Логотип
Проза

Сафлыгыңны саклыйм дисәң

Тезләре, күлмәкләре пычранса да, сафлыкларын саклап кала алган ике кыз, тулай торакка җиткәнче, артка борылып карарга да куркып, чаптык та чаптык. Күлмәк тә, тез дә берни түгел. Пычранган күлмәкне юарга була, ә тапланган сафлыкны – юк...

Ирем берәр бәйрәмне билгеләп үтәргә теләп ресторанга чакырса, күңел ача торган андый җирләрне җаным бик өнәп бетермәгәнгә, Рәдифемне берүзен җибәрмәс өчен генә ризалашам. Шунысы әйбәт – акча суыра торган андый җирләргә еш йөрмибез. Миңа калса, «злачный» урыннарны хатын-кыз урап үтәргә тиеш. Ә ирем Рәдифнең сирәк-мирәк булса да кеше арасына чыгып, җилләнеп кайтырга ярата торган гадәте бар. Булдыра алганча мин аны бу гадәтеннән биздерергә тырышам. Яисә, матурым-акыллым, бу арада акча бетте бит әле, әллә өйдә генә уздырабызмы бәйрәмне, дип, иремне майлап-җайлап үз ягыма тарта башлыйм. Ресторан азыгыннан да татлырак итеп тәмле телләнүем үзенекен эшли – ирем бәйрәмне өйдә генә, үзебез әзерләгән табын янында билгеләргә ризалаша. Үзем дә ашарга бик әйбәт пешерәм – ирем моны яхшы белә. Аннары, берәр кая бара башласак, буйга җиткән кызыбызны да өйдә калдырмаска тырышабыз. Кая барсак да, аның өчен дә түләргә кирәк. Шуларны исәплисең дә, ресторан-кафе кебек җиргә аяк бик тартмый. Сирәк-мирәк барсак, ахирәтем Румия эшләгән ресторанга керәбез. Шеф-повар үзе чыгып, ни телисез, дусларым, дип өзелеп торсын әле! Акчаны да каерып алмый. Ресторанны яратмавымның төп сәбәбе акчада да түгел.  Яшь чакта үз гомеремдә беренче тапкыр анда барып кайтуым белән күңелем суынды рестораннан. 
Уфада пешекчегә укып йөргән бер төркем кызны җәй башында производство практикасына Сочига җибәрделәр. Алар арасында мин һәм ахирәтем Румия дә бар. Безне тулай торакка урнаштырдылар. Румия белән бер бүлмәгә эләгүебез яхшы булды. Практикага икебез ике ашханәгә эләгүебез генә кәефне кыргандай итте. Шулай да күңелләр көр – кеше акча түләп әллә кайлардан килгән җылы якта бушка яшибез-ашыйбыз, ял көннәрендә шәһәрнең төрле җирләрен карап йөрибез, арып кайтсак та, эштән соң Кара диңгездә рәхәтләнеп су коенабыз. Сочи хәтле Сочида һөнәребез буенча әллә ниләргә өйрәтерләр дигән өметебез бик акланмады: безгә күбесенчә яшелчә чистарту, табак-савыт юу, идән сөртү кебек вазыйфаларны йөкләделәр. Шулай да карышмыйбыз, шеф-повар ни кушса да эшлибез – без бит эшләп үскән авыл кызлары. Авыл искә төшсә, сагынудан Румия белән бераз күз яшьләребезне тамызып алабыз. Адресымны җибәрүгә, әнидән хат килеп төште! Хәл-әхвәл белешүгә, әни тагын үзенекен тукый башлаган: «Балакаем, әтәң-инәңнән ерактасың. Берүк анда азып-тузып йөреп, йөземне рисвай итә күрмә!» Әнинең өйдә чакта өзми-куймый колак итемне ашаган бу вәгазе читтә, еракта шундый тансык икән! Әнинең хатларын кат-кат укый торгач, төнлә уятып сорасалар да сөйләп бирерлек итеп ятлап беттем. Хәтта «кулинария», «санитария», «технология» , «туклану физиологиясе» дисциплиналарын да ул хәтле яхшы беләм дип мактана алмыйм. 
Беркөнне ахирәтем Румия практикадан кайтты да очына-очына мине билемнән әйләндерә башлады. Үзе чырык-чырык көлә, үзе күңеленә сыймаган шатлыгы белән бүлешә: «Гүзәлкәем, шундый да чибәр егет белән таныштым! Нәкъ Радж Капур! Ресторанга чакырды! − ахирәтем сөенеченнән идәнгә тыпырдатып баса-баса бии үк башлады. – Тра-та-та! Ресторанга барабыз!» Аның бу кыланышына ни әйтергә  белмичә аптырап басып торганда мине төрткәләргә үк кереште: «Әйдә, җыен тизрәк! Берүземне җибәрмәссең бит инде! Мин дус кызым белән киләм, дидем!» Ресторанга?! Румия миңа уйланып торырга урын калдырмады: «Көн дә чакыралармы әллә безне ресторанга? Барганың да юктыр әле. Хет күреп кайтыйк аның нәрсә икәнен! Киен тизрәк! – һәм элгечтәге күлмәкләрне җилтерәтеп караватка ыргыта башлады. – Кайсы күлмәгеңне киясең?» Минем дә күңелдә нидер кыбырсып куйды. Ресторан кебек җиргә кереп утыру түгел, яныннан да берничә кат кына узганым булды әле. Анда безнең кебек гади кеше йөрми, ә әллә кемнең дә әллә кемнәре йөри кебек. Пычак, чәнечке, кашыкны ничек кулланырга өйрәттеләр анысы укыганда. Шулай да куркыта! Минем икеләнеп торуымны күреп, Румия аяк тибеп үк куйды: «Әйдә инде, көттермә! Чәчне-башны да көйлисе бар!» Булачак аш-су остасы буларак, андый җирләрдә ниләр әзерлиләр икән дигән кызыксынуым да баш калкытты. Һәм мин, ризалык белдереп, Румиягә баш кактым. Менә шулай көтмәгәндә, киенеп-ясанып, үз гомеремдә беренче тапкыр ахирәтемә ияреп ресторанга чыгып киттем. 
Румиянең егете чакырган ресторанга без җәяүләп кенә барырга булдык. Биек үкчәле туфлиләр аякны кыра – аларны салып, куаклар арасына ыргытасы килә башлады. Шулай да җәяү атлыйбыз – автобуска акча жәл! Барганда Румия мине кисәтте: «Мин Әнсафка исемемне Мэри, дидем. Әйдә, кызык өчен син Зарина буласың?» Румиянең бу аферасына ни диим? Зарина икән, Зарина! Бер белмәгән кешегә бөтен кәртләрне дә селкеп ачарга кирәкми, ди бит «Мэри»! Без барып җиткәндә Сочиның тиз төшә торган кичке караңгысы шәһәр өстенә үрләгән иде инде. Румия балкып янган ут яктысында егетен тиз танып алды: «Әнә Әнсаф!» Һәм мине ресторан бинасы янында тәмәке тартып торган ике егет янына өстерәде. Икесе дә куе кара мыеклы, чем-кара чәчле, таза гәүдәле егетләр безне, алтын тешләрен балкытып, елмаеп каршылады. Мин бераз кыенсынып торган арада егетләр үзләре белән таныштырды: «Әнсаф. Морат». Исемнәре дә гел безнеңчә, саф татарча икән дип уйлап куйдым. «Минеке» дигәне – кылыч борынлы Морат була икән алайса. Егет тә миңа игътибарлырак итеп карап куйды. Егетләр безне бик нәзакәтле итеп кенә ресторан эченә узарга чакырды. Җиңелчә күңелле музыка уйнап торган бина эченә кердек. Ярым караңгы залда кеше артык күп түгел. Парлашып биючеләр, өстәл артында кәеф-сафа корып утыручылар шәйләнә. Егетләр безне алдан заказ бирелгән өстәл артына китереп утырттылар. Аны-моны сөйләшеп бераз утыргач, Морат безнең алга меню папкасын куйды: «Кызлар, ни телисез? Сайлагыз. Без сыйлыйбыз!» Гомергә туйганчы ашамаган ач тамак булып күренмәс өчен, Румия белән салат-мазар кебек җиңелчә кабымлык китерүне сорадык. «Нинди шәраб эчәсез?» – дигән сорауга «юк, юк, без эчмибез», диешә-диешә, тизрәк баш селкедек. Егетләр үзара елмаеп куйдылар да үзләренә мулдан заказ бирделәр: табын тиздән шашлык, кыздырылган тавык, алма-хөрмә, аракы, шәраб шешәләре белән тулды. Пычак-чәнечкене этикет буенча кулланырга тырышып, ашамлыкны чокып утырган булабыз Румия белән. Егетләр кыенсынып тормый, бер-бер артлы тутырып, рюмканы авызларына коя гына тора! Рюмка бушаган саен, кыюлана бара үзләре. Морат карашын минем ачык изүдән алмый сыман тоела башлагач, иңемдә яткан җиңелчә шарфымны алдан бант ясап бәйләп үк куйдым – әдәпле кыз сәдәпле, дия иде безнең инәй. Күзләрен майландырып, «Мэри»га һәм миңа туктаусыз комплиментлар яудыра торгач, якын ук килеп утырдылар. Бер-берсенә карап, үзләренең телендә ни хакындадыр сөйләшеп, көлешеп тә алалар. Румиягә ничектер, ә миңа моңардан кыен булып китте – әйтерсең лә егетләр бездән нидер яшерәләр. Безнең өчен алган җиңелчә шәрабны мин эчмәдем, әлбәттә. Румия дә иренен генә чылатып куйды. Моны күреп, егетләр безне эчәргә ныклап кыстый башладылар. Тост әйтергә бик оста булып чыктылар. Озын-озак һәр тостның азагы күтәренке «Так выпьем же за это!» белән төгәлләнде. Румия егетләр кыстауга бирешә башлады – берничә рюмканы күтәреп тә куйды. Ә мин, йөземә «ресторанда нинди ризыклар әзерлиләр икән» дигән ясалма кызыксыну чыгарып, менюга төбәлеп тик утырам. Мине болай гына җиңә алмагач, ярыйсы гына исерә башлаган Морат көчләп диярлек биергә тартып чыгарды. «Син миңа бик ошыйсың!» − дип кабатлый-кабатлый, бөтен гәүдәсе белән миңа сыенып биегән егетнең куллары билдән астагы җирне сыйпый башлагач, кире урыныма барып утырдым. Морат, артымнан килеп, бергәләп каядыр китәргә ымлый башлады. Мин аңламаганга салышам. Инде миңа егетләрнең нияте ачыкланды. Йә Аллам! Болар бит безнең белән бер-бер хәл кылмакчылар! Колагымда инәйнең борчулы һәм кисәтүле тавышы яңгырады: «Балам, зинһар өчен, анда азып-тузып йөри күрмә!» Минем өчен ресторанның яме-кызыгы калмады. Румия Әнсафның кочагына сыешып беткән – якын барырлык түгел! Үземне үбәргә маташкан бәйләнчек Моратның кочагыннан шуып чыктым да Румиянең колагына пышылдадым: «Румия! Әйдә, дим, бәдрәфкә чыгып керәбез!» Шәраб пары башына йөгергән Румия хәлне аңламады булса кирәк, бар, үзең генә чык, дип кире борылды. Башыма бер исәп керде. Румияне калдыра алмыйм мин монда ялгызын. «Әйдә инде бәдрәфкә генә чыгып керәбез», − дип, «Мэри»ның аягына мәгънәле итеп нык кына бастым да көчләп диярлек артымнан иярттем. Нидәндер шикләнеп булса кирәк, безнең арттан Әнсаф та чыкты һәм ирләр бәдрәфенә кереп китте. Ә мин, бәдрәфкә керү белән, Румияне үз артымнан кире сөйрәдем. Үзем калтыранам, үзем кабатлыйм: «Румия, алар безне әрәм итмәкче була бит! Сизмисеңмени?!» Ваемсыз җанлы ахирәтем дә бу сүзләрдән айнып киткәндәй булды: «Мин дә шуны уйлап куркып куйдым шул! Бик елышалар болар безгә!» Бәхеткә, Румияне башкача үгетләргә туры килмәде. Икебез дә бәйләнчек егетләрдән качарга карар кылдык. Бәдрәф ишегеннән башымны тыгып, Әнсафның якын-тирәдә юклыгына ышандым да, Румияне җитәкләп, тышка чыгып йөгердем. Ә кичке урам көндезгедәй яп-якты! Бөтен җирдә балкып ут яна! Артыбыздан чыксалар, урам буйлап йөгергәнебез уч төбендәгедәй күренеп торачак! Безгә ничек тә кая да булса тизрәк яшеренергә кирәк! Шул уема буйсынып, юл читендәге куе куаклыкка таба йөгердем. Румия дә мышный-мышный минем янга килеп чүгәләде. Тын алырга да куркып, ресторан ишеген күзәтә идек, аннан йөгерә-чаба Морат белән Әнсаф килеп чыкмасынмы! Безне эзләүләре! Алар яннан гына сүгенә-сүгенә лап-лоп басып узып киткәндә куркудан җаным табан астыма төште. Шүрләүдән кычкырып җибәрмәсәк иде дип, бер кулым белән үземнең авызны, икенчесе белән Румиянекен кысам. Безгә күптән түгел генә мактау сүзләре яудырган майлы тавышлары бу юлы гарьчел, ачулы. Ашасыннар, эчсеннәр дә түләмичә качып китсеннәр әле! Үзләрен алдап качкан ике кызны кызу канлы кавказ егетләре иң шакшы сүзләр белән сүгәләр генә! Радж Капурның сөйкемлелеге Әнсафның битеннән шул арада юып алгандай юкка чыккан! Кара-кучкыл йөзләре ачудан тагын да карая төшкән! Менә шунда гына ике юләр кыз кемнең тырнагына эләгә язуыбызны аңладык. Үч алу теләге белән янган егетләр гасабиланып ары-бире чабышып йөрделәр дә, ресторан болдырына басып, тәмәке кабыздылар. Кычкырып сөйләшүләренә караганда, аларның безгә булган ачулары эчләренә сыймый иде. Йодрыкланып йомылган кулларына эләксәк, нишләтерләр иде икән, күз алдына китерергә дә куркыныч! Тирә-якларына каранып, бераз басып тордылар да кәефләре кырылган «тау бөркетләре» ишектән кереп киттеләр. Ә без, алар ишектә югалу белән, куаклыктан чыгып, бар көчкә торып йөгердек. Тезләре, күлмәкләре пычранса да, сафлыкларын саклап кала алган ике кыз, тулай торакка җиткәнче, артка борылып карарга да куркып, чаптык та чаптык. Күлмәк тә, тез дә берни түгел. Пычранган күлмәкне юарга була, ә тапланган сафлыкны – юк.
Менә шулай барып кайттык без Румия белән беренче тапкыр ресторанга. Ресторан сые өчен үз тәнең белән түләргә кирәклеген башка да китермәгән юләр, беркатлы авыл кызлары! «Кара» халыкның бәйләнчек булуларын белә торып, алар белән ресторанга барырга ризалашкан ике авыл тинтәге! Кайткач бер-беребезне сүктек кенә Румия белән. Практиканың калган ике атнасын, тулай торактан таң белән чыгып китеп, караңгы төшкәч кенә кайтып, курка-курка гына чак үткәрдек. Вахтер карчыкның: «Ниндидер Мэрины эзләп килделәр. Нинди Мэри булсын монда?» − дип мыңгырдавы колакка чалынып калды. Тишек авыз Румия кайда яшәгәнебезне тегеләргә әйтеп өлгергән булып чыкты. Чын исемнәрне әйтмәскә баш эшләгән өчен дә сөендек. Үзләренчә барып чыкмаган өчен үчле дә икән бу «кара» халык! Ушлар китте. Якларга абый-апа, әти-әни янда юк. Ирле хатынга бүре дә тими дигәндәй, бозылмаган авыл кызларына бәйләнергә әзер йөргән «кара» халык монда мыжгып тора икән! Аннары, кыз баланың абруе кыл өстендә, кылдан төшсә, юл өстендә. Ул кичне безнең белән бер-бер хәл була калса, язмышларыбыз кая борылыр иде, билгесез. 
Рәдифемә чыкканчы, егетләр белән күп йөрдем дип әйтә алмыйм. Шулай да күз атып йөргәннәре булмады түгел. Үпкән, кочкан – җилгә очкан дигәндәй, ансыз яшьлек булмыйдыр. Румияне белмим, ә мин Рәдифемә кыз килеш, саф көемә чыктым. Тормышның төрле чагы күп булды. Тиргәшкән, ачуланышкан чакларда иремә мине, син кыз түгел идең, дип битәрләр өчен бер генә дәлил дә калдырмадым. Үскән чакта әтәйнең «керпе бияләе», инәйнең дөрес тәрбиясе белән бергә алар кылган догалар иң четерекле чакларда да коткарып калгандыр. Пешекчегә укысам да, мин повар булып озак эшләмәдем. Рәдифем, авыр баклар күтәреп, эсседә тирләп-пешеп эшләвемне бер генә күрде. Башка эшләмисең анда, дип, ул хезмәтемнән азат итте. Бераздан, түләп, хисапчы курсларын бетердем һәм әлегәчә бухгалтер вазыйфасын башкарам. Ә ахирәтем Румия ныклы булып чыкты. Авыр булса да, һөнәрен ташламады. Бүгенге көндә ул бер шәхси ресторанның шеф-повары. Румия гаиләсе һәм без бергә җыелышканда, икебез генә белгән серләрне искә алып, туйганчы көлешәбез. Кыз балаларны мыскылларга әзер торган әзмәверләрне алдап качтык бит, үзебез дә үзебез, янәсе! Ярый әле, елаш белән түгел, көлеш белән бетте ул хәлләр! Шул кичтә коткарган өчен ахирәтем миңа гомере буена рәхмәт әйтә. Инәемнең, балам, зинһар өчен, азып-тузып йөрмә, дигән тәрбия сүзләрен кызыма кабатларга инде минем чират җитте. Ана кеше кыз баласының язмышы өчен борчылмый буламы соң?! Үз вакытында инәем минем өчен төн йокламады. Ә хәзер минем чират. Үзең теләп пычранмасаң да, дөньяның кешене пычратасы җирләре күп. Кыз кеше – мыскалга салынмаган ак ефәк.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар