Логотип
Проза

Сакланганны Алла саклар

(Тормыштан алынды)

Хатын-кызның хәвефсезлеге, куркыныч хәлдән үзен коткара алуы кайвакыт бары тик үзеннән генә тора. Бәла-каза янаганда, югалып калмыйча, үз-үзен кулга алып, мизгел эчендә бердәнбер дөрес карар кабул итә алуыннан тора. Хәвеф янаганда җебеп төшсәң, үзеңә үпкәлә! Секунд эчендә иң кирәкле, иң дөрес чишелеш табып, үзен бик аяныч хәлләрдән аяп калырга булдыра хатын-кыз. Сакланганны Алла саклаган. Гөлнур да моңа үз мисалында ышанды. Вакыт үтә тора, күп кенә вакыйгалар хәтер иләгеннән төшеп кала тора. Ә кайбер хәлләрне онытырга теләсәң дә онытып булмый. Күңелдә бик көчле тәэсир калдырган ул вакыйга хәтернең тирән катламына уелган.
Ул көнне җәйге эсседән әлсерәгән Гөлнур су коенырга гадәттәгечә авылдан ун чакрымдагы буага бармаска, ә якындагы күлгә төшеп карарга булды. Кич тә якынлашып килә, вакыт тар – үсемлекләргә су сибәсе бар. Авылдан өч-дүрт чакрым ераклыкта гына күл була торып, машинаны да әллә кая куасы килеп тормый. Аннары авыл табигатен үлеп яраткан хатынның урман эчендә урнашкан ул күлне күптән инде барып күрәсе килә. Шәһәр хатынының авылда дача алганына өч ел үтте, ә тирә-якны әлегәчә күреп-белеп бетерә алмый. Менә бит, Ходайның рәхмәте, җае да чыкты – кояш яндырган эссе көн буена тәнне ачыттырып, аккан тозлы тирне җылымса суда коенып төшермичә түзәм димә. Гөлнур, күлдә су кереп, хәл алып, бер уңайдан урман табигатенә сокланып кайтырга дип, авылдан ерак булмаган күлгә машинасында юл тотты. Авылны чыккач та нарат урманы башлана. Нарат урманының тансык җиләс һавасы хәтта бөркү машинада да сизелә. Урман буйлап бераз баргач, бер урамлы зур булмаган авыл башына килеп чыкты. Авылның берничә йортын узгач та тар гына юл сул якка борылды. Урамда кеше-кара күренмәде. Гөлнурның күзенә бары тик уң кулда төзелеп яткан зур гына йорт чалынып калды. Күл ярындагы урман эчендә урнашкан бу кечкенә авылда яшәүче халык аз. Табигатьнең искиткеч матур почмагындагы авылны күбесенчә дача тотучылар үз итә. Кышкылыкка йортларын бикләп, җәен дә ял көннәрендә генә шәһәрдән киләләр. Шуңа күрә монда тын, аулак. Биек үлән эче буйлап боргаланып барган тар юлдан Гөлнур җай гына машинасын күл ягына куды. Бераз баргач, камышлар уратып алган күл ялтырап күренде. Күлгә җитәрәк машинасын туктатты. Чыгып, аяк киемнәрен салды һәм җылымса үләнгә яланаяк басты. Кешесез тып-тын урын. Баш очында кояш көлә, кошлар сайрый. Каршында җәйрәп яткан күлгә сокланып карап торды ул. Көзгедәй тигез су өстендә зәңгәр күк чагыла. Күл үзе дә зәңгәрсу булып тоела... Бөркү машинада әлсерәгән хатын күкрәк киереп дымлы һаваны сулады. Шунысы гына бераз кәефне бозды: күл ярына якын килеп булмый, ул камышлар белән уратып алынган һәм баткак иде. Су кереп булмасын аңлап, бераз күңеле төште төшүен. Коену түгел, аягын да чылата алмыйча бераз басып торды да машинасын кабызып кайтырга кузгалды. 
Нишләмәк кирәк, рәхәтләнеп су керәсе урында, бүген тәнен бакчадагы җылымса су белән юып кына канәгатьләнәсе кала. Ярар, монысы күңел төшерерлек зур кайгы түгел. Ул шундый уйлар белән биек үлән эченнән чак күренгән юлдан әкрен генә машинасын куды. Бу күлне белеп-күреп кайтуы да әйбәт булды. Күңеле күптән моннан урап кайтырга ымсына иде. Куе үлән эчендә барган машинадан хәтта авыл йортлары да күренми. Каршыга машина очраса, юл бирер өчен үлән эченәрәк керергә кирәк булыр. Гөлнур ашыкмый гына тимер атын алга әйдәде: «Алмачуарым, бу эсседә син дә алҗыгансыңдыр. Әйдә, тизрәк кайтыйк та, җиләс урынга куярмын үзеңне, яме». Җавап биргәндәй, машина моторы тын гына гөрелдәде. Кеше буе диярлек биек үлән арасыннан сузылган юл уңга борылды. Көтмәгәндә борылышта, юлның уртасында таза гәүдәле ир заты пәйда булды! Күземә генә күренәме дип, чиктән тыш гаҗәпләнгән Гөлнур шулай да абайламый калмады: юлда басып торган алыптай адәмнең һәр мускулыннан көч ташып тора! Төзелеп яткан якындагы йорттанмы, каяндыр ялгыз хатын утырган машинаны күреп алган ир каршысына шундый да көтмәгәндә килеп чыкты – Гөлнур кулларын рульдән төшереп җибәрә язды... Ни кылырга да белмичә, ашыгып бар көченә клаксонга басты. Күл буен яңгыратып, Гөлнур машина клаксоны аша ачыргаланып кисәтте һәм бер үк вакытта үтенде: «Кит юлдан! Кит юлдан, зинһар, ахмак адәм! Зинһар өчен, кит!» Алда берничә адымда гына Гөлнурдан күз дә алмыйча басып торган адәм кисәтүне ишетте, тик кузгалырга уйламады да. Төзелештә эшләп, күптән хатын-кыз күрмәгән ач Урта Азия кешесе ялгыз хатын-кызга ауга чыккан иде. Көчле миһербанлы да, явыз да була ала. Гөлнурның зиһене бер мизгел эчендә бу хәлгә дөрес бәя бирә алды – кояшта янып кап-кара булган, эш киеме кигән бу адәм аулак урында юньле ният белән хатын-кызга аркылы төшми! Ул Гөлнурның туктавын гына көтә! Туктасын гына, ә аннан ул хатынны ә дигәнче машинасыннан сөйрәп чыгарачак! Аннан аның бу кешесез, аулак урында ни кыласы билгеле... Хатынның күзләре ирнең үзенә кадалган карашы белән очрашты. Аларда мәрхәмәтнең әсәре дә юк иде. Санаулы гына секундлар эчендә нишләргә кирәген Гөлнурның акылы да түгел, ә кул-аягы хәл итте. Ни кылыйм дип уйларлык вакыт калмаган иде. Юл уртасында басып торган юлбасар Амбал якынайганнан-якыная! Начар нияте мәрхәмәтсез күзләрендә чагыла! Гөлнур шуны гына аңлады – аңа хәзер туктарга һич тә ярамый, һич тә ярамый! Туктаса – бетте! Туктаса, кара адәм аны кешесез бу аулак урында көчләячәк яки үтереп күлгә батырачак! Явыз кешедән теләсә нинди кабахәтлекне көтәргә була! Монда сине яклаучы да, ишетүче да булмаячак! Хатынның үз-үзен саклап калу инстинкты мизгел эчендә барысын да хәл итте – ул, газга бар көченә басып, машинасын бозык ниятле Амбалның өстенә юнәлтте. Соңгы мизгелгә хәтле Амбал хатынның куркасына, машинасын туктатасына ышана идеме – өстенә килеп менгәнче диярлек кара адәм юлдан китмәде. Иң азаккы секундта гына ул тиен тизлеге белән юлдан читкә сикерде. Гөлнурның яшәү теләге, үзен саклап калу теләге көчле булган кебек, юлбасарның да машина астында каласы түгел, ә яшисе килә иде, әлбәттә. Айлар буена хатын-кыз күрмәгән ач адәмнең кара нияте никадәр көчле булса, Гөлнурның үз-үзен коткару көче шулкадәр үк куәтле иде. Шулай булмаса, хатын-кыз соңгы чарага – кеше бәрдерү рискына бара алмый. Гөлнур көзгедән күрде: азгын теләген тыя алмаган Амбал машина артыннан йөгереп тә карады, тик бераздан, куе үлән эченә күмелеп, артта калды. Урман юлына чыккач кына Гөлнур үз уйларын аңларлык хәлгә килде. Моңа хәтле аның бар хәрәкәтләре белән ниндидер «автомат» идарә итте. Бу «автоматның» үз аңына буйсынган  коткару көче икәнлеген дә соңрак кына аңлар. Куркыныч янаган бу минутта ул хәтта уйларына да түгел, ниндидер эчке бер көчкә буйсынды. Бу дөрес, бу шулай кирәк, дип уйларга аның вакыты калмаган иде. Кул-аягы ниндидер инстинкт белән хәрәкәт кылды. Үз-үзен саклау тойгысы аны бәладән йолып кала алды. Күңел сизгерлеге бәла-казадан коткаруын үзенә үзе исбатлады бүген Гөлнур. Курыктымы, юкмы ул бу минутта – үзе дә аңламады. Дөресрәге, ул куркырга өлгерми калды. Кайткач кына нинди хәлгә очрый язганын аңлап дер калтырады.
Тормышта булсынмы, урамда, урмандамы, ялгыз хатын-кызны рәнҗетергә яки гомерен кисәргә әзер торучы явыз адәмнәр әз түгел. Иң куркыныч хәлгә очраганда күп вакыт үз тәвәккәллегең, үз гаярьлегең, үз кыюлыгың гына коткарып кала ала. Куркыныч хәлгә очраган ялгыз хатын Гөлнур Алла ярдәме белән бүген әшәке адәмнән үзен яклап кала алды. Үзендә дә хата барлыгын ул соң булса да, әлбәттә, аңлады – ялгызың авыл очына да чыкмалы түгел бу заманда. Алла бирса, исән кайтып керермен димичә, ишек тә ачып чыгарга тиеш түгел иде дә бит. Чамалы курку яки сак булу беркемгә дә артык түгел. Хатын-кызга бигрәк тә. Ялгыз җанны якларлык зат булса да, ул бары тик Аллаһы Тәгаләдер. Яклар, таяныр кешеләре булса, Гөлнур да, берничә ир-ат ияртеп барып, ул хәшәрәтнең иманын укытыр иде дә бит! Ул кара адәм үзенең эзләгәнен бервакыт, һичшиксез, табар дип кенә өметләнәсе кала. Өенә кайтып, бу хәлләрне тагын бер кат уеннан кичергәч, Гөлнур Ходайга чиксез рәхмәтләр тойды – әлбәттә, Аллаһы Тәгаләнең рәхимле фәрештәләре олыгая барган ялгыз хатынны аянычлы хәлдән саклап кала алды. Әйе, кайчандыр әниләр кылган догалар һәрберебезне һаман да зур бәлаләрдән, хәвефләрдән саклап, йолып килә. Сакланганны Алла саклар.
 

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар