Логотип
Проза

Сөйкемле сөяк (2)

Шул чак ирнең чалбар кесәсендә телефоны зеңләп куйды. Фәйзелхак, Кифаядан уңайсызланып та тормыйча, телефонны алды.

Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/sykemle-syak

Шул чак ирнең чалбар кесәсендә телефоны зеңләп куйды. Фәйзелхак, Кифаядан уңайсызланып та тормыйча, телефонны алды.

– Нәрсә бар, балдыз? Нәрсә булган Фарукка? Йөрәк? Соң әле кичә генә сөйләшеп тордык бит баҗай белән, кара инде ә?! Хәзер, машинаны кабызам да, 5-10 минуттан сездә булырмын. Илтермен, илтермен, син бер дә борчылма, балдыз!

Телефонын куйгач та, Фәйзелхак Кифаяга эшнең нидә булуын аңлатты.

– Баҗайның йөрәк тотып алган бит тагын, аны поликлиникага илтергә кирәк. Яле, матур апасы, болай эшлибез. Сез менә карлыган җыя торасыз, арсагыз, өй бикле түгел, кереп ял итегез, мин кайтканчы китми торыгыз, карлыганыгыз белән бергә үзем илтеп куярмын. Сез ризамы?

– Мине, беренче күргән кешене, шулай шикләнмичә өегездә калдырасызмы? Ә мин өегезне талап качсам?

Фәйзелхак, хатынга карап елмаеп куйды. Ул елмаюга ышаныч та, ялгыз ир-атның күңел сагышы да, моңсулык та сыйган иде.

– Юк, сез андый хатынга охшамаган, Кифая! Аннары йортта урлап китәр дип куркыр әллә ни байлык та юк безнең. Сез бит җәяү, әллә ни күп нәрсә күтәреп китә алмассыз, урласагыз да! Я, ярый, матур апасы, мин бүген машинаны кабызып тормаган идем, туры килде менә. Карлыганга бензин исе сеңдерәсем килмәгән иде. Йортта сез хуҗа булып каласыз.

Кифая ир белән килешкәнен белдереп:

– Ярар, барыгыз. Мин карлыган җыеп бетергәнче, кайтып та җитәрсез әле, хәерле юл, – дип куйды.

Фәйзелхак авыз эченнән генә :

Кара карлыгач микән,

Сары сандугач микән,

Аны үстергән әнкәсе! – дип көйләп, гаражга кереп китте.

Ирне озаткач, Кифая таныш түгел йортка әллә кем килеп керер, дип капканы эчтән бикләп куйды. Хатында карлыган кайгысы арткы планга күчте. Бу ирнең шәхси тормышы күбрәк кызыксындыра башлады: «Әллә?» Ялгызак хатын-кызлар һәр рәтлерәк күренгән ир-атны шулай үзләренең ире роленә куеп карарга күнеккәнгә Кифаяның да, ир белән бәйле бар нәрсәне төбенә тоз коеп тикшерәсе килеп китте. Өйне кереп күзәтеп чыгарга уйлады.

Верандадан өй ишеген ачып эчкә узды. Киң генә коридор өч ишеккә юл күрсәтә. Хатын беренче ачык ишеккә юнәлде. Аш бүлмәсе икән. Шәмәхә миләүшәләр төшкән челтәр пөхтә итеп тәрәзәнең уң ягына затлы каптырма белән эләктереп куелган. Түгәрәк өстәл өстендәге кечкенә вазада 3 ап-ак ромашка чәчәге елмаеп утыра. Газ плитәсе өстендә пар җиләкле ак кәстрүл. Хатынның кызыксынуы кызыксыну, ул аны ачып та карады. Кәстрүл эче чиста, юылган иде. Бүлмәнең идәнендә ник бер чүп әсәре булсын! Кифая кайчак ялкауланып, табак-савытын үзе дә юмыйча калдыргалый. Идәнен дә көн дә ышкып тормый. Көткән кешесе булмагач, баш авыртуына сәбәп итеп, урынын да җыймыйча калдыргалаган көннәре бар. Фәйзелхакның хатынсыз килеш бу кадәр чиста, пөхтә торуына бераз аптырады да Кифая. «Бардыр берәр сөяркәсе моның. Ир кеше бу кадәр җыйнак тора алмас!» – дигән уйлар баш миен каезлап чыкты.

Аш бүлмәсеннән соң икенче ишек зал якка алып керде. Залның түрендә идәннән түшәмгә чак кына җитмәгән зур сәгать, стенага беркетелгән зур телевизор, аның янындагы пыяла өстәл өстендә матур рамкалар эчендә ике фото. Кифая якынрак килеп, фотоларның берсен кулына алды. Фотода Фәйзелхак белән бер чибәр ханым бер-берсенә сыенып ук төшкән. Фотодагы хатын Кифаяга таныш кебек тоелды. Йөз чалымнары, чәченең колак читеннән бөдрәләнеп төшүләре, күз-кашлары аңа кемнедер хәтерләтте. Фотога озак кына карап торгач: «Әй, тиле дә инде үзем, соң бу хатын бер кашык су кебек миңа охшаган ләбаса!» – дип тел шартлатты.

Менә сиңа кирәк булса?! Әйтәм аны Фәйзелхак мине өенә ияртеп кайтты. «Карлыган җыярсың», – дигән булып... Миндә хатынының чагылышын күргән икән! Вәт, шайтан алгырысы!

Кифая залның ике каршы ягындагы күн креслоларда пар күгәрчен чиккән кечкенә мендәрләрне күргәч, тагын да аптырады. Әле бер ай элек кенә шундый күгәрченнәр чиккән тышлыклар кигезеп, караватына куйган иде. Дөрес, Кифая чиккән күгәрченнәр бераз зуррак. Хатын чигеш үрнәген «Сөембикә»дә күреп бик кызыккач, түзмичә, чигәргә уйлаган иде. Бер утыргач, һич аерыла алмыйча, атна дигәндә ике мендәр тышлыгын чигеп тә бетерде. Кифая диванны кулы белән генә сыпырып узды да тәрәзә каршына килде. Тәрәзә төбендә шау чәчәккә күмелеп утырган ал, шәмәхә, ак миләүшәләргә соклануын яшерә алмады. Төпләрен капшап карады – дымлы иде. Кифая да миләүшәләр ярата, тик аның квартирасында ал миләүшәләр генә. Бу өй, әйтерсең лә, аңа ят түгел сыман тоелды. Хатын, кызыксынып, йокы бүлмәсен карап чыгарга булды. Бүлмәнең тәрәзәсе өскә каратып ачылган, тәрәзәдән кергән салмак җил зәңгәрсу пәрдәләрне талгын гына дулкынлата иде. Ишек һәм карават баш очындагы шәмаильләр, янда Колшәриф мәчете төшкән азан әйтүче картина, түшәмгә кадәр биеклектә кием шкафыннан гайре әйбер юк иде биредә. Ни гаҗәп: Фәйзелхак урынын җыйган, карават өстенә покрывалын япкан. «Алтын бәһасе ир бу! Кайда әрәм булып яткан бу товар? Сүзләр килешеп китсә, бу ир белән тормыш итеп була!» – дип уйларга өлгермәде, урам якта капка төбенә машина килеп туктаган тавыш ишетелде. «Әллә кайтып та җиттеме икән, Ходаем?» –дип, хатын гаепле эш өстендә тотылган кеше сыман ишеккә атылды. Ишекне акрын гына ачып, йорт эченә чыкты. Урам яктан кемдер капкадагы звонокка баскач, акрын гына килеп капканы ачты.

– Менә кайтып та җиттем. Сезгә булышырга кирәк бит, үзегезгә генә җыярга уңайсыз булыр, – дип елмайды Фәйзелхак, ак, тигез тешләрен күрсәтеп. – Баҗай белән балдызны поликлиникага илттем. Чират зур әле анда, эшләре беткәч, балдыз чылтыратырга булды. Барып алырмын. Аннары ир хатынга карап:

– Я, азрак җыя алдыгызмы, кояш төшкелеккә менгәнче, җыеп алсаң әйбәтрәк. Кызуда уңайсыз булыр үзегезгә. Мин хәзер өс-башымны алыштырып кына чыгам да булышырмын, – дип Фәйзелхак өйгә кереп китте.

Кифая кечкенә чиләген тотып карлыганнар янына атлады. Чиләк төбен булса да капларга кирәк, ояты ни тора?! Сусыл, чем кара карлыганнарны хатын берсен авызга, берсен чиләккә сала барса да, чиләк төбе күмелде тагын.

– Я, ничек, Кифая, карлыганнар чиләккә төшәме? – дип ул да түгел Фәйзелхак килеп тә чыкты.

– Бик төшми шул! – Хатын җыелган карлыганның бик аз булуына кыенсынып, иргә әйтергә сәбәп эзләде. – Сез киткәч тә, утырып тордым, баш әйләнеп китте. Кан басымым күтәрелде бугай минем, – диде хатын.

Фәйзелхак Кифая янына килеп, чиләгенә күз салгач та:

– Чынлап та, бик төшмәгән шул әле монда. Кояш ярамый торгандыр, бәлки?!Әгәр эшне бүлешсәк, ни диярсез икән?

– Ничек бүлешсәк? – дип аптырады Кифая.

– Ничек-ничек, бик җиңел: сез ышыкта гына шулпа пешерәсез, ә мин шулпа пешкән җиргә карлыганны җыеп кертәм. Хәләл тавык түшкәләре суыткыч тулы, кухняда табак савыт җитәрлек. Кирәк-яракны шунда шкафлардан табарсыз. Килештекме?

Ир Кифаяга сынап та, яратып та карады сыман тоелды.

– Бик кызык булып китте әле үземә дә: башта карлыган җыярга гына алып кайттыгыз, хәзер аш пешерергә кушасыз! Ә пешергәнем ошамаса?

– Ошар, ошар! Аш-су пешермәгән хатын-кызга охшамаган сез! Минем Майшәкәрем бик тәмле пешерә иде дә бит... Менә ул үлгәннән бирле андый тәмле аш ашаган юк. Әллә мәйтәм, бүген шундый аш кабып карарга насыйп итәрме Ходай, – дип, ир елмаеп Кифаяга карады.

Мондый карашларны үз гомерендә беренче тапкыр гына күргән Кифая, каршы сүз әйтмәде. Чиләген иргә тоттырды да өйгә кереп китте. Аның Майшәкәрдән дә уздырып, тәмлерәк аш пешерәсе, бу ирне сокландырасы килү теләге күңеленә кереп оялаган иде инде.

Кифая аш бүлмәсенә кергәч тә, иң элек кәстрүл сайлады. Шкафтагы берничә кәстрүл арасыннан иң ялтыравыгын, иң яңасын сайлап алды. Бу кәстрүлдә берәр мәртәбә генә аш пешкән булырга тиеш. Ялтыравык кәстрүлнең пыяла капкачында да сыңар тамчы табы күренми иде. Шкаф янында чишмә суы тутырылган су савытыннан кәстрүлгә су агызды да плитәгә утыртты. «Ничек тә сынатмаска иде! Фәйзелхак телен йотарлык аш пешерергә кирәк. Өй токмачы ясармын. Шәт оны бардыр?!» – дип уйлап, шкафның астагы шүрлекләрен күздән кичерде. Җиләк төшкән кечкенә чиләктә, чынлап та, он иде. Хатын аны өстәлгә үк алып куйды – шкаф исләре чыга торсын. Эш суыткычка барып җитте. Фәйзелхак дөрес әйткән, суыткычның өске катында берничә тавык, бер үрдәк бар икән. «Ничек тә шулпаны тәмле итәсе иде бит!» – дип хатын тиресе сап-сары күренеп торган йорт тавыгы түшкәсенә тукталды. Алып җылымса сулы табакта берничә кат чайкады да тавыкны урталайга бүлеп, кәстрүлгә салды. Салкын суда кайнап пешсә, шулпасы тәмлерәк булачак. Кифая аш бүлмәсендә үзен гомер буе кайнашкан кеше кебек хис итте. Шкаф читендә эленеп торган тавис кошы төшкән алъяпкычны күреп сөенеп куйды. Менә башына яулык каян табасы? Кеше йортында актарынып йөрергә ярамаганын белсә дә, «Майшәкәрнең берәр яулыгы калгандыр бит инде», – дип, йокы бүлмәсендә тумбочканың өске тартмасын ачты. Күңеле дөрес сизенгән: бу тартмада гел баш яулыклары, берничә калфак, җиңсә ише әйберләр иде. Озак эзләнеп тормыйча, өстә яткан, әле пакеттан да алынмаган ак яулыкны башына алып бәйләгәч, чын хуҗабикәгә әйләнде дә куйды Кифая. Бүлмәдән чыгып барганда, шкаф көзгесенә күзе төшеп, үзенең кыяфәтеннән бик канәгать калып, кабат аш бүлмәсенә керде. Аш-су әзерләгәндә, гел моңланып йөрергә ярата ул: авыз эченнән генә көйли башлаган иде, теленә Фәйзелхак җыры очып кунды:

Кара карлыгач микән,

Сары сандугач микән...

«Кара инде син моны, бу карлыган патшасы минем йөрәккә кереп утырган ук түгелме соң? Күрше Сариягә сөйләп күрсәтсәң, мәңге ышанмас! Карлыган алырга барган җирдән сатучының өендә тавык шулпасы пешереп йөр имеш!» Хатынның күз алдында Фәйзелхакның ап-ак носкилары әйләнде дә әйләнде. Бу инде атна буе киеп йөреп сөрсегән, сиңа аяктан салгач та басып тора торган носкилар түгел, чәй савытындагы шикәрдән бер дә кайтыш түгелләр!

Кифая чиләктәге онны ике кат иләп алды, ник икәнен үзе дә аңламады, әйтерсең, ипи салырга җыена!

Тавык шулпада кайнаган арада токмачны басып, бәрәңгеләрен әрчеп куярга булды. Токмач камырын үзләнгәнче басып, җәймәне тырышып-тырышып җәйде. Түм-түгәрәк җәймә хатынның уңганлыгын күрсәтеп, күңеленә рәхәтлек тойгысы салып, куна тактасында ята бирде. Кифая 4 бәрәңгене ит белән бергә бирергә булып, урталай гына ярып кына пешерергә уйлады. Фәйзелхакның тозга карашын белмәгәнгә күрә, ашка тозны азрак салырга булды.

Җәймә бераз каткач, Кифая, бөтен йөрәк җылысын кушып, тәрәзәне ачсаң, аннан очып чыгып китәрлек нәзек токмачлар кисте. Аш-су әзерләшергә авылга кайтканда чакыргалыйлар үзен, кулыннан килә. Фәйзелхак алдында ничек тә сынатмаска иде! Менә тавык шулпасы пешеп тә чыкты. Тавык таралмасын өчен, итне шулпадан алып, шулпаны сөзеп алды. Кифаяның ашы үтә күренмәле булырга тиеш! Суган белән кишерне кечкенә табада азрак атланмай, шулпа салып кыздырып алды да, сөзгән шулпа белән күпертеп чыгарды. Токмачка чират җитте. Токмач өскә күтәрелеп, 1-2 минут кайнагач, хатын кәстрүлне ут өстеннән алды. Тавыкны турап, бәрәңге белән тирән пыяла савытка куеп, соңгы штрихны ясарга уйлады. Суыткычта яшел суган белән укроп тапмагач, бакчага чыгып карыйсы итте. Шунда Фәйзелхакны да күзәтеп керр – карлыган җыямы икән?!

Башына ак яулыкны артка чөеп бәйләгән, алдына тавислы алъяпкыч япкан, аш бүлмәсендә битләре алсу алма күк кызарган Кифая ишектә күренгәч, Фәйзелхак телен йотты.

– Я, бу бакчада миңа кирәк суган, укроп ише нәрсәләр бардыр? – диде Кифая.

Фәйзелхак һаман эндәшә алмый торганга хатынның аптыравы аптырау:

– Юкмы әллә? Яшел суган белән укроп?

Ниһаять, ир телгә килде:

– Кифая, бар, бар! Менә бу якта... Хәзер өзеп бирәм, – дип тораташ кебек баскан җиреннән кузгалды.

Кифая үз дәрәҗәсен белебрәк, болдырда басып торуын белде. Үзе эченнән генә: «Миңа укроп белән суганны үзе китереп бирсә, бу асыл ирне кулга ияләштереп булачак, Алла теләсә!» – дип уйлап алды. Фәйзелхак түтәл читеннән генә иелеп берничә кыяк суган, укроп өзеп, бакча уртасында кран астында тотып чайкагач, елмаеп, хатынга карап килә башлады.

–Әллә...

Кифая ирнең «әллә»се ахырын көтеп тормыйча, Фәйзелхак кулындагы тәмләткечләрне эләктерде дә:

– Юынып, ашарга керергә биш минут вакытыгыз бар. Артыгын көтмим, – дип өйгә кереп китте. Ир бүген генә танышкан хатынның әллә шаяртып, әллә чынлап болай кискен әйтүен ми казанында эшкәртеп тормады, җыйган карлыганын чиләге-ние белән беседкага гына кертеп куйды да, кулларын юып, өйгә юнәлде. Өй ишеген ачуга борынга тәмле шулпа исе килеп бәрелде. Майшәкәре үлгәннән бирле өйдә мондый аш исе таралганы юк иде. Үзе никадәр генә тырышып пешерсә дә, кай җиредер килеп бетми шикелле. Балдызының кулы әллә ни тәмле түгел. Ир аш бүлмәсенең ишек төбендә басып күргән манзарадан катып калды. Өстәл өстендәге пар күгәрчен төшкән чынаякларга чәйләр ясалган, алтын тирәле олы тәлинкәдә пар бөркеп итле бәрәңге утыра. Ак челтәр читле тәлинкәләрдә сап-сары үтә күренмәле шулпада ефәк җеп калынлыгындагы токмачлар: «Без монда, әйдә, кабып кара, без бик тәмле!» – дигәндәй, ирнең тамак төбенең кытыгын китереп көтеп торалар.

Өстәл янында икмәк кисеп торган Кифая үтә дә якын булып китте Фәйзелхакка. Күңеленең хатын-кыз җылысына сусавын ир шунда гына аңлады. Ул хатынга үзенең соклануын яшерә алмады:

– Бүген мине карлыганнарым бәхетле итте. Нинди уңган хуҗабикәне юлыма чыгарып куйды. Сүземне тыңлап, аш әзерләгән өчен рәхмәт сиңа, Кифая! Син нәкъ минем Майшәкәрем төсле!

– Әйдә, уз, ашны ашап карагач, ни диярсең икән? Менә үземә исем китеп тора әле, карлыган алырга чыгып, беренче күргән кешедә аш пешереп йөргәнемә шаккатам. Бу мин түгелдер кебек?!

Фәйзелхак өстәл янына узды. Кифая да ирнең каршысына утырып, аның кашыкка үрелүен көтте. Өйнең һавасы ук үзгәреп киткән сыман: Кифая аш бүлмәсенең дә тәрәзәсен ачып куйган икән!

Әле иртән генә танышкан ир белән хатын, гомер иткән кешеләр сыман, кара-каршы утырып аш ашарга керештеләр.

Аш, чыннан да, бик тәмле иде. Кифая ара-тирә Фәйзелхакка карап ала, чырае үзгәрмиме, янәсе.

– Менә бит, иртән ашамыйча чыккан идем. Тәмле ризык тамакны ярып керәсе булган! Ашың бик тәмле булган, Кифая! Син Майшәкәремнән дә уздыргансың!

Яшьрәк чакта бик дәртләнеп әзерли иде аш-суын ул да, соңгы елларда биреште. Авыруын да миннән яшереп йөргән. Гел аның исемен кыстырганга ачуланма инде син миңа, йөрәктәге шырпылары һаман коелып бетмәгән бит!

Кифая ни актан, ни карадан берни эндәшмәде. Ир аның бу ризалык галәмәтедер дип уйлады. Кифая исә эчтән: «Менә бит, мин Майшәкәрдән дә тәмлерәк итеп пешергәнмен, ә чәемә ни дияр икән? Шкафтан эзләп тапкан берничә төрле үлән кушып ясады бит чәйне дә».

Ир бәрәңге белән итне дә тәмләп карагач, чынаякка үрелде.

– Бу чынаяклардан бер генә тапкыр чәй эчеп калдык... Каян табып чыгардың? Балдызлар бүләк иткән иде.

Фәйзелхак бер йотым чәй капты да, Кифаяга күтәрелеп карады. Хатынның йөзе: «Я, ничек?» – дигән сыман иргә сораулы караш ташлады.

– Сез... син... каян бу чәй? Үзеңдә бар идеме? Гаҗәп!

Тагын йотты, тагын тел шартлатты:

– Беренче тапкыр шундый тәмле чәй эчәм. Вәт Кифая дисәң Кифая! Моңа быел кайнаткан карлыган джемы гына җитми!

– Гап-гади үлән чәе бу! Менә шкафың тартмаларын капшап чыктым. Кипкән җиләк, бөтнек, мәтрүшкә, юкә чәчәге салдым. Кайнар су коеп, каплап, төнәттем генә. Әллә шуны эчкәч, үземнең дә башым төзәлеп киткән төсле булды. Сиңа ошармы икән дип, шикләнеп кенә ясаган идем.

– Яле тагын бер чынаяк ясап бир, бик яраттым мин бу чәйне! – дип, ир чынаягын хатынга сузды. Кифая чәй агызып чынаякны кире Фәйзелхакка сузганда, әллә чынлап, әллә ялгыш, ир чынаягы белән бергә хатынның бармакларын да учына кысты. Фәйзелхак белән Кифая бер мәлгә бер-берсенә карашып, сүзсез калдылар. Әллә чынаяктагы кайнар чәй, әллә инде ялгызлыктан назга сусаган ике йөрәкнең кайнарлыгы бармакларны пешереп алды.

– Фәйзелхак!

– Кифая!

Кайнар учка кысылган бармаклар пар күгәрченле чынаяктагы чәйнең хуш исеннән исереп кабат бер исемне кабатлады:

– Фәйзелхак!

– Кифая!

Бу ике кул чынаякны кыскан килеш тагын күпме торган булырлар иде, ирнең телефоны чылтырады. Фәйзелхак, хатынның бармакларын учыннан ычкындырып, чынаягын өстәлгә куйды да телефонын алды.

– Балдыз! – диде ул Кифаяга карап. – Алло, эшегез беттеме, балдыз? Хәзер килеп алам. Минем сезгә шәп яңалыгым да бар, ышанмассыз да! – дип, ир Кифаяга карап серле итеп елмайды. Ир, баскан килеш кенә чынаяктагы чәйне бер-ике тапкыр голт-гылт китереп йотты да ишеккә юнәлде.

– Кифая, авыр димәсәң, чәйне яңадан кайнатып куй әле, баҗай белән балдызның авызлары кипкәндер, мин хәзер 15 минуттан кайтып җитәм.

– Ә мин?

– Син нәрсә, син бит монда хуҗабикә бүген! Ни телисең, шуны эшли аласың!

– Син җыйган карлыганны алып өемә дә кайтып китә аламмы? Күпмедән бирәсең, акчасын өстәлеңә куеп китәрмен, – дип, Кифая ирнең ни уйлавын беләсе килде.

Ир инде чыгып китәм дип ачкан ишеген кире ябып, Кифая янына борылып килде.

– Кифая, матур апасы, мин әйләнеп кайтканчы гына унбиш минут түзә аласыңмы, үзем илтеп куярмын. Вәгъдә – иман! – дип, ир аптырап калган хатынның кулын каты итеп кысты да өйдән чыгып китте.

«Чукынчык, бу сөйкемле сөякне гел күрәсе генә килеп тора, нинди усал телемә дә әллә ни булды, каршы әйтерлек хәле дә калмаган! Каяле, ничек ашыга икән бу ир, карыйм әле», –дип Кифая аш бүлмәсенең урам як тәрәзәсенә килде.

Фәйзелхак әллә сизенеп, әллә өйрәнгән гадәте буенчамы, машинасына утырганчы, борылып, тәрәзәгә карады. Анда Кифаяны күреп, сөенеп, уң кулының биш бармагын да күтәреп, саубуллашты да машинасын кабызып, китеп барды.

дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/sykemle-syak-3

Теги: Сөйкемле сөяк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч. Бер сулышта укып чыктым. Дэвамын кетэм туземсезлек юелэн. Рэхмэт.

    Хәзер укыйлар