Логотип
Проза

​Һәр таңның киче бар

Кылны кырыкка ярырдай вакытта туктамый “җырлаган” телефонны өзгәләп атардай булып кулына алган Камил, сеңелесенең тавышын ишетеп:

 – Вакытым юк, соңрак яме, Тәнзилә,  –  диеп басып куйган иде дә, берничә секунд үтүгә тагын телефоны Салават тавышы белән өзгәләнә башлагач, алырга мәҗбүр булды.  Кем белә бит дөньясын, бәлки, берәр җитди хәл булгандыр. 
 –  Әйе, сөйлә тизрәк, ни булды? Чынлап әйтәм, тамчы да вакытым юк. 
 –  Исәнмесез, Камил абый, сез мине белмисез. . . 
 –  Тәнзилә, уйнап утырма инде, шаярып торыр вакытым түгел,  –  гадәттә сеңелләре өчен сабырлык үрнәге булган Камилнең ачуы кабара башлады.  Бүгенге көнгә билгеләнгән эшенең яртысы да эшләнелмәгән. Соңгы проект аеруча күп энергия ала торган нәрсә булды; җитмәсә, босс ашыктыра.  Һәр нерв җепселе киерелеп тартылган, бер кирәкмәгән сүз, берәр кыек караш –  ул инде үзенең дөртләп кабыначагын сизә.  –  Җитди сүзең булса әйт, булмаса, кичкә таба сөйләшербез. 
 –  Минем исемем Рәфидә. Зинһар, куя күрмәгез телефонны. Безгә очрашып сөйләшергә кирәк, Камил абый.  Бу – миңа бик кирәк.  – Телефонның теге ягындагы Тәнзилә тавышы ашыга – ашыга әлеге сүзләрне әйтте дә туктап калды. 
 –  Нинди Рәфидә? Тәнзилә, яшең иллегә җитә, акылыңны майламаган да. . . 
 –  Ышаныгыз инде миңа.  Мин Тәнзилә түгел.  Чынлап әйтәм.  Мин сезнең сеңелегез Рәфидә. Бу турыда мин үзем дә күптән түгел генә белдем. Безнең әтиләр уртак, Камил абый.  Очрашкач, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләрмен. 

Ишеткәннәренең чын булуына әле тулысынча ышанып җитә алмаса да, Камил, “яңа сеңелесен” кичке сигезләргә үзләренең офисыннан ерак булмаган кафега чакырды да телефонны куйды. 

Әле генә сызымнар, саннар белән тулы башында бер-бер артлы сораулар биешә башлады.  Дөрес хәл микәнни? Тагын бер сеңелме? Ничә яшьтә икән? Әтисенең кайчангы мәхәббәт җимеше? Инде әтисе үлгәнгә дә дистә елга якын үткән.  Ни өчен менә хәзер генә табылган әле ул сеңел? Ни кирәк аңа миннән?

Ә бит тавышы нәкъ Тәнзиләнеке кебек. Кече сеңелесе Рәшидәнең тавышы йомшаграк, тоныграк.  Үзе дә холкы белән әниләренә охшап тыныч, басынкы.  Ә Тәнзилә – башка.  Кечкенәдән ут борчасы иде: кысылмаган җире, кермәгән тишеге юк. Тавыш та зур бер гаскәрне үрә катырырлык –  көр, яңгыравык.  Хәрби булып китсә, котыңны табан астына күчерерлек тавыш биргән аңа Ходай.  Камил көлемсерәп куйды.  Күз алдына хәрби киемле сеңелесе һәм суларга да куркып басып торучы рәт-рәт тезелгән гаскәр килде.  Ачуланган чагында тавышын аз гына күтәрә төшсә дә, өстеңә шыбыр-шыбыр металл кыйпылчыклары коелыр төсле.  Юк, кургашын ядрәләр...  Усал сеңелесе, чая усал.  Үз көенә ирен генә түгел, тирә – юнендәге барысын да биетерлек көчкә ия булган үткен, буйсындыручан холыклы сеңелкәше.  Аның командир тавышын башка беркемнеке белән дә бутау мөмкин түгел.  Тагын кайдадыр Тәнзиләнең нәкъ шундый ук күчерелмәсе бар микәнни? Ай-яй...  берәү дә җиткән иде. . . 

Хәер, шат күңелле чагында сеңелесенең тавышы бөтенләй башка төсмерләр ала.  Үз алдына нидер көйләп йөри башласа, ария җырлаучылар читтә торсын: Ходай бирсә дә биргән бит тавышны диярлек.  Тавышы әллә нинди җете төсләр белән үрелеп куера, сихерли.  Борылмаларына алып кереп адаштыра. 

Камил үз-үзен кулга алды да проект эшенә тотынды.  Һәр нәрсәнең үз вакыты.  Ачыласы серләр ачыла инде ул.  Димәк, вакыты җиткән. Ә хәзергә  – проект, проект һәм тагын бер тапкыр проект! Эшләргә, эшләргә һәм эшләргә!


***
Ишектән керә – керешкә хатынының аптыраулы – сагаюлы карашын күргәч кенә Кимил телефонын сүндереп куюын, хатынын соңарып кайтуы турында кисәтергә онытуын исенә төшерде. 

 – Гафу – гафу, җан кисәгем, мең гафу! – ул өстеннән салды да диванга аякларын бөкләп менеп утырган хатынын үбеп алды.  – Нигә йокламыйсың? Соң бит инде. 
 –  Сине көтәм, җанкисәк! – тавышы бераз үпкәле чыкты хатынының.  – Ник телефоның “недоступен” иде?
 –  Яңа сеңелкәшле булдым әле мин.  Тукта, юынып алыйм инде, аннары сөйләрмен, яме. 

Ир юыну бүлмәсенә юнәлде.  Йөрешеннән үк хәләленең арыганын сизеп торган Гөлчәчәк артыгын чәпчемәскә булды.  Сулга чабулап йөри торган кеше түгел, монысына иманы камил.  Соңарган икән, димәк, сәбәбе булган.  “Яңа сеңелкәш” дигәненә дә әллә ни аптырамады ул, кайнатай булган кешенең үзе исән чагында ук “табылган” бер баласы булуын белә иде инде, соңгы елларда хатын – кызга карата артык игътибарлы булып китүен дә белә.  Элегрәк тагын да дәртлерәк булгандыр, күрәсең.  Хатын көлемсерәп куйды да оебрак киткән аякларын сузып җибәрде. Әвем базына барып кайтыр чак җиткән икән, бөтен тәнен йокы исереклеге биләгән.  Ул, назланып кына киерелеп куйды да күзләрен йомды.  Аз гына ятып торам да... Камилгә чәйне кайнарлатасы бар. . .  хәзер. 

Ире йокы бүлмәсенә күтәреп барганда уянып китте ул.  Маңгаеннан үбеп алды бугай ире. 

 – Йокыга киткәнменмени? Синең ашыйсың киләдер бит инде...
 – Минем хәзер сине генә ашыйсым килә,  –  дип пышылдады юынып, тамагын туйдырып алган ир. Хатынының җанга якын исе, кайнар тәненең якынлыгы ару – талуын оныттырып җибәргән иде.  Ир аны җайлап кына караватка салды да күпме тапкырлар өйрәнеп тә тәмен югалтмаган “утравын” өйрәнергә кереште.  “Серле утравым син” дип әйтергә ярата ул хатынына мондый мизгелләрдә.  Ул утрауның кечкенә генә калкулыклары да, йомшак хәтфәле аланнары да, кайчан уянасын белмәгән янартаулары да – бар да ир галиҗәнаплары гына ачарга тиешле серне яшергән кебек.  Аның бармак очларына күңеленең сәгадәт бакчасыннан күчкән наз иркә хатынның йокысын качырды, ул да сөю әверелешләренең һәр мизгелен җаны –  тәне белән кичереп, ир-хатын якынлыгының ләззәтенә бирелде. Йокы бүлмәсенең пәрдә ярыгыннан карап торган ай нуры җирдәгеләрнең бәхетле дә була алуларына сөенечен яшерә алмыйча, балкышын тагын да арттыра төште бугай.  Мең мәшәкатьле көннең татлы төнгә тоташуы бар авырлыкларны оныттырды, киметте, эретте. 

 –  Йә, сөйлә инде, нинди сеңел ул тагын? –  дип сорады Гөлчәчәк-гөлкәй, иренең куеныныннан шуып чыгып, бераз тын алгач. 
 –  Тәнзилә белән Рәшидә арасында тагын бер сеңелебез бар икән.  Озакламый әтигә “герой – ата” исеме бирерлек җыелабыз бугай инде. 
 –  Әни өстеннән йөргән булып чыгамы, әллә бер төндә ясалган җимешме?
 –  Бер генә төнге булмаган ул очрашулар.  Миңа тотыныбрак ят, егылып төшмә: энекәш тә бар әле анда. 

Гадәттә, яңалыклар, гайбәт –  хәбәрләргә бик егылып китмәгән хатынның бу юлы гаҗәпләнүдән күзләре түгәрәкләнде бугай:
 – Ничава себееее...  –  дип сузды ул, һәм терсәгенә таянып, ире ягына борылды.  – Әтиеңнәнме, чынлап та шулай микән?
 –  Шулай булырга тиеш.  Бергә төшкән фотоларын да күрсәтте сеңелкәш. 
 –  Исеме ничек?
 –  Сеңел –  Рәфидә исемле.  Энекәш Марс, ди. 
 –  Матурмы?
 –  Рәфидәме? Тәнзиләгә охшаган.  Суйган да каплаган инде. Аңардан аз гына җыйнаграктыр, бәлки.  Тавышына кадәр охшаган, күз алдына китерәсеңме?
 –  Карале, ул вакытта әтигә утызлар тирәсе буламы инде? Әни дә яшь ич әле.  Утызы да тулмаган.  Кулында ике бала.  Әллә өч үкме?
 –  Марс безнең Рәшидәдән берничә айга гына соңрак туган булып чыга.  Әхәт тумаган булган әле ул вакытта. 
 –  Минем чамалар була икән.  Рәттән тапкан икән ул хатын да. Гаиләсе булуын белгәндер инде? Безнең шәһәр зур түгел ич.  Әни дә белде микән көндәше булуын?
 – Әни белми бугай ул әтинең бу хатыны белән балалары турында.  Миңа сөйләгәннәре арасында боларын телгә алганы булмады.  – Камил, хатынын кочагына тартып китерде дә үбеп алды.  – Әйдә, йоклыйбыз, яме.  Калганын иртәгә сөйләп бетерермен.  Бик буталчык хәл бу.  Әтинең шул кыланмышлары Әхәт белән миңа тау-тау комплекслар өеп калдырды инде болай да.  Һаман арынып бетеп булмый.  Мин бит хәзер хатын-кызлар белән сөйләшеп торырга да куркам. Әти геннары уйный башлар кебек, аллам сакласын.  Акка кара тиз йога, диләр бит. 
 –  Әле син чит хатыннар белән сөйләшеп торасыңмыни? Әйдә-әйдә, дәвам ит,  –  дип Гөлчәчәк прокурор рәвешенә керергә маташкан иде дә, дәвам итәргә чамасы калмады.  Иреннәренең татлы ширбәтен инде тансыкларга да өлгергән ир солтаны аларны үз кодрәтенә буйсындырып әсир итте. 


***
Кечкенә шәһәрнең үз матурлыгы шул.  Офыкта иренеп кенә нарасый кояш чыгып килә.  Таңның беренче нурлары зирәк, өрәңге агачларына күмелеп утырган шәһәр урамнарын сәламләүгә, җырчы кошлар уяна башлый.  Зур шәһәрләрдә тәүлек буена дәвам иткән машиналар ыгы – зыгысы юк монда.  Камилләр кебек шәһәр читендә үз йортың белән яшәсәң, бигрәк тә тыныч.  Берничә сәгатьтән шәһәр дә уяныр инде, үзенең гадәти тормыш ритмына күчәр.  Иртәнге якта бер-берсен уздырып чутылдашкан кошлар да тынар. 

Ир гадәттәгедән дә иртәрәк уянды әле бүген.  Алмагачлар эчендә утырган, әле нарат исе дә бетәргә өлгермәгән яңа өенең җанга рәхәт һавасын күкрәк тутырып сулап алды.  Янәшәдә тигез генә мышнап йоклап яткан хатынына күз төшерде.  Дулкынланып торган озын чәчләре бизәкле мендәр өстенә таралган, йөзендә нарасый балаларда гына була торган мөлаем тынычлык.  Матур төш күрә бугай, иреннәре елмаерга дип талпынып – талпынып ала.  Сөйкемле сөяге бар аның гөлкәенең.  Олыгаебрак өйләнде ул,

Гөлчәчәк – гөлкәен үстереп алды дисәң дә була. Әтисе аның яшендә инде өч – дүрт бала атасы булган.  Хәер, өлгерде лә. Камилнекеләр дә өчәү. Әле менә балаларның кайсын авылга, кайсын лагерьга илтеп, атна-ун көн аулак өйдә яшәп ятулары. 

Эченнән генә көн башланганда укый торган догасын кабатлады Камил.  Туар көннең иминлеген, гаиләсе, туганнарының сәламәт, эшләренең уңышлы булуын теләде. Күңелендә гел догалар йөртсә дә, намазга басарга нигәдер тыела әле һаман.  Бик вакыт та бит. . . 

Торып китсә, кыштыр – кыштыр йөреп хатынын уятудан куркып, бераз гына сабыр итәргә булды.  Ял итеп уянган зиһене узган көн хәл – әхвәлләрен барларга кереште. 

Баш күтәрми эшләсә – эшләде, проектын тәмамлады ул кичә.  Соңгы саннарны чыгарып бетергәндә, сәгать телләре сигезенче яртыны күрсәтә иде.  Телефоннан сөйләшүне башыннан чыгарып торган булса да, эше тәмамлану белән янә Тәнзиләнекенә охшаган тавыш иясе, аның белән булачак очрашу уе йөрәген тынычсызландыра башлады.  Их, әти, әти! Үзең китсәң дә, бу җирдә булып киткәнлегеңнең тамгалары гел табыла тора.  Ат аунаган җирдә төк кала ул.  Әнине рәнҗеткән шикелле, тагын берәүне рәнҗетеп киттең микәнни? Ни җитмәде сиңа? Дәртеңне тыя алмадыңмы? Наз җитмәдеме? Әни корырак шул безнең. Эш дигәндә батыр да, өлгер дә үзе.  Йортны да менә дигән итеп алып бара.  Кулларыннан гөлләр тама диләр бугай аның кебекләр турында. Хатын буларак ярамадымы икән? Мәчегә дә йомшак кул кирәк шул.  Ир затының кайсысы салкын кочаклы хатынга риза булып торыр икән? Күңел дигән нәрсә бар бит әле.  Күңел! Белемең дүрт сыйныф кына булса да, күңел сандыгыңда ниләр барын кем белеп бетергән?! Ир уртасы булып та аңлап бетерәлмим әле мин сине.  Ир җенесеннән булып та.  Әни синең уҗымга чыккалавыңны белү белән кырт кисеп араны өзгән иде.  Ир бирмәк –  җан бирмәк, дип ябышмады ул сиңа.  Җаннарыгыз берекмәгән булды микәнни? Синең җир куенына керүеңә дә ун ел була инде озакламый.  Әни, аллага шөкер, сиксәнен тутырып килә.  Ә теге хатының исән микән?. . 

Ир арыган күзләрен угалап алды да ишеккә юнәлде.  Көттерү ярамас. 

Кафеда кеше берән-сәрән генә булып, Рәфидә булырга тиешлесе юк иде әле.  Өстәлләр артында утырган кешеләр арасыннан яше буенча туры килерлек хатын – кызны күрмәде ул.  Камил тәрәзә кырыенда торган буш өстәл янына килеп утырды да, талгын гына уйнаган саксофон моңы астында кергән – чыкканнарны күзәтә башлады.  Биш минутлар үткәндер, ишектән эчкә узган ханымны күрүгә, ирнең йөрәге дертләп куйды.  Бу – ул иде! Сеңелесе Тәнзиләнең оста күчерелмәсе булган хатын-кыз заты.  Шул ук озынча аксыл йөз, кыйгачланып торган кашлар, төз борын! Шул ук зифа буй-сын.  Юк икән, Тәнзиләләре соңгы елларда бераз тулылана төште, ә бу ханым әле зифалыгын югалтмаган.  Иң сәере: ханым ирне күрүгә, ышанычы адымнар белән аңа таба атлады. 

 – Хәерле кич, Камил абый! Сез дә әтигә охшаган шул...  – дип, Рәфидә (нәкъ Тәнзилә тавышы белән!) каршы як урындыкка килеп утырды.  Өстенә кигән зәңгәрсу күлмәге, тиешенчә каралган чәче – башы, ясаткан тырнаклары –  бар да зәвыгының әйбәтлеге турында кычкырып тора. 

Камил бер мәлгә каушап калды.  Сүзне нидән башларга белми аптырады.  Ханым чибәр иде.  Ханым-сеңелдә атасының чалымнары иде.  “Сез, чынлап та, әтинең кызымы, минем сеңелемме?” дигән әзер сорауны биреп тору ахмаклык булыр иде.  Шөкер, Рәфидә аталарының үткенлеген дә алган булып чыкты. 

 – Аптырадыгыз инде сез, Камил абый.  Мин дә аптырар идем.  Уйламаган – көтмәгәндә тупырдап килеп төшсен әле туганнар.  Туганнар дим, чөнки әле минем энем Марс та бар.  Бүген килә алмады әле, ул башка шәһәрдә яши.  Соңрак таныштырырмын,  –  Рәфидә, тавышының көмеш аккордларын яңгыратып көлеп җибәрде. 
 –  Әйдәгез, без берәр нәрсә алыйк әле капкаларга.  Аннары мин сезгә барысын да сөйләрмен. 

Ир, беренче мизгелләрнең шок халәтеннән чыгып, менюдан Рәфидә сайлаган ризыкларны китертте.  Көне буе авызына бер тәгам дә капмаганлыгын исенә төшерде.  Менә сиңа мә! Эш атына әйләнгән, чистый. 

Бераз тамак ялгап алгач, Рәфидә шифалы су йоткалый-йоткалый, сүзгә кереште:
 – Әни исән – сау әле безнең, аллага шөкер.  Җитмешкә якынлаша инде.  Сезнең хакта моннан берничә ел элек сөйләгән иде ул.  Бервакыт каты гына чирләп китте.  Әҗәлем җиткәнче әйтеп калыйм, мин сөйләмәсәм, сөйләүче булмас, дип ачылуы булгандыр.  Сезнең белән яшәмәгән икән әтиегез соңгы елларда, шулаймы?
 – Әйе шул.  Әти соңгы елларын бер марҗа карчыгы янында үткәрде.  Безнең янга кайтмады.  Кайтса да, әни кертмәс иде, мөгаен.  Хәмергә тартылып киткән, диделәр.  Кем белгән инде, хәмер күзен томалап, акылын алганмы, әллә марҗа хатыны акылын алган да хәмер белән дуслаштырганмы? Аларның яшәү рәвеше шул зәхмәтле суга корылган ич.  Безгә хөкемдар булу хокукы бирелмәгән.  Беркем дә хатадан хали түгел. 
 –  Камил абый, сез чын күңелегездән шулай дисезме? Гаепләмисезме әтиегезне? –  Рәфидәнең күз алмалары зураеп, аптыравы йөзенә чыкты:  – Әтиебезне? Гаепләмисезме бер дә?

Ир көрсенеп куйды. 

 – Узды инде.  Бик үртәлеп, гарьләнеп йөргән чаклар бар иде.  Урыслар әйтмешли, бог ему судья.  Бер әшәке кунакның кыланмышларына түзә алмыйча өйләреннән куып чыгарган хуҗаларга, имеш, алла болай ди: “Мин аңа гомер буе түзәм, ә сез бер көнгә чыдамадыгыз”.  Әтинең күңел дөньясында ниләр булганлыгын белмибез лә без.  Кеше бер дә юктан уңган – булган хатынын, әле тормышка ныклап аяк басарга да өлгермәгән балаларын калдырып, ярымсәрхүш марҗа янына китеп, гомерен чикләми бит инде.  Без гаепләүдән ни мәгънә хәзер? Асылын белми кешегә гаеп атудан сакланырга кирәк.  Сеңелем...  –  Камил елмаеп куйды.  – Үзеннән соң сезне, безне калдырып киткән ул. 
 – Безнең тормыш фәлсәфәсе бер төрлерәк бугай, абый.  –  Рәфидә дә “абый” сүзенә басым ясап, каршыда утырган туганына карады.  Аның елмаюы мөлаем йөзен тагын да яктыртып җибәрде, арадагы киеренкелекнең эзе дә калмады.  – Без күрәсен кеше күрмәс.  Беркемне гаепләмә.  Ни генә булса да, ул синең юл.  Син сайлаган юл.  Бер хата җибәргәнсең икән, димәк, я шул юлың белән килеш, яки төзәт, башка юлга чык.  Тормышыңны үзгәртергә ихтыярың җитми икән, моңа синнән башка беркем дә гаепле түгел.  Хәтта син дә гаепле түгел! Син – ул алдагы көннәреңдә тупланган белемең, тормыш тәҗрибәң аша килгән уйларың җыелмасы.  Туачак көнгә бүләк дип карарга да була, Аллаһының җәзасы дип карарга да була.  Хаталарың булган икән, сабак ал да, алга атла.  Шатланып, сөенеп яшә. Шулайракмы, абый?
 – Шулайрак, сеңел! Болай фәлсәфәчегә әйләнергә иртәрәк түгелме соң әле сиңа?  –  Камилнең күзләрендә шаян очкыннар биешеп алды, ул яңа туганының үзенә торган саен ошый баруын сизде. 
 – Тормыш фәлсәфәче итә инде ул. Һөнәрем шундыйрак минем, аптырамагыз. 
 – Үзегез турында, әниең турында сөйлә әле. 
 – Әйе шул, читкәрәк тайпылдым бугай.  Беләсезме, миндә әнинең әтигә дип язган хатлары бар.  Гадел Кутуйдагыча.  “Тапшырылмаган хатлар”.  Мин сезгә аның иң беренчесен калдырыйм әле.  Шуннан барысы да аңлашыла. Кем ялгышкан, кайчан ялгышкан? Хәер, ялгышкан дип әйтеп буламы икән? Үзләре сайлаган юл.  Үзләре сайлаган язмыш.  “Язмыштан узмыш юк!” диеп уфтанган кешеләрне аңламыйм мин.  Күкләр тарафыннан язып куелган беренчел сценарийга төзәтмәләр кертү кешенең үзеннән тора.  Килешәсездер?
 – Дөресен әйткәндә, элегрәк мин дә шулай “узмыш юк” диебрәк йөри идем,  –  Камил каршында утырган туганына туры карап, көрсенеп куйды.  –  Моннан берничә ел элек бер акыллы гына хәзрәтнең язмаларын тыңларга туры килде.  Ул да син әйткән фикерләрне яклый.  Коръән аятьләреннән мисаллар китерә – китерә раслый торгач, минем катып калган фикерләрне дә какшатты бит чистый.  Ул, әлбәттә, күбрәк догалар укырга куша.  Догаларың белән, кылган гамәлләрең белән сиңа дип билгеләнгән бәла – афәтләрне чигертергә мөмкин, язмыш китабыңның сәхифәләренә төзәтмәләр кертү Аллаһе Тәгалә кулында, ди. 
 – Догалар –  уңай энергияле уйлар бит инде ул, Камил абый.  Яхшыга яхшы, яманга яман тартыла.  “Подобное к подобному”. 
 – Менә мин дә уйларымны үзгәртергә тырышкан көннән бирле, тормышымдагы үзгәрешләргә сөенеп бетә алмыйм.  Әтине дә кичердем.  Ә элегрәк миңа аңардан кабахәт кеше юк кебек тоела иде. Бөтен кеше безгә “Госманның балалары” дип кырын карый, аның пычрагы безгә ягылган, дип саный идем.  Әнине дә гаепли идем.  Яхшы хатыннан ир китми, имеш.  Бөтен дөньясына ачулы чакларым бар иде минем, сеңелкәш! Аллага шөкер, уздым мин ул юлны.  Хәзер артыма борылып карыйм да, никадәр еллар заяга узган, диеп уйлыйм. 
 – Шулай шул.  Күзләрне дә, колакларны да, телебезне дә яманнан сакларга кирәк.  Алар җаныбыз урнашкан йортның ишекләре, тәрәзәләре ич. 

Әйдәгез, Камил абый, бераз һава сулыйк әле.  Урамда бик рәхәт кич бүген.  Үзем турында да, энекәш турында да атлый – атлый сөйләрмен. 


***
Менә шулай көтмәгәндә генә сеңелле, энеле булып куйды ул.  Сумкага салып куйган хатны алып укысаң әйбәт булыр иде дә, гөлкәенең йокысы бик нәзберек: шылт иткән тавышка да уянырга тора. 

Камил тагын бераз тормый ятты.  Кичә булган хәлләрне кайта-кайта искә төшерде.  Елмаеп куйды.  Кан – кардәш булгангамы, әллә фикердәш булгангамы, бик тиз үз итте әле ул Рәфидәне.  Рәфидә сеңел.  Сеңелем Рәфидә. Хәтта Тәнзилә белән дә болай ачылып сөйләшкәне юк. Бергә тәгәрәп үссәләр дә, һәркемнең үз дөньясы. 

Сәгать алты тулып узды.  Ир, сак кына торып, юыну бүлмәсенә үтте дә тирә – ягына су чәчрәтә – чәчрәтә, пошкырына – пошкырына юынырга кереште.  Шул гадәтеннән һич арына алмый.  Баштарак хатыны ачулана да иде, соңрак “яхшы кешенең берәр җитешсезлеге була инде, әйеме, үрдәгем” дип төрттереп куйгаласа да, хәзер дәшми.  Кемдә нинди сәер гадәт булмас, барысына да илтифат итә башласаң, яшәргә өлгерми калырсың. 

Юынып чыккач, берәр чынаяк су гына эчеп алды да әтисенең үткәндәге серләрен яшергән хатны укырга кереште.  Инде тәмам саргаеп беткән куш биткә тезелгән тыгыз хәрефләр йөрәк тибешенең тигез ритмын бозарлык көчкә ия булуларын ул беренче юллардан ук аңлап алды. 

“ Кемгә сөйлим серләремне,
Йөрәгем ялкын кебек. . . 

Исәнме, Госманым! Сөекле ирем минем! Сине төрмәгә утыртканнан бирле үз – үземә урын таба алмый бәргәләнәнәм.  Бар да минем аркада булды бит.  Ичмасам, йөрәгем янулары турында сөйләп эч бушатырлык кешем дә юк янымда.  Бөтенесе мине син кыйнап имгәткән ирнең хатыны дип саный, жәлли.  Ул кабахәттән минем никадәр бизгәнне берсе дә белми шул. 

Хәер, исереп кайтып җәберләмәсә, бәлки, без синең белән бергә булмаган да булыр идек.  Бәлки, аңа рәхмәт тә әйтергә кирәктер әле.  Хәтерлисеңме ул көнне? Ул төнне? Безнең шәһәргә ниндидер йомыш белән килгән идең син.  Биредә авылдашыңа тукталган идең.  Ә ул авылдашың – минем ерак кардәшем иде.  Очраклы гына мин дә шунда туры килдем.  Сине күргәч, ничек сөенгәнемне белсәң икән! Мин бит сине уналты яшемнән бирле күңелемдә йөрткән тиле кыз идем.  Мин сезнең күршеләргә кунакка кайтып йөри идем. Армиядән кайткан чакларың.  Гөрнәдирдәй буй-сын, гайрәт, өздереп караулар! Син, әлбәттә, мине күрмәдең дә.  Госман дип өзелеп торган кыз-кыркын аз идемени ул чакта?Берничә елдан синең өйләнүең турында ишеттем.  Әле шуннан соң да көндәлегемә сиңа багышлап шигырьләр язудан туктамадым.  Мин беркайчан да кияүгә чыкмаячакмын, сине уйлап кына яшәячәкмен, имеш.  Аннары юлымда мине хатын итәчәк кеше очрады.  Бик төшенкелеккә бирелеп йөргән чагым иде. Төсе-кыяфәте ярыйсы гына, ярата алырмын кебек тоелды. 

Сине теге көнне туганнарымда күргәндә, мин өч елдан артык кияүдә булып, көнче ирнең бөтен кыланмышларын күрергә өлгергән идем инде.  Эчеп алса, көнчелеге чамадан аша, усал сүзләре белән җанны өтүдән узып, тәнемне дә изә иде.  Артык яшь һәм артык тәҗрибәсез идем әле мин ул вакытта.  Бүгенге акылым булса, әлбәттә, үземне яклауның чарасын табар идем.  Ә ул вакытта кемгә дә булса бу турыда сөйләргә курка идемме, ояла идемме, белмим.  Үземчә, горурлык булгандыр инде бу.  Бала булмауда да мине гаепли иде. 

Туганнарымнан кузгалганда кич иде инде.  Син озатып куярга булдың, хәтерлисеңме? Юк-бар нәрсәләр турында сөйләшә – сөйләшә кайттык та, мин хушлашып өйгә кердем.  Ирем төнге рейска чыгарга тиеш булып киткән иде, ни сәбәпледер рейсларын үзгәрткәннәр булып чыкты.  Дус-әшнәләре белән кәефләнеп өйгә кайтканда мине күрмәгәч, аның халәтен күз адына китерәсеңдер? Көнчелек –  йөрәк агуы, диләр бит.  Менә шул агу белән агуланып каршы алды ул мине.  Ничек итеп китереп сукканын, башыма төя-төя сорау алуларын сөйләп тормыйм инде.  Мин урамга атылып чыкканда, син безнең ишегалдыннан ерак булмаган эскәмиядә тәмәке тартып утыра

идең.  Калганын үзең беләсең.  Ерак туганыгыз булган бер карчыкның өенә алып баруыңны, кочагыңа алып мине юатырга тырышуыңны, минем илереп-илереп елавымны, аннары шашып – шашып сине үбүемне...  Боларын инде син беләсең.  Шуннан соң Рәфидә туды. Ир дигән кешем бераз тынычлана төште. Ул баланы үзенеке дип уйлый иде. 

Бик сирәк очрашсак та, мин элеккеге шикелле үк бәхетсез түгел идем.  Улыбыз туды. Балалар мәшәкате минем тормышымны бераз мәгънәлерәк итте.  Кайдадыр, янымда булмаса да, яраткан кешемнең булуы миңа көч бирә иде. Әгәр соңгы килүеңдә исерек кайтып буза куптарып яткан иргә тап булмасаң, мин бу хатны язып утырмас идем.  Кирәкми иде сиңа безнең арага керү.  Мин ияләнгән идем инде. Исерекне җайлау-көйләү серләренә дә өйрәнгән идем.  Хатын-кызга кул күтәрүне кабул итмәгән җаның бөтен тыюларны оныттырып җибәрде микән? Сине андый ярсу итеп беренче тапкыр күрдем.  Гөнаһ шомлыгына каршы, күршеләр милиция чакырган булып чыкты.  Бер ярсыган үгезне туктату мөмкин эшмени инде, кызган шәптән тәртип урнаштырырга килгән лейтенантка да эләкте. Ярыйсы ук эләккән иде. 

Эһ, сөйгәнем-сөйгәнем! Арысланым.  Хөр җаныңның иреген бугач, ничек түзәсең икән син анда?

Минем хакта, балалар хакында борчылма.  Без сине көтәбез.  Алар сине минем туганым дип белә бит.  “Госман абый ник килми?” дип тинтерәтәләр.  Килгән саен күчтәнәч ташып ияләндереп бетердең ич. 

Бүгенгә җитәр.  Исән-сау бул, бәгърем”. 

Гөлчәчәге уянып, сүзсез генә аның укып бетерүен көтеп утыра иде. Камил, тамак төбенә утырган төерне көч- хәл белән йотып җибәрде дә хатны хатынына сузды.  Вакыт-вакыт күтәрелеп киткән кашлары хатынының да көтелмәгән борылышларга сәерсенүен күрсәтә иде. 

 – Ни диярсең? –  диде инде тәмам уянып беткән хатын. 
 – “Любоф ест и будэт”!
 – Аңламадым?. . 
 –  Минем азәрбәйҗан танышым шулай дияргә ярата.  Мәхәббәт булса, шул җиткән, ди.  Бар нәрсәне тотып торучы көч мәхәббәт, ди. 

Гөлчәчәк карават янындагы кечкенә өстәлдән үрелеп кенә бер китапны алды да, бераз актарынып торгач, бер битен ачып, иренә сузды:

Ничә сүтеп, чәчләремне
Үрмәдең. 
Ничә үксеп, яшьләремне
Күрмәдең. 
Ничә китеп, үз – үзеңне
Алдадың. 
Ничә килеп, гомерлеккә
Калмадың. 
Ничә белеп, бүген генә
Аңладым:
Сихерләнгән алтын боҗра – 
Балдагың. *

 – Ә син ни уйлыйсың? Баштан ук сагыш – газап китерергә юралган мәхәббәт түгелме соң бу? Хисләр колы булу әле беркемне дә бәхетле иткәне юк дип беләм.  Ярату янәшәсендә җаваплылык хисе дә булырга тиештер. 
 –  Әйткәнем бар бугай, әти дүрт сыйныф кына бетергән булган.  Ул заман өчен бу гадәти хәл. Тумыштан килгән акылы ярдәм иткәнме, аның белмәгән эше юк иде.  Тормыш итәр өчен менә дигән ир иде ул.  Киңәш-табышка да еш йөрделәр аның янына.  Хәтерлим әле.  Акылсыз булмаган, димәк.  Эшенә карата җавапсыз булган дип тә уйламыйм.  Нәрсәгә тотынса да, булдырып чыга иде.  Авылда иң беренче телевизор да бездә булды, радио да.  Техниканы да тиз иярли иде.  Мич тә чыгарды.  Санап китсәң, күп инде һөнәрләре. 
 –  Син йөрәк эше белән акыл эшен бергә бутама инде, җанкисәк.  Кайдадыр җаваплылыгы җитсә дә, хис белән бәйле хәлләрдә йомшаграк булгандыр, күрәсең.  Бик гайрәтле, дәртле булган дисең ич.  Ирлек дәртен тыеп кала алмаган чаклары булгандыр.  Андый вакытта акыл арттарак йөри ул.  Җаваплылыкның хуҗасы акыл ич. 
 –  Ай-яй акыллы инде минем җаныкаем,  –  ир елмаеп куйды да хатынын кочып алды.  – Әйдә, чәй эчеп алыйк.  Әтидән калган серләр йомгагын бүген генә сүтеп бетереп булмас ул. 
 –  “Нас ждут великие дела, сударь!”.  Шулаймы? Кешенең эчке дөньясында казынып, тышкы дөнья матурлыкларын күрми калмыйк, дисеңме? Ә анда безне суган –  кыяр түтәлләре, чиләк-чиләк җиләк көтә!

Ир белән хатын, көлешә – көлешә, аш бүлмәсенә чыктылар. Кемнәрнеңдер серен тирәнгәрәк яшергән, кемнәрнеңдер сер пәрдәсен күтәрә төшкән яңа көн туды.  Гадиләндерсәң – гади, катлауландырсаң, үтә дә катлаулы булган бу гомернең мизгелдәй үтеп китәчәк бер көне. Кем өчендер алдагы ялгышларының башы булган, кем өчендер хаталарына төшендереп, сабак бирергә тиешле көн. . . 

*С. Якупова шигыре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Супер хикэя бу. Шунын хэтле да эчтэлекле. Бик ошады.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дэвамы булса шэп булыр иде.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик тэ гыйбрэтле эсэр.уйланырга сэбэп тэ,бик яхшы дэрес тэ бирэ торган эсэр хужасына чиксез рэхмэт.унышлар сезгэ.яна эсэрлэр котеп калам шэхсэн мин узем.

        Хәзер укыйлар