Логотип
Проза

Тел белмәгәч

(«Каз канатлары» романыннан өзек)

(«Каз канатлары» романыннан өзек) 

Май башы иде, Гаҗилә җиңгине идарәгә чакыртып, кулына путёвка тоттырдылар. Путёвка бушлай, Кара диңгезгә, санаторийга иде. Баштарак Гаҗилә җиңги тартышып маташты: 

– Сыерымны кем саусын? Казым утырган вакыт! Юл өстендә юкәлек дигәндәй, тапкансыз бер юаш кеше... Кешеле кешеләр беткәнмени? 

Ленар сабыр гына аңлатты. Елмаеп сөйләде. 

– Менә, – диде, – без сиңа билет алып бирәбез, путёвканы идарә карары белән бушлай бирәбез. Аның тулы бәясе йөз дә егерме сум. Син анда барып ял ит. Сыерыңны да, казыңны да күршеләрең карап торсын. Бәрәңге утыртырга кайтып җитәсең. Синең эш – ял гына итү. 

          Гаҗилә җиңги күнде. Эшкә күндәмлеге ярдәм итте. Чөнки еракка ял итәргә баруны ул эш дәрәҗәсендә күрде. Ул болай уйлады: колхоз идарәсенә, Кара диңгезгә бер кеше җибәрегез дип, задание килгән. Сугыш вакытында шулай була иде бит: Пермьгә фәлән кеше, Илләт урманына фәлән кеше дип. Колхозга задание килгән – аны үтәргә кирәк. Председатель кыен хәлдә. Ә Гаҗилә җиңгинең үз гомерендә колхозны, аның җитәкчелеген кыен хәлдә калдырганы юк. Һәм булмас та... 

Шулай, күндәмлеге аркасында гына Гаҗилә җиңги, йорт-җирен Зәмзәмбикәгә калдырып, диңгез буена килеп төште. Урнашкан җире аэропорттан ерак түгел иде, шунысын уйлап бераз тынычланды. Ошамаса, күз күрер әле дип үзен юатты. Шулай, үз гомерендә беренче тапкыр Гаҗилә җиңги эшсез калды. Бу вакытны эшсез ничек үткәрергә? 

...Иртән ашханәнең складына дәү-дәү машиналардан сыер, сарык түшкәләре, сөтләр бушаталар. Гаҗилә җиңги шуларны карап тора. Бәлки, алар колхозының сыерлары да шушында килеп керәдер? Бәлки, алар колхозының сыерларыннан сауган сөтләр дә менә шулай шешәләр белән монда киләдер дә, аның кем кулыннан чыкканын уйлап тормастан, тездән югары кыска чалбар кигән, кара күзлекле, йонлы балтырлы шушы адәмнәр эчеп куялардыр... 

Ул һәр көн шулай итә, сөт бушатканны карап тора. Аннан диңгез буена төшеп күләгәдә калгып утыра. Аның бик нык үзе теләгәнчә ашыйсы килә. Алдагы көнгә заказ биргәндә акыллырак булырга кирәк дип уйлый. Менә ничә көн инде аның тәлинкә тутырып токмачлы аш, савыт тутырып бәрәңге, ботка ашыйсы килә. Кисәге белән күтәреп ит ашыйсы килә. Әнә бит складта нинди һәйбәт түшкәләр бушаттылар... 

Ләкин өстәлгә бер дә андый ризык килми. Бер кабарлык уган кишер... Пычагымамы ул? Ике телем суган. Акыллы кеше тик торганда суган ашыймы? Аек кеше? Аннан кызыл кәбестә. Бер кашык. Җүнле булса, ак булыр иде ул. Аннан, ак тимер савытта сыек кына, аз гына аш сыман нәрсә. Песи савыты. Ашый башлауга бетеп куя. 

Гаҗилә җиңги заказлар кәгазен кулына ала. Юк, болай булмый. Заказ бирә белмәүдән бу. Ул көн саен исемлектән «мясо», «гуляш», «каша», «лапша» дигән сүзләр эзли. Юк. Юк... 

Рагу. Азу. Бифштекс. Ромштекс. Бефстроганов... 

Бар икән күрәселәр... 

       Тефтели. Лангет. Солянка. Пудинг. Зразы... Бусы инде бигрәк иләмсез сүз. Ферма мөдире Гыйльмуш абзар ишеген ватып чыгып качкан үгезне бервакыт шулай дип сүккән иде. 

– Ярабби, складка сыер түшкәсе килеп керә бит соң! Нишләп монда чыкканда әллә нинди әкәмәткә әйләнә бу? – дип, ул карандаш белән кайсы туры килсә, шунысына төртеп чыга. Чит тел белмәгәч, ни хәл итмәк кирәк? Гаҗилә җиңги белән палатада бер татар хатыны яши иде. Яшь, сылу. Акчасы күп, көн саен йөзектер, мәрҗәндер сатып ала, төсле ташлар сатучы малайлар белән мәш килә. Ниндидер институтта укытам, диде, Хәбибрахманны белми икән. Бакча яшендәге ике малаен иренә тапшырып ял итәргә килгән. Үзе теләп. Әмма чибәр хатынга ял бик аз эләгә. Кич булдымы – таза гына бер егет белән култыклаша да киногамы, каядыр китеп бара. Таң атканда гына кайта. Гаҗилә җиңги йоклаган турыдагы тәрәзәне чиртә. Гаҗилә җиңги шыпырт кына барып эчтән бикле ишекне ача. Аннан ачык йөзле чибәр хатын барысын сөйли. Кая-кая барганнар, теге нәрсә дигән, бу нәрсә дигән... Гаҗилә җиңги аны тыңлап ята – үзенең йөрәге жу итеп китә. Аның килене дә шулай ара-тирә санаторийга баргалый бит. Хәбибрахманнан башка. Ул да шулай йөрсә? Аның Хәбибрахманы бик юаш, бик ышанучан бит. Гел уҗым бозавы инде. Аны да шулай алдамыймы килен? Әллә бу гаеп эш түгелме? Әллә моны Гаҗилә җиңги аңламый гынамы? Әллә ул тормыштан артта калганмы? 

– Ике балаң, ирең була торып ничек шулай йөрисең? – диде аңа бер таңда Гаҗилә җиңги. 

Сылу хатын кояшта янган матур тәнен ефәкләрдән, затлы тасмалардан азат итеп простыня астына кереп чумарга җыена иде, йөрәк тавышы белән әйтте: 

– И апа җаным, елына бер генә килә бит бу рәхәтлек, – диде. – Нибары егерме дүрт көн бит ул... 

Гаҗилә җиңги телсез калды. Хәер, ир янында нибары ярты ел торып калган башы белән ир хатынының вазыйфаларын каян белеп бетерсен соң ул? 

Аның күңеле инде мондагы тәртипләргә күнә бара. Шулай, шулай... Монда бөтен нәрсәнең исеме башкача икән. Диңгез ярында тик утыру – һава ваннасы. Сукмактан барсаң – туризм. Тегесе дә, бусы да дәва икән. Ә Гаҗилә җиңги болын буендагы фермага көненә ике тапкыр бара. Болын сукмагыннан гына йөри. Көненә сигез чакрым. 

Иртәгесен ул тагын теге түшкәләрне карап бушаттыра, тагын дулкыннар янына төшеп, мөлаем гына елмаеп күләгәдә утыра. Үзе күңеленнән кайтырга ничә көн калганын саный. 

Дулкыннар көлә-көлә уйнаклашалар... 

Алар Гаҗилә җиңгинең мондагы бик күп нәрсәне аңламавыннан көләләр бугай. Явыз көлү белән түгел, ә яратып, якын итеп... Гаҗилә җиңгинең күлмәгеннән дә көләләрдер. Нибары ике күлмәк белән килде бит ул. Күлмәкләре дүрт, биш иде югыйсә. Ә монда! Күлмәк бизгәге. Гаҗилә җиңги моның хикмәтен, фәлсәфәсен каян белсен? Аның бит дөньяга беренче чыгуы. 

Булган яшь чаклар... Пляждагы кырык яшьлек, илле яшьлек хатыннарның да яшь чаклары булган. Ләкин ул вакытта Кара диңгез кайгысы ике кереп бер дә чыкмаган! Сугыш вакытының бөтен кайгы-хәсрәте, ачлыгы меңләгән хатын-кызның яшь вакытын рәхимсез йоткан. Ситсы да булмаган, хәзерге кебек кыю фасоннар да булмаган. 

Ә менә бүген барысы да бар... 

Утыз яшьлек хатыннар һәр көнне күлмәк алыштыралар. Кырык яшьлекләр кичке ашка бөтенләй үзгәрешеп киләләр. Аларның көндез кияр өчен һәр көнгә – бер, кич кияр өчен тагын бер күлмәкләре бар. Әмма илледәгеләр барысыннан да уздыралар. Алары иртәнге ашка – берне, пляжга – икенчене, кичкә өченчене кияләр. Күлмәк алыштырып ашханәгә барганда кисәк кенә борылып кире кайтып киткәннәре дә бар. Чөнки аллея буйлап нәкъ шундый күлмәк кигән икенче берәү килә икән. Хатыннар үзләренеке төсле күлмәк кигән икенче бер хатынны бер дә яратмыйлар. Андыйлар кара-каршы очрашканда, бер-берсенә үтергеч салкын караш ташлап узалар, һәм шул көннән соң бер-берсе белән исәнләшми башлыйлар. Остарак ирләр күлмәк сылтавы белән аларга матур сүзләр әйтеп калалар. 

– Сезнең күлмәгегез гаҗәп матур! 

 – Ә мин үзем матур түгелме? 

 – Юк, мин әйтеп бетермәдем. Сезнең күлмәгегез сезнең өстегездә булганлыктан икеләтә матур. 

– Рәхмәт. 

Мактау сүзен тары боткасы май сеңдергәндәй йоткан хатын, җиңелчә генә кызарып, дулкынланудан аякларын саташтырып китеп бара. Бакчада тын буылырлык кершән исе аңкып кала... 

Диңгез буенда бар бер сылу кыз. Унсигез-унтугыз яшьләрендә. Институтта укыйм, ди. Ял итүчеләр арасында иң яше. Кызның нибары ике-өч күлмәге күзгә күренә. Берсен һәр көнне кич кия. Бер-икесе гап-гади ситсы күлмәкләр. Хатыннар белән карта уйнап яткан ирләр, пляжга ул төшеп басуга, сылтау-хәйлә табып, аның янына акрын-акрын җыелалар. 

– Ничек йокладың? 

– Өең сагындырмыймы? 

– Бүген кич кая барасың? – дип, сораулар белән аны күмәләр. 

Кызый, саран гына елмаеп, резин башлыгын кия дә диңгезгә кереп китә. Аның арзанлы күлмәге, туза башлаган туфлиләре янында таза, юан абзыйлар басып калалар. 

«Ах, шул кызыйга иң кыйммәтле туфли бүләк итәргә иде! Ләкин ничек? Кабул итмәс бит ул почык борын. Стипендиягә генә ничек яшәмәк кирәк?» 

Аена дүрт йөз сум ала торган зур трест җитәкчесе диңгезгә карап, ахрысы, әнә шуларны уйлый. 

«Их, шушы кыз белән бер генә кич бакчада сөйләшеп утырырга иде! Шушында, ял иткән җирдә үк, мәхәббәт, яшьлек турында бер шигырь язар идем!» 

Чал чәчле шагыйрь, ахрысы, шулай уйлый. 

Әмма Гаҗилә җиңги алай уйламый. «Савыгып, исән-имин генә кайтып китә алса ярар иде бу бала. Ялгышып китмәсә ярар иде, ирләр бик күп», – дип, Гаҗилә җиңги аның өчен борчылып утыра. 

Юан-юан хатыннар яр буенда дулкын эчендә тәгәриләр. 

Студент кыз ерак-еракка кереп китә. Ул йөзгән җирдә акчарлаклар уйный. Акчарлаклар атылып-атылып аның турысына төшәләр дә дулкынга борыннарын төртеп һавага күтәреләләр. Кыз йөзә дә йөзә... 

...Кич җитә. Студент кыз, үзенең ябык якалы кара йон күлмәген киеп, ашханәгә таба бара. Бакча юлында исә күлмәкләр күргәзмәсе: вак чәчәкле, эре чәчәкле, йон, кримплен, нейлон, лавсан, зәңгәр, соры, ак, диңгез дулкыны төсендә, саз төсендә... Бакча юлында куе ислемай исе, кершән исе. Студент кыз инде ашханәгә кереп китте, ә күлмәкләр дулкыны әле һаман чайкала. Ашыгырга ярамый. Күлмәкнең бөтен матурлыгы бакча эченнән барганда күренә. 

Күлмәкләр дулкынына оста телле ирләр тарафыннан мактау сүзләре ява: 

       – Сезнең күлмәгегез... 

       – Сезнең загарыгыз... 

        – Сезнең чәчегез... Фәлән-төгән, – диләр. 

Бакча гөрли... 

Әмма кайтырга нәкъ бер атна калганда гына, Гаҗилә җиңгинең кинәттән күңеле сынды: ул төш күрде. Сыерын күрде. 

Хәбибрахман бер сөйләп утырган булган иде: имеш, адәм баласына төсле төш керми, андый төш керсә, ул бик гайре табигый хәл була, андый кеше белән врачлар кызыксыналар... Менә, кызыксынсалар, Гаҗилә җиңгәңне тикшерсеннәр: төшендә ул сыерын нәкъ үз төсендә күрде. Кара елтыр тиреле. Маңгаенда ак кашкасы, бер аягының тояк өстендә ак урыны бар. Сыер ишегалдындагы яшел чирәмдә басып тора. Болар төс түгелмени? Сыерның кара күн елтыр ирененнән селәгәй ага. Үзе мөгри. Йа Алла! Савылмый калган ул! Зәмзәмбикә оныткан... Йә семьяларында тавыш чыккандыр. Алай дисәң, Миңнулла эчүен ташлаган иде. Ничек кенә булмасын – сыер савылмаган, ул үпкәләгән караш белән башын түбән игән, әкрен генә мөгри, Гаҗилә җиңгинең бәгырен телгәли. Кара танавыннан үләнгә селәгәе сузылган... 

Гаҗилә җиңги йөрәк ачысы белән ыңгырашып уянып китте. Палатадагы чибәр хатын әле йоклый иде. Торды, киенде, ишегалдына чыкты. Чинар, платан агачларыннан, куаклардан иртәнге салкынча һавага искиткеч затлы куе ис — туя куаклары исе таралган, түбәндә, ак кояш астында, зәңгәр-карачкыл сихри көзге булып диңгез ялтырый, кичәге гайрәтле дулкыннар күренми. Кырым көне ял итүче, дәваланучы халыкка матур сәгатьләр вәгъдә итеп уянып килә иде. Эвакуатор башта Гаҗилә җиңги  белән бәхәскә керде. Билетка заказ бирелгән, срогын үзгәртеп булмый, диде. Әмма Гаҗилә җиңги бирешмәде: чалбар кигән, озын кызыл тырнаклы, яшел керфекле бу кызны рәхәтләнеп сүкте – теге кыз бер авыз сүз татарча белми иде, елмаеп тыңлады. Ярдәмгә әлеге сылу хатын Гаҗилә җиңгинең бүлмәдәше килгәч кенә эш җиңеләйде. 

– Җәяү чыктым киттем булыр, аягым ат, кулым канат, – диде Гаҗилә җиңги. – Бу бака күзгә юньләп аңлат әле, әч-чәч, әч-чәч, кыяфәте норсызның!.. 

Эвакуатор кызый чибәр иде, Гаҗилә җиңги аны юри сүкте, билет алып бирсен дә аэропортка озаттырсын дип сүкте. Тегесе гел елмайды. Чибәр кызга хет яшел, хет шәмәхә булсын, керфекнең ниндие дә килешә... 

Институт хатыны да Гаҗилә җиңгинең алдан китүенә әйбер әйтмәде: сагынгач – нишлисең? Аннан, ике кешелек бу палатага, Гаҗилә җиңгинең путёвка көне тулмыйча, икенче кеше кертмәячәкләр иде. Анысы да уен-муен түгел. Диңгездә коенып кайткан яшь, сылу хатынның көзге каршында үз матурлыгына үзе соклана-соклана бер чишенеп киенәсе килмимени? Бәхет, зур бәхет бит ул – матурлыкка карау... Ялгыз бүлмә, гомумән, әйбәт инде ул. 

Шулай Гаҗилә җиңгигә ул билет алышты. 

Чибәр хатын белән аерылышыр алдыннан, Гаҗилә  җиңги, өлкән кеше буларак, аңа үзенең киңәшләрен биреп маташты. 

        – Көне буе кояш астында ятма, эссе кагар, харап булырсың, – диде. – Тәнең кубалакланып чыкса, нишләрсең? Каның сыекланып калса, нишләрсең? 

Чибәр хатын дөньяларны яктыртып матур итеп елмайды. 

– И апа җаным! – диде ул чын күңелдән. – Кояшта янган яшь хатын-кыз тәненнән дә матур бу дөньяда тагын нәрсә бар? Кайвакытта, яшькелт-зәңгәр суда йөзеп барганда, үземнең җилкәләремә, беләкләремә күз салам да: «И Ходаем, минме икән бу?» – дип уйлап куям. «И Ходаем, бу матурлыгымны миннән күпсенмә», – дип теләкләр телим... 

Гаҗилә җиңги аптырабрак калды. Ахрысы, болар икесе ике телдә сөйләшәләр иде. Ул үзенең йончыган, бушаган тәнен, аксыл-арык җилкәләрен күз алдына китерде. Аның беркайчан да тән турында уйлаганы юк иде. Шуңа күрә сүзне аңлаешлырак мәсьәләгә борды. 

– Теге әзмәвереңне дә ташла инде, иреңә ишетелсә нишләрсең? – диде ул, борчылып. 

Дөньялар тагын яктырып китте – әлеге сылу хатын тагын елмайган икән. 

– Ишетелми, ишетелми, апа җаным, – диде ул, көләч елмаеп. – Ишетелсә дә берни булмый. Мине сагынып тора ул. Менә мин аңа бүләк итеп бер шешә бик яхшы вино алып кайтам. Мин кайткач эри дә китә ул. Ул инде болай да бик бәхетле. Миндәй хатын бөтен кешегә дә эләкми ул, апа җаным. Мин бит турылыклы хатын. Минем матурлык икенче бер юньсезгә эләксә, ул хатын почмак саен интервью биреп йөрер иде. Мин андый түгел. Егерме дүрт кенә көн бит ул, апа җаным... 

Гаҗилә җиңги моңарчы да бу хатынның телен аңламаган иде, «интервью бирү» дигәнне ишеткәч, ул бөтенләй өмет өзде: күпме тырышса да, бу хатынның сүзләрен ул аңлый алмаячак иде. 

Алар кочаклашып аерылыштылар. Чибәр хатын машина кузгалганда кул болгап калды. 

Көн уртасында Гаҗилә җиңги инде Симферополь аэропортында динамиктан «Казан» сүзе ишетелгәнне көтеп утыра иде. Еракта, аэродром түрендәге мәйданда туктап калган ике канатлы кечкенә самолётлар аңа сыер көтүе булып, ә горизонттагы радиолокатор үзенең ак кашкалы кара елтыр сыеры булып күренә иде. Локаторның канаты-антеннасы әйләнеп-әйләнеп ала, әйтерсең лә Гаҗилә җингинең әле дә савылмаган сыерына чебен-кигәвен килеп бәйләнә, сыер, шуларны куып, башын, койрыгын селки иде... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар