Логотип
Проза

Шатлык

Тәнзиләнең шатлыгы эченә сыймый иде.

Аның математикадан өйгә бирелгән эшенә укытучы апалары “бишле” билгесе куйган. Ул гынамы: дәфтәре битенә кызыл каләм белән “Молодец!” дип өстәп язган да җитмәсә. Моңа кадәр Кама буендагы зур шәһәрдә өч сыйныф урысча укып, хәзер исә Мамадышта яңадан өченче сыйныфка — инде татар телендә укырга барган Тәнзилә аңлап җиткерми: “Молодец!” дигән сүзнең татарчасы юк микәнни? Бардыр инде ул, нишләп булмасын, ди. Әйтик, “булдыргансың!” “бик яхшы” “зур үс!” Һәм башкалар, һәм башкалар. Әй, андамыни мәсьәлә! Мәсьәлә бит аның яңа мәктәптә беренче бишлесен алуында! Моның серләрен бары тик әнисе, дәү әнисе белән дәү әтисе һәм, әлбәттә инде, Тәнзилә үзе генә белә...

Әйе, зур шәһәрнең теге зу-у-ур мәктәбендә ул гел бишлегә генә укый иде дә бит. Хәлләр көтмәгәндә генә үзгәреп киткәч, берни эшләп булмый икән шул. Аңа туган мәктәбендә “өмет” дигән ләкап тә таккан иделәр югыйсә. Әйе-әйе, әнисе сөйләвенчә, мәктәп директоры Фаина Лазаревна ата-аналар җыелышында, имеш, математикадан мәсьәләләрне компьютер тизлеге белән чишүче, математик фикерләүче Тәнзиләне “Мәктәпнең киләчәккә өмете” дип атаган, имеш...

“Бисмилла иррәхман иррәхим” Кинәт кенә аның теленә шушы сүзләр калкып чыкты. Менә шундый шатлыклы һәм авыр вакытларында әллә каян килә дә чыга алар. Тәнзилә үзе дә аңлап бетми — нидән шулай?

Аның күзләренә тамчы яшь сирпелде.

Аяк астында кар шыгырдады.

Бу кар яшь, садә, якты, башланып килгән кышның беренче, ноябрь кары иде. Ул туктады һәм алсу бармаклары белән сыпырып, учына бер учлам кар алды. Кар эри, аның көмеш саркындысы бармак араларын суытып саркый иде. Бу тойгыдан аның күзләренә икенче тапкыр яшь бәрде.

Кар бөртеге дә кеше кебек тере икән. Туа, яши һәм үлә. Бишле алган Тәнзилә әле менә бүген беренче мәртәбә шуны да аңлады.

Ул Карл Маркс урамы буйлап үзләре яшәгән Лев Толстой урамына таба төшә башлады. Аркасындагы әсбаплар букчасын, дәү әтисе әйтүенчә, каяндыр французлардан кергән сүз белән ранец дип тә атыйлар икән, ул исә аны “бишлеләр капчыгы” дип йөртә. Нигә “букча”? Нигә “капчык” түгел? “Капчык” диюләре Тәнзиләгә ошый төшә. Анда ниндидер сер бар кебек. Кап плюс чык. Җитмәсә, тышкы ягына йолдыз сурәте дә төшерелгән. Нигә төшергәннәр икән аңа бу йолдызны? Бүген аның йолдызлы капчыгы көндәгегә караганда авыррак тоела әле аңа. Нигә әле авыр булмаска тиеш, ди, ул?! Ул бит анда берьюлы бишле билгесе һәм ике “молодец”ны алып кайтып килә. Бу фикер аңа ифрат та ошады. Кәефе килеп, кызчык елмаеп куйды.

Көн якты, күңелдәге уйлар якты иде.

Чиксезлекнең үзен кочарга теләгәндәй, кызчык күз карашларын аста җәелеп яткан Нократ аша ерак офыкларга төбәде. Әле кичә генә зәңгәрләнеп аккан елга, һавалар кинәттән генә суытып җибәргәнлектән, ашыга-ашыга көмешләнә, куера барып туңа булса кирәк. Бүген исә Нократ өстендә көтелмәгән балкыш. Куе кара болытлар белән каплап алынган көзге кояш беренче кышкы суыкларга буйсынырга теләмәгәндәй, болыт катламнары арасыннан ачыклыклар табып, табигатьне җылытырга тели, күрәсең. Җиргә урыны-урыны белән генә үтә алган кояш нурларыннан һавада энҗе утраулар хасил булган. Мондый җемелдәшкән утрауларны Тәнзиләнең Кама буендагы шәһәрдә һич кенә дә күргәне юк иде, билләһи.

Нинди матур! Нинди чисталык! Нинди энҗе яктылык!

Кызчык тирән итеп тын алды. Әйе, ул шат һәм соңгы ике елда беренче тапкыр үзеннән канәгать иде. Беренче бишлесе аңа ниндидер үзе генә белгән ым, үзе генә белгән ишарә иде. Математика кадәр математикадан бишле ала башлагач, ул аларны нигә әле башка фәннәрдән дә алмаска тиеш? Урыс теленнән аның болай да начар түгел түгелен. Татар теленә килсәк... Әлегә бераз кыенлыклар бар барлыкка, әмма Ходай Тәгаләнең һәм дәү әтисенең ярдәме белән ул башкаларны аннан да куып җитәчәк. Бер куркытканы шул физкультура гына кала инде... Кызкайның йөзеннән бер мизгелгә генә шәүләләр чагылып үтте. Нык тырышса, бу каршылыкны да җиңәчәк ул. Тәнзилә бу хакта уйламаска тырышты. Аның мәңге шат, мәңге бәхетле булып каласы, шушы энҗе дулкыннарда мәңге тирбәләсе килә иде...

Укытучы апалары бик мөлаем бит аларның. Тырышмас җирдән дә тырышып укырсың. Ипле генә сөйләп, сөйкемле генә сыйпап укыта һәм эшләтә белә. Еш кына көтелмәгән сораулар куя ул. Мәсәлән, менә бүген, соңгы дәрестә “Балалар иллене иллегә тапкырлагач күпме була?” — дип сорамасынмы! Күпләр аны җиңел генә хәл итте: “Ике мең биш йөз, апа, ике мең биш йөз!“ Дөрес, балалар, — диде апалары. — Ә менә ике мең биш йөзне нульгә тапкырлагач, күпме була?” Укучыларның мондый гамәл өстендә уйланып та караганнары булмаган икән. Барлык сыйныф колакларын шомрайтты. Күзләр бер ноктага текәлеп катып калды. Бүлмәдә җылыткыч торбалардан бүлк-бүлк итеп саркылган су тавышы гына ишетелә иде.

— Нуль була, — диде Тәнзилә үзеннән ары китмичә өзлеккән тавыш белән. — Нуль була...

Бу “нуль” дигән сүз пышылдап кына әйтелсә дә, гүяки бар дөньяга ишетелерлек итеп яңгырады.

— Нишләп нуль булсын! — дип шаулашты балалар. — Ике мең биш йөз шулай гына юкка чыга димени?! — Кемнәрдер көлештереп тә алды. — Хи-хи, ха-ха...

— Молодец, Тәнзилә! — диде апалары. — Нульгә тапкырланган хәлдә теләсә нинди зур сан да нульгә әверелә...

Менә шушы бер кечкенә буш түгәрәк, буш боҗра, ягъни шушы гади нуль канатлар үстерде инде аңа бүген. Калын болыт катламнары арасыннан Нократ өстенә ишелеп төшкән энҗе нурлар да шушы буш карынлы нульдән чыгып бииләр бит инде. Югыйсә, Тәнзилә моннан ике ел элек үлгән иде бит инде. Аһ, сез бернәрсә дә белмисез бит әле. Нәкъ шулай — үлгән иде ул. 1998 елның 30 декабрендә әнисе белән Яңа ел бәйрәмен дәү әтисе һәм дәү әниләрендә каралау өчен Мамадышка кайтып барганда, нәкъ әнә шул орты борылышы” каршында коточкыч автокыйралышка әктеләр алар. Ниндидер очлы нәрсә белән бәрелешеп, шул очлы нәрсәнең аның башына сукканын, күз алларының гырып китүен генә хәтерләгәндәй итә Тәнзилә. Башкасын хәтерләми...

Соңыннан әнисенең сөйләве буенча, Мамадыш хастахасендә ундүрт көн яткан ул аңына килә алмыйча. Аннан аны махсус вертолет белән Казанга алып киткәннәр. Бары тик кырыгынчы көнендә генә күзен ачкан ул. Юк, дөрес түгел, зен ачмаган — аңына килгән дисәң, дөресрәк булыр. Чөнки зне ачу өчен көч кирәк бит. Ике ай буе имезлектән сарган шулпаны йотар-йотмас яшәгән кешедә күз кабакларын ачарлык көч каян килсен, ди?! Үзенең аңга килүен ничек итеп сиздерүен дә хәтерләми ул. Анысын да шул әнисе генә сөйли инде.

— Бармагымны кыс... Аңыңда булсаң, бармагымны кыс... дип пышылдаган ул бик еракта чылтырап аккан чишмә тавышлары чыгарып. — Бармагымны кыс...

Тәнзиләнең кардай салкын бармаклары эчендә яңа салган сөт сыман ниндидер җылымса нәрсә бар, имеш. Ул исенең бармагы, имеш. Болар барысы да төштә кебек нә.

Кысарга тырыша Тәнзилә бу җир йөзендәге иң кадерле кулның бармагын. Үзенең ниһаять аңында икәнлеген шулай итеп сиздерергә тырыша ул.

— Исән! Ул исән! — дип кычкырып җибәрә ана һәм башкалар ишетмәсен дә, белмәсен дә дигәндәй, шундук авызын каплый. Аннан кызының колагына пышылдап кына дәшә. — Ярабби, Ходай... Ярабби... Ярабби...

Бик тә авыр фаҗигагә тарыган булган икән шул алар. Өч автмобиль бәрелешендә ике кеше шундук җан бирә. Ә менә алар исән! Могҗиза, Ходай Тәгаләдән килгән кодрәт түгелме бу?! Ярый әле, әнисе бик күп тән җәрәхәтләре алган булса да, исән кала. Ә менә Тәнзилә... Авыр истәлекләрдән котылырга теләгәндәй, ул барган җиреннән атлаудан туктап, кинәттән генә бер сәер сикереш ясап куйды. Онытылырлык диме алар? Күпме кайгылар кичерде аның әнисе, әтисе һәм барча якын туганнары бу фаҗига арканда? Күпме көч, күпме акча түкте алар аны коткарып калу өчен? Нинди генә кыйммәтле әйберләр сатылмады? Кемнәр, нинди генә кешеләр катнашмады аңа ярдәм итүдә? Барлык халык! Барлык Татарстан! Барлык халык — татарлар, урыслар, башкортлар, яһүдләр... Аңлатып бирерлекме, сөйләп бетерерлекме?

Аның маңгаеннан өстәрәк баш сөяге җимерелгән булган. Сигез сантиметрга сигез сантиметр. Шул урынны табиблар алтмыш дүрт квадрат сантиметр зурлыктагы алтын сыгылма белән ямыйлар. Хәзер, Аллага шөкер, аякка баскач, Тәнзилә үзеннән-үзе көлеп тә алгалый — ул гел бишлегә укырга тиеш, аның башы алтыннан бит.

Операциядән соң аңына килеп күзләрен ачкач, иң тәүдә әнисен, аннан дәү әнисен күреп елмайды ул. Аларның күзләренә пылт итеп яшь чыкты. Тәнзилә башта аңламыйчарак торды — ни өчен? Берәр төрле хәвеф булмагандыр бит?

Хастаханәдә әнисе белән ике, дәү әнисе белән ике ай ятты ул. Шунда аны дәү әнисе бисмиллага да өйрәтте. «Нәрсә эшләсәң дә, эшеңне бисмилла әйтеп башла, уңарсың», - диде. Моңа кадәр бу хакта бөтенләй уйламаган-нимәгән Тәнзилә үзе дә ышанды — чынлап та шулай икән ласа! Ходай Тәгалә бабасы аны чын-чынлап аякка бастырды. Ул аны ике елдан соң булса да мәктәпкә — яңадан өченче сыйныфка алып килде. Дөрес, дәү әнисе белән дәү әтисе озак киңәшкәннән соң аны үзләре янында — Мамадыштагы татар мәктәбендә укытырга булдылар. Бик әйбәт булды әле ул татар мәктәбе. Тыныч. Рәхәт. Тәртип. Балалар һәм укытучылар бер-берсе өчен өзелеп торалар. Кама буендагы теге мәктәп түгел инде. Тегендәге имансыз тәртипсезлек, этеш-төртеш, затсыз кычкырыш, тузан куптарыш дигән нәрсәләр бөтенләй юк биредә. Шул ук Ходай Тәгалә аңа менә бишлеләр дә, “молодец”лар да китерә башлады.

Бүген Тәнзиләгә бар дөнья яңа күренде. Урамнар да, йортлар да, хәтта энҗе нурларда җемелдәгән офыклар да. Хәер, Тәнзилә дә яп-яңа түгелмени? Өстендә яп-яңа күлмәк. Яп-яңа тун. Аркасында яп-яңа әсбап капчыгы. Анда шулай ук яп-яңа әсбаплар. Ул үзе өчен яп-яңа тел — татар телендә укый. Әй, онытып тора тагын. Аның бит исеме дә яп-яңа, мин сезгә әйтим. Кайчандыр аңа әнисе белән әтисе бигүк уйлап җиткермичә ниндидер җиде ят һәм кыланчык Элеонора дигән исем кушканнар да куйганнар. Бу фаҗигагә тарыганнан соң дәү әнисе аңа яңа исем куштырды. Мөселман йоласы шундый икән. Кеше тизрәк аякка баса, аны бәла-каза читләп уза, ди. Тәнзилә диләр аңа хәзер. Ярата кыз бу әллә кайлардан зеңләп торган исемне. Аңа тиз генә өйрәнде дә китте югыйсә.

Кыз тагын бер тапкыр Нократ өстендә тирбәлгән энҗе офыкларга карады. Алар хәзер аккош каурые шикелле бераз гына алсулана төшкән.

Аяк астында өзлегеп яшь кар шыгырдады. Һава саф, сулыш иркен иде.

Кинәт кояш күктәге болыт тауларын нәкъ Тәнзилә турысында тишеп, аның үзен дә алсу нурларга төрде.

Арттан караганда ул янып барган йолдызга охшаган иде.

Алда, ике урам кисешкән чатта, алар яшәгән йортның яшел капкасы күренде.

Тәнзилә елмаеп җибәрде. Аңа бүген шушы яшел капка да шатланачак. Ул аның аша беренче тапкыр беренче бишлесе белән үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар