Логотип
Проза

Рәнҗеш 

Әгәр дә кичә, син утызбиш ел күрешмәгән танышың белән бер поезда, бер купеда ике көн барачаксың дисәләр, кул гына селтәгән булыр идем...

Әгәр дә кичә, син утыз биш ел күрешмәгән танышың белән бер поездда, бер купеда ике көн барачаксың дисәләр, кул гына селтәгән булыр идем. Бигрәк тә ул кешене Ризәлә дисәләр. Ләкин җир шары синнән, миннән сорамыйча үз күчәрендә ничек әйләнә, әдәм балаларына да очрашу язылган икән, шулай булачак. Юккамыни тиң җаннар бер-берсен кыйтгалар аша эзләп таба. Тукта, тукта, бөтенләе белән икенче яссылыкка кереп китеп барам түгелме соң? Без бит икебез дә хатын-кыз, без башка үлчәүләрдә. Ләкин нинди? Сүз башымда “танышым” дип башлаган Ризәләне, бәлки, “көндәшем” дип әйтергәдер. Бәлки, “ахирәтем”, һич булмаса “дустым” дип. Хикәямне укып чыккач, укучым, бу соравыма үзең җавап табарсың.

Үткән гасырның сиксәненче еллары. Шатлыгымның чиге юк – мин авыл хуҗалыгы институты студенткасы! Авылга кайткач: “Кем булырга укыйсың?” – дип сораучыларга: “Мин икътисадчы булачакмын”, – дип, чатнатып җавап бирерлек булды дигән сүз ич бу! Иң мөһим яңалык бу түгел әле. Имтиханнар тапшырганда гашыйк булдым! Рәдиф – күрше район егете, булачак зоотехник. Зәңгәр күзле, чем-кара чәчле, озын буйлы, сүзгә кеше кесәсенә керми торга егеткә бер мин генә гашыйк булганмын дисәм, чынбарлыкка туры килмәс. Ризәлә дигән кыз да бар. Көндәшемнең көчләре күбрәк: чибәр булуы өстенә, алар сабакташлар, җитмәсә, күршеләр. Беренче тапкыр Рәдиф мине кинога чакыргач, Ризәләнең күзләрендәге сагыш күленә миллионнар кереп батырлык булгандыр. Ләкин егет мине сайлаган икән, бу аның шәхси эше. Кем әйтмешли, “көчләп сөеп булмый”. Юк, сез мине каты бәгырьле дип уйламагыз. Минем фикерләвемчә, язмыш әлегә кадәр вакыт биргән булган. Кулланмаганнар икән, гаеп үзләрендә! Аннан килеп, мөнәсәбәтләр ике яклап булмаса, алга китеш булмый. Ә без, Рәдиф белән нәкъ бер-беребез өчен туганбыз бугай. Очрашуларны түземсезлек белән көтеп алабыз да, аерыла алмый “интегәбез”. Әле дә безнең яшәгән ятакларыбыз якын. Дәресләрдән соң очрашмасак (кичке сәгатъ тугыздан соң читләрне, бигрәк тә егетләрне, вахтадан уздырмыйлар), тәрәзә аша сөйләшәбез. Минем беренче катта яшәвемнең файдалы ягы бу! Ризәлә безнең бергә булган чагыбызда, күзгә чалынмаска тырышса да, бер ятакта яшәгәч, булмый шул. Аның тизрәк берәр егет белән дуслашканын миннән дә ныграк теләгән кеше булмагандыр. Һәм ниһаятъ ул көн туды! Нефть институтының 3 нче курсында укып йөрүче Рәдифнең бертуган абыйсы Фидрат булып чыкты ул егет. Шулай итеп, Ризәлә белән “килендәш”ләргә әйләнеп киттек, арада уртак серләр барлыкка килде. Без сөюдән канатлы идек. Әмма канатларның беркөн килеп каерыласын беребез дә күзалламады. Бак дисәң, ул безне сагалап кына торган икән. Җәйге каникуллар вакытында Фидрат мотоциклдан егылып, бу якты дөньядан үкенечле итеп китеп барды.

Икенче курска укырга килгәндә, мине икенче Рәдиф каршы алды. Нинди генә юату сүзләре әйтсәң дә, файдасыз икәнен белә идем. Никадәр генә терәк булырга тырышсам да, аралар көннән-көн суына барды. Һәм бер көн килеп, мөнәсәбәтләребезгә нокта куелды. Рәдиф шулай теләде. Ә Ризәлә кинәт кенә, читтән торып уку бүлегенә күчеп, авылларына кайтып китте. Берничә елдан соң Ризәлә белән Рәдифнең өйләнешкәнен ишеткәч, аптырамадым да кебек. Киресенчә, алар өчен сөендем – язган ризык тешне сындырып керә диләрме әле?

Утыз биш ел күрешмәгән Ризәлә белән бер поездда, бер купеда ике көн буена барачакбыз. Нәрсә турында сөйләшәчәгебезне фаразламасам да, һичшиксез беләм, анда Рәдиф турында сүз булмаячак. Ул – минем үткәннәремдә, ә Ризәләнең – бүгенгесендә. Шулай булып калсын.

– Кит, бер тамчы үзгәрмәгәнсең, Гайшә, кала хатыннары икенче шул.

– Син дә, Ризәлә, бик күркәм саклангансың, авыл һавасы икенче шул.

Без берьюлы көлеп җибәрдек. Купеда ике урын буш иде, пассажирлар төнлә генә утыра, диделәр. Безгә иркенләп аралашып барырга Ходай үзе кушкан булып чыкты.

– Әниемә бик җитди операция кичерергә туры килде. Шөкер, вакытында мөрәҗәгать иткән булып чыкты, әле дә исән-сау. Тик ул вакытта тәрбиягә мохтаж иде. Гаиләбездә кыз бала бер мин генә булганга, читтән торып уку бүлегенә күчәргә туры килде. Бу күңелсез хәбәр белән беркем белән дә бүлешәсем килмәде. Ничек инде, барысының әниләре исән-сау, ә минем кырык яше дә тулмаган әнием үлем түшәгендә ята. Деканатка кереп гариза язганда, группадашларыма сәбәбен әйтмәскә сорадым. Аңладылар. Бер стресстан чыга алмый йөргән вакытта, икенчесенә кереп чумдым. “Күкләр хәл итә”, – диләр бит, кем белсен! Әнигә диагноз куйгач, миңа төш керде. Имеш, ул ялгызы капка төбендә утыра, янына мотоциклга утырган Фидрат якынлаша. Бу шулкадәр өндәге кебек булды, мотоциклның чыелдап килгән тавышы әллә күпме вакыт колагымда яңгырап торды. “Әнине таптыйсың ич!” – дип, бөтен көчемә кычкырып җибәрдем. Фидрат үтеп китте. Авылыбызда төш юрый торган Хәтимә әбигә сөйләгән идем: “Әниегез терелә”, – диде. Әнигә бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. “Кызым, өмет уяттың, яшибез болай булгач!” – дип елмайды ул. Бүген дә аның шундый куркыныч диагнозны җиңгәнен аңлап бетмим, бу ышанудан киләме, әллә табиблар хезмәтенең җимешеме?

– Бәлки, алар, бер-берсен тулыландыргандыр, – димен.

– Бәлки, шулайдыр, – дип ризалаша Ризәлә.

Проводницалар чәй өләшә башлагач, сүзебез бүленде. Өстәлгә үзебез белән алган ризыкларны куйгач, элекке студент чакларга кайткан кебек булдык. Дустанә, бер гаилә булып яшәдек тулай торакта. Чиратлашып, йә күмәкләшеп ашарга әзерләдек. Бигрәк тә авылдан килгән күчтәнәчләр белән чәй эчүләре ифрат та күңелле иде.

– Син кайда эшлисен, Гайшә? Өчпочмакларың оста пешекченекеннән бер дә ким түгел. Әллә икътисадчы һөнәрен алыштырдыңмы?

– Диплом алгач, Фәннәр академиясенә юллама белән килгән идем, шунда эшлим әлеге көнгә кадәр.

– О-о, син зур кеше икәнсең, белмәгән идем. Рәдиф тә белмәгәндер, исән чагында бер дә сөйләнмәде.

– Исән чагында?! Ул да... юкмыни?

– Әйе, биш ел була быел, диңгездәге каберенә чәчкә салырга, дога кылырга китеп барам.

– ...

– Ә син ял итәргә барасыңмы?

– Юк, мин конференциягә.

Фәннәр докторы, профессор буларак чыгышым барлыгын әйтеп тормадым – Рәдифнең үлемен ишеткәч, болар барысы да арткы планга чыкты. Бераз сөйләшми бардык. Тынлыкны Ризәлә бозды.

– Рәдиф белән өйләнешүебезне күбрәк аның әнисе теләде. Гомер буе күршеләр булып яшәгәч, алар – безне, без аларны яхшы белә идек. Рәдиф, укуын тәмамлагач, авылга кайтып, баш зоотехник вазыйфасында эшли башлады. Мин ул вакытта колхозның комсомол оешмасы секратаре. Кичләрен бергә клубка чыктык, бергә кайттык. Беркөнне Рәдиф кинодан кайтканда: “Әни сине чакырган иде, йомышы бар, бугай”, – дип үзләренә чакырды. “Соң бит, иртәгә керермен”, – дисәм дә, ай-ваема карамый, алып кереп китте. Ишек ачылуга, аяк астыма булачак кайнанам ап-ак мендәр ташлады.

Боларны сөйләгәндә Ризәләнең йөзләре алсуланып китте. Димәк, Рәдифне беркайчан да яратуыннан туктамаган. Миңа оят булып китте. Аның янында кулга-кул тотынышып, бер-беребезгә сыенышып йөргәндә, ничек йөрәге ярылмады икән? Юк, Рәдиф минем яшьлек мавыгуым гына булгандыр, чын мәхәббәт булса, мин аның өчен көрәшкән булыр идем. Тик шулай да йөрәкнең бер почмагында аның үз урыны бар дисәм, бу һич кенә дә ялган түгел. Беренчеләр онытылмавы, бәлки, гаеп тә түгелдер?

– Әллә кайнанамның рәнҗеше тотты аны? Алай дисәң, үз балаңа рәнҗемиләр дип әйтәләр.

Бу сүзләр мине сискәндереп җибәрде.

– Авыр булса, сөйләмә, үзеңдә генә калсын. Сөйләгән саен яралар уңмый, яңара гына.

– И Гайшә, хәзер сөйләсәң дә, сөйләмәсәң дә, үткәннәрне кайтарып булмый, терсәкне кемнең тешләгәнен күргәнең бар?

– Матур гына яшәп киттек. Рәдиф абыйсының үлеменнән соң икенче кешегә әйләнгәнен үзең дә беләсең. Ләкин мин шаян, җор телле, бер басасы урынга биш баса торган Рәдифне дә, уйчан, авызыннан сүзне тартып алырдай Рәдифне дә бер үк төрле яраттым. Мин аны икегә бүләлмәдем, гәрчә башкалар шулай итсә дә. Күңел бер боз булып катса, эреми икән ул. Азаккы көннәренә кадәр шулай булып калды. Саран гына елмаючан, кырыс әти иде. Бер тапкыр: “Үлгән артыннан үлеп булмый, Фидратның үлемендә синең бер гаебең дә юк, балаларга әз генә булса да йомшаграк бул”, – дидем. “Бар, әле ничек кенә бар!” – диде дә, үксеп елап җибәрде. Ир-атның елаганын мин беренче тапкыр шунда күрдем.

– Әгәр дә мин абыйны: “Гайшәне авылга алып кил”, – дип чыгарып җибәрмәгән булсам, бәлки ул... ул исән дә булыр иде!

– Ничек?!

– Минем правам юк иде, шуңа ул урман аша гына туры юлдан күрше районга китте. Исеңдәме? Син: “Эх, бүген бездә аулак, Гайшәгә хат язып салмаганмын, бәлки, килгән дә булыр иде”, – дигәнең.

– Исемдә булмыйча! Шаярып кына әйткән идем бит, синең килмәсеңне белә идем ич. Ә алар безгә сюрприз эшләмәкче булганнар... Азагын беләсең.

– Димәк, Рәдиф абыйсының үлемен минем белән дә бәйләгән булган, шуңа мөнәсәбәтләребезне бетерүне кулайрак күргән.

– Юктыр. Алай уйласа, мин дә ниндидер дәрәҗәдә кагылышлы булып чыгам бит бу үлемгә. Ул бары үзен гаепләде.

Поезд, хәрәкәтен әкренәйтеп, туктый башлады. Без егерме минутка тукталган станциядә тышка чыгып, һава алыштырып кердек. “Хатын-кыз буларак бәхетле булдыңмы, Ризәлә?” – дип бик сорыйсым килсә дә, тыелып калдым. Язмышына тормыш иптәшен югалту сынавы төшкән кешегә мондый сорау бирү рәхимсезлек булыр иде. Чәйләп алганнан соң, Ризәлә сүзен дәвам итте.

– Без башта төп йортта тордык. Балалар икесе дә мәктәптә укырга төшкәч, Рәдифне районга эшкә чакырдылар. Ярты ел дигәндә ике бүлмәле фатир да бирделәр. Өч буй җиткән каенсеңелле йорттан чыгып китү миңа да күңелле булды. Дөрес, йортлары зур иде. Мин килен булып төшкәч, алты почмаклы өйгә тагын бер дүрт почмак өстәделәр. Янәсе, бергә торачакбыз, кысык булмасын. Еллар уза торды, ялан кадәр йорт та бер көн килеп, буп-буш калды. Сеңелләре кияүгә чыгып, үз тормышларын корды, кайнатай вафат булды. Кайнанай да яшәрергә таба бармады, җитмәсә, шикәр чире таптылар. Чире башланган елларда үзе генә яши алды әле, без чиратлашып кайтып йөрдек. Тик бераздан ике аягын да кисәргә диделәр. Дәваханәдән аны шәфкать туташы булып эшләгән кызы алып кайтты. Әнинең кабат йортка кайтып яшәмәсен аңлагач, Рәдиф йортны сату турында сүз чыгарды. Кайнана ризалашмады. “Мин үлгәч, сатырсыз” – диде. Тик без юлга чыгар алдыннан, Рәдиф аның белән кабат сөйләшеп, ризалыгын алып чыкты. “Сеңелләреңә дә өлешләрен бирергә онытма”, – дип кычкырып калды ишек артыннан кайнана. “Аларга бүген акча кирәкми, соңрак карарбыз”, – дип үзалдына мыгырданды Рәдиф. Исән чагында әни әллә ничә тапкыр бу турыда сүз кузгатса да: “Акча юк, булганы йортка кереп бетеп бара”, – дип җаваплады. Берничә тапкыр: “Ялга дип җыйган акчаны бирик”, – дип карасам да: “Кысылма, синең эшең түгел, үзем белермен”, – дип кенә җикеренде.

Кара диңгез буендагы ял йортына килеп урнашканда, караңгы төшә башлаган иде. Рәдиф: “Сез әйберләрне урнаштырганчы йөзеп керим”, – дип чыгып китте. Һәм шул китүдән суга төшкән кебек, юк булды.

– Суга батып үлдемени?

– Бүгенгә кадәр белмибез. Үле гәүдәсен табалмадылар. Яр буенда салып калдырылган күлмәк-чалбарын гына кайтарып бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тормышчан тирән әсәрең,Люция! Бик зур Рәхмәт! Бик күпләр артка карап, мөмкин булган ялгышларын төзәтеп ,алда барган юлларын воҗдан кушканча үтәргә булышыр бу әсәр.Уңышлар сезгә! Шушы шигъри юлларым сезнең әсәр,сезнең җимешегез.Язып үтәм,бәлки кемгә булса да уйланырга булышыр! Үткән гонаһ арттан куып килә, Бәхилләтеп әгәр үтмәсәң, Кеше күрмәс диеп тынычланма, Вакыт бар бит әле ,үлмәсәң... Алла күрә,ул барысын белә, Сынап бирә үтәр вакытын. Һәркемнең дә мөмкинлеге була, Төзәтергә тормыш ялгышын!!! Укыдыңмы менә бу әсәрне..? Уйландыңмы үткән гомерең..? Җай тап төзәтергә гаебеңне... Үтә күңелеңнең гозерен!.! Онытылмый үткән ялгышлар,юк, Тик аклану белән җабабыз... Беркем белмәсә дә үзебез бит, Җаныбызга урын тапмабыз..!!! 31.07.2019 ел. Лилия Мурадова.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч, бик ошады

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бер сулышта укып та чыктым . Бик яхшы язылган . Бэлки ул . икенче киемнэр алган булгандыр , запаска . Акчасы бар . Яшэп ятадыр берэр ж,ирдэ диеп уйлап куйдым . Люция ханыма ун.ышлар телим Сезнен, иж,атыгыз . кун.елдэге болытларны куып , кояш кебек ж,анны ж,ылыта . Рэхмэт !!! Нэфисэ , Чилэбе .

        • аватар Без имени

          0

          0

          Фәһемле тарих. Тел бик матур. Уйландыра.

          Хәзер укыйлар