хэзерге заман балалары...садиктан Олы БН кайтып бара ,теге Олы телефон тишегенэ кереп баткан..бала чыбык БН дводрагы паркованый машиналарны сызырыпмы сызырып кайта,аны кургэн,замечания ясыйсы олы телефон тишегендэ

    Хәзер укыйлар