Логотип
Проза

Тормыш – куласа...

(чынбарлыкка нигезләнде)


(чынбарлыкка нигезләнде)

       Мөслимә карчык  өстәлдә өелеп торган  тәм-томга үрелмичә, күперелеп пешкән ак ипи кисәген  сак кына кулларына алды да,  йомшаклыгына исе киткәндәй, бераз сынап карап торды. Кызарып пешкән ягын хәтта борынына якын китереп иснәп үк карады. Шуннан соң гына  әз-әзләп сындырып, тешсез авызына капты һәм алдына килене Әлфинур ясап куйган чәйне уртлады. Мичтән яңа чыккан, әле ныклап суынып та бетмәгән ипинең тәме карчыкка хуш килде, ахры, әбекәй башка берни капмыйча, йомшак ипи белән тәмләп сөтле куе  чәй эчте. Моны күреп килене гаҗәпсенде:
− Әни, нигә кайнатма капмыйсың? Менә алманыкы, менә чиянеке. Үз бакчабызныкы бит. Менә  алдыңда гына  йомшак прәнек.  
Мөслимә карчык рәхмәт укып, баш тартты. Рәхмәт якты йөзеңә, килен балакай, теләгәнем белән эчәм, янәсе... Туеп амин тоткач, Мөслимә карчык чыгып китәргә ашыкмады.  Кабарып, кызарып пешкән тәмле ипие өчен киленен  урынлы мактады, ипи камырының серләрен сорашты: “Баш куйдыңмы, чүпрәгә бастыңмы? Кабаргач, камырны  ничә кат төшереп алдың?..” Ипи хәтле ипи салуның серләрен килененнән яхшы белсә дә, бу хөрмәтледән хөрмәтле ризык турында кызыксынмый, сорашмый гына ашап утыру үзе әдәпсезлек кебек. Әлфинур, бөтен бер түгәрәк  ипине  чиста чүпрәккә төреп, кайнанасының алдына куйды: “Менә, әни, ал. Өйдә рәхәтләнеп ашарсың. Бу кибет ипие белән бер түгел инде.” Кибет ипие дигәннән,  Мөслимә әби  озын-озак гомеренең хәтер йомгагының очын тотып сүтә дә башлады: “Үскән чакта арыш ипиеннән башканы авыз итмәдек бит. Анысы да әле туярлык булмады. Бервакыт шулай әткәй,  шәһәргәит сатарга баргач, балаларга күчтәнәчкә өстенә шикәр комы сибелгән ак калач алып кайтты. Шунда беренче тапкыр татыдык ак калачны. Кибет калачын.  Синең әниең Гөләндәм белән икәүләп бүлешеп ашадык. И тәмле дә күренде шәһәр калачы. Әниең әйтә, менә, калада ак калач кына ашап яшиләр икән, ди...” Карчык,  каршында утырган килененә наян гына караш ташлап, авызын яулык белән каплады да кеткелдәп көлеп куйды.  Әлфинур да  аңа карап елмаеп куйды,  тик бераздан карашын моң сарды. Килененең кәефе үзгәрүен тоемлап, Мөслимә карчык та тынды. Үзе өчен бик тә кирәкле, бик тә әһәмиятле нәрсәне белергә теләгәндәй, Әлфинур кайнанасына сорау бирде:
− Әни, минем әнкәй нинди иде яшь чакта? Сез бит икәү  балачактан ахирәтләр булып үскәнсез. Сөйлә әле үзең турында, минем  әнкәй турында. 
Мөслимә карчык, киленен беренче күргәндәй, төбәп карады да җаваплады:
− Менә нәкъ синең кебек иде инде әнкәң. Бигрәк охшагансың бит. Шундый ук булдыклы, уңган иде. Гомеркәе генә кыска булды мәрхүмәнең... − Карчык  кулларын күтәрде дә уч төбенә текәлеп дога укып куйды. Әлфинур, бу гына әз дигәндәй, сораулы карашын кайнанасыннан аермады.  Мөслимә карчык ялындырмады, җайлабрак утырды да дәвам итте:
− Сөйлә дип ни... Нәрсә генә сөйлим соң? Әнкәң Гөләндәм белән бер  авылда туып, бер урамда уйнап үстек. Дөресрәге, уйнаудан бигрәк эшләп үстек. Сугыш башланганда алтынчы  сыйныфта укып йөри идек. Синең карт әтиең дә, безнең әти дә сугышка китеп югалдылар. Гөләндәм белән, безнең кебек унөч-унбиш яшьлек балалар белән урман кистек, агач чыгардык. Аякка кая сиңа киез итек! Гөләндәм атасыннан калган кирзы итек лыптырдап тормасын, җылырак булсын өчен кунычына иске юрган мамыгын тутыра. Мин туңмас өчен чабатамны  әткәй эшкәртеп киткән бәрән тиресе белән тышлыйм. Чәчуү-уру да безнең өстә. Сугыштан яраланып кайткан  аксак  Салих безгә күрсәтеп кенә бирә дә, барысын да үзебез эшлибез.  Ат яки техника юк. Әткәй сугыштан кайтмады. Әнкәй өч бала белән  калды. Үзе ач утырды, безне ачтан үтермәскә тырышты. Әнкәң белән бер бәрәңгене икегә бүлеп ашаган чаклар булды. Башкача уку безгә эләкмәде.  Сугыштан соң бервакыт авылга вирбаушиклар килде.  Калхуздан китәргә ярамый, закуны каты. Качып-посып кына читкә чыгып киттек.  Чит дигәне дә авылдан килгән кешене чит итә икән шул. Чит димәсләр иде аны. Турф чыгардык. Күтәреп турф ташыдык. Бервакыт әнидән хат алдым. “Балакаем, кайтыгыз.  Сорамыйча чыгып киткән өчен безне җавапка тарттыралар”, − дип язган. Калхуз дигән өтермәгә тагын кайтырга туры килде.  Мине калхуз малы көтүчесе итеп, Гөләндәмне бозаулар карарга куйдылар. Сугыш бетеп, бер ун ел узмыйча туйганчы ипи  күрмәдек. Шуңа да ипи барлык сый-хөрмәттән тәмлерәк күренә...” −  Мөслимә карчык алдына килене төреп куйган ипине бармаклары белән кадерләп сыйпап алды да кайтырга кузгалды. – Ярар, балам, озак утырдым. Рәхмәт чәеңә, якты йөзеңә”.   
       Кайнанасын озатып кергән Әлфинур әле һаман ул сөйләгәннәр тәэсирендә иде әле.  Әнисе турында, үзенең тамырлары турында бик тә, бик тә беләсе килә иде хатынның.  Әлфинур әнисеннән бик иртә ятим калды. Ун яше дә тулмаган иде.  Әтиләре балалары өчен бик пошынмады, икенче хатын алып килде. Ул балаларны какканда ата кеше күрмәмешкә салышты. Өч кыз үзләрен үзләре үстерделәр. Үз әнисе, бианасы, тамырлары  турында Әлфинур, һичшиксез,  күбрәк белергә тиеш. Балачактан сакланган хатирәләре тулы түгел. Инде пәһлевандай буй үстереп, акыл керә башлаган уллары да кызыксына башлады: “Әни, безнең дәү әни, дәү әти кем?” Нәрсә әйтсен аларга Әлфинур, белмим дисенме?  Ярый кайнанасы – хәзинә сандыгы  күршедә  генә яши.  Аллага шөкер, сиксән тугызы белән бара, үз-үзен йөртә. Зиһене, акылы төгәл. Ул исән чакта нәсел-тамыр мирасын алып калырга, аны балаларга тапшырырга кирәк. Тамырлы агач, көчле агач булып үссеннәр. Шундый уйлар белән мәш килеп ашарга әзерләп йөргән Әлфинур ишектән ире  кайтып кергәнен абайлагач кына чынбарлыкка кайтты. Егерме ике ел бергә гомер итеп, тормыш иптәшенең кәефен бер карауда аңларга өйрәнгән хатын арып кайткан иренең артык теңкәсенә тими генә эше турында сорашты да аш салып бирде.  Авылда хуҗалыклар  таркалгач, Заһиры район үзәгенә йөреп эшли. Буран-бозлавык дими, коеп яуган яңгыр дими, машинасына утыра да чыгып китә. Исән йөрсен берүк кенә... 
    Иртәгәсен, ирен эшкә озатып, йорт эшләрен бераз караштыргач, Әлфинур култык астына  яңа сауган  сөт банкасын кыстырды да ике  ихата арасындагы кече капкадан  гына  кайнанасына керде.  Тәрәзәдән килененең кереп килгәнен күреп, Мөслимә карчык чәй әтмәлләп ята иде инде. Хәл-әхвал сорашкач, гадәттәгечә чәй эчәргә утырдылар. Мөслимә өстәлдә торган балны килененә якынрак куйды: “Аша, балам, бал. Син бал яратасың”. Әлфинур керү сәбәбен яшермәде:
 − Әни, тормышыңны сөйлә әле. Мин бит тыңларга кердем.
Кичә бәян кылган хатирәләрдән соң  Мөслимә карчыкның да күңеле кузгалган иде, ахры. Озак көттермәде, сүз башлады:
− И  кызым, аны сөйләп кенә бетерерлекмениии, −дип  сузды карчык.  Аның да күңелен бушатасы килә иде, ахры. Күзләре почмакта чигүле япма белән капланган тегү машинасында тукталды. – Машинамны әйтәм, миннән дә олы бит ул. Сугыш вакытында ничек ач булсак та, әнкәй аны сатмады. Бер капчык арышка алыштырырга сорап килделәр, бирмәде. Миңа дип саклады.  Ә бер капчык арыш ул вакытта алтын бәясе иде. Беренче җөйне әнкәй күрсәтеп бирде.  Маташтыра торгач,  үзем әйбәт кенә тегәргә өйрәндем.  Тик ситсысын табуы гына кыен иде ул вакытта. Күлмәк, камзул-мазар тектерә башладылар. Үземнең дә киенәсе килә бит. Яшьмен. Теккән өчен хак итеп ситсы сорыйм. Шулай итеп, үземә дә, әнигә, сеңлем белән абыйга да тегә башладым.  Синең әниең – ахирәтем  Гөләндәмне дә буш калдырмадым. Тауары булганда сырмасына хәтле сырып тегә идем.  Ул вакытта өлге-мазар юк, үзең беләсең. Берәр фасунлы күлмәк күрсәм, ничек тегәргә икәнлеген бер караш ташлауга аңлап алам. Тирә-якта  бер оста тегүче идем, Аллага шөкер. − Мөслимә карчык хөрмәт белән тегү машинасына карап алды. Аннан карашын килененә күчерде. – Менә, килен балакай, үлә-нитә калсам,  машинам синеке.  Әйтеп куям, ташлап әрәм генә итмәгез. Балаларыңның дәү әниләрен, дәү әтиләрен  киендергән машина бу.
    Әлфинур кайнанасы белән килешеп баш кына какты, ярар, рәхмәт янәсе.  Карчык сөйләгәннәрне күзаллый-күзаллый, аның тарих йомгагын һаман сүтәсе килә иде.
– Әни, ә кайнатам белән ничек таныштыгыз?
− И балакай, − карчык кеткелдәп көлеп куйды. – Танышасы юк иде бит  безгә. Бер авылда үстек бит Гыйлемҗан белән. Сугыштан бер кулсыз кайтты.  Күп кенә ир-егеткәйләрнең башларын сугыш йотты. Егетләрнең аз чагы. Ә  кызларның тормышка чыгасы,  үз ояларын корасы, ир ышыгында бала үстерәсе килә. Минем чая чак, яшь чак, чибәр чак дигәндәй. Туры теллемен.  Гыйлемҗаным үтеп-сүткәндә миңа зәңгәр күзләре белән тутырып карый,  артымнан басып карап кала, ә дәшәргә кыюлыгы җитми. Әллә кайда дөнья читендә нимесны дөмектереп йөрергә кыюлыгы җиткән, ә кызларга сүз кушарга батырлыгы җитми.  Ә мин көтәм. Кыз балага башлап сүз кушуы әхлаксызлык кебек.  Карыйм, Гыйлемҗаным янында ирсез бала тапкан әрсез Хәтимә бөтерелә. Икеләнгән – ике үлгән дигәндәй. Болай җебеп йөрсәң, Гыйлемҗансыз каласың бит, дип, үз-үземне сүктем дә, оят дигән нәрсәне артка ташлап, үзем башлап дәштем егеткә. Ә ул шуны гына көткән икән бахыркай! Йөзенә кояш кунды диярсең. Йомышы бармы-юкмы, безнең турыдан көненә  йөз кат үтә. Үзем дә  хәйләкәр инде. Аның каршысына чыкканда йә бер яңа күлмәгемне киям, йә икенчесен, − татлы истәлекләрдәнме, кайнар чәйдәнме Мөслимә карчыкның соргылт бит очлары  алланып киткәндәй булды. Төсен югалткан күзләре җанланды.  Сиксән тугыз яшьлек чал чәчле, бөкре әбекәй күңеле белән  ерак яшьлегенә кайтты. Ул күңелендә тәүге мәхәббәте янында, чишмә буенда иде. – Чишмә буенда, көянтәмнән тотып, су эчер әле, ди егетем. Ә мин кылтаям, эч, янәсе, су беткәнмени. Ул эчәргә дип  иелгән генә иде, мин исәрең  бер уч салкын суны аның җилкәсенә кушучлап  салмасынмы! Гыйлемҗаным  сискәнеп сикереп торды да чыркылдап йөгергән мин тилене тотып алды. Бер генә кулы белән кысып кочса да, егет кочагының тәмен шунда беренче тапкыр татыдым. Башларым әйләнеп китте...
    Кайнанасын тын да алмый тыңлаган Әлфинур да татлы елмайды.  Аның да бит Заһиры белән үзләре генә белгән серләре бар...
− Шуннан ни, күп тә тормадык, өйләнештек инде. Бер куллы булса да, Гыйлемҗаным ике куллыдан артык булды. Шул бер кулы белән балта, пычкы, чүкеченә хәтле тотына иде. Бераздан үзен бригадир итеп куйдылар. Әйдә, үзем белән бригадта йөрерсең дисә дә, көтүгә, малларга ияләшкән идем инде. Басуларны, тугайларны ярата идем.  Яздан көзгә хәтле көтү көттем.  Кышын тегү тектем. Балалар тугач кына көтүне ташладым.  Дүрт малай, ике кыз үстердек. Балаларым торганчы мичтән бәлешем чыккан, мунчам җитешкән була иде. Барысына да  үзем бәйләгән  өр-яңа, ап-ак оекбашлар кидереп мәктәпкә озата идем. Киемнең дә күлмәк-ыштанына, сырмасына, бүрегенә  хәтле  аларга үзем тектем.  Калганын ни, үзең беләсең инде. Синең күз алдында калганы. − Мөслимә карчык,  хәтер төбендә башкача казынасы килмәдеме, ниндидер яшерен уе авырткан бер җиренә кагылдымы, тынып калды. Әлфинур да кайнанасына  башкача сораулар бирмәде. Тормыш – ак-каралы, диләр. Ак-кара арасында соры көннәре дә, тагын әллә нинди чаклары да  бар шул бу тормыш дигән нәрсәнең.  Бүген җырлыйсың, иртәгә елыйсың дигәндәй. Елап җырлаган чаклар да юк түгел. Кара-каршы утырган  кайнана белән килен икесе берьюлы диярлек авыр сулап куйдылар. Кайнанасының күңел яраларына кагыласы килмичә, Әлфинур,  мәшәкатен исенә төшереп,  өенә чыгарга җыенды. Иртәгә шәһәрдән малайлар кайта, пилмән бөгеп куярга кирәк, янәсе. Өенә чыккач та Әлфинур күңеленнән генә кайнанасының  сынауларга, авырлыкларга бай гомерен, аңа бәйләнеп киткән үз  язмышы турында уйлануны  дәвам итте. Куллары камыр баса, пилмән бөгә, ә уйлары еракта калган үткәннәрдә... 
     Мөслимә карчык кече килене Әлфинурны бик тиз үз итте. Беренчедән, ул балачак ахирәте Гөләндәмнең кызы булса, икенчедән, бер авылда, күз алдында үскән  акыллы бала. Ятимлек ачысын үз җилкәсендә иртә татыган, эш күреп үскән. Хәер, үзе дә кайчандыр килен-кайнана мәктәбен үткән Мөслимә бер киленен дә какмады. Туры сүзлелеге бар иде, күзләренә карап әйтте, артларында чәйнәп йөрмәде. Дүрт улына, ике кызына киңәшләрен бирде, тик тормышларына кысылмады. Күп кенә еллар кече улы Заһир, килене Әлфинур белән бергә яшәделәр. Яшь гаилә бераз аякка баскач, алар күршедә йорт салып чыктылар. Килене дә беренче көннән үк кайнанасын хөрмәт итте, һәрчак ачык йөзле, тәмле телле булды. Ике йортта яшәсәләр дә, бер пешергән ашны ашадылар, бер яккан мунчаны керделәр.  Кайнанасы чирләп китсә, килене кереп бөтен эшен эшләде. Мөслимәнең картлыгы да, Аллага шөкер, тәрбияле.
      Бер балаң өчен сөенсәң, икенчесе өчен көенәсең. Күп балалы ана язмышы  шундый инде ул. Мөслимәнең ике улы берьюлы  юк өчен генә төрмәгә эләкте. Үзен әллә кемгә санап, башкаларны мыскыллаган председатель улының ипи шүрлегенә менеп төшкән өчен  Җәүдәткә дүрт ел, аны яклашкан Илгизгә өч ел бирделәр. Председатель тырышты, властька кул күтәрү белән тигез күрде. Ике улын берьюлы төрмәдә калдырып кайткан Гыйлемҗан кайгысыннан эчә башлады. Төзәлеп бетмәгән сугыш җәрәхәтләре  җан яралары белән кушылып, тиздән Гыйлемҗан вафат булды.     
       Төрмәдән кайткан Җәүдәт белән Илгиз хатыннарына кирәкмәде. Алар берешәр бала белән аерылыштылар. Балаларын уйлап, Мөслимәнең чәчләре агарды. Олы кызы Рәзидә әнисенә зур таяныч булды. Тик нигәдер шул таянычын Ходай аласы итте. Утыз тугыз яшендә ике баласы калдырып, Рәзидәсе яман чирдән үлеп китте.  Түз генә, ана йөрәге! Балаларын югалткан аналарга сабырлык бирсен. Үз балаларын җирләүдән дә авыррак хәл бармы икән?!  Ходайга кеше кайгыда күбрәк сыена. Мөслимә намазга басты, ураза тотты.       
     Бер килсә, кайгы тезелеп килә, диләр. Икенче гаиләләре белән ярыйсы гына яши башлаган Җәүдәт белән Илгиз бер-бер артлы вафат булдылар. Берсе үз-үзенә кул салды, берсе машина астында калды.  Улларын саклый алмаган өчен ана йөрәге тагын  ут янды. Аларның вакытсыз үлемендә әни кеше үзен гаепләде. 
    Йөрәк яралары төзәлеп тә бетмәде, бәла тагын йорт ишеген шакыды. Мәрхүмә Рәзидә ирен үз янына алды. Шәһәрдә ике бала ялгыз калдылар. Алар бер-берсен үстерештеләр. Туганнары төрле яктан ярдәм иттеләр. Мөслимә оныклары янына барып йөрде. Тиздән олы оныгы  марҗага өйләнде, кызлары туды. Тик егет төнге сменадан кайтып килгәндә аны чәнчеп үтерделәр. Рәхмәт яугыры марҗа килен иренең энекәшен үстереште, укытты.
   Бер бәләкәй генә карчыкка кайгыны өеп-өеп, артыгы белән  бирде. Кемдер берәү бу хәтле хәсрәт  күрсәткән өчен Ходайга арты белән борылыр, сынар  иде. Ә Мөслимә сабырлык сорады. Балалары янына үзе барып ятасы килгән чаклары булмады түгел. Тагын сабырлык сорады.  Бу хәтле югалтуларны кичерергә дә кирәк. Балачагы авыр күренә иде, алдагы тормышы белән чагыштырганда ул  берни булмаган икән. Ни генә кичерсә дә, янында балалары  таяныч булды. 
    Ходай кызгандымы, барлык югалтулары өчен Мөслимә карчыкка  мәрхәмәтле,  акыллы, уңган  килен эләкте. Әлфинур киленендә  Мөслимә үз баласын күрде. Әнисен иртә югалткан Әлфинур исә кайнанасын үз анасына тиң итте. Койма аша гына яшәгән дәү әниләре оныкларын үстереште. Әлфинур, балаларын дәү әниләрендә калдырып, укып йөрде, сменалы эштә эшләде.  Кайнана килененең пешергән ашын  һәрчак мактап ашады. Алган әйберен ошатты. Улыннан килененә сүз тидертмәде. Акыллы киңәшләрен биреп торды.  Тормыш дигәнең шундый инде, кайчак аны аңлармын димә. Бер ала, бер бирә...  Тормыш куласа, әйләнә дә бер баса, димәсләр иде. Ун яшендә ятим калып, язмышыннан кагылган-сугылган  Әлфинур әниле булды, газиздән-газиз  кызын югалткан карчык килене аша кызлы булу бәхетенә иреште. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар