Логотип
Проза

Соңарып чыккан кояш

Сәмига СӘҮБАНОВА – Актаныш якларыннан. Югары Яхшый авылында туган. Байсар урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Хискә, юморга бай каләме белән студент елларында ук таныла башлый. Алган белеме, туплаган тормыш тәҗрибәсе бөтерчек кебек кызга матур хикәяләр язарга канат куя. Балалар бакчасында – тәрбияче, мәктәптә – укытучы, район газеталарында – тәрҗемәче һәм әдәби хезмәткәр... Сәмига китапханәдә дә, заводта да, «Казан утлары» журналы редакциясендә дә, мәдәният министрлыгы каршындагы фәнни-методик үзәктә дә эшли. Һәм ул еллар иҗатына кызыклы сюжетлары, яңа геройлары белән кереп кала.   

Равилнең өе эшеннән ерак иде. Кирәк дигәндә транспорты да тиз генә булмый бит аның. Таш яуса да, эшкә соңга калырга ярамый, радиотапшырулар сәгате-минуты белән башлана.
Дус булган җирдә дошман да бар, диләр: бәйләнердәй сәбәп эзләп йөрүчеләре дә бар шул. Хәер, Рәшит аңа нинди дошман булсын? Ул – авылдашы, Сәриянең җизнәсе. Якташлар... 

– Мин сине үз энем кебек күрәм, – дип, салпы ягына салам кыстырып, еш кына аны өенә кунакка чакырып, акыллы киңәшләрен бирә торган иде. – Татарның акылы төштән соң, диләрме әле? Яшь чагында кайнар буласың. Сөйгәнең белән куышта да оҗмах дигән мәкаль безнең заман өчен түгел. Яшьлегемдә андый ялгышым булды... Әти-әни, туганнар сүзе колакка да кермәде, барыбер өйләнмәкче булдым. Чибәр иде. Усал. Үзсүзле... Мин дә төшеп калганнардан түгел. Дөрес, кырт кисеп каршы да килмәделәр. Укып бетергәнне көтәргә куштылар. Тик көтәр чамабыз юк иде. Әти-әниләргә үч итеп, урманга качып чатыр кордык. Җәннәтнең үзе инде менә! Бер-ике сәгатьтән күз ачыла башлады... Кая анда бүтән калу! Шуңа күрә мин дәртләренә чыдый алмаган яшьләргә бераз куышта торырга киңәш бирер идем. Аңардан да нәтиҗәле үгет-нәсыйхәт юк инде, һе-һе!

– Ул Камилә апа идеме? – дип сорады Равил.
– Юк! Камилә апаң белән без соңыннан очраштык. Дөресен әйткәндә, теге чатыр минем өчен зур сабак булды. Бу юлы инде йөрәкне түгел, акылны эшкә җиктем. Әгәр дә аңа өйләнмәсәм, радиотапшырулары директоры түгел, мәктәп директорыннан ары күтәрелә алмас идем. Куышта түгел, сарайда яшәргә тырышырга кирәк.

Әкренләп сүз Камиләнең сеңлесе Сәриягә күчә. Сүз дә юк, Сәрия чибәр. Әйе, ул үҗәт, таяныр кешеләре дә бар. Әти-әнисе фатир ачкычын туй көнне үк кулларына тоттырачак.
– Әйе, әйе, – дип, Равил алар белән килешә. «Кеше кешегә дус һәм туган», дигән сүзгә чын-чынлап ышана.

Сәрия белән кичкә кадәр бәхәсләшеп утырулар да табигый кебек иде. Шулай утыра-утыра соңгарак калган чакларда, Камилә:
– Иртүк торасың бар, кунып кына кал, – дигәндә дә шикләнмәде. Шулай да кунарга яхшысынмады.

Бер килүендә өстәл янында озаграк утырдылар. Равилгә дөнья яктысы сүрелгән кебек көннәр иде. Кыстый-кыстый төрле эчемлекләр белән сыйладылар. Беренче чәркә әле яңа гына мәрхүм булган җырчы Чәчкә, икенче чәркә – хуҗабикә, өченче чәркә – Сәрия, дүртенчесе үзе өчен эчелде.
Кайтырга талпынды, урыныннан кузгала алмады. Рәшит аны теге киң караватка илтеп яткырды, анадан тума чишендерде һәм Сәриягә:
– Бу егетне көйләп торырга эшләрем муеннан!

Әллә күзе сукыр, әллә башы томана – янында шундый кыз бөтерелеп йөргәнне күрмәмешкә салыша. Без аның күзен момент ачарбыз. Озакка китте аны бушка ашату, янына менеп ят, – диде. Җизнәсенә бервакытта да каршы төшми торган Сәрия кып-кызыл булды:
– Юк, җизни. Мин оялам, – диде.
– Кемнән? Шушы мәми авызданмы?
– Минем алай кияүгә чыгасым килми. Иртәгә күзенә ничек күренермен? Мәҗбүри яраттырып булмый.

Сәрия бер киреләнсә, сүзеннән кайтмаячагын Камилә белә иде.
– Рәшит, уеннан уймак чыгармыйк, – диде ул. – Ирексезләмә кыз баланы...

Рәшит бер минутка башын кашып уйланып торды һәм Камиләгә эндәште:
– Алайса син ят!
– Син нәрсә?
– Ахмак! Ул хәзер иртәнгә хәтле үлгән кебек йок-лаячак бит! Аңа син ни, сеңлең ни, утын пүләне ни – барыбер! Тик ул янында хатын-кыз ятканын сизсен. Анысын сизәр... Курыкма, артыгын мин не позволю!

...Равил төне буе җеннәр белән саташып чыкты. Кемдер аны кочагындагы Чәчкәдән аерырга теләп читкә этә, ниндидер хатын-кыз иде бугай... Ул, Чәчкәсеннән аерылмаска тырышып, аңардан читкәрәк тайпыла, тайпыла торгач, каршындагы биек дивар янына килеп җитә, аны тишеп чыгардай булып, җан-фәрманга маңгае белән төя.
Ул, куркып, урыныннан сикереп торды. Үтереп башы сызлый. Кайда соң әле ул? Кирәк бит, гомер булмаганны, артыграк эчелгән. Нишләп шәп-шәрә әле ул? Ә сәгать алты да тулган, узып та киткән.
Баш авыртуы, кул белән югандай, юкка чыкты. Рәшит кухняда иде.
– Йокла, йокла, – диде ул.
– Тапшыру... соңга кал...дым, – диде Равил тотлыгып.
– Җир җимерелмәгән. Тапшыруны төгәлләделәр инде. Гөлсинә үзе генә ерып чыкты анда. Баҗайлар бит без хәзер, һе-һе-һе...
– Баҗайлар?
– Баҗайлар булмыйча?! Нәрсә, мендәр кочаклап йокладым, димәкче буласыңмы әллә? Ну кызның шәбен эләктердең!

Башына таш белән ордылармыни? Кичтән берни дә булмавын яхшы хәтерли. Дөрес, күбрәк эчелде. Дөрес, куна калды. Дөрес, төнлә ниндидер хатын-кыз этә-төртә куенына керергә тырышты. Тик ул моны саташу гына дип уйлаган иде. Димәк... Юк, ул ярамаган эш эшләмәгәнен яхшы хәтерли! Онытмас иде ул аны!
Күрәләтә бу ялганга ышанмыйча, ул Рәшиткә күтәрелеп карады. Тик ул шаяртмый иде. Базарда сыер саткан кебек, балдызын мактый, мәһәрен дә мулдан вәгъдә итә иде:
– Әби белән бабай фатир ачкычы тоттырса, миннән машина булыр!

Өйләнә алмый иде Равил! Дөрес, Сәриягә тел тидерерлек түгел, тик Чәчкәсе үлде бит, өйләнү кайгысымыни анда?
– Йокламадым мин Сәрия белән!
– Ә мин әйтәм – йокладың!
– Йокламадым!
– Ярар, хуш, йокламадың, ди. Шаһитларың бармы? Менә без Камилә белән шаһитлар! Балдыз да әйтер.
– Сәрия, дөресме?

Сәрия, оялып, күзләрен аска төшерде.
– Бергә йокладык бит, Равил, – диде ул.

Равил үз колакларына үзе ышанмады.
– Сәрия, ничек телең күтәрелә? – диде ул.
– Яраткач... күтәрелә инде.

Сәриягә карата булган дусларча ярату хисе шунда ук юкка чыкты.
– Юк, мин алай итеп өйләнә алмыйм! Төрмәгә киткәнем артык!

Рәшит көлемсерәде.
– Һе-һе-һе... Хәзер генә шулай дисең аны, баҗай... Ятьмәгә эләккәч, балык чәбәләнә бит әле... Сиңа да бу ятьмәдән исән-имин чыгу юк. Ятьмә затлы бит... 
Ул атыла-бәрелә Гөлсинә янына чапты.
– Минем башны ашадылар, – диде ул. – Беттем...

Равилне тыңлагач,  Гөлсинә дә уйчанланды.
– Төрмәгә үк утыртмас утыртуын... Балдызына кара тап төшерүдән шикләнер. Тик сиңа радио белән хушлашырга туры килмәгәе.
Шулай булып чыкты да.

Рәшитне дә эшендә озак куандырмадылар. Аны да очырдылар... Икенче көнне үк Равилне кире чакыра килделәр. Тик ул радиога бүтән әйләнеп кайтмады. Хәзер төшенә тапшыруга соңга калганы гына түгел, шушы вакыйга да еш керә, шабыр тиргә батып уяна.bБүген дә шулай булды.
– Казан сөйли, – дигән тавыш ишетелде.

Гөлсинә... Ул һаман да иртәнге тапшыруларны алып бара. Татарстан халкын йокыдан уята. Республика яңалыкларын халыкка ирештерүдән тәм таба. Бүтән-нәргә сизелмидер дә, Равилне алдый алмассың. Бергә туры килгән ике тартыкның берсен йотып җибәрә. Әнә бит, «җанны» сүзе «җаны»га әйләнде. «Тырышма ул хәтле, Гөлсинә», – дип кулын тотып, тынычландырасы килде. Элеккеге гадәт... Хәбәрләрдән соң концерт башланды. Чәчкәне җырлаталар иде.

Чәчкә... Инде бу фани дөньядан китүенә дә ни гомер. Үзе мәңгегә китсә китте, тавышы яши. Моңы, җыры аны элеккедән дә ныграк дулкынландыра.
Инде аның һәр сүзе, һәр аһәңе күңелгә яттан уелып калган. Аның дулкынлануы Гөлсинәгә дә күчте, ахры. Тартык авазларны гадәттәгедән ешрак йотуын дәвам итте. Яңгыраячак җырны игълан иткәндә «җырлый» сүзе «җылый» кебегрәк ишетелде. Җырчы җылый...
– Җыламый, җырлый, – дип төзәтте ул. Элеккечә, янәшә утыргандагы кебек, кулына кагыласы килде. – Җылый белми иде ул. Артык горур иде.
Үзе исән чагында да җырчы турындагы тапшыруларны алып барганда хәрефләрне йота иде Гөлсинә.

Равил аның студиягә яңа гына килгән чагын хәтер-ли. Оялып, кыяр-кыймас кына керсә дә, күзләрендәге тәвәккәллектән бу оялчанлыкның вакытлыча гына икәне сизелә иде. Укытучылары драма артисткасы итеп күрәселәре килсә дә, дикторлык һөнәренә теше-тырнагы белән ябышты.
 – Син бит тумышыңнан драма артисткасы, нигә ул микрофонга ябышып ятарга? – дигән иде Равил дә. 
– Мин бик театрда эшләр идем дә, анда син юк шул, – дип сүзне уенга борды Гөлсинә.

Равил исә диктор да булмаган булыр иде. Әнисе үзенең бердәнбер улын табиб итеп күрәсе килә, алар беркайчан да югалып калмый, дияргә ярата иде. Чөнки ул үзе табибә. Равил дә табиб булырга дип әнисе белән сүз берләшеп куйган иде... Чыгарылыш кичә-сенә кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган танылган җырчы Чәчкәне чакырырга кемнең уена килгәндер? Бәлки, үзе болай гына туган авылына кайткандыр. Ул яшьләр алдында рәхәтләнеп җырлады. Мәктәп коллективына рәхмәт әйтеп, укучылар исеменнән Равил чыгыш ясады. Каушады, дулкынланды. Дулкын-­ланыр­сың да, сәхнә йолдызы Чәчкә үзе килгән бит!

Чәчкә! Җырларын радио аша ничәмә тапкырлар ишетте! Моңы, үзәкләрне өзеп, әллә кайларга алып китә... Мондый моң иясе гүзәл алиһә булырга тиеш-легенә ул һич шикләнми иде. Үзен күргәч, хыялдагы сурәт тоныкланды. Җырчы күпкә гүзәлрәк иде. Кара-ган саен карыйсы, тыңла­ган саен тыңлыйсы килде.
Концерттан соң әзерләнгән табында урыннары бергә туры килгәч, Равил Чәчкәнең нәрсә сөйләгәнен дә аңламады. Моң иясенең үзенә атап сөйләвен генә төшенде ул. Бу аны тагын да исертте, башы әйләнде...

Тукта әле, нишләп болай җебеп төште соң ул? Үзе дә төшеп калган егетләрдән түгел ләбаса. Равилгә кыюлык иңде, гәүдәсен киеребрәк куйды, болытлар өстеннән төшеп, бу дөньяга кайтты. Чәчкә аңа язмышын борып җибәрердәй сүзләр сөйли иде:
– ...Синең тавышың сәхнә өчен генә яратылган.

Бәлки, син җырлыйсыңдыр? Менә дигән җырчыдыр әле син?
– Мин җырларга түгел, тыңларга гына яратам, – диде башы әйләнгән егет.
Равил ул көнне эчмичә исерде. Һәм бу кичә аның тормышын тамырдан үзгәртте.
Табиб булырга киткән җиреннән сәнгать академиясенә укырга кергәнен белгәч, әнисе ниләр уйлагандыр, Равил өчен сер булып калды, ә менә Гөлсинә уен яшереп тормады.
 – Минем әти, ир-ат авыз күтәреп җырлап, адәм көлдереп акча эшләргә тиеш түгел, дип, бик шәп җырласа да, абыйны артистлыкка укытмады. Хәзер абый шуның өчен рәхмәт әйтеп бетерә алмый. Юкса аның тавышы янында Чәчкә апаныкы чикерткә чәрелдәгән шикелле генә булып кала. Чын ир ул ир-ат эше эшләргә тиеш.
– Ир-ат эше нәрсә соң ул? – диде Равил.

Бу сорауга Гөлсинә ачык җавап бирә алмады. Гөлсинәгә уку авыр бирелде. Шуңа күрә ул, вузга керә алмаудан куркып, медицина училищесын сайлады.
Әмма әлеге кичә Равилнең генә түгел, аның да тормышын үзгәрткән булып чыкты. Башта ул моны аңламаган иде әле. Кечкенәдән бергә уйнап үскән, аннан соң бер мәктәптә, бер парта артында утырып укыган Равилдән һәм сыйныфташларыннан аерылуына ул юкка сөенгән икән. Сагындыра, әй, сагындыра икән бергә булган чаклар!
Ул әле Равилне яратуын аңламый да иде. Таныш булмаган үзәк өзгеч моң җанын телеп үткәч, ул Равил белән очрашу җаен эзләргә тотынды.

Кыз сәнгатьне яратса да, үзен сәнгатькә багышларга һич тә уйламаган иде әле. Сирәк-мирәк очрашулар аңа җитми, ә Равил аңардан башка да бик шәп яшәп ята иде. Танылган артистка аны канат астына алсын да, яшәмә, имеш!
Кыз Равилгә кияүгә чыгу турында уена да кертми иде, ул аның якын дусты, бары шул гына Сыйныфташы. Ә ярату? Ярату ул кешене бер утка, бер суга сала. Яндырып та бетерми, батырмый да. Ярату – аның өчен әлегә ирешеп булмый торган зиннәт. Аңа хәзер укырга, тормышта үз юлын табарга кирәк.
Акылы белән шулай уйласа да, Равилне һич башыннан чыгара алмады. Юк, ул аның өчен утка керергә дә, суга төшәргә дә уйламады. Дус егетләре дә җитәрлек. Тик менә Равил белән очрашу, аны күрү, аның белән сөйләшү, хәтта әрепләшеп алу да аның көндәлек ихтыяҗына әйләнде.
Ә Равил, студент кына булуына карамастан, радиотапшырулар алып бара башлады. Тиз арада тавышын яратып та өлгерделәр, дөрес булса, яшь кызлардан күп кенә мәхәббәт хатлары да килә, диләр. Гөлсинәне уйларга вакыты да юк, баштанаяк укуга, эшкә чумган зур кеше булган Равил.
Их, бу гөлдерек тавышны ничек чарларга? Ул да Равил кебек диктор булыр иде, анда хатын-кыз диктор кирәк, диләр. Әллә бәхетне сынап карарга инде?
Равилне очратырга теләп, Горький урамында йөри торгач, радиокомитетка керергә батырчылык итте.

Постта торучы милиционер аны бик игътибар белән тыңлады, документын карады һәм, кем беләндер телефоннан сөйләшкәч кенә, тиешле бүлмәгә кертеп җибәрде.

Кызны сөйләштерделәр, текст укыттылар, тавышын яздырып карадылар. Танылган кешеләрнең үзенә игътибары Гөлсинәгә батырлык өстәде. «Юк, синнән диктор чыкмый, сеңлем», – дип берсе дә әйтмәде.
– Сеңлем, сине коеп куйган диктор дип әйтеп булмый әле, шулай да тавышың бар. Аны шомартырга кирәк. Моның өчен сәхнә серләрен белү мәҗбүри. Сиңа укырга кирәк, – диделәр.
– Ә Равил? Ул да студент кына бит, – диде Гөлсинә.
– Әйтәм, бу арада диктор булырга теләүче кызлар күбәеп китте, – дип көлде Гөлсинәне тыңлаучылар-ның берсе. – Аның бәхет капкасы иртәрәк ачылды...

Бәхет капкасы... Гөлсинә дә шәфкать туташы булырга укырга кергәч, бәхет капкасы ачылган кебек булган иде. Их, Равил дә, әнисе кебек, табиб булса икән! Гөлсинә аның артыннан да калмас иде.
– Сеңлем, укый торган җирең бик әйбәт, бик кирәкле һөнәр иясе булырсың, – диде сөйләшүләргә катнашмый гына читтәрәк торган бер хатын-кыз. Гөлсинә аны тавышыннан таныды: Равил белән бергә тапшырулар алып баручы Кәүсәр Ялалова.
– Сез чынлап та миндә тавыш бар дип уйлыйсызмыни? – диде ул гаять дәрәҗәдә аптырап.
– Бар һәм ничек кенә әле!

Тик Гөлсинәнең башлаган эшен ташларга ниятендә юк иде. Ул медучилищеда укуын ташламады. Хастаханәгә урнашканнан соң гына сәнгать академиясенә укырга керде. Вакыт-вакыт аны да радиотапшыруларда катнаштыра башладылар.
Равил аның диктор булырга әзерләнүенә гаҗәплән­мәде. Үзенең дә хезмәт юлы бөтенләй бүтән якка үзгәреп китте бит. Тик ул Гөлсинә кебек үзен берничәгә бүлә алмый. Ул бары тик бер генә эшне җиренә җиткереп башкара ала, бүтән эшкә тотына алмый.
Мәхәббәттә дә шулай. Ул бары тик бер генә кешене яратты. Чәчкәне! Бу яратуның ахыры кавышу белән бетмәсен дә аңлый иде. Аңламыйча! Дөрес, соңгы вакытта ире белән аралары әйбәт түгел икән, дигән имеш-мимешләр дә колагына чагыла иде. Арада ти-
рән упкын. Ул упкынга тормыш тәҗрибәсе дә, еллар тезмәсе дә яшеренгән. Аларны бары тик сәнгатькә мәхәббәт кенә берләштерә.

Тик аның тормышы яңа моң, яңа аһәң белән тулды. Гөлсинә аның өчен якын дус, сердәш кенә булып калды. Кызның хисләре турында ул уйлап та карамады. Шуңа күрә Гөлсинәнең радио тирәсендә йөрүләренә, диктор булырга тырышуларына һич исе китмәде. Бүтәннәр йөри бит әле. Аларга ярагач, нигә Гөлсинәгә ярамасын?
Гөлсинә ныклап микрофон алдына утырырга ниятләгәндә, Равил инде чарланып беткән иде. Шуңа күрә ул, Гөлсинә каушап, авазларны йота башлаганда, аның кулына кагылып куя иде. Бу аның:
– Тыныч тот үзеңне, каушама, барысы да әйбәт булыр, – диюе иде.

Кызның тавышы моңарчы бер генә хатын-кыз диктор тавышына да охшамаганлыгын радиода тиз сизеп алдылар һәм, вак-төяк тапшыруларда чарланып киткәч, хәбәрләр программасына Равил белән даими пар итеп куйдылар.
Гөлсинә моны күктән төшкән бәхет итеп кабул итте. Һәм бу эшкә баш-аяк белән чумды. Иртәнге тапшырулардан соң укуга йөгерә, укудан соң кичке тапшыруларны алып бара да хастаханәгә төнге дежурга чаба. Шулай атналар, айлар, еллар үтте, һәм тора-бара, ике кулына бер булып, радио гына калды.
 Көн саен бергә чыгыш ясауларына халык шулхәтле ияләште, ә радиодагылар аларны стажлы кияү-кәләш дип тә йөртә башладылар.

Кызлар чәчәк кебек бит ул. Бер вакыты узгач, алар сула. Тик Гөлсинә үзен килеп алганнарын көтеп тора торган кыз түгел иде. Ул, ниһаять, үгезне мөгезеннән үзе тотарга булды.
– Стажлы кияү белән кәләш булып күпме яшәргә була? Болай булса, без синең белән гомер буена кысыр кияү белән кәләш булып калачакбыз. Туй балдагы алырга күптән вакыт, – диде ул Равилгә.
– Нинди туй балдагы? Кемгә? Әллә кияүгә чыгасыңмы? – диде Равил аны аңламыйча.
– Кемгә булсын? Синең белән миңа инде.
– Мин бит өйләнергә уйламыйм. Кәләшем юк.
– Ә мин?
– Син? – Равил тотлыкты. – Чынлапмы?
– Чын булмыйча! Гел уйнап йөрергә без бала-чага түгел!

Шулай икән шул. Бала-чага түгел икән. Ярата ул Гөлсинәне, тик өйләнер өчен башкача ярату кирәк. Егет Гөлсинәдән башка яши ала, ә Чәчкәдән башка?
Ул аның һәр концертын карап барды, үзенең аңа тиң түгеллеген белә торып аны сөйде. Аның үзе яшендәге җырчы улы барлыгын да, ир хатыны булуын белү дә өметен өзмәде. Нәрсәдер көтте дә көтте, өмет юклыгын белә торып көтте. Егетнең Чәчкәле дөнья-сында Гөлсинәгә урын юк иде.
Гөлсинә аны икенче көнне үзе белән ательега алып керде һәм туй күлмәгенә заказ бирде. Кибеткә кереп балдак сайлады. Равил алдында бертуктаусыз сөйләнде, «өйләнмим» дип авыз ачарга җай калдырмады.

Икенче көнне Равил Чәчкә янына керде. Чәчкә үзе генә иде. Ул җылы шарфка төренгән, кәефе юклыктан зарланды. Соңгы вакытта «Чәчкә авырый, авыруы җитди», дигән сүзләр Равилнең колагына килеп ирешкән иде.
– Өйләнергә җыенуыңны ишеттем. Әнә бүгенге газеталар сезнең турыда язалар. Кибеттә балдак сайлаганыгызны фотога төшергәннәр, – диде ул.
Равил өчен Чәчкә ифрат шат иде.
– Мин өйләнмим! – диде Равил чарасыз калып.
– Ничек инде өйләнмисең, үскәнем? Ир-ат кеше өйләнергә тиеш. Табигать кануннарына каршы килергә ярамый. Хатын-кыздан башка тормыш тормышмыни?
– Өйләнә алмыйм мин!
– Юкны сөйләмә. Гел яратып кына өйләнмиләр.

Гел бергә булгач, бер-берегезгә ияләшкәнсез, хисләрегез үткенлеген югалткан төсле тоеладыр.
Бергә тора башлагач, яңара ул.
– Безнең арада берни дә юк!
 – Ничек инде?
– Мин бүтәнне яратам.
– Ә ул?
 – Ул... ул...
– Аңлашылды. Җавапсыз мәхәббәт.
– Мин сезне яратам! – дип ярып салды Равил.
– Ах син, әнә күңелеңдә нинди хөсетлек икән бит! – диде Чәчкә. – Рәхмәт сиңа, үскәнем. Мине шундый биеклеккә күтәргән, йөрәгеңне ачкан өчен рәхмәт. Ә мин тормышымның мәгънәсезлегенә ышанган идем, алга таба халкымның мәхәббәте булмаса, нишләр идем, үзем дә белмим. Синең сүзләрдән соң миңа күк капусы ачылгандай булды. Соңгы сулышымда да үземне бәхетле тоярмын.

Равил, чарасызлыктан хушлашып, ишеккә юнәлде.
 – Равил! – дип туктатты аны Чәчкә. – Син дә бит... Син дә минем соңарып чыккан кояшым... Кил әле, шуның өчен маңгаеңнан үбим үзеңне...

Шулай аерылыштылар. Ә икенче көнне иртән радиога килгәч, Равил аның үлем хәбәрен ишетте. Йөрәге... Артык таушалган булган аның йөрәге...
Чәчкә үлеме белән Равилне радио белән бәйләп торган җеп өзелде. Шуңа күрә радиодан китү аның өчен фаҗига булмады. Равил бүтән эшкә күчте. Гөлсинә калды.

Чәчкә, үлсә дә, Гөлсинәдән барыбер тартып алды Равилне. Гөлсинә аны менә шуның өчен хәзер дә көндәше итеп кабул итә. Әнә бит, бәхетле гаилә корып, оныкларын күрү бәхетенә ирешсә дә, Чәчкә турындагы һәр тапшыруда каушый, кабалана, дулкынлануын сиздермәскә тырышкан саен, тартыкларны йота.
Равил һаман ялгыз. Аның өчен бер нәрсә ачык: ул ике дистәдән артык елга соңлап туган, әллә Чәчкә апасы алдан туганмы? Бары тик шуңа күрә юллар аерылган, язмышлар буталган.

Гөлсинә, тырышып-тырышып, Чәчкә апасына чираттагы мәрсия укуын тәмамлап килә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мескен егет. Хәзер үз ярларын тапмаган күпме егетләр ялгыз...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу хикэя минем якын танышларымны исемэ тэшерде. Равилнен прототибы дип уйлаган дустым узе дэ Чэчкэ апасыннан сон озак яшэмэде.

      Хәзер укыйлар