Логотип
Проза

Тегермәндә

Киң җилкәле, тәбәнәгрәк таза гәүдәле, килеш-килбәте һәм төсе-кыяфәте белән Жюль Вернны укыган балаларның төшенә кереп аптырата торган, эт каешына әйләнеп беткән, алпан-тилпән килеп йөрүче матросларга охшаган тегермәнче Алексей Бирюков кечкенә алачыгының ишек төбенә чыгып утырган да, иренеп кенә сүнгән трубкасын суыра. Гәрчә инде чын көз җитеп, көннәр салкынча һәм юеш торса да, бу юлы ул солдат сукносыннан тегелгән калын соры чалбары белән аягына зур, авыр күн итеген кигән булса да, өстенә сюртугын, башына бүреген кимәгән. Ачык жилет изүеннән аның күкрәгенә дымлы, салкынча һава бәреп тора, әмма тегермәнченең бирчәйгән сөял сыман каты тәне, күрәсең, салкынны тоймый иде. Гадәттәгечә, итләч кызыл йөзе йокыдан уянгандагы кебек шешенке һәм җансыз, май баскан бәләкәй, рухсыз күзләрен ул каш астыннан гына як-якка — бер буага таба, бер лапас астындагы сарайларга, бер җәенке, карт өянкеләргә таба йөртә.

Сарай янында әлерәк кенә килеп төшкән монахлар чуала. Озын буйлы, чал чәчле Клиопа дигән карт өстенә былчырак чәчрәп беткән ряса, башына ямаулы скуфья кигән; каратут йөзле, кара сакаллы Диодор дигәне тумышы белән грузин булырга тиеш. Анысы өстенә гап-гади толып кигән. Алар тарттырырга дип алып килгән арышларын арбадан бушатып маташалар. Бер читтәрәк, тапталган пычрак чирәм өстендә, теткәләнеп беткән кыска толып кигән Евсей атлы хезмәтче утыра. Әле мыек та чыгарга өлгермәгән бу яшь егет лаякыл исерек иде. Ул кулында балык тота торган җәтмә әвәли, шуны ямаган атлы булып азаплана иде.
Тегермәнче бик озак итеп эндәшми-тынмый гына күзен йөртте, аннары капчык ташучы монахларга текәлде дә калын тавыш белән:
— Нишләп әле сез елгада балык тотасыз? Кем рөхсәте белән? — дип куйды.
Монахлар бернәрсә дип тә җавап бирмәделәр, алар хәтта тегермәнче ягына борылып та карамадылар.

Бирюков эндәшмичә генә трубкасын кабызды да сүзен дәвам итте:
— Үзегез дә тотасыз, өстәвенә бистә мещаннарына да рөхсәт итәсез. Мин елганы сездән дә, бистәдән дә откупка алдым, шуның өчен акча түлим, балык минеке дигән сүз, аны тотарга берәүнең дә хакы юк. Үзегез дин тоткан буласыз, үзегез урлашуны гөнаһка да санамыйсыз.
Тегермәнче авызын ачып иснәп алды, бераз эндәшмичә торды да сукрануын дщвам иттерде:

— Тапканнар гадәт! Монах булып изгеләр чутына кердек дигәч тә, сезне берни дә эшләтә алмаслар дисезме әллә? Тотарым да мировойга биререм менә! Мировой сиңа ряса кигән дип карап тормас, туйганчы утыртыр таш капчыгында. Җә, гел мировойсыз гына, үзем генә дә хәл итәрмен мин сезне. Су буенда очратырмын да шундый итеп кирәгегезне биререм, мәңге балык ашамас булырсыз.
— Юкка рәнҗетәсез, Алексей Дорофеич! — диде Клиопа йомшак тенор белән.— Аллаһы тәгаләдән курка торган адәм рәтле кеше мондый сүзне эткә дә әйтми, ә без, ничек тә, монах бит әле!
— Монах, имеш!—диде тегермәнче мыскыллап. — Балык кирәк булдымыни? Соң син аны сатып ал! Нигә урлашасың?
— Урлашумыни ул, ходаем!? — дип, чыраен сытты Клиопа.—Нигә дип шулай рәнҗетәсез? Безнең послушниклар балык тоттылар, дөрес анысы, әмма аларның атабыз архимандриттан рөхсәтләре бар иде. Атабыз архимандрит фикеренчә болай була: сездән акча тулаем бөтен елга өчен алынмаган, ул акча безнең як ярда җәтмә куярга сезнең дә хакыгыз булсын өчен алынган. Елга бит бөтенләе белән сезгә бирелмәгән... Ул сезнеке дә, безнеке дә түгел, аллаһы тәгаләнеке ул...
— Архимандритың да үзең кебек,— дип сөйләнде тегермәнче, трубкасын итегенә бәреп кага-кага.— Маташтырырга ярата ул да! Архимандрит дип карап тормам мин. Ул ни, син ни миңа, менә бу Евсей ни. Елгада туры китерәм икән, аңа да эләгер...
— Монахларны тотып тукмарга уйлыйсыз икән инде, анысын үзегез карагыз. Ахирәттә безнең өчен яхшырак булыр. Виссарион белән Антипийны кыйнадыгыз бит, тукмагыз әйдә боларын да.

Диодор Клиопаны җиңеннән тартып куйды:
— Дәшмә инде, тимә шуңа!

Клиопа исенә килеп тынып калды, капчыкларны ташырга тотынды, ә тегермәнче сукрануында булды. Ул иренеп кенә сукранды, җөмлә саен трубкасын суырып куйды, җөмлә саен төкеренде. Балык мәсьәләсендә сөйләнеп туйгач, ниндидер ике капчыгын исенә төшерде. Ул капчыкларны кайчандыр монахлар «басып калган» булган, имеш, Бирюков шул капчыклар хакында сукранырга тотынды. Аннары, исерек Евсейнең эшләмәгәнен күреп алгач, монахларны тынычлыкта калдырды да, бөтен дөньяны әшәке, җирәнгеч сүзләр белән яңгыратып, үзенең хезмәтчесенә ташланды.

Монахлар баштарак, түзәргә тырышып, тирән-тирән итеп көрсенгәләп карадылар, иллә дә Клиопаның сабырлыгы озакка бармады... Ул, кулларын болгап алды да, еламсыраган тавыш белән:
— И ходаем, тегермәнгә килүдән дә читенрәк эш юк бит минем өчен. Җәһәннәмеңә төшү белән бер инде менә! — диде.
— Ә син килмә! — дип ырылдады тегермәнче.
— Бер генә дә килмәс идем югыйсә, барырга бүтән тегермәне юк бит аның! Уйлап кына кара, тирә-күршесендә синекеннән башка бер генә тегермән дә юк бит ичмасам. Я ашлыгыңны тарттырмыйча аша, я гел ачка үл!

Тегермәнче тыела алмыйча әшәке сүзләрне уңга да, сулга да яудыра бирде. Трубка суыру кебек үк, сукрану белән сүгенү дә аның гадәтенә кергән иде, күрәсең.
— Ичмасам шул хәтле каты сүгенмә инде! — дип ялварды Клиопа аптырагач, үзе күзләрен чет-чет йомгалады. — Бераз гына тынып тор инде!
Ниһаять, тегермәнче тынды, ләкин аның бу тынуы Клиопа үтенгәнгә түгел иде. Буа турысында бәләкәй генә, түгәрәк кенә бер карчык күренде. Миһербанлылыгы аның йөзенә чыккан иде. Өстенә коңгыз төсле буй-буй бер сәер салоп кигән. Кулына кечерәк кенә төенчек тотып, кыска гына таякка таянган...
— Исәнмесез, атакайлар! — диде ул сакауланып, монахларга башын ия-ия.— Алла ярдәм бирсен! Исәнме, Алешенька! Саумы, Евсеюшка!
— Исәнмесез, әнкәй,— диде тегермәнче чыраен сытып, үзе карчыкка таба күз дә төшермәде.
— Кунакка килдем әле яныңа, балакаем! — диде әнкәсе елмаеп һәм сөеп кенә улының йөзенә карады.— Күптән күрешкән юк бит. Август урталарыннан бирле бардыр инде... Теләсәң-теләмәсәң дә каршы ал инде, әйдә!.. Ябыгып киткәндәй булгансың әле үзең...
Карчык тегермәнченең янына ук барып утырды, алып гәүдәле бу кеше янында аның өстендәге салобы коңгызга тагын да ныграк охшый төште.
— Әйе, шул чама була торгандыр,— дип, сүзен дәвам итте карчык.— Сагындым, улым, сине уйлап җаным әрни, килергә генә җыенам — әле яңгыр ява башлый, әле чирләп китәм...
— Хәзер бистәдән килүегезме соң? — дип төнтекләнеп кенә сорады тегермәнче.

— Әйе, өйдән туры килдем...
— Сезнең бу авыруыгыз, бу кыяфәтегез белән кунакка йөрергә түгел, өйдә утырырга кирәк. Җә, ни дип килдегез инде? Аяк киемегезне жәлләр идегез ичмасам!
— Сине күрәсем килде шул, балам...— Аннары, монахларга таба борылып, карчык сүзен дәвам итте: —Улларым икәү минем: менә бу да, аннары бистәдәгесе — Василий атлысы. Ике генә бөртек үзләре. Ә менә мин бармы, юкмы, исәнме, үлгәнме — алар өчен барыбер. Югыйсә бит алар минем үз улларым, үз балаларым, юанычларым... Алар миннән башка яши алалар, ә мин алардан башка бер көн дә тора алмам кебек. Картаебрак кителде шул, туганкайлар, бистә тиңенте җирдән килеп йөрүләре авырракка китте.

Аннары тынлык урнашты. Монахлар соңгы капчыкларын лапаска кертеп куйдылар да ял итәргә дип арбага менеп утырдылар... Исерек Евсей әле һаман кулындагы җәтмәне әвәли һәм вакыт-вакыт йокыга түнеп ала иде.
— Вакытсыз чакка туры килдегез, әнкәй. Хәзер минем Каряжинога чыгып китәсем бар,— диде тегермәнче.
— Китәсе булгач, китәрсең! Аллаһы тәгаләнең үзенә тапшырыйк! — дип, көрсенеп куйды карчык.— Миңа карап эшеңне калдырмассың бит... Берәр сәгать кенә ял итәм дә кайтып китәм мин... Бала-чагалары белән бергә Васялар сиңа сәлам әйттеләр, Алешенька...
— Һаман эчәме?
— Бик ул хәтле ук булмаса да, эчә инде. Яшерен-баты-рын түгел, эчә инде, эчә... Күп эчәрлек рәте юк, анысын үзең дә беләсең, кайчакларда кеше-кара бирсә генә инде шул... Тормышы авыр аның, Алешенька! Җәфаланып беттем инде мин аның белән... Ашарга юк, бала-чагасының өсте-башы сәләмә, үзенең кеше арасына чыгарлыгы юк — чалбары кырык ямаулы, аягына юк... Алтыбыз бер бүлмәдә өелешеп ятабыз шунда... Моннан да ары хәерчелек булмас инде... Синең яныңа да, бераз гына булыша алмассыңмы, дип килүем иде... Карчык кешенең сүзен аяк астына салма инде, Алешенька, ярдәм итә күр инде Василийга... Абыең бит!

Тегермәнче сүзсез генә читкә карап утырды.
— Ул — хәерченең хәерчесе, ә син — алланың биргәненә генә шөкер диген инде! Тегермән дисеңме, яшелчә бакчасы дисеңме, ул балыгын тотып сату дисеңме... Ходай тәгалә сиңа зиһенен дә биргән, башкалардан сине өстен дә иткән, тамагыңны да тук иткән... Ялгыз да үзең җитмәсә... Ә Ва-сяның дүрт баласы янына, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, мин дә бар бит әле, жалуньясе дә җиде генә тәңкә. Ничек итеп туйдыра алсын, ди, инде ул безнең җыеныбызны да? Ярдәм итә күр инде, улым...

Тегермәнче эндәшми-тынмый гына тырышып-тырышып трубкасына тәмәке тутырды.
— Бирәсеңме соң инде? — дип сорады карчык.

Тегермәнче, авызына су капкандай, дәшмәде. Көтеп-көтеп тә җавап ала алмагач, карчык көрсенеп куйды, монахларны, Евсейне күздән кичерде, аннары торып басты.
— Бирмәсәң бирмисең инде, ходай үзе хәерле итсен,— диде ул.— Бирмәссең дип уйлаган идем шул үзем дә... Килүем дә күбрәк Назар Андреич хакында иде... Бик җылый ул, Алешенька! Кулларымны үбә-үбә зинаһарлап сорады, сиңа килеп ялварырга кушты...
— Аңа ни кирәк?
— Бурычын түләсен, дигән иде ул сине. Тегермәнгә тартырга дип илткән арышымны бирмәде, ди.
— Кеше эшенә тыгылып йөрү сезнең эш түгел ул, әнкәй,— дип мыгырданды тегермәнче.— Сезнең эшегез әнә гыйбадәт кылу.
— Кылам, бик кылам, улым, тик менә аллаһы тәгалә генә минем догаларымны бер дә кабул итми шул. Василий да хәерче, мин үзем дә соранам, кешедән калганны киеп йөрим, син менә бик бай яшисең дә бит, ә күңелеңдә ни барын бары бер ходай белә. Их, Алешенька, ачкүзлелегең харап итте шул сине! Бар ягың да килгән үзеңнең югыйсә: акыллы да үзең, чибәр дә, байлыгың да җиткән, тик юньле кеше генә була алмагансың. Чыраең якты түгел, гомереңдә бер елмаймассың, бер җылы сүз әйтмәссең, әллә нинди рәхимсез, шәфкатьсез, бер төрле ерткыч дип белерсең... Йөзеңне генә күреп бак үзеңнең! Синең хакта халыкның ни сөйләгәнен тыңлап кара! Әнә монахлардан сораш, әйтерләр. Халыкны имәсең дип, җәберлисең дип, юлбасар хезмәтчеләрең белән төннәрен юлаучыларны талыйсың, атлар урлыйсың дип әйтәләр... Тегермәнең дә каһәрләнгән урын сыман бит синең... Бер егет, бер кыз килмәс яныңа, һәртөрле җан иясе кача үзеңнән. Хаин белән залимнан башка исем дә юк үзеңә...
— Тинтәк сез, әнкәй!
— Син баскан җирдә үлән үсми, син сулаган һавада чебен очмый. Тегеннән дә моннан да: «Их, тизрәк берәрсе бәреп үтерсә икән үзен җә өтермәнгә утыртсалар икән!» дигән сүзләр генә ишетәсең. Шушыңа ничек чыдарга тиеш ана йөрәге? Җә, ничек? Балам бит син минем, йөрәк парәм бит...

Тегермәнче урыныннан кузгалды.
— Миңа китәр вакыт җитте,— диде ул.— Хушыгыз, әнкәй!

Бирюков лапастан озын арбасын тартып чыгарды, атын алып чыкты, тәртә арасына төрткәләп кертте дә җигә башлады. Карчык аның янында уралды, үрелеп йөзенә карарга тырышты, еламсырап күзләрен чет-чет йомгалады.
— Хуш инде алайса! — диде карчык, улының ашыга-ашыга чикмән киюен күреп.— Исән-сау гына яши күр инде, безне дә онытма. Тукта, мин сиңа күчтәнәч бирим әле...— дип сөйләнде ул, тавышын әкренәйтә төшеп, үзе төенчеген чишәргә азапланды.— Кичәгенәк дьякон карчыгына барганыем, шунда күчтәнәч бирделәр... Сиңа дип җыеп куйганыем...

Карчык улына бәләкәй генә прәннек сузды.
— Китегезче! — дип кычкырды да тегермәнче, ананың кулын этеп җибәрде.

Карчык каушап калды, кулыннан прәннеге төшеп китте, борылып акрын гына буага таба юнәлде... Бу күренеш барысын да тетрәндерде. Котлары алынган монахларның кычкырып җибәрүләрен әйтеп тә торасы юк, исерек Евсей булып ул да тораташ каткан, куркынып хуҗасына текәлгән иде. Тегермәнче монахларның һәм хезмәтчесенең йөзенә чыккан мәгънәне аңладымы, әллә инде аның үзенең күңелендә күптән сүнгән хисләр уяндымы, ни булса да булды — аның йөзендә дә куркуга охшаган бер нәрсә чагылып китте...
— Әнкәй! — дип кычкырып җибәрде ул.

Карчык сискәнеп китте дә борылып карады. Тегермәнче ашыгып кына кесәсенә тыгылды һәм зур күн янчыгын тартып чыгарды...
— Менә сезгә...— дип сөйләнде ул, янчыгыннан кәгазь, көмеш акчалар чыгара-чыгара.— Алыгыз!
Ул акчаларны кулында әвәләде-әвәләде дә ни өчендер монахларга таба борылып карады, аннары тагын әвәләде. Кәгазь акчалар һәм көмеш акчалар бармак араларыннан шуышып бер-бер артлы кире янчыкка коелдылар, аның залында бер егерме тиенлек кенә торып калды... Тегермәнле шул егерме тиенлекне әйләндереп-әйләндереп карады, бармак араларында ышкыштырды, аннары, тамагын кыргалап, кызарынып, әнкәсенә сузды...

Саимә ИБРАҺИМОВА тәрҗемәсе.

фото: https://pixabay.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    рэхмэт яусыняусын. Олы эш башкаргансыз

    Хәзер укыйлар