Логотип
Проза

Рәхмәт, әнием!

Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...

Аның ирен үтереп ташладылар.
Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар...
Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар. Кемдер милициягә хәбәр иткән. Ә алар телсез-аңсыз гәүдәне хастаханәгә түгел,  айныткычка илткәннәр. Айныткычның салкын ятагында озын көн буе аунап, инде ярдәм итеп булмас дәрәҗәгә җиткәч, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып хастаханәгә озатканнар...
Җентекләп сорарга башына да килмәде ул вакытта Сәйденурның. Башына килү түгел, үзе дә ушсыз калды ич ул. Күз аллары караңгыланып, төпсез упкынга тәгәрәде. И китте, и китте төшеп, кая кадәр очар иде, белмим, ниндидер тавышка сискәнеп күзен ачты.
Хәер, күзләрен йомган иде микән соң ул? Йоммаган булса, ничек итеп каршында басып торган ак халатлы хатынны күрмәгән?..
Сөйләшүче Сәйденурга урындык тәкъдим итте. Аннан соң гына, аның йөзендәге һәр хәрәкәткә текәлеп, салмак кына сүз башлады. 
– Безгә китергәндә ирегезнең исән калуына өмет юк иде инде. Башын тота алмый, утыртсаң авып китә. Аңына килгәндә фамилиясен сорыйбыз, нәрсәдер әйтергә тырыша да тагын телсез кала...
Сәйденур да урындыгыннан егыла башлады бугай. Аны җилкәсеннән тотып алдылар, су эчерделәр, суга кушып ак сәдәф каптырдылар. Сәйденур исен җыеп, табибтан иренең гәүдәсен күрсәтүләрен үтенмәкче булды. Ләкин, ни гаҗәп, ул моңа кадәр күрмәгән ханым белән бүлмәдә икәү генә калганнар булып чыкты. Су эчергән  ханым  кая киткән соң? Кулы  йомшак, үзе дә бик мәрхәмәтле  кебек ич ул...
...Сәйденур иренең үле хәбәрен әле генә ишеткәндәй сикереп торды. Ашыгып: 
– Кайсы палатада ул? Ирем кайсы палатада ята? – дип сорады. Ханым исә, аның соравына җилкәсен сикертеп, «белмим» диюдән узмады.
Аның аңында фәкать бер җөмлә бөтерелде: исән калуына өмет юк иде, өмет юк иде, юк иде... Сәйденур бу сүзләргә ышанмады. Мөмкин түгел. Ничек инде? Ул бит аны кичә иртән генә шау таза килеш эшкә озатты...
Коридор буйлап шәфкать туташын эзләп китте ул. Шәфкать туташы аның соравын ишетүгә, күзләрен тартмасындагы даруларына юнәлтеп: 
– Әнә исемлектән карагыз, мин сменаны әле яңа кабул иттем, кайсы палатада кем ятканын белмим, — диде.
Сәйденур стенага беркетелгән ленолиум кисәгенә акбур белән язылган исемлекне укый башлады. Хафизов — 8 палата. Менә ич, палатада  ята ич. Сәйденур, иренең шунда булуына һич шикләнмичә, каршы яктагы сигезенче палатага ашыкты. Палатада ике як стена буйлап байтак күп караватлар тезелгән, берничәсендә авырулар да ята иде.
– Хафизовның ятагы кайсысы? – дип сорады Сәйденур, иренең биредә юклыгын аермачык күрсә дә.
– Кем? Теге төнлә үлгән кешене сорыйсызмы? – диде чалкан яткан ир.
– Кайчан үлде? Ничек үлде?
– Ник, төнге уникедә медсестра чираттагы уколны  кадагач, көзән җыерган кебек кыланды да, үлде дә китте.
– Да-а, нык кыйналган иде егет, – диде икенчесе, торып утырып. – Ә сез кеме буласыз соң?
– Хатыны.
– Йё-моё, нинди яшь!.. Ул аңына килепме, саташыпмы, байтак кына исемнәр дә санады инде дә...
– Нинди исемнәр? Сәйденур дидеме?
– Белмим, сеңлем. Татарча исемнәрне истә калдыру авыр миңа. Тик бер генә исем атамады ул.
– Ул кайда соң хәзер? – диде Сәйденур, берәр өметле сүз ишетмәмме дигәндәй як-ягына каранып.
– Коридорга алып чыгып киттеләр, – диде, сүзгә кушылган икенче авыру.
Сәйденур саубуллашып та тормыйча коридорга ташланды. Коридорда ятучылар күренми иде. Ул тагын шәфкать туташы янына йөгерде. 
– Хафизов Ислам кайда? Хафизов Ислам... Аны коридорга алып чыгып куйганнар бит.
– Табибтан белешегез. Әйтәм ич, мин эшкә әле генә килдем, – диде кыз, битараф тавыш белән.
Сәйденур тагын дәвалаучы табиб бүлмәсенә керде. Ак халатлы ирнең йөзен ныклап хәтерендә калдыра алмаган икән. Бары тик бер кулын гел кесәсендә тотуыннан гына, бая сөйләшкән кеше шушыдыр, мөгаен, дип гоманлады һәм каршына ук килеп басты.
Табиб аңа утырырга кушты. Тынычланырга, киләчәктә нык булырга кирәклеген дә искәртте бугай. Тагын ниләр сөйләде, белмим. Әмма иренең гәүдәсен күрү мөмкинлеге юклыгын аңлады Сәйденур. Аннан соң үлекләр яткан салкын подвал ачкычы да алар кулында түгел, имеш. Бәйрәм вакытында морг, гомумән, эшләми икән. Өч көннән соң гына машина белән килеп, иренең гәүдәсен алып китәргә ярый... Табибның бертуктаусыз ачылып-ябылып торган авызыннан Сәйденурның башына әнә шулар барып җитте.
– Үзегез генә кайта аласызмы? – дип сорады каршында басып торган хатын-кыз.
– Кайтам, – диде Сәйденур.
Әмма ничек кайта? Өйләре кайсы якта – болар берсе дә аның аңында да, гамендә дә юк иде. Ул коридорга чыкты.  Ярый  әле  ишек янында күзләре яшь белән капланган энесе көтеп тора иде.
– Апа... – дип, кочаклап алды ул аны. Аннан, өзек-өзек сүзләр белән: – Җизни... Исемлекне элеп куйганнар... Ятим калдыгыз бит, апа!.. – диде. Янә эчке бер сулкылдавын басарга тырышып: – Таяныр кешем юк, димә, апам! Үзем исән чагында ташламам мин сезне! – дип өстәде. Һәм, апасын култыклап, дару исе сеңгән хастаханәдән табигатьнең җиләс җилле салкынча һавасына алып чыкты.
Көн болытлы иде.
Авырлыгын энесенең нык беләгенә салып баскычтан төшкәндә энесенә түгел, әнисенә рәхмәт әйтәсе килде Сәйденурның. Әле кызының хәсрәте турында берни белмәгән газиз әнисенә. Бу көтелмәгәнчә серле, явыз кешеләр  арасына ялгыз бала итеп түгел, таяныр туганлы, терәкле итеп тудырган бит аны әнисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар