Логотип
Проза

Соңгы үтенеч

(хикәя)

     Лилия әнисе белән капка алдына мал каршыларга чыккач, алар янына әкрен генә атлап, ике йорт аша гына яшәгән Кәшифә карчык килеп басты.
– Мәрфугакаем, Лилия баламны бүген керт инде кунарга, – күршесенең күзләренә төбәлеп, ялынып-ялварып сорады әбекәй. 
Хатынның ни әйтергә белмичә өнсез калганын күреп, Кәшифә тагын үтенечен кабатлады:
– Күршекәем, бала булганда өйдә тып-тыныч. Бер тавыш та юк. Кызыңны керт инде, зинһар, кунарга?.. 
     Лилия җавап таба алмыйча үзенә караштырып алган әнисенә текәлде. Ни дияр икән әнисе? Кертерме Кәшифә әбисенә кунарга? Дөресен генә әйткәндә, алты яшьлек Лилиянең әбидә еш кына кунганы бар. Әбекәй аны һәр кич тәмле-тәмле кәнфит, прәнекләр белән рәхәтләндереп сыйлый, аннан үзе янына кочаклап яткыра иде. Биш бала арасында, бишесе биш яктан кысан сәкедә, пыр тузынып, бер сугышып, бер уйнап алмыйча озак кына йокы алмый. Төнлә дә кайчак этешеп-төртешеп аласың. Лилиянең кайчак шулай Кәшифә әбисендә кунакта, тәм-томнар белән сыйланып, “һава алыштырып” кайтасы бик тә килә. 
      Мәрфуга, тузан туздырып кайтып килгән сарыкларын бүлеп капкадан кертте дә, Кәшифә әби янына килде. Хатынның йөзенә уңайсызлану чыкты. Ул, ниндидер гаебе бар кешедәй, әбигә бик туры карамыйча гына әйтте:
– Кәшифә әби, аталары каршы бит әле. Ни дияргә инде... Үзең беләсең, ачуы чыкса, бик дуамал. Кешедә кунып өйрәнмәсен, ди баланы... 
     Кәшифә әби ниндидер бер өмет белән эскәмиядә утырган кызчыкка карап алды да, кәефе бозылганын яшермичә:
– Ә-ә, шулай дисеңмени? Ярар инде, алай булгач... – дип, таягына таянып, иелгән иңнәрен тагын да иебрәк, урам буйлап атлады.
– Рәнҗемә инде, Кәшифә әбекәй... 
Мәрфуганың сүзләрен ишеттеме, юкмы, карчык, мал көтүен уздырып җибәрде дә, урам аша чыгып, каршыдагы йортка кереп китте. Лилия әнисенә көтүдән кайткан малны бүлеште дә, Кәшифә әби кереп киткән өйгә күз салды. Ул әбинең монда ни өчен юл тотканын белә иде. Анда яшәгән ун яшьлек Тәкмиләне үзе янына кунарга кертмәсләрме дип йөрүе иде карчыкның. Капкадан чыккан әбекәйнең төшенке чыраена карап, Лилия аның юлы уңмаганлыгын аңлады. Кәшифә әби, кая барырга белмәгәндәй, каш өстенә кулын күтәреп, авылның ике очына да карап торды да, теләр-теләмәс кенә үз йорты ягына атлады. Арка сөякләрен картлык бөккәнлектән, күлмәк итәгенең алгы ягы җиргә тияр-тимәс барган әбине Лилия кызганып куйды. Бала акылы белән, аңа олыгаеп картайган әби-бабайлар беркайчан да бәләкәй булмаганнар кебек тоела иде. Ничек инде менә шушы картаеп беткән, битләре җыерчыклы, аркасы чыккан әбине кайчандыр бәләкәч кызчык булган дип күзаллап була? Кайчандыр чабышып-куышып уйнап йөргәннәренә ничек ышанып була бу әбиләрнең?! Бу бит кызыкның да кызыгы! Башына килгән бу күңелле уйдан кыз үзалдына елмайды да ишек алдына керде. Әнисе Чуаркайны савып ята иде. Лилиянең Кәшифә әбисе хакындагы сөйләшүнең төбенә тоз коясы килә иде.
– Әни, ә нигә бүген мине кертмәдең Кәшифә әбигә? 
Тимер бидрәсенә чыжлатып сыер сауган Мәрфуганың йөзенә шом чыккандай булды.
– Йөрмә, кызым, анда бүтән. Җенле Кәшифә әбиеңнең йорты. Йә җен сугар үзеңне.
Лилиянең дә бу турыда ишеткәне бар иде. Кәшифә әбинең, ялгыз йокларга куркып, үзенә иптәш яки авыл буенча кунарга урын эзләгәнен белә иде. Тик әби йортында, ул-бу ишетмичә, авып, тирән йокыга талган кызчык җен-шайтаннар турындагы бу сүзләрне бер кызыклы әкияткә генә саный иде. Лилиянең, әнисе итәгенә тотынып, күрше апаларның бу турында шомланып сөйләшкәннәрен ничә тапкыр ишеткәне булды. “Йорт иясе бу. Йорт иясе шулай үзен сиздерә”, – диде Тәкмиләнең әнисе. Аңардан да гыйлемлерәк Сөния әби: “Шайтан ияләшкән аңа. Шайтан гына бу. Ходай күрсәтмәсен”, – дип, Кәшифә карчык йортына курку катыш шикле караш ташлады да авыз эченнән генә укынып алды. Ирен күптән югалткан, бала-чагасы булмаган Кәшифә әби, тирә-як күршеләрен җыеп, мулла чакырып, өендә көръән дә укытып карады. Әллә мулла бабай үтемле укымады, әллә шайтаннары җиңәрлек булмады, карчык, өемдә төнлә дөбер-шатыр йөриләр, күземә күренәләр, дип зарланудан туктамады. 
     Киң агач сәкегә җәелгән йомшак урынга чумып, юрган астында сеңлесе белән бераз качыш уйнагач, апасы белән чат-чот сугышып алгач, әтиләре тамак төбе белән кычкыртып куйгач, Лилиянең хәтереннән “җен-шайтанлы, йорт ияле” Кәшифә әбисе чыкты һәм ул балачакта гына була торган иң татлы, тирән йокыга талды. 
     Ә иртән малларын көтүгә куган Мәрфуга, Кәшифә әбинең кәҗәләрен чыгаручы булмагач, карчыкның тәрәзәсен шакыды. Өйдән тавыш-тын ишетелмәгәч, күрше хатыннарын җыеп, тәрәзәне ватып керделәр. Әбекәй үз урынында үз үлеме белән җан биргән иде. Мәрфуга, бер яктан, әбинең үлеменә көенсә, икенче яктан, кичтән кызын кунарга кертмәгәненә шөкер итте: “Куркып калыр иде бала. Ярый куна кертмәдем!” Ә үлем-төшемне тирәнтен аңламаган кызчык бу мизгелдә Кәшифә әбисе алдында үзен никтер бик тә гаепле тойды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар