Үз ачкычы белән ачып, аяк киемен салырга тукталганда, хатынының тавышы колагына салынып калгандай булды. Никахлы хатыны эретеп җибәрердәй тавыш белән: «Хуш, җаным! Очрашканга кадәр ... – дип назланып хушлаша иде кем беләндер. Күз аллары караңгыланып китте Дамирның, арыганнары да эреп юкка чыкты...
Кәефе кырылган иде бүген Дамирның. Эштә көн буена тынгылык булмады, клиент артыннан клиент килеп кенә торды, өстәп, хуҗа кайтыр алдыннан нотык сөйләп булашты әле. Имеш тә, хезмәт күрсәткечләре түбән тәгәри икән аларның бүлегендә. Хәер, соңгы араларда шатланырлык сәбәпләрнең булганы юк иде. Өйгә кайтсаң да шул бер үк хәл, тәмам туйдырган тавык шулпасын чөмер дә ятып, йоклап киткәнче, телевизорга кадалып утыр, имеш. Күңелле тормыш, әйтерең бармы ...
Үз фатиры каршында кыңгырауга озак кына басып торса да, аңа ишек ачучы булмады. Өйдә юк микәнни Гөлсарасы, йә ваннададыр әле. Үрдәк төсле, һич юынып туя алмый, ул куллары, чайкый-чайкый, тәмам үтә күренеп тора хәзер. Бу хатын-кыз ник шулай суга мөкиббән киткән икән?
Үз ачкычы белән ачып, аяк киемен салырга тукталганда, хатынының тавышы колагына салынып калгандай булды. Телефоннан сөйләшә шикелле, дөньясын оныта инде кулына трубка эләксә Гөлсара, башка берни кирәкми аңа. Ире арып-талып эштән кайткан монда, ә ул ләчтит сата...
Шулчак колагына бөтенләй ят сүзләр килеп сулыктылар. Никахлы хатыны эретеп җибәрердәй тавыш белән:
– Хуш, җаным! Очрашканга кадәр ... – дип назланып хушлаша иде кем беләндер. Күз аллары караңгыланып китте Дамирның, арыганнары да эреп юкка чыкты. Вәт сиңа Гөлсара! Шым-шым гына мәхәббәт уйныймы ул ире акча тапканда?
Ә Гөлсара берни булмагандай аның каршына елмаеп килеп чыкты, нечкә бармаклары белән иренең чәчләренә кагылып алгандай итте.
– Арыгансыңдыр, талгансыңдыр. Кулларыңны ю да кухняга үт, ашым пешкән.
Кулларын юды, ахрысы, анысын хәтерләми Дамир, мәгәр тыныч күренергә тырышып гадәтләнгән урынына килеп утырды. Хатыны аның алдына Буш тавыгыннан шулпа китереп куйды.
– Аша, тамагың ачкандыр, минем никтер ашыйсым килми, бәлки, Ринат кайткач, аның белән капкалармын. Ә син аша, аша, – дип, түр бүлмәгә чыгып китте. Дамир бер ноктага текәлеп кашыкны йөгертергә тотынды. Ни нәрсә ашаганын да сизмәде ул, бар уйлары хатыны тирәсендә иде. Ашыйсы да килми диме? Шулай инде, ашау кайгысымыни анда, сөю хисләре ташып барганда ашыйсы да килми торгандыр. Әллә Дамир белән янәшә утырырга теләмидер. Күңелендәбашка булгач. Ниндидер исем дә ишетелде түгелме соң аның кәнфитләнгәнендә? Әллә Борис, әллә Харис диде... Борисы урыс була түгелме соң? Бу хатын-кыз йөгәнсез инде, карап тормый, урысмы анда, кытаймы, тота да гашыйк була. Шуннан уфтана, төннәр йокламый... Берәр кәкре аяклы, зур корсаклы, табак битле нәрсәдер әле. Ю-ук, аның Гөлсарасы үзе дөньяда берәү, теләсә кемгә ягылмас. Берәр артистка тиң, киң җилкәле, зәңгәр күзле, бай егетне караткандыр. Нигә кирәк аңа Дамир кебекләр? Ни акча кайтармый кесә тутырып, ни карап сокланыр җире юк ...
– Өстәп салыйммы? Әллә чәй ясаргамы? – дип, ишектән башын тыкты Гөлсара. Йөзе нурлар сибә иде хатынының. Чак ыңгырашып җибәрүдән тыелып калды Дамир. «Чибәр каһәрең, – дип уртларын чәйнәде ул. – Аннан башка ничек яшәрмен мин?»
– Әллә ишетми, чәй ясыйммы?
Теле тотлыкты ирнең, нәрсә дип әйтәсе бу хатынга? Ярсып кычкырасымы, әллә тезләнеп сокланасымы? Ярый ишек ягында тавышлар ишетелде, уллары Ринат уеннан кайта иде, ахрысы. Гөлсара ул якка чыкты, ә Дамир бушаган тәлинкәсенә текәлеп утыра бирде. Нәрсә сәбәп булды икән бу фаҗигагә?
Яратып өйләнеште алар, бер-берсенең күзләренә генә карап торалар иде. Шәһәргә килеп урнаштылар, гаилә тормышын кечкенә фатирда башлап җибәрделәр. Тегесе җитмәде, монысы җитмәде – өзеп-ялгап яшәделәр. Әмма барысы кызык кына тоела иде аларга. Булыр барысы да вакыт үтү белән, иң мөһиме – алар бергә! Шатлык өстенә шатлык өстәп, уллары туды. Өф итеп кенә үстерделәр бердәнберләрен. Аның тәпи китүләре, беренче әйткән сүзләре...
Улын ияртеп Гөлсара кухняга килеп керде.
– Утыр, аша да марш дәресләреңне карарга! Урамнан кайтып кермисең, – дип, каты гына сөйләште ул Ринат белән. Ике тамчы су төсле үзенә охшаган карпыш колаклы малайга әсәрләнеп карады да Дамир күңеле йомшарып китте.
– Мин кибеткә чыгып керәм әле. Сигарет аласым бар, – дип, башын иеп залга таба атлады ул. Бертөрле йокылы-уяулы халәттә иде ир. Кайда басканын сизмәде, тирә-ягында ни барын күрмәде. Дә-ә, малай ятим кала ызначит, әтисенең кирәге калмаган патаму што ... Ниндирәк булыр яңа сөйгәне Гөлсарасының, какмасмы-сукмасмы кеше баласын? Гөлсара Дамирга бирми инде улларын. Әле соңыннан күрешергә рөхсәт итсә рәхмәт диярсең. Суд аның яклы сөйлиячәк. Бу дөньяда хатын-кызлар сүзе алдан йөри бит...
Үзендә дә гаеп бар Дамирның. Бар күңеле белән ышанган булды Гөлсарага, бер тапкыр да күңеленә шик кереп чыкмады. Ә хатын-кызның йөрәге икенчерәк тибә бит ул, тәүлегенә кырык сыйфатка керә. Өйләнде дә, минеке булды дип тынычланды беркатлы адәм. Хәзер соң инде, алданрак уйлыйсы булган. Гөлсара бер алдына алганны азагына кадәр җиткерми туктамый инде ул. Менә тәмәке пошкырткан була көне-төне, хәзер бит аның хакы кесәгә суга. Көн дә йөз илле сум төтен булып очты диген. Әгәр шул йөзлекләрне җыеп барып Гөлсарасына бер бәйләм чәчәк алып кайткан булса, бәлки, икенче сукмактан киткән булыр иде аның тормыш арбасы. Йә улына кирәкле берәр әйбер алган булса. Беренче сыйныф укучысы бит ул, аңа күп кирәк. Ә әти кеше кызыксынганы да юк нәсел дәвамчысының укуы белән. Кайта да диванга җәелә, кайта да телевизорга кадала, тәмле ашарга әзер булсын аңа. Подумаешь, фон барон, арган-талган берәү, ә син ял итәргә улыңны чакыр, хатыныңны чакыр. «Ташлыйм бүгеннән тартуны, – дип ачынып уйлады Дамир. – Хәзер ташласаң ни дә, ташламасаң ни, кемгә хаҗәт?»
Озак кына йөреп өенә кайтты ул. Аңлашырга булып хатынын йокы бүлмәсенә чакырып чыгарды, ара ишекне ныклап япты.
– Мин барысын да беләм, Гөлсара. Нишлисең, язмышка шулай язылгандыр инде. Йөрәк сайлаганга каршы килеп булмый. Мин сине яраттым, үзең беләсең. Бәхетле бул, – дип, күңелен бушатты Дамир, минут саен авыр сулады. Ә Гөлсара, җен хатын, челтерәтеп көлеп җибәрде аның бу сүзләренә.
– Ә-ә, йөрәгеңә тидеме? Шул кирәк иде сиңа. Мин сине шаярттым гына бит, җүләр. Әзрәк игътибар итүеңне теләдем үземә. Күрмисең дә бит мине, күтәрелеп карамыйсың да. Хатының, балаң барлыгын оныттың. Гел кашың җимерелгән, сөмсерең коелган. Уян әзрәк, шатлана бел тормышка, барына шөкер ит...
Бер сүзенә дә ышанмады Дамир бу алдакчының. Үз колаклары белән ишетте бит кыйлануларын. Җаным, фәлән-фәсмәтән... Бу сүзләрне теләсә кемгә әйтеп булмый. Күтәрелеп бәрелде ир, каннары кайнап чыкты,әллә нәрсәләр әйтеп бетерде бердәнберенә. Күз яшьләре белән юынган Гөлсара, ничек тә ирен ышандыра алмагач, тегенең кулына кесә телефоны китереп тоттырды.
– Ярар, синеңчә булсын. Тик башта шалтырат апаңа.
– Аның монда ни кысылышы бар? Соңыннан үзем җайлап аңлатырмын әле хәлне, – дип карышып карады Дамир. Әмма Гөлсара нык торды. Ни гаҗәп, теге очта Әнисә апасы трубканы алды да, хас Гөлсара төсле челтерәтеп көлеп җибәрде.
– Нәрсә, энем, аңлаштыгызмы инде? – дип кызыксынды, көлүеннән чак тыелып.
– Ә син кайдан беләсең? – дип сорады гаҗәпкә калган Дамир.
– Ә без килен белән сөйләшеп эшләдек бу эшне. Ирләр бераз көнләшсә генә хатыннарының тере җан икәнен исләренә төшерә. Җаным... Брюс...
– Брюс? Анысы кем тагы? – дип тәмам аптырашта калды Дамир.
– Ә син ишетмәдеңмени ишектән кергәч тә? Ул миңа яраткан артистының исеме белән эндәште ич. Брюс, Брюс Уиллис...
Кыскасы, бу аңлашудан соң гаиләдә татулык урнашты. Әмма дәвамы булган икән әле. Кич утырганнан соң, Дамир тартасы килеп подъезд алдына чыгарга уйлады. Тик үзенең тәүбәгә килгәнен исенә төшереп, шып тукталды. Туфлиләрен кире сала-сала:
– Ташлыйм,ташлыйм, – дип, кат-кат кабатлады. Ә бу сүзләрне урын салып йөргән Гөлсара ишетеп калды. «Ташлыйм диме? Кемне ташларга җыена бу ир? Гомер иткән сөекле хатынынмы? Әллә эштә-фәлән берәр салам сыйрак башын әйләндергәнме?» – дип хафага калды.
Шундый инде бу дөнья, төрле-төрле хисләр чиратлашып тора анда. Әгәр шулай булмаса, бик тә күңелсез булыр иде яшәүләре...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк