Логотип
Проза

Теләк

Хикәя



Хикәя


– Илаһым, ялгыз картлыклар насыйп итмә, кеше кулларына карап ята торган чирләр бирмә, кадерсез көннәргә калдырма...
Фәнисә бүлмәгә килеп кергәндә карчык инде намазын тәмамлап килсә дә, эндәшергә, түргә узарга базмады. Әнисенең: «Намаз укыган кеше каршыннан үтеп-сүтеп йөрмәгез, шаулашып утырмагыз, бу вакытта фәрештәләр җиргә төшәр, теләкләр кабул булыр, теләк теләп, «Амин!» дип утырыгыз» дигән сүзләрен хәтеренә гомерлеккә салып куйган иде.
Әллә чынлап та бар микән соң ул Ходай? Әнә бит карчык та ничек бирелеп, ихластан ялвара. Ялгыз калганга күрә биредә бит үзе юкса, һаман «ялгыз картлыклар насыйп итмә» ди. Сәер... Күчтәнәчләр салынган пакетын кочаклап ишек төбендәге урындыкка чүмәшкән Фәнисш әнә шулай уйлады.

Бүген аларны картлар йортына өлкәннәр көненә бүләкләр илтеп кайтырга җибәрделәр. Дөресрәге, ул аны үзе оештырды. Ниндидер үзгә бер дөньяны күрәсе, изге гамәл кыласы килә иде.
Матур гына җырлаучы бер-ике кызны, биюче һәм баянчы егетне алып, хәйран гына тәм-томын төяп килделәр. Әйе, хәзер мондый җирләрдә хәйрия бүләкләренүз кулларың белән бирә аласың, элек кенә ул ниндидер бүлмәгә куеп китәрләр иде дә, әллә барып җитә ятимнәргә, әллә юк – эчең пошып йөр аннары.
Гомере буе ятимлектән курыкты Фәнисә. Әти-әнисенең өлкәнәйгәч кенә туган баласы булгангамы, үлеп китәрләр дә ятим калырмын дигән шом аның күңелендә кечкенәдән үк урын алды. Кияүгә чыгып балалары тугач, ул шом икенче төрлегә әйләнде: үзенең балалары ятим булмасмы? Кызы белән балалар йорты яныннан узганда, барысы да бертөсле киенеп, ниндидер моңсу кыяфәттә уйнап йөрүче балаларны күреп: «Үземнеке дә ятим була күрмәсен, үземә дә ятим бала бирмәсен», – дип пышылдар иде.
Ятим баланы багудан, ашату-эчертүдән бигрәк, аның күңелен рәнҗетүдән курка иде ул.
Ә үзенекеләрне ятим итте Ходай. Бер генә дә түгел, ике тапкыр. Теләге фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килмәде, ахры...
– Мин монда үз теләгем белән, кызым, – диде карчык, күчтәнәчләргә рәхмәт әйтеп дога кылганнан соң, кунагы начар уйлап китә күрмәсен тагын дигәндәй, акланган сыман итеп. – Кызым зур, укымышлы кеше минем. Күбрәк чит илдә яши. Иремнең дә бик укытасы килде балабызны. «Укыган кеше генә түгел, укымышлы кеше булсын» ди торган иде, мәрхүм. Шуңа да микән, үлгәндә кабаттан кияүгә чыкмавымны үтенде. Үлем ачысын җиңеләйтергә теләпме, ирең үлеп ятканда ничек итеп әле икенче иргә чыгу турында уйлап булсын, вәгъдә бирдем. Шөкер, сүземдә тордым. Ирләр бит алар хыянәтне үлгәч тә кичермиләр, кызым, ир хакы бар... Бик зур хак ул аңлаган кешегә. Тик моны күпләр аңламый гына...
Фәнисәнең йөрәген нәрсәдер чеметтереп куйды. Ир хакы... Хыянәтне кичермиләр, кичермиләр... Әллә аңа да Салихы рәнҗеде микән?
– Биредә мин ялгыз түгел, кызым, үз ишләрем арасында. – Әбекәй кунагының да тормышын беләсе килеп, карт-корыга хас кызыксыну белән сүз сөрешен Фәнисәгә борды. Ә Фәнисә исә саубуллашып, тизрәк китү ягын карады. Сөйлисе килми иде аның. Очраган бер кешегә хәлен сөйләп йөрүдән узган инде ул. Алай гына да түгел, үзе сүз башлап Идрис турында нәрсә дә булса беләсе, «бик ябыккан, шыксыз киенгән, «тегесе» бер дә карамый, ахры, үкенәдер әле» кебек сүзләрне дә ишетәсе килми инде хәзер. Эчтән генә сызарга, сызланырга өйрәнә башлаган иде инде ул.
Карчыкны да, бәхетле үк дип әйтеп булмаса да, бәхетсезләр рәтенә дә куеп булмый. Биредә булган кыска гына вакыт эчендә  төрле кешеләрне күрергә өлгерде Фәнисә. Тормышка, балаларына ачулысын да, битарафларны да, язмышлары белән килешеп тыныч кына яшәүчеләрне дә... Бәлки әле, соңгысыннан өстенрәкләргә дәдер.
«Бер кеше күпме кешенең тормышын пыран-заран китерергә, үзгәртергә сәләтле», – дип уйлады Фәнисә юлда кайтканда. Күңеле белән әллә кайчангы вакытларга – сугыш чорларына да китеп алды. Ә үзенең язмышында «бер кеше» ул кем соң? Ире Идрисме, үземе, дусты Ләбибәме, әллә иренең яңа хатыны Рәхимәме?
Ул вакытта Фәнисә, Ләбибә, Рәхимә – өчесе дә бер оешмада эшләделәр. И мактый да иде соң абыйсын Ләбибә! Җир йөзендә аннан булдыклы, аннан әйбәт ир-ат юк, тик менә хатыны гына дөнья җүнсезе, ашатмый, өс-башын карамый, хатын-кыз назын күрсәтми, имеш. Ул бу сүзләрне нишләптер уртага салып түгел, әле ярты ел элек кенә ире үлеп, ике кечкенә кызы белән тол калган Фәнисә ягына карап сөйли иде. Ял көннәрендә, гел хәсрәт белән генә яшәргә ярамый, бераз ял итеп китәрсең дип, авылга, әниләренә дә чакыра башлады дусты. Шундый кайтуларының берсендә күрде Фәнисә Идрисне. Кешеләрне хәсрәт тә якынайта икән. Бу очракта хәсрәт – ялгызлык иде. Сүзне кем сөйләсә, шуныкы дөрес дигәндәй, Фәнисә дә ышанды Ләбибә сөйләгәннәргә, хатынын күреп тә, ишетеп тә белмәгәч, күңеле белән Идрисне яклады: «Ярамаслык ир түгел бит, әллә чынлап та хатыны кадерен белеп бетермәде микән соң?» – дип уйлаштыра иде. Идрис исә хатынын мактамады да, яманламады да. «Булган – беткән. Арада җылылык юк иде», – диюдән узмады бер сөйләшеп утырганда. Фәнисә моны үзенчә яхшыга юрады. Кайбер ирләр кебек хатынын яманлап йөрми бит.
Хәер, абыйсыннан бигрәк, үзе өчен тырышмады микән әле Ләбибә. Хатыныннан аерылгач, үзләрендә бер-ике ай яшәгән «әйбәт» абыйсын көйләп, юып-пешереп ара башлаган иде ул. Тизрәк кемгә булса да «төртергә» кирәк. Нигә интегергә тиеш әле ул аның белән? Туган дигәч тә... Ире дә гел тавыш чыгарырга сәбәп итә башлады. Әнә күпме фатирлы ялгыз хатын-кыз! Дус хатыннары арасында гына да буа буарлык.Берсе белән барып чыкмаса, икенчесен табар...
Ләбибәнең тырышуы җилгә очмады, Фәнисәне абыйсына чыгарга күндерә алды. Фәнисә үзе дә әллә ни озак ялындырып маташмады, ахры. Бу тотрыксыз илдә ике бала белән таянырлык трәксез яшәүнең җиңел булмасын белә иде ул. Торыксыз илнең ирләре дә торыксыз икәнен генә чамалап бетермәгән булып чыкты.
«Кеше бәхетсезлегендә бәхет корып булмый», – дисәләр дә, Фәнисә бит кеше ирен тартып алмады, гаиләсен бозмады. Алай да әнисе белән киңәшләшәсе итте. «Икенче ир ямаулык кына ул, кызым. Ходайдан насыйп ярын, газиз балаларын ташлаганны, сезне ташламас микән соң?»Әнисенең җавабы кыска иде. Аналар алдан сизүчән шул...
Ни хикмәт, кызлары бик тиз үз итте Идрисне, башка гаиләләрдә була торган «үги әти», «синең кызларың» дип сөйләшүләр, кагарга тырышулар булмады.

                                                  * * *
Тормышы күзгә күренеп алга китте Фәнисәнең. Бәйрәме – бәйрәмчә төне – төнчә, көне көнчә иде хәзер. Яшьләре өлкәнәюгә таба баруга карамастан туган уртак баланы да, шулай тиеш булгандыр дип, тыныч кына кабул иттеләр, яхшыга юрадылар.
Фәнисәгә йортка килеп кергәнен юкка чыгарасы килепме, мөмкинлек чыкканга сөенепме, көннәрдән бер көнне Идрис өй салу турында сүз кузгатты. Каршы киләме соң инде Фәнисә! Авыл баласы бит ул, эш кешесе, җир кешесе. Монысын кызларына бүлеп бирерләр – үз әтиләре алган фатир, өйне исә зур итеп, ашыкмыйча салырлар, оныклар белән яшәрлек итеп.
Идрис акчаны начар эшләмәсә дә, күп эшне үз көчләре белән башкардылар. Бигрәк тә Фәнисәнең туганнары булышты. «Йә ашарга пешерерсең, Илшатка да күз-колак булырсың», – дип, Рәхимәне дә чакыргалый иде әле. Их, чакырмаган гына булсачы! Йокламаса йокламасын, ашамаса ашамасын, үзе өлгергән булыр иде әле.
Өй салу берничә елга сузылса сузылды – максатка ирешелде. Тирә-күршенекеннән һич ким түгел, кайбер яклары белән бәлки әле артыграк та булган менә дигән өй җиткерделәр.
...Өй урынын карарга килгән көннәрен мәңге онытасы юк Фәнисәнең. Яшел чирәмдә уйланып, бер-берсенә сыенышып, киләчәк турында хыялланып озак утырдылар... Эңгер-меңгер аша җиргә караңгылык – төн иңә башлаган иде.
– Бу өйнең нигезе безнең мәхәббәткә корылсын, – диде Идрис, пышылдап кына...
Иң татлы, иң рәхәт, иң бәхетле яратышу кебек тоелды ул Фәнисәгә. Йорт тирәсендә эшләп йөргәндә дә әлеге серле төнне исенә төшереп елмаер иде...
...Шаулатып-гөрләтеп, чираттагы Яңа елны каршыларга җыелдылар. Җәйгә яңа өйгә дә күчәсе булгач, бу Яңа ел ничектер фатир белән, монда узган тормыш белән мактану да, горурлану да бар иде. Кунакларны сыйлау белән мәш килгән Фәнисә хәвеф якынлашканын сизмәде дә...
...Биреп тә күрсәтә соң хөкүмәт хәзер ялларны! Элек кешеләр әти-әниләренең хәлен белеп, бәрәңге казып, утын ярып килер өчен өстәмә эш сәгатьләре алып эшләсәләр, хәзер исә ялны мәҗбүри бирәләр. Ял итә-итә хәтта арып бетәсең.
– Авылга кайтып киләм әле, – диде Идрис, Яңа еллар каршылап берничә көн узгач, – өйдә аунап ятып та туйдым.
Фәнисә каршы килмәде. Күчтәнәчләр төяп, тизрәк исән-сау кайтуын теләп озатып калды.
Тик кайтмады Идрис. Исәнлеккә исән иде үзе...
«Әти-әнисе янында озаграк торырга теләгәндер», – дип, баштарак үзен тыныч тотарга тырышты Фәнисә. Ахырда, түземлеге бетә башлагач, күп хатын-кызларга хас булганча, эчен бушатыр өчен, дусты Рәхимәгә шалтыратты. Рәхимә исә үз чиратында аны юату сүзләре белән күмеп ташлады, Илшатның бит беренче кышкы каникулы дип, үзләренә кунакка чакырды. Баласын Рәхимәләргә озаткач, әлеге коточкыч хәбәрне аңа улы Илшат кайтып әйтер дип ничекләр уйлый алсын икән Фәнисә!
– Әни, – диде Илшат кайткач, – безнең әти хәзер Рәхимә апаларда яшәячәк икән...
Бу хәбәрнең мәгънәсен аңлый алмыйча, улына озак карап торды Фәнисә. Ничек инде... «яшәячәк»?... Улы үзе дә бу сүзне әллә ни аңлап әйтми иде кебек.
– Булмаганны, – диде Фәнисә, – дөрес аңламагансыңдыр, улым. – Общежитиенең кеп-кечкенә бүлмәсендә үзләре дә чак сыялар, аннан соң нишләп әле әтиең аларда яшәргә тиеш?
– Әти үзе шулай диде. – Илшат бу юлы әтисенең сүзен дәлил итеп китерде. – Безгә килеп йөрерсең диде.  
«Нәрсә була соң бу?» – дип уйлады бераз аңына килә башлаган Фәнисә. – Бу ни соң?» Моңарчы берни дә сизмәде микәнни? Ире белән Рәхимә очрашып йөрделәр микәнни? Нигә? Ни өчен? Алар әйбәт яшәделәр бит. Булмас, кеше турында начар уйлап өстеңә гөнаһ алу бу. Алай дисәң, тора салып кеше өенә барып яши башлап та булмый бит. Бала ялгыша булыр йә шаяртканнардыр... Әле кайчан гына бер мәҗлестә ирләрнең хатыннардан китүе турында сүз чыккач:
– Минекеме? Бөтен хатыннардан ирләре китеп бетсә дә, Идрисем миннән китмәячәк, – дип шапырынган иде Фәнисә. Ул моны шулкадәр ышанып әйткән иде. Зур ышаныч белән. Йа Ходам, беркайчан да бу хәл минем белән булмас дип әйтмә икән...
Кайсыдыр берсе:
– Ирләр алар күчмә байрак кебек – бүген синдә, иртәгә миндә, – дигәч, дәррәү кычкырып көлгәннәр иде әле. Алай да Рәхимәгә шалтыратып карыйсы, улының сүзләрен ачыклыйсы итте Фәнисә. Бала гына бит әле, бәлки, нәрсәне дә булса аңлап та җиткермәгәндер.
Трубканы Рәхимә үзе алды. Сөйләшүгә алдан ук әзерләнеп куйган, күрәсең, сүз эзләп интекмәде, каушап та калмады.
– Нигә син генә чит ил машинасында йөрергә, ике катлы шәп өйдә яшәргә тиеш тә, мин тулай торакта интегергә тиеш әле? – диде ул, кабаланып, тизрәк әйтеп калырга ашыгып. – Балаларымның киләчәген мин кайгыртмасам, кем кайгыртыр? Бу кечкенә генә бүлмәгә ничек хатын алып кайтсыннар алар?
Идрис өйдә юк иде, күрәсең, Рәхимәнең шактый иркен сөйләшүеннән шулай аңлашыла иде.
– Ул бит минем ирем, – диде Фәнисә, көчкә тын алып, – үзеңә шундыйны табарга иде...
– Менә таптым бит инде, кичә синеке иде, бүген – минеке. Шуңа күрә әйтәләр бит, ирләргә ышанма, Иделгә таянма, дип. Дөнья түгәрәк бит ул, дустым, үзеңә дә кемнәндер килде.
– Безнең бит балабыз бар...
– Безнеке дә булыр. Икене тапканны, өченчесен генә табармын. Орлыгы Бохарада түгел, үзебездә генә, – диде хатын, астыртын көлеп.
Фәнисәнең бүтән әйтер сүзе дә, тыңлап торыр хәле дә юк иде. Ул хәтта: «Идрисне чакыр әле, үзе белән сөйләшим әле», – дип тә әйтә алмады.
Бәхет өчен көрәшергә кирәк, диләр дә бит, тик ничек итеп? Рәхимәнең ишек төбенә барып егылсынмы? Мәңге бармаячак. Эшенә барып хуҗаларына зарлансынмы? Заманы ул түгел. Күпчелек очракта әле хатын-кызның үзен гаеплиләр, җүнле хатыннан ир китми, янәсе. Кайчандыр Идриснең беренче хатыны турында Фәнисә үзе дә шулайрак уйламадымыни? Дөнья – куласа дигәннәре шушыдыр, күрәсең.

                         * * *
Мәхәббәтне – нәфрәт, өметне – өметсезлек, сагынуны ачу алыштыра башлады. Еламыйм дисәң дә елата, уйламыйм дисәң дә уйлата шул. Иң кыены ял көннәрендә. Иң кыены төннәрен иде. Серле дә, шомлы да, күпме хатын-кызның күз яшьләрен сыйдырган, юатучы да, елатучы да булган төннәр! Сезгә тагын бер ялгыз, кимсетелгән, рәнҗетелгән бәхетсез җан өстәлде. Мәрхәмәтле булыгыз аңарга! Көч һәм сабырлык, өмет һәм ышаныч өстәгез!
Ял көннәрендә беркая чыкмас булды Фәнисә. Юган булыр, пешеренгән булыр, ә күңелендә «Идрис килер дә, күрми калырмын, шалтыратыр – туры килмәм» дигән уй иде. Үзләре өйдә юк чакта шалтыратса дип, яздырып калдыра торган телефон алып кайтып куйды, аның да әле шнурсызын – трубка гына, төнлә шалтыратса килеп җитә алмам дип, янына куеп ятар иде, өйгә килеп керүгә, иң беренче эш итеп телефонны карар иде.
Беркөнне эштән кайтып кергәндә, улы Илшатның ашыга-ашыга киенеп маташуына тап булды Фәнисә.
– Хәзер әти килә, – диде Илшат, – тау шуарга алып бара.
Атыла-бәрелә чыгып чапкан малаенең өстендә юка куртка булуын бераздан гына абайлаган Фәнисә улы артыннан ташланды.Тау шуу белән мавыгып, бигрәк тә әтисе белән очрашу шатлыгыннан онытылып китеп, суык тидереп кайтсын тагын. Утыр аннары ачка койрык чәнчеп. Болай да көч-хәл белән җиткерә.
Подъезд ишегеннән кулына куртка тоткан хатынын күрүгә, Идрис кар бураннары туздырып алга ыргылды. Машина артыннан чанасына абына-сөртенә: «Әти, әти!» – дип кычкырып, Илшат йөгерә иде.
– Син генә гаепле, син чыкмасаң, әти китми иде, син генә гаепле!
Үкси-үкси, тәгәри-тәгәри яшь түккән улын юатырга сүзләр таба алмады Фәнисә, аңа кушылып елый гына алды.

             * * *
Табигатьнең үзе кебек, күңелдәге яра да ел фасылына карап йә төссезләнеп китә, йә, киресенчә, тагын да ачык төсләргә маныла. «Оныттым» дип әйтү генә җиңел. Яраткан кешеңне оныту – үткән тормышыңны оныту, үзеңне онытуга тиң бит ул. Кыш буе яшерен бер өмет яшәде Фәнисәнең күңелендә. Язлар җитеп, яңа өйләренә баргач, Идрис уйланыр, үкенер, акылына килер дип.Ни әйтсәң дә, ул өйнең нигезе аларның мәхәббәтенә корылган бит.
Бүген шимбә көн, Идрис анда булырга тиеш. Мондый матур көнне кып-кысан бүлмәдә ятмас.Күрешерләр, сөйләшерләр, аңлашырлар. Кайчандыр бер тында сулыш алып, керфекләр – керфеккә, иреннәр иренгә тиеп яткан кешеләр ничек инде сөйләшәсе дә килмәс дәрәҗәдә дошман булып яшәргә тиеш ди. Кияүгә, аерылып, үзеңә дошман арттыру өчен чыкмыйсың лабаса!
Идрис барында машинада тиз тоелган араны җәяүләп бара торгач,инде караңгы да төшә башлады. Көннәр озыная төшкән булса да, һәрнәрсәнең үз вакыты бар, өйләрдә утлар алынып, кичке вакыт якынлаша иде.Фәнисә дә үзләренең өйләрендә ут күреп сөенеп куйды. Йөрәк, урыныннан кубып, колак төбендә үк каккан кебек. Нәрсә әйтер? «Кайт» диярме? Киресенчә, әллә үзе «кайттым мин» дип килеп керерме...Тегесе дә аның өе, монысы да аныкы бит. Кем кайткан да, кем киткән –нигә катлауландырып торырга?! Бәлки, әле аңлашып тору кирәк тә булмас. Бәлки әле, Идрис үзе дә шушы уйлар белән яшидер? Көтәдер. Бер дә уйланмый калмас...
Язгы кичке һава керсенгә тәрәзәләр ачылып куелган. Кухня пәрдәләре дә үтә күренмәле икән, хәзергә ярап торыр, яши башлагач алыштырырмын дип, нәрсә бар шуны элгән иде. Өй эче ачык шәйләнә. Бусагада туктамыйча түргә узма, диләр халыкта. Бераз тын алып, тынычланып калырга кирәк. Өлгерер. Иң мөһиме – килде. Идрис тә биредә.
Ачык тәрәзәдән җыр-музыка ишетелеп китә. Бер адым... тагын бер адым һәм кулы ишек тоткасында... Шулчак таныш шәүләләр күреп, Фәнисә катып калды. Идрис үзе генә түгел иде. Йа Хода! Аның яратып алган өй җиһазлары, савыт-сабаларына хәзер кемдер хуҗа булып, аның ире белән аның өендә... Бер хезмәте, бер көче кермәгән килеш!..
– Мин бит кешенекен тартып алмадым! Ирен дә, өен дә! Нигә минекен алдылар?!
Узып китүче машина эчендәге кешеләр чәче-башы тузгыган, шашкан кыяфәтле, кыр буйлап чабулап йөрүче хатынның сүзләрен ачык кына аңламасалар да, үз-үзен тотышына карап, саташып-адашып йөрүче дип уйлый алалар иде. Сынды Фәнисә. Арыды. Көчле булып, сер бирмәскә тырышып, көтеп арыды.Аяклары тотмас булып, каралып килүче ак кар өстенә сыны катып сыгылып төште. Аңа хәзер барыбер иде.

                             * * *
Никадәр генә заманны сүксәк, кешеләрне каты бәгырьлелектә гаепләсәк тә, дөнья гел начар кешеләрдән генә тормый. Аның юлында да яхшы кешеләр очрарга насыйп булган.Кич йөрергә чыккан егет белән кыз машинада хастаханәгә илтмәгән булсалар, Фәнисә дә, өшепме, үпкәсенә суык тиепме, якты дөнья белән хушлашкан булыр иде. Психик авырулар хастаханәсенә керү бәрабәренә булса да исән калды.
...Аңына килгәч тә берара үзе белән нәрсә булганын, кайда ятканын аңыша алмыйчарак торды Фәнисә. Өй дисәң, өйгә охшамаган, хастаханә дисәң, тәрәзәдә рәшәткәләр, озын коридор башындагы ишекне ак халатлы кешеләр ачып керәләр, бикләп чыгалар. Гел хатын-кызлардан торган бу бүлмәдә ниндидер моңарчы күрелмәгән хәрәкәтләр бара. Кемдер кычкырып җырлый, кемдер кычкырып көлә, кемдер исә мендәрен бала рәвешенә китереп төргән, яулык бәйләткән дә имезгән кыяфәт чыгарып утыра.
Ниһаять, Фәнисә кайда килеп эләккәнен чамалый һәм алдагы көннәрдә үзе белән нәрсәләр булганын исенә төшерә алырлык хәлгә килә башлады. Ни хикмәт – курыкмады.
Үзенә таба килүче ак халатлы ханымны күргәч, Фәнисә чәчләрен төзәтеп, итәкләрен рәтләп, караваты кырена җайлабрак торып утырды.
– Уяндыгызмы? Үзегезне ничек хис итәсез?
– Мин ничек биредә? Бу бит ялгышмасам...
– Әйе, – диде ак халатлы ханым, – сез больницада. Тик сезнең яныгызда бернинди кәгазьләрегез-документларыгыз юк иде, безгә кайбер әйберләрне ачыклап, теркәп куярга кирәк, – дип, Фәнисәне үзе белән чакырды.
Бөтен тормышын – шатлыгын-кайгысын, ниләр булганын, ниләр кичергәнен беренче ире үлеп, ике бала белән тол калганын, икенче ире башка берәүгә киткәнен, инде тагын ялгызлыгын – барысын-барысын сабый чакта мәктәптән кайткач әнисенә сөйләгән кебек сөйләде дә сөйләде Фәнисә.
Дәвалаучы табибә Зәйтүнә Әсгатовнага  таныш хәлләр иде болар. Фәнисәнең халәте аңа үзенеке белән аваздаш кебек тоелды. Ул да кичерде бит хыянәтне. Бәлки әле, монда эшләмәсә, бу хәлгә тарыган кешеләр белән көн дә очрашып тормаса, кем белә, үзе дә шушы хәлдә булмас иде микән? Ләкин ул аңарга бу турыда сөйли алмый иде, юкса аның каршында, дәвалаучы табиб буларак көчен җуеп, гап-гади бер хатын-кызга әйләнеп калыр иде.
–Син уйларың белән аны һаман үзеңә бәйләп тотасың, шуңа да оныта алмыйсың. Җибәр син аны. Бөтен яратуыңны улыңа бир, кызларың белән яшә. Син бит ялгыз түгел.
– Бала ирне алыштыра алмый. Хәтерләтә генә ала, – диде Фәнисә. Аның әле тагын: «Әйтү җиңел ул. Сезгәме соң мине аңлау! Үзегезне әле эшкә ирегез машинада йөртәдер, кышкы ялны чит ил кояшында кызынып уздырасыздыр», – дип тә әйтәсе килгән иде дә, тыелып калды.
Зәйтүнә Әсгатовна үзенең авыруларына сак карарга тырыша. Төшенкелеккә бирелеп йөргән кешеләрнең дә монда килеп эләгү ихтималы бар. Тик авыру үзе теләмәсә, үзе ачылмаса, никадәр генә тырышсаң да, аның эчке дөньясына үтеп керә алмыйсың. Дару-уколлар нәрсә ул! Иң мөһиме – күңел савыксын. Күңелгә шом кереп урнашырга юл калмасын. Үз-үзеңә ышаныч булсын. Бәхетнең дә, бәхетсезлекнең дә күп очракта үзебездән торганын, кемдер килер дә мине бәхетле итәр дип яшәмәскә кирәген, үзеңнең үзәгең нык булырга тиешлеген аңлатырга тырыша Зәйтүнә Әсгатовна авыруларына.
– Бәхет капкалары күп булыр. Берсе ябылса, икенчесе ачылыр. Ябылганына озак карап торырга ярамый, яңа ачылганын күрми калуың бар. Бу – Зәйтүнә Әсгатовнаның кайдандыр укыган, авырулар белән сөйләшкәндә генә түгел, инде үзе өчен дә яратып куллана торган канатлы сүзләре иде.
                                  * * *   
Күпкә тынычланып, савыгып кайтты Фәнисә хастаханәдән. Кызлары килеп, очрашып торгач, өйдәге тормышы, улы өчен дә ул кадәр борчылмады. Организмны ныгытучы, нервларны тынычландыручы уколлардан да баш тартмады, алдагы тормышы өчен сабак булырлык гыйбрәтле хәлләр дә күреп чыкты. Өендә дә эш белән, күбрәк улы белән мәшгуль булырга тырышты. Кулда эш булганда, юк-бар уйга урын калмый. Улына да үзенең тарафыннан игътибар җитмәүдән никадәр кыен булганлыгын хәзер генә аңлады. Бәлки әле, Ходай аны Идрис белән нәкъ менә шушы бала тусын өчен очраштыргандыр-кавыштыргандыр?.. Бәлки әле, аның бәхете алдагы көнендә нәкъ менә шушы баладандыр... Бәлки әле, улы әтисеннән дә уздырып тагын да шәбрәк итеп өй салыр да, Фәнисә ул өйнең түрендә генә кадерле әни, кадерле дәү әни булып яшәр... Булмас димә, дөнья бу!
...Мәктәпләрдә укулар башланырга да күп калмаган. Кичен узган елгы мәктәп киемнәрен барлап утырганда, сүз уңаеннан гына әйтелгән сыман итеп, улы сорап куймасынмы:
– Әни, менә хәзер әти кайтып керсә, ни дияр идең?
Бәгырь түрендәге төер үзен сиздереп, төзәлә башлаган яра сулкылдап куйды. Юк икән, үзеңнән качып котылып булмый икән. Алар балачакта уйный торган «Аптыратыйммы-тинтерәтимме?» уенына охшаган иде бу сорау. «Әйе» димә, «юк» димә, акка-карага тимә» дип башлана ул уен.
Үткәннәргә кагылма, алдагысына кизәнмә. «Әйе» дияргә дә ярамый, «юк» дияргә дә. Ә улы аннан җавап көтә. Соңгы вакытларда үзенең күргән-кичергәннәреннән чыгып туган бер генә уй-теләген әйтә алды Фәнисә:
- Кадерсез көннәргә калдырма...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Соң...ничек бетте инде...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нәкъ минем тарих.... Иремнең хыянәтен кичерә алмыйча, 6 ел туплаган дөньябызны калдырыр, балаларым белән чыгып киттем.Минем караватта хәзер башка хатын.Мин утырткан бакчабызның җимешләрен ул җыя... Шулай тиеш булган дип яшим, үпкә сакламаска тврышам.Аллаһе тәгала шул югалту хисабына үземә һам балаларыма сәламәтлек, бәрәкәтле гомер бирсен дип яшим.

      Хәзер укыйлар