Логотип
Проза

Серле фатир

Ярты ел элек Казанның «Жилплощадка» бистәсендә урнашкан иске йортларның берсеннән ике бүлмәле фатир сатып алдык. Без, чагыштырмача, яшь гаилә: ирем белән өйләнешкәнгә җиде ел була. Моңа чаклы тулай торакта яшәдек. Улыбыз Арслан да шунда туды. Ирем автобус йөртүче, мин кафеда повар булып эшлим. Тулай торакта гомер итүләрне җәннәт белән чагыштырып булмый инде: 20 квадрат метрлы бүлмәдә яшәүче гаиләләр мине аңлар дип ышанам...

Ярты ел элек Казанның «Жилплощадка» бистәсендә урнашкан иске йортларның берсеннән ике бүлмәле фатир сатып алдык. Без, чагыштырмача, яшь гаилә: ирем белән өйләнешкәнгә җиде ел була. Моңа чаклы тулай торакта яшәдек. Улыбыз Арслан да шунда туды. Ирем автобус йөртүче, мин кафеда повар булып эшлим. Тулай торакта гомер итүләрне җәннәт белән чагыштырып булмый инде: 20 квадрат метрлы бүлмәдә яшәүче гаиләләр мине аңлар дип ышанам. Душта юынып чыгыйм дисәң дә бер-ике сәгать алдан чират алып куярга кирәк. Без яшәгән тулай торакта блокта җиде бүлмәгә ике туалет иде. Кереп киткән кеше космоска очкан космонавт белән бер: ул эшен бетереп чыкканда чиратын көтүче барлык тәмуг газапларын кичергән була. Төнге сменадан кайтып ятакка аусаң да күзеңә йокы керми: күрше хатынының ире исерек кайткан: савыт-саба ыргытышып кычкырышалар, икенче яктагы бүлмәдән бар көчкә Алла Пугачева җырларын акырталар. Кухняда үзенә бер мәхшәр: кемдер аш пешергәндә, икенче кеше чиләк белән су кайната, өченчесе шалтыр-шолтыр килеп раковинада савыт-саба юып маташа. Кухня диварындагы кадакларга бездән эшләнгән җепләр эленгән: яңа юып эленгән керләрдән күтәрелгән пар тәрәзәне томалаган. Мин ашарга пешереп йөргәндә шундый хәлгә тап булган идем: ике метрлы буе белән кухня аша балконга тәмәке көйрәтергә чыгып барганда, дядя Сашаның башына Зояның киптерергә элгән 5 нче размерлы бюстгалтеры чорналып эленеп калды. Шул вакытта Зояның керләре җебе-ние белән идәнгә дөмбердәп килеп төште. Дядя Саша салмыш кайткан иде: ул аты-юлы белән сүгенеп, Зояның керләренә китереп типте. Таза гәүдәле Зоя үзе дә ирләр кебек усал хатын, бүлмәсеннән уклау алып килде дә, дядя Сашаның пеләш башына китереп тондырды. Китте талаш, китте акырыш-бакырыш!.. Ун минуттан участковый Газинур да килеп җитте. Протоколлар төзеп, аңлатмалар алып, җиде кат тирене салдырдылар.
 Менә шундый шартларда чәчәк кебек җиде ел гомеребез узып та китте. Мин улымның тулай торакта яшәвен теләми идем, кичләрен догалар укып, Ходайдан фатирлы булуыбызны сорап ята идем. Тулай торакларда төрле язмышлы кешеләр яши: күп очракта бүлмә арендалап торалар. Араларында авылдан шәһәргә күчкән кешеләр дә бар: алар эш булмаганга, шәһәргә бәхет эзләп килгәннәр. Гаиләсеннән аерылган ялгызаклар да гомер кичерә тулай торакта. Араларында нинди генә язмышлы кешеләр очрамый! Ләкин иң куркынычы: күршедә исерек-наркоманнар гына яшәмәсен. Шуңа тулай торактагы бүлмәләр кунак бүлмәләрен хәтерләтә: еш сатып алалар, еш саталар. Хуҗалар алмашынып кына тора. Монда яшәүчеләрнең иң зур хыялы – кечкенә генә булса да фатир алып, яңа тормыш башлау.
 Тормышларын әле яңа гына башлаган яшь гаилә өчен шәһәрдә үз почмагыңны булдыру зур бәхет бит ул. Жилплощадка ягын, халыкта промышленность ягы дип, өнәп бетермәсәләр дә, без бик шатландык. Кем белә, киләчәктә, бәлки, әллә нинди яхшы районнарда урнашкан кәттә йортларда торырбыз әле. Аллаһ насыйп итсә, бәлки, зур коттедж да төзеп керербез. Ходай исәнлектән генә аермасын. Фатир өчен бераз җыйган акчабыз бар иде, авылда яшәүче әти-әниләребез дә ярдәм итте. Белдерүне бер дә уйламаган җирдән ирем Авитодан күреп алды, бәясе дә башкаларга караганда түбән булуы белән җәлеп итте. Фатирны генеральный доверенность белән риэлтор Светлана Григорьева сата. Фатир хуҗасы – 37 яшьлек кыз, үзе Мәскәүдә яши икән. Эше бик тыгыз булганга сделкага кайта алмый, фатирны сату хокукын таныш риэлторына тапшырган. Фатирны ирем, туганнарым белән барып карадык, ике бүлмәле, барлык уңайлыклары да бар, балконы агач такта белән тышланган. Иң мөһиме – соры плитка белән тышланган аерым ванна бүлмәсе бар! Квадратурасы бәләкәй булса да, миңа иң кадерле урын булып күренде ул. Элек ак төстә булган ваннасы еллар узу белән саргаеп, каралып беткән. Бернинди порошок белән дә известен юып ала алмыйсың. Унитаз да эшләми, бер кадакта, «авам, авам» дигәндәй, селкенеп тора, суы да акмый. Йортта капиталь ремонт булган булуын, үзәк торбалар алмаштырылган, ләкин унитазга гына тимәгәннәр. Подъезд тәрәзәләрен пластик тәрәзәләргә алмаштырсалар да, фатирда берни үзгәрмәгән. Элеккеге хуҗалар өлкән яшьтәге кешеләр булганы сизелеп тора: бүлмә диварларына хан заманыннан калган сары обойлар ябыштырылган, алар урыны-урыны белән кубып төшкән. Фатирның идәне дә тактадан эшләнгән, баскан саен шыгыр-шыгыр килеп тора. Мин үземне элекке заманга килеп эләккәндәй хис иттем. Стенада хәтта Сталин сурәтләнгән портрет та бар иде! Мин Сталинның күз карашыннан калтырап китеп, эчемнән бар белгән догаларны укып чыктым. Бу фатир серле дә, шомлы да иде. Минем күңелемә ниндидер вәсвәсә кереп оялады, янәшәмдә басып торган иремә елышарак төштем. Булат, минем калтыранганымны сизеп, көчле куллары белән билемнән кочаклап алды. «Хатын, бер дә борчылма, бар да яхшы булыр», – дип пышылдады ул. Сатып алган фатирыбызны яңадан күздән кичердем: такта идәннәргә кулдан тукылып эшләнгән иске түгәрәк паласлар җәелгән. Совет заманыннан ук калган инде. «Ай-яй, монда ремонт ясар өчен генә дә берәр миллион чыгарып саласы бар», – дип мыгырданды ирем, фатир тәрәзәләренә кулы белән суккалап. Бу тәрәзәләрне кичекмәстән яңаларына алмаштырырга кирәк, чөнки аннан җилләр уйный иде. Элеккеге хуҗалар бу тишекләргә нәрсә генә тутырмаганнар: мамык та бар, төрле төстәге чүпрәкләр дә... 
Тулай торак тормышында яшәгәннәр өчен бу чүп инде, тәрәзәләрне дә алыштырырбыз, ванна бүлмәсендә ремонт та ясарбыз! Ходай исәнлектән аермасын!

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/serle-fatir-2)

Image by rawpixel.com on Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар