(Тормыштан алынды)
(Тормыштан алынды)
Бакчасында мәмрәп пешкән кура җиләген җыярга чыккан Фәнзиләнең әле бер, әле икенче ботакта кошлар чукыган җиләкне күреп кәефе кырылды. Ике-өч көнгә бер чыгып җыя иде моңарчы, булмаса, көн дә чыгар инде. Пешкән җиләкне кошлар ашап бетергәнне көтеп ятып булмас. Кара син бу мәлгуньнәрне! Кызарып пешкән иң татлы җиләкләрне генә әрәм итеп баралар! Әрәмтамаклар! Үзалдына сукрана-сукрана, хатын бер күләм җиләк җыйды да кошларга каршы чара эзли башлады. Сараендагы иске-москы киемнән карачкы әтмәлләп, бакча кырыенарак, күренерлек җиргә бастырып куйды. Ул гына әз күренгәч, берничә куакка ефәк җептән җилфердәгеч бәйләп чыкты. Моның белән дә күңеле тынычланмады. Бөртекләп җыясы җиләген кошлар чукып бетерер төсле тоелды. Эш арасында бакчага чыккан Фәнзилә ау-һаулап, кулларын болгый-болгый кошлар куркытып йөрде. Әллә куаклар арасына агу бәйләп куяргамы дигән уеннан кире кайтты – монысы инде бөтенләй ерткычларча булып чыга түгелме?! Интегә-интегә үстерүең беләнмени, әйбәтләп җыеп ала алмагач?! Мөлдерәп пешкән карлыганын да чукып баралар бит, ачтамаклар! Тәрәзәдән карап торып бетертәсеңмени шулардан еллык азыгыңны?! Әзме-күпме үскән шушы җиләкне балалар белән дә бүлешәсе, үзенә дә кышкылыкка калдырасы. Кибетнең буш тәм-томына күптән ис китми, ә витамин тулы дәвалы, шифалы шушы үз җиләкләреңне һич кенә дә әрәм итәсе килми. Шул хакта уйлап, Фәнзиләнең бүген көне көн булмады.
Кошлар бугазына эләккәнче үз тамагыма эләксен дип, Фәнзилә әле каралып кына килгән карлыганын да җыярга кереште. Яздан куаклар астына ашлама-көл салгач, су сибеп торгач, картайган ботакларын кискәләгәч, карлыган куаклары яшәреп китте. Әнә ботаклары җиләк тәлгәшләре авырлыгыннан җиргә иелгән. Бер кулың белән яфракларны аралыйсы, икенче кулың белән учка керергә торган эре-эре җиләкләрне сыпырып кына аласы! Ярата Фәнзилә карлыган җыярга! Уч тутырып өзгән җиләкнең муллыгын тоеп, күңел хушлана. Кышка запас белән керсәң җан да тынычрак шул. Үзең кайнаткан татлы-татлы кайнатмаларың булганда, кибетнең тамак туйдырмаган тәм-томы бер якта торсын! Салкын тиеп авырып китсә дә, төймә эзләп аптекага йөгерми авыл кешесе, кура җиләге, карагат банкалары тезелеп торган базына төшә, шифалы үләннәр эленгән чоланына керә. Үз бакчаң туйдыра да, матурлыгы белән күңелне дә хушландыра. Аннары Фәнзилә ачык тәрәзәдән кошлар сайравын тыңларга бик ярата. Язын-җәен бакчада сандугач өздереп сайрый. Ниндидер сер белгән кебек, күке елларны санап кычкыра. Кура җиләге чыпчыгы яки таң кошы таң алдыннан тирә-якны яңгыратып сайрый. Фәнзилә исемнәрен дә белмәгән кош-корт җәй буе чыр-чу килә. Үз бакчаң – җәннәт бакчасына тиң шул! Хатын күңеле кинәнгәнче карлыган җиләге җыйды да, куакларны аралап, бакчадан чыгарга юнәлде. Тәрәзә каршында гына үскән куак яныннан үтеп бара иде, ботаклары арасында кечкенә генә оя күреп, гаҗәпләнүеннән туктап калды. Үрелебрәк караса, ояда өч-дүрт нәни кошчык күренә! Бер-берсенә елышып утырган дүрт кошчыкка әле мамык та чыгып өлгермәгән. Күзләре йомык, тавыш-тыннары ишетелми. Йоклыйлар булса кирәк, нарасыйлар. Фәнзилә кошчыкларны учларына алып җылыту теләген тыя калды – ана кош кеше исен сизеп балаларын ташлый күрмәсен, янәсе. Бар дөньясын онытып, Фәнзилә оядагы кошчыкларга карап торды. Менә бит, исең китмәслекмени! Карга-карчыга күзеннән яшереп, ниндидер кош куе яфраклар арасында урын сайлаган, тирә-яктан мамык, үлән, мүк җыеп оя корган. Йомырка салган. Тән җылысы белән бастырып, ачыгуына, тамагы кибүенә карамыйча, йомыркаларны әйләндерә-әйләндерә балалар чыгарган. Бала кошның авызы зур булыр дигәндәй, хәзер исә ана кош белән ата кош чиратлап балаларына азык эзли булыр. Кеше үз баласын аңлы рәвештә, белеп-аңлап бакса, кош-корт, җәнлек-хайванның балаларын үзләре генә белгән бер законга, тәртипкә буйсынып үстерә алуы гаҗәеп түгелмени? Җирдә үз дәвамын калдырырга омтылумы бу? Җанын фида кылырга әзерлек белән Җирдәге тормышны дәвам итәргә омтылумы? Авырлыгы берничә генә граммлы шушы җан ияләрендә шундый да зур яшәү көче – исләрең китәр! Чыпчык балаларын хәтерләткән кечкенә кошчыкларны озак кына күзәтте Фәнзилә. Аның ояга якынлашканын сизеп, кошчыклар саргылт нәни томшыкларын ачтылар. И бәләкәчләр! Болар ачлардыр бит! Фәнзилә якында үскән кура җиләген өзеп алды да бүлгәләп кошчыкларның ачык томшыгына салган булды. Ата-аналары кошчыкларны чебен-черки белән тукландыра булыр, ә бүген аларга бераз татлы җиләк тәтеде. Дөньяга килгәч, яшәргә тырышып-тырмашып яткан ярдәмгә мохтаҗ шушы нәниләргә әз генә файдасы тиюенә сөенеп бетә алмады. Җан ияләре бит! Өеннән су алып чыгып, энәсез шприцтан томшыкларына берничә тамчы салды. Кылган бәләкәй генә шушы яхшылыгыннан күңеленә җылы йөгерде. Яңа туган шушы җан ияләрен ничек җәберләп була?! Хатын яшәү өчен көрәшкән бу җан ияләренә тагын ни кылырга да белмәде. Чыр-чу килә-килә баш очында очкан купшы саргылт түшле кечкенә генә кошларны күргәч кенә, аларны куркытканын аңлап, читкә китте.
Шул көннән башлап Фәнзилә бакчасындагы ояда үскән кошчыклар өчен җаваплылык тоя башлады. Егылып төшмәгәннәрме, ерткыч кош-корт яки мәче алмаганмы – көненә берничә кат чыгып санады. Урамда мәче үтеп барганын күрсә, ераккарак куды. Күктә карчыга яки тилгән очса да тизрәк бакчага йөгереп чыкты. Коеп яңгыр яуганда оя өстенә клеенка кисәге бәйләп куйды. Кошчыкларның үзеннән һич тә курыкмавы гаҗәпләндерде Фәнзиләне. Күзләре ачылгач, кошчыклар шомырттай кара күзләрен балаларча кызыксыну белән «Зур апага» төбәделәр, аның кулы ояга якынлашса, җим сорап, томшыкларын ачтылар. Чирләшкә яки зәгыйфь кошчык аша башка балаларына куркыныч янаса, ана кош аны оясыннан алып ташлый. Моны ул башкаларны коткару хакына кыла. Шуны белә торып, Фәнзилә көненә берничә кат чыгып, томшыкларны санады. Бәхеткә, дүрт кошчык ояда тигез үстеләр. Нәни генә бала кошчыклар күңелендә кешелек тойгыларын уятуын үзе аңладымы-юкмы, ә күптән түгел генә сукрану уяткан кура җиләге чыпчыгын Фәнзилә үзенчә кызгану катыш ярата иде инде. Өеннән озаккарак чыгып киткәндә дә ул үз кошчыклары өчен борчылды – ничек икән анда алар? Берәрсе тимәдеме, җәберләмәдеме икән? Ояның тәрәзә каршында гына үрелүе дә Фәнзилә өчен бик җайлы булды. Утырып чәй эчкәндә дә кошчыклардан күз алмады. Эш арасында килеп-килеп тә карады. Бәлки, тәрәзә каршына юкка гына үрмәгәндер зирәк кош? Хуҗабикәдән яклау эзләп үргәндер? Ә бәлки, Табигать-Ананың шул кошчыклар аша Фәнзиләне яхшы якка үзгәртәсе, ниндидер начар сыйфатларыннан арындырасы, үзенчә тәрбиялисе киләдер, кем белсен? Әгәр чыннан да шулай икән, бу теләген Табигать үтәде – кошларга карата моңа хәтле хаксыз булуын Фәнзилә аңлады. Моңа хәтле кошлар авызына кергән берничә җимешен кызганып сукрана иде бит! Шуны искә алып, Фәнзилә оялып куйды. Агу хәтле агу салырга әзер иде бит, кансыз! Бер чыккан арада Фәнзилә карачкысын да сүтеп ташлады, җилфердәгечен дә алып куйды. Ашасыннар әйдә кошчыклар! Кырып-себереп ашамаслар әле. Фәнзиләгә дигәне калыр. Бу зур дөньяның нигъмәте шулхәтле мул, шулхәтле күп – кошларга да, хайваннарга да, кешеләргә дә җитәрлек. Бары тик, рәхмәт әйтеп, үзеңә тиеш өлешне алырга кирәк. Үзеңнеке санаган бакча җимешең – шул ук табигать нигъмәте. Табигать туфрагында, аның җилендә, кояшында, яңгырында, җылысында Алла рәхмәте белән үсә бар җимеш. Сине дә табигать туйдыра. Минеке, дип күкрәк кагып, бар нигъмәтне басып алу һич тә дөрес түгел. Нәфес яки саранлык колы булмасаң, Ходай җимеше җитү түгел, артып та кала. Үзе яраткан һәр тере җанга Ходай ризыгын да ярата. Бакчаңда өздереп кошлар сайраганын тыңларга яратасың, ә шул кошлар белән әз генә дә бүлешергә теләмисең. Күпме корткычны юк иткәнен алар үзләре генә белә. Табигатьне күзәтү аша моңа хәтле аңлап бетмәгән хаклыкны тоемлау киләдер шул кешегә. Канатлыбызмы, түгелме, ике аяклымы, дүрт аяклымы – барыбыз да Табигать балалары. Табигать белән бер аһәңдә яшәгәндә генә кеше чын-чынлап бәхетле була аладыр ул.
Ходайның рәхмәте, сары томшыклы нәни кошчыклар күз алдында үсә, тернәкләнә барды: күзләре ачылды, ялангач тәннәренә мамык-каурый кунды, канатлары ныгый башлады. Ана кош белән ата кош ояга кунып, балалары белән күңелле чөкердәште. Коеп яуган давыллы яңгыр астында калып өшүләреннән куркып, Фәнзилә кошчыкларны өйгә дә алып кермәкче иде. Аннары бу уеннан кире кайтты. Ата һәм ана кош читтән кошчыкларын һәрвакыт күзәтә булыр һәм аларны оядан югалтыр. Фәнзиләнең иң зур бурычы − бары тик кошларга комачаламау, булдыра алганча хәвеф-хәтәрдән саклау. Ана һәм ата кош балаларын тугач ук үз телләрендә хәвефсезлеккә өйрәтә: кайчан тавыш бирергә, ә кайчан тын гына утырырга. Кошчыкларның күгелҗем, соргылт каурый төсе дә яшеренеп калу өчен бик туры килә. Июль азагында гына чыккан кошчыклар көзгә ныгып җитәсе ачык иде инде. Кошчыкларның һәр көне, һәр мизгеле – яшәү өчен көрәш. Үзәккә үтәрлек җил-яңгыр белән көрәш. Ачлык белән көрәш. Һәр тарафтан янаган ерткыч кош-корт, җәнлек белән көрәш. Учка сыярлык шул кечкенә кошларга таудай зур яшәү көче сыйган. Кура җиләге чыпчыгы яки таң кошының гомере кыска – ул күп булса бер-ике ел гына яши. Һәм шул кыска гына гомерендә кечкенә генә канатларын җилпеп бихисап зур ара үтә, ерткыч кошлар корбаны була язып, җәенә ике кат бала чыгарырга өлгерә, бик күп бөҗәкләрне юк итә һәм, әлбәттә, үзенең кабатланмас моңы белән дөньяның мең дә бер тере бизәге, җыры булып тора. «Малиновки заслышав голосок...» – юкка гына шундый матур, дәртле җырлар тумагандыр бу җәй җырчылары хакында?! Шагыйрьләрнең, көй язучыларның, җырчыларның күңелләрен дәртләндерерлек, илһамландырырлык моң салган түгелме Табигать сандугачның кечкенә туганына?!
Көннәрдән бер иртәне бакчага чыгып, кошчыклары янына ашыккан Фәнзилә ояның буш икәнен күрде дә моңсуланып калды. Ояны ерткыч кошлар яки мәче тузгытканга охшамый, җирдә дә мамык яки каурый күренми. Димәк, күз алдында үскән кошчыклар, канат ныгытып, вакыты җиткәч оядан очып киткән булыр. Ана кош аларны очарга, үзаллы яшәргә өйрәтә, иксез-чиксез дөньяны күрсәтә, ә бераздан еракка, җылы якка очып китәргә әзерли булыр. Бер яктан дүрт кошчыкның да үсеп җитүе куаныч, әлбәттә. Ә шулай да үзеңә шул дулкынландыргыч, кабатланмас татлы мизгелләр бүләк иткән, йөрәгеңә моңа хәтле таныш булмаган гамь биргән җан ияләреннән аерылуы моңсу да икән. Хатын бакчага бер керде, бер чыкты. Буш ояга әллә ничә кат килеп карады. Шунысы да бар: Фәнзилә дә – ялгызы ике бала үстерүнең ни икәнен үз җилксендә татыган, канат куеп, кызларын туган оядан очырып җибәргән ана кеше. Ул да хәзер буш ояда балаларын сагынып яши. Үзе бала багып үстергән әни булгангамы, ул йөрәгендә нәни кошчыкларга карата кызгануга якын искиткеч ярату, үз итү тойды. Ә кошлар исә, үз чиратында, аны тискәре сыйфатыннан арындыра алды – Фәнзилә хәзер, элекке кебек карунланып, бакча буйлап кошларны куып йөрми. Киресенчә, табигатьнең муллыгына, рәхимлегенә кинәнеп, рәхмәт тоеп яши. Ә ачык тәрәзә аша яңгыравык җәй җыры – кура җиләге чыпчыгы Таң кошының моңына кушылып, Җирдә мәңгелек Тормыш тантана итә.
фото: http://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк