Логотип
Проза

Сулдырмагыз сәрби чәчәген! № 1.

(драма бер пәрдәдә)


Катнашалар:

Сәрбиҗамал — 75 яшьләрдә.

Фәридун — аның улы, 40 яшьләрдә.

Фирүзә — аның килене, 35 яшьләрдә.

Флорид — аның оныгы, 8-9 яшьләрдә.

Фәйзи — гаилә дусты, 40 яшьләрдә.

Минниса — Сәрбинең ахирәте, 75 яшьләрдә.


 

БЕРЕНЧЕ КАРТИНА

Сәхнә икегә бүленгән. Кечкенә якта карават, аш өстәле, иске заман комоды, урындык. Икенче як зур бүлмә, хәзерге заман мебеле. Кече якта Сәрби карчык өстәлгә таянган хәлдә уйлана, кул астындагы кәгазьләрне караштыргалый, әкрен генә җырлап та ала.


Әнкәм мине тапкачтын ак биләүгә биләгән,

Ак биләүләргә биләгән, бәхете булсын димәгән...

Ай!.. Бәхетле булсын димәгәндер, шул.

Бәлки дигәндер дә. Минем әниемне бик зиһенле, мәгънәле хатын диләр бит, мин генә аны хәтерләмим... Уйлап карасаң, мине кем бәхетсез дияр икән. Әстәгъфирулла. Көфер сугар, әнигә үпкәләп җыру җырлап утырам... (Икенче бүлмәгә колак сала.) Кайттылар. Аллага шөкер, исән-имин кайттылар.

Икенче бүлмәдә ут яна. Сәрбинең килене Фирүзә — чибәр, утыз бишләр чамасы, бик модалы киенгән. Улы озын буйлы, мәһабәт. Оныгы Флорид. Ул 2-3 нче класс укучысы.

 

Флорид (кулындагы портфелен диванга ыргыта). Карагыз, шатланыгыз, ике биш, пятерки, пятерки...
Фирүзә (улын кочаклап диванга утыра). Ой, улым, кечкенәм. Рәхмәт төшкерем. Әнисен шатландырган шул. (Икәүләшеп шаярышалар).
Фәридун. Булды, шашынмагыз.
Флорид. Пятеркалар алган көнне ярый инде ул.
Фирүзә. Әтиеңә аңарга бармы пять, юкмы пять.
Фәридун. Ашап-эчеп алыйк та эшкә утырам, язып бетерергә кирәк.
Фирүзә. Штурмовщина... Көне җиткәч ашыккан буласың.
Фәридун. Күптән язылып беткән. Тик кичә бераз төзәтмәләр керттеләр...
Фирүзә. Минем дә отчетымның рәте-путе юк...
Фәридун. Кая, улым, бишлеләрне карыйк әле.
Флорид. Әнә портфель, ач та кара...
Фирүзә. Ашап алыйк. Әйдәгез, кухняга. (Бар да чыгып китәләр. Икенче бүлмәдә Сәрби әби өстәл янында кәгазьләр актара.)

Ак биләүләргә биләгән, бәхете булсын димәгән.

Әй, картлык кызык икән ул. Иреннәреңә берәр сүз яки җыру килеп сарылса, бер дә ычкынмый икән, һаман тәкърар-лыйсың да тәкърарлыйсың. Бәхетсезмени инде мин юк-барны мыгырдап утырырга. 23 яшемдә кияүгә чыктым. Ирем мәрхүм искиткеч иде, бер кәлимә күңелсез сүз әйтмәде, Сәрби чәчәгем дип кенә эндәшә иде... Әнә нинди ул үстердек. Заводта да коммунистлар башлыгы булып эшли...

Флорид (икенче бүлмәгә керә, әбисе бүлмәсе ишегенә килә). Бабуль, бабуль (Сәрби эндәшми). Әй, молчи, ярар. (Ишеккә тибә дә китә. Диванда сикергәли, Фәридун керә).
Фәридун. һаман сикергәләнәсеңмени әле. Бар, ба-буляң янына кереп бишеңне күрсәт.
Флорид. Ишеген ачмый ул. Кайчан дәү әни дип эндәшерсең, шунда сөйләшербез, ди.
Фәридун. Дәү әни дияргә телең каламы?
Флорид. Ә үзегез соң, мама белән бабуляга нәрсә дисез, Мамаша...
Фәридун... Мам белән пап нәрсә сөйләмәс, сиңа барын да белергә... (Фирүзә керә).
Фирүзә. Нәрсә бүлешәсез...
Флорид. Әнә бабуля.
Фирүзә. Әйдә әле дәресеңә утыр... (Флоридны җитәкләп чыгып китә. Фәридун тын гына басып тора да әнисе бүлмәсенә атлый. Телефон шалтырый).
Фәридун. Тыңлыйм. Әйе, Мортазиннар квартирасы. Обмен... Ялгышкансыз, минем квартира алышырга белдерү биргәнем юк. Адресы. Дөрес... телефон да дөрес. Кичке җидедән соң шалтыратырга дигәнмени, белмим... (Трубканы элә.) һе... Фирүзә дөрес сөйләнә бит. Синең анаң яман да хәйләкәр ди, шулай булып чыга. Квартира аның исемендә. Кырыктан узган улыннан яшереп белдерү биргән, һе, котыртканнар, Фәйзи эше, кичә бик канатланган иде... (Авыр атлап диванга барып утыра). Әни, әни дим...
Сәрби. (чыгып ишек төбенә баса). Әү, улым, исән-имин кайттыңмы?
Фәридун. Мәскәүдән кайтмадым бит, ярты чакрымлы эштән...
Сәрби. Килен кая соң әле?
Фәридун. Теге бүлмәдә эш белән утыра. Менә мин дә ашыгыч эш белән мәшгуль идем дә, син кузгаттың.
Сәрби. Әстәгъфирулла. Минем тавышым-тыным юк лабаса... Сезгә комачауламыйм дип шыпырт кына утырам. Шигырь язам, китап укыйм.
Фәридун. Алты яшьтәге гадәт алтмышта да бетми ди бит.
Сәрби (һаман басып сөйләшә). Әтиең мәрхүм шигырь укырга ярата иде. Минем шул җитешмәгән шигырьләремне, әһә, шәп бу, карчыгым, матур булган ди, торган иде. (Кеткелдәп көлә)...
Фәридун. Я, ярар, бер нәрсә сөйли башласаң, җыларга гына торасың.
Сәрби. Әстәгъфирулла, ни сөйлисең, улым, җыламыйм, көләм бит, сине дә сирәк күрәм, шатлыгымнан көләм...
Фәридун. Моннан соң айга бер дә күрмәссең...
Сәрби. Ай аллам! (Авыр гына урындыкка килеп утыра). Кая китәсең, улым?
Фәридун. Мин китмим, син менә каядыр китәргә уйлагансың. Бездән аерылырга уйлагансың.
Сәрби. Нишлим соң инде, килен әйтте бит, мин сиңа ашарга әзерләп өлгертә алмыйм, аерым аша, диде. Нәрсә ашыйм инде мин, ипи дә, чәй...
Фәридун. Вакланма, әни, кесәң тулы акчаң, теләсә нәрсә аша. Кухняда газ янып тора. Күрәсең бит без көне-төне эштә.
Сәрби. Шулай дим, шулай дим үзем дә... Аңлыйм, аңлыйм.
Фәридун. Кая китергә булдың?
Сәрби. Уф аллам. Кая китим инде мин?! Үлгәч китәрмен. Каберемне һәйбәт итеп, ләхет алып казысагыз... Ак, саф кәфенлекләргә төрсәгез, өчесен, җидесен үткәрсәгез, мин бик ризамын, улым.
Фәридун. Квартираны алмаштырырга гаризаны кем язып бирде?
Сәрби. Нинди гариза... Әллә әтиең янына җибәрәсеңме мине? Үлгәндә мескенкәем пышылдап кына әйтте: «Көтәрмен», диде. «Җылап, сагынып яшәмә, барыбер бергә булабыз», диде.
Фәридун. Әй бу картларда фантазия, билләһи. Бар ятып тор, сөйләшербез әле... (Телефон шалтырый, Фәридун трубканы ала). Да, Мортазиннар. Бүлешмим, бүлешмим (ачуланып элеп куя). Әнә һаман квартира бүләләр. Фу...
Сәрби. Әтиең мәрхүм үлгәндә әйтте, Фәридуннан башка, аның белән киңәшмичә бер гамәл дә кылма, диде.
Фәридун. Әти акыллы кеше иде ул...
Сәрби (көйли-көйли ишеккә килә).
Үзе китте, гаклы калды,
Йөргән юлы калды мәңгегә (чыгып китә).
Фәридун (бераз югалып басып тора да, аның артыннан килә. Ишек ябыла). Әни, әни! (Шулчак кабаланып Фирүзә керә).
Фирүзә. Бераз кухняда булышыр иде дисәм, син һаман анаң белән...
Фәридун. Сиңа да аның янына кереп бераз сөйләшеп утырсаң...
Фирүзә. Ой, алла, теңкәмә тиясең билләһи шул анаң белән... Нишләтим мин аны! Я, я сөйләшәсем килми, ди. Шуннан нәрсә?
Фәридун. Ничә ел бергә яшибез, мин синең әниеңә караңгы чырай күрсәткәнем бармы, килешсез сүз әйткәнем бармы?
Фирүзә. Потому, аерым яшибез, бергә яшәсәк әллә ниләр булыр иде әле... Аннан соң син дә һәм башкалар да әниемне артыграк яраткан өчен мине гаепли алмыйсыз, белдеңме...
Фәридун. Яшь җилкенчәк кызларча сөйләнәсең... (Телефон шалтырый. )
Флорид. Мин бу, миңа... Алло!... Муртазиннар шул. Флорид мин... Квартира хакында... Син Радик түгелмени... Мә, папага бирәм... пап, мә...
Фәридун. Мамаңа бир әле...
Фирүзә. Да, да, тыңлыйм... Да, да... Шул, шул. Әйе без биргән идек. Безнең өч, берсе бик кечкенә инде, анда карчык яши... Әһә ике зур бүлмә...
Фәридун (кызуланып килә дә, телефонны Фирүзә кулыннан ала). Бернинди алмашу да юк. (Элә.)
Фирүзә. Әй, ахмак!.. Нинди яхшы вариант.
Фәридун. Син бирдеңмени әле ул белдерүне? Ә мин әнине ачуландым. Кем сиңа рөхсәт итте? Бу кадәр башка менеп утырырга.
Фирүзә. Үзең. Үзең узган ел санаторийга баргач әйткән идең. Яхшы вариант булса, әнине аерып чыгарырбыз, дигән идең...
Фәридун. Былтыр бит ул...
Фирүзә. Син ахмакның сүзе белән йөргән мин җү-ләр... (Флоридны кулыннан алып бүлмәдән чыга.)
Фәридун (башын тотып диванга утыра). Ахмак, ахмак... Кайчаннан бирле мин үземә ахмак маркасы тактырдым. Үзем — ахмак, әни — юха елан...
Флоридка йокларга урын әзерли дә, бүлмәдән чыгып китә. Пауза. Флорид керә. Ул кыяр-кыймас кына әбисенең ишегенә килә.
Флорид. Бабуль, бабуля... (Пауза). Әй, дәү әни, дәү әни.
Сәрби (ишекне ача, Флоридны кочып ала). Әй, улым, кечкенәм минем. Уңган, булган улым минем. Әйдә уз, утыр... Менә сиңа дип алган тәмле күчтәнәчләрем дә бар.
Флорид. Үзең бирмисең...
Сәрби. Дәү әни янына кермисең бит, ниндидер бабу-ляга эндәшәсең...
Флорид. Разница юк... Бабуля. Бар малайлар да мәктәптә шулай ди.
Сәрби. Алар рус малайларыдыр, һәр милләтнең үз теле... Чувашлар чувашча, башкортлар башкортча, руслар русча, без үзебезчә татарча сөйләшәбез.
Флорид. Мин английски да сөйләшә башладым... беләсеңме, бабуля, ничек була? Гранд мазе.
Сәрби. Бик яхшы... Уңган егетләр әллә ничәшәр тел белән сөйләшергә тиешләр. Әнә Ленин бабаң күп милләт телендә сөйләшкән.
Флорид. Таптың сравнит...
Сәрби. Үз телен белмәгән кеше, үз әтисен, әнисен дә, бабасын да яратмый... Яшәгән шәһәрен дә, авылын да яратмый...
Флорид (күлмәк астыннан көндәлеген чыгарып суза). Бабу, әй дәү әни. Менә куй әле кулыңны шушы кызыл белән язган цифрга...
Сәрби (көндәлекне карый). Әстәгъфирулла (күзлеген кия). Бу нинди цифр булсын, бу берле... Нәрсә өчен куйдылар бу кыяфәтсезне, улым?
Флорид. Пүчтәк... Саша әнә, тактага математика решать итәргә чыкты, үзе бер нәрсә белми. Мин тот та подсказал, укытучы шунда ук миңа кол...
Сәрби. Ярамый улым подсказ, үзе аңласын...
Флорид. Менә монысына да куй...
Сәрби. Әстәгъфирулла, монысы икеле. Бигрәк симез инде. Монысы нәрсә өчен?
Флорид. Ерунда. Русчадан язу дәфтәрем онытылып калган...
Сәрби. Бер дә ерунда түгел, башың эшли синең, ә акылың каядыр трай-мрай итә. Уйланмыйсың... Карчыклар сыман зиһенең таралган.
Флорид. Куй инде тизрәк.
Сәрби. Нигә әниең, әтиең кул куймады?
Флорид. Әй, аларга... Анда чехарда... Дәү әни, ә менә ахмак дигән сүз русча ничек була?
Сәрби . Каян ишеттең әле ул сүзне?
Флорид. Мама һаман папага ахмак син, ди...
(Сәрби бик уңайсызлана, торып дару эчеп куя).
Флорид. Дәү әни, ничек була русчасы?
Сәрби. Аның русчасы юк.
Флорид. Ә менә дәү әни «ахломон» дигән сүзнең ничек була русчасы?
Сәрби. Ничек, ничек? Амала... Анысын каян алдың тагын?
Флорид. Анысын, дәү әни, мама теге безгә килеп йөри торган Фәйзи абыйга үзе киткәч, ахломон диде.
Сәрби (уйлана). Фәйзи абыеңа әйткәч яхшы сүздер ул. Фәйзи абыең бик кешелекле, яхшы күңелле кеше. Татар телендә әфләтун, дигән сүз барын бар анысы, ә ахтап, әхлам дигән сүз ишеткәнем юк, улым. Берәр заграничный сүздер. Яхшы кешеләрне мактый торган.
Флорид. Куй инде, дәү әни кулыңны.
Сәрби. Бүгенгә куям, икенче вакытта минем бүлмәгә икеле, берлеләрне төяп кайтма. Әнә кара әле Дәү әтиең рәсеменә, ничек боегып карап тора. Син бишле алып кайтсаң, көлеп тә җибәрер әле.
Ф л о р и д (бабасының карточкасын кулына алып карап тора). Дәү әнием, менә карточка артына нәрсә дип язганнар. Кем язган аны?
Сәрби. Бабаң үз кулы белән язган. Васыять итеп язган.
Флорид. Аның почеркы ничего булган. Нәрсә дип язган ул?
Сәрби. Укы.
Флорид (көч-хәл белән иҗекләп укый). Сулдырмагыз Сәрби чәчәген... Сулдырмагыз дигәненең русчасы ничек була?
Сәрби. Белмим, улым, русчаны белмим. 
Флорид. Әйт инде, Дәү әни... Сәрби — анысы син, чәчәгем тоже син. Бабам сине Сәрби чәчәгем, дия иде.
Мин үзем ишеттем. Ул мине һаман детсадка илтә иде бит. Шунда барганда һаман сөйләшә иде. — Дәү әниеңне борчыма, ул минем Сәрби чәчәгем, ди. Ә бу сулдырмагыз — дигән сүзне әйтми иде. Әйт инде, Дәү әнием,русчасы ничек?
Сәрби. Русчасы шул инде — Дәү әниеңне берле, икеләр алып кайтып борчыма, дигән. Борчысаң ул сула, дигән...
Флорид. Дәү әнием, обязательно иртәгә ике пять алып кайтам. Менә күрерсең. Куй инде кулыңны.
Сәрби сырлап-сырлап кул куя.
Сәрби. Бар инде, улым, урыныңа чыгып ят. Әниең ачуланыр...
Флорид. Ачуланмый... Әни отчет яза, әти доклад яза...

Чыгып китә.

Сәрби (дару эчә). Ахмак ди, аңарга өйләнгәндә улым сөлек кебек иде. Ефәк кебек йомшак иде. Килгән елында киленнең әни, димәгән чагы юк иде. Рәхмәт, әни,бәхетемә яхшы егет үстергәнсез, ди иде. Хәзер, ахмак. Ярый әле әтисе мәрхүм ишетми. Ник минем яныма кереп бераз сөйләшеп утырмыйсың дисәм, күрмисең мени көне-төне эштә, ди. Әй, картым, берәр кая китәр идем дә соң... (Әкрен генә җырлый).

Йөгерә-йөгерә җитә алмыйм, тал читәнен үтә алмыйм.
Тал читәнне үтәр идем сезне ташлап китә алмыйм шул, улым, сине ташлап китә алмыйм...


дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=6391

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар