Логотип
Проза

Тормыш түгел алсу алма...

Тәрәзә капкачларын җил каккан тавышка ул төн уртасында уянып китте дә, беравык аңышмый торды. Әле генә гомер иткән хатыны, улы һәм кызлары, кияве, оныгы – барысы бергә табын артында гөрләшеп утыралар иде. Бәй, алар кая соң? Ә мин нишләп берүзем соң әле?..

Тәрәзә капкачларын җил каккан тавышка ул төн уртасында уянып китте дә, беравык аңышмый торды. Әле генә гомер иткән хатыны, улы һәм кызлары, кияве, оныгы – барысы бергә табын артында гөрләшеп утыралар иде. Бәй, алар кая соң? Ә мин нишләп берүзем соң әле?.. 
Карт авырткан буыннарын шыгырдатып, авырлык белән торып утырды. И-их, татлы төш кенә икән шул. И-их!. Яңа гына, әле кичә генә шулай күңелле итеп, күгәрченнәр шикелле гөр-гөр килеп табын артында утыралар иде. Кичә генә сыман... И-и, гомеркәйләр, сиздермичә генә узып та бара. Бөтен вөҗүден, җанын биләп алган сагыну-сагышлар күңел кылларын өзгәләгәнгә төшкә керәләрдер газизләре. 
Ачы җилнең сызгыруы картның миен бораулап алган сыман була. Хәтта тәрәзә капкачлары да, җанлы кешедәй, картның бәгыреннән сөзелеп чыккан иңрәвеннән сыкранып куялар. «Җилли, буран чыгар, ахрысы. Буыннарым шуны чамалап сызлыйдыр» – карт шулай уйлады. Соңгы биш-алты елда аның буыннары барометрга әйләнде – явым-төшем алдыннан үзәккә үтеп сызлыйлар. Бу юлы да, гомере буе алсыз-ялсыз эшләп, йөреп торган кул-аяклары дөресен әйтте: таң туып, кешеләр уяныша башлауга буран кузгалды. «Күбәләкләп яуган карлы буранны карчыгым бик ярата иде. Ә яңгырларны ничек яратты! Мәрхүмәкәем... Карчыгым дигән булам тагын, бу дөнья белән хушлашканда биш дистәсен тутырган гына иде – нинди әби булсын инде ул?!. И-и гомеркәйләр, яшәмәгән дә кебек, инде үтеп тә бара. 
Безгә – сугыш чоры балаларына, иркә тормыш эләкмәде инде. Кая ул, балалык, яшүсмерлек чоры тормыш арбасын тартып үтте. Матур киләчәккә өметләнеп колхозда ярыша-ярыша эшләүләр, яшьлек елларына ямь өстәгән кичке уеннар җан җылыта торган хатирә булып саклана. 
...Тәрәзә капкачлары авыр итеп ыңгырашты. «Күңелемне аңлагандай сыкранасызмы? Карчыгым өй салганда: «Бизәкле тәрәзә капкачлары – тәрәзәнең кашы-керфеге», – дигән иде. Чынлап та, капкачы булмаган тәрәзә – кашы-керфеге булмаган кешегә охшап тора бит ул. Аннары кышларын тәрәзә капкачлары җил-бураннан ышыклый. Җәйләрен – эссе көннәрдә, тәрәзә капкачын япсаң, өй җиләс була. Ата-бабаларыбыз барысын да уйлап, чамасына китереп эшли белгән. Әнә бит иске йортны мал абзары ясагач ничек уңайлы булды – тәрәзә капкачларын каплап кадаклап куйды да, җылы-ышык сарай булды. 
Ике кыш рәттән Себергә барып, көне-төне эшләп алып кайткан ак чыршыдан җиткергән өенең һәр ниргәсе, һәр бүрәнәсе, кул чугы чаклы такта кисәгенә кадәр кадерле аңа. Шушы өйне салу өчен Түбән Тагил ягында урман кисте ул. Колхозда кыр эшләре төгәлләнгәч, октябрь бәйрәменнән соң, Зирекле Кичүдән дүрт ир-егет Себер ягына – өйлек агач юнәтергә юлга кузгалды. Ярты ел эчендә үзеңә тиешле кубометр агачны кисеп, планны арттырып үтәсәң бүрәнәле буласың. Түбән Тагилда законнар кырыс. Гомуми торакта кем генә яшәми. Акча алган көннәрдә кайберләре эчеп исерешәләр дә дупыян киләләр – өелешеп сугышалар. Алары – бер-ике ай эшләп, булган акчаларын туздырып кайтып китүчеләр. Әсхәдулла андыйлар белән аралашмады, шешәне якын китермәде. Берничә тапкыр эчеп эшкә чыкмасаң – премиядән коры каласың. Эштән куарга да күп сорап тормыйлар. Җитди ниятләр белән – тормыш бөтәйтү өчен өйлек бүрәнә артыннан килүчеләр хәмер белән мавыкмады. Ә менә рәшәткә артында утырып чыккан бурларның үз законы. Урман эшендә алары да байтак чуалды. Менә алар инде баштагы вакытларда тырышып эшләүче ир-егетләрдән аракы, акча таптырдылар, кесәләрендә һәрвакыт салкын корал – пәке йөрттеләр. Ахырда, тырыш эшчеләр, бердәмләшеп, бандитларга каршы торгач, тынычлык урнашкан сыман булды. Барыбер сак булу кирәк иде. Агач басып һәлакәткә китергән очраклар да булды. Шактый авыр сынауларны үтә алганы максатына ирешеп – өйлек бүрәнә эшләп, исән-аман туган ягына кайту бәхетен татыды. 
Дин кысылган чор булса да, әллә инде кырыс шартларда яшәргә һәм эшләргә туры килгәнгә, әллә инде намазлыктан аерылмаган әби белән үскәнгә, Әсхәдулла бисмилләһ белән эш башлады, Аллаһны еш искә алды. Аллаһның бер хикмәтедер, урысы-хохолы, мукшысы-чуашы дигәндәй, нинди генә милләттән булмасыннар, Аллаһ дигән сүзне аңладылар – Әсхәдуллага янамадылар, кул күтәрмәделәр. 
Килешү буенча эш вакыты төгәлләнергә ай ярым чамасы калгач, авылда юл өзелгәнче дип, март башларында, Әсхәдулла үзенә тиешле булган бүрәнәләрен чутлатып алып, тауар поездына төяп җибәрде. Гәрәбәдәй сап-сары чыршы сагызыннан хуш ис аңкып торган бүрәнәләр тауар вагоннарында Бөзәдәләк станциясенә кайтарыла. Менә шул станциядә кеше талап яшәүне тормыш рәвеше иткән хулиганнар өере кайчан һәм нинди поездда күпме әйбер киләсен төгәл беләләр икән. Менә алар, өерләре белән, Әсхәдулланың бүрәнәсе киләсен алдан белеп торганнар. Күрәсең, бурларның наводчиклары зур төгәллек белән кара эшен башкара. Зирекле Кичү белән Бөзәдәләк станциясе – сиксән чакрым ара. Бурлары белән яман аты чыккан станциядән ике кайнагасы (хатынының бертуган абыйлары) өйлек бүрәнәләрне барып алдылар. 1927 елгы Җиһангир кайнагасы – 17 яшеннән совет армиясенә алынып, елга якын Бөек Ватан сугышында катнашкан, аннары җиде ел флотта хезмәт иткән гаярь ир. Вилдан кайнагасы дүрт ел армия сафларында хезмәт иткән. Икесе дә – ир солтаны. Бирешмиләр алар кеше хакына кереп яшәүче бандитларга – әрәмтамакларга кыслаларның кайда яшәгәнлеген яхшы итеп төшендерәләр. Көчле дә, зирәк тә булды кайнагалары, бармак юанлык тимерчыбыкны кәтүк җебе бәйләгән шикелле генә итеп боргычлап куя, центнерлы капчыкларны трактор арбасына чөеп кенә аталар иде шул. И-и узган гомерләр. Игелекле кайнагалар күптән инде мәңгелеккә күчте, урыннары җәннәттә булсын... 
Себердә килешү буенча эш вакыты тәмамланып, тулысынча исәп-хисаплар ясалгач, туган ягына кайтты. Язгы чәчү башланырга тора иде. Чәчү тәмамлангач өй салырга керештеләр. Улым өй салып чиләнмәсен, килен нарат-чыршы сагызының хуш исе аңкып торган өй бусагасын атлап керсен дип, җан тырмашып салдылар алар хатыны белән шушы өйне. Җан тырмашып димичә, ни дисең, 42 яшендә җиткереп кергән бу йорт – үз гомерендә салган өченче йорты. Егет чагында салган өендә әнисе, әбисе, энесе белән өч-дүрт ел бергә яшәгәннән соң, усактан салган өенә кәләшен алып кайтты. Усак йорт заманына күрә ярыйсы иде. Шуның өстенә бу йорт хуҗалары, нигезгә төшкән килен дә, киң күңелле, нәсел-нәсәпне сыендырып, кунак итеп яшәүче төп нигез булды. Шушы нигездә өч балалары туды. Өч буын бер йодрык булып яшәгән нигезгә туган-тумача салган сукмакларын суытмады. Килгән-киткәнгә сый-хөрмәт зур булса да, үзләрен кадерләп яшәргә вакыт та тимәгән. Гел дөнья куып гомер үткән дә киткән. Язын – чәчү, җәен мал азыгы, утын әзерләү. Көзен – уңыш җыю һәм басу-кырларны сөреп калдыру. Малчылыкта эш ел-тәүлек әйләнәсенә бер минутка да туктап тормый. Әсхәдулла, вакыт-вакыт, бик алҗыган чакларында: «Әле дә ярый маллар да йоклый. Әзрәк тын аласың. Ярый әле кышы бар – басулар кар астында», – дип уйлый торган иде. Алай дисәң, кышын кырда кар тоту, ындыр табагында орлык чистарту һәм агулау... Колхоздагы берәр эштән читтә калдымы икән ул ярты гасыр эшләү чорында. Юктыр. Менә шул эшләр, ирешелгән уңышлар җилгә очты. Төтене генә калды. Ул төтен – аз-маз пенсия, утка-суга, газга түләгәч чәй-шикәрлек кенә кала. Хатыны хезмәтенең игелеген күрмичә, пенсия яшенә дә җитмичә, бакыйлыкка күчте. Үкенечләр... 
Ике кызы гаиләләре белән җәйләрен озын ялларын шушында – авылда уздыралар. Картның бәхетле мизгелләре шушы күңелле чор – җәй айлары белән исәпләнә. Кышларын ул күпчелек вакыт телевизор карап, уй дәрьясында – үткәннәрне барлау белән үткәрә. Йөрәге яна – җиде класс бетергәннән соң ихласлык белән, үсмерлек үҗәтлеге белән, булсынга дип хезмәт куйган бай колхозның тамырына балта белән чаптылар. Рәсәй күләмендәге киңәшмә, семинарлар уздырылган, республикада бер булган «Уңыш» колхозыннан ни калды? Кабергә бер аягы белән баскан авыру картка охшаган. Алай гына да түгел, авызын ачса үпкәсе күренергә торган, гыжылдык, сынык тешле, котсыз бер затка охшаган. Күптән күмәк хуҗалык түгел. Монда хуҗа – инвестор дисәң, инвестор дигән сүзнең мәгънәсенә туры килми ул. Яңа хуҗа дисәң... хуҗа кеше андый булмый. Исем таба алмады Әсхәдулла бу буталчык тормышка. Юккамыни бер юмор яратучымы, сатирикмы, авыл башындагы «Уңыш» дип язылган, совет чорыннан калган стеллага «Уңыш – кукиш» дип язган һәм рәсемен дә ясап куйган. Икенчесе «инвестор»ның фамилиясенә ишарә ясап, болай дип өстәп куйган: «Исемдә түгел, хикмәт – җисемдә. Лачын исемен йөртсәң дә, козгын икәнсең». «Инвестор» анда-санда, кайвакыт өлкәннәр көнендә, кайвакыт Сабантуйда авыл картларына макарон, шикәр, чәй ише нәрсәләр өләшә башлады – халык йомшарды, юктан да хәтер кала, аздан да күңел була, дигәне шундыр. 
Туксанынчы еллардан соңгы вазгыятьне тыныч күңел белән кабул итә алмады Әсхәдулла. Их, әти кебек белемле булсам, бирдермәс идем козгыннарга колхозны, дип, авылча беркатлылык белән уйлаган чаклары да булды аның. Әтисе аның грамоталы һәм дә гадел кеше булганы өчен халык тарафыннан сайланып, фронтка киткәнче колхозны җитәкләде. Бер елны, каты ачлыктан халык бик интеккәч, әтисе кеше башына бер-ике кадак чамасы бодай өләшкән. Әйткән халыкны җыеп: «Ачлыктан шешенеп беттек. Бигрәк тә бала-чага бик жәл бит. Кеше башына кушуч бодай өләшәбез. Телегезне тешләгез, бу хакта беркемгә ләм-мим», – дип кисәткән. Бер явызы, ашаган табагына төкергән – районга барып әләкләгән. Солтанны төрмәгә утыртканнар. Сугыш башланганның беренче атнасында ук фронтка китә ул. Шуннан, ноябрь азакларында, похоронкасы килә. «И-и, әтәй, синең төсең – йөз-кыяфәтең бераз гына күз алдымда шәйләнә. Рәхәтләнеп, авыз тутырып «Әтәй!» дип әйтүләрдән дә мәхрүм булдык. Әтәйләр төзегән күмәк хуҗалык юньлеләр чутында булсын, без дә бер рәхәт яшәрбез дип тырышып эшләдек тә эшләдек. Рәсәендә бер булган, иң бай һәм шәп колхоз таланды, бетте. Ферма тирәсенә барсам... Меңләгән баш сыер, сарык, дуңгыз асрала торган фермалар. Ат конюшние, күрше бригададагы тавык фабрикасы, нәселле үгезләр асрала торган кече ферма. Яшелчәчелек. Умартачылык... Кая китте болар?!» Әсхәдулла авылның киләчәген уйласа, башы шаулый, каны уйный башлый. Гел үкенеч, сагышлардан торырга тиешмени соң кеше гомере?
Тышта буран уйнады, ә картның күңелендә юксыну, сагыну-сагыш һәм үкенечләр давылы купкан иде. Яшь чагында елгыр, уңган-булган кешеләр чутыннан йөрде. Әмма тиз кызып тиз сүрелә торган холкы урта яшьләренә кадәр дәвам итте. Кызу булса булды, әмма явыз булмады – күңелендә кер, ачу сакламады. Бәлки шуңадыр да, хатыны гомере буе аның холкына ярашып, җаена торып яшәде. 
...Буран отыры көчәйде. Аның саен тәрәзә капкачлары ныграк ыңгырашты. Әйтерсең лә, аларны җил-буран түгел, картның күңелендә уйнаган уй өермәсе кузгата, гүя картның үкенечле уйлары тетрәндерә иде. Карт әкрен генә торып юынды, ашыкмыйча гына газ плитәсенә чәйнеген куйды. Кичтән хасиятләп аш пешергән иде. Карчыгы пешергән сыман ук булып бетмәгән иде, шулай да тәмле иде. Олы кызы белән кияве чалдырган корбан итеннән булганга, ул аш сихәтледә сыман тоелды картка. Әтиләре токмачлы шулпа яратканга күрә, кызлары кайткан саен нәзек кенә итеп токмач кисеп, киптереп куюны гадәткә керткәннәр иде. «Ашны төшкелеккә җылытырмын, әллә нигә авыраебрак торам», дип, иртәнге чәен эчкәннән соң барып урынга ятуга сул як кабыргасы астыннан чеметтергән авырту тойды, тын алуы да авырлаша башлады. «Әллә китеп барышым инде?» Ул бисмилләһ әйтеп сабый чагында Фатыйма әбисе өйрәткән сүрәне исенә төшерергә тырышты: «Бисмилләәһир-рахмәәниир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин...» Калганын исенә төшерә алмыйча изаланды. Югыйсә «Фатиха»ны яттан белә бит инде. Йә, Аллаһым, шушылай китеп барырмын микәнни? Намаз укуны гел кичектереп килдем. Әҗәл якаңнан тотса, кая да качып котыла алмыйсың. Ник шул хакта уйланылмаган соң, ә?! Карт, бар көчен туплап, өстәлгә таба атлады. Яшел тышлы «Иң изге догалар» китабын алып «Әлхәм»не укый башлады. 
Аллаһка шөкер, исенә төште бит. Кат-кат сүрәне укыды. Күз аллары яктырып китте. Тез буыннарын калтыратып булса да, кабат аягына басты. Ярты гасыр элек кәләше килен бирнәсе итеп алып килгән, зәңгәргә ак бизәкләр төшереп ясалган сандыкны ачты да, киҗеле ашъяулыкка төргән, буыннан-буынга тапшырылып килгән Коръәни-Кәримне кулына алды, күкрәгенә кысты. «Моннан соң, дин юлына керергә, мәчеткә йөри башларга кирәк», – дип, күңеленә беркетте. 
Инде көн төшлектән авышкан, буран да басылган. Карт, һава сулап керим дип, ихатасына чыкты. Тирә-юнь калын, ак юрганга төренгән. Яңа яуган кар бөртекләре кояш нурында коена – җем-җем килә. Шул вакыт мәчет манарасыннан икенде намазына чакырып азан әйтелде. Әсхәдулла кыйблага таба борылып басты да, яшь мулланың күңелгә ятышлы мәкам белән әйткән азанын кабатлап барды. 
– Аллаһка тапшырдым... Үзең ярдәм ит намазлар укырга! – дип изге эшкә тәвәккәлләде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар