Логотип
Проза

Сыналган мәхәббәт

Кыш уртасы булуга карамастан, бүген күк йөзе аяз. Шулай булсын инде, юлга чыгарга кирәк Энҗегә. Бик үк ерак булмаса да, хәтсез барасы. Энҗе күптән инде үзенә матур тун алырга хыяллана иде. Ниһаять, бүген тунга барырга булды. Авылда яшәсә дә, мәктәптә эшләгәч, матур киенергә кирәк. Энҗе – югары белемле укытучы. 

Кыш уртасы булуга карамастан, бүген күк йөзе аяз. Шулай булсын инде, юлга чыгарга кирәк Энҗегә. Бигүк ерак булмаса да, хәтсез барасы. Энҗе күптән инде үзенә матур тун алырга хыяллана иде. Ниһаять, бүген тунга барырга булды. Авылда яшәсә дә, мәктәптә эшләгәч, матур киенергә кирәк. Энҗе – югары белемле укытучы. 
Районга автобуслар йөреп тора. Ләкин ул такси чакыртты. Капка төбенә машина килеп туктагач, тиз генә ишеген бикләде дә, чыгып утырды. Таксист борылып та карамады, сүз кузгатмады. Энҗе үзе дә яратмый таныш түгел кешеләр белән аралашырга. Тәрәзәдән кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып барды. Кеше аяк басмаган ап-кар бөртекләре кояш нурында энҗедәй җемелди.

Әле кайчан гына укып бетереп, шушы юлдан беренче тапкыр үткән иде. Җиде ел сизелми дә үтеп киткән! Ул елларда ни генә булмады, ниләр генә кичермәде. Әмма авырлыклар алдында сыгылып төшмәде, горур булып кала белде. Күз яшьләрен беркемгә күрсәтмәде. Хәтта, кызым, дип өзелеп торган иренең әнисенә дә...

– Килеп җиттек, Энҗе. Кайтырга җыенсагыз, үзем килермен, менә минем визитка, – диде таксист.
Энҗе, нинди таныш тавыш, дип, таксистка күзләрен төбәде.
– Син... син нишләп юл буе берни дә дәшмәдең? Их, син, акыл иясе! Ә нишләп таксида, син бит институтта белем бирә идең? 
– Энҗе, бәлки, сине озатырга кирәктер, кибетләрдә берүзеңә күңелсез булыр? 
– Ә вакытың, син бит эштә? 
– Аена бер-ике тапкыр заказлар алам, танышым таксопарк хуҗасы. Ераккарак булса, миңа шалтыраталар. Шәһәр эчендә йөрергә яратмыйм. 
Нурислам машинасын сүндерде дә, Энҗе утырган якның ишеген ачып, кулын сузды. Сузды һәм, ул торып баскач, аны кочагына тартты. Араларын җиде ел түгел, ун минут аерган кебек. Нурислам, онытылып, Энҗенең күзләреннән, бит очларыннан үпте. Аннары чия кебек сусыл иреннәренә үрелде. Энҗе карышмады, эреде дә куйды. Үткән көннәрендә күрдемени ул мондый бәхетне? 
– Йә, тукта, җитәр... – диде Энҗе, аңына килеп. 
Нурислам машинасын бикләде дә, ачкычын кесәсенә салып, кулын Энҗегә сузды. 
– Ярамый, сандугач, таныш кешеләр очрар, кирәкмәс, янымнан гына бар. 
– Кем очрасын инде, авыл түгел бит бу!
Энҗегә кулын сузса да, каршы килгәч, бераз читтәнрәк атлады. 
Энҗе бүлекләр буйлап хыялындагы тунын эзләде. Һәм, ниһаять, күзләре целлофан белән каплаган тунга төште. Елкылдап торган, зәңгәр төсне хәтерләткән тун иде бу. Бәясе дә матур гына икән шул. Сатучы кыз янына килеп баскач, киеп карарга рөхсәт сорады. Матур да соң, искиткеч матур! Үзенә бик тә килешеп тора. 
Нурислам тунның бәясен карады да, сатучы кызны гаҗәпкә калдырып: 
– Тун өчен акчаны сез аласызмы? – дип елмайды. Ул таныды сатучы кызны. Институттагы парларны калдыра-калдыра менә кайда эшли икән бит. Энҗе аны-моны аңлап алганчы, карточкасыннан акча түләде дә зур ак пакетка салынган тунны Энҗегә сузды. Сатучы кыз алдында бәхәсләшеп булмый бит инде. Бүлектән чыккач: 
– Ник алай эшләдең инде, тунга җитәрлек акчам бар. Банкоматтан алам да сиңа бирәм хәзер, – диде Энҗе.
– Энҗе, нинди акча? Безнең яшьлек мәхәббәтебез истәлеге булыр. Минем гомерем юлында әлегә кадәр зур бүләкләр тапшырырдай якын кешем дә юк. Синнән башка. Яратам бит мин сине, һаман да өзелеп яратам!
Энҗе Нурисламга карады да, бер сүз дә дәшмичә, урамга атлады. Нурислам аның артыннан иярде: 
– Энҗе, ачуланма инде, тунны урам буйлап селкеп бармыйлар. Машинага утыр да, илтеп куям сине авылыңа. 
Чынлап та, күлмәк тугел бит. Машинага кереп утырудан башка чарасы калмады. 
Шәһәрдән чыккач, олы юлдан бераз сүзсез бардылар. Нурислам урман ягына бара торган юлга төшеп китте. Урман урман инде, ап-ак, матур! Агачлар зифа буйларын күрсәтеп, без кыш көне тагын да зифа, матур, диләр кебек. 
– Энҗе, яңа туныңны киеп, агачлар арасыннан йөреп килмисеңме? 
– Үзем дә шулай уйлап тора идем. Син һаман да минем уйларымны сизәсеңме? 
– Билгеле, матурым, чөнки сөю уты сүнмәде дә, сүрелмәде дә!
Энҗе өстендәге пәлтәсен салып, арттагы урынга куйды, һәм Нурисламның кулындагы тунга кереп чумды. Нурислам, күзендәге яшьләрен яшермичә, Энҗене кочагына алды. 
– Язмыш безне аерса да, яннарымда булмасаң да, мин һаман да сине генә сөям, аңла шуны, Энҗе бөртегем! 
Машинасының ишеген ачып, магнитофонын кабызды. Ә аңардан, ике йөрәкнең күңелен алгысытып, Габделфәтнең өзгәләнеп җырлаган «Хыянәт» җыры агыла иде. Ләкин, җиде ел буе бер-берсен оныта алмыйча, көннәр, төннәр буе яшьлек ярын уйлап йөргән ике йөрәк өчен бу җыр киртә түгел иде. Энҗе ире белән яшәсә, Нурислам бер дә өйләнмәгән, буйдак егет иде. Урман аланында эзләрен калдырып, бергә укып йөргән вакытларын искә алып, иреннәре авырта башлаганчы үбешеп, вакыт үткәнен сизми дә калдылар. Кышкы кояш офыкка кереп югалганчы аерыла алмадылар. 
– Өйгә кайтырга кирәк, Нурислам!
Ләкин Нурислам сөйгәнен кочагыннан аерырга уйламады да. Энҗене янә кочагына алды. Тун эчендәге сөйгәне, кыз чагындагы кебек, нечкә биле, тулып пешкән чия кебек иреннәре белән аны исертә иде: 
– Кайчан очрашабыз, сөеклем? Синнән башка яшәү яшәү түгел миңа. Йөрәгемдә янган сөю уты тагын да ялкынланып, дөрләп китте. 
– Очрашыйк соң, мин каршы тугел. Бәхетнең нинди икәнен мин инде җиде ел буе белмим. Мин туйга да риза булмадым, кәләшләр кебек, ак күлмәк тә кимәдем, чөнки теләмәдем. Булат, язылышып кайткач, ике ай гына минем белән булды. Авырга узу белән миннән читләште. Сөяркәләренә назларын өләшеп йөргәч, мин аңар нигә кирәк? Аерым бүлмәдә төн үткәрәбез. Ирем арып-алҗып сөяркәләренең әле берсеннән, әле икенчесеннән кайткач, миңа кагылганын теләмим. Укытучы була торып, аерыла да алмыйм. Улым – Нурисламым хакына түзәм. 
– Улыңа минем исемемне куштыңмыни? 
– Әйе, тормышымда син булмасаң да, янымда синең исемне йөрткән җан парәм булсын, дидем. 
– Әмма ул бит минеке түгел, минеке түгел шул. 
– Әтисенеке. Әйдә, кайтарып куй, тик күрше урамда төшереп калдыр, мәктәп янында. Кеше булмаса, туктарсың. Әгәр дә урамда кеше булса, ары китеп тукта. Минем турыда сүз чыкканын теләмим. 
– Телефон номерыңны бир, эштә чагында сиңа хәбәр итәрмен, дәрестән соң калсаң – үзең шалтыратырсың. Очрашу көнен билгеләрбез. 
Нурислам сөйгәнен кысып кочаклады да, иреннәренә үрелде.  Аерылыштылар...

Ире кайтып керүгә Энҗенең табыны әзер иде инде. Өстәлгә тәлинкәләр куйды да икенче якка чыгып китте. Аптырап калды Булат. Гомер булмаганны. Малай күршедә генә яшәгән әбисендә, өйләрендә икесе генә. Җитмәсә, хатын да утырмый өстәл артына. Уйлап та бетермәде, түр яктагы бүлмәдән зифа буйлы, матур чәшке туннан, аякларына ап-ак итекләр кигән, бөдрә чәчләрен җилкәсенә таратып салган Энҗе килеп чыкты. 
– Их сине, кызлар кебексең! Ә туның таныш, мин аны күрше авылның мәдәният йорты директорына үткән атнада гына алып биргән идем. 
Эх бу телне, елан чаккыры! Ник монысын әйттем инде? 
– Бик пырлаган иде Лилия, сиңа китереп бирдемени? Алмыйм, дип чырылдады. 
Икенче сүз ишетергә уйламаган Энҗенең исе китмәде. 
– Юк, синең сөяркәң китермәде. Бу тунны мин үзем кибеттән алдым. Мин дә эшлим бит. Күптән хыяллана идем. Минем матурлыгым әсир иттеме әллә? Авызыңны да ача алмыйча карап торасың? Әйе, белмәсәң – бел, иркәем, мин синең сөяркәләреңнән мең, хәтта миллион тапкырлар акыллы һәм чибәр!
Бу сүзләрне әйткәч, вальска бөтерелгән кебек бөтерелде дә, күрше бүлмәгә кереп тунын, итекләрен салды Энҗе. Ашын бүлде, салатларын чыгарды. Һәм чәй эчәргә кискән лимонны ялгыш иренең аш тәлинкәсенә салды. Ире абайлап
өлгергәнче, тәлинкәне алып, ашын түкте. Икенчесенә салды. 
Иренең күзләренә туры карап: 
– Миңа тагын бер бәби кирәк. Үзем кебек сары чәчле матур кыз. 
Ире сикереп торды: 
– Нинди бәби, берсе дә җиткән! – дип кычкырды. Улы булганда тавышы да чыкмый торган ирнең кыяфәтен күреп, өнсез калды. 
Кыш та үтте. Энҗе белән Нурислам атна саен диярлек ял көннәрендә очрашты. Энҗе, районга барам, кибетләрдә йөрергә, дип чыгып китә иде. Районга баргач, Нурислам белән аулак урамда очрашып, аның дачасына баралар. Элек бер-берсенә бирергә оялган назларын бирәләр. Аннары шул аулак урамнан Энҗе кибеткә кереп тиз генә кирәген ала да, авылларына кайтып китә. 

...Җиләкле җәйнең матур бер көне. Энҗе – ялда. Улы идәндә әнисенең яшьлек дусты бүләк иткән, тимер юл белән уйнап мәш килә. Беркөнне әнисе аны да шәһәргә алып барды. Нурислам белән таныштыргач, алар өчәүләп зур кибеткә керделәр. Нурислам абыйсы аны кулларына күтәреп: «Сайла, нинди уенчык кирәк?» – дигәч, ул тимер юлны күрсәтте. Нурислам абыйсы белән ул күптән таныш. Әнисе белән шәһәргә баргач, шәһәр бакчасындагы аттракционда бергә йөрделәр. Әтисенең дә исе китте бу уенчыкка. Өенә иртәрәк кайткан бер көнне идәнгә сузылып ятып уйнады Нурислам белән. Тик андый мизгелләр аена бер була микән? Нурислам әтисен көннәр буе күрми. Ул йоклаганда эшенә китә. Нурислам инде әтисен көтеп йокыга киткәч кенә, өйгә кайта. 
Капка янына машина килеп туктады. Таныш түгел. Аннан берничә минуттан Нурислам төште. Төште дә капка төбендәге эскәмиягә барып утырды. Энҗе, ни булыр бу, дип, тәрәзә яныннан китеп, улы янына идәнгә утырды. Күпмедер вакыт үткәч, ире белән Нурислам ишектән килеп керделәр. Ире: 
– Карчык, синең курсташны очраттым районда. Лилия белән магазинга барган идек. Тагын биш пар туфли алдырды. Үзебезгә килергә күндердем курсташыңны. Юлда, узыша-узыша кайттык. Йә ул алга чыга, йә – мин. Яңа машина алдым, диде. Минекеннән яхшы. Мин бит авылда яши торган район башлыгы гына. Әмма минем йорт кебек беркемнеке дә юк! Районда дүрт булмәле буш квартира. Лилияне өенә генә керттем, ә Нурислам безгә китте. Табын әзерлә очрашу хөрмәтенә.
Нурислам кечкенә Нурислам белән кул биреп күреште дә: 
– Йә, кара әле миңа, мин сиңа – әти була алырмынмы? Минем улым буласыңмы? 
Аннары Нурисламны кулларына алды. 
Кечкенә Нурислам аптырап калмады: 
– Ә син минем белән уйнарсыңмы көн саен? Минем белән балык тотарга йөрерсеңме? Минем бит әтине күргәнем дә юк, – дип, Нурисламның күзләренә карады. 
– Әйе, балам, әниеңне ничә еллар яраткан кебек, мин сине дә яратырмын. 
Балыкка йөрербез, кышын чаңгыда шуарбыз. Чит илләргә сәяхәттә йөрербез. Сиңа иптәшкә әниең кебек матур бер кыз алып кайтырбыз. Энҗе, Нурислам белән икегезнең киемнәрне ал да машинага чыгып утыр. Кулыңдагы балдагыңны салып өстәлгә куярга онытма! Без ишек алдына чыгып сөйләшик әле, – дип, хуҗаны ишеккә әйдәде. 
Ишегалдында биш минутлык ирләрчә сөйләшү булды. Соңгы сүзне Нурислам әйтте: 
– Син аны урладың миннән, ләкин аның йөрәген яралап, вакытлыча тәнен үзеңнеке итсәң дә, Энҗене яратмадың, бәхетле итә алмадың. Без, бер-беребез өчен туган җаннар. Мин өйләнмәдем, читтә балам юк. Нурисламны үз фамилиямә яздырам. Син барыбер алар белән яшәмисең. Синнән берни кирәкми. Сөяркәләрең күп. Әмма Нурисламны, Энҗене эзләп йөрмә! Алар – минеке!
Өйдән берничә сумка тотып чыккан Энҗе, ни булыр, дип көтте. Нурислам килеп, сумкаларны машина багажнигына куйды. Аннары Энҗене кулыннан җитәкләп, кечкенә Нурисламны күтәреп, капкага таба китте. 
Булат, кино бетте дәмени, нишләп бик тиз, дигән кебек, аларның артларыннан карап калды. Капка ябылгач, зур нарат йортының баскычына барып утырды. 
Зәңгәр күктә ак болытлар йөзә. Күрегез әле, назлы җилләр аларны бер-берсенә кушып, зур йөрәк хасил итә. Сөйгән ярларның да йөрәкләре бергә булсын! Кавышып, бергә гомер итсеннәр. Юлларында киртәләр очрамасын!
фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ахыры әйбәт бетә торган һинд киносы шикелле булган. Афәрин, Нәфисә!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Экият)

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тлрмышта була алмый торган хәл. Фантастика дип куярга иде. Төче булды бу

        • аватар Без имени

          0

          0

          Нинди генә язмышлар юк ! Үз ихатасыннан ары берни күрмәгәннәр өчен әкият кебектер шул бу хикәя .

          • аватар Без имени

            0

            0

            Нәфисә ханым да август аеннан бирле караңгы гүрдә..... Кабере нур белән тулсын.Бездән риза булып ятсын.

            Хәзер укыйлар