Логотип
Проза

Тау ягы егете турында легенда

— Менә сиңа бирергә куштылар. Операция вакытында бирә алмадык, — дип, шәфкать туташына бер язу тоттырдылар. Зөһрә аптырап язуны ачты. “Зөһрә, мин фронттан. Кыска вакытлы ял бирделәр, сине күрергә дип килдем. Сине операциядә диделәр. Соңгы минутыма кадәр сине көттем. Озак көтсәм дә сине күрә алмадым. Бөтен отпускам юлга китеп бетте, хәзер поезд белән Казаннан китәм. Бик кызганыч. Тик сине күрер өчен генә килдем. Бик сагындым, бик сагындым. Маликов”.

Зөһрә сәгатькә күз атты. Халатын да салып тормады, вокзалга чапты. Вокзалда ак халатлы сестраны туктатып тормадылар. Солдатлар төялгән, инде китәргә хәзер булып, пошкырып торган паровозлы хәрби состав яныннан йөгереп үтте. Урам якка чыкты. Вокзал алдында барлык кешедән аерылып, трамвайларны күзе белән ашардай булып карап торучы хәрби күренде. Борылды. Зөһрәне күрде:
— Зөһрә!!!
— Маликов!!! Камил!

Йөгереп килеп егет кызны кочып алды. ...Ләкин шулчак поезд китәргә сигнал бирде. Яшьләр аптырап бер-берсенә караштылар, ләкин ни чара! Китәргә, китәргә кирәк! Маликов Зөһрәсен үпте, кочагына кысты:“Зөһрәм минем, шатлыгым минем. Кайда булсам да мин сине эзләп табармын!”...
Егет китте, кайнар яшьләрен түгеп, кыз ялгыз калды...

* * *
Немецлар амбарда разведчик егетнең һушсыз гәүдәсен табалар. Тентеп, разведчиклар штабтан алган документларны эзлиләр. Һичнәрсә дә тапмагач, котырынып һушсыз гәүдәне типкәләргә, кыйнарга тотыналар. Шул вакыт штаб офицерларыннан берсе килеп керә, ашыгып кычкыра: “Туктагыз!”

Маликов ыңгыраша, аңга килә башлый. Офицер аннан сорау алырга уйлый. Аны күтәреп өстәлгә салалар. Ләкин ул тагын аңын җуя.

Битенә җылы, йомшак нәрсә тиюгә, Маликов аңына килә башлый. Алҗыган тәненә, газаплы авырту, сыкрауны басып, тыныч рәхәтлек тарала. Еракта, бик еракта калган ниндидер бер рәхәт хатирә дулкын-дулкын булып, бер югалып, бер яктырып аның аңын каезлый. Чү! Тукта! Бу нәрсә? Бу кайчан булды? Көчәнеп уйлаудан ул тагын аңын җуя. Әлеге җылы йомшак нәрсә аның битен иркәли. Интеккән тәнне тагын рәхәтлек били. Маликов аңына килә, исенә төшерә: әйе, әйе, әнә ямьле Идел буе. Әнә чәчәк тоткан Зөһрәсе. Әнә ул Зөһрәсен каты итеп кочып ала. “Зөһрә, Зөһрә бәгыркәем! Кайда син?!” Йөрәк сыкрап хәтерен буташтырды. Егет тагын аңын җуйды. Борынына тәмле хушбуй исе килеп бәрелде, битенә кайнар сулыш бөркелде. Кемнеңдер үзен суырып-суырып үбүенә ул тәмам аңына килде. Күзләрен ачты. Егет күзләре зур итеп ачылган зәңгәр күзләр белән очрашты. “Зәңгәр күзнең” йомшак сары чәчләре аның йөзен иркәләде. Егетнең тәмам аңга килүен күреп, “зәңгәр күз” аның иреннәрен янә суырып үпте, йөзен үзенең ялангач күкрәгенә кысты. Кайнар хис егет тәнен куырып алды. Шулчак янәшәдә генә юмалаучы ялагай тавыш ишетелде:
— Менә сезгә нинди рәхәт! Без сезне хәзер үк бу чибәркәй белән җылы диңгез буена озатабыз. Анда сезне җылы диңгез, чибәр хатыннар көтә. Тик штабтан алган кәгазьләрне кая яшердегез, шуны гына әйтегез! Сез хәзер бу гүзәл белән җылы диңгез буена китәсез. Тик кая...! Кайда яшердегез документларны. Әйтегез!

Егетнең аңын гаҗәеп саф фикер кисеп үтте: “Кайда яшердегез? — ди. Димәк документларның кемгәдер тапшырылуын уена да китерми! Белми! Димәк, Марков документлар белән сиздермичә китә алган!” Ул елмайды. Кискен хәрәкәт белән башын шушы эш өчен чакыртылган фәхишәнең ялангач күкрәгеннән читкә алды. Сорау алучы офицерга карады, булдыра алганча елмаерга тырышып, сорауга җавап кайтарды:
— Минем бурычым — яшерү. Синең эшең — эзләү!

Фашист офицер үзен-үзе тыя алмыйча, бөтен көченә кизәнеп, Маликовның яңагына сукты, котырынып аны өстәлдән сөйрәп төшерде. Аның кан баскан күзләре өстәл кырыендагы такта эшләре өчен куелган кадак тутырылган ящиккә төште. Ул шашынып акырды:
— Кадакларга!!! Стенага кадакларга! Кадакларга!...

Амбардагылар бермәлгә тынып калдылар. Офицер котырынып приказын кабатлауга барысы да хәрәкәткә килә: такта эшләре өчен җайланган бу амбарда тиз генә чүкече дә табыла. Офицер алдына үгездәй таза бер немец солдаты да килеп баса. Кадаклы ящик тә алга куела. Берничә солдат Маликовны стена янына сөйриләр. Офицер солдатларга кычкыра: “Арагызда медик бармы?!” Анысы да табыла.

— Шундый итеп кадакла, ул җәзалансын, ләкин тиз генә үлмәсен! Мин аннан документларны кая яшергәнен әйттерәсем бар! — дип акыра офицер.

Берничә немец Маликовның гәүдәсен бастырып стенага териләр. Палач кулында кадак белән чүкеч. Кайчандыр медик булырга укып та булдыра алмаган “медик” немец Маликовның кулларын ике якка җәелдертә. Нәрсәнедер исенә төшерергә тырышып, маңгаен җыера, күзләрен челт-челт йома.

— Менә монда кул чугының сөякара мускуллары. Менә шунда как!... Әйдә, әйдә кадакла!..

Кадаклар тишкән тәннән чәчрәп кан ага, Маликовның тәне тартыша, ул ыңгыраша...

— Менә монда как!

Аяклар кадаклана. Баш, гәүдә иелеп төшмәсен өчен чит-читләренә кадаклар кагып, бау белән тарттыралар. Ләкин гәүдә авырлыктан түбән шуыша башлый. “Медик” Маликовның күкрәгенә төртеп күрсәтә:
— Менә, менә монда ике беләкнең сөяк арасындагы мускуллар. Менә, менә шунда кадакла! Кадакла! Кадакла!..

* * *
Амбарда Маликов тапшырган документларны алып, Марков бар көченә алга чаба. Тукталмаска! Тукталмаска! Бу уй аның миен каезлый. Ул соңгы көчен җыеп алга, һаман алга ыргыла. Менә нейтраль полосаны үтте.
Каршыга иптәшләре йөгерә, ул сулышы кабынып:
— Безнекеләр камалышта! Амбарда, штабта. Камалышта!!!..

Ул тагын нидер әйтергә тели, ләкин аңын җуеп җиргә ава...

Разведрота буенча кыска приказ: “Юлга!”. Камалыштагыларны коткару өчен махсус отряд ашыгып, таң томаны эченә кереп югала.

Махсус разведрота каты бәрелешләр аша немец штабына омтыла. Көчле атака белән штабка бәреп керә. Керү белән юлда Кирилл гәүдәсен табып алалар, амбарга ташланалар. Анда кергәч, стенага кадакланган, канга баткан Маликовны күреп, бермәлгә исләре китеп, катып калалар, аннан барысы бергә Маликовны стенадан алырга тырышалар. Әле Маликовның тәне җылы, әле ул үлмәгән. Иптәшләре аны күтәреп алып, саклык белән генә өстәлгә салалар. Ярдәм күрсәтергә ашыгалар. Шунда гына алар Маликовның башы ап-ак, кара чәчләре кардай агарган икәнне күрәләр. Маликов әкрен генә күзләрен ача.

* * *
Дошманнан чистартылган шәһәрнең госпитале. Ак чиста палата уртасындагы караватта — Маликов ята. Сулган сары йөзен карасуланып үсә башлаган сакал-мыек каплаган. Куе каракашлары җыерылган. Агарган чәчләре маңгаена төшкән. Авыр сулыш алып, янып торган кызыл иреннәр бу тәндә яшәү көче барлыгын күрсәтәләр.
Инде күпме вакыт аның тормышын саклап калу өчен көрәш бара. Ул азга гына аңына килә, ләкин бик тиз һушын җуя. Күп тырышулар аркасында тагын аңы кайта, ләкин шуннан соң ук хәле тагын да авырая.

Ул караңгы үлем дәрьясында йөзә. Аны кинәт салкын упкын суыра, ул төпсез бушлыкка оча. Боздай салкын тәнен куырып ала, шунда ук ниндидер кайнар агым аны көйдерә башлый. Бик күп көйдергеч нокталар, ул шулар арасында айкала. Шулчак аны тагын салкын үлем дәрьясы үзенә тарта... Вакыт-вакыт Маликовның кан басымы, температурасы бик нык күтәрелә, ә аннан кинәт төшә. Организмда барган көрәш йөздә чагыла: я ул янып китә, иреннәре, битләре яна, ләкин беркадәр вакыттан соң аның йөзе агарынып кала, балавыз төсенә керә, иреннәре күгәрә һәм тагын бу халәтне югары температура алыштыра.

Палатада Үзәктән ашыгыч чакыртылган күренекле профессор һәм яралыга ярдәм итәргә әзер врачлар сакта тора. Профессор авыруның тарихы белән бик җентекләп танышты, барлык белгечләрне җыеп консулиум үткәрде. Бер көн эчендә Маликовның җәрәхәтләрен рәткә кертү өчен берничә операция ясарга туры килде. Кан бирү егетнең хәлен бераз үзгәртте. Бөтен тәнен каплаган җәрәхәтләр аңа коточкыч авырту тудыралар. Хәлен җиңеләйтү өчен яңа дарулар, яңа дәвалау методлары кулланылды. Егетнең аңга килүе ешая башлады.

Профессор яралы сугышчыларны сәламәтләндерү өчен бөтен вакытын, барлык көчен бирә. Алсыз-ялсыз эшләү аны да бик йончыткан. Дошман авиациясе шәһәрләрне бомбага тотканда, аның гомер кичергән сөекле хатыны һәлак булуы, бердәнбер улының фронтта үлеп калуы — профессорны бөтенләй өшәндереп-картайтып җибәргән.

Профессор үлем белән көрәшеп, интегеп ятучы Камилнең янына ук килеп утыра. Кулын кулларына ала. Озак итеп йөзенә карап тора һәм үзе дә сизмәстән анда бу егеткә карата бик җылы хисләр туа. Әйе, әйе, кечкенә чакта менә шулай йоклап яткан улына яратып карап, тора иде. Һәм менә бу батыр егет аның улы, үз улы кебек тоела башлый. Ул Камилнең өстен әйбәтләп яба, кулларын җайлап куя. Шулчак күзе карават янындагы тумбочка өстенә, графинга сөяп куелган кечкенә генә фотосурәткә төшә. Ул рәсемгә ишарәләп коры гына: “Бу нәрсә тагын?” — дип үзен һәрчак озатып йөргән ярдәмчесенә карый. Ярдәмче хәрбиләрчә кыска гына итеп:
— Гимнастеркасының эченә тегеп куелган булган! — дип җавап бирә.

Профессор сузылып рәсемне ала. Анда чәченә чәчкә кадаган кыз рәсеме. Әйләндереп, анда язылган адресны кабат-кабат укып карый. Рәсемгә карап, озак уйланып утыра. Аннан ярдәмчесенә борылып:
— Коллега, Сез психолог буларак ничек уйлыйсыз, бу батырның күкрәгендә сакланган кыз биредә — бу егет янында булса, аның хәленә уңай тәэсир итәр микән? — дип сорап куя.
— Мин дә шуны уйлыйм. Эзләтеп карарга иде... бик озак вакыт үтмәгән бит!
— Бөркет — Идел егете, организм яшь, нык. Монда мәхәббәт тә кушылса, үлем җиңелми калмас!...
— Әлбәттә! Ләкин... Әгәр таба алсак, кызга егетнең нинди хәлдә булганын аңлатырга кирәк. Төрле хәлләр булуы бар бит! Аның кире кагуы да ихтимал...
— Шулай, шулай. Кызны эзләтү, чакырту мәсьәләсен Сезгә тапшырам, коллега!

Ул ризалыгын һәм приказны үтәргә хәзерлеген белдереп, баш иде.

* * *
Сугыш инде өч ел дәвам итә. Менә медсестра Зөһрәгә дә повестка килде. Кыз җәһәт җыенды. Юлдаш итеп ике рәсем: әнисенең рәсемен һәм ялда Маликовлар белән бергә төшкән гомуми рәсемне алды. Кыз хәвефле озын юлга чыкты. Военкоматта аны читтән килгән хәрби врач карамагына җибәрделәр. Хәрби врач — олы яшьтәге, тыныч кыяфәтле сөйкемле бер хатын. Ул Зөһрәне бик кызыксынып, сынаулы караш белән каршы алды. Озаклап аныңтормышын, эшен сорашты. Мединститутныңдүртенче курсын бетергән булуын ишеткәч, “Медсестра булуыгыз да һәм тиздән врач булуыгыз да бик яхшы, бик яхшы”, — диде, тагын нидер өстәргә теләгән иде, ләкин әйтмәде. Бары тик: “Без ашыгыч ерак юлга чыгабыз. Сезгә хәзерләнеп килергә әйткәннәрдер бит?” — дип сорады. Зөһрә: «Мин хәзер» — диде.

Самолет шәһәр өстеннән әйләнде. Кыз самолет тәрәзәсеннән түбәнгә карады: “Әнә туган шәһәр! Әнә туган Идел! Хуш туган ил! Сау булыгыз, барыгыз да сау булыгыз!” — диде кыз дулкынланып.

Аста ялтыр тасма булып Идел акты. Ул “Хәерле юл сиңа, Зөһрә кыз!” — дип борыла-сарыла кул болгагандай булды. Ә самолет ашкынып кызны Көнбатышка, дәһшәтле сугыш ягына алып китте.

* * *
Госпиталь. Профессор һәркөн палатада, кичләрен эштән соң да Маликов янында озаклап утыра. Егет үлемне җиңү өчен бөтен көче белән көрәшә. Ул талпына, салкын үлем аны кочып, каядыр өстери. Егет тырыша, ычкынып китеп, утка барып төшә. Кайнар дәрья айкала, тирә-юнь караңгы... чиксез караңгылык... Кинәт еракта-еракта, яшендәй сызылып, ниндидер зәңгәр нур үтә, ул егеткә кул изи сыман. Егет, соңгы көчен җыеп, шул нурга омтыла. Ул тирән итеп сулый, каты ыңгыраша, башын як-якка айкый, аның йөзе алсуланып китә, керфекләреннән нур сирпелә һәм ул көчен җыеп күзләрен ача... Профессор — улын җуйган карт ата улына елмайгандай шатланып елмая. Аларның күзләре очраша. Ирексездән аның тамагына ниндидер төен күтәрелә, күз тамырларын авырттырып күзенә яшь килә...

Шулчак каядыр очып үткән самолет тавышы колакка чагылгандай була. Ул көтә, ул бик көтә.

Чыннан да, еракта болыттан-болытка бер самолет оча.

Зөһрәне военкоматтан алып киткән хәрби врач хатын самолетта килгәндә Зөһрәгә профессор кушуы буенча аны эзләтүен, военкоматка чакыртуын һәм менә бу сәфәрнең сәбәбен сөйләп бирә.

Зөһрә дулкынланып, исе китеп бу сүзләрне тыңлый һәм самолетның соң дәрәҗәдә әкрен очуына аптырый. Аның йөрәге үзе самолет алдына чыгып очардай була, зарыгып көткән бик якын кешесе янына ярдәмгә талпына. Ә колагында Камил Маликовның “Зөһрә, кадерлем син минем, мин сине барыбер эзләп табармын!” — дип сөеп әйткән һәм күңелендә тын гына агылган үзәк өзгеч моң булып озын гомер елларына калачак сүзләре — соңгы сүзләре яңгырый...




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар