Логотип
Проза

Сүнмәс утлар булмас әле...

Тек... тек... тек... Бертуктаусыз тегү машинасы текелди. Фазилә бүген дә таңнан торып, эшкә утырды. Кечкенә кызлар өчен күлмәкләр тегә ул. Үзенекеләргә дип түгел, кыз бала сөяргә насыйп булмады аңар. Бердәнбер улы Әмир дә янында түгел, солдат хезмәтендә. Күлмәкләрне базар ларегын тотучы Хуҗәхмәткә тегә. Эшнең җаен белә торган кеше булып чыкты аларның мастеры. Диңгез артындагы малга кызыкмый, көн дә киелә торган арзанлы әйберләр белән сату итә. Сәүдәсе шәп бара, бигрәк тә бала-чага әйберләренә сорау күп, бигрәк тә җәйге киемнәр үтемле. Җәй иртә килде бит бу ел. Үзенә хезмәт итүчеләргә тын алырга да бирми хуҗа. Фабрикада эшләгәннән дә болайрак. Ә Фазилә әпен-төпен эшләргә яратмый, аның кулыннан төшкән киемнәр рәхмәт әйтеп киярлек була. Яшьтән үк шулай инде, һөнәр мәктәбен бетереп, фабрикага эшкә килгән көннән башлап. Кулы эшкә ята торган булды кызның, рәсеме Мактау тактасыннан төшмәде. Тик менә заманалар үзгәреп, фабрикалары банкротка чыккач, тормышының көе китте. Мастерлары Хуҗәхмәт кебекләргә мач килде үзе. Ларекка сатучы итеп хатынын утыртты, фабриканың иң оста тегүчесе Фазилә белән Асияне эшкә алды. Чималны ташып кына тора хуҗа.

Фазилә дә тырыша. Утыра-утыра күзләре талса да, билләре сызласа да түзә. Хуҗага ярар өчен түгел, ул холыксыз, бәйләнчек бәндәгә фабрикада эшләгәндә дә ярап булмый иде. Хәзер бөтенләй йөгәннән ычкынды. Зарланып барырга базарда местком юк бит. Фазиләнең үз уе, үз исәбе бар аның. Шуңар дип көн-төн утыра. Улы армиядән кайтасы бит әле. Ул кайтканчы бераз акча туплап калырга тырыша. Ай-һай күп кирәк икән ул — каһәр төшкән акча дигән нәрсә. Улының киткәндәге киемнәре кечерәйгәндер инде. Өс-башын карыйсы булыр. Укыйм, дип әйтсә анысы Фазилә өчен сөенеч кенә. Әле шулай эшләп торганда бердәнбер баласын укытып чыгарырлыгы бар. Тик аның да алдыннан шул акча йөри икән бит. Кесәң буш булса хыялланып та маташма. Башлы-күзле булам дип әйтсә дә каршы килеп булмый, вакыты җитеп килә. Шуның өчен алдан хәстәрен күрергә кирәк. Үч иткәндәй бу араларда Хуҗәхмәт тә эш хакын кыса башлады. Сату бармый, налог күп салалар, дигән була. Кулдашы Асия шул турыда сүз әйтеп караган иде, кая ул! Риза булмасаң — дүрт ягың кыйбла дигән кебегрәк җавап биргән.

Бу заманда кемнең эшсез каласы килсен. Кайчакларда Фазилә, ничек болай булып чыкты соң әле бу, дип уйга кала. Фабриканың алдынгы эшчесе күз өстендә каш кебек иде. Кемгәдер ялчы булырмын дип, башына да китермәгән иде.
Кемгә диген әле, шул мәхәббәтсез Хуҗәхмәткә бит.

Тек... тек... тек... тек...
Тигез генә шуып барган җөй уңаеннан Фазиләнең дә уйлары агыла. Иң бәхетле еллары шул фабрикада эшләгән чаклары булган икән. Аз сүзле, оялчан яшь кызны тегүче хатыннар яратып, үз араларына алдылар. Фабриканың чая егете Фазыл да тиз күреп алды үзен. Күреп тә алды, чәчәк түтәле өстендә очып әйләнгән бал корты сыман гел аның тирәсендә чуалды. Үзләренең дә мәхәббәт маҗараларын онытып бетермәгән яшь хатыннар аларның серен сизеп торалар иде. Җае чыкканда үртәп җаннарына тияләр. Бервакыт шулай юк-барны сөйләнеп Фазиләнең игътибарын алдымы егет, кызның җөе чуалып, җебе өзелде. Конвейерга көйләнгән эш туктап калды. Атылып Хуҗәхмәт килеп җитте. Асиясе кысылып маташа тагын.
—     Кара аны, егет, бригаданың планы тулмаса, эш хакын син түләрсең, — дигән була.
Аңар карап егет кашын җыермады:
- Синең кебек әйбәт кешегә жәл түгел, — дип авыз ерды. Үзе тиз генә эшне көйләп тә куйды.
Фазилә шул чагында мәк чәчәге кебек кызарган иде. Иптәшләре алдында үзен гаепле санады ул. Фазылга да сүз тидерәсе килми иде.

Сөеп-сөелеп кавыштылар. Гөрләтеп туй ясадылар. Туй бүләге итеп, яңа йорттан бер бүлмәле фатир бирделәр үзләренә. Куаныч өстенә куаныч булып, бер елдан уллары туды. Ул вакытларда Фазилә җирдән түгел, күктән очып йөргәндәй хис итте үзен. Бергә яши башлагач, Фазылның авылларына кунакка кайттылар. Ул көннәрдә ишек ябылып тормады, йомыш тапкан булып, яшь киленне күрергә күрүчеләр күп булды. И, шундагы каушаулары, оялулары, йоткандай сүз таба алмый торулары. Ярый әле, каенанасы зирәк хатын, килененең хәлен күреп тора иде. Олы кешенең йөрәге сизгер бит ул. Күршедәге ике бәләкәй кызны чакырып алды да, кесәләренә конфет салып, кунак апаларына су юлы күрсәтеп кайтырга кушты. Кызлар аны бакча артларындагы сукмактан инеш буена алып төштеләр, яшеллеккә күмелеп утырган шундый авылны бер тапкыр күргәне бар иде Фазиләнең, һөнәр мәктәбендә укыганда иптәш кызы кунакка алып кайткан иде. Әле хәзер, басма уртасында туктап, әкрен генә аккан инешкә карап торганда шул исенә төште. Итәкләре суга тиеп торган таллар, “Күрәсезме безне!” дигәндәй, башларын горур гына боргалал йөзгән казлар, томшыклары белән суга кадалып, балык аулаган үрдәкләр, яр буенда кармак салып утырган яланаяклы малайларны тагын бер мәртәбә күргәндәй булды. Биредә дә шундый ук гүзәллек, шундый да илаһи тынлык иде. Әйтерсең лә, болар берсе дә чын күренеш түгел, бөек рәссам тудырган соклангыч картина. Су буеннан кайтып кермәгән кызлар гына битараф иде бу күренешкә. Аларның тизрәк иптәшләре янына кайтасы һәм кесәләрендәге конфетлар белән мактанасылары килә иде. Фазиләнең кулыннан тотып чишмә янына әйдәделәр.

Монда чишмәләр әллә ничә икән. Улаклылары да, ком эченнән тибеп, үз алдына кайнап утырганнары да бар. Фазилә шуларның берсе янына килеп, улагына иелде дә үзенә бер тәмле салкын суны тешләре камашканчы эчте, йөгереп барып улаксыз чишмәләрдән дә учын тутырып су алды, битләрен, кулларын юды. Конфет кәгазе сүтеп утырган кызлар, исләре китеп, аңа карап торалар иде. Ачык авызларны күргәч, Фазилә көлеп җибәрде, кызлар да чырык-чырык көлә башладылар. Аларга кушылып чишмәләр челтерәде, су тамчыларын чиртеп уйнаган кояш нурлары да көмеш тавышлар чыгарган кебек булды. Авылның су буйларын, тау астыннан чыккан чишмәләрне, су юлы күрсәтергә төшкән кызларны, аларның эчкерсез көлүләрен яратты Фазилә.
Авылга кайткан мәлнең беренче киче истә калган. Шуны хәтерләдеме, әле дә йөзенә татлы елмаю җәелә.

Кунак-төшемне озаткач, савыт-сабаны юып, бүлмәне җыештырып алганнан соң, Фазыл белән ишегалдына чыгып утырдылар. Караңгы төшеп килгән чак иде. Күктә йолдызлар кабынды. Урамда бала-чага тавышлары да ишетелми башлады. Шундый да тын, тыныч кичтә өй түрендәге бакчадан бөркелгән алма үләненең хуш исенә кинәнеп, сөекле иреңә сыенып утырудан да рәхәт мизгелләр бармы икән ул? Инде кереп ятарга да бик вакыт иде югыйсә, юлдан килгән кешеләрне бүгенге кебек ыгы-зыгылы көн шактый алҗыткан иде. Тик менә өйдәге ут сүнми дә сүнми. Карт белән карчыкның, балалары кайту сөенеченнән, сүзләре бетми, ахры. Ә яшь килен алар алдында ире белән бер түшәккә ятып йокларга ояла.
—    Әзрәк утырыйк инде, һавасы әйбәт бит, — дигән була.
—    Иртән тора алмасаң, киленем ялкау икән дип, уйламасмы соң әнкәй, — дип үрти, хатынының хәйләсен белеп торган Фазыл.
—    Иртән торырга өйрәнгән инде мин. Син генә ул алдыңа чәй ясап куйганны көтеп ятасың, — ди Фазилә, юри үртәлгән булып. Аның бу сүзләре Фазылга мин сине яратам, дигән кебек ишетелә һәм ул хатынының иңеннән кочып ала.
Бәхет касәсе туп-тулы булмасын икән ул. Көтмәгәндә чайпалып, түгелеп куюы авыр була икән. Аларның да сәгадәт диңгезендә йөзгән еллары бик кыска тоелды шул. Бик кыска булды ул! Уйламаганда, көтмәгәндә өч яше тулып кына килгән улын тотып, Фазилә тол калды.

...Күрше районда тегү фабрикасы ачканнар иде. Машиналарны көйләп җибәрергә дип, тәҗрибәле механик сораганнар. Кулы алтын дип, Фазылны шунда җибәрделәр. Вакыт-вакыт кайдадыр барып, булышкалап кайткалый иде ул. Хатыны аны сабыр гына көтеп ала иде. Бу юлы да күңел тыныч иде. Уена ник бер шик-шөбһә килсен. Төне дә тыныч үтте ул чакта. Ә менә иртән, кемдер төртеп уяткандай, сискәнеп уянып китте Фазилә. Таң атып кына килә иде әле. Тыныч кына йоклап яткан Әмирен куенына алып, тагын бер черем итеп алырлык ара бар иде. Тик нигәдер күзенә йокы төшмәде. Җитез генә торып тәрәзә пәрдәсен ачып җибәрде. Бүлмәгә бөркелеп таң яктысы керде. Тәрәзә янындагы салкын, саф һава бераз чиркандырса да, Фазилә урыныннан кузгалмады. Тыштагы матурлык тынычландыра кебек иде. Кояш әле күтәрелеп кенә килә. Тупыл башларында, каршыдагы өйнең тәрәзәләрендә алтынсу нурлары уйный. Кайдадыр сандугач сайравы ишетелде. Аңар җавап итеп, икенчесе тавыш бирде. “Кара, ничек серләшәләр”, — дип куйды хатын, иренең кайтыр көннәре җитүен уйлап. Нәкъ шул мизгелдә ишектә кыңгырау челтерәве сискәндереп җибәрде. Ирен болай тиз кайтыр дип көтеп тормаса да, “кайтты!” дигән сөенечле уй биләп алды аны. Тавышка уянып елый башлаган Әмирне күтәреп алды да ишеккә йөгерде. Ә анда, ишек артында, Фазылның электр тогыннан һәлак булу хәбәрен китергән “газраил” басып тора иде.

Шул көннән башлап хатынның тормышы таңы атмаган кара төнгә әйләнде. Бәхет кояшым мәңгегә сүнде, дип уйлады. Ярый әле, иптәшләре ялгыз калдырмады, ярый әле, янында әтисен хәтерләтеп үсеп килгән улы булды. Сабыр холкы да хәсрәт утында янып-көеп бетәргә ирек бирмәде. Бик авыр чакларында:
Сүнмәс утлар булмас әле,
Сүнәр әле бервакыт... — дип җырлап юана торган булды. Тавышы моңлы иде аның. Клуб сәхнәсендә җырлавы алкышларга күмелә иде. Шул моңы белән әсир итте дә инде ул Фазыл йөрәген.
Күңелсез хатирәләр исенә төшкәч, кулы калтырап куйдымы, җөе тигезлеген югалтты. Тиз генә машинаны туктатып, тегелеп бетмәгән күлмәкне кулына алды. Ике җиңеннән тотып, алдын-артын әйләндереп карады. Ак җирлеккә зәңгәр борчак төшкән күлмәкнең балитәген генә тегәсе калган иде. Хуҗәхмәткә ялчы булдым дип көенсә дә үзе теккән күлмәкләрне киеп сөенгән кызларны күз алдына китереп, эшеннән канәгать кала иде. Әнә ул сабый кыз бала шушы күлмәктән, күлмәгенә иш зәңгәр туфлидән тыпыр-тыпыр биеп тора, имеш, үзе чырык-чырык көлә. Хыялга бирелгән хатын аның тавышын да ишеткән кебек була. Теге вакытта су юлы күрсәтергә төшкән кызларның көлүенә охшый иде ул. Бу кыз аның үз оныгы икән ләбаса. Әнә ике кулын сузган да җитендәй чәчләрен җилфердәтеп, йөгерә-йөгерә Фазилә әбисе каршына килә. Үз оныгын, улы Әмирнең кызын, күтәреп аласы да күкрәгенә кысып сөясе иде, югыйсә. Юк шул, хыял гына шул әле ул. Көннәр буе ялгыз өйдә эшләп утырган хатынның башына ни килмәс. Булыр әле, аның да оныклары булыр. Берәү генә түгел, күп булыр. Әбиләре берсеннән-берсе матур күлмәкләр тегеп киертер үзләренә, җитәкләшеп урамнарда йөрерләр, улы Әмир генә армиядән исән-сау кайта күрсен. Нигә шулай тиз үтә икән бу гомер? Таңы атып җитми, киче дә якынлаша. Әле кайчан гына озаткан иде улын. Сау-сәламәт егет ил алдындагы бурычын үтәргә тиеш дип белсә дә, унсигезе тулып кына килгән, ана куеныннан да чыгып өлгермәгән баласын сугыш уты дөрләгән Чечняга чыгарып җибәрү кара кайгыга салды аны. Фазилә ул көннәрдә бигрәк ялгыз сизде үзен. Янында сердәшләре юк иде инде. Фабрикалары ябылгач, кайсы кая таралып, эш тапканнары эшкә кереп, таба алмаганнары ничек кирәк алай көн күреп яши башлаганнар иде.

Язмышың шулай булгач, нихәл итәсең, башны ташка орып булмый дип, тыштан сабыр булса да, бик күп аналар кебек эчтән җылап яши башлады. Инде менә кайтыр вакыты да җитеп килә. Соңгы хатында Әмир үзе дә шулайрак дип язган иде. Бу араларда гына хәбәре юк әле. Көткән кешегә аның көне түгел сәгате дә күп бит. Ут эчендә йөргән кешегә минутында әлләни булып куюы бар, Ходай сакласын. “Этләр улап, бәндә җылап бәла китерә” дигәндәй, Фазилә дә гел начарны гына уйламаска тырыша. Аңа гына хәсрәт утында янарга димәгәндер бит инде. Аның да тыныч көннәре булыр әле.

Әнә аның бердәнбере стенадагы рәсемнән карап тора. Йә Хода! Бу кадәр дә атасына охшар икән. Тач Фазылның яшь чагы инде. Шундый ук калын кара кашлар, елмаерга гына торган иреннәр, күзләре генә үзәкләрне өзәрлек итеп карый. Фазилә болай да улының рәсеме белән сөйләшеп, эчен бушатырга өйрәнгән иде инде. Бу юлы да озак итеп карап торды. Әни кешенең улына әйтер сүзләре күп иде. Сагынып көтүен сөйли ул аңа, матур хыялларын сөйли. Янында әтисе булмагач, әнисенә сарылып үскән малай иде Әмир. Холкы да күбрәк әнисенә тартым иде. Аннан сер яшермәде. Беркөнне ояла-ояла булса да классташ кызын ошатуы турында әйтте. Фазиләнең ул кызны күргәне юк иде әле, улының сөйләвенә караганда, ягымлы кыз булып күренде. Сөю хисе уянып кына килгән улы белән озак сөйләшеп утырдылар ул кичтә. Әмиргә әтисе турында күп тапкырлар сөйләгәне бар иде Фазиләнең. Бу юлы иренең аны ничек кадерләп яшәвен сөйләде.
Әмирне армиягә озатканда беренче тапкыр күрде ул кызны. Хәрби комиссариат алдына җыелган халык арасыннан чыгып, озын кара толымлы кыз белән җитәкләшеп килде дә:
— Әни, бу — Эльмира, — диде Әмир.

Кыз да уңайсызланып кына Фазиләгә кулын бирде...
Бер бүленгәч, яңадан эшкә утыра алмады ул. Күңеле урыныннан купкан хатын тынычлана алмаган иде әле. Бетмәс монда Хуҗәхмәтнең эше дип, чәйнеген кайнатырга куярга уйлады. Кухня ягына чыгып җитә алмады, ишектә кыңгырау челтерәде. Бу араларда күрше-күлән дә кереп борчыганы юк иде. Кем йөри икән шулай иртә дип, ишекне ачып җибәрде. Анда Хуҗәхмәтнең үсмер малае басып тора икән.
- Әти ачулана. Тегелгән әйберләрне хәзер үк китерергә кушты! — диде ул “чупа-чупс” конфетын авызыннан чыгармыйча гына. Җавап та көтеп тормастан йөгереп баскычтан төшеп китте.
— Ничек кенә сөйләшәләр батрак белән! — дип уйлап куйды Фазилә эченнән әрнеп. “Сүнмәс утлар булмас әле, сүнәр әле бервакыт”, — дип юанса гына инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамын укыйсы килэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      давамы бармы ? и каян укырга була ?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дааамы?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Азагы булса иде малай исэн кайтачакмы?

          • аватар Без имени

            0

            0

            ЕЛЫЙ ЕЛЫЙ УКЫДЫМ ДЭВАМЫ ГЫНА МАТУР БУЛСА ЯРАР ИДЕ,

            Хәзер укыйлар