Логотип
Проза

Татар килә!

“Тояк эзе” романыннан

Кинәт кенә күк урталай ярылды. Анда моңарчы берәүнең дә күзе күрмәгән коточкыч кара бушлык хасил булды. Ул шундый котсыз, шундый шомлы иде ки, адәмнәр куркышып җиргә ауды. Тирә-як зир-зәбәр килә, җир камыр кебек сузылып, эчендә саклаган барча нәрсәсен атып чыгарырга тотынды. Ә ул нәрсәләр берсе артыннан берсе көлгә әйләнә барды...
Аһ, кая син шәфкатьле вә мәрхәмәтле Кояшыбыз? Төнне көн кебек яктыртучы нурлы Аебыз? Энҗе бөртекләре сибелгән йолдызлы Күгебез? Ястыктай йомшак Җиребез?

Җир белән күк бергә тоташты, көн белән төн буталды, ут суга, су утка әйләнде. Җиһан уңын-сулын югалтты.
— Кыямәт! — дип өзгәләнде кавем.

...Кәшшаф чытырдатып күзләрен йомган хәлдә капшангалап карады, әмма тотыныр нәрсәгә юлыкмады, куллары янә салынып төште. Гәүдә-сыны да очып йөри кебек. Әллә инде җаны тәненнән аерылган? Алай дияр идең, уе бар. Бу инде яшәү дигән сүз.

Яшәү! Яшәгәндә үткәнең дә, киләчәгең дә җуелмый, күзәнәкләребезгә сеңеп, хәтердә саклана. Алар тоташ. Вакыт, Чор, Заман төшенчәсе шул рәвешчә барлыкка килә. “Яшәгән халыкның гына үз тормышы — үз вакыты бар”, — дип язып чыккан иде мәртәбәле журналыбызда бер галимә ханым. Хәйран калган иде аның фикер байлыгына, мәгълүматына? “Идегәй” дастанының бөеклеген әлеге ханым шикелле тирән итеп дәлилләгән башка берәүне дә белми Кәшшаф. “Әгәр син исән икән, иртәгәге көнеңдә бар, киләчәгеңдә бар. Вакыт — яшәүнең бердәнбер үлчәме”.

— Әй, миһербанлы бәндәләр, юл табарга булышсагыз иде, адаштык, — дип оран салды бер бичара адәм.
— Сез кем буласыз? — дигән сөаль яңгырады.
— Гыйлем ияләре, елъязма язучы хикмәтле кешеләр...

Кәшшаф сискәнеп китте. Бу соң институт директоры Галимовның тавышы ләбаса! Зил-зиләбә аны да бөтереп алган икән. Шулай, Вакыт Галиҗәнаплары алдында без һәммәбез дә тигез, ул син түрә, син академик дип тормый, барчабызны бер тарак белән тарый.

— Татар тарихы бик буталган. Без сезгә ике юл күрсәттек, беренчесе — Хаклык юлы, чытырманлы юл; икенчесе — Яраклашу юлы, такыр юл. Сез кайсын сайладыгыз?

Бу көтелмәгән сөальдән елъязмачылар шүрләп калдылар ахры, ләм-мим. Шунда колакларны чыңлатып күк күкрәп алды да дөнья тынлыкка чумды, җиргә ап-ак томан төште, күзгә төртсәң дә күренерлек түгел. Берзаман шул якты караңгылык эченнән ду галәмәт булып яу килгәне ишетелде. Әйтерсең лә, йөзләгән, меңләгән барабанны берьюлы кагалар: дөп-дөп-дөп...

Ниһаять, яу томанны ерып чыкты. Җә, Хода, манзара дисәң дә манзара! Алда да атлар төркеме, артта да, уңда да, сулда да... Дәрья! Бер мизгелдә тояклар туфракка орынып ала, икенчесендә — кош канатларыдай өскә ыргыла: дөп, дөп, дөп! Дәррәү бер сулыш, дәррәү бер очыш. Җайдакларның кулларында уракка охшаш кәкре кылыч.

Чың-чың иткән чын йөгән.
Чыңлатканда караган,
Токымы толпар яралган.
Тимгел чуар ат бирәм,
Ул чуарны мен, — диде,
-Җил карамый җил, — диде.
Татар килә!


Әйе, ат өстендә татар гына үзен шулай горур, җиңел, кәкитләрчә кылтыкланып тота белә. Татар гына атны бар хәзинәләрдән дә өстен күрә. Фәкать татар гына башын аямыйча яу баса.

Толпарның эзе бетмәс, тоягы китмәс.

Ата каз шикелле муеннарын алга сузып атлар чаба. Колак төбендә тояк тавышы. Бу тавыш күңелгә ашкынулы моң булып ята. Татар моңының, татар җыруының чишмә башы, мөгаен, болыннарда уртлап йөргән тайлар кешнәвенә, чабышкыларның тояк авазларына, сызгыра-сызгыра ат эчергән егет-җиләннең күңел кылларына барып тоташадыр. Юкка гына ат ир кешенең юлдашы да, моңдашы да димәгәннәрдер борынгылар.

...Атлар чаба. Очы да, кырые да күренми. Кем явы булыр бу? Бату ханныкымы? Бәркә ханныкымы? Туктамышныкымы? Әллә Аксак Тимер фетнәсеме?

Кәшшафның күз алдына кинодагы сурәтләр шикелле Ибн Шәбшаһның “Могҗизалар” әсәрендә тасвирланган бер вакыйга килеп басты.

...Туктамыш белән Тимер Сәйхун һәм Җәйхун елгалары арасында очраштылар. Сугыш тегермәне әйләнеп, Тимер гаскәрен тарттырып бетерде. Шул вакыт сәет Бәркә исемле бер җайдак Тимер янына килеп туктады.

— Әй, мөхтәрәм сәетем, гаскәрем тар-мар ителде! — дип ыңгырашты. Тимер аны:
— Курыкма! — дип тынычландырды.
Шуннан соң сәет атыннан төшеп, учына эре ком алды һәм чуар атына атланып, эре комны дошман ягына ыргытты вә көчле тавыш белән:
— Ягы качды! — дип кычкырды.

Тимер дә, батыр шәйхка ияреп, шул ук сүзләрне кычкырып әйтте. Нәкъ сусаган дөяләрне чакырып: “Җәүт, җәүт”, — дип кычкыручының тавышына тәңгәл иде Тимер тавышы. Сыерлар бозаулары янына кайткан кебек, Тимер гаскәре дә кайтып, яңадан дошманга каршы сугышырга тотынды. Гаскәрнең яше дә, карты да: “Ягы качды!” — дип оран салды.

Туктамыш гаскәре чигенде, Тимер гаскәре боларга үлем шәрабын эчертте, боларның мал-мөлкәтен талады, башлыкларын һәм янында йөрүчеләрне әсир итте...

— Әй, Туктамыш, Аксак Тимер таркала башлаган татар дәүләтен ныгыту өчен җан атып йөрде, сине хан итте, остазыңа ник яу чаптың? — дип сорады Кәшшаф. Соравы гына җавапсыз иде.    

...Атлар килә. Күз иярми. Дәверләр, гасырлар аша сикереп кенә узалар. Алтын Урданың да өч йөз еллык гомерен өч минутта артта калдырдылар.

Өерле ат аксагын белдермәс. Әмма ханнар атларга караганда акылсызрак булганнар шул. Тынышмаганнар, бер-берсен ашашканнар, бер-берсен талаганнар, үтерешкәннәр. Кәшшафның аеруча Кырым ханы Миңлегәрәйгә үпкәсе зур. Алтын Урданы ахыргача пыран-заран китереп, талап, җимереп бетерә.

Тарихлары бай булса да, татар дәүләтләренең гомерләре кыска булган. Казан ханлыгы да 115 ел гына яшәп калган. Кырым ханлыгы да, Әстерхан, Себер ханлыклары да... Шул ук хыянәт, нәфес, ызгыш-талаш, тыкшыну...

Аяусыз, шәфкатьсез, миһербансыз тарих!

Алтын Урданың Бәркә хан вафатыннан соң бәрәкәте китә. Бәркә татарларны мөселман өммәтенә керткән бөек зат. Ул патшалык иткән дәвердә Алтын Урда азан тавышына күмелә. Аны Мисыр солтаны да, башка Ислам мәмләкәтләре падишаһлары да бик ихтирам итә. Бүләкләр алышып, дустанә яшиләр. Халык та “Бәркә хан” дип, үлеп тора.

Бәркә хан бу фани дөнья белән хушлашкач, кыпчакка, татарларга, төньяк илләренә, Тимер Капуга һәм аларга барып тоташкан җиргә хөкемдарлык итү Мәңгүтимер кулына күчә. Аларның бит әле һәркайсының үз ханы, үз патшасы да бар. Татар ханы Абага баш бирмәскә маташа. Җитмәсә, урыс кызына өйләнгән. Бу хәл мөселманнарның ачуын кабарта. Мисыр солтанының сүзе кыска: “Бездә Абагага карата тик кылыч кына бар”, — ди. Алай да тегенең кылын тартып караудан йөз чөермиләр үзләре. Солтан да, Мәңгүтимер дә илчеләрен җибәрәләр. Илчеләр Абага катына үткәнче агу, бозу, сихердән саклану өчен ике ут арасыннан узалар. Ышан син, кяфергә, бер хыянәт иткән кеше икенче, өченче тапкыр да хилаф гамәлдән баш тартмас.

Абага башта илчеләргә сырт йонын кабарта, янәсе, сөттән ак булып кылансагыз да, кер сезнең үзегездә дә җитәрлек. Бу аның мәрхүм Бәркә ханга төрттерүе иде. Чөнки Бәркәнең улы, үзен авыр сырхаудан терелткәне өчен, христианнар ягына авыша, Петр Ордынский дигән титул ала.

— Солтан белән Мәңгүтимер сиңа сәлам юллый, - ди баш илче. Аннан соң эре генә итеп кисәтеп куя: “Солтан атлары баскан җирләр — Солтанныкы, Мәңгүтимер атлары баскан җирләр Мәңгүтимернеке булыр”.

Акылга утырталар Абаганы. Тик ни генә әйтмә, Бәркә хан барыбер Алтын Урданың бәхетен үзе белән гүргә алып китә. Бу биниһая зур дәүләттән тора-бара онытылмас ядкәр булып канатлы толпарлар калдырган тояк эзләре генә сакланып кала.

Күрәсең, дагасыз атлар бәхет китерми.

Татар утлар-сулар кичте, биниһая күп авырлыклар үтте аның башыннан. Шулар арасында дәүләтен югалту иң ачысы булгандыр, мөгаен. Әмма үз көленнән яралган Феникс кошы шикелле ул бернинди зилзиләләргә дә карамыйча янәдән тернәкләнде.

Татар яшәде, яши, яшәячәк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар