Логотип
Проза

​Тапкан анамы, әллә бакканмы?

(Әсәрдән өзек)

Дүшәмбе иртәсе Ибраһимовка яңалык алып килде: аңа яңадан интернат-мәктәп педагогы Галиәкбәрова, укучы Галкин белән очрашу насыйп булды.

— Хәерле иртә, Заһидә ханым,— Гайнан күптәнге танышын очраткандай, өлкән тәрбияче белән ачылып дәште.
— Хәерле генә була күрсен,— Галиәкбәрова сәламне олылап кабул итте.
— Исәнме-саумы, Миша! — Галкин белән дә тикшерүче кул биреп күреште, мәзәк тә сөйләп алды: — Каракалпак әйтмешли, бер күргән — белеш, ике күргән — таныш, өченчесендә аттан төшеп кул алыш.
— Гафу итегез, иртәләдек,— диде тәрбияче түрдә урын алгач, һәм моның сәбәбен сөйләргә кереште.— Кичә, якшәмбе көнне мин дежур идем. Сезнең белән сөйләшкәнчә, Галкинның хәлен белергә кердем. Миша кырыс кына күреште. Сизәм, укучыбыз бик боек. Өйдән алып килгән күчтәнәчләремне бирдем. Сөйләшеп киттек. Шимбә көнне, туганнар белән очрашу көне булса да, килүче-китүче, аның хәлен белүче булмаган. Термостан агызып сөтле чәй, җылы гөбәдия белән сыйлаганда Мишага сер итеп бер сүз әйттем. «Директор белән мине җавапка тарталар бит әле, Миша»,— дим. «Нәрсә өчен?» - дип сорады. «Дарик югалган өчен»,— дим.— «Безне интернаттан куарлар инде». «Кумаслар, Заһидә апа,  Дарик югалмаган,— ди бу миңа.— Әйдәгез, теге футболчы Гайнан абый янына барыйк. Икәү барсак, дөресен әйтәм, Сезне интернаттан кумаслар». Рәхмәт әйтеп, кочакладым үзен.

Өлкәннәр сөйләшкән арада коридорда торып торган Галкинны чакырып, Ибраһимов каршысына утыртты. Тузгакбаш бүген үтә җитди күренде. Сарашы да каш астыннан гына.

Тикшерүче ничек кенә тырышса да, Галкин, Галиәкбәровага биргән вәгъдәсендә тормады — берни сөйләмәде. Шуңа күрә Ибраһимов ым белән тедагогны ярдәмгә чакырды. Ут белән су арасында калган Галиәкбәрова бар тәҗрибәсен, зиһенен җигәргә тиеш иде.

— Миша, син дөрес уйлагансың микән,— дип башлады Галиәкбәрова, Галкинның мактау яратканын искә алып.— Дарик югалмаган булса, мине дә, директорны да интернаттан кумаячаклар. Исән-имин генә булсын инде, Дарикны әйтәм.

Галкин утырган урындыгында кыймылдап алды, иелгән башын бераз турайта төште. Янәсе, бу дөресме?

— Шулай, Миша,— дип Ибраһимов җеп очын эләктереп алды да, магнитофонның сәдәбенә басты.— Дарикның юкка чыкканына бер атна инде. Исәнме ул, юкмы? — Моны белүче юк.
— Мин беләм, исән ул.
— Рәхмәт, Миша. Тик моңа ничек ышанырга соң? — Ибраһимов икеләнүенә басым ясап, күпертебрәк әйтте.
— Үзем күрдем,— диде Галкин, шикләнүләргә урын калдырмыйча. —Дербышкига җитәрәк талчук базарында иде.
— Кайчан? — Әйтелгән җавап ялгыз йөрми, ул үзеннән-үзе икенчесен, өченчесен таләп итә.
— Әнә теге, җомга көнне атасы белән эзләгәндә.
— Ялгышмыйсыңмы? — Бу уенга охшаш сорау Галкинны бераз ял иттереп алу өчен генә әйтелгән иде.
— Дарикның әтисе дә ялгышасың дип бәйләнде. «Дарик түгел ул»,— диеп «Жигулиен» базардан борды. Ялгышырга сукыр түгел лә мин. Дарикны танымаска! Башында Махно малахае булса да, таныдым мин аны. Машиналарын күргәч тә, каршыга килә башлады. Кулында әллә сумка, әллә янчык шунда — әйбере бар иде. «Дарик!» диеп кычкыруым булды, атасы машинасын кире борып, ычкынды. Аннары мине интернат каршында төшереп калдырды.
— Аңарчы кайларда булдыгыз?
— Вокзалда,—диде Галкин.— Елганыкында, аэропортта. Дарикның әтисе Тукай урамындагы колхоз базарында туктап, миңа бер стакан көнбагыш алып бирде. Дарик белән безнең дуслыкны мактады. Дарик хакында күп сөйләмәскә кушты. «Дусны хурламыйлар да, сатмыйлар да»,— диде. Мин үзем белмим што ли!
— Озак йөргәнсез икән,— диде

Гайнан, Мишаның хәленә кергәндәй булып, чөнки ачыкласы мәсьәләләр байтак иде әле.
— Юк, озак түгел,— Галкин килешмәде.— Вакыты тар иде аның. Үзләре эзләсе урынга, эш кешесен газаплыйлар, дип сукранды.
— Дөрес әйткән,— диде Ибраһимов мәсьәләне артык куертмас өчен.— Сине дә укудан аердык. Гафу итә күр инде, Миша.
— Аермадыгыз ла,— дип елмайды Галкин, ниһаять, үз кеше сыман тәмам ачылып.— Тик Дарикның әтисенә генә әйтмәгез, яме? Куркам мин аннан. Усал ул. Дарикны да болай гына тота,— Миша уң кулын йодрыклап күрсәтте.
— Килештек, Миша. Син дә безнең сөйләшкәнне бер кешегә дә әйтмә. Менә бу вәгъдә билгесе булсын,— дип Ибраһимов өстәл тартмасыннан алып Рәшит Нәҗметдиновның шахмат хакында язган китабын бүләк итте. Шатлыгыннан малайның авызы ерылды.— Хәзер Заһидә Сираҗетдиновна белән менә бу беркетмәне укыгыз. Сөйләгәнегез дөрес язылган булса, имза куярсыз.

Аннары шоферны чакыртып, шаһитларны автобус тукталышына илтергә кушты.

Бүлмә ишеге ачылды. Кулына чәйнек тоткан секретарь керде. Ибраһимов унбер тулганын белде.

— Гайнан Ибраһимович, сезне прокурор сораган иде. Ул хәзер район башкарма комитеты утырышында. Тире фабрикасыннан Кәримуллин шалтыратты. Эштә икәнегезне белгәч, тиздән килеп җитәчәген әйтергә кушты.
— Рәхмәт,— дип Гайнан кулына чәйле стакан алды, өрә-өрә эчәргә тотынды.

Кәримуллин бу юлы да Ибраһимов бүлмәсенә хуҗаларча ишекне киң ачып килеп керде.
— Даррикны таптым! — диде ул кергән уңайга. Зур батырлык кылган кешедәй, сәламләшмичә-нитмичә, түргә узды, өстәл кырындагы урындыкка барып утырды. Кесәсеннән япон кабызгычы белән «Интер» сигаретын алды.
— Биредә тартмагыз,— диде аңа бүлмә хуҗасы. Рәхмәтулла бер ни булмагандай мактау сүзе өмет итеп Ибраһимовка текәлде. Шуны гына көткәндәй, Гайнан мактау урынына «Улыгыз кайда?» — дип сорады.
— Машинада утыра,— диде ата кеше канәгатьлек белән.
— Аның сәламәтлеге ничек? — Бу сорау белән Ибраһимов Кәримуллинга кабат аның ата кеше икәнен искәртте.
— Жив-здоров, как бык! — Кәримуллин көлемсерәп кеткелдәде.
— Машинагыздан качмасмы соң? — Ибраһимов шундый гап-гади булып тоелган сораулар биреп, Кәримуллинның яшерен, эчке кылларын тартып карамакчы булды. Еш кына иң җитди нәрсә дә гадилеккә төренгән була бит. Кем белә, бәлки Кәримуллиннан да тикшерү өчен файдалы сүз ишетеп булыр.
— Не думайте, Гайнан Ибраһимович, миннән качалмый ул! Минем йозак цепкий, иптәш нәчәлник,— дип Кәримуллин кызмач кешедәй дәвам итте.— Доставайт итимме үзен?
— Сабыр итегез, Кәримуллин, иң әүвәл педагог чакыртыйм. Ул килгәнче минем сезгә сорауларым бар. Йә, кайчан, кайда таптыгыз Дарикны?

Кәримуллинның сөмсере коелды: «Үзе таптыра. Тапкач, рәхмәт урынына җавап таләп итә».

— Кайда дип, шул известны инде, бүген әнисенә кайткан чакта ысхватил,— Кәримуллин телләр бутап, чиле-пешле җөмләләр белән сөйләргә кереште.— Әнисен сагынган парин. «Садись, суккин сын!» — дип машинага төртеп керттем. И, туп-туры сезгә. И весь разговор! Анасын да чакыртыгыз. Пусь ответит. Кулына тоттырып җибәрегез. «Алма пеш, авызга төш», дип утырмасын. Пусь үз малаен үзе карасын. «Любишь кататься, люби саночки возить», дигез.

Кәримуллин туктаусыз бер сүз сөйләвен дәвам итте. Ибраһимов исә ләм-мим, телсез зат диярсең. Өстәмә сорау белән дә борчымый, бәхәскә дә керми, сабыр гына тыңлавын белә. Ата кеше сөйли дә, сөйли. Тикшерүче ул сөйләгәннәрне тыныч кына беркетмәгә чарлый. «Әйдә сөйли бирсен, эчендәгесе тышка чыга торсын...»

— Кәримуллин, сездән хәзер язылган беркетмәне уку һәм шуңа кул кую сорала,— дип, Гайнан буш сүзне туктатты.— Көтә-көтә улыгыз алҗымасын диюем.

Гайнан кушканча, улын Ибраһимов бүлмәсендә калдырып чыкканда, Кәримуллин урындыгын мәгариф оешмасы вәкиле Люция Кадыйровна Айту-ганова биләгән иде инде. Тикшерүче педагог каршысына «Качкын» исеме тагылган Дарикны утыртты.

Үзенә сиздермәскә тырышып, Гайнан баланың халәтенә кермәкче булды, яныннан бер-ике кат уратып узды. Дарикның өстендә соры пиджәк. Аның якасы, җиң очлары керләнеп каешланган. Чалбар балагында өч тишек — кадак сыман ниндидер очлы тимергә эләгеп умырылган өч ертык. Куллары машина маена буялганнан соң рәтләп юылмаган. Тырнак астына кап-кара булып пычрак каткан. Куе кара чәче ике-өч атна элек кырдырып алынган булса да, мунча күрмәгәнлектән Дарикның түгәрәк, кара-кучкыл йөзен бозып, тупасландырып күрсәтә. Киң ачылган кабагыннан атылып чыгардай булып янган, пешкән шомырттай җем кара күз тикшерүчене бораулый, һәр хәрәкәтен күзәтә. Сунарчы кулына төшкән кыргый җәнлек, кош-корт та адәмгә шулай туп-туры сагаеп карый бит. Туган җир, туган йорт бәрәкәтеннән, гаилә җылысыннан, ана назыннан мәхрүм бала гына шундый кыргый була.

— Энем, синең исемең ничек?
— Да-ар-ри-ек,— диде үсмер теләр-теләмәс, кашын җыерып. Нинди генә котсыз кушаматлар ишетмәде ул исеме аркасында! Ничәмә-ничә бәхәс, сугыш, борын яньчелү, бит тырналу, аяк-кул имгәнүләренә сәбәпче булды аның бу котсыз исеме!
— Дарик, син кайда укыйсың? — дип соравын дәвам итте Ибраһимов.
— Укымыйм,— диде үсмер бер сүз белән кырт кисеп.
— Укымыйсың! Кызык! — Ибраһимов гаҗәпләнеп аңа карап торды.— Ә безгә интернатта, бишенче «а» классында диделәр. Класс җитәкчегез Киселева, тәрбиячегез Галиәкбәрова икәнен дә беләбез. Дөресме?
— Юк! Аннан киттем мин.
— Кайчан? — Ибраһимов белән Айтуганова гаҗәпсенеп бер-берсенә караштылар.
— Алты көн инде,— диде малай берни булмагандай.
— Нишләп киттең? Сәбәбе бардыр ич.
— Круглый сирота белән җүләрләр генә укый анда,— Дарикның һәр нәрсәгә үз карашы бар иде.
— Дөрес түгел бу, Дарик,— диде Ибраһимов малайны тынычландыру эчен.— Шулай дип сиңа кем әйтте?
— Кем әйтсен, сам знаю, радио гыңлыйм, телик карыйм мин.
— Ай-Һай, ялгышасың бит,  Дарик,— диде Ибраһимов.— Синең кебек сабыйга сакал үстерергә иртә әле.
— Юк, абый, иртә түгел,— үсмер бер сүзне дә җавапсыз калдырмый, гзенең мөстәкыйль шәхес булырга хаклы икәнен дәгъвалый.— Абый, сез Урал малае Павлик Морозовны беләсезме? — Дарик ялт-йолт итеп торган үзләрен тикшерүче белән инспекторга текәде.— Минем яшьтә ул авыл Советында председатель булып эшләгән тасын фаш иткән. Кулак иярчене дип, стеннән жалу яза, төрмәгә яптыра, ннары үлем җәзасына тарттыра. Менә каһарман ичмасам! Чандыр димәгез абый, мин дә Павлик шикелле унбердә нде. Ә сез һаман яшь тә, яшь...

Хәйран калып утырган Айтуганова {3 кыстырмакчы булган иде, Ибраһимов ишарә белән сабыр итәргә кушты.
— Дарик, син күпне беләсең сә,— Ибраһимов малайны аңлый башлады, димәк, аның салпы ягына салам кыстыру хәерле.— Молодец!
— Мин күп укыйм,— Дарик күрәгә җанланып китте.— Телик карыйм, радио тыңлыйм.
— Кулаклар белән кызыксынасың икән, мә, язып ал,— дип, Ибраһимов үсмергә кәгазь белән каләм бирде.— Алар хакында күптән түгел ике роман чыкты. «Сугыш чукмарлары» яисә фачуны» дигәнен Михаил Алексеев язган. «Ирләр һәм хатыннар» исемлесе Борис Можаевныкы. Тагы шуны исең дә тот, Дарик, мин үзем атасына яла кан Павлик Морозовны мактый алмыйм. Чөнки бала атасына каршы шымчы була алмый. Җитмәсә, сталинчылар хакимлек иткән заманда «кулак» гән кара тамга сугып, миллионлаган крестьянны нахакка сөргәннәр, байтагын юк иткәннәр. Менә бу китапларны укысаң, аңларсың. Ышанмасаң, әнә, Люция апаңнан сора.
— Әйе шул,— инспектор Айтуганова Ибраһимовны хуплады.
— Абый, мин барыбер Павликны яратам,— диде малай, ике ут арасында калырга теләмичә.
— Син ничәнчедә укыйсың әле? — диде Ибраһимов элекке соравына кабат кайтып.
— Бишенчедә,— диде малай, һәм ашыгып встәде: — Үтерсәгез дә интернатка бармыйм мин.
— Кайда укырсың? — Ибраһимов бу юлы үсмерне үгетләп тормады.
— Шоферлыкка укырмын, минем машина йөртәсем килә,— Дарик эчен-дәгесен тышка чыгарды.
— Шоферлыкка уку өчен иң кимендә сигезьеллык белем кирәк бит, Дарик,— дип аңлатты аңа тикшерүче.
— Кирәк булса, аттестат белән дипломын да табарбыз. Әтинең вәгъдәсе бар. Сатып алабыз без аны.
— Таныклык базарда сатылмый шул, Дарик. Укысаң, шоферлыкка керер өчен таныклык белән гаризаны интернат үзе җибәрер.
— Бармыйм мин ул интернатка! — Дарик кабат кабынып китте.— Анда укыганчы әтинең ярдәмчесе булып эшлим мин. Машина йөртә беләм. Кирәксә, ремонт ясармын. Каравылда торырмын. Әти урнаштырыр әле.
— Тукта әле, Дарик, нишләп син «эш», дип шул кадәр ашкынасың? — Ибраһимов башлаган сүзнең очына чыкмакчы булды.— Әллә берәр кеше мәҗбүр итәме? Әллә ашарыңа ипиең, кияргә күлмәгең юкмы?
— Булса ни? — диде малай. Миңа ипи белән күлмәк кенә җитми. Әтинеке шикелле «Жигули» аласым килә минем. Япун телевизоры белән япун магнитофоны да кирәк!
— И-и, Дарик, Дарик! Кайгың шул гынамы? — Ибраһимов көлемсерәп урыныннан торды, Дарик янына килеп, җилкәсенә кулын куйды.— Алырсың, Дарик. Зур үскәч, эшләрсең дә, алырсың. Хәзергә, Дарик туган, шуны хәтерлә: ундүрт яшь тулмыйча бер үсмерне дә эшкә кабул итмиләр. Закон кушмый. Катгый таләп бу, туган. Хәзергә укы. Иптәш инспектор, дөрес әйтәмме?
— Дөрес, Гайнан Ибраһимович,— диде Айтуганова,— башта мәктәпне тәмамларга кирәк.
— Гомуми мәктәптә укыйсы булса гына килешәм,— Дарик, әүвәлгечә берни дә яшермичә, үз теләкләрен әйтте.
— Кайсы мәктәптә? — Мәгариф инспекторы өчен бу бик әһәмиятле иде.
— Анысын әти әйтер әле,— бу җавапта Кәримуллин Рәхмәтулланың йогынтысы сизелә иде.
— Нишләп әниең түгел? — Айтуганова дөрес әйтә, ата-ананың хокуклары бер тигез бит.
— Әни барыбер мине кире интернатка илтеп ташлый ул,— дип, Дарик санап китте: — Тыңламасам, кыйный. Магнитофон уйнаттырмый. Теликны туйганчы каратмый. Мотоцикл алдыртмый. Кесәдә акча күрсә, орыша. Әтинең автосы бар. Гаражы да менә дигән. Овчаркасы икәү. Магнитофоны япунныкы.
— Әтиең үзенә алмаса, нишләрбез?— диде Ибраһимов, чөнки ул әлеге четерекле мәсьәләне ничек хәл итәргә белмичә интегә иде.
— Алыр, абый, алыр,— Дарикның һәр сөальгә үз карашы, үзенчә ышанычлы җавабы бар: — Ул мине ярата.
— Бүлмәм кысынкы, улымны алырга урын юк, дисә? — Ибраһимов мәсьәләне тагы да катлауландырмакчы булды.
— Димәс, абый, моңарчы алай димәде бит. Кирәксә, гаражында торырмын. Ул ике катлы. Абый, мин идәндә дә йоклый алам. Билләһи, дим. Мин күнектем инде. Борчак өстендә ятканым бар, үземне чыныктырдым инде мин.
— Нинди чыныктыру тагын? — Ибраһимов шаккатты.
— Чернышевскийның «Нишләргә?» дигән китабын укып белдем. Әти табып бирде. Соңгысында ике сәгать тә кырык өч минут яттым.
— Йә, мәгариф вәкиле нәрсә уйлый? — дип Ибраһимов инспекторга эндәште.
— Ата-анасын чакыртып киңәшик,— диде ул тикшерүченең тел төбен сизеп.
— Дарик путтает, — өлкән Кәримуллин кырт кисмәкче булды.— Ул, варриант ни мужыт быт. Мин өйләндем. Вәт-вәт бала туачак. Яшь хатын што уйлар потом.
— Ә шулаймыни! — Ибраһимов аның соңгы сүзен күтәреп алды.— Алайса, хатыныгызны чакыртабыз. Нәрсә уйлаганын ул үзе әйтсен.

һәм шундук аны алып килер өчен машина да җибәрде. Сөйләшеп, алдан сүз куешмасыннар өчен эшләде ул моны.
— Мин Дарикны беләм, еш очрашабыз,— диде Кәримуллинның Казан базаларының берсендә склад мөдире булып эшләүче яшь хатыны мәгариф инспекторы Айтуганова аңлатканнан соң.— Әгәр аны атасына бирү зарур икән, мин каршы түгел,— һәм сүзне озакка сузмыйча, үз фикерен кәгазьгә язып бирде. Ирен чакыртып керткәч тә, тәҗрибәле хуҗабикәләргә хас тәвәккәллек белән, ул бер генә, әмма берәгәйле сүз әйтте: — Рәхмәтулла, әйдә Дарикны үзебезгә алыйк, өзелгән яфрактай теләсә кайда себерелеп йөрмәсен.

Ибраһимов ата кеше алдына да каләм белән кәгазь куйды.
— Мә, Кәримуллин, гариза языгыз!

Кул калтыравы басылганын да көтмичә, Кәримуллин хатынына карап алды да, нәрсәдер чарлап Ибраһимовка бирде. Ул укыганнан соң кәгазь инспекторга күчте.
— Кәримуллин, һәрбер эшнең үз вакытында, нәкъ намус кушканча, гадел төгәлләнүе хәерле,— диде Ибраһимов.— Улыгыз сезгә тапшырыла. Кайсы мәктәпкә күчерүне мәгариф бүлеге белән хәл итегез. Люция Кадыйровна булышыр, дип, Ибраһимов өлкән инспекторга ишарәләде. Айтуганова ризалашып, баш какты.— Безнең рөхсәттән тыш бер нинди башбаштаклык булмасын. Бу — закон таләбе! Төшендегезме?
— Төшендем, кәнишне,— диде Кәримуллин сүлпән генә.— Пужалысты, сез дә тыңлагыз әле. Әнисе жалу биреп , йөрмәсен. Малайның бар әйберен, киемнәрен бирсен. Алиментны иртәгә үк туктатсын. Урнаштырып җиткергәнче, Дарикны интернаттан кумасыннар.
— Ярый, Кәримуллин, теләгегез җиткерелер,— дип ышандырды Ибраһимов хушлашу алдыннан.— Урнаштырып бетергәч, миңа кереп чыгарсыз.

Кәримуллиннарның өчесе дә чыгып киткәч, Ибраһимов телефонын үзенә якынайтып, кирәкле санны җыйды:
— Ашханәме бу?.. Кәримуллинаны чакырыгыз әле.
— Гайнан Ибраһимович, тавышыгыздан таныдым, Кәримуллина бу,— дигән чәрелдек хатын-кыз тавышы ишетелде.— Яңалык бармы әллә?
— Әйе...— дип әйтеп бетермәде, кинәт элемтә өзелде.

Гайнан яңадан шул ук санны җыйды. Әмма Кәримуллина эш урынында юк иде инде. Аңа ят тавыш «ул ашыгыч эш белән китте»,— диде. «Ана кеше бит, күрәсең, күңелендә ут дөрли»,— дигән уй үтте Ибраһимовның башыннан.
— Әллә исәнме, күз нурым табылдымы? — Ишек ачылу белән Кәримуллина тавышы ишетелде.
— Әтисе табып китерде,— Ибраһимов утырырга урын күрсәтте.
— Гайнан Ибраһимович, мин сезгә әйттем бит,— Кәримуллина шундый очракта да әүвәлге ире белән көрәшүне дәвам итте.— Атасы белә дидем.
— Әйе, әйткәнегез расланды.
— Минем нарасыем үзе кайда соң? — Кәримуллина як-ягына каранып боргаланды.
— Әлфинур Йосыфҗановна, гафу итегез, нарасый булса, күз нуры булса, ана кеше кадерле баласын биш ел интернатта тотмый,— Ибраһимов күптәннән бирле күңелен кытыклап торган сүзне бүген әйтмичә калдыра алмады.
— Сизәм, сезне дә котыртып өлгергәннәр,— диде хатын зәһәрләнеп.— Даригым кайда минем?
— Әлфинур Йосыфҗановна, сүзне үлчәп сөйләшергә кирәк, котырырга биредә эт юк,— дип, Ибраһимов түземлек белән әдәп сакларга өндәде.— Турысын әйткән туганына ярамый, дигән халык мәкален искә төшерегез әле. Ә менә бу иптәш, мәгариф бүлеге вәкиле Айтуганова Люция Кадыйровна була. Интернат укучысы Дарикның кайда икәнен ул әйтер.

Ибраһимов күрсәткән уңайга Кәримуллина да Айтугановага борылып карады.
— Иптәш Кәримуллина, без прокуратура белән берлектә Дарикның үтенечен үтәргә булдык,— диде Айтуганова.— Ул үзенең атасына тапшырылды. Кәримуллиннар гаиләсе гариза язып, Дарик өчен бөтен җаваплылыкны үз өстенә алды.
— Әтисендә! — Кәримуллина елый башлады.— Туган анасыннан сорамыйча, нитмичә...
— Тапкан ана түгел, баккан ана, ди татар халкы.— Айтуганованың да җавабы әзер иде.— Без интернаттан сорадык, чөнки Дарик — интернат баласы.
— Сизгән идем мин аның шулай булып бетәсен! Әйтәм аны, әллә нинди төшләр кереп йөдәткән иде, заяга түгел икән. Алай булгач, нишләп интернатта калдырмадыгыз?
— Ул интернаттан гел кача, кайдадыр яшеренеп яши,— диде Ибраһимов, рәсми телгә күчеп.— Аның интернатта торасы, укыйсы килми. Анда калдырсак, тагы качачак, надан калачак.
— Нишләп атасына бирдегез?
— Әлфинур сеңлем,— дип кабат сүзгә Айтуганова кушылды.— Улыгыз дөньяда фәкать ике кешене генә ярата. Аның берсе — Дарик үзе, икенчесе — әтисе. Әнә, Гайнан Ибраһимовичтан сорагыз.
— Люция Кадыйровна, нишләп миңа бирмисез? — дип ана ялварып сорый башлады.
— Гафу итегез, Әлфинур сеңлем, дөресен әйтәм. Дарик нигәдер сезне чит күрә. Яшүсмер генә булса да, кешене ясалма рәвештә мөһер сугып кына яраттырып булмый бит. Ул-бу килеп чыкмасын дип, эшләдек без моны.
— Люция Кадыйровна дөрес әйтте,— дип әңгәмәгә Ибраһимов та сүз өстәде.— Хәтерләгез әле, Әлфинур Йосыфҗановна, кулына нәрсә туры килә, Дарик шуны тотып миңа ташлана, дип әйттегезме? Әйттегез. Дарик квартирамны бүлеп алмакчы, үлем белән яный, күршеләр хәнҗәрен күргән, дидегезме? Дидегез. Шулай булгач, нигә хәзер хәйран калып утырган буласыз?
— Гайнан Ибраһимович, аның алары атасы котыртканлыктан гына килеп чыга бит.
— Котырткан икән, атасы үзе төзәтсен. Укып китсә, тәртибе дә яхшырыр. Менә күрерсез, үсә төшкәч,  Дарик килеп, гафу үтенер әле.

Кәримуллинаны озаткач та, Ибраһимов иртәгәсе көн, иртәгәсе тормыш хакында озак уйланып утырды.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар