Логотип
Проза

Үтмә, гомер, заяга!

Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми...

Аш бүлмәсендә табын җыештырып йөргән җиреннән Гөлназ ишегалдында нидер эшләгән иренә тәрәзә аша күз салгалады. Бик уңган, бик булдыклы аның Гамиле. Бу яктан ир белән хатын бер-берсенә бик тә пар килгәннәр. Уңганлык ягыннан Гөлназ үзе дә иреннән калышмый. Бакча үстерүме, ашарга әзерләүме, кул эшеме – нинди эшкә тотынмасын, барысын да белеп туган кебек, җиренә җиткереп башкара. Ә ир-егеткә мең һөнәр дә әз – Гамилнең белмәгән эше юк. Тапкан һәр хәләл тиеннәрен шушы йортка сала баргач, икесенең тигез тырышлыгы белән аларның өйләре төзек, дөньялары мул. Гөлназ тимер капка буяп йөргән иренең булдыклы кулларына сокланып куйды.Тирә-якта булмаган матур капкасын да Гамил эретеп үзе ябыштырды. Ике катлы өйләрен дә кирпечтән үзе салды. Булдыклы куллары акча да таба белә. Дөнья көтәргә бик тә тырыш иргә чыкканына Гөлназ сөенеп бетә алмый. Тик күңелендә якты кояш булып кабынган шул сөенечне кайвакыт көенечнең кара болытлары камап ала. Андый чакларда Гөлназның күзенә дөньясының муллыгы да, иренең уңганлыгы да, тырышлыгы да күренми. Хәтта тормыш үзе дә сөендерми башлый. Яшәвенең бөтен матурлыгын алган андый көннәр бик еш кабатлана шул соңгы арада...
Ире белән аңлашып, киңәшеп яшәгән кыска гына шушы кадерле чорның бик тә тиз үтәсенә Гөлназның иманы камил. Бергә яшәгән уналты ел буена Гөлназ ирен яхшы өйрәнде. Ә шушы бәхетле мизгелләрне сузасы, дәвамлы итәсе иде! Тик ир белән хатынның бәхетенә багана «гаепле» булып калды! Бер гаепсез багана! Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми. Гөлназ өчен Гамил – дөньяда бердәнбер ир. Башканы хатын үзенә бармак белән дә кагылдырганы булмады. Бер яктан, хыянәт итү кебек кирәкмәгән гамәлдән чирканса, икенче яктан, иманлы хатын Аллаһ каршында гөнаһлы булудан курка. Иренең урынсыз көнләвенә үч итеп, хыянәткә барган хатыннар да юк түгелдер. Тик Гөлназ моның бәясен яхшы аңлый – иргә үч итеп җан һәм тән сафлыгыңны пычрату бит бу. Гөлназны иң рәнҗеткәне – иренең авыр сүзләренең нахаклыгы. Иреңнән башканы якын китерү түгел, күңелеңә дә алма да, шул иң якын кешең өчен кәнтәй санал! Сүзең көмеш булса, эндәшмәвең алтын да бит. Түзә-түзә дә, урынсызга рәнҗеткән иреннән үзен яклап, Гөлназ каршы дәшә. Шуннан тавыш куба. Гамилнең үз хатынын бер генә ир белән тотканы түгел, сөйләшеп торганын да күргәне булмады. Фантазиягә бай ир, юкны бар итеп, әллә ниләр уйлап чыгарырга һәвәс. Ул сиңа күз ташлады, дип, Гамил хатынын урамнан узып баручыга да көнләргә мөмкин. Күршеләрне әйткән дә юк. Туйда тукмак та бии дигәндәй, бергә кунакта биеп, җырлап кайтканнан ары купкан ызгышлардан соң Гөлназның бер җиргә барырга да аягы тартмый. Хатыны каршы дәшсә, Гамилнең җене котыра. Урынсызга аклануын хатынының баш бирмәве дип кабул итә. Аныңча, ул уйлап чыгарган әкияткә ышанып, хатыны дер калтырап торырга тиеш. Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел. Шул теле белән Гамил хатынын үзеннән читләтә. Гамил әйтте дә онытты, ә кимсетелгән Гөлназның бәгырендә ул әйткән сүзләрдән яралган яра тирәнәя бара.
Дөньяда Гамилнең хатынын көнләрлек ир затлары бетте, ахры, хатын-кызларга да көнли башлады. Гөлназ янына бер авылда туып-үскән дус кызы Рәшидә килгәләп йөри. Бер класста укып, күрше генә үскән ике хатынның сөйләшеп сүзләре бетми. Башта Рәшидәнең килгәненә түзеп йөргән Гамил соңгы арада бу аралашуда да хыянәт күрә башлады. Кунакчыл Гөлназ, Рәшидә килсә, елмаеп кына йөри – ничек шикләнмәссең?! «Юкка түгел» бу! Өй җыештыра, табын әзерли! Ә беркөнне Гамил үз күзләренә үзе ышанмады: аның хатыны Гөлназ, туңып килеп кергән Рәшидәнең кулларын тотып алды да, өшегәнсең бит, дускаем, мә тизрәк җылы халатымны ки, дип, ахирәтенә кидереп үк куйды! Әлбәттә, Гамилнең авыру зиһене моны үзенчә кабул итте. Кеше алдында турыдан-туры хатынын гаепли алмаган ир өй эчендә котырынып йөри, сүгенә башлады. Кунак чыгып киткәч, Гамил хатынын тузга язмаган нахак сүзләр белән гаепләргә кереште. Аныңча, Гөлназ белән Рәшидә бер-берсен яратышалар була! Хәтта кешегә күрсәтүдән дә читенсенмиләр! Бу хәтле дә мәгънәсез, тозсыз сүзләр ишетермен дип уйламаган иде әле Гөлназ. Ярый инде, ир затына яшьтән үк көнләде, ә хатын-кызга бәйләнүен ничек аңларга да ничек түзәргә?! Көнчелекнең начар гадәт кенә түгел, ә бик авыр чир икәнлегенә Гөлназ торган саен ныграк ышана бара. Тик бу үтмәс чирнең дәвалары булмавы гына өметне өзә. Ташкын су ярны җимерә, көнчелек җанны кимерә. Сәбәбен аңламаса да, хуҗа кешенең үзенә бик шат булмавын аңлап алган Рәшидә дә бу йорттан эзен суытты. Хатынының ахирәтләрен биздерүдән дә бигрәк, аның үзеннән бизүен Гамил аңлый алмый. Иң сәере – Гамил азактан үз кыланмышына үзе гафу үтенә. Хатынын тупас сүзләр белән юкка битәрли, хәтта кайвакыт сугарга да килә, ә берникадәр вакыттан берни булмагандай көлеп-шаярып сөйләшә. Үз шигенә үзе ышанмавымы бу? Тик нигә кирәк соң җаннарны биздергеч бу «театр»? Чынлап торып, хатынын юлдан язган кәнтәй саный икән, ник яши аның белән Гамил, ник теше-тырнагы белән аңа ябыша? Ни тели аңардан Гамил, Гөлназ аңламый. «Әйдә, утырып кешечә аңлашыйк», − хатынының бәгыреннән өзелеп төшкән бу үтенечен Гамил ишетми. Гаилә психологына барып киңәшергә, бер дә булмаса әбидән өшкертергә – үз бәхете өчен көрәшергә Гөлназ әзер. Тик Гамил генә риза түгел. Аллага да ышана кебек Гамил, тик нахак бәла ягу кебек зур гөнаһыдан курка белми. Чарасызлыктан аерылышуга хәтле барып җиткән Гөлназны бары тик сабырлыгы гына тота. Яхшы яклары да бик күп шул Гамилнең. Шуларны бизмәнгә сала да тагын үзалдына көрсенә хатын. Кояш та тапсыз булмый – Гамилнең дә, Гөлназның да үз кимчелекләре җитәрлек. Ләкин көнчелек үзәкләргә үтәрлек авыр гадәт икән шул. Бала хакына, гаилә хакына түзсәң түзәсең, түзмәсәң дөньяңны җимерәсең. Тик җимерек хәрабәләрдән тагын үз тормышыңны тергезү генә икеле... Гөлназның тормышын белгән, эч серләрен сыйдырган ике ахирәте капма-каршы ике киңәш бирә. Берсе, ничек түзәсең, аерыл, ди. Икенчесе, ялгызлыкта интеккәнче, түз, дускаем, түз, дип кабатлый. Эч серләрен ачканда да Гөлназ кемнең дә булса киңәшен ишетер өчен түгел, ә бары тик бушаныр, әз генә җиңеләер өчен ача. Ишеткән киңәшләр кебек, иренә мөнәсәбәте дә каршылыклы аның. Ярату, соклану, горурлану тойгылары күралмау, рәнҗү хисләре белән бик тиз алышына. Шуларны бихисап кат үзе аша үткәргән нәни йөрәк чыдасын гына...
Әтисе белән әнисенең мөнәсәбәтләренә шаһит бердәнбер кызлары Нәзилә Гөлназның нахакка рәнҗеп кайгыруын күрә дә аны иңеннән кочып ала. «Әни, әти сине бик ярата!» – ди ул, якын кешесен юатырга теләп. «Әйе, кызым. Мин дә әтиеңне бик яратам!»  Үз җавабына Гөлназ үзе дә ышанмый. Уналты яшьлек кызына ни дип җавапласын ана кеше? Аның әле мәхәббәткә ышанган чагы, күңеленең дә, тәненең дә керсез чоры. Бар иде, бар иде Гөлназ белән Гамилнең дә бер-берсен үлеп яраткан мәхәббәтле чорлары! Йөреп, яратышып, гомерлеккә дип кавыштылар. Бәхетләренә кинәнеп, сөенә-сөенә үз ояларын кордылар. Кызлары Нәзилә дә мәхәббәт җимеше иде. Тик бер-береңә ышанмау, урынсызга көнләшеп җәберләү бу олы тойгыны да юк итә, үтерә икән. Барысын да күреп үскән кызлары туган гаиләсендә ни сеңдерә алыр? Ата белән ана буларак, Гөлназ һәм Гамил аңа нинди үрнәк? Гөлназ шул хакта уйлап борчыла. Үз язмышы белән туса да, Гөлназ буйга җиткән баласына шуны гына тели – әтисе кебек көнчел кешедән Аллам сакласын! Ә язмышка Гөлназ бик ышана. Иренең нахакка рәнҗетүен дә язмыш сынавы итеп кабул итә. Язмыштан бирелгән авырлыкка түзәргә генә кала. Нахакка рәнҗетелеп, түзә-түзә яши-яши, гомер заяга үтә кебек – шул гына үзәкне өзә! Бер-берсенә ышанып, яратып-яратылып яшисе урында күңелне үкенеч тырный. Ә бит әле ир белән хатынның иң кадерле чорлары – гомер уртасы. Бер-берсен юкка каһәрләп түгел, ә кадерләп яшисе еллары. Гомер узгач, картлыклары якынайгач, ни дип искә алыр алар бу чорны? Гамил шуны аңлый алмый – аларның гаилә бәхете үзләреннән, бары тик үзләреннән тора.
...Аш бүлмәсендә табак-савыт юып йөргән җиреннән Гөлназ бер мизгелдә бөтен гомерен уеннан үткәрде түгелме... Уйланып йөргән җиреннән хәтта Гамиленең кереп үзен арттан килеп кочканын да сизми калган. «Карчык, пәрәмәчең бик тәмле булды. Әйдә тагын бергә утырып чәй эчеп алыйк әле, кадерлем». Кадерлем... Бик тә ышанасы килә Гөлназның бу җылы сүзгә. Бу кадернең мизгел дәвамлыгы гына түгел, ә гомер дәвамлыгы икәнлегенә, кояшлы көннәрнең алдавыч түгеллегенә бик тә, бик тә ышанасы килә...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гамил картайганчы шушы лай конлашачак,

    • аватар Без имени

      0

      0

      Үзе гүләйт итәдер әле!!! Баштан кичте мондый хәлләр...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Яхшыга омет итеп яшисен, энде, олыгаеп оныклар булгач та узгэрми икэн шул.... Охшаш язмышлар бар икэн бит, бездэ бу хэл эчкечелеккэ дэ китерде... Нишлисен, тузэргэ кала, яхшы, яман чиратлашып бара.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Узмас чир ул көнләшү. Күп еллар элек бер ир көнләшүенә чыдый алмый урманда хатынын үтереп яшергән иде, икенчесе балта белән чапкалап үзе асылынып үлде. Аллаһы үзе сакласын

          • аватар Без имени

            0

            0

            Нахак суз йорэкне яралый, Гамил йомшак характерлы чирле кеше. Буген кадерлем ди, иртэгэ кэнтэй дип мыскыл итэ. Кой кешесе. Барыр жирен булса китэргэ кирэк, лэкин кончел кешедэн тиз генэ котылам димэ. Тагын бер кинэш: узен конлэгэн булып кыланырга, кузен дэ ачырмаска. Узе хатыны урынында булып карасын, ничегрэк акланыр икэн.

            Хәзер укыйлар